Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘЗӘК ТУРЫНДА БЕР-ИКЕ СҮЗ


у сүз хәзерге әдәбиятта алай бик үк еш очрамый. Әмма халык арасында, дөнья күргән оста телле жор кешеләр тирәсендә яшен ташыдай ялтырап китә торган бу акыл һәм зирәклек чаткысын адым саен диярлек ишетәбез. Кайда ул! Ишетеп кенә калабызмы? Юк! Рәхәтләнеп көләбез, уйга калабыз яисә алар бездә нинди дә булса яңа фикерләр уяталар. Мәзәкләр арасында шундый а кы л л ы л а р ы, шу н ды й та п кы р л ары бар ки, аларны ишеткәч, дөньяны тагын да тирәнрәк аңлыйсың, эшләгән эшеңә, электән ныгып килгән берәр фикереңә бүтәнчәрәк, ачыграк күз белән, киңрәк мохиттан карый башлыйсың. Мәзәкләрне дә, мәкальләр кебек үк, халыкның тормыш турында, яшәешнең төрле хәлләре, кешенең җәмгыятьтә тоткан урыны, аңа үзеннән керткән өлеше турында уйл а н ул а р ы, шуның җанланды р ы л - ган, юмор белән сугарылган философик бер сөземтәсе дип атарга мөмкин.
Революциягә кадәр халык арасында Хуҗа Насретдин мәзәкләре бик таралган иде. Язучы Абдулла Әхмәт аларны безнең заманда да аерым китап итеп чыгарды ’. Аларның төп
1 Хуҗа Насретдин мәзәкләре. Төзүчесе А. Әхмәт. Татгосиздат басмасы. 1942 ел, Казан.
үзенчәлеге шунда ки, андый мәзәкләр диванага санап йөртелгән Хужа Насретдин исеме белән бергә ген?] яши алалар. Шуның өстенә ул мәзәкләрнең бик күбесендә гомумән Көнчыгыш һәм аеруча Урта Азиянең йогынтысы бик көчле. Бәлки татар халкы арасында чыгып та форма өчен генә Хуҗа исеме белән бәй-' ләнгәннәре дә күптер. Билгеле, аны-, сы инде җентекләп тикшерүне көтеп- кала торган бөтенләй аерым бер] мәсьәлә.
Хуҗа исеме белән бәйләнгән мә-зәкләр үзенә аерым бер жанр бул-ганлыктан, монда сүз ул турыда бармаячак. Бу кечкенә мәкаләдә татар халкының тәгаен үз иҗат жн- меше булган, аның үз тормышын чагылдырган мәзәкләр турында гына сүз йөртәчәкбез.
Өстә әйтелгәнчә, мондый мәзәкләр халык арасында бик еш ишетелсә дә, моңарчы әдәбиятта аз күренде. Ара-тирә әкият китапларында, Каюм Насыйри әсәрләрендә очраштырга- лый, сирәк-мирәк кенә календарьларда күренгәли иде. Мәзәкләр бездә, гадәттә, әкияттән аерып йөртелми, кайберләренә генә «әкият-анек- дот» дигән исем тагыла торган иде. Алар бездә пи икәнлеге бик үк ачык итеп әйтелмәгән, җентекләп өйрәнелмәгән, үзенчәлеге билгеләнеп җитмәгән бернәрсә, якынчарак итеп әйткәндә, кечкенә әкиятсыманрак бер төр булып исәпләнде.
Б
109
Чыннан да шулаймы икән соң ул? Өйрәнүләр, чагыштырулар бүтән төрле фикер тудырмаслар идеме икән? Минемчә, безнең фольклорчы- ларыбызга монда өйрәнергә һәм уй-ланырга күп нәрсә бар кебек. Минем, мәсәлән, мәзәк бездә халык иҗатының бик үзенчәлекле аерым бер төре булып яши, халык тормышында аның үзенә хас бик төпле урыны бар дип әйтәсем килә. Минемчә, мәзәк кечкенә әкият кенә түгел. Ул әкияттән эчтәлеге белән дә, үз алдына куйган максаты һәм фер-масы белән дә аерыла. Менә шун-лыктан мәзәкне аерым алып тикше-рәсе, кайбер чагыштырулар китерәсе, шуннан туган кайбер фикерләрне әйтеп бирәсе килә.
