Логотип Казан Утлары
Роман

БАЛА КҮҢЕЛЕ ДАЛАДА

Беренче бүлек

XVIII

Тагын мужик», — диде Һарун, күңеле әрнеп. Бу сүз аңа пычак белән кадагандай тәэсир итте. «Әллә торып авызын 77 җимерәсе инде шул кызыл битле дуңгызның?» — дип уйлады ул, ярсып. «Тор, тор! Нәрсә үзеңне мыокыл иттереп ятасың шулардай?!»— диде аракы .кызуы, аның һаман кытыгын куҗытып. «Тормый ни, торырсың!.. Торсаң торырсың инде, иллә мәгәр, миңа ышанма»,— диде икенче бер тавыш, әнисе булып, «һи, яшь әтәч! Тапкан... кеше белән талашып йөрмәсәң, адәм көлкесе...» — диде өченче берәү, Хәлимә тавышы белән. «Ә ник алар миңа «мужик» диләр, «аю» диләр, «авылдаш» диләр?»— диде Һарун, үз-үзен яклап. Аның тагын нидер әйтәсе килде, нидер даулыйсы килде, ләкин кинәт кенә ул бик җиңеләеп, каядыр күтәрелеп киткәндәй булды. Ул, әйтерсең, үзенең тавышыннан, уйлау-фикерләү сәләтеннән генә түгел, хәтта үзүзеннән мәхрүм булды. Бары тик кайдадыр калын, (бик калын стена артында тына кемнәрдер чыш-пыш килеп сөйләштеләр дә, кайдадыр бик якында гына әрнетеп, ачыттырып кемдер сызланып, зарланып ятты. Шуннан соң ул искәрмәстән тирән, бик тирән чокырга төшеп китте. Чокырга төшкәндә бик кыска вакытка уйлау- фикерләү сәләте аңа яңадан кайтты, һәм шул чакны аның күңелендә, яшел чаткысыдай гөлт итеп, үләм! дигән бер кискен, куркыныч уй ялтырап китте. Бераздан яшен чаткысыдай ялтырап киткән уй да, курку да, чокыр да — барысы да каядыр юк булды. Ул йокыга чумды. Бик озак булып тоелган күпмедер вакыттан соң аны нидер тынычсызлый шикелле тоелды. Ул, мондый тынычсызлый торган нәрсәдән котыл- макчы булып, йомшак, тирән рәхәтлеккә тагын да ныграк чуммакчы булып, күзләрен катырак йомды. Ләкин ул барыбер онытылып китә алмады. Ни йокылы, ни уяу көе шулай үз-үзе белән тарткалашып ята торгач, йөрәге еш-еш типкән хәлдә, нәрсәдәндер коты алынып ул кисәк кенә уянып китте һәм, авыр күзләрен ачып җибәрсә, чатыр эченең инде яктырып беткәнлеген күрде. Ул моның төшме, өйме икәнлеген аера алмагансыман, чатырның иртәнге сыек, салкын яктылык белән тулы түшәменә текәлеп калды. Чатыр эчендә бик тын инде аның...—диде ул. — Көлә дә көлә ...тиле кебек... — Шулай шул, — диде Мансур. Ләкин үзе ни өчендер көрсенеп куйды. — Уйлап карарга кирәк, — диде Һарун, борынын тарткалап. — Мин, алайса, Тарай белән сөйләшәм!—диде Мансур җитез генә. — Сөйләш...—диде Һарун. XIX Караңгы күк читенең иң әүвәл Иртыш ягы ачылды. Күзгә күренмичә, әмма искиткеч бер өлгерлек-җитезлек белән, каяндыр бик ерактан, әйтерсең, бик тирән җир астыннан чатнап торган аксыл-салкыи яктылык күтәрелә башлады. Яктылык көчәйгәннән-көчәя барды, өскә, юга- рыга күтәрелә барды, як-якка җәелә барды һәм бер заман бөтен шәрык ягын биләп алды. Күп тә үтмәде, күк йөзенә, җир йөзенә җан биреп, ямь биреп, сыек-салкыи аксыллыкка кызгылт-алсу нурлар кушылды. Көн туды. Далада яңа көн туды. Көн туганын хәбәр итеп, яшел үлән керфекләрен тирбәлдереп, җир өстеннән йомшак кына, көчсез генә җил йөгереп үтте. Җил артыннан кошлар уянды, җәнлекләр-җанварлар уянды. Уянды һәм шундук һәркем үз эшенә тотынды. Таңны мактап, кояш-нурны мактап, югарыда тургайлар сайрады, аста, җир өстендә чыр-чу килеп шат чыпчыклар базар ачып җибәрделәр. Көн туды. Далада *яңа эш көне туды. Һарун йокыдан кичәгегә карагайда күтәренкерәк күңел белән торды, бөтен тәнендә ашкынучан көч-дәрт ташып торганлыгын тойган хәлдә торды. Кичәгенәк әле алда ниндидер билгесезлек ята иде, бүген исә аның өчен бөтенесе ачык, аңлаешлы иде, бөтенесе үз урынында иде. Тәзкирә, төне буе Таран вагонында «мәҗлестә» булса да, нишләптер ашны бүген вакыты-нда өлгертте. Көндезге сменага китәсе кешеләр ашап туюга, даладан бер-бер артлы тракторлар кайта башлады. Шундук сораштыру китте, төпченү китте. Күп тә үтмәде, даладагы төнге яңалыклар бөтен „бригадага мәгълүм £5улды. Бары тик бер генә нәрсәне беркем дә белә алмады. Беренче трактор кайтып җитүгә «инде шактый вакыт узып киткән булса да, нишләптер Белугин һаман күренмәде. Һарунның сабырлыгы 1кимегәннән-кими барды. Әледәи-әле ул басу ягына карап алды, төнлә эшләгән кешеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә барды, бер үк сорауларны кабатлады: соңгы мәртәбә аны кайчан күрдегез?—диде, кайда күрдегез? — диде; бербер җирдә батып-нитеп ятмый микән? — диде. Ләкин .беркетм дә ачык кына җавап бирә алмады. Һарун нәрсә уйларга да белмәде. Башкаларның инде әзерләнеп бетүләрен, ә үзенең әле һаман селкенеп йөрергә мәҗбүр булуын күреп аның эче пошты. Күңеленнән ул Белугинны сүкте, үз-үзен сүкте. Трактор аныкы -иде, аңа беркетелгән иде. Белугин эшләргә тиешле трактор исә моннан ике йөз чакрым чамасы ераклыктагы Аксу станциясенә йомыш белән киткән иде. Һарунның алмашчысы Вагыйзь дә шунда станциядә иде. Алар, аннан кайтып җиткәнче, Һарунга Белугин белән эшләргә туры киләчәк иде. «Аны бөтенләй тракторга якын китерәсе калмаган»,— дип уйлады ул, үкенеп. Белугинның кайтмавына бүтәннәр дә хафалана башладылар. — Эчмәгән дә ’.иде «бит, исереп алай-болай ‘булган дисәң... — диде Тәзкирә. — Таранга әйтергә кирәк, — диде кемдер. — Таран исерек, — диде Димка. — Исерек?! — Тагында! — Каян ала ул аракыны? — Менә сиңа бригадир! Әйтәм, күренми... — диештеләр яшьләр, ризасызлык белән. — Йоклап калгандыр әле берәр җирдә андый черек баш, — диде Ислам Белугин турында. — Бүре ашагандыр!—диде Илгиз, хихылдап. — Төне буе бергә эшлә дә тракторы-иие белән кеше хәтле -кеше югалтып кайт, имеш! — диде Тәзкирә. — Ул далада кеше түгел, әллә нәрсәң югалыр, — диде Андронов. Менә техник карамда бетте, тракторлар хәл алып, көч җыеп, яңадан басу ягына кузгала башладылар. Әйдәгез, утырыгыз да... киттек! — дип кычкырды Ислам, бик эшлекле кешесыман ашыгып. — /Монда лыгырдап эш чыкмас барып карарга кирәк. Аның шулай Катгый төстә сөйләнүе, Белугиниың кайтмый калуына кемнәрдер мондагылар «лыгырдаучылар» гаепледерсымаи итеп сөйләнүе Һарунның җенен котыртып /куйды, ләкин -шул ук вакытта ул Исламның хаклы икәнлеген дә танымый булдыра алмады. Монда көтеп торуда, әлбәттә, мәгънә юк иде, тизрәк басуга китәргә, югалган кешеләрне, югалган тракторны эзләп табарга кирәк иде. Илгиз тракторын кабызгач та, ул, сорап-нитеп тормыйча, аның янына кабинага менеп утырды. «Ә Фәридә?» — диде ул кинәт үз-үзенә. Иртәнге ыгы-зыгыда, трактор өчен, Белугин өчен борчылган-пошыиган арада, ул ничектер аны исеннән үк чыгарып ташлаган иде. Хәер, эш монда истән чыгаруда гыиа да түгел иде, Фәридә нишләптер аның күзенә дә чалынмаган иде, нишләптер бүген аның тавышы да ишетелмәгән иде. Ул, Фәридәне эзләп, тәрәзә аша тирә-якка күз йөртеп чыкты, аннары артына каерылып карады. Шул чакны ул С-80 тракторы янында үзенең прицепщигын күреп алды. Ул күргәндә, Фәридә'кирәкми дигәисыман 'баш чайкый иде, Ислам исә аны үз янына чакырыц, кабинадан кул сузып ята иде. Һарунның болай да караңгы йөзе тагын да ныграк караңгыланып китте. Белугинга карата булган ачуга, гомуми кәефсезлеккә тагын икенче бер кәефсезлек өстәлде. «Аңа шул ихахай да михахай гына булсын! Эш турында уйлап та бирми, ялкау!» — дип уйлады ул, кызга карата бу минутта нәфрәт шикелле бернәрсә тоеп. Ислам алданрак кузгалып китте. Һарун гына түгел, Илгиз дә, Мансур да, бүтәннәр дә Фәридәнең киң, биек кабинада утырып барганлыгын, «Ислам абыйсы» белән нәрсә турындадыр көлешеп, куанышып барганлыгын күреп алдылар. Илгиз башын салындырып, моңаеп утырган Һарунга күз ташлап алды да авызын ерып көләргә тотынды. — Пешмәгән син, Һарун! — дип кычкырды ул аның колак төбендә генә. — Күрдеңме, «Победа»га утырып баралармыни Казан урамнарыннан! Шундый кызым була торып, шуны Исламга биреп тораммы соң? Юк, пешмәгән син!.. — Син бик пешкән инде! — Минме? /Миңа эләксә, уч төбендә биетәм мин аны! — Мактанчык син! — диде Һарун, кырт кисеп. Илгизнең шундук авызы капланды. Ул хәтта җавап кайтарырга да аптырабрак калды һәм беркадәр вакыт берни эндәшми барды. — Карале, әйдә алышабыз? — диде ул кинәт, дусларча тонга күчеп. — Мин синнән болай да көнләшеп йөрим — шундый шәп кыз!.. Бер дә күршегә кереп торасы юк, кабинаңа утырт та, кочаклашып, үбешеп тик йөре! Һарунның бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Күршесенең оятсыз йөзенә кундырудан ул үз-үзен чак-чак тыеп калды. «Дуңгыз!» дип уйлады ул, тешләрен кысып. — Чынлап, әйдә алышабыз! —диде Илгиз. — Синең күңелдә гел шул гына! — диде Һарун, нәрсә әйтергә дә белмичә. — Синең күңелдә нәрсә соң? — Трактор! — диде Һарун, үзе дә сизмәстән. Илгиз бөгелеп-сыгылып, әллә нинди тавышлар чыгарып көләргә Р— Бигрәк беркатлы син... трактор!.. Уф... Ха-ха! Тракторга гашыйк! — Синең кебек катлаулы булып булмады инде, — диде Һарун, оя^ тыннан җир тишегенә керердәй булып. — Җә, килештекме? — диде Илгиз, .көлүеннән туктап. — Мансур сиңа, Фәридә миңа! «Мансур белән сүз берләшеп ‘куйганнар, — дип уйлады Һарун.— Миннән көлмәкче булалар. Юк инде, күп көлдегез!» — Булдымы? — диде Илгиз, бәйләнчекләнеп. — Ник аның турында минем белән сөйләшәсең? — диде Һарун.— Башта син аның үзе белән сөйләш... алай бик батыр булга!ч! XX Кичә төнлә Белугинның бөтенләй диярлек йокысы туймады. Шуның өстенә тагын көинең-көн озын далада булырга туры килде. Төштән соң бераз йоклап ял итеп алырга тырышып караса да, булдыра алмады: баш очында әле берсе, әле икенчесе шауларга тотынды; анысы гына җитмәгән,- былагайланып өстеннән юрганын тартып ачтылар; йокларга тырышып-тырышыл та берни барып чыкмагач, соңыннан үзе дә кул селтәде, «ярар, бер төнгә йокламыйча да үлмәм әле», — диде. Җылы кабинада йомшак урында тирбәлеп бару баштарак аңа бик күңелле, бик рәхәт булып тоелды. «Сөрү дә сөрү диләр, ни авырлыгы бар соң моның!»