Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


АПРЕЛЬ БАШЫ
Апрель башы... Кырлар ала-кола, Шаярта бу дия торгансыз;
һич шаяртмыйм, исем китте менә Бер төш тә юк кырда тургайсыз.
Иртәдән үк һәр калкуда алар, Тырышалар болай кем өчен; Тиздән уйналачак операның Өйрәнәләр кебек керешен.
МИН БЕРЕНЧЕ ЧӘЧӘКЛӘРНЕ ЭЗЛИМ
ЛР>ИН язларны алдан көтеп алам, Моңнарына бирелә башкаем;
Мин беренче чәчәкләрне җыйган Урыннарга барам яз саен.
Мин беренче чәчәкләрне эзлим, Алар бәлки башка төштәдер... Беренчеләр мине сагындыра, Беренчеләр минем истә гел.
Яз авышса, җәйнең уртасы бар, Чәчәкләре аның ишлерәк.
Югалтуның ни икәнен белә, Юатуны белми һич йөрәк.
АЛДА БЕЗНЕҢ СИРЕНЬ ЧӘЧӘКЛӘРЕ
Сөйләмәскә мөмкин түгел монда, Ургып-ургып чыкты шигырьләр; Алда безнең сирень чәчәкләре, Яна гына өзгән сиреньнәр.
Залда күбрәк нәни кызлар иде, Кара күзле, кара чәчлеләр;
Күзләр генә җемелдәде залда, Күзләр генә очкын чәчтеләр.
61
Сөйләмәскә мөмкин түгел монда, Сагынсыннар өчен сөйләдем... Керәшәләрмени тезелгәннәр. Ярларында шулай Зөянең.
Үзенә кем кемне әсир итәр, Үзенә кем кемне өстерәр?
Алар, алар ияртер дә мине, Бик еракка очар төслеләр.
АДАШЫР ДИП МИНЕ УЙЛАМА ер рәтләнер әле бу юллар, Без күнеккән чокыр-чакырга. Беләм, мине көтеп тормыйсың, Барам ләкин чакыр-чакырма.
Адашыр дип мине уйлама, Кулларны мин рульдә сак тотам; Тик йөз генә адым булса да i Алдымдагы юлны яктыртам. I
ЛЕВИТАН ТАВЫШЫ •^евитанның тавышы яңгырады, Шул Левитан, таныш Левитан; Өйдә бар да куйды тетрәнеп: Тагын ни бар? Шомлы нинди таң...
Тавышыннан өй ник калтырый? Ник куркыныч икән Левитан? Кемнәрнедер кинәт юксынып, Башын җиргә чаклы иде тал...
Әй, голлар күп, уйчан толлар күп...
Хат язудан арган куллар күп... Кузгалырга кем дә кыймады, Селкенсәләр — сугыш кубар күк.
Юк, гаепле түгел Левитан...
Ясап тизрәк сугыш йомгагын, Ул керешсен иде сөйләргә Тавышы белән тыныч елларның.
ГӨБНӘ БУЕНДА
Яз килүгә, язның башыннан ук Көннәр минем санап куелган: Күп нәрсәдән сез итегез мәхрүм, Калдырмагыз сабан туеннан.
Кыр чәчәге юлда мин җыярмын, Шикләнмәгез, түгел кемгә дә... Хисләремне мин сөйләрмен бары Зөя белән безнең Гөбнәгә.
Кызлар уйный торган түгәрәккә Кем чакырыр, алыр кем дәшеп... Җыр яраттым, гади җырчылардан Гомрем үтте минем көнләшеп.
62
Хәлдән тайган яшь гармоньчы егет Бер минутка үзенә ял сорар... Җырдан ачылып киткән халык җаны Кояшта бер көлеп ялтырар...
Ычкындырма, син күреп кал тизрәк, Син алып кал еллык запасың. Басынкы да, шат та иткән моңым, Син тирәндә, әйе, ятасың...
Мәйданына ерып мин керермен, Монда Норлат, Татар Танае. Ни йөрәге белән түзеп торсын Көрәшмичә татар малае.
Башым әйләнер күк ал һәм сары Яулыкларга озак карасам...
Егетләрен күзәтә Тау иле, Егетләрен шәйли Карашәм.
Бүген монда бөтен Гөбнә буе, Нсәбе юк авыл санының...
Шул авыллар инде чыныктыра. Батырларның авыр-сабырын.
Кырдан гына бар да, кырдан гына, Тудыручылар җирнең үз фәнен. Мин аларга көчне һәм куәтне Әкиятләрдән алып өстәдем.
Әкият белән хезмәт уртасында Якты төшкән ара күпмедер?
Кояшны җил битләргә мул яккан, йөзләр шуңа кара тутлыдыр...
Гөжли мәйдан, мәйданда Акъегет, Ул Тау иле белән алышкан...
Үз батырын яклап, әй, кырлардан Куерып өскә килә арышлар.
Шаулап өскә килә төрле яктан, Алар шундый көчкә әйләнде: Бер минуттан менә яшел дулкын Басып китәр төсле мәйданны.
Халыкның киң җилкәсенә бәрелеп, Чигенәләр артка яңадан. Көчен кая куяр урын тапмый Уйный кырлар, яулый яңа дан.
Нишләп тынды кинәт олы мәйдан? Гөбнә, гүя, өскә бөркелде... Кешеләрне яны белән сөзеп, Мәйданга соң әле кем керде?
Күреп аны, чүкте кебек мәйдан, Нәрсә булды әле мәйданга?
Каршыга ук баскан таза иргә Карап тордым, калып хәйранга.