Фольклор һәм матур әдәбият ал-дында торган гомуми бурычлар да көн тәртибенә шуны ук китереп куялар. 20—30 нчы, хәтта әле 40 нчы елларда да без фольклорның һәрбер жанрын аерым алып җентекләп тикшерү бурычын киң күләмдә куя алмый идек. Чөнки ул вакытта әле бездә халык иҗатын җыю эше башланып кына киткән иде. СССР Фәннәр Академиясенең Казанда филиалы ачылганнан соң, Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор бүлеге бик күп эш башкарып, халык иҗаты әсәрләрен бик күп туплады. Хәзер инде халыкның шушы чиксез күңел байлыгын тиешенчә тәртипкә салырга, аның һәр төрен җентекләп өйрәнергә, халыкның аң-белемен, культурасын күтәрүдә аларның тоткан урыннарын ачыкларга вакыт бик җитте.
Болар өстенә безгә халык иҗатын өйрәнүнең тагын бер әһәмиятен ис- гән чыгарырга ярамый. Матур әдәбиятка, вакытлы матбугатка, театр сәхнәсенә, сынлы сәнгать белән музыкага килгән яшьләргә халык иҗатын белү бик кирәк, һава белән су кебек кирәк. Аның әһәмиятен әйтеп торасы да юк. Халык телен, халык иҗатын алар гына түгел, хәтта укытучылар, врачлар, партия-совет һәм төрле җәмәгать оешмаларында эшләүчеләр дә бик яхшы белергә тиешләр. Чөнки халыкның үз телендә сөйләшә белү, аның үз мәкаль һәм әйтемнәрен, мәзәк һәм әкиятләрен куллану — халыкның күңеленә якынаю, аның рухи дөньясының ачкычын табу дигән сүз бит ул. Моңа марксизм классикларыннан да бик уңышлы мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Бөек Ленин халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен әнә ничек өста файдаланган. Коммунистлар партиясенең иң талантлы пропагандистларыннан булган М. И. Калинин әсәрләрендә һәм речьләрендә дә моның соклангыч үрнәкләрен табарга була.
Халыкча, аның күңеленә сеңде-рерлек итеп сөйләшә белмәгәндә «йокысызлыктан ышанычлы дару» дигән мәзәктәге Фазыл хәленә төшеп көлкегә калырга мөмкин.
Халык иҗаты безгә коммунизм төзергә, халыкның аңын, культурасын күтәрергә, дөньяга карашын киңәйтүдә ярдәм итәргә тиеш.
Инде төп максатка кайтыйк.
Халык иҗаты белән азмы-күпме таныш булган һәркем белә булса кирәк, әкиятнең эчтәлеге берничә вакыйгадан, күбесенчә берсе икенчесенә бик тыгыз бәйләнгән күп төрле вакыйгалардан оешкан була. Күп кенә әкиятләрдә тормышның шактый ук катлаулы, четерекле хәлләре, зур вакыйгалары, хәтта бөтен бер патшалыкның язмышы күз алдыннан уза (мәсәлән, «Ак бүре», «Алпамша», «Түрәй батыр» кебек әкиятләрдә).
Мәзәк исә гадәттә бер вакыйгадан читкә чыкмый. Әкият аяныч ва-кыйгаларны да, хәтта фаҗигалар- ны да сыйдыра. Мәзәкнең «холкы» исә бөтенләй башка. Ул бары тик «мәзәккә», шаяртып сүз уйнатуга, кайчакларны авырттырырлык ук итеп чеметеп алуларга, бары сирәк-мирәк кенә көчле сатирага нигезләнгән була. Дөрес, кайбер мәзәкне кечкенә реалистик әкияттән аерып алу шактый ук кыен булуы да мөмкин. Чөнки аларның бер-бер- сенә охшаган яклары булгалый. Шулай да алар икесе ике нәрсә булып калалар. Мәсәлән, әкиятнең ниндиендә дә вакыйгалар тәфсилле бирелә, анда төп игътибар вакыйганың үзенә, аның эчтәлегенә туплана. Әмма мәзәктә һаман да башкача- рак. Алда әйткәнемчә, мәзәкнең үзәге, аны мәзәк итүче нәрсә — акыл
110
лы, гыйбрәтле сүз, кайбереңдә афоризм булырдай оста, тапкыр әйтем. Әкиятнең бер төрлесе хыялый, фан-тастик вакыйгаларга нигезләнгән, яки хайваннар тормышына охша- тылган булса, мәзәкнең исә андый- лар белән һич алыш-биреше юк. Ул җирдә яши торган чын кешеләр, аларның башыннан узган яисә узардай булган реаль хәлләр белән генә эш итә. Фантастик әкиятләрнең, мәсәлән, безнең заманда яңасы иҗат ителү ихтималы бик чикле. Чөнки хәзер безнең тормышта аңа җирлек юк, хәтта киресенчә. Хәзер чынбарлыктан әкият туу кая инде ул, кайчандыр халыкның иң якты акыллары, бай хыялы тудырган әкиятләр хәзер үзләре чынга әйләнә башладылар. (Әнә бит, безнең ил галимнәре Кояш тирәсендә мәңге әйләнеп йөрердәй итеп галәм киңлегенә ракета очырдылар, узган елдан бирле Җир шарын урап, акыл житмәслек биеклектә жирнең өченче ясалма иярчене очып йөри!) Мәзәк дигәнебез исә тормыш белән бергә, аннан аерылгысыз яшәгәнлектән, аның һаман яңалары туып тора. Д'1әсәлән, «Яннан жөйле оек», «Картның хәй-ләсе» һ. б.ларны күрсәтергә була.
