Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОНОГРАФИК ХЕЗМӘТЛӘР КИРӘК

зу ч ы л а р н ың иҗаты и, то р м ы- шын өйрәнүгә игътибарыбыз җитми. Бу эшнең кирәклеген мәктәпләргә, китапханәләргә баргач аеруча кискен сизәсең. Мин күптән түгел Казанда 126 нчы мәктәптә булдым. Кышкы каникул вакытында гына салынып беткән зур, яңа мәктәп бу! Анда 600 дән артык пионерлар укый һәм, яңа мәктәпкә күчкәч, пионерлар дружинасы үзенең беренче сборына җыелды. Дружинага исем бирү тантанасы булды — 600 пионер бер тавыштан дружинага шагыйрь-герой Муса Җәлил исемен бирде. Соңыннан мин укытучылар, мәктәп директоры белән сөйләштем. Алар Муса Җәлилнең портретын һичкайдан таба алмаганнар һәм шундый бөек кешенең портреты юклыгыннан зарландылар. Нишлисең, хак сүз! Нәшрият аның портретын бик аз тираж белән бастырган, һәм күз ачып йомганчы ул сатылып беткән. Тере язучыларга килгәндә, эш тагын да күңелсезрәк төс ала. РСФСР язучылары союзы пленумына баргач, Уфада безгә татар мәктәпләрендә булырга туры килде. Бер мәктәптә безгә әдәбият түгәрәге членнары чыгарган әдәби газетларны, алар эшләгән портретларны күрсәттеләр. Үзләре яраткан язучының рәсеме белән әдәби га- зетны бизәргә булганнар, ләкин ул язучыны аларның күргәне юк, портретын, фотосын шулай ук тапмаганнар.., һәм үз фантазияләрен кушып «нәфис» портрет эшләгәннәр. Безнең белән ул язучы юк иде, һәм без аның кәефен бозмас өчен 1 һ k бу «нәфис» рәсем турында -сөйләмәскә булдык... Без артык тыйнакмы, әллә куль- i турабыз җитмиме? Әллә без тере ; язучыга табыну була дип уйлый- ' LII Габдулла Шамуков. Нәкый Исәнбәт. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1959. 76 бит. Бәясе 1 сум 75 тиен. бызмы? Язучыны артык мактап, р аны бозабыз дип куркабызмы? Бу сораулар урынсыз түгел, • аларны практикабыз үзе кузгатып . тора. Әле узган ел гына тере язу- j чыл арыбыз турында монография бастыру мәсьәләсе күтәрелгәч, үзенә монография язылуы бик ерак ихтимал икәнен аңлап, бер иптәш: —* Нигә кирәк ул, исән язучы турында шундый әсәрләр бастыру килешми бит! — дип куйды. Әйе, кайберсенә килешми, ә кайберсе өчен бик тә килешә, хәтта бик-бик кирәк эш. санала. Безнең тәнкыйтьнең йомшаклыгы шунда, ул әле язучыларга тиешле классификация ясый алганы юк! Әйе, Татарстанның 40 еллык бәйрәмен уздырырга җыенабыз. Шушы 40 ел эчендә безнең әдәбиятыбыз күтәрелгән югарылык та әйтеп бетергесез. Инде совет классикасы турында да сүз йөртергә вакыт. Чын мастерны өйрәнчектән аера торган вакыт җитте булса кирәк, шуңа күрә без үзебезнең олы осталарыбыз турында матур итеп әйтүдән курыкмаска тиешбез. Габдулла Шамуковның «Нәкый Исәнбәт» LII турындагы китабы шул яктан кызыклы да, мактарлык та. Дөрес, «Зуррак итеп бастыру килешерме?» — дигән сорау автор каршына да, нәшрият каршына да килеп баскай кебек сизелә. Китап зур түгел, тиражы бигрәк тә аз. Габдулла Шамуков, әдәбият белгечлә Я 143 рен, тәнкыйтьчеләрне узып, берсенең дә кулы җитмәгән эшкә, мактаулы эшкә тотынган. Кыскача булса да ул язучының 45 еллык иҗат юлына күз сала, шул катлаулы, кызыклы, киң тармаклы, ва- кыт-вакыт каршылыклы иҗатка үз бәясен биреп китә. Шамуковның фикерләренә кушылырга яки алар- ның кайберсен иҗади бәхәс астына алырга мөмкин. Сүз ул