Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИРСӘЙ ӘМИР ДРАМАЛАРЫ


ирсәй Әмирнең «Өч пьеса»1 *
исемле җыентыгына «Гөлшаян»
(1948), «Минем хатын» (1955)
комедияләре һәм «Хөррият» (1960)
драмасы кертелгән.
Иң алдан шуны әйтеп үтәргә кирәк
—«Гөлшаян» пьесасының аерым
кисәкләре, берәр, икешәр пәрдәле
комедияләр рәвешендә, сугышка ка-
дәр үк «Җәдәч» (1939), «Көнлекче
Әхмәт һәм аның матур хатыны»
(1940) исеме белән басылып чык-
каннар иде инде. Заманында М. Җә-
лил М. Әмирнең комедия өлкәсендәге
эшчәнлегенә, аерым алганда, аның
«Җәдәч» комедиясенә җылы бәя
бирде һәм аны «уңышлы үрнәк» 32 33
дип атады.
М. Әмир «Җәдәч» комедиясендә
икейөзле шагыйрь Оазисның (Га-
зизның) хурлыкка төшүен тасвирлый.
Моңа ирешүдә авторга комедиянең
киеренкелеген арттыра торган
эффектлы чара — көтелмәгән си-
туация (җәдәчләшү) ярдәм итә.
Киеренкелек үзенең кульминациясенә
җиткәч, ситуация, классик ко-
медияләрдәге кебек, көтелмәгәнчә хәл
ителә: Нур, отылып, бүләк алырга
чыгып китә, шагыйрь онытылмаслык
сабак ала.
Әрмән язучысы Карен Микаэлян-
ның «Восточная новелла» 34сының
сюжеты М. Әмир пьесасыныкы белән
бик охшаш. Бу уртаклык, безнең
фикеребезчә, халык гореф-гадәтлә-
рендәге якынлык белән аңлатыла.
Тагын шунысы бар — һәр ике автор
> М. Әмир, Өч пьеса, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1962 ел, 198 бит. Бәясе 61 тиен, тиражы 4.000
экз.
33 М. Җ ә л и л, «Югары сыйфат өчен кө
рәшкәндә», «Совет әдәбияты» журналы, 1941 ел, № 1—2. ., .
34 «Звезда» журналы, 1937 ел, № 1.
да әсәрләрнең сюжеты халык иҗа-
тыннан алынганлыгын кисәтәләр.
Геройларны характерлауга кил-
гәндә исә, «Җәдәч» комедиясе
«Восточная новелла»дан нык аеры-
лып тора. Мәсәлән, «Восточная но-
велла»да К. Микаэлян баш геройны
«атаклы шагыйрь Шираза» дип та-
нытса һәм аны героиня Джейран «зур
шатлык белән» каршы алса,
«Җәдәч»тә Оазис мәсхәрә итү объ-
екты буларак кына тасвирлана. Ди-
мәк, бер үк сюжетка ике автор ике
төрле мәгънә салган.
Шуның өстенә без «Җәдәч» коме-
диясендә язма татар әдәбияты тра-
дицияләре 'белән булган бәйләнешне
дә күрәбез. Мәсәлән, Ш. Камалның
«Сердәшләр» (1912) хикәясендә
эпизодик сурәтләнгән шагыйрь шулай
ук укучылар күз алдына югары
стильдәге купшы сүзләре һәм ялган
мәхәббәте белән килеп баса.
«Көнлекче Әхмәт һәм аның матур
хатыны» комедиясенең чыганагы да
халык мәзәкләренә барып тоташа.
Ләкин биредә мәзәкләрдән үзгә бул-
ган җитди бер аерманы искә алмый
үтәргә һич ярамый. Мәзәкләрдә кү-
бесенчә хатын-кыз үзенең иренә хыя-
нәт иткән кеше буларак сурәтләнә, ә
ир җүләрсетелгән кеше хәлендә- рәк
кала. «Көнлекче Әхмәт һәм аның
матур хатыны» комедиясендә исә,
Мәрьям белән Әхмәт, бер сүздә
булып, чибәр хатынга бәйләнеп
йөргән авыл түрәләрен — сәүдәгәр,
староста, мулла, мәзиннәрне акылга
утырталар. Монда ярлы, булдыклы
138
хезмәт халкының тотанаксыз түрә-
ләрдән үч алырга сәләтлелеге
139
фольклорга караганда үстереп бирелгән.
«Җәдәч»тә дә, «Көнлекче Әхмәт һәм
аның матур хатыны»нда да героинялар
саф күңелле, семьяга тугрылыклы
хатыннар итеп сурәтләнгәннәр.
