Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ТУГАН ҖИРЕМ
/Оксынырга туры килгәне юк, — Юксынгандай әсир .ир сине.
Теләсә кайчан чәчәк җыя алам, Теләсә кайда эшлим тир түгеп. Җылыңны да тәнем белән тоям — һәр адымым сиңа уела...
Үзем синдә яшәп, Туган җирем, Сине сагынам кебек тоела.
АНА
С*инең турыда матур сүзләр дә күп, Шигырьләр дә төрле-төрлеләр; Җырлардагы сүздән җылырак сүз Мин табалмыйм сиңа берне дә. «Әни» генә диям — минем өчен Иң татлы сүз шушы бер генә. «Улым» дисең — синең иреннәр дә Бал капкандай булып бөрелә...
Синең турыда матур сүзләр дә күп, Шигырьләр дә байтак төрлеләр...
«Әни» генә диям, күзләреңә Бәхетең тула синең мөлдерәп. СӨТ КЕНӘ ПАКЪМЕНИ...
^ар гына акмыни?..
Сөт кенә пакъмени?..
Әтием түккән кан Сөттән дә пагърак; Әнинең чал чәче Кардан да аграк; Чөнки кан түгелгән Бүгенге таң өчен, Чөнки чәч агарган Түгелгән кан өчен...
Кар гына акмыни?.. Сөт кенә пакъмени?..
б. .С. Ә.’М 12.
81
ТАШЧЫ
о шенә карап торам да Онытылам, сокланам: Бәсләнгән кирпечләрдән ул Нинди матур йорт сала! Минут саен биегәя — Кояшны тотам дипме?.. Кирпечне кояшка манчып, Йортны җылытам дипме?..
КАР ҖЫРЫ
Яума син, кар, Яума син, кар, Күммә син, кар Эзләрне. Ике пар эз Язып барган Иң бәхетле Сүзләрне.
Сакла син, кар, Сакла син, кар, Сакла, зинһар, Эзләрне. Эзләр кебек Бер-беренә Сыенышкан Хисләрне.