—дип уйлады ул, исе китеп. Беркадәр вакыт ул шулай күтәренке күңел белән барды. Ләкин бертуктаусыз гүелдәгән мотор тавышыннан, җиңелчә газ исеннән, аякларга бәреп торган тимер җылысыннан аның сиздермичә генә тәне ойый башлады, күз кабаклары йомылып-йомылып китте; идарә тимерләрен кысып тоткан куллар искәрмәстән бушап-бушап калды, һәм трактор, дилбегәне йомшартуны көтеп кенә барган көйсез айгыр кебек, шундук уңга яки сулга каерылды. Ә бер заман күз йомылу, куллар йомшау, күрәсең, берничә секунд кына түгел, бәлки берничә минут дәвам иткән иде — шулай ничектер онытылып киткәннән соң кисәк кенә күзләрен ачып караса, ул үзенең бөтенләй ят җирдән, буразнасыз-нисез җирдән сөреп барганлыгын шәйләп алды. Тракторын туктатты да, сикереп җиргә төште, күзләрен угалаштыргалап прицепщигы янына килде. Ни күзе белән күрсен, прицепщик Коля да, штурвалын кочаклап, гыр-гыр йоклап утыра иде! Белугин сүгенеп, тарткалап Коляны уятты да югалган буразнасын эзләргә тотынды. Ары сугылды, бире сугылды, ләкин каты җирдән башка, күн итекләренә йомшак кына булып сугылучы, уралучы кылганнардан башка аяк астында бүтән берни тоймады. Курыкканга куш күренә дигәндәй, аның күңеленә кинәт шом төште. «Кай төш соң бу?— дип уйлады ул, аптырап. — Әллә адаштыммы?» Күңеленә шундый шикле уй килгәч, аңа чыннан да шулайдыр шикелле булып — чыннан да ул адашкайдыр шикелле булып тоелды. Килгән эз белән кире китү турында аның башына да килеп карамады. Буранда адашып юл эзләгән юлчысыман, ул шулай ары-бире килеп, үзенең буразнасын, дөресрәге, көндез Һарун ярып калдырган буразнаны эзләвендә булды. Үзе дә сизмәстән ул караңгыда шактый вакыт бер үк урында әйләнгәләп йөрде. Ә Коля, аның нәрсә эзләгәнлеген аңлап җитмичә, сабан янында иснәнеп тик торды. Белугин көтмәгәндә Ислам буразнасына, хәзер исә Андронов сөрә торган буразнага килеп чыкты. Аңа бераз җан кереп киткәндәй булды. «Әһә, таптым!» — дип уйлады ул, куанып. Сөрелгән җирнең ул икенче ягына чыгып карады, ләкин бу җир аңа бик киң булып тоелды. Ул тагын шомлана калды. Үзенең кайдалыгын ачыграк аңларга тырышып, ул, тирә-яктагы караңгылыкка, берни әйтм-и-сөйләм и торган шомлы, мәкерле караңгылыкка текәлгән көе, 'бераз вакытка тынып калды. Бөтен уен-фикерен бергә туплап уйлана торгач, ул үзенең нинди буразна буенда басып торуын аңлап алды. з. .с. Ә.“ № ю. Ләкин оер төрле шомланудан арынып, үз тракторы янына барып җитә алмады, шхндук аны икенче төрле шик-шөбһә тетрәндереп җибәрде. Якында гына ул ниндидер ят, ямьсез тавышлар ишеткәндәй булды. Аннары, караңгыда, берүзе гөрелдәп утырган трактор ягында, фаралардан төшкән ут яктысында кинәт ялт-йолт итеп ниндидер яшькелт нокталар күренеп китте. Мондый парлы-парлы яшькелт утларны ул баягынак та күргәнсыман булган иде, ләкин ул чакта алар аңа йокы баскан күзгә генә шулай күренәдер шикелле тоелган иде. Хәзер исә аның йокысы качкан иде, күзләре ачык иде һәм монда инде бернинди күзгә күренү дә булырга мөмкин түгел иде. Белугинның йөрәге жу итеп китте, аяклары үзеннән-үзе атламас булды һәм яшен тизлегендә аның күңеленә: «Бүреләр! Бүреләр чолгап алган!» — дигән бер коточкыч уй килде. Караңгы, тын даланы яңгыратып ул бар көченә: — Коля-а! — дип кычкырып җибәрде.' — Нәрсә-ә? — диде йокылмсыраган Коля, иренеп кенә. Белугин, камалуда үзе генә түгеллеген аңлап, тизрәк прицепщигы янына ашыкты. — Бүреләрне күрдеңме?! Тирә-якта бүреләр йөри!—диде ул, тыны- бетеп. — Пүреләр? — диде чуваш егете, беркадәр кызыксыну билгесе күрсәтеп. Ул әле һаман йокысыннан арынып җитә алмаган иде. — Син күрмәдеңмени, күсәк? Әле генә ут яктысында тешләрен ыржайтып тораларые, — диде Белугин, ялганлаганын үзе дә сизмәстән.— Караңгыда берсе чак-чак кына миңа орынып китмәде. — Пулмас ла, — диде Коля, шикләнеп. — Күзләре яшел уттай янамы? — Әйе, әйе!—диде Белугин. — Фонарь кебек, трактор фаралары кебек! — Төлкеләр ич алар, — диде Коля, гамьсез генә. — Төлкеләр? Төлкенең күзе яшел буламыни? — Төнлә шулай яшел пулып күренә ул... ут яктысында. Мин инде әллә ничәне күрдем, арттан да килеп чыгалар, яннан да... Мондый сүз ишетеп Белугин тынычлангандай булды, ләкин аның хәзер һич тә Коля алдында куркак булып, төлке белән бүрене дә аера белмәүче надан булып каласы килмәде, һәм ул, үзенең ялган сөйләгәнлеген белгәнгә күрә, үзенең хаклылыгына тагын да ныграк ышанган бер кирелек белән: — Юк, мин күргән төлке түгел, бүре! — диде. — Бүре белән төлкене дә аермаска мин!.. — Пүресе дә пулыр, арсланы да, — диде Коля, сүз көрәштереп' тормыйча. Аның чын күңелдән ышануын күреп, Белугинның тәмам күңеле күтәрелеп китте. — Әйдә, менә минем янга, туңгансыңдыр, — диде ул Коляга. XXII Колак төбендә генә ниндидер ят тавыш ишетеп, Белугин да, Коля да кинәт уянып киттеләр һәм, күрәсең, кайда икәнлекләрен онытып, тиз генә сикереп тормакчы булдылар.^Берсенең түбә капкачы бәрелде, берсенең маңгае бәрелде, һәм икесенең дә күзләре шар булды, инде төн узган иде, тимер кабина эче ләхет кебек тар, кысан иде, ә каршыда, трактор янында, аждаһадай булып Һарун басып тора иде! Алар аны-моны искәреп өлгергәнче, Һарун кабина ишеген ачып та җибәрде, тиле бер көчкә буйсынып, иртәннән бирле күңелен ярсыткан' үртәлүгә бирелеп, Белугинны сырмасыннан эләктереп тә алды, эләкте- реп алды да, җилтерәтеп, капчык кебек итеп җиргә сөйрәп тә төшерде. Коля, эшнең болайга китүен күреп, тизрәк таю ягын карады. — Шулай сөрәсеңме син?!—дип кычкырды Һарун. — Сине анда көтеп яталар... Белугин өчен бу шундый көтелмәгән нәрсә булды — ул, әйтерсең, кинәт телсез калды: үзен аклап ни дә булса әйтә дә алмады, каршылык та күрсәтә алмады. — Җә, җә, күсәк... Нәрсә дулыйсың? — диде ул, ниһаять, исен-акы- лын җыен. — Дулармын мин сиңа!—дип кычкырды Һарун, торган саен батырая барып. — Икенче якын киләсе булма трактор янына, ялкау шамбы! Синең аркада никадәр вакыт әрәм булды... Ул шулай тузынды-тузынды да, дөбер-шатыр килеп, тракторын карарга тотынды. Тракторын исән-сау күргәч, ул әкренләп сүрелә башлады. Нәкъ шул чакта ул тракторга якын килеруә. курыккандай бер читтә- рәк басып торган Фәридәне күреп алды. Басылып җитмәгән ярсуы кинәт гөлт итеп кабынып китте, һәм шул ук секундта аңа бөтенесенә дә бары ул гына — Фәридә генә гаепледер шикелле тоелды. — Нәрсә катып калдың? — диде ул тупас кына, кызга эндәшеп. — Әллә, а ю биетәләрме? Әйдә, чистарт сабанны... Фәридәнең чыннан да курку катыш аптырау һәм кыюсызлык белдергән кыяфәте шундук үзгәреп китте. Күз карашы томанланып, мескенләнеп калды — тагын берәр катырак сүз әйттең исә, шул күзләрдән мөлдерәп-яшь тамчылары агып чыгар төсле тоелды. Урыныннан кузгалырга йөрәге җитә алмагандай, беравык ул тын гына басып торды да, тамагына килгән күз яшьләрен йотып, иреннәрен тешләп алды һәм соргылт җылы шәл белән кысып уратып бәйләнгән матур башын кисәк кенә югары күтәрде, Һарунга карата, аның -барлык дулау-тузынуларына карата ачыктаи-ачык нәфрәт сиздереп торган бер горурлык белән күзләрен кыса төште, сабанга якынрак килде, берни эндәшмичә көрәгенә тотынды һәм әкрен генә, салмак кына кыланып, төрән шабалаларын чистартырга кереште. Бакта әле ягулык күп иде, радиаторда су җитәрлек иде, кимендә төшкә кадәр тыныч кына эшләргә була иде. Һарун, тиешле техник карауны да үткәреп тормыйча, кузгалып китәргә булды. Белугии белән Коля, бераз җир арттан ияреп килделәр дә, күрәсең, давыл тынды ахрысы дип уйлап, Фәридә янына сабанга утырмакчы булдылар. Ләкин давыл әле бөтенләй үк тынып җитмәгән булып чыкты. Һарун тракторын туктатты да ишектән башын тыгып: — Утырма! Ачкыч белән тондырам! — дип кычкырды. Белугин да, Коля да сабаннан читкә тайпылырга мәҗбүр булдылар. — Кызган әзрәк, күсәк, — диде Белугин. — Кайтырсыз әле, йокыгыз туйган! — диде Һарун. — Котырган! Тиле! Шакал! — диде Белугин, сүгенеп. «Тагын нәрсә әйтер икән?» — дип көтте Һарун күңеленнән, әмма Белугин ул көткән, ул уйлаган сүзләрне әйтмәде һәм шулай ук артык / бәйләнчекләнеп торырга да батырчылык итмәде. Алар буразна буенда туктап калдылар. Нишләргә дә белмичә, бераз вакыт трактор артыннан карап тордылар-тордылар да, оятлы башларын иеп, теләр-теләмәс кенә дала уртасыннан «авылга» таба юл алдылар. XXIII Һарун көне буе кәефсез булды. Фәридә ягына ул хәтта әйләнеп карарга да курыкты. Аның алдында талашуы өчен, җитмәсә бер дә юкка, нахакка аңа кычкыруы өчен ул .хәзер үкенеп бетә алмады. Хәзер менә з* Белугиннар кайтып җиткәннәрдер дә очраган бер кешегә аның турында, аньщ тилелеге турында көлешеп сөйлиләрдер шикелле булып, барысы да бары тик аны гына гаеплиләрдер, аны гына тиргиләрдер шикелле булып тоелды, ә Фәридә моннан соң беркайчан да аның белән сөйләшмәскә, беркайчан да аның белән алыш-бирешкә исермәскә дип үз- үзенә беркетеп куйгандыр шикелле булып тоелды. «Эх, боздым эшне, бозды.м! Харап -иттем...»—диде ул үз алдына, әледән-әле көрсенеп. Фәридә аны болай да бик \ж яратып җиткерми! иде, гел аңа өстән торып, түбәнсетеп карый иде, хәзер инде бөтенләй яратмас. Кая ул ярату! Прицепщиклыктан китәргә үзе үк сорамаса әле... Сорар да шул! Барыр да әйтер Таранга Мансур кебек: Һарун белән эшләп булмый, дияр; үзе рәтләп берни әйтми, өйрәтми, акыра да бакыра, дияр; алыгыз мине аннан, теләсә кемгә беркетегез, аның белән эшлисем килми, дияр. Нинди хурлык булыр кеше алдында! Ник ул гына шундый холыксыз, алама кеше булды икән, ник ул гына беркем белән дә тыныша алмый икән? Өченче көн ызгышуы җитмәгән, менә тагын... Ни өчен диген — трактор өчен! Тимер ич ул, җайсыз, салкын тимер! Бүтәннәр әнә кычкырышсалар да аракы өчен, хатын-кыз өчен, тегесе-монысы өчен кычкырышалар, ә ул трактор өчен, юк, трактор өчен дә түгел, бер сәгать эшкә соңга калган өчен! Адәм көлкесе! Бер сәгать тә түгел әле... Бит аңа чынында вакытын да бушка әрәм итәргә туры килмәде — утырды да китте дә барды. Менә хәзер бүтәннәр кебек үк сөреп бара. Тракторга да, далага да, буразнага да берни булмаган. Алайса, ни өчен талашты соң ул?.. Шулай үз-үзе белән сөйләнеп, үз-үзен шелтәләп бара торгач, ул юл буена килеп җиткәнлеген сизми дә калды. Вакытның бүген шундый тиз үтүенә ул чын күңелдән гаҗәпләнеп куйды. Тагын да гаҗәбрәге шул булды — кай арададыр төш җиткән иде, һәм Галимулла белән Тәзкирә үгезләр җигеп ашарга алып килгәннәр иде. Һарун, юлны аркылы .