Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ИЛГИЗ А*ондукторсыз троллейбусмы? Монда эшләр уңай ла, Барып була билетсыз да, Барып була болай да. ■ Акча салмаса да Нәкыйп Кассага шылтыратып, Ике билет ертып алды Ялт кына, шытырдатып. Берсен тыкты кесәсенә, Берсен Илгизгә бирде. Шул чагында, мыштым гына, Контролер килеп керде. Сынап кына карый-карый Билетларны тикшерде. Посып килгән бер малайны Шундук куып төшерде: — Баксаң әле, пионердыр, Күзгә карап алдаша; Тәпи-тәпи йөгерерләр, Юлга акчаң калмаса! Менә, болар тәртипле, дип Ике дусны мактады. ...Троллейбустан төшкәч Илгиз Дәшми генә атлады. Нәкыйп: — Ха-ха, кызык иттек... Исең китте ник шуңа —- Бер кеше дә күрмәде ич, Әмәлләдек бик шома! Илгиз: «Кеше белмәсә соң, Мин аны үзем беләм; Кешедән качып та була, Үзең гел үзең белән... 106 Дәрестә мин бишле алдым — Биш шатлан да, биш сөен! Сыңар күзен ялтыратып Искә төшә биш тиен... Өйдә мәсьәлә чишкәндә, Бозып тагын эш көен, Тәгәри дә килеп керә, һаман шул ук биш тиен... Юкса инде, бик вак нәрсә, Исең киткән — биш тиен! Ә шулай да, эчне тырнап Искә төшә, нишлием...» Илгиз бара троллейбуста, Җиңгә кызыл бәйләгән; Илгизебез бүген үзе Контролерга әйләнгән. Сөйләшәләр пассажирлар: ■— Кара, нинди тырыш бу! — Елмаймый да, сөйләнми дә, Ай-Һай, бигрәк кырыс бу! Әти кебек абыйлар да Карулашып тормыйлар — Җиңенә күз салалар да Ул әйткәнне тыңлыйлар. Бер егет кайтмакчы булган, Болай гына, билетсыз. Илгизне күргәчтен ул да Билет алды ирексез. Кассага төшүе булды Акчасының шылт итеп — Илгизнең үз биш тиене Искә төште кылт итеп... Егет үртәп көлә төсле: «Чиста минем намусым. Безне тикшереп йөрергә Синең хакың бармы соң?» Илгиз кулыннан биш тиен Чыкты әллә сикереп — Салды кассага ялт кына, Җаен туры китереп. Беркем күреп өлгермәде — Әмәлләде бик шома. Илгиз ник елмайган дисең, Ул елмайган бит шуңа. ...Илгиз бара троллейбуста, Җиңгә кызыл бәйләгән; Илгиз бара, Ул да бүген Намуслыга әйләнгән. 107 НИ ЮГАЛТТЫҢ? /дәрескә ул Никтер керми, һаман нидер Эзләп йөри. — Ни югалттың? — Җавап бирми. Югалтмаган Талип берни. Үзе табыш Күзләп йөри. Бүген тапкан Бакыр кадак. Җиз каптырма, Кургаш ядрә, Тимер тарак. Табыш шактый, Ансы дөрес. Бу да дөрес'— Калды дәрес. Ыргак кебек Башны иеп, Борын белән Җиргә тиеп, Юкка талып йөрмә, Талип, Тыңла, Талип, Колак салып: Йөри торгач Аска карап, Кичә тапкан Чуен алка, Тимер таптың, Бакыр таптың, Алтын вакытың Югалттың!.. ялгыш ^хсан урманда Ялгызы йөри, Чытырманнарга Керә ул юри. Ерып чыга да —• Китә юл буйлап. Китә юл буйлап, Шундый уй уйлап: — Көнчыгышкамы, Көнбатышкамы, Я көньяккамы, Я төньяккамы, — Теләсәм кай якка Барам, адашмыйм. Кулымда — компас, Компас—алдашмый. ЮЛДА Ул үзе шундый Матур һәм чыдам — Үткәрми тузан, Курыкмый судан. Уйламый-нптми йөрим монда мин, Бу компас барда Дөрес юлда мин1 ...Сызгырып кайта Ихсан урманнан. Компас — мәктәптән, Компас —урланган... Компасын, Ихсан, Кулда кулдасын, Тик аның белән Ялгыш юлда син! РӘСЕМ ЯСАДЫМ ' ' г әсем ясадым, әткәй! — Килештергәнсең бит, әй, Тәрәзләре бик матур. — Аларын сызды Мансур. — Рәшәткә дә ошады. — Ансын Рәшит ясады. — Кирпечләре тип-тигез. — Ансын ясашты Илгиз. — Чын шикелле морҗасы. — Мортаза эше ансы. — Шулаймыни? Ә кран? — Ясап бирде Әкрам. — Ә нишләде соң Марат? — Без икәү тордык карап 108 РУС КАЗЛАРЫ: ГА-ГА, ДИ... Русларда да бар казлар, Татарда да бар казлар. Рус казлары: га-га, ди, Татар казн: кыйгак, ди. Русларда да бар әтәч, Татарда да бар әтәч. Русларның: кукареку! Татарның: кнкерикүк! Русларда да бар маэмай, Татарда да бар маэмай. Рустагысы: гав, гав, ди, Татардагы: hay, hay, ди. «Гав, гав»ларга юлыксам мин Русча гына эндәшәм. «һау-һау»ларны күргән чакта Гел татарча сөйләшәм. Урамда, ишек алдында Алар да очрашалар. Ничек хәл сорашалар, Үзара аңлашалар? Русча мәче: мияу, ди, Татарчада, мияу, ди, Анда, монда йөри мәче, Шул мәллә тәрҗемәче? КАР БӨРТЕГЕ, КУН КУЛГА ^ар бөртеге, Кун кулга, Азрак ял ит Син шунда.. Бер карасам Гел боз син, Бер карасам Йолдыз син! Искитәрлек Матур син, Ничек җирдә Ятарсың? Ашыкмачы, Очынма! ...Кар бөртеге Учыма Төште дә Бөтерелеп, Мактаудан Бетте эреп!.. ОЧТЫ КИПТЕРГЕЧ ' * отыгыз! Тит, тот! Китте, китте ич, Очты киптергеч, Качты киптергеч! Үреләм — җитмим, Куам — тоталмыйм, Ул да туктамый, Мин дә тукталмыйм, Астарак чакта Булмады тотып, СӘГАТЬ ТӨЗӘТТЕМ ■^ар минем бик күп Карап үткәнем Осталар ничек Сәгать сүткәнен; Ача капкачын, Карый тикшереп — Ничек, дип, кылы, Ничек, дип, шөреп. Аннары, азрак Тамак кыргалап, Берәмберәм ул Ала боргалап... Кинәт биеккә Җил алды йолкып. Тотыгыз! Тот, тот! Китте, китте ич... Эш харап, әгәр Китсә киптергеч; Күлләвекләрне Төшеп киптерер, Елга суларың Эчеп бетерер!.. 109 Шактый йөргәчтен Читтән күзәтеп, Карамак булдым Мин дә төзәтеп. Будильнигыбыз Түгел дә бозык, Төзәтеп карау Барыбер кызык! Бик җәһәт кенә Сүттем дә аттым! Җыя алмый гына Бераз баш ваттым. Куп кисәкләре Артты, сыймады... Бер үзем сүттем, Әткәй җыйнады. «ӘКИЯТXI» КИЛДЕ ЭНЕМ ҖЫЛЫИ БИШЕКТӘ...