Логотип Казан Утлары
Шигърият

ФӘНИС ЯРУЛЛИН ШИГЫРЬЛӘРЕ

Фәнис Яруллин 1938 елда туган. Элекке монтер һәм Совет Армиясе солдаты Фәнис, дүрт ел инде, каты авырый. Ләкин яшь шагыйрь рухын төшерми, урын өстендә хәрәкәтсез яткан хәлдә дә, матур-матур шигырьләр яза. Соңгы вакытларда аның шигырьләре өлкә матбугатында еш басылалар. Хәзер Фәнис Яруллин Ютазы районы, Кызылъяр авылында яши. ТЕЛӘК Ңәрсә эшлим сөйгән халкым өчен? Нишләргә дә килми хәлемнән; һәр көн саен кими бара көчем, Китә бара тормыш тәнемнән. Авыр миңа йомшак түшәкләрдә Көннәр буе эшсез аунавы; Иң авыры — илгә, кешеләргә Файдасызлыгымны аңлавы. Карап ятам: юлдан машиналар Нидер төяп ашыгып узалар; Бик биектә җитез самолетлар Зәңгәр күккә ак юл сузалар. Халкыбызның данлы эшен күреп Тоямын мин тормыш ләззәтен. Их, минем дә шулай ак юл булып Сузыл сачы иде хезмәтем! ДОКТОР ӘТКӘМӘ ткәм минем гади доктор иде һәм мине дә шуңа димләде. Әмма минем хыял тулы йөрәк Бу һөнәргә никтер күнмәде. Әткәм, бәлки, мине тиргәрсең дә Синең юлың белән китмәгәч. Ә соң миңа гомер ник бирелгән, Үзем сукмак салып үтмәгәч?! Яхшы шигырь — шул ук дару бит ул, Димәк, шагыйрь—күңел докторы. Матур җыр ул, көчле дару кебек, йөрәкләргә үтә туп-туры. 101 ДОНОР Татарстан җире — япь-яшь донор һәр көн илгә кыйммәт кан бирә; Җир каныннан күпме машинага Көч өстәлә, тәмам җан керә. һәр көн саен җирнең яңа тамыры. Яна веналары табыла; Кара алтын, яшәү көче булып, Агыла да, һаман агыла... Турбобурлар, доктор инәседәй, Тишеп керә тирән тамырга. Менә шуңа күрә охшатамын Татарстан җирен донорга. ЯШЕЛ ТҮБӘ Түбәдә, черек саламда Үскән элек үләннәр. Шуңа безне ул заманда «Яшел өйле» дигәннәр. Түбәбез хәзер дә яшел, Тик салам түгел, калай; , Хәзер безгә бер кеше дә Төртеп күрсәтми алай. Аннан соң бит барча йортның Калай хәзер түбәсе; Безнең йорт та башкалардан Аерылмый, күрәсең. КАРТ ИМӘН ^акчадагы карт имәнне күрче, Ул да аңлый тормыш шатлыгын: Яз җиттеме, чәчен бөдрәләтә — Күрсәтәсе килми картлыгын. Бу тормышның якты киләчәген Карт имән дә бәлки тоядыр: — Мин корыгач, яшь үсенте калсын, — Диеп, җиргә орлык коядыр. КӨЗГЕ КӨН ^Гөзге көн ул назлы кызлар кебек, Холкы аның гаять катлаулы; Көзге көн ул сөйми, картлар кебек, Бер гадәтне гомер саклауны. Бер карыйсың— иркә киленнәрдәй, Саран гына кояш кыздыра; Бер карыйсың — усал биана күк, Бертуктаусыз җилләр ыжгыра. Көзге җилләр ямьсез булсалар да, Тик вакытлы — әйтмим ул хакта. Кеше холкы көзге көндәй булса, Бигрәк кыен инде шул чакта. БАРОМЕТР Шаяру л^лдан әйтеп куя барометр Явым-төшем, давыл буласын. Их, әйтсәче икән менә миңа Хатынымның кайчан дуласын! ЮАН ҺӘМ НЕЧКӘ врачка киңәшкә килгән Бер юан һәм бер нечкә. Юан әйтә: «Ник май үсә Көннән-көн минем эчкә?» Нечкә әйтә: «Ник ябыгам, Ник көннән-көн мин кибәм?» Ә врач: «Дуслар, үзара Киңәшегез сез!» — дигән. АЛТЫНЛАНГАН АВЫЗ Ләр урында авыз ерып йөри Тешен күрсәтергә бер хатын. Янәсе, күр минем тешләремне — һәммәсе дә аның саф алтын! Төскә дә ул болай ямьсез түгел, Ярыйсы ук чибәр, чибәрен... Алтынланган авыз нигә соң ул, Чәчеп йөргәч сүзнең җүләрен?! КҮЧӘРМЕ, ТӘГӘРМӘЧМЕ? М ә с ә л берчак Күчәр Тәгәрмәчкә болай дәшә: — Йөкнең бөтен авырлыгы миңа төшә. Мин тоткасы арбаларның һәрбер җирдә, Ләкин никтер мактамыйлар мине бер дә. Күчәрдән соң сүз алалар Тәгәрмәчләр: — Юк, Күчәр дус, без булмасак, туктый эшләр. Бөтен йөкне Тәгәрмәчләр сөйрәп бара, Бездән башка берәр йөкне тартып кара! Бәхәс кыза. Ачуыннан Күчәр сына, Тәгәрмәч тә ватылып җавап бирә моңа. Күчәр белән Тәгәрмәчне алыштырып, Кеше китә атын һай-һулап, тарттырып. Әйе, дуслар, барысын да ат өстери, Арба бит ул ат тартканда гына йөри