Мәзәкләрдә халыкның тормышка, хезмәткә, әхлак мәсьәләләренә карашы тапкыр әйтемнәрдә, акыллы һәм үткен сүзләр белән, күбесенчә образлар ярдәмендә, матур итеп әйтеп бирелә. Мәзәкләрне фольклор әсәрләренең башкалары кебек үк, халыкның күңел хәзинәсенең бай һәм бик шифалы бер чишмәсе дип атарга мөмкин. Алар безгә аерым кешеләрдә яшәп килә торган кимчелекләрне, начар гадәтләрне бетерергә, алар урынына яхшы сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итәләр.
— Бу мәзәк дип әйткәннәре кайдан һәм ничек килеп чыкты икән соң? дигән бер сорау килеп туа бит. Гади бу сорауга «халык иҗатының башка төрләре кебек үк» дип бик ансат итеп, беркатлы гына җавап биреп «котылырга» да мөмкин булыр иде. Ләкин бер хәл моңа киңрәк тукталырга мәҗбүр итә.
Халык иҗатының әһәмиятен төше-неп җитмәүчеләр, аның тормышта тоткан урынын, кадерен, кыйммәтен белмәүчеләр, кызганычка каршы, әле хәзер дә юк түгел. Мондый кешеләрнең күбесе халык иҗаты әсәр- ; ләрен, шулар эчендә әкият һәм мәзәкне дә, янәсе, санга сукмаган бу-! лалар. Алар халык иҗатына җыен юк-барны лыгырдап йөрүче эшлексез тел бистәләренең эше, шулар | уйлап чыгарган мәгънәсез нәрсәләр, дип кырын карап кына узмакчы булалар. Әйдә, ярар, наданлык дип үк атамыйк инде, шулай да бик зур ялгышлык бит бу. Дөрес, монда төп гаеп моны белеп җиткермәүчеләрнең үзләрендә түгел. Халык иҗатына шулай тибәреп, каш җимереп карауның тууына барыннан да бигрәк элекке муллалар, дин әһелләре сәбәпче булганнар. Өлкәнрәк кешеләр беләләр: элекке заманның мулласы гадәттә никадәр наданрак булса, шулкадәр фанатиграк, шулкадәр тискәрерәк, иске фикерлерәк була торган иде бит. Хәер, кадимче дини мәдрәсәләрдә унар-унбишәр ел буена дин схоластикасы, ислам фанатизмы белән мие агуланып, җәмгыять тормышындагы алдынгы ом-тылышлардан бөтенләй читтә калган ул йомык бәндәләрдән ни көт- мәк кирәк? Алар татар халкының аң-белемен үстерергә ирек бирмичә, аның үсеш юлында йөз еллар буенча албасты булып яттылар. Дин китабына акка кара белән берәр нәрсә языла икән, андый мулла өчен бары шул гына дөрес, шул гына «китап кушканча». Әнә ул бөтенләй мәгънәсез, акылга сыймастай, эшкә ашмас- тай адәм көлкесе булсын, аның өчен барыбер. Әмма инде берәр нәрсә дин китабында юк икән, «гавам» телендә «генә» сөйләнә икән, ник аның һәр иҗеге алтыннан, һәр сүзе гәүһәрдән тезелмәсен, андый мулла өчен ул барыбер «сафсата», ул бид- гать, ул гөнаһ, ул көфер... Надан муллалар халык иҗатының һәр төрен — җырны, музыканы, рәсем сәнгатен, төрле уеннарны, тел иҗатын гасырлар буенча эзәрлекләп, гаепләп, аннан көлеп, аны мыскыл итеп килделәр. Шунлыктан халыкның күңел байлыгын иҗат итүче талантлы җырчылар белән уенчылар да, әкиятчеләр белән мәзәк сөйләүчеләр дә, шулай ук аларның иҗатлары да
111
якты көннән кара мунчага, аулак өйләргә, яшерен урыннарга күчәргә, качып-посып яшәргә мәҗбүр бул-дылар. Әнә шундый карашларның калдыгы хәзерге заман кешеләрендә дә очраштыргалый әле. Халык иҗатын алай кимсетеп карау һич дөрес түгел. Ул халыкның акыл байлыгы. Үз вакытында ул аның киңәшчесе дә, юанычы да, акыл һәм тапкырлыгын «чарлавычы» да, иҗат куанычы да булган.