турыда бармый. Ләкин Шамуков мәсьәләне бик ачык куйган һәм бу өлкәдә тикшерүчеләрнең фикерләрен үстереп җибәрерлек хезмәт биргән. Бу хезмәтне шатланып кулыңа аласың, йотлыгып укыйсың. Ул әйбәт тел белән язылган, авторның Исәнбәткә булган хөрмәте сизелеп тора, бу яктан да ул игътибарга лаеклы. Китапның ахырындагы библиографик белешмә белән танышкач, яңадан китапны актара башлыйсың. Гөлсем ханым Исәнбәт төзегән библиография «Н. Исәнбәтнең иҗатына карата тәнкыйть мәкаләләр һәм рецензияләр болар белән генә чикләнми. Материаллар кул астыбызда булмаган- лыктан, алары монда кертелмәделәр», дигән искәрмә булуга карамастан, бик бай белешмә бирә. Бу белешмәдән без Исәнбәтнең чыннан да киң тармаклы иҗат эше алып баруын күрәбез. Ул шигырьләр, поэмалар, балладалар язган, ул шигырьхикәяләр, проза хикәяләр өстендә эшләгән, бик күп драмалар биргән, юмор-сатира, пам- флет-пародияләр, фельетон, очерклар, тәнкыйть, публицистик мәкаләләр язган, гыйльми әсәрләр бастырган. Библиографиянең кыйммәте шунда, ул шул әсәрләрнең беренче тапкыр кайда, кайчан басылуларын күрсәткән. Белешмәдә Исәнбәтнең фольклор, сүзлек һәм дәреслек китаплары, тәрҗемә хезмәтләре турында да материаллар бар. Н. Исәнбәтнең әсәрләренә карата язылган рецензия-мәкаләләр- нең библиографиясе шулай ук кызыклы. Татар, рус, башкорт, казакъ, үзбәк телләрендә басылган 85 рецензия яки мәкалә исемлеге совет җәмәгатьчелегенең Н, Исәнбәт иҗаты белән кызыксынуы турында сөйли. Менә шул библиографияне игътибар белән карап чыккач, монография өлешенә яңадан кайтып карыйсы килү үзеннән-үзе аңлашылса кирәк. Әйтәсе килгән сүз шул: Габдулла Шамуков бик изге эшне башлап җибәргән, ләкин ул «тәфсилле анализ ясап» чыгуны үз өстенә алмаган, «тәнкыйтьчеләребез, һичшиксез, бу эшкә алынырлар дип ышанабыз» (51 бит) дип, гомуми күзәтү ясау белән чикләнгән. Шамуков үзенең хезмәтен язучының 60 еллык юбилеена өлгертү өчен шулай эшләгән икән, аңлашыла, ләкин ул бу эшне тәнкыйтьчеләргә калдырмыйча, үзе башкарып чыкса, әсәрнең тулыландырылган икенче басмасын хәзерләү өстендә эшләсә, бик яхшы булыр иде. Бу кирәк. һәм без Шамуковның татар әдәбиятын өйрәнүгә өлеш кертүенә ышанабыз, чөнки шушы китапта ук инде, безнең карашыбызча, төп сызыклар билгеләнгән, аларны тутырасы, ачыклыйсы, исбат итәсе калган. Шамуков Исәнбәтнең 1920 елда язылган «Коммуна тимерлегендә» исемле шигыренә шактый оста анализ ясый, шундый ук осталык белән ул башка шигырьләрне дә, аерым сәхнә әсәрләрен дә күзәтеп китә.. Бу аның монографиягә очраклы килеп эләгүе турында, дели- тантлыгы турында түгел, бәлки гыйльми тирәнлек белән, публицистик ялкын белән әдәби процессны тикшерә алуын раслый. Шамуков Исәнбәт иҗатын төбендә ике тармакка бүлеп тикшергән: берсе поэзия, икенчесе драма, һәр ике тармакка да әсәрдә бер үк күләмдә урын бирелгән. Алдагы тикшерүләрдә, бәлки, болай эшләмәскә кирәктер, чөнки Нәкый Исәнбәт шигырьдә нинди генә урын тотмасын, драматург буларак, татар әдәбиятында бик зур бер күренеш, бу өлкәдә аның таланты аерым бер көч белән чәчәк ата. Шуңа күрә иҗатның бу тармагын җентекләбрәк, төрле яктан тикшерү кирәклек сизелә. Мәсәлән, «Хуҗа Насретдин» комедиясенә карата авторның үз анализы бөтенләй юк диярлек. Автор бу комедиядә 