чыгып, икенче якка борылды да, сабанны чистартырга җиңелрәк булсын өчен, тракторны артка чигереп куйды. — Бар, ашый тор... Сабанны үзем карармым,— диде ул Фәридәгә. — Юк, юк, нишләп... Мин үзем. Бар, син аша, — диде Фәридә, шундук эшкә керешеп. Иртәннән бирле бу аларның беренче сөйләшүләре булды. Һарун күңеленнән кызның үзенә карата нинди дә булса кырыслык эшләвен көткән иде. Ләкин Фәридәнең тавышында әз генә дә үпкә дә, хәтер калу да сизелмәде, әйтерсең, алар арасында берни дә булмаган иде, һич югы, ул инде бөтенесен оныткан, бөтенесен кичергән иде, яисә иртәнге күңел- сезлеккә Һарун уйлаган кадәр үк игътибар итмәгән иде. Туктале, әллә соң чыннан да берни дә булмадымы, әллә соң ул үзе генә шулай күңеленнән юк-бар нәрсә уйлыймы? Фәридә алдында аңа бик-бик уңайсыз булып китте. Ләкин шул ук вакытта ул үзендә искиткеч бер җиңеллек тойды, ниндидер авыр газаптан, ниндидер хаксызлык, ахмаклык газабыннан котылу шатлыгы тойды. Шулай да ул Фәридәгә берни сиздермәскә тырышты — борынын тарткалап, йөткеренгәләп, тракторы янында булашуында булды. Бак бушап килә иде, кичкә чаклы сөрергә ягулык җитмәячәк иде. «Кайтып килми булмас», — дип уйлады ул һәм, төшке ашны ашап тормыйча, тиз генә бригадага кайтып килү нияте белән, сабанны ычкындыра башлады. Аның хәзер һич тә ашаучылар янына барып, алар күзенә күренеп торасы килмәде. Ләкин аның кузгалып китүе булды, кулын* болгап, нидер кычкырынып, каршысына Тәзкирә килеп җитте. — Кая барасың? Аш суына. Әйдә аша, — диде ул, чәрелдәп. — Кайтып килергә кирәк. Килгәч ашармын, — диде Һарун. ! — Кайтырсың әле ашагач! Синең өчен бөтен көнемне монда уздырыр хәлем юк, — диде пешекче, чарага куймыйча. Үзе турында тагын кире фикер тумасын өчен, инде хәзер Тәзкирәдән дә ләгънәтшелтә ишетмәс өчен, Һарун килешергә мәҗбүр булды. Ул арба янына килгәндә, ашаучылар, .көлешеп-елмаешып, үзара ниндидер кызык нәрсә турында сөйләшәләр иде. Алариың ничек елмаюларына карап, өзек-өзек сүзләренә һәм үзен ничек каршылауларына карап, Һарун сүзнең нәкъ узе турында, иртәнге хәл турында булганлыгын сизенеп алды. Ул сагая калды, йөзе караңгыланды, адымы үзеннән-үзе әкренәя төште. Килеп җиткәч ул, беркемгә дә күтәрелеп карамыйча, калай тәлинкәгә аш бүлдереп алды да төркемнән читкәрәк китеп утырды. Аның турында сөйләнәсе сүз әллә инде сөйләнеп беткән иде, әллә иптәшләре үзе барда сөйләүне урынсыз дип исәплиләр иде — ул килеп ашарга утыргач та, табын якындагылар тынып калдылар. Шулай да Тәзкирә түзмәде, беренче булып: — Нишләп ятадырые соң ул? — диде. — йоклап, — диде Һарун, кыты гына, аның кем турында сораганлыгын бик яхшы аңлап. — йоклап? Шул заманга тиклеме? — дигән булды Тәзкирә, исе китеп. — Әллә үзеңнең йоклаганың юкмы шул заманга тикле?—диде Һарун. — Мәхәббәтсез!—дигән булды Тәзкирә. Аннары ачусыз гына ялгап алып китте: — Кайтып керделәр икәүләп, — диде. — Кайда йөрдегез болан, җанкисәкләрем? — димен. Аш юк, бетте! Вакытында кайталар аны, димен. «Пуре куып җүрдек», ди Колясы. Ташбашы сүгенергә тотынды. Китәм, ди, күрдем инде далаларын да, ди, сөреп тә карадым, тырмалап та карадым, ди, „берни үсми, китәм, ди. Ни булды, сөйләле ✓күнләп, мин әйтәм. Тра»ктор ватылды, ди. Трактор урынына җигелеп сабан тарттым, ди. Көлеп эчем катып бетте. Бүтән чакта сырланып, анысын яратмыйм, монысын яратмыйм, — дип утырган Нәлим-Сәли- меч... Һәй, тамагы җотыгып кайткач, җанкисәгем, казан төбеннән кырып биргән көйгән ботканы да ялт итеп кенә куйдылар. Шәп булган инде, көн дә шулай сабанга җигелеп йөрсәгез, җанкисәкләрем, мин әйтәм, моннан соң бер дә тавышланып утырмассыз аш янында, мин әйтәм... Тәзкирәгә беркем берни эндәшмәде. Ул шулай сөйләнде-сөйләнде дә, көлүеннән туктап: — Нык кыйнадыңмыни соң син аны?—дип сорап «куйды.—Әнә бы- рачка китте, справка алам, судка бирәм, ди... Һарун җавап кайтармады. Ул Тәзкирәнең үзеннән көлгәнлеген бик яхшы аңлады, ләкин мыскыллап көләме, шаяртып 1көләме икәнлеген әлегә аера алмады. Сүзгә егетләр дә кушылды, һәм барысы да көлешергә, Һарунны төрлечә үчекләргә тотындылар. — Син әле аның бер генә тешен сындыргансың, мин аиышбер тешен дә куймасыем,— диде Илгиз, Һарунны мактаган булып. Һарун тагын эндәшмәде. «Көлегез әйдә, көл!» — диде ул үз алдына. Аның хәзер үз-үзен яклыйсы да, тавышланасы да килмәде. — Шулай кирәк аңа! Икенче йоклап йөрмәс, — диде кинәт Фәридә, ачыктан-ачык яклау, хуплау белдергән бер күтәренкелек белән. XXIV Һарунның тыны озаеп киткәндәй булды, иелгән башы шундук югары күтәрелде. Ул хәзер иптәшләренең сүзен бөтенләй «икенче бер киеренкелек белән, бөтенләй икенче бер өмет-теләк белән тыңлый башлады. Хәзер аңа беркем дә аннан көлми дә, беркем дә аны мыскылламый да шикелле булып тоелды, киресенчә, барысы да Белугин белән Коля- дан гына көлә, аны исә барысы да яклыйлар, мактыйлар шикелле иде. Ә Фәридә шундый шат и^?, шундый ачык, ягымлы иде, күрәсең, аның баягы тупаслыгын ул чыннан да оныткан иде. Карале, нинди эчкерсез, нйнди әйбәт кыз икән бу Фәридә! Һарун өчен дөнья кинәт яктырып, ямьләнеп китте. Ул иптәшләренә якынрак килде, аларның сорауларына кытыланмыйча гына җаваплар кайтарды һәм, алар белән бергәләп көлә-көлә, иртәнге хәлне баштанаяк сөйләп бирде. Әледән-әле аның сүзенә Фәридә катышты, юк, алай түгел, болай булды дигән шикелле, аның сөйләгәннәренә үзеннән берәр нәрсә өстәп куйды. Икесе дә бер үк нәрсәнең шаһите, сәбәпчесе булганга күрә, алар арасында, әйтерсең, моңарчы булмаган эчке бер уртаклык, якынлык барлыкка килде. Б}\үртаклык, бу якынлык әле генә ике арада булган киеренкелекне, салкынлыкны сиздермичә генә юкка чыгаргандай булды. Кызның искәрмәстән ачылып китүен Һарун үзенчә аңлады, үз файдасына аңлады. Аның күңеле күккә ашты. Бүген Белугин белән булган нәрсә өчен хәзер ул үзен батыр итеп, җиңүче итеп сизә башлады. «Шулай булыр әле ул! Белерсез әле Һарунның кем икәнлеген»,—дип уйлады ул, горур бер масаю белән. Төштән соң аның күңеле аеруча күтәренке 1булды. Аңа тагын, гадәттәгечә, туктарга һәм тракторын, сабанын чистартырга туры килде. Туктаган саен ул Фәридә белән бик ачылып, иркенләп сөйләште, көлде, шаярды, хәтта җаен туры китереп, бер мәртәбә болай гына, ялгыш кына кызның иңбашына орынып алды. Аның мондый ачыклыгына, мондый орынып алуына Фәридә үзе дә бик канәгать шикелле күренде — ачуланмады, үпкәләмәде һәм, гомумән, үз-үзен бик иркен, тыныч тотты. Кош булып очарга Һарунга гүя канат -кына җитмәде. «Юк, сиңа бирмибез әле без аны!» — дип уйлады ул, күңеленнән Илгиз белән бәхәсләшеп. Хәзер ул Фәридәне бөтенләй эшләтмәде, аның өчен сабанын да чистартты, тракторын да чистартты. Кызны ул үзе янына кабинага чакырды: ял ит, арыгансыңдыр, диде, дала тигез, сабанга берни булмас, диде. Ләкин Фәридә риза булмады. Һарунның моңа әз генә кәефе кырылгандай булды. Эшне бөтенләй бозып ташламас өчен, ул шулай да әлегә ашыкмаска булды. «Төнге сменага күчик әле! Салкын җил сөякләреңә үтә башлагач, бер дә туң* тимер өстендә шакаеп утырасың килмәс»,— диде ул, үз-үзен юатып. «Ә ник төнге сменага күчкәнне көтәргә?» — диде ул, бераздан. Дөрес, атна алышынганнң көтәсе дә юк. Белугинны тракторга утыртмыйм дип әйткәнсең икән, сүзең сүз булырга тиеш. Белугин эшләмәгән өчен генә трактор да эшләми тормас ич! Шулай булгач, телисеңме, теләмисеңме, төнлә дә үзеңә сөрергә туры килә түгелме соң әле, иптәшкәем? Ул әле бу турыда уйлап җиткермәгән иде. Уйлап, уеның очына ба- • рып чыккач, аның күңел күтәренкелеге җитдилек белән, хәтта беркадәр пошынуборчылу белән алышынды. Сәламәтлеге начар булуга беркайчан да зарланмаса да һәм авылда чакта кайбер вакытларда тәүлегенә дүртәр-^бишәц сәгать кенә йоклаган чаклары булган «булса да, көнен- төнеи бертуктамый җир сөрүнең никадәр авыр, никадәр йончыткыч икәнлеген ул инде бик яхшы белә иде. XXV Менә кич тә булды. Үзе кебек ү тиз арада кечерәя барып, көнбатышка таба юл алдьп XVIII Никадәр күп эчмәсен, Таран бүген исерек түгел иде. Гадәттә ул үз- үзен оныта алган чакта гына, искәрмәстән генә исерә иде. Аның мондый онытылуы исә я бик шатлыклы чагында, я бик гамьсез чагында, була торган иде. Ә бүген ул шат та була алмады, гамьсез дә була алмады. Ул бүгең бик тынычсыз булды. Тыштан никадәр гайрәт ормасын, эчтән никйдәр хәтере калган кеше булып кыланмасын һәм никадәр тотнаксыз, башсыз булмасын, шулай да ул үзенең бик үк килешеп җитмәгән эш эшләвен аңламый булдыра алмады. Ул барысын да аңлады. Вакытның бик кадерле икәнлеген дә, мондый чакта бернинди ял- ларбәйрәмнәр булырга мөмкин түгел икәнлеген дә бик яхшы аңлады. Ләкин аңласа да аңламамышка салынды, күңеленнән хәтта: мин аңласам да бүтәннәр аңлап җит.ми, дип уйлады. Шулай булгач, диде ул9, миңа артык бәйләнүче дә табылмас, диде, бәйләнәләр «икәи, бөтен дөнья - пролетариат бәйрәмен тыярга сезнең хакыгыз юк дип әйтермен, диде. Үз-үзен ул шулай тынычландырмакчы булды, ләкин көне буе аны бертуктаусыз үкенү корты кимерде. Кортны ул хәтта аракы белән дә үртәп чыгара алмады. Күрәсең, андый кортка аракының гына көче җитәрлек түгел иде. Контора алдындагы тамашаны күргәч, Таран күңелендәге корт яңадан кымырҗый башлады. «Ну, Таран, нык тор!» — диде ул үз-үзенә. Машина туктап, кешеләр җиргә коелгач, шул ук сүзләрне ул Исламга да әйтте. — Нык торырга!—диде. — Монда ниндидер козгыннар җыелган, чукып ташлаулары бар. — Нәрсә котың алынды? — диде Ислам. — Әллә күрмәгән козгыннармы? Курыкма, бездән узып берни эшли алмаячаклар. Аның мондый сүзләрен ишетеп, Таран беркадәр тынычлангандай булды. Һәм ул, контора алдындагыларга якынлашкач та, үз-үзен бик , иркен, хәтта чамадай тыш .