Берничә йөз елга артка таба, та- [••• рих караңгысына чигенеп, борынгырак заманнарны күз алдына китереп карагыз. Менә сезгә зур шәһәрләрдән, тимер юллардан бер читтә, кайдадыр, бик еракта, урманнар, күлләр арасында яисә чиксез дала киңлегендә югалып калган салам түбәле авыл. Ул чакта бәлки язма китаплар булса булгандыр, әмма газетлар бөтенләй басылмый бит әле, радио, кино дигәнебезнең үзләре түгел, хәтта исемнәре дә тумаган. Хәзерге кебек әледән-әле шәһәрдән килеп лекцияләр укып, докладлар сөйләп, концертлар куеп халыкның күңелен ачып китүләрне, алар- ны инде телгә дә аласы түгел. Шәһәрләр, бердән, бик ерак булса, икенчедән, ул чагында аның шәһәре $ үзе дә үтә надан булган, үтә йомык тормыш белән яшәгән бит. Аларда авыл халкының тормышына нинди дә булса зур яңалык кертеп, аның . акылына азык булып, дәртен кузгатып, күңелен күтәреп җибәрерлек нәрсә генә була алсын? Әгәр дә сирәк-мирәк берәр төрле җитдирәк, крестьян агайның колагын «торгызырдай» игътибарга лаеклы берәр хәл була икән, ул да колактан ко- ; лакка, атлыдан җәяүлегә, авылдай җәйләүгә күчеп йөри торгач, авылга барып җиткәнче адәм ышанмаслык булып бозылып беткәндер.
Тормыш дигәнең исә аңар карап кына туктап тора алмый бит. Ул шулай сүлпән генә булса да һаман алга атлаган. Димәк, халыкның уй- тойгысы да, акылы да, иҗат сәләте дә һаман эзләнүендә, үсүендә дәвам й иткән, тормышка үз бәясен биреп, аны үзенчә аңлатып торган. Чөнки : кеше уйламыйча, фикер йөртмичә . яши алмый, шунсыз яшәү мөмкин түгел, яшәешнең законы шулай.
Кышның озын төннәрендә җаның-ны кайда куярга? Чыра төтененә кү-зеңне ачыттыра-ачыттыра дөнья хәл-ләрен, тормыш авырлыгын, тегесен- монысын сөйләнеп бик озак кич утырганнан соң да кышкы төн тагын әллә ничә йокы туйдырырлык кала бит әле. Билгеле, яшьләрнең кичләре, күбесенчә, аулак өйләрдә, өмәләрдә, теген дә-монда уен-җыр белән узган булыр. Мәхәббәт җырларының күбесе, бигрәк тә аларның аерылышу, сагыну-саргаешу моңнары белән сугарылганнары, берсен- берсе бик яратып та төрле искелек йогынтысы аркасында кавыша алмаучы бәхетсез гашыйкларның аһ- зарыннан, ихтимал, әнә шундый кичәләрдә яисә язгы һәм җәйге эш вакытында тугандыр. Ихтимал, төрле бәхетсезлек һәм аяныч вакыйгалар турындагы бәетләрне дә шундый вакытларда чыгарганнардыр.
Мәзәкләр белән әкиятләр нсә иң башта шактый ук дөнья күргән, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәнрәк яшьтәге кешеләр авызыннан ишетелгән булса кирәк. Шуның өс- тенә ул кешеләр, һичшиксез тел остасы да булганнардыр.
