Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОСТАЛЫК МӘСЬӘЛӘСЕ


дәбият белемендә һәм тән-
кыйтьтә әсәрләрнең идея эчтәлегенә
анализ белән генә чикләнмичә, аларның
сәнгать үзенчәлекләренең дә эшенә
тирәнрәк керергә омтылу, теге яки бу
әдәби күренешне осталык мәсьәләләре
яктылыгында тикшерү көннән-көн
күзгә ныграк ташлана. Соңгы
вакытларда чыккан китаплардан,
мәсәлән, Фатих Хөснинең «Уйланулар»
җыентыгында осталык мәсьәләләренең
үзәк җеп итеп алынуы, Р.
Бикмөхәммәтовның «Поэзиябезнең
сулмас чәчәкләре» китабы татар
поэзиясенең гасырлар буена үсеп
килгән традицион образлары нинди
үзгәрешләргә юлыга баруларын
күрсәтүгә багышлануы әнә шул хакта
сөйли.
Күптән түгел Нил Юзиевның Та-
тарстан китап нәшриятында басылып
чыккан «Тормыш поэзиясе»9 исемле
җыентыгын шушы юлда тагын бер
уңышлы адым диясе килә. Китапта яшь
тәнкыйтьченең соңгы вакытларда язган
биш мәкаләсе урын алган. Беренче
карашта алар бер-берсеннән шактый
аерылалар төсле. Чөнки мәкаләләрнең
берсе татар поэмаларын тикшерүгә,
икенчесе җырларга гомуми күзәтү
ясауга, өченчесе мәсәл жанрына
багышланган. Әмма шушы, төрле
тикшерү объектына багышланып,
һәркайсы үзенә бер максатка
юнәлдерелгән мәкаләләрдә эчке
бердәмлек бар, алар барысы да нигездә
бер нәрсәгә— сәнгать осталыгы
мәсьәләсенә басым ясыйлар.
Автор байтак кына проблемаларга
9 Н и л Ю з и е в , «Тормыш поэзиясе», Татарстан китап нәшрияты, 1961 ел, 160 бит, 29 тиен.
туктала. Н. Юзиев тәнкыйтьче буларак,
поэмалар турында сөйлиме,
мәсәлләрнең бүгенге торышы турында
язамы, Сибгат Хәким лирикасына
анализ ясыймы— әдәби күренешләргә
бәя биргәндә, тормышның үзеннән
килеп, бүгенге чынбарлыкны сәнгать
чаралары ярдәмендә тасвирлаудагы
уңышларга туктала, җитешсезлекләрне
булдырмау чаралары турында уйлана.
Н. Юзиев «Чор матур җыр сорый»
дигән мәкаләсендә соңгы еллардагы
татар совет җыр хәзинәсен таләпчән күз
белән карап, анализлап чыккан. Бүгенге
көндә репертуарда йөргән җыр
текстларының матур, уңышлыларын
атап китү белән бергә, автор әле «җыр
бакчасында» гүзәл чәчәкләрнең
урынын алып һәм бакчаның ямен
җибәреп үсүче кычыткан яки тигә-
нәкләргә дә тукталган. Әйе, кызганычка
каршы, бездә әле һаман да чиле-пешле
җыр текстлары туа тора, көй канатлары
белән эфирга тарала,
нәшриятларыбызда яшәп килгән
талымсызлык нәтиҗәсендә, хәтта
эстрада җыентыкларына һәм
китапларга да килеп керә.
Н. Юзиев җыр текстларындагы
чатаклыкларны, мәгънәсезлекләрне
133
тӘнкыитьләп, халыкның чын хисен, чын
моңын, рухи халәтен чагылдыру
кирәклегенә басым ясый.
Автор поэзиянең аерым төрләре
турында сөйләгән мәкаләләрендә
традиция һәм яңалык мәсьәләләренә
байтак туктала, һәр төрнең борынгы
дәверләрдән башлап ни рәвешле үсә
килүен күзәтә. Бу исә, үз чиратында,
алариың бүгенге милли үзәнчәлекләрен
ныграк аңларга ярдәм итә.
