Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

С*тена*мда— рәсем: яшь вакытта Муса Җәлил белән төшкәнбез. Соңрак илнең ике кырыенда «бер үк сугыш юлын үткәнбез. Хатлар килә. Маркасында — Муса. — Ник килмисең тере көйгә? — дим; — я будмаса шушы маркада да ник түгеләбез икәү бергә? — дим. Стенамда — рәсем, әйбәт чыккан; өй эченә тора ямь биреп... Ә маркада, оин чыккансың, Муса, таш стеналарны җимереп. Стенамда — рәсем, — каләмдәшләр, — анда, Муса, синең белән мин. Ә маркада нигә бергә түгел һич булмаса энем белән син? 1 Синең 'белән бергә булганмын мин йөрәгендә аның, аңында: заданиеңне Салих Баттал булып үтәп йөргән бит ул лагерьда. Безнең шигырьләрне бергә укыган... Димәк, бергә булган анда без. Көрәштәшләр, Совет маркасында һәммәбез дә бергә чагылабыз! ТАПТЫМ! -^Ииңа төкәнмәс көч бирер икмәкне тапкан кебек; гомерем буе эшләп алган кисәкне капкан кебек — 'сүз таптым! Ачык һәм серле, татлы» да ул, ачы- да. 1 Габдулла Батталов Муса Җәлил белән бергә гестапочылар тарафыннан җәзаланып үтерелгән. Тыңлый минем ул сүземне эшче дә, юлбашчы да. Могъҗизамны таптым. Хәзер ни телим — шуны табам; һәр адымым минем хәзер — тик табуларга табан. Гомеремдә тик бер кабат килгән иртәмне таптым; шул иртәмә җимереп үтәр соңгы 1киртәмне таптым. Таптым! Тапканым йөрәктән, Архимед кебек, әнә, «Эврика!» дип, ваннасыннан- атылып чыкты шәрә. Кешелек судында сөйләр соңгы сүземне таптым: — Мәңге яшим! һәр кешедә чөнки үземне таптым!