Авылның кышкы озын төннәре... дигән идек бит. Лашманга-фәләнгә, олауга-мазарга китмәгәндә, бер кат кичке эшен бетергәч, терлек-туарын эчертеп ашарына салгач, ир уртасы- рак һәм өлкәнрәк агайлар каравыл өенәме яисә шундыйрак берәр урын-гамы җыелмыйча кайда барсын? Те-гермән чираты көткәндә, читкә барып урман кискәндә, өмәләр уздырганда, ат янына куна барганда да, билгеле, әңгәмәсез булмагандыр. Халык җыелган урында, гадәттә, күргән-белгәнне, читтән ишетеп кайтканны яисә берәр кешенең, башыннан узган гыйбрәтле хәлне, берәр көлке маҗараны сөйләүчән булалар. Әгәр берничәләп кеше бергә җыела икән, шулар арасында бүтәннәрнең күңелен ачардай бер җор кеше, халык әйтмешли, авызы белән кош тотардай берәр «тел бистәсе» һич булмыйча калмый. Ул элек тә шулай булган, әле хәзер дә шулай. Андый кешенең теленә эләксә, нң гади бер хәлнең, кечкенә генә тормыш маҗарасының да мәзәккә әй
112
ләнеп китүе бик тиз. Чөнки чичән кеше иң гади бер вакыйганы да, халык яратып тыңласын өчен, кытыршы урыннарын шомартып, почмакларын түгәрәкләп, кулыннан килгәнчә, матурлап сөйли торган була. Кызык итеп сөйләми икән, аны тыңламыйлар гына. Шуның өстенә, аның үзеннән дә шәбрәк сөйләүче «көндәшләрем дә булырга мөмкин бит әле. Андый чакта инде ул тагын да остарыбрак, тагын да арттырыбрак сөйләп җибәрә. Дистә-ләрчә кешене авызыңа каратып, дөньяларын оныттырырлык дәрәҗәдә кызык итеп, күңелле итеп сөйли белү сәләтле кешенең эше инде ул. Сүз остасының башкалардан ишеткән берәр хәлне бөтенләй үзгәртеп, тулыландырып сөйләве дә бик табигый хәл. Чөнки ул, зурмы, кечкенәме сәләтле кеше, иҗат кешесе, аның тормышка үз карашы, һәрнәрсәгә үз бизмәне бар. Аныңча менә шулай сөйләгәндә матуррак, менә шулай «дөресрәк» чыга. Ул, ихтимал, эчке сиземләвенә буйсынып, очраклы хәл-ләрне төшереп калдыра барып, акыллы кеше буларак, типик хәлләрне беренче урынга куеп сөйлидер. Кайбер мәзәк һәм әкиятләрнең берничә вариантта йөрүенең сәбәпләреннән берсе дә, ихтимал, әнә шундадыр. Шундыйрак хәлләр әле хәзерге тормышта да очраштырга- лый. Оста әкиятчеләрдән һәм бик акыллы картлардан булган Минһаҗ Хәмидуллинның да, бүтән әкиятчеләрнең дә башкалардан язып алган әкиятне тыңлагач, «Юк, алай түгел ул, иң дөресе менә болай аның» дип, шул ук әкиятне бөтенләй үзенчә сөйләп биргәне бар.
Күрәсең, мәзәк булачак берәр кы-зыклы хәл шул рәвешлерәк башланып китеп халык теленә керә дә, аннан соң инде телдән-телгә, авыздан авызга, бер яктан икенче якка күчеп йөри торгач, тагын да чарлана, теле дә үткенләнеп, тагын да бөтенәя торгандыр.