Җыентыктагы «Шагыйрьнең көче
һәм аһәңе», «Тормыш поэзиясе» исемле
мәкаләләр аерым шагыйрьләр
иҗатындагы билгеле бер үзенчәлекне
анализлауга багышланганнар. Б ол а р н
ы ң беренчесендә автор Муса
Җәлилнең «Алтынчәч» драматик
поэмасының кайбер поэтик
үзенчәлекләрен, шигырь төзелешен
тикшерә. Ул зур шагыйрьнең һәр
строфага, рифма, ритм, үлчәү кебек,
шигырьнең формасына кагылышлы
күренешләргә конкрет эчтәлектән,
билгеле бер максаттан чыгып
үзгәрешләр кертә баруын, шуның белән
әсәрнең поэтик яңгырашына ирешүен
мисаллар белән раслый.
Сибгат Хәкимнең лирикасын
анализлаган «Тормыш поэзиясе»
исемле мәкаләсендә автор шагыйрьдәге
индивидуаль үзенчәлекне шактый киң
яктырта. Билгеле, һәр художникның
үзенә генә хас сукмагы, үзенең
кабатланмас образлары, башкаларга
охшамаган язу манеры була.
Тәнкыйтьченең, бурычы әнә шул
образларның асылын ачудан, шагыйрь
иҗатының үзенчәлекле эчке -
законнарын күрсәтә белүдән гыйбарәт.
Сибгат Хәким — яңгыравыклы пафос
иясе булудан бигрәк, тормыш күренеш-
ләрен конкрет поэтик образлар яр-
дәмендә җентекләп ачучы, салмак
тавышлы, әмма тирән аһәңле, моң
шагыйре. Аның шигырьләренә кө-
телмәгән бизәкләр килеп керә, ләкин
алар никадәр көтелмәгән булсалар да,
эчпошыргыч ялтырап, әллә кайдан
чекрәеп күзгә бәрелеп тормыйлар,
бәлки үзләренең табигыйлекләре белән
сокландыралар. Н. Юзиев шагыйрьнең
әнә шул үзенчәлеген оста тотып ала
белгән. С. Хәкимнең «Усал диләр ми-
не», «Зәңгәр чәчәк», «Сары капкалы
йорт», «Гел кояшка карый тәрәзәләрең»
кебек байтак шигырьләрен анализлап,
автор шагыйрьнең тормышны якыннан
тоя белүен, гади күренешләрдә һәм
гади генә булып күренгән кешеләрнең
эш-хәрәкәтләрендә чорның «тирән
агымын» күрә алуын, шулар аша
бүгенге көннең фәлсәфәсен ачуын әйтә.
Шул ук вакытта тәнкыйтьче шагыйрь
лирикасындагы кайбер йомшак
яклардан да күз йоммый.
Әлбәттә, җыентыкта кимчелекләр
һәм кайбер бәхәсләшер урыннар да юк
түгел. Поэмаларның жанр
үзенчәлекләрен ачыклауга һәм татар
поэмаларының бүгенге хәлен
яктыртуга багышланган «По-
эмаларыбыз турында» мәкаләсендә
автор бездә әле күп кенә әсәрләрнең
жанры дөрес билгеләнмәве турында
сөйли; поэманы шигьри повестьтан,
шигъри хикәядән яки сюжетлы озыи
шигырьдән аерырга, һәр жанрның
үзенә аерым таләптән чыгып бәя
бирергә кирәклекне күтәрә. Монда
автор белән килешми мөмкин түгел,
чөнки жанр буталчыклыгы сәнгать
критерийларын куюга да комачаулык
ясый. Н. Юзиев гомумән
сюжетлылыкның, нинди дә булса бер
вакыйганың үзәккә алынуының һәм
геройның шул вакыйга аша
характерлануының поэманы
шигырьдән аера торган төп үзенчәлек
дип билгеләнүенә каршы төшә, һәм ул
үзе поэманың аерымлык билгеләрен
китерә башлый. Әмма шушында ул
поэманы башка жанрлардан да аера
торган моментларны үзе дә ачык кына
итеп күрсәтә алмый,
Н. Юзиев поэмаларның беренче
үзенчәлекле моментын түбәндәгечә
билгели: «Поэма авторы тормыш
күренешен иң шигъри моментында
сурәтли, хикәяче өчен бик кирәкле
булган детальләштерүдән качарга
омтыла» (14 бит). Шушы билгеләмәне
аерым мисаллар белән дәлилләгәннән
соң, автор бо- лай ди: «Чынбарлыкның
идеаль, шигъри моментлары поэмада
гына түгел, башка жанрларда да
134
(сюжетлы лирик шигырь, балладада да)
сурәтләнергә мөмкин. Андый әсәрләр
поэзиядә еш очрыйлар» (17 бит).