Әсәрләрдә алынган ситуацияләрдә
мәгълүм бер охшашлык бар. Шуны
исәпкә алып булса кирәк, М. Әмир
«Гөлшаян» комедиясендә аларны тоташ
бер сюжетка салып биргән, һәм шул
нигездә, автор «Жәдәч»тәге
вакыйгаларны да элеккеге тормышка
күчергән һәм Оазис урынына мулла улы
Фәйзелкәбирне керткән. «Көнлекче
Әхмәт һәм аньщ матур хатыны»нда бай-
мунтагай- ларны кызык итү гүяки
алардан бүләк алу хакына эшләнгән
кебегрәк тәэсир калдыра иде, ягъни үз
көче белән көн күрүче кешенең характе-
рына хас булмаган сыйфат — җиңел
табышка омтылу, гадел булмаган
байлыкка кызыгу сыйфаты чагыла иде.
Автор моны үзе дә сизенә һәм комедия
ахырында бу бүләкләрне Әхмәттән
чыгартып ташлат- тыра иде. Димәк, бу
мотивның кирәге калмавы комедиянең
үзендә үк күренә. Шунлыктан
«Гөлшаян»да М. Әмир аны бөтенләй
төшереп калдырган.
Әсәрнең исеменнән үк күренгәнен-
чә, Гөлшаян шаян табигатьле, авыр
тормышта яшәүләренә карамастан, көр
күңелле, көнлекче Әхмәтен бөтен
йөрәге белән яратучы хатын итеп
бирелгән. Әсәргә Миләүшә белән
Арсланның мәхәббәте һәм Гөлшаянның
яшьләргә булышуы кебек яңа сюжет
линиясе дә өстәлгән. Бер уңайдан шуны
да әйтеп үтәргә кирәк — иренең
көнләшүен бетерү максаты белән
Гөлшаянның Әхмәтне хәтәр сынау
аркылы үткәрү интригасы әсәрдә логик
акланмаган. Әхмәтнең буразнага
ташланган тере балыкны табып алуы
һәм шуннан кызыклы нәтиҗә ясау
күренеше халык мәзәкләрен комедиягә
тыгызлап тутыру төсен ала һәм бу Гөл-
шаян образына нинди дә. булса яңалык
өстәми, киресенчә, аның характерын
ярлыландыра гына.
Кыскасы, «Гөлшаян» комедиясе
халык тапкырлыгына нигезләнеп
эшләнгән шактый кызыклы әсәр булып
чыккан.
«Минем хатын» комедиясендә автор
педагоглык эшен сурәтләүне максат
итеп куйган. Төп героиня — Ахметова
Галиябану, үз фәненә гаять таләпчән
карау белән бергә, балаларны
индивидуаль тәрбияләүгә бөтен иҗат
көчен бирә. Ахметованың эше үтә киң
тармаклы. Ул һәр- кайда үзен педагог
дип саный һәм һәр җирдә җыйнаклык,
оешканлык үрнәге күрсәтә.
Шуның белән бергә, героиняны
җанлы образ итеп күз алдына китерер
өчен әле авторга аны байтак я с а л м а л
ы кл а р да и ары и ды р асы калган.
Беренчедән, Ахметованың очраган бер
кешене тәрбияләп йөрүе бик үк ятышлы
килеп чыкмаган. Пьеса дәвамында ул,
теге яки бу кимчелекне күрсәтеп,
әнисенә, иренә, Сәрбигә, РОГЮ
мөдиренә — барлыгы җиде урында
искәртү ясый. Нәтиҗәдә аның
педагоглыгы бәйләнчеклек төсен ала.
Икенчедән, Ахметованың төгәллеге
башлыча аның үз сүзләре белән генә
әйтеп кителә. Художество детальләре
аркылы ачылмагаилыктан, объектив,
тыйнак тасвирлау элементы арткы
планга чигенә. Ә инде аның үз-үзен
фанатикларча тотышы (мәсәлән, ко-
мандировкадан кайткан ирен каршылау
күренеше) бөтенләй акланмый.
Пьесаны, бигрәк тә баш геройны кайбер
кимчелекләрдән арындырганда, ул
тагын да отышлырак булыр иде.
М. Әмирнең соңгы вакытта язган
пьесаларыннан «Хөррият» (1960)
драмасында гражданнар сугышы ел-
ларында авылда барган кискен сыйнфый
көрәш картиналары, катлаулы
мөнәсәбәтләр яктыртыла.
Көрәшнең кискенлеге башлыча
крестьян егете Таһир һәм революция
йогынтысына бирелгән политик аңлы,
ачык карашлы Сәгыйдулла бай кызы
Бибисара мөнәсәбәтләре аркылы
бирелгән. Яшьләрнең үзара
мөнәсәбәтләре драматургка иҗтимагый
конфликтларны гына түгел, бәлки,
шуларга бәйле рәвештә, кеше рухының
эчке хәрәкәтен дә тирән һәм киеренке
каршылыклар бәрелешендә ачарга
мөмкинлек биргән.