иркен, әрсез тотып, елмайган булып, башта райком секретаре Нурсәетов белән, аннары Горшков һәм бүтән ваграк башлыклар белән кул биреп күрешмәкче булды. Ияк очларын, авыз читләрен матур кара төк уратып алган, озын, матур сынлы Нурсәетов сузган кулны кире какмады. Горшков исә Таранны бөтенләй күрмәмешкә салынды. Директор шулай ук яшьләр белән дә коры гын^ исәнләште. Ә бер ун-унбиш минуттан контора йортында җыелыш башланды. Монда барлык бригадирлар, совхоз җитәкчеләре, район вәкилләре һәм совхозның һәр төрле җаваплы кешеләре килгән иде. Ләкин шулар арасында икенче бригаданыкылар күпчелек иде, шуңа күрә бу җыелыш гомуми совхоз җыелышы булып түгел, бәлки бары тик икенче бригада өчен генә, аның да әле Иртыш буеннан кайтып килүчеләре өчен генә, ягъни аларны кыздыру өчен генә җыелган җыелыш булып аңлашыла иде. Алма-Атадагы шәп фатирыннан фатирсыз далага күченеп килгәч тә тазалыкка мантымаган, хәлсез, чирлекәш кыяфәтле парторг җыелышны ачып: көн тәртибендә бер генә мәсьәлә, — ул да булса, язгы кыр эшләренең барышы һәм язгы чәчүгә хәзерлек, дип аңлаттыг Шуннан соң ул Горшковка сүз бирде. Директор, үз алдындагы нәрсәнедер төйгәнсыман, авыр йодрыкларын бертуктаусыз селти-селти сөйләде, гадәттәгегә караганда кызып, дулкынланып, хәтта ачуланып сөйләде. Таран аның бер генә сүзен дә аңламады. Ул, башын иеп утырган килеш, каш астыннан гына аның усал-салкын йөзенә карады, сәгать теле кебек гел аслы-өсле селкенеп торган ачу китергеч йодрыкларына, әледән-әле ачылып ябылган авызына карады һәм үз алдына үртәләнеп- тынычсызланып: «Кайчан күчә инде төп мәсьәләгә?» — дип уйлады. Ә төп мәсьәлә аның өчен хәзер совхозның бүгенге көндә ничек эшләве мәсьәләсе дә, чәчү мәсьәләсе дә түгел иде, аның өчен төп мәсьәлә хәзер бары тик үзенә кагылган нәрсә генә булырга мөмкин иде. Менә аның колагы кинәт үрә торды. Ул хәтта авыр башын күтәреп җибәрде. Бертуктаусыз селкенгән-чайкалган йодрык та, усал-салкын кыяфәтле кеше дә каядыр юк булды, бары тик күз алдында шул кешенең нык ачылган авызы гына күренде д?, яңгыравык тавышы гына ишетелде. Горшков Үзәк Комитет вәкиле белән булган очрашу турында сөйләде. «Әһә, менә ни өчен корт чаккандай тыз-быз киләләр икән!» — дип уйлап алды Таран, үзенчә бер яңалык ачып. Директорның сүзләрен ул хәзер игътибар беләнрәк тыңлады. Көтмәгәндә, ниһаять, аның исеме дә телгә алынды. — ...Тарап... безнең ышанычны акламады! — дип кычкырды Горшков, дөнья яңгыратып. ...Без аңа күп түзеп килдек, әйтеп тә карадык, киңәш тә иттек, ләкин безнең әйтү бернинди уңай нәтиҗәләр бирмәде, диде. Аның эшкә җавапсыз каравы, төкереп каравы аркасында икенче бригада бүген эшне өзде, диде. Беркемнән сорамыйча, беркемгә әйтмичә, үз белдеге белән, диде, башбаштаклык, диде... Шушындый вакытта, иптәшләр, диде, җавапсызлык кына түгел бу, җинаять бу, диде... Моның өчен, диде... — ... Без аның күп еллык стажы булуына карап тора алмыйбыз... Иртәдән совхоз чәчүгә керешә, шундый җаваплы чорда без аңа ышана алмыйбыз!.. — дип янады директор шул ук колак тондыргыч рәхимсез бер тавыш белән. — Бик дөрес!—дип кычкырды кемдер арттан. Таранга бу якында гына, колак төбендә генә мылтыктан аткан кебек тәэсир итте. «Әһә, минем (көчекләр өрә!»—дип уйлады ул, сискәнеп, ләкин кайсы «көчек» өргәнлеген аера алмады. Аның башы тагын да ныграк күтәрелә төште, сыек, нурсыз күзләрендә нәфрәт һәм явызлык чаткысы елтырап китте. Ләкин шул ук секундта ул: «Тукта, бер көчек өрү белән генә... Бит әле бригада үз сүзен әйтмәде», дип уйлады. Бит әле Исламнар, Белу- гиннар бар! Күп тә үтмәде, ул көткән, ул өмет баглаган кеше үзе сүз сорады. XIX Моннан бер атна-ун көн элек Исламның күңеленә бер тынгысыз уй төште. Бу уй кисәк кенә туды һәм бөтенләе белән аның барлык хисләрен, барлык теләкләрен биләп алдьь Таран урынына ул бригадир булып калу турында хыялланды. Бу турыда ныграк баш вата башлаган саен, бу эш аңа бик мөмкин шикелле булып, хәтта бик җиңел булып тоелды. Үз планын ул башта Мәрьямгә әйтте. «Тракторны аны камыт киеп тартасы түгел, аны ишәкләр тарта. Миңа бары кәгазьләргә кул куясы да, җыелышлар җыеп, ялкауларны кыздырасы гына кала, — дип шапырынды ул аңа. — Начармыни? Ни генә булмасын,, сукыр тычкан кебек җир тырнау түгел. Ә сине үз яныма алам. Икенче көнне үк! Димканы куалап чыгарам. Яшибез икебез генә бер вагонны биләп! Теләсәң эшлисең, теләмәсәң — түшәмгә төкереп ятасың!» Ә бераздан, читләтеп булса да, бу турыда ул Белугинга да сиздерергә кирәк тапты, чөнки бу эштә аның кебек сердәшнең бик тә кирәк булуы мөмкин иде. Белугин моны хуп күрде: дөрес, диде, синнән башка монда бригадирлыкка ярарлык беркем юк, диде, ә Таранны аны бо- лай да алачаклар, директор аңа күптән инде теш кайрый, диде. Горшковны Ислам тын да алмый тыңлады. Бу инде хыял гына түгел иде, бу инде хыялның тормышка ашуы дигән сүз иде... шул хыялның тормышка ашуына бер-ике адым гына калды дигән сүз иде. Бу инде тимернең нәкъ кызган чагы иде! һәм ул сугарга булды. Ул тагын да үзенең бер мәртәбә, инде сыналган алымын кулланырга исәпләде — арттан килеп үз «дустына» пычак кадамакчы булды. Директор сүзен бетерер-бётермәс борын ук, җыелышны алып баручы кем сөйләргә тели дип әйт.еп бетерер-бетермәс борын ук, атылып ул урыныннан торды, йөгерешкә китәсе кешенекесыман аның йөрәге дөп- дөп типте, һәм шуңа күрә баштарак аның сүзләре бик тәэсирле булып, чын күңелдән сөйләнгән шикелле булып яңгырады. Ә сүзне ул бик шома, бик оста башлап җибәрде. — Таран сүзенә ышанып, аңа ияреп без хата ясадык, — диде ул, турыдаитуры директорга мөрәҗәгать итеп. — Җаны бар кеше бүгенге көндә бәйрәм ясап, эчеп-исереп йөрмәс, — соң булса да, без моны хә- зер барыбыз да аңладык. Рәхмәт сезгә, Игорь Андреич, шундый шәп итеп аңлатып бирдегез! Әгәр мин үз иптәшләреАм исеменнән әйтәм дисәм, һич тә ялгышмам дип уйлыйм... — диде ул, суларга тын җитмәгәндәй беравык тынып торганнан соң һәм шул ук вакытта як-яктагы иптәшләренә тиз генә күз йөртеп алды.— Без бу хатабызны төзәтәчәкбез^ Игорь Андреич... Икенче бригада моннан соң дирекция һәм партком йөзенә кызыллык китермәс! Бик каты сабак булды бу безнең өчен. Ә, Глеб Семеныч, сез инде ачуланмагыз. Без дә сезгә әйтә килдек, хәтта талашкан чаклар да булды. Тыңламыйсыз. Тыңлаудан узгансыз. Эштә түгел сезнең күңел... нәрсә аны яшереп торырга! — Дөрес!—дип кычкырды тагын баягы тавыш. — Сволочь!—диде Таран, пышылдап. Шулай да аның тавышын ишетеп алдылар, ләкин бу сүзне ул Исламга карата әйткән идеме, «дөрес!» дип кычкырган кешегә әйткән идеме— беркем аңлый алмады. Аннары, хәзер аның күңелен җилкендергән хис-тойгылар белән брк үк кызыксынмыйлар да иде. Аның гаебе чамадан тыш зур иде, һәм аны яклау, аңа теләктәшлек күрсәтү бу минутта мөмкин дә түгел иде. Таранның йөрәк түреннән атылып чыккан нәфрәт ялкыны, гомуми тынлыкка, салкын битарафлыкка бәрелеп, шундук юкка чыкты. XX Исламнан соң бүтән бригаданыкылар сөйләделәр, совхоз, район башлыклары сөйләде, һәм көн тәртибендә төп мәсьәлә язгы чәчү мәсьәләсе булса да, сүз үзеннәнүзе Таран турында гыйа, аның эчүе, эшкә бармак аша каравы турында гына барды. Шуңа бәйләп аның барлык гөнаһларын, барлык хаталарын искә алдылар. Таранның беркайчан да тарак теше күрмәгән һәм укмашып беткән чәч араларыннан, күкрәгеннән салкын тир бәреп чыкты. Әледән-әле аңа учы белән әле маңгаен, әле муенын, колак артларын сыпыргалап алырга туры килде. «Чәйнәгез, чәйнә... Батырыгыз, батканны батыру җиңел ул!» — дип уйлады ул үз алдына. Шуннан башка ул җыелышка хәтта күңеленнән дә берни әйтә алмады. Ул бары бер генә нәрсә турында: калдырырлармы, юкмы, дигән нәрсә турында гына уйлады. Өченче бригада бригадиры Скребкин дигән дуңгыз аның урынына ниндидер Барый Рамазанов дигән кешене тәкъдим иткәч, калдыру-калдырмау мәсьәләсендәге икеләнү шундук юкка чыкты, һәм монда җыелып утыручыларның, сөйләүчеләрнең һич тә юри кыланмаганлыкларына ул инде ышанырга мәҗбүр була язды. — Юк, — диде Белугин, Скребкин тәкъдим иткән кандидатурага каршы килеп, — безгә чит кешеләр кирәкми, безнең үз кешеләребез дә бар... Аның бу сүзләре шундый кисәк кенә, шундый көтелмәгәндә әйтелде, шундый ашыгычлык белән, малайларча кабалану һәм хәтта беркадәр үпкә белән әйтелде, — барысы да диярлек аның ягына борылып карадылар, елмайдылар, көлеп җибәрделәр. — Чынлап!—диде Белугин, кызарынып һәм иптәшләре белән бәхәсләшкәндәге шикелле, баш өстендә кулларын бутап алды. —Нигә безгә белмәгән кеше? Тагын әллә кемне китереп куярсыз да тагын безне сүгә башларсыз. Куегыз әнә Ислам Мусинны! Кай җире белән бригадир булмаслык? Эштә алдынгы, үзе чибәр, үзе башлы, аракыны да Тараннан әзрәк эчә. Соңгы сүзләрен ул көлдер мәкче булып әйтте. Чыннан да кайберәүләр пырхылдап алдылар, әмма шулай да җыелыш, баштагы олылыгын, җитдилеген саклап, тыныч көе калды. Таранны бригадирлыктан алу мәсьәләсендә Горшков әз генә дә икеләнми иде. Ләкин Таран урынына кемне кую хакында аның әле төпле генә фикере юк иде. Ул инде парторг белән дә, бүтәннәр белән дә киңәшеп караган иде, ләкин алар да әлегә ачык кына берни дә әйтә алмаганнар иде. Ә бит тизрәк табарга кирәк иде ул кешене, яшь, эшчән., булдыклы кешене! Ислам Мусин?.. Әйе, шул Мусин... Болан үзе төпле генә күренә, фикерләре дөрес, алдынгы да... Тик шулай да нәрсәдер җитми кебек. Нәрсәсе җитми? Белмим. Шулай да ярамаслык түгел шикелле. Уйларга кирәк. Ә теге егетләр артык яшьләр. Кыюсызлар. Аннары, ул бит алар- ның берсен генә күрде... Туктале, нишләп соң бу Мусин дигәннәре Тарай белән бергә эчегг йөри дә, ә тегендәгеләр, үз-үзләрен кыйнатып булса да, эшкә китәләр? Кем кыйнаган аларны? Бу турыда бит беркем берни әйтмәде! Кыйнашканнармы? Кыйнашканнар! Бетте-китте. Хәер, аңа карап кына кешегә дөрес бәя биреп тә булмый. Бригада фикерен белергә кирәк. Ә Барый Рамазанов? Анысы болан эшчән, булдыклы... Ләкин бит бригадир булу өчен ул гына җитми. Менә ул кешеләрне якыннан белмәү бәласе! Юк, беленә башладылар инде... Соңга табарак әле барысы да биш бармрк кебек билгеле булыр. Горшков икеләнгән чагында ашык-пошык карар кабул итәргә гадәт ләнмәгән иде. Монда да ул ашыкмаска булды. Ләкин шул чакны Остапенко сүз сорады. — Минемчә, иптәшләр... ике тәкъдим булды... — диде ул, авыз эчендә ботка кайнатып. — Иптәш Белугин хаклы: бригадага белгән кешене куярга кирәк, ягъни бригада кешеләре үзләре яхшы белгән, ышанган кешене... Иптәш МуСин начар егет түгел. Бригада ышана икән, тәкъдим итә икән... Ә Таран... Глеб Семеныч мәсьәләсендә... шулай ук мин дә кушылам... Баш агрономның сүзләре бүтәннәргә дә тәэсир итте. Хуплап, яклап әйткән сүзләр ишетелгәләде. һәркем Ислам турында: шундый яхшы итеп сөйли белә икән, һичшиксез, эштә дә начар булмас дип уйлады. Барый Рамазанов дигән кеше җыелышта юк иде, шуңа күрә аның кемлеген мондагыларның күпчелеге ныклап белми дә иде. — Карагыз әле, Игорь Андреич, — диде Нурсәетов, урыныннан тормыйча гына, — бу бит икенче бригада җыелышы түгел — совхозның ачык партия җыелышы! Тикшерә торган төп мәсьәлә дә Таран урынына яңа бригадир сайлау түгел — язгы чәчү мәсьәләсе. Яңа бригадир турында, Таран турында икенче урында яхшылап сөйләшергә була, мәсәлән, бригаданың үзендә! Калганнар ни әйтә бит әле! Монда бригаданың яртысы гына, алары да «бәйрәмчеләр». Белгән кеше, имеш, үз кешебез, имеш! Без барыбыз да «үз кешебез». Безгә «белгән» кеше генә кирәкми, безгә булдыклы, эшлекле кеше кирәк, икенче бригаданы үз артыннан алып барырдай кеше кирәк... Иртыш буена качып-посып аракы эчәргә алып барырдай кеше түгел, эштә... язгы чәчүдә, иген игүдә үз артыннан алып барырдай яхшы җитәкче кирәк! Болай бутамыйк әле без мәсьәләне. Төп мәсьәлә турында сөйләшик, бүгенге көндә иң төп мәсьәлә турында! — Хәзергә без моны калдырып торыйк, — диде парторг, урыныннан торып. — Иртәгәдән чәчүгә тотынырга дип Таранны мәҗбүр итәргә кирәк. Вакытлыча ул уз эшендә дәвам итәргә тиеш. Ә яңа бригадир турында без бригаданың үзе белән сөйләшербез. Ризамы, иптәшләр? «Иптәшләр» риза булды. Таранга, әйтерсең, кинәт су өрделәр. Аның тыны озаеп, күз аллары яктырып китте. «Тараннан башка эшегез барамы соң сезнең! Куркыттылар, янәсе! Таптылар куркытыр кеше!»