Шулай итеп, беренче үзенчәлек дигән
күренешне автор үзе үк юкка чыгарып
куя.
Инде килик икенче үзенчәлеккә:
«Поэма өчен яза торган материалның
күтәренке, югары моментында
тасвирлануы гына түгел, ә әсәрдә чор
өчен әһәмиятле, зур мәсьәләләрнең
кузгатылуы да, тормыш күренешенең
тирән эчтәлеккә ия булуы да кирәк. Бу
— поэма жанрының икенче зур
таләбе». (17 бит). Ә бит ныклабрак
уйлап карасаң, чор өчен әһәмиятле, зур
мәсьәләләрнең кузгатылуы, тормыш
күренешенең тирән эчтәлеккә ия булуы
башка жанрлар өчен дә бик кирәкле
шарт. Нәкый Исәнбәтнең «Муса
Җәлил» трагедиясендә, мәсәлән,
материалның күтәренке, югары
моментында тасвирлануын да, чор өчен
әһәмиятле, тирән мәсьәләләр
кузгатылуын да күрергә мөмкин. Ләкин
шулай да ул поэма түгел. Поэманың
беренче үзенчәлеген уртаклашкан
балладаларда да шундый ук тирән мәсь-
әләләр, чор өчен әһәмиятле вакыйгалар
кузгатылырга мөмкин. Н. Тихоновның
балладалары әнә шундыйлар. Ерак
китеп тормастан, мисал өчен Ә.
Фәйзинең «Кара таш ник дәшми?»
әсәрен алу да җитә.
Шулай итеп, автор тарафыннан
китерелгән ике үзенчәлекне дә поэмага
гына хас дип карый алмыйбыз.
Поэманы башка жанрлардан аера
торган үзенчәлекләрне, безнеңчә,
югарыда күрсәтелгән сыйфатлардан
тыш, лирика белән эпиканың берләшүе
өлкәсеннән дә, композиция
мәсьәләләре тирәсеннән дә эзләргә
кирәктер. Чөнки композиция төрлелеге
жанрларны билгеләүдә зур гына роль
уйный.
Тәнкыйтьче поэмаларны шигырь
белән язылган повестьтан яки хикәядән
аерып карарга кирәклек турында
сөйләгәндә, повесть яки хикәя язучы
шагыйрьләрне юатырга теләгәндәй,
болай ди: «һәр жанр үз урынында
яхшы... Ф. Кәримнең «Аникин», Н.
Баянның «Гөләндәм», Ш. Мөдәрриснең
«Биш минут» әсәрләрен поэма дип тү-
гел, ә шигырь белән язылган хикәя дип,
М. Җәлилнең «Иделдән хат», «Зәйнәп»,
һ. Такташның «Алсу» кебек әсәрләрен
сюжетлы шигырь дип атаудан бу
әсәрләрнең әһәмиятләре кимиме соң?
һич тә юк» (7 бит). Аңлашылуынча, Н.
Юзеев поэзиядә поэма гына түгел,
бүтән жанрлар да бер үк дәрәҗәдә
әһәмиятле дигән фикердә тора кебек.
Әмма конкрет әсәрләрне тикшерә
башлагач, автор, үзе телиме-теләмиме,
поэманы башка жанрлардан өстен итеп
карый. Шагыйрьләр поэма язарга теләп
тә сәнгать ягыннан югары күтәрелә
алмасалар, алар каләме астыннан
шигъри хикәя яки повесть чыга, дигән
карашны үткәрә башлый. Мәсәлән, карт
шагыйрьләрдән К. Әмиринең һәм Ә.