Таһир, ярлы крестьян егете буларак,
җәмгыятьтә биләгән урыны белән дә,
политик карашлары һәм гомумән
бөтен күңеле белән дә революция
яклы, аны саклау хакына җа- нын-
тәиеп кызганмыйча сугышырга
атлыгып торучы кеше'. Кыскасы, ре-
волюциягә мөнәсәбәттә ул аз гына Да
бүлгәләнмәгән бөтен бер натура.
Таһир белән Бибисара арасындагы
интим мөнәсәбәтләр мәсьәләне
кискенләтеп җибәрә. Бибисара, бөтен
барлыгы белән гаделсез байлар
властена каршы булса да, социаль
чыгышы белән — бай кызы.
Бибисара — революция ягында.
Моның шулай икәнлеген Бибисараны
тирән аңлаган аерым кешеләр генә
күрә һәм ышана. Күпләр исә кызга
шикләнеп карыйлар. Бибисараның
эчке дөньясы белән тышкы хәле
арасында каршылык барлыкка килә.
Ул каршылык тегеләйме-бо- лаймы
Таһирга да кагыла. Аны байлар белән
туганлашуда гаепләүчеләр табыла.
Таһир үзенең революциягә бирел-
гәнлегенә шик тумасын өчең гомум
көрәш хакына мәхәббәтен корбан
итәргә була. Мәхәббәт революцион
эшкә комачаулый дип саный ул.
Драматург моны Таһирга чын кө-
рәшче җитдилеге җитмәү белән аң-
лата һәм бу адымны гаепли. Автор
логикасы күзлегеннән караганда,
моны акларга мөмкин. Шуңа охшаш
ситуацияне без М. Стельмахның
«Большая родня» (1957), Ф. Хөснинең
«Утызынчы ел» (1961) романнарында
да очратабыз. Ләкин Таһирның
карары чынбарлыкта акланып
җитмәгән. Бит Таһир Бибисараны бик
нык ярата икән, җитдилек һәм
характер ныклыгы җитмәгән сурәттә
дә, • мәхәббәтеннән аерылу аңарда
газаплы кичерешләр тудырырга тиеш
иде. Пьесада без моны күрмибез. Бу
мәсьәлә артык кинәт хәл ителә. Шуңа
күрә Таһирның мәхәббәт
тойгыларының көчлелеге хакында
тамашачыда һәм укучыда шик тууы
ихтимал. Ләкин Бибисара авыр
моментта югалып калмый. Ул үзенең
юлын шәхси драма юнәлешендә
түгел, бәлки гражданлык батырлыгы
планында дәвам иттерә.
Бибисара образында байлык
дөньясына күңелендә тирән нәфрәт
туплап килгән татар кызының ге- роик
характеры гәүдәләнгән. М. Әмир аның
батырлыгын реаль вакыйгалар эчендә
күрсәтә.
Драманың өченче күренекле герое
— ярлы крестьян Тимергали. Бу
образда хезмәт халкының анык
акылы, тормышка төптән карап бәя
бирүчәнлеге, тапкырлыгы тупланган.
Тимергали байларны бик нык дошман
күрә. Власть байлар кулына күчкәч, ул
үз улын урам уртасына чыгарып
тукмый һәм ’нәтиҗәдә дружинникиы
байлар кыйнавыннан, имгәтелүдән,
хәтта үлемнән саклап кала. Моңа
охшаш картинаның Г. Бәшировның
«Намус» романында һәм башка
әсәрләрдә дә күренүе шушындый
тапкырлыкның революция чорында
авылда шактый еш очраганлыгы
хакында сөйли. Таһир әсирлектән
качкач, үзе дә эзләшкән булып
акларны юлдан яздыра. Крестьянның
революциягә һәм аның кө-
рәшчеләренә мөнәсәбәте бу образда
шактый үзенчәлекле гәүдәләнә.
Урта хәлле крестьян Кәли көрәштән
читтә торырга, ике якның берсенә дә
кушылмаска тырыша. Ләкин барыбер
көрәш аны үз эченә бөтереп ала. һәм
ул урталыкта пассив күзәтүче булып
кына кала алмый: я теге якка, я бу якка
күчәргә тиеш була. Ахырда ул
революционерларның, Кызыл
Армиянең хаклылыгын, гаделлеген
таный һәм үзе дә Кызыл Армиягә
языла. Шулай итеп, бу образда, Т.
Гыйззәтнең «Бишбүләк» (1933)
драмасындагы Әхтәм язмышы
шикелле үк, объектив чынбарлык
йогынтысында крестьян аңында
барган каршылыклар көрәше, үсеш
процессы чагыла.
«Хөррият» драмасы — кискен
сыйнфый көрәшләрне катлаулылык-
лары белән чагылдырган әсәр. Пьеса
хак эшнең җиңелмәслегенә дан җыр-
лый. Бу драма безнең әдәбияттагы
уңышлы әсәрләр рәтендә тора.