—дип уйлады ул, батыраеп һәм моннан соң беркайчан да эчмәскә дип шул ук минутта үз-үзенә ант итеп куйды. Икенче көнне иртән, әле дала уяныр-уянмас борын, бригадага кызуланып бер машина килеп җитте. Машина бригада «авылымның нәкъ уртасында туктап калды. Шундук түземсезләнеп кычкырткан сигнал тавышы «ишетелде. Һарун өстендәге ябынгычын атып бәрде дә, ялан аякларына кирза итекләрен элдереп, җылы тәненә кыска сырмасын каплап, тизрәк тышка ашыкты. Чатыр янында гына бер йөк машинасы тора иде, машинага капчыклап орлык төялгән иде. — Нәрсә, үлеп беттегезме әллә?—диде шофер, Һарунны күреп. — Юк әле, — диде Һарун. — Бодай алып килдем, тизрәк бушатырга кирәк. Уят кешеләрне, — диде шофер. — Мин бригадир булгач килерсең,—диде Һарун, бер дә исе китмичә. — Анархия сездә — менә нәрсә! — диде шофер, сүгенеп. Йокылы күзләрен көчкә ачыттырып, вагоннан Таран килеп чыкты. Ул ничектер үзүзенә ышанып җитмәгәнсыман гына, теләр-теләмәс кенә шофер белән исәнләште дә, тегесен-монысын сорашты да, үзенең әле бөтенләй үк бригадирлыктан төшерелмәгәнлеген, әле һаман хуҗа кеше икәнлеген күрсәтергә тырышкан шикелле, гадәт буенча гына мыгырданып, «начальство»ны әрләп алды, вакыты килеп җиткәч кенә кыздыра башладылар, диде, орлыкны аны алданрак ташып куярга кирәк иде, диде. Шуннан соң гына ул шоферга машинаны кая илтеп туктатырга кирәклеген әйтте һәм ашыкмыйча гына олы чатырга юнәлде. Кайчандыр көтүчеләр яшәгән һәм хәзер җимерелеп беткән саман кураның бер почмагы беркадәр сакланып калган иде. Сөрүгә тотынганчы бригада кешеләре сакланып калган шул почмакны чүп- чардан, салам-тирестән чистартып, түбә яптылар, өстәмә стеналар корамаладылар. Орлык саклау өчен үзенә күрә бу амбар хезмәтен үтәргә тиеш иде. Чатырдан Таран алып чыккан егетләр машинадагы бодайны тиз арада шунда бушатып куйдылар. Камыт аяклары белән алпан-тилпән атлап, тамагын кыргалап, «амбар» янына Галимулла килеп җитте. Беркемгә берни әйтмичә, иң элек ул капчыкларны санарга кереште. Санга кергән һәрбер капчыкка ул уң кулы белән кагылып-кагылып алды һәм шул ук вакытта сул кул бармакларын бөгә барды. Санап бетерде дә: — Менә, миңа тагын эш артты, — дип куйды. Аның бу сүзләренә беркем бер сүз әйтмәде. Күрәсең, мондый игъти- барсызлыкиы ошатып җиткермичә, Галимулла, шулай ук бармакларын бөгә-бөгә, үзенең эшләрен саный башлады. — Ат караучы да мин, үгез караучы да мин... — диде ул, зарлангандай итеп. — Сыер савучы да мин!—диде Һарун, елмаеп. Галимулла, ялгышып, санавыннан туктап калды һәм шаяртуны бик үк аңлап җитмичә: — Ни сөйлисең, Һарун? Сыер юк лабаса безнең, — диде ихлас бер гаҗәпләнү белән. — Булыр әле, — диде Һарун. — Сыерлар булгач та без сине, Галимулла абзый, сыер фермасы мөдире итеп куярбыз. —- Туктале син, Һарун,—дигән булды Галимулла, мондый сүзгә ачыктан-ачык кәефе килеп һәм яңадан санарга керешеп китте: — ...үгез^караучы да мин, утын кисүче дә мин, су ташучы да мин, хатынга су кайнатучы да мин... кайчакта. Тагын нәрсә бар әле? Басуга аш илтүче дә мин! Менә хәзер килеп, амбар каравылчысы да мин. Эш арта да арта, ә эш хакы һаман шул көе. — Сора, арттырсыннар, — диде Мансур, киңәш итеп. — Сорадым инде — сиңа әле болан да күп түлибез, диделәр. — Ныграк сора син, Галимулла абзый. Кирәк икән, талаш та, сугыш та!— диде Һарун. Егетләрнең үзенә теләктәшлек итүләрен күреп, Галимулланың күңеле үсеп китте, һәм моннан соң, һичшиксез, үз дәрәҗәсен белеп эш итәргә ниятләгән кеше төсле, ул: — Ташлыйм мин бу кырыкмаса кырык эшне! — диде. — Тапсыннар икенче кеше. Баш белән уйлап караганда, минем кай җирем сездән ким? Тракторына өйрәнми булмый болай булгач. — Сиңа башта сабанга өйрәнергә туры килер, Галимулла абзый,— диде Мансур. — Сабанына да ярый, кайсына да ярый. Аена сез икешәр мең алып эшләгәндә, ир башыма алты йөз белән йөрү оят! Ул алты йөз миңа монда балык консервасына да җитми. Ташлыйм. Булды. Ул шулай тик торганда гына үзалдына дулап алды да, чыннан да амбар каравылчылыгыннан тизрәк таярга ниятләгән шикелле, үз чатырына кайтып китмәкче булды. Ләкин шул чакны йөгергәләп кызлар килеп җитте. XXII — Бодай китергәннәрме, бодаймы?—диде Фәридә, егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карап. — Бодай түгел, борай!—диде Мансур. —Нәрсә соң ул борай?—диде Фәридә. — Күрсәтегез әле, нинди була икән ул борай? Борайны минем гомеремдә күргәнем юк. Аларның көлешеп сөйләшүләренә эче пошып, Һарун тиз арада читкә китеп барды. —Син түгел, минем дә күргән юк инде ул борайны, Фәридә,— диде Галимулла, капчыклар янына кире килеп. — Ап-ак борай күмәчләрен, борай коймакларын хәзер төштә генә күрергә туры килә инде. Баш белән уйлап караганда, карабодае да шулай, тарысы да шулай... Чәчмиләр хәзер. Борчак, ясмык, арпа ишеләрне дә чәчмиләр. Бөтен басуны арыш, бодай иңләп алды. Хәзер әнә кукыруз дигән нәрсә чәчә башладылар. —Күрсәт әле борайны, Галимулла абзый? — диде Фәридә, аның сүзен тыңламыйча. Мансур тиз генә шундагы бер капчыкны чишеп җибәрде дә, кулын капчыкка батырып, бер уч кызгылт бодай алды, икенче кулы белән исә шундук капчык авызын җыеп тотты. — Менә ул борай! — диде ул, учланган кулын югары күтәреп. Кызлар чыркылдашып аның кулына үрелделәр, капчык авызына ябырылдылар. Фәридә, Мансурның кулын тотмакчы булып, ‘сикереп-сикереп алды. Мансур йомарланган кулын кинәт кызларның борын төбендә генә ачып җибәрде дә көлеп: — Кара, нинди эре!—диде. —һи-и, бодай ич бу! — диде Фәридә, алдануы өчен кәефе кырылгандай булып. — Кыш көне без чистарткан бодай ич бу! — Син аны ашап кара, ашап!—диде Мансур. — Аның тәме икенче. Фәридә кечкенә учына берничә бөртек бодай алды да, Мансур сүзенә ышанып, каты орлыкларны чәйнәп карамакчы булды. — Ашама, агуланган! —диде Мансур, кинәт аның беләгеннән тотып. 'Фәридә коты алынып орлыкларны җиргә ташлады. Мансур көләргә тотынды. Шул ук вакытта кемдер икенче капчык авызын ачты, һәм шыбырдап жиргә бодай коелганы ишетелде, — Түгә дә башладылар!—диде Галимулла, ачуланып. — Бала-чага түгелсез ләбаса ашлык белән уйнарга! Барыгыз әле, ычкыныгыз моннан! Берегез дә якын килмәгез. Баш белән уйлап караганда, бу хәзер миңа тапшырылган. Ул яшьләрне амбардан куалап чыгарды да капчык авызларын яхшылап бәйләп куйды. Шул чакны якында гына Таран күренде. — Кил әле монда, — диде ул, Һарунны үз янына чакырып. Һарун теләмичәрәк кенә аның янына барды. ' — Беләсеңдер, бүген чәчә башлыйбыз, — диде Таран, үзенә тиң кеше белән сөйләшкәнсыман, җитди, эшлекле бер тонда. — Син барачаксың чәчәргә. Хәзер үк чәчкечләреңне карап куй... смена кайтканчы. Алдан билгеләнгән буенча, чәчү агрегатын беренче булып Ислам алып чыгарга тиеш иде, шуңа күрә Һарун, ни әйтергә белмичә, аптырабрак калды. — Мин? Ә Ислам?.. —- Нәрсә Ислам? — диде Таран, йөзен җыерып. — Әйткәннәр икән, тыңла! — Тыңлыйм, Глеб Семоныч!—диде Һарун, куанып. — Мин болай гына. — С-80 сөрәчәк, — диде Таран, аңлатырга кирәк табып. — Өч чәчкечне аңа тагып булмый, беләсеңдер. — Ә яңа чәчкечләр кайткач? — Икенче агрегат җибәрәчәкбез, — диде Таран, нык итеп. — Болай булгач, миңа бит кешеләр дә кирәк булачак, Глеб • Семоныч. — Әнә сиңа Мансур, әнә Фәридә, тагын берәр кызны алырсың... Рәшидәме анда... — диде Таран һәм шуның белән сүзне беткәнгә санап, үз чюлы белән китеп тә барды. XXIII Һарун бүген үзен аеруча күңелле хис итте. Таранның иң җаваплы, иң мөһим эшне үзенә ышанып тапшыруы аны кинәт кенә җилкендереп җибәрде. «Нишләп болай булды соң әле бу?»—дип уйлады ул үзалдына. Исламга үч итеп кенә микән, әллә соң барысыннан да аны артыграк күргәнгә микән, ягъни барысына- караганда да аңа ныграк ышанганга микән? Туктале, шулай булыр әле ул! Кемнең кем икәнлеген белерсең әле! Исламнар, Белугиннар алар эчкәндә генә кирәк, Һаруннар, Мансурлар һәрвакыт кирәк. Әйе, башлап ул чәчәчәк. Ислам түгел, Һарун чәчәчәк! Аның алдында хәзер бик зур, бик җаваплы эш ята, биш мең биш йөз гектар җир ята. Биш мең биш йөз! Агрономнар биш көн эчендә чәчеп бетерергә кушалар. Дөресе шулай диләр. Алар сүзен тотканда, тәүлегенә мең дә бер йөз гектар чәчәргә кирәк булачак. Өч чәчкечле бер агрегат сменага алтмыш-җитмеш гектар чәчә. Биш көндә! Юк, беркайчан да алай булмый ул. Алар бер елны сигез көндә тәмамладылар язгы чәчүне. Шулай да әле бөтен район шаулады. Гадәттә ул ун, унбиш көнгә, хәтта егерме көнгә сузыла. Ун көндә, уникеунөч көндә тәмамласаң, ул инде менә дигән була. Яңа чәчкечләр кайтмыйча торып, тагын бер-ике агрегат җибәрмичә торып, берни барып чыкмаячак. Биш мең биш йөз гектар бит ул! Ә шулай да шуны чәчәргә кирәк, вакытында чәчәргә, мөмкин кадәр иртәрәк чәчәргә кирәк, һәм вакытында чәчү, мөмкин кадәр иртәрәк чәчү иң беренче чиратта аңа — Һарунга бәйләнгән, Вагыйзьгә, Мансурга бәйләнгән. Тик менә кызлар гына. Фәридә, Рәшидә... Үзалдына Һарун шулай уйлады. Аның хәзер нишләптер гел уйланасы килде, уйлаганда да бары тик яхшы, күңелле нәрсәләр турында гына уйлыйсы килде. Ул бүген үзен бар нәрсәдән риза, канәгать итеп