144 атеистик идеянең зур урын алуын һәм 20 елдан бирле сәхнәдән төшми баруын (31 бит) әйткәннән соң, X. Курбатов мәкаләсеннән бер өзек алу белән чикләнә. Безнең уебызча, нәкъ шушы әсәргә карата киң анализ ясау кирәк иде, чөнки «Хуҗа Насретдин» егерме еллык сәхнә гомерендә бер театр тарафыннан гына ике мең тапкыр куелган комедия! Димәк, аны шул вакыт эчендә миллионнар караган. Библиографиядә ул әсәр турында төрле телләрдә 16 рецензия басылганы күрсәтелә. Бу уңышның серен, әлбәттә, ачарга кирәк, чөнки татар драматургиясендә генә түгел, теләсә нинди халыкта да мондый уңыш сирәк була. «Хуҗа Насретдин»ның уңыш серен комедия булуына гына кайтарып калдырырга ярамый. Комик положениеләрне язучы ничек күрсәтә, көлке күренешкә нинди җитди фикерләр сала белә, образ-характер эшләүдә нинди осталык сизелә — боларны тикшерү бик мөһим, чөнки Исәнбәтнең драматургии үзенчәлеген өйрәнү яшьләр өчен дә, драматургиябезне тагын да күтәрү өчен дә әһәмиятле. «Мәрьям» драмасы турында да Шамуков русча язылган рецензияне искә алып, анда «Мәрьям» авторының иҗади алымын «Шекспир алымы белән» тиңләштерүен күрсәтә. Ә соң ул Шекспир алымы ничек? Драматургның шундый бөек осталыкны күрсәтү алымы нәрсәдә чагыла? — кебек сораулар тынгысызлый. Дөрес, Шамуков мондый сораулар турында уйланган, ул Исәнбәтнең «драматург буларак осталыгы нәрсәдә соң?» (43 б.) дигән сорауны бик ачык куя һәм тулы җавап бирергә тырыша. «Беренчедән, ул тормышта һәркемгә таныш булган иң характерлы нәрсәне эләктереп алып, күз алдына ачык итеп китереп бастыра. Аның әсәрләрендә художество ягыннан формалашмаган идеяләр юк. Авторның әйтергә теләгән төп фикере әсәрдә күрсәтелгән вакыйгалардан, характерлар бәрелешеннән үсеп чыга. Икенчедән, Исәнбәт яңадан-яңа психологик үзенчәлекле, индивидуальләштерелгән күп кырлы характерлар тудыра белә. Ул иҗат иткән образлар исемнәрен алмаштырып бер әсәрдән икенче әсәргә күчеп йөрмиләр, һәрбер образ үзенчә сөйли, үзенчә хәрәкәт итә. һәм ул бер күргәннән соң онытыла торган төссез, тонык булмыйча, хәтердә озак саклана торган образ булып яши бирә» (43 б.). Бу фикерләр, әлбәттә, бөтенесе дөрес, ләкин алар Н. Исәнбәтнең драматургии осталыгын да, үзенчәлеген дә аңлатып бетерә алмыйлар. Шамуков аерым образларны анализ ясау үрнәгендә шул фикер нәтиҗәсен күрсәтсә, отышлырак булыр иде. Чыннан да, драматургның осталыгын һәрбер әсәреннән күрергә була һәм ул осталык һәр әсәрдә үзенчәлекле. Мәсәлән, «Муса» трагедиясен хәтерлик. Анда ак эмигрант Албеков образы бар. Аның милләтчелеге белән космополит улы арасында трагикомик положениеләр күрсәтә белүендә осталык чагылмыймыни? Албеков татар телендә фашистик газет чыгара, күзәтү эшен татарча белми торган улына тапшыра. Шул хәлдән патриотлар оста файдаланалар. Фашистлар газеты белән бергә большевистик листовкаларны Албековның үз улы фронтка озата. Фашистларга хезмәт итүе өчен эмигрант малае «Тимер тәре» ордены көтә, ә аның офицер погонын йолкып аталар. Албеков үзе, коты алынып, фашистларның җәза бирүләрен көтә, шул вакытта аны Гитлер сугышып алынасы (!) өлкәдән имение белән бүләкли һ. б... «Зифа» комедиясендә Балтаев образының бирелешен искә төшерергә мөмкин. Мораль сафлык, гаилә тынычлыгы турында чын күңелдән көрәшәм дип йөрүче Балтаев үзенең черек морален фаш итә. «Рәйхан» драмасындагы Рәйханның, «Мәрьям»дәге Мәрьямнең образ булып сурәтләнүе ягыннан тикшерсәк, үзүзенә башка алымнар күрер идек. Мәрьям каны белән үлемнән котылган фашист J0. „с. Ә.