Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

СИН БОЕКМА, РИФКАТЬ
Син боекма, Рифкать, кайгырма, Әниең бирә сине детдомга, Озаткандай хәерле юлга.
Күңел төшермә лә һич юкка, Син каты бул, Рифкать, боекма!
Тормыш, чбрат, шулай серле ул, Әллә ничә мең-мең кырлы ул. Бер кыры аның якты яктырта, Икенчесе башыңа «шак!» итә, Күз алларың каралып китә.
Башта син дә бәхетле идең, Әтиең-әниең бәхетле иттең...
Алар бәхтен саклый алмадың, Син берни дә аңлый алмадың, Әтиең беркөн ташлап гел китте.
Син уйладың эшкә китте дип, Озаграк торып кайтыр, дип.
Ул кайтмады, юкка көттең син Тагы арбада мине тартыр дип, Менә бүген кичен кайтыр дип...
Гомер узды, акты гөрләвек, Синең чиста күз яшең кебек, Чылтырап акты елтыр гөрләвек, Синең яңгырау тавышың кебек, Нинди ямьле язның гөрләве!
Тагы килә җәйләр гөл белән, Алсу таңлы ямьле көн белән, Бар малайлар уйный, әтиле. Мактаналар, әллә син генә Бу дөньяның газиз ятиме?
...Беркөн килде әниең янына Әтиең түгел, озын бер абый.
Сиңа да ул елмаеп карый, Йомшак кына башыңнан сыйпый;
— Үсәсеңме, Рифкать? — ди, — ярый...
88
Үзе, гүя, уңайсызлана, Куркына да ул кабалана, Ул итеккә, тышка карана. Әйбер урлап торган кешедәй, Нәрсәгәдер гел сагалана.
Эреп китә әниең, ни хикмәт. Әзерли ул аңа сый, хөрмәт, Хәзинәдә булган нәрсәсен...
Ул ачыны сөя: гәрчисен, һәм алдына өя һәрнисен.
Абый килсә, әниең кояштай, Бөтен өйгә, тышка нур чәчә, Белми инде кая басканын, Сиңа да бик йошмак эндәшә, Әйбәтләнә шундый ул килсә.
Ул килдеме, сиңа да бәйрәм. Әниең татлы конфет бирә дә, Уйна диеп чыгарып җибәрә. Ул килмәсә, эш тә эш куша. Нервыланып кайчак орыша...
...Яннарына кинәт син керсәң, Алар кала гүя югалып.
һәм карыйлар сиңа ачуланып, Әллә ничек уңайсызланып, йөз чөереп, гүя, тайчынып.
Син ишектә катып каласың, Бәрелгәндәй йөзеңә нәрсәдер. Кочаклардан кинәт ычкынып, Алар карый сиңа әсәреп, Күзләрендә зәһәр очкыны...
...Син боекма, Рифкать, кайгырма, Әниең бирсә сине детдомга, Синең янга килеп йөрер ул, Күчтәнәчләр сиңа бирер ул. Төшермә лә күңелең син шуңа!
КӨЗ
Л*өз бик моңсу, Гүя, туган җирне
Ташлап киткән кебек ямансу...
Алтын тәңкә яфраклардан төргән Панцырына ябынып тынган су.
Өрәңгегә әллә ут капканмы, Факел кебек яна аланда?..
Ботагына кызыл борчак-конфет Тезеп чыккан кемдер баланга.
Басуларда бушлык җилләп тора. Бар шикелле моңсу елмаю.
Саркый шуннан горурлык һәм өмет. Уңыш бирер өчен ел саен.
Тантаналы бу сулуда сәер Эчке үкенү, эчке тетрәү бар. Тормыш кичүләрнең соры чалы, Шаулап үткән яшен, күкрәү бар.
ДУСТЫМ БЛОКНОТЫННАН
Исемеңне каен кәүсәсенә Пәке белән чокып яздым мин. һәм ышандым: күңелеңә мәңге Уелдым дип, рәхәт яндым мин. Мәхәббәтнең очкын канатында Разведкага китеп бардым мин...
Чүлдә дошман — корылык. Сусызлыгы
Кайнар уттай бәрә тыныма.
Тешләремдә чытыр-чытыр килә, Синең исем белән ком гына...
...Кайткач белдем...
Кннәт башка суккан
Кебек булды...
Кайткан идем шундый алгысып...
Тик күкрәктә чүлдән кайнаррак Алданган бер кеше кайгысы.
Мин тинтерәп
Бардым ул каенга, Кара кайры исемең каплаган. Белгән кебек һәр хәрефен, каеры Матәм тасма булып каймаган...
...Ахры, сине артык алдаладым, Иркәләдем, тугры булдым мин.
Артык иркәләнгән хыянәт итә, Менә шуны инде белдем мин.
Тормыш инде үзенекен ала, Ул көчлерәк бездән, ахрысы...
Тормыш бездән акыллырак, ахры, Яраларны каплый ка