тойды, шат, бәхетле итеп тойды. Кинәт кенә хәтеренә үткән күңелсез көннәр төшсә дә, хәтта андый күңелсез нәрсәләр дә аңа һич тә күңелсез булып, кәеф җибәрә торган нәрсәләр булып тоелмады, киресенчә, шул ямьсез, күңелсез нәрсәләрне дә ул хәзер бөтенләй икенче яктан, матур яктан гына күргәндәй булды. Кабинада үз янында Рәшидә белән бергәләп утырып барган Фәридә никтер кычкырып көлеп куйды. «Ник көлә икән? — дип уйлады Һарун, кызыксынып. — Ә нинди матур көлә!» Фәридәнең көлүе дә, аның көлүе турындагы фикере дә аның күңелендә хәзер бернинди әрнү-үкенү дә, көнләшү, сагышлану да тудырмады. Аның күңелендә бары шатлык һәм ярату-соклану тойгысы гына уянды. Ләкин бу минутта Фәридә түгел, бәлки Рәшидә көлгән булса да, аның көлүенә карата да ул барыбер шундый ук хис-тойгы кичергән булыр иде. «Теге вакытта нишләп мин аның шундый ягымлы, эчкерсез икәнлеген белмәдем икән?» — диде ул үз-үзенә, шулай да Фәридә турында уйлануын дәвам итеп. Ничек итеп ачуланыша алды икән соң ул аның белән? Ник, ни өчен? Сүз тыңламаган өченме? Төнлә эшкә чыгудан баш тарткан өченме? Әллә соң бүтән нәрсәгәме? Ныклап уйлап караганда, бер дә аның эштән баш тартуы өчен түгел бит. Дөресе, Исламга таба елышкан өчен, аның янында көлгән, шаярган өчен. Алай гына да түгел, үзеңне яратмаган өчен! Тапкан дулар нәрсә! Яратмаса ни, аны бит көчләп яраттырып булмый. Яратмый икән, яратыр. У-у, әле! Күрсәтербез әле без ул Белугиннарга, Исламиблисләргә, Илгизләргә ничек яраттырырга кирәклеген! Эшләгән кешенең башы кайда да кадерле. Бер күрмәсәләр, бер күрерләр. Күрми калмаслар. Кемнең кем икәнлеген тиз аерырлар. Таранның инде әнә борынына борыч кергән. Аның шикелле Фәридә дә белер әле Исламның кем икәнлеген дә, Һарунның кем икәнлеген. Әллә соң белә дә микән? Вагыйзьләр Аксудан кайткан көнне бит ул бөтенләй икенче иде. Аны Илгиз янына җибәреп ул бик начар итте. Хәер, барысы да Мансур аркасында! Мансур... Менә тагын бер дошман... Юк, Мансур дошман түгел! Яратмый ич аны Фәридә. Мансур үзе генә чәпчегән була. Юк, Мансур һич тә дошман түгел. Бер җаен туры китереп сөйләшергә кирәк әле аның белән барысы турында да. Ачыктан-ачык. Нәрсә куркып йөрергә монда! Тик менә һаман да җай дигән нәрсә генә чыкмый. Моңарчы чыкмады, хәзер инде чыгачак. Хәзер инде ул аның кулында... Аның карамагында. Ул һәрвакыт яның белән бергә булачак. Хәзер инде Илгизләргә бирү юк! Ислам- иблис тә читтә булачак. Башта җайлап кына сөйләргә кирәк, мин сине һич тә рәнҗетергә уйламадым, дияргә, ул теге әллә ничек кенә килеп чыкты, көтмәгәндә генә, дияргә, мин бит сине кыерсытасы килгәннән түгел, дияргә... Шунда Ислам турында да ычкындырып җибәрергә булыр. «Ник?» — диде ул үз-үзенә шундук. Юк, анысы инде булмас! Анысы инде гайбәт булачак, әшәкелек булачак. Аның бит үз күзе, үз колагы бар — барысын да күрә, барысын да ишетеп тора. Аннары, дөресен әйткәндә, Исламны да ул кадәр хурлап булмый. Холкы гына алама. Эштә ул ялкау түгел, бригадада беренче булып бара! Кайчан карама, кызыл тактада аның исеме турысында 150 дә 160, 170 процент! Исең китәр. Ә Һарун гел икенче урында. Мәсьәләнең шул ягы да бар бит әле, ип* тәшкәем.- Ләкин ул аны барыбер узарга тиеш. Сөрүдә булмады, чәчүдә булырга тиеш! Кызлар кинәт икесе дә берьюлы: — Җиттек! — дип кычкырып җибәрделәр. — Туктат, туктат, җиттек! Беренче басу башында, юл кырыенда тырма таккан трактор туктап тора иде. Таран, агрегат уртасындагы бер тырма өстенә иелеп, нидер рәтләп маташа иде. Шунда ук, кулларын салындырып, Наташа басып тора иде. «Әнә шулай булыр әле ул! Беренче адымыңнан ук каршылык чыгып тора»,— дип уйлады Һарун. Ул, нәрсә булганын белмәкче булып, җиргә төште, тырмачылар янына килде. Таран башын калкытып карады да: — Бар, бар, кит тизрәк!—диде Наташага кулын болгап. Өстенә әкәмәт зур комбинезон кигән һәм шунлыктан ямьсез булып, авыр сөякле булып күренгән Наташа елмаеп Һарунга нидер кычкырган булды һәм йөгергәнсыман кыланып тракторы янына китеп барды. Трактор, кара төтен ургытып, каты гына пытырдап алды да кинәт тартылып куйды һәм җир өстенә капланып яткан очлы тешле тырмаларны өстерәп, шалтыр-шолтыр кузгалып та китте. Телен йоткан шикелле тәмам сузсезләнеп, йомылып-басылып калган Таран Наташаның тракторны шулай йолкып алгандай кузгатуына түзмәде, гадәтенчә сүгенеп куйды. — Дипломлы тракторчы! Әнә шулай кырдырып бетерәләр техниканы. Бер-берсенә янәшә китереп тагылган тырмалар очлы тешләре белән кылган үскән каты җир өстен тырнап бардылар да, сөрелгән җиргә җитеп, кинәт кенә йомшак, кара туфракка чумдылар. Буй-буй буразналар белән дулкынланып яткан җир өсте тырмалар артыннан күперелеп, тигезләнеп калды. Яшькелт далага һәм сөрелгән сырлы җиргә күнеккән күзләргә вак-вак тырма эзләре белән челтәрләнгән туфрак җәймәсе яңа булып, күңелле-күркәм булып күренде. Таран тырма артыннан бераз гына ияреп барды да кире борылып чәчүчеләр янына килде, чәчкечләр белән, тегесе-монысы белән кызыксынды, тотып-тотып карады, боргалап-суккалап карады. Һарунга ул бер дә юкка төпченә шикелле тоелды. — Киттекме? — диде ул, сабырлыгын җуеп. — Әйдә, кузгалып карыйк, — диде Таран, ашыкмыйча гына. Һарун, үз урыннарына басарга кушып, чәчүчеләргә кул болгады, тракторына менеп утырды да, кабинаның арткы тәрәзәсе аша борылып карый-карый, әкрен генә кузгалып китте. Сүз тыңлаучан корыч машина, ике якта тасма булып уралган киң табаннарына баса-баса, ипләп кенә, сакланып кына йомшак җир өстенә килеп керде. Калай тәлинкәләрен чыңлатып, чылбырларын шалтыратып, чәчкечләр ашыкмыйча гына арттан иярделәр. Таран башта Мансур чәчкечен көйләп җибәрде. Чәчкечнең ничек эшләвен күзәтеп, ул беркадәр җир утырып барды, аннары Фәридә янына, Рәшидә янына күчте. Шыбырдап, сикереп, киң көпшәләр буенча эре каты бөртекләр коелды; бөртекләр калай тәлинкәгә тиеп, чыңлап- чыңлап киттеләр; йомшак җиргә барып төшкәч бөтенләй тынып, юашланып калдылар, бер-бер артлы тезелеп-сузылып җир куенына ята бардылар. Җир әле йомшак иде, дымлы иде. Трактор, бик каты үкереп, көчәнеп, авыр гына алга үрмәләде. Илле-алтмыш метр чамасы китеп өлгермәделәр, Таран ашыгып грактор янына килде, туктатырга кушты. Һарун, нәрсә булды икән дигән шикелле, шомланып бригадирга сораулы күз карашы ташлады. — Авыр түгелме, тартамы? — диде Таран. «Күзең чыкканмы әллә?!» — дип уйлады Һарун һәм җавап биреп тормыйча, яңадан кузгалып китте. Ярый, әйдә! —дигән булды Гаран, соң булса да китәргә «рөхсәт» биреп. — Чәчәбез, ура! —дип кычкырды Мансур, кызларга кул болгап. Дүртенче бүлек I Икенче бригада директорның бертуктаусыз эчен тырнап торды. Таранга ул әз генә дә ышаныч баглый алмады: үчлекләшеп я бөтенләй чәчүгә чыкмый калыр, я булмаса бер-бер этлек эшләп ташлар дип шикләнде. Хәзер иң мөһиме, әлбәттә, ничек кенә булса да чәчүне башлап җибәрү иде, шуңа күрә яңа бригадир мәсьәләсен ул беркадәр вакытка исеннән чыгарып торырга мәҗбүр булды. Иртән иртүк ул рация буенча икенче бригаданың хәлен белешмәкче булып карады, ләкин аңа бригададан җавап-фәлән бирүче булмады. Аның шиге тагын да арта төште, һәм ул бүген барыннан да элек икенче бригадага барып килергә дигән карарга килде. Бу юлы ул баш агрономны эзләп тормады. Ул килеп җиткәндә бригада күптән инде кырда эштә иде, һәм вагоннардан бер читтәрәк кер юып яткан Фәрхәнә ападан башка «урамда» беркем күренми иде. Горшков туктап аннан чәчүгә чыгу-чыкмау турында сорашты. — Киттеләр, барысы да китте, — диде Фәрхәнә апа. — Чәчәргә киттеләр. Галимулла да шунда — бодай алып китте. һ Мондый хәбәр ишетеп директорның күңеле беркадәр үз урынына утыргандай булды. Юлда ул басу ягыннан кайтып килүче яшьләрне очратты. Алар да: чәчәләр, чәчәләр, диделәр. Директорның тәмам кәефе күтәрелде. Беренче басу башына барып җиткәч, ул шоферына туктарга кушты. Юл өстенә, такыр җиргә тигез булып бөртекләр коелып калган иде. Шунда ук, бер читтәрәк, ап-ак булып берничә юан капчык аунап ята иде. Күренеп тора, чәчәләр, чәчеп үткәннәр. Ләкин чәчүчеләр инде шактый ераклашып өлгергәннәр иде ахрысы, якында гына кешеләр дә күренми иде, трактор тавышы да ишетелми иде. — Әллә артларыннан киттекме, Игорь Андреич? — диде шофер. — Ашыкмыйк, үзләре килсен, — диде ул. — Ә хәзергә әйдәле тегендәрәк барып карыйк. Тигезсез юлдан як-якка чайкалгалап бара торгач, Горшков тагын туктарга кушты, машинадан төште дә сөрелгән җиргә эчкәрәк керде, нидер күрмәкче булып, як-ягына карангалап торды, аннары әкрен генә атлап кире килде дә юл буенча бара башлады. — Теге мин казып калдырган чокырны эзлисезме, Игорь Андреич?— диде шофер. — Кайда соң әле ул? Шушы тирәдә генә булырга тиеш иде бит,— диде директор. — Юк, бераз гына алдарактыр әле, — диде шофер. Горшков бәхәсләшеп тормады, һәм алар тагын кузгалып киттеләр, ләкин, никадәр генә барсалар да, эзләгән нәрсәләрен таба алмадылар. — Димәк, кемдер сөреп ташлаган, — диде Горшков, каранудан туктап.— Чокырны да, чи калган җирне дә сөреп ташлаганнар. Остапенко тикшерергә әле «өлгермәгән», кемнәрдер, мондагылар әнә өлгергән... — Нишләп «кемнәрдер» булсын, ул көнне анда булганнарның мин барысын да беләм, — диде шофер. — Ярар, хәзергә калып торсын,—диде директор, бу турыда артык сөйләшәсе килмәгәнлеген сиздереп. — Ихтимал, Таран үзе үк сөрдерткәндер. L II Сөрүчеләр янында булгач, директор яңадан беренче басу ягына борылырга кушты. Юл буендагы капчыклар янына җитеп, беркадәр көтеп торгач, еракта болайга таба кыймылдаучы бер трактор күренде. «Газик» тракторга каршы кузгалып китте. Ләкин бу әле чәчүчеләр булып чыкмады, бу әле Наташа гына иде. Чәчүчеләр белән ул бары бер чакрым чамасы киткәч кенә очрашты. Таран белән күрешү, исәнләшү салкын гына, коры гына булды. — Ничек, барамы эшләр? — диде Горшков, беркемгә дә төбәп кенә әйтмичә. — Баруын бара да, авыррак бара, — диде Таран, көттеребрәк. Ул да шулай ук директорга карамыйча гына, каядыр читтәге кешегә— Һарунгамы, Мансургамы җавап биргән шикелле генә итеп әйтте һәм, күрәсең, «начальство» алдында үз-үзен ничек тотарга кирәклеген белмичә,итеп алырга да өлгермисең, гел аяк өстендә дә аяк өстендә. Шулар өчен дип тырышасың инде, Игер Әндрич... Каягыз, тагын китерим? Теләсәгез, дөге боткасы салып бирәм. Әллә чәй кирәкме? Джем? — Юк, булды, рәхмәт, — диде Горшков, майлы кулын Тәзкирә биргән чүпрәккә сөртеп. Ашагач аның кәефе тагын да күтәрелеп китте. — Шәп, шәп,—диде ул, Тәзкирәне мактап. — Мондый коймак миңа эләксә, өйдә аена бер мәртәбә генә эләгә. Тәзкирәнең масаюдан түбәсе күккә тиде. — Тырышабыз инде, Игер Әндрич, тырышабыз, — диде ул, үзалдына сөйләнеп. — Шул уб... патриотлар өчен дип тырышкан көнең инде... с ,с. ә.