Сәгыйдинең гражданнар сугышы
чорында язылган поэмаларында идея-
эстетик яктан )кимчелекләре турында
сөйләп, автор болай ди: «Менә бу
яклары белән бу әсәрләр поэма
жанрына караганда сюжетлы шигырьгә
якын торалар» (21 бит). «Озынлыкка
омтылу», поэмада хикәя яки повесть
үзенчәлекләренә күчеп китү күренешен
күп кенә поэмаларда очратырга
мөмкин», «Әмма эчтәлектә (Н.
Арслановның «Мәхәббәт» әсәрендә.—
С. С.) тирәнлек, зур мәсьәләләр күтәрү,
бу ике яшьнең мәхәббәтен шигъри, дра-
матик итеп сурәтләү юк. ..:Аны шигырь
белән язылган хикәя дип атау дөресрәк
булачак» кебек җөмләләр укучыда
чыннан да шигырь белән язылган
хикәяләр һәм повестьлар — сәнгать
ягыннан җитлекмәгән поэмалар икән
дигән фикер калдыралар.
Тәнкыйтьченең пафосы, кимчелек-
ләрне ачуга һәм анализлауга игъ-
тибарын күбрәк юнәлдерүе «Поэ-
маларыбыз турында» һәм «Чор матур
җыр сорый» кебек мәкаләләрдә татар
әдәбиятындагы уңышлы поэмаларга
һәм халык арасында нык таралып,
алтын фондка кергән җырларга ныграк
тукталырга мөмкинлек бирмәгән.
Югыйсә, Ф. Кәримнең, X. Туфан
ның, Ф. Бурнашның, С. Хәкимнең, И.
Юзиевның әйбәт поэмаларына сәнгать
осталыгын ачу ягыннан зуррак анализ
биргәндә зыян итмәс иде. Бу исә башка
шагыйрьләргә өйрәнү өчен уңай сабак
булыр иде.
Китапта авторның үз фикерен раслау
өчен алган мисаллардагы кайбер вак
төгәлсезлекләр дә күрен- гәли.
Мәсәлән, 122 биттә:
Җиз көбәгеңне кн, Ук-
җәяңне ал!
Дошманнардан илнең
Үчен алырга бар,—
дигән строфа рифмалы шигырь дип
бирелә, ә 114 һәм 121 битләрдәге нәкъ
шуңа охшаш рифмалы строфалар («...
гез бал» белән «Кызлар», «Җилкән каек
бар» белән «һәм Җикне коткар») ак ши-
гырьгә яки рифмалашмаган юлларга
мисал итеп китерелә.
Без, гадәттә, сәнгать әсәрләренең
образлы теленә игътибар итсәк тә,
тәнкыйть мәкаләләренең теле турында
сөйләргә күнекмәгәнбез. Ә бит
тәнкыйтьче дә художник булырга тиеш.
Бу яктан Н. Юзиев мәкаләләре
игътибарга лаек. Ул үз фикерләрен
җанлы, образлы итеп, татарча әдәби
итеп әйтә белә. Җыр турындагы
мәкаләдәге «халыкның җыр бакчасы»
һәм Г. Тукайдан алынган «Халыкның
тутыкмас көзгесе» образларын буйдан-
буйга бик матур һәм уңышлы кулланып
баруын искә төшерү дә җитә. Шулай ук
башка мәкаләләрдә дә телне җанлы,
образлы итә торган моментлар күп.
Шулай да әле «Шуңадыр да, «Яна ел
көнендә» яки «Саргылт кәгазь» кебек
шигырьләр, үзләрендә уңышлы шигъри
детальләр булуга карамастан, аерылу
турындагы шигырьләргә шигъри фикер
ягыннан әллә ни яңалык өстәмиләр»
кебек күп сүз кабатлаулы җөмләләр
очраштырып куя.
Гомумән, Н. Юзиевның «Тормыш
поэзиясе китабы», бәхәсләшердәй
урыннары булуга карамастан, үзенең
пафосы, поэзиянең үзенчәлекле
якларын ачуга омтылуы, осталык
мәсьәләләрен үзәк проблема итеп
күтәрүе белән җылы тәэсир калдыра.