Җилкәсенә моның капчыкларны Әрдәнәләп мөмкин салырга. Шушы инде Сабир, үзе инде... Текәлгән бар мәйдан Сабирга.
Герләрне ул күкнең үзенә чөяр, Кешеме ул, әллә төпме ул?
Бәхәскә сүз калмас дигән төсле, Көрәшергә рөхсәт көтте ул.
Кызыл башлы озын ак сөлгене Ике катлап кулга урады;
Әйтерсең лә шушы зур мәйданның Үз биленә салыр ул аны...
Батырларга күз төшерде Сабир, Егетләрнең ныгы сайланган... йөрде бер сүз: Сабир урнында мин Качар идем иртүк мәйданнан.
Тирәң, тоташ сулавыннан сизелә Бу мәйданның инде кызганы... Оятсыз, дип, ферма исеменнән Өзде эшне ферма кызлары.
Санап кына торган чак бар иде Колхоздагы һәрбер сау ирне... Колхозына күрсәтмәде игелек, Кыса кебек мәйдан Сабирны.
Бәйрәменең ямен җибәрсә дә Әйтте халык, белсен белмәгән: Сабир — әрәм тамак! Долой Сабир! Ераклашып бу сүз Гөбнәдән —
Арышларда кабат яңгырады... Әй, болгана халык, болгана... Сабир — әрәм тамак! Бар нәфрәтен Язып элде, гүя, колгага..
Судья өстәленә килде Сабир, Ыргытты ул җиргә сөлгене. Ул басылды, төште, ул кечрәйде, Кайда Сабир? Җиргә сеңдеме?
Ул мәйданга тагын атылып чыкты, Су урнына йотар хет утны...
Монда халык судья, батырлыкка Халык үзе бирә хокукны...
Көн кич инде, Гөбнә буендагы *' Камышларда сәер моңсулык. Көрәшкәнен бер күрергә теләп, Сабир өчен кайтам борчылып.
Мәйдан урнын никтер еш яктыртып, Яшен күктә һаман селтәнә. Парлыларның сүзләре һич бетми Утырганда арыш серкәдә.
Май — июль, 1962.

64
ГАРИФ АХУНОВ
Роман*
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
I