- х& ю. VIII Берничә минуттан өстәл тирәсенә яшьләр җыела башлады. Шул ук вакытта еракта тракторлар кайтканы ишетелде, һәм, күп тә үтмәде, бригада «авылы» иртәнге шау-шу белән тулды. Директорның иртән үк килеп җитүе, бер караганда, әллә ни яңалык та түгел иде, «начальство»дан ул бригадага иң еш килүчеләрдән иде, һәм аңа монда инде күнегеп беткәннәр иде. Ләкин, шулай булуына да карамастан, бүген^аның монда килүенә беркем дә игътибарсыз кала алмады. Горшков баш күтәреп караганда, аның тирә-ягы яшьләр белән тулы иде. — Нәрсә, башлыйбызмы, иптәшләр?—диде ул, урыныннан торып. — Нәрсә башларга? Без инде башладык, әйдәгез, сез. дә тотыныгыз,— диештеләр егетләр, үзләре алдындагы тәлинкәләргә күрсәтеп. — Ә? Сезгә әйтмәделәрмени? — диде Горшков. Аңа ул әлерәк кенә кемгәдер кешеләрне чакырып килергә кушкан шикелле тоелган иде. Үзенең ялгышуын күреп, ул үз-үзеннән көләргә кереште. — Хата миндә,— диде ул.— Ашагыз, ашагыз, соңыннан сөйләшербез. Ләкин түземсез яшьләрнең ашап туйганны көтеп торасылары килмәде. Төрле яктан шундук: — Башлагыз, Игорь Андреич! — Вакыт тар. Колак тыңлар, авыз ашар! — диештеләр. — Басудагылар кайтып җиттеме? Ярар алайса, башлыйк,—диде директор, ашаучыларга күз йөртеп. — Шулай итеп, икенче бригаданың гомуми җыелышын ачык дип игълан итәбез? Берәрегез тиз генә вагоннарны карап әйләнегез — килмәгәннәр булса килсеннәр. Әлерәк кенә эштән кайткан һәм шуңа күрә юынырга, чистарынырга өлгермәгән кара киемле, арыган, йончылган егетләр, кулларына кружка тотып, шикәр суыра-суыра, аяк өсте чәй эчеп торган кызлар, өстәл янында ашап утыручылар, поход кухнясы тирәсендә чуалучылар — барысы да тынып калдылар, барысы да бер ноктага — таушалган кара күн пальто төймәләрен ычкындырып җибәргән көе, фуражкасын кулына тотып, өстәл башында басып торган директорга төбәлделәр. Горшков, гадәтенчә, ашыкмыйча гына, тыныч кына сөйләде, ләкин аның көр, яңгыравык тавышы һәркемне үзенә җәлеп итте, һәркемне тыңларга, игътибарын бер тирәгә тупларга мәҗбүр итте. — Бәлки сез әйтерсез: нинди җыелыш та җыелыш инде бу, диярсез, хәзер үк эшкә китәргә кирәк, диярсез. Ничек итеп сезнең басуга китәргә атлыгып торуыгызны, кайберләрегезнең ничек итеп тизрәк ял итәргә теләүләрен йөзегездән үк күреп торам, — диде ул. — Мин сезне озак тотмам. Сез беләсез, иптәшләр, сезнең бригадирыгыз булдыксыз, ышанычсыз кеше булып чыкты. Аның шундый ышанычсыз, булдыксыз бу- луы_аркасында, аракыдан айный алмавы аркасында икенче бригада күп кенә хаталар ясады. Эш хәтта җинаятькә кадәр барып җитте. Нинди җинаять турында сүз барганлыгын аңлыйсыздыр, иптәшләр. Моны башкача атап булмый. Күз буяу, җитәкчелекне алдау, дәүләтне алдау— иң яман җинаятьләрнең берсе ул. Таякның юан башы монда, билгеле, сезнең учетчыга да төшә. Яшьлеген, тәҗрибәсезлеген искә алып, бу юлы без аны кичерергә булдык. Аңа бары штраф кына салынды. Ә Таранны дирекция һәм партоешма эшеннән алырга кирәк тапты. — Бик дөрес! Яхшы булган! Күптән кирәгие! — диештеләр яшьләр. — Алайса, яхшы булган? Ике як та риза, — диде Горшков, сүзен, дәвам итеп. — Ә хәзер инде, иптәшләр, безгә яңа бригадир кирәк... Ул сүзеннән туктап калды, беравык тынып, көтеп торды. Беренче булып гадәттәгечә Белугин тавышы ишетелде. —- Ә бит безнең яңа бригадир бар! — дип кычкырды ул каяндыр арттан. — Бар? Кем соң ул? — диде директор, шаккатып. — Ислам! Ислам Мусин!—диде Белугин. — Кичәдән бирле безнең бригадир — Мусин! — Кичәдән бирле? Ә мин тагын сезгә бригадир эзли-эзли аптырап беттем. Беркемнең киләсе килми. Чынлап!—диде Горшков, кинәт гап- 1ади сөйләм теленә күчеп. — Килмәсәләр килмәсләр, — диде Белугин, — безнең үз бригадирыбыз бар, безгә беркем кирәкми! Боерык языгыз да, эше дә бетте шуның белән. — Дөрес, безгә бүтән кеше кирәкми! — дип кычкырды Карам да. — Ярый алайса... үзегездә табылгач... Ләкин кем соң әле ул Ислам Мусин — никтер онытып җибәргәнмен, — дигән булды директор, төркем арасына күз йөртеп. — Каяле, күренегез инде бер... Исламны төрткәләп кемнәрдер уртагарак чыгардылар. Хәер, Ислам аларның төрткәләвен дә көтеп тормады — көлке-җитди бер кыяфәт белән кыю гына кыланып, шундук Горшков каршысына килеп басты. — Бу мин булам инде, Игорь Андреич,—диде ул, майлы чүпрәген бер кулыннан икенче кулына күчергәләп. — Ә-ә! Беләм, сез икәнсез! — диде директор, «хәтеренә төшереп».— Димәк, кичә кичтән бирле? Ә үзегез төнге сменага бардыгызмы? — Бармый-ни... кеше юк бит. Ярамый, Игорь Андреич, — диде Ислам, тыйнак кына. Горшков, бернинди карарга килергә дә белмәгәнсыман, беркадәр уйлангандай итеп торды. — Бик шәп, — диде ул, ниһаять. — Алай үзегез сайлап куйгач, мин каршы түгел. Сайлап куйгансыздыр ич? Үзегез теләп? — Сайлап куйдык, сайлап!диде Белугин, барысы өчен дә җавап биреп. — Сайладык, Игер Әндрич,—диде Тәзкирә дә. Шуннан башка бүтән бернинди тавыш ишетелмәде. Тирә-якта сәер бер тынлык урнашты. Исламның бригадир итеп куелуын дирекция тарафыннан эшләнелгән эш дип уйлаучы кешеләр, хакыйкатьне белеп, гаҗәпкә калдылар. Ләкин бу турыда чынын әйтергә, кисәк кенә беркемнең дә теле чишелмәде. Тынлык дәвам итте. — Ник эндәшмисез? — диде Горшков, бригадага мөрәҗәгать итеп. IX Ләкин шулай да бу тынлык озакка бармады. Монысында инде Белугин түгел, бәлки Мансур кычкырды. — Исламны, Игорь Андреич, беркем сайламады, — диде ул. — Сайламады? Ничек сайламадыгыз? — Шулай, сайламадык, — дип кычкырды Һарун. Тынып калган кешеләр кыймылдашып куйдылар. — Күргән дә юк, белгән дә юк!—диде Ира, ачкычларын чылтыратып. . — Кирәкми безгә андый бригадир!—дип кычкырды тагын Һарун. — Иик? — диде Горшков, аңа таба борылып. Һарун тотлыгып калды, күрәсең, ул мондый сорау көтмәгән иде. — Тыңламагыз аның сүзен, Игорь Андреич!—диде Белугин, яңадан тавыш биреп. — Бер-берсен алар яратып җиткермиләр. Дипломатик мөнәсәбәтләр начар — шуның өчен бәйләнә ул. — Ник алай дисез? — диде Горшков, бу мәсьәләгә бөтенләй битараф кешесыман. — Шиге бар икән — әйтсен. — Ник әйтмәскә, әйтермен!—диде Һарун, гайрәтләнеп. — Ни өченме? Беренчедән, эчәргә ярата. Таран да эчте... Таран үзе генә эчмәде... Исламнар, Белугиннар белән бергә эчте. Икенчедән, кырык сигез гектарга аның да катнашы булырга тиеш. Шулай ук Белугинның да! Карагыз әнә күрсәткеч тактага! Димка аларга артык язган булган... Исламның Таран белән бергәләп эчүе турында бригада кешеләре, әлбәгтә, бик яхшы беләләр иде. Һарунның бу хактагы сүзләрендә бернинди яңалык юк иде. Ләкин артык чыккан кырык сигез гектар мәсьәләсенә килгәндә, күпчелек монда бары Димканы гына гаепли иде. Аннары, бу турыда сүз куерып өлгермәгән иде, һәм кайберәүләр әле берни белмиләр иде. Барысы да сагая төштеләр һәм, бу авыл малае тагын ниндирәк шаккатыргыч сүз әйтер икән дигән шикелле, кызыксынып Һарун авызына текәлеп калдылар. Һарун бүтән берни әйтмәде, уттай янган тынгысыз күзләрен як-як- ка юнәлтеп, борынын тартып, баскан урынында таптанып тик торды. Кинәт агарынып киткән Ислам, зәһәрен чәчеп: — Авызыңны үлчәп ач! Үкенергә туры килмисен! — диде. — Үкенмәбез! — диде Һарун, аның үзеннән дә яманрак усалланып.— Ул кырык сигез гектарны Димка кемгә язган? Миңа язмады, Вагыйзьгә дә... Нишләп кичәгенәк 100 процентка төштең? Шулай ук Белугин да... — Чынлап та! Дөрес шул!—диештеләр як-якта. — Һарун белеп сөйли, Игорь Андреич, — диде Андронов. — Ислам белән без бер тракторда эшлибез. Көн дә карыйм мин моның сөргән жирен: ничектер минекеннән артык күренми. Кайтып кызыл тактага карасам — аныкы барысыныкыннан да күбрәк! Күптән шикләнеп йөри идем, ярый әле менә Һарун әйтте. — Кирәкми Ислам! — дип кычкырды тагын Мансур. Шул вакыт кёмдер бик каты итеп сызгырып җибәрде. Барысы да шауларга, бер-берсен бүлеп нидер сөйләргә, нидер исбатларга тотындылар. Горшков шауламагыз дигәнсыман кулын күтәрде дә, коры гына: — Аңлашылды, — диде. — Алайса, сез Мусин кандидатурасына каршы? * — Каршы, каршы! Кирәкми! — диештеләр тагын да ныграк шаулашып. — Булды. Ризамын. Андый шигегез булгач... Ярый, монысы калып торсын. Ә хәзер мин алып килгән бригадирны карап карыйк. X Барысы да, кемне әйтә икән бу дигән кебек, өстәл тирәсенә, директор ягына карадылар, ләкин анда шофердан башка бүтән бернинди чит кеше күренмәде. Горшков та алар кебек үк як-ягына каранды, кешеләр башы аша үрелеп, читкәрәк тә күз ташлап алды. — Бар әле, табып китер монда, — диде ул аннары шоферга. Бригадир булып сайланырга тиешле солдат кеше бер үзе директор машинасында боегып утыра иде. Төрҗем янына ул тартынып кына, кыюсыз гына килде, күрәсең, үзенең шул тартынуы, кыюсызлануы өчен үз-үзенә ачуы килеп, әледән-әле башын түбән иде, кашларын җыерып каядыр читкә карап-карап алды. Килеп җиткәч ул авыр башын чак кына күтәргәндәй итте дә беркемгә дә туры гына карамыйча: — Исәнмесез...—диде һәм тамак төбенә нидер утырып, уч төбенә йөткереп куйды. — Менә сезгә мин алып килгән яңа бригадир иптәш Барый Рама- занов>_ диде директор, аны җыелышка тәкъдим итеп. — Элекке тан- кист. Моторны яхшы белә. Моңа кадәр дүртенче бригадада бригадир ярдәмчесе булып эшләде. Яхшы ’эшләде. Тырыш. — Эчми-тартмый, хатын-кыз белән йөрми. Кыскасы, монах!—диде Белугин, ачыктан-ачык мыскыл белән. Илгиз хихылдап көлеп җибәрде. — Дөрес, эчми-тартмый, хатын-кыз 'белән йөрми, чөнки үз хатыны бар. Шулай ич? Әллә юкмы соң? Ярый, анысын соңыннан ачыкларбыз,— диде Горшков һәм, дөресме дигәнсыман, Барый Рамазановка карап алды. — Шуның өстәвенә, яхшы спортсмен. Ничек, ризамы? — Әнә кызлар әйтсен. Хатыны булгач, белмим, риза булырлар микән? — дип куйды тагын Белугин. Горшков аның сүзләрен игътибарсыз калдырды. Кызлар исә ачуланып шундук Белугинны өтеп алдылар. Эре, нык сөякле, кырыс чырайлы, әмма акыллы, төпле күренгән бу чибәр солдат аларга беренче караштан ук ошады, һәм алар инде аның турында үзара гайбәт сатып алырга да өлгерделәр. —Риза, риза, Игорь Андреич! Без сезгә ышанабыз!