Беренче карауга мәзәкләрнең кайберсе коры шаярту, сүз уйнату, тапкыр сүзләр әйтеп «остару»дан яисә үчекләүдән узмыйсыман күренергә мөмкин. Аеруча кияүләр ту- рындагылары. Нинди килешеннән генә көлми мәзәк яшь кияүләрнең] Аларның авызы да пешә, тамаклары да туймый, сөйләшә белмичә көлкегә дә калалар. Шулай ук яшь кәләшләр турында, гомумән хатын- кызларга хас пакьлекне сакламаучы җыйнаксыз, тәртипсез һәм әдәп саклый белмәгән хатын-кызлар турында да мәзәкләр күп очрый. Беренче карауга мәзәк монда да болай гына тешен ыржайта, болай гына үчекли кебек. Ләкин төбендә, яхшы ният белән, яратып, үз итеп көлү бит бу. Уйлап карасаң, шул гади шаярту-лар, «Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» дигәндәй киная белән әйтүләр, кайчакларны исә, бигрәктә өстен катлау кешеләренә карата, сискәнерлек итеп, авырттырып чеметеп алулар аша халык җәмгыятьтә очрый торган тискәре якларны рәхимсез камчылый, аларга нәфрәт уята. Шундый юл белән аерым кешеләрне яман гарәтләрдән биздерергә тырыша бит. Кайчакны ул күзенә төртеп үк әйтмәсә дә бик акыллы гына итеп «Алай булырга ярамый!» дигән уйга килергә ым ясый. Мәзәкне үз чорының тәнкыйте һәм үзара тәнкыйте дип тә атарга мөмкин. Шунлыктан безнең замандагы кебек, матбугат һәм радиолар, кинолар юк чагында халык әдәбиятының, шулар эчендә мәзәкнең дә тәрбияви роле һичшиксез бик зур булган, бик кирәк булган дип әйтергә ныклы ни-' гез бар. Фольклор ул вакытта үзенә күрә бер әдәп, әхлак кагыйдәләренең җыелмасы булган, халыкның йөз еллар буенча тупланып килгән тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән, үзеңне-үзең тота белергә өйрәтүче бер канунсымаграк булып та хезмәт иткән. Хәзер исемнәре үк онытылган талант һәм акыл ияләре — әкиятчеләр, мәзәкчеләр, җырчылар, ике сүзнең берендә мәкаль һәм әйтемнәр кушып, сөйләмнәрен табышмаклар белән матурлап, афоризмнар белән баетып сөйләүче зирәк акыллы, осга телле халык философлары үзләре моны аңлапмы, аңламыйчамы ихтирамга лаеклы, гаять мактаулы яхшы эшләр башкарып калдырганнар. Аларның күбесенең, билгеле, хәзер без аңлаган мәгънәсендә белемнәре дә булмагандыр. Шуңа карамастан,
113
алар җәмгыятьтәге бозыклыктан, әхлаксызлыктан халыкны саклап ка-лырга кирәклекне «кара акыллары» белән сизә килеп, халык арасындагы начар гадәтләргә каршы торып, яхшы гореф-гадәтне тагып да ныгытырга тырышканнар. Шушы мәзәкләр, әкиятләр, мәкальләр аша алар бер-беренне, аеруча картларны, бигрәк тә ата-анаңны хөрмәт итү, әдәпле һәм инсафлы булу, хезмәт сөю, дкөнкүрешендә, шәхси тормышында •пакь һәм җыйнак булу, табигать һәм халык байлыгын әрәм-шәрәм итмәү кебек яхшы сыйфатларны алга сөргәннәр, бу гореф-гадәтне бозучыларга каршы җәмәгать фикере оештырырга тырышканнар.
Билгеле, байларның ярлыларны, көчлеләрнең көчсезләрне изүгә ко-рылган сыйнфый җәмгыятьтә, кайбер әкиятләрдә сөйләнгәнчә, бар да ал да гөл булмаган. Өстен сыйныфның комсызлыгы, кесәсен калынайту, малын ишәйтү өчен хезмәт иясе вәкилләрен кычкыртып талаулары, җәберләүләре, хатын-кызларның на-мусына тукынып, аларның кешелек дәрәҗәләрен төрлечә мыскыл итүләре яшь буынга йогынтысыз калма-гандыр. Әмма халыкның акыл иялә- 1 ре бу якны да күрә белгәннәр. Алар байларның ач күзлегеннән, мулла- мунтагайның наданлыгыннан, ком-сызлыгыннан, гаделсезлегеннән бик усал итеп көлгәннәр. Шундый һәм башка юллар белән яшьләрне төрле бозыклыктан, тәрбиясезлектән, яман гадәтләрдән саклап калырга, алар- ны күркәм холыклы, хезмәт сөючән яхшы кешеләр итеп тәрбияләргә ом-тылганнар. Мәсәлән, «Үзеңне зур тотма, кешене хур итмә», «Кемгәдер кайгы, муллага шатлык» дигән мәзәкләрдә бай белән мулланың вак җанлы булуларына, ялчының алар- га караганда әхлак ягыннан күп өстен торуына бик матур үрнәкләр бирелгән. «Иске чуман» яисә «Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең» 1дигән мәзәкләргә игътибар итегез. Халык ата-анага, өлкән яшьтәгеләр- гә хөрмәт күрсәтергә кирәклекне әнә нинди көчле образларда әйтеп бир- : гәп. Шулай ук авыл тормышыннан беразга гына аерылып торган арада да «кара