“ № 4. 145 Мәрьямне үк асып куя. Бу — шулай ук бер алым бит! Драмаларны тематик яктан гына түгел, проблемалары ягыннан да, татар драматургиясенә нинди яңалык алып килүләре ягыннан да тикшерергә мөмкин. Шамуков Исәнбәт драматургиясе жанрларына карата болай дип яза: «беренчедән, алар саф драма театры өчен язылганнар, синтетик түгелләр; икенчедән, драматургның һәрбер әсәре дип әйтерлек билгеле бер жанрга буйсына: я ул саф комедия, я саф драма, яки саф трагедия була. Аның әсәрләре арасында соңгы елларда гражданлык алып киткән, тулысынча бер жанрга да керә алмый торган пьесалар юк дәрәҗәсендә» (34 б.). Бу фикерләр белән өлешчә генә килешергә мөмкин. Исәнбәт, чыннан да, пьесалар язмый, ләкин алар саф комедияме? Саф трагедияме? һәм андый «сафлык» драматургия өчен кирәкме? Әгәр комедия гел көлдерү фарсына әйләнсә, кызыгын югалта. Анда җитди уйландыра торган фикерләр дә, күренешләр дә булырга тиеш. Трагедия дә фәкать авыр кичерешләр тудыру өчен генә язылса, бик авыр булыр иде. Н. Исәнбәт комик, трагик, драматик ситуацияләрнең нормасын белә, аның сере шунда, безнеңчә. «Зифа» комедиясендә драматик күренешләр юкмыни? Яки «Муса», «Вахитов» трагедияләрендә комик положениеләр азмыни? Югарыда без Албековның трагикомик хәлләрдә калуын күрсәттек. «Мулланур Вахитов» әсәрендә дә кызыклы, күңелле сңеналар аз түгел. Атабаевлар дачасына карательный отряд килүе, аларның тентү ясаулары бик оста эшләнгән комедия күренешләре... Билгеле, тәфсилле анализда болар барысы да ачылыр иде. һәм боларны кыю рәвештә ачарга, тикшерергә кирәк. 30 лап драматик • әсәр биргән зур язучының иҗат методы һәрьяклап ачылырга тиеш. Шамуков белән Исәнбәтнең иҗат дуслыгы сәхнә аша күп еллардан бирле килә, шул дуслык бу хезмәтне дә үстерергә, киңәйтергә, тирәнәйтергә булышыр дип өметләнәбез. Н.' Исәнбәт сәнгать образлары аша татар халкының тарихын сурәтләү юлында эшли. Ерак тарихтан алып бүгенге көн арасында булган вакыйгалар аша халыкның бәхет һәм гаделлеккә омтылуы трагик һәм драматик күренешләрдә бирелә, социализм җәмгыяте төзүе, коммунизм өчен көрәшүе бик күп образлархарактерларда сурәтләнә. Китапның ахырында Шамуков бик кечкенә истәлек тә биреп китә: «Нәкый абыйның өенә кайчан гына барып керсәң дә, аның берәр төрле эш өстендә утырганын күрәсең... я ул татар теленең аңлатмалы сүзлеге өчен һәрбер сүзгә карата нинди мәгънә аңлатуын, кай очракларда кулланылуын күрсәтеп төзегән аерым карточкаларны таратып тәртипкә салу белән кайнаша, я булмаса берәр актуаль мәсьәләгә карата мәкалә яза ул...» (51 б.). Бу уңышлы тотып алынган, дөрес күренеш. Шамуковка Исәнбәтнең иҗат лабораториясенә дә үтеп керергә киңәш итәсе килә, чөнки ул һәрбер иҗат кешесе өчен, аеруча яшьләр өчен кирәк. Шуңа күрә, Исәнбәтнең фольклор җыю алымнарын, китап уку-тикшерү тәҗрибәсен, халык белән аралашуын һ. б. күрсәтү дә зарури бер нәрсә. Китапның икенче басмасын хәзерләргә вакыт инде, чөнки бу басма инде таралып бетте, ә Исәнбәт иҗаты белән кызыксыну көчле,