Логотип Казан Утлары
Шигърият

САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВА ШИГЫРЬЛӘРЕ


ШУҢА СӨЕНӘМ
Шуңа сөенәм, дуслар:
Ярый әле
Бу дөньяга соңлап тумадым!
Өзелеп көткән мине газиз әнкәм, Булмаса да ефәк юрганым.
Салып мине кабык арбаларга, Җәен йөргән басу эшенә.
Күк зәңгәре төшкән күзләремә, Кояш нуры кунган чәчемә.
Үскән чакта тормыш назламады, Бизәмәде кулны балдаклар.
Балдак-балдак булып сызылып калды Урак кискән эзләр бармакта.
Дус кызларым ука җепләр белән Каемады кара бәрхетне;
Сабан тотып, кара җир өстеннән Эзләп китте авыр бәхетне.
Бәхет алай олы булмас иде, Татымасак кайгы ачысын.
Вузлар!
Сезне без үзебез салдык, ( Ишегегез киңрәк ачылсын!
Шуңа сөенәм:
Безнең урак уйган, Чүкеч койган герб югары! Хыялдагы ерак йолдызларга Минем ватандашлар юл алды!
Туар яшьләр безнең бу эшләрне Китаплардан укып белерләр. Замандашлар,
Рәхмәт, сезнең белән Бергә туры килгән гомерләр!
ГАРМОНЬ МОҢНАРЫ ^ртә саен чалгы чыңлавы, Кичләр җитсә, кызлар җырлавы Яңгыратып торды болынны; Уйга салды гармонь моңнары.
Хәзер монда сәер бер тынлык — Кичен черки куган төтен юк;
Ике таган калган тырпаеп,
Учак тирәсендә беркем юк.
Чапкан печән инде җыелган, Кызлар киткән алан юлыннан. Бар да тынган, шаян җилләр дә Кибәннәргә килеп сыенган.
Ә кибәннәр, гүя, үрелеп, Колак сала ерак гармоиьга.
— Тальян гармонь, китмә, кал монда Иртә-кичләр моңга бай монда.
Күләгә бар кибән төбендә, Суынмаган учак көле дә. Тып-тын калып тыңлый болыннар: Ерагайган гармонь көендә.
Сызылып китә чалгы чыңлавы, Сузып кына кызлар җырлавы; Чагылып кала учак дөрләве, Чыклы таңнар, айлы төннәре.
Аланнарда туган көйләрне Сыза гына гармонь телләре. Уятыр да иген кырларын, Тагын табар яңа моңнарын.
ӘЛЕ ЯЗ АЛДА
^ыш үтмәгән әле, йомшак җилләр Яз хисләрен инде уята. Назланырга димли нурларында, Кояш көлеп карап куя да.
Бер елмаеп кояш карау белән Тау түбәсе тунын салган да... Кырлар исә яшел уҗымнарны Ябып саклый, әле яз алда.
АЛЫП КАЙТЫР КЕБЕК ҮЗЕҢНЕ
С ине алып киткән юллар миңа Алып килер кебек бер хәбәр. Иртән торсам, шул юлларга карыйм — Сөенеч тә бар анда, моң да бар.
Мин дә китәр идем, чыклы юлдан Эзли-эзли баскан эзеңне, — Иртә саен, алып киткән юллар Алып кайтыр кебек үзеңне.
7G
УМЫРЗАЯ ШАУ ЧӘЧӘКТӘ
Үзәннәрдә ак кар ята, Ә муеллар бөредә. Умырзая шау чәчәктә, Яз башлаучы гөл генә.
Чылтыр-чылтыр сулар ага Чәчәкләр уртасыннан.
Ә муел умырзаядан Өлгеләр отасыман.
Умырзая ак та, саф та — Кар сулары сугарган.
«Үтә гомрең заяга» — дип, Кемнәр юк сүз чыгарган.
Умырзая шау чәчәктә, Ә муеллар бөредә. Умырзаялары белән Кала язлар күңелдә.
ЯЗГЫ ҖИЛДӘЙ
Апрель җиле ярсына, Сулар боздай арчыла. Яз җилләре килеп какса, Тәрәзәләр ачыла.
Тәрәзә юа кызый, Кояш уйный битендә. Күзен сирпеп бер караса, Үтүләре читен лә.
Җилләр тәрәз чиртәләр, Чиртәләр дә китәләр. Тәрәзәңә барыр юлда Бар соң нинди киртәләр?
Ары да бара егет, Бире дә килә егет. Ярсый микән йөрәккәе Апрель җилләре кебек.
Ары да бире йөреп, Ярсынма болай, егет. Кил дә бер чирт тәрәзәсен Шул апрель җиле кебек.
Тәрәзә ‘иңнәренә Кагылган җилләр генә. Яз җиледәй назлый белсәң, Ачылыр сиңа гына.