—дип кычкырдылар кызлар, кыйгаклап. Соңлап булса да кызларга егетләр дә кушылды. Риза, диделәр, белми алып килмәгәисездер әле, диделәр. Белугин тагын нидер кычкырмак- чы булды, ләкин бик тиз аның авызын томаладылар. Директор эшне озакка сузмыйча, кесәсеннән язылган бер бит кәгазь чыгарды да, аны кулында тоткан килеш: —Шулай «теп, иптәш Рамазановны икенче бригада бригадиры итеп сайладык, — диде, «сайладык» сүзенә аеруча басым ясап.—Хәзер инде чынлап та сез үзегез сайладыгыз. Иптәшләр, бүгенге көндә без бөек эшләр башкарабыз. Безнең эшебез авыр, тормышыбыз шулай ук җиңелдән түгел. Ләкин, шуңа да карамастан, язгы чәчүне без вакытында башкарып чыгарга тиешбез. Бу безнең иң беренче бурычыбыз. Менә шундый бер вакытта сезнең арада аеруча нык тәртип булырга тиеш. Иптәш Рамазанов сезнең кебек үк яшь кеше, күп кенә нәрсә буенча тәҗрибәсез кеше. Иптәшләрчә, дусларча сез аңа һәрвакыт булышып, ярдәм итеп торыгыз... Директор, оятыннан, ачуыннан үз-үзен кая куярга белмичә, иреннәрен кысып, башын иеп бер читтәрәк басып торган Исламга һәм чамадан тыш кызарынган Белугинга таба борылды. —Бигрәк тә мин моны сезгә карата әйтәм, — диде ул. — Чөнки бригадада сез иң өлкәннәрдән, иң тәҗрибәлеләрдән исәпләнәсез... Ислам директорның тел төбе кая барганлыгын инде күптән сизенеп алган иде. Җыелыш башыннан ук ул аның ягымлы-килешүчән тавышына, елмаюлы ачык йөзенә шикләнебрәк караган иде. «Салам кыстыр- макчы буласыңмы? Кыстыр әйдә, кыстыр! —диде ул, күңеленнән Горшков белән чәкәләшеп. — Син төлке булсаң, мин бүре булырмын әле! Бугазларын чәйнәп өзми туктамам». —Тату яшәгәндә, килешеп эшләгәндә, бу кадәр көч белән, бу кадәр бердәмлек белән безгә тау-таш .җимерергә була! Шулай бит, иптәшләр?— диде Горшков, сүзен тәмамлап. — Шулай! — дип кычкырдылар яшьләр, һава яңгыратып. Шуннан соң директор үз исеменнән язылган боерыкны укып чыкты да, яңа бригадирга ымлап, аны үз янынарак чакырды. — Мин килешле итеп сөйли белмим, — диде Рамазанов, карлыккан- рак тавыш белән, йөткеренгәләп. — Бригадир итеп куйдыгыз... сайладыгыз... Рәхмәт ышануыгыз өчен... Менә шул, чәчү беткәнче безнең беребезгә дә тынгылык булмаячак. Чәчү буенча сезнең... безнең бригада артта түгел. Ә менә булмаган кырык сигез гектарны сызып ташлагач, сөрү буенча без өченче урынга төштек. Безгә кимендә икенче урынга, хәтта беренче урынга чыгарга кирәк! Менә шул. Минем сүзем бетте. Ә хәзер... — ул тотлыккандай итте дә, киңәш, рөхсәт сорагандай, Горшков ягына карап алды. — Хәзер җыелыш тәмам. Эшкә тотынырга вакыт. һәркем үз эшенә бара. XI Машина янына килгәч, Горшков арткы утыргычтагы кызгылт яңа чемодан белән яшел солдат карпчыгына күрсәтте дә: — Хәзер инде боларны алырсыңдыр?—диде. — Алырга туры килә, — диде яңа бригадир. Кабина ишеген ачып ул әйберләрен берәм-берәм җиргә алып куйды. Үз-үзен әле чын-чынлап хуҗа итеп сизмәгәнгә, ул, кая урнашырга да белмичә, икеләнгәндәйрәк итеп калды. Таранның үзе югында аның бүлмәсенә керәсе килмәде, шулай ук Димка белән Ислам янына да күңеле тартмады. Аның шулай аптырабрак торуын күреп, машина янына егетләр килеп җитте. — Әйдәгез безгә,— диделәр алар.— Бездә иркен, буш жараватта бар. — Әйдәгез алайса, — диде Барый, риза булып. Егетләр, аның әйберләрен күтәреп, чатырга юнәлделәр. Рамазанов директор белән саубуллашты да егетләр артыннан иярде. Монда аңа бернәрсә дә ошамады. Чатырның да, чатыр уртасындагы тимер мичнең дә, озын такта өстәлнең дә, тимер караватларның да тегендәге, дүртенче бригададагы чатырдан, андагы тимер мичләрдән, агач өстәлләрдән, тимер караватлардан бернинди аермасы юк иде. Монда да шундый ук җир идән иде, шундый ук тупас тумбочкалар иде, карават асларында трактор исе аңкыткан шундый ук керле киемнәр, теләсә кая ташланган чолгаулар, кирза итекләр ята иде. Тегендә дә, монда да солдат чатырларындагыча чисталык та, пөхтәлек тә юк иде. Тик монда ул тәртипсезлек ныграк күзгә ташланып тора иде. Аннары чатырның югарыдагы төнлеге ачылмаганга, һава тынчу, сасы иде. Барый чатырга килеп кергәндә, берничә егет ни өчендер үзара тарткалашып, былагайланып яталар иде. Илгиз, пычрак киеме белән караватына сузылып яткан көе, күкрәгендәге бозау хәтле гармунын акырта иде, ә Белугин, күн итекле озын аякларын карават башыннан сузып җибәреп, папирос пошкырта иде. Үзара тарткалашучылар, яңа бригадирны күрү белән, бер-берсен- нән аерылып читкә киттеләр. Илгиз, гармун кычкыртудан туктап, караватына торып утырды. Белугин исә күз кырые белән генә ишек ягына карап алды да, илтифатсыз-игътибарсыз бер кыяфәттә, һаман үз эшендә булды. Барый, беркемгә бер сүз әйтмичә, ниндидер авыр, кыен бер тойгы белән түргә узды, өстәл янына килеп утырды. Бу минутта аның тел очына ичмасам бер генә сүз дә килмәде, күңеленә ичмасам бер генә уй-фикер дә килмәде, һәм ул шулай үзен кысып, буып торган ниндидер нәрсәдән котыла алмыйча, газапланып, авыр башын аска иеп, күпмедер вакыт тын гына утыруында булды. Егетләр, күрәсең, беренче булып аның сүз башлавын көттеләр һәм шулай ук берни эндәшмәделәр. — Җә, бригадир, сөйләп җибәр, ник боектың? — диде кинәт Белугин, тәмәке тартуыннан туктап. Ул моны ничектер бик җиңел генә әйтте, Карамга яисә бүтән берәр малай-шалайга эндәшкән кебек кенә әйтте. Яңа кешегә бу шундук тәэсир итте. Үзен кысып-буып торган ниндидер нык, тыгыз нәрсәне ул, әйтерсең, кинәт өзеп ташлады. Ул, йөрәгенең ашкынып тибә башлаганын тойган хәлдә, әкрен генә башын калкытты да: — Ал аягыңны!—диде кычкырмыйча гына, дәһшәтле итеп. Аның каш астына кеоеп яшеренгән усал күзләрендә кискенлек һәм ихтыяр көче чагылып китте. Егетләр тып-тын калдылар. Белугинның исә тәне буйлап кинәт электр чаткысы узгандай булды — мондый көчкә, мондый боеруга буйсынмый калу мөмкин түгел иде. Ул, солдат киемендәге бу яңа кешенең сүзен тыңларга мәҗбүр булуы өчен бернинди хәтер калу шикелле нәрсә белдермәгән гамьсез бер җитезлек белән, ике аягын берьюлы күтәреп, җир -идәнгә басты, торып утырды һәм кулындагы папиросын күрсәтеп: — Моны да ташларгамы, бригадир?—диде. «Нәрсә бу, юри кыланамы, әллә үзе шундый күңелле кешеме?» — дип уйлады Барый. Ул, артык каты орынмыйча тына: — Ташла, — диде. Белугин, һич тә аңа каршы килергә нияте юклыгын күрсәтмәкче булып, утлы папиросына төкерде дә, караватында утырган килеш, төпчекне ишеккә таба ыргытты. Төпчек, ишек төбенә барып җитмичә, читтәге бер караватка барып төште. Белугинның һәрбер хәрәкәтен, һәрбер сүзен йотлыгып күзәтеп-тыңлап торган Карам көлеп җибәрде. Бүтәннәр, яңа бригадир алдында тәртипсез булып күренүдән шүрләп, тыелып кына елмаеп куйдылар. Монда әллә ни көләрлек нәрсә булмаса да, киресенчә, ачуланырга кирәк булса да, Барыйның да инде күңелендә тыгылып торган боз кисәге эреп юкка чыккандай булды. «Үзе алып ташлар, микән?»— дип уйлады ул, каш астыннан гына Белугинны күзәтеп. — Менә дуслаштык та, бригадир, — диде Белугин, ятарга әзерләнеп. — Хәзер инде бәү-бәү итәргә буладыр ич? —Юк, — диде бригадир көттеребрәк. — Башта төпчегеңне алып ташла, аннары йокларсың. Белугинның гамьсез йөзенә гаҗәпләнү билгесе чыкты. —Ятсын әйдә, — диде ул илтифатсыз гына. — Аңа кем тия? Миңа кирәкми. Кирәк булса, алып тарт син аны, Йригадир. Аның соңгы сүзләре шаяру булып түгел, бәлки көлү булып, оятсыз мыскыл булып яңгырады. Бригадирның калын кашлары бер-берсенә тагын да ныграк якын килде. — Кем бүген дежур? — диде ул, егетләргә күз йөртеп. — Бездә дежур юк. — Фәрхәнә апа җыештыра безнең чүп-чарларны, — диештеләр егетләр. — Староста да юкмы? — Юк. —Соң сез ничек торасыз... бу ат абзарында?!—диде Барый, шаккатып. — Торабыз инде. Кайтып йоклыйбыз да чыгып китәбез, тагын кайтып йоклыйбыз, — диде Илгиз. —Шундый тап-таза егетләр... әз генә дә оялмыйсызмы үз торагыгызны хатынкыздан тазарттырырга? — Юк, нишләп оялыйк!—диде Белугин, яңадан сүзгә катышып.— Оялырга, без бит патриотлар! -- Менә нәрсә, — диде Барый, аның сүзен тыңламыйча. — Бүгеннән башлап андый иркәләнүләргә чик куелачак. Аналарыгыз куеныннан чыккансыз, имчәк бала түгелсез. Бүгеннән башлап үз арагыздан дежур билгеләгез. Дежур идән себерә, гомуми чисталыкны күзәтә, өстәлне чистарта, төнлекне ачып һаваны алыштыра. Караватларга аяк киеме белән яткырмый. Урын-җирие яхшылап җыештырта. Кыскасы, торак урыны ялт итеп торырга тиеш. — Солдаттагыча!—дип куйды Белугин. — Шулай, солдаттагыча, — диде Барый. — Мондагыдай шакшыга кеше түгел, дуңгыз да түзмәс! — Мунча кирәк, мунча кергән юк күптән, — диештеләр егетләр, җитдиләнеп. — Кем дә чисталыкны ярата. Мөмкинлегең булмагач... — Булыр, карарбыз, — диде яңа бригадир. — Тагын нинди сораулар бар? — Хәзергә юк. йокы килә. Бар инде чыгып кит, бригадир, — диде Белугин. — Булмаса шул: дежур итеп бүгенгә Белугинны билгелим, — диде бригадир. — Старостаны үзегез сайларсыз, исемлек төзегез. Аңлашылдымы? . — Аңлашылды! — диделәр егетләр бер авыздан һәм шундук чатыр киндерләрен дер селкетеп көләргә тотындылар. Белугин кулларын бутап нидер әйтмәкче булды, ләкин аңа авыз ачарга да ирек бирмәделәр — көлделәр, кычкырдылар, тизрәк аның идәнне, өстәл өстен себереп-чистартып алуын таләп иттеләр. Ыгы-зыгыдан файдаланырга, шау-шу арасында үзенчә гайрәтләнеп, батыраеп калырга ярата торган Карам йөгереп килеп аның ябынгычына тотынды; Илгиз тыңламасаң икмәк шүрлегеңә менеп төшәрмен дип янады һәм шулай эткәләп-төрткәләп, кычкыртып-куркытып Карп-Ваняны урыныннан торгыздылар. Белуг-ин сүгенде, кулларын бутап, аягы белән селтәнде, ләкин егетләр аңа барыбер тынгылык бирмәделәр. Үзен чиктән тыш җәфалый башлагач, Белугин, ярдәм сорап, бригадирга кычкырды. — Бригадир, үтерәләр! — диде жүләрләнеп.— Коткар, үтерәләр’ Күсәкләр, кансызлар! Шундый күңелле егетләр каршында бик коры булып күренмәслек дәрәжәдә генә, шулай ук артык куштанланмыйча да, бүтәннәргә кушылып Барый бер көлеп-елмаеп алды да, соңыннан кереп тикшерермен дип, ишеккә таба кузгалып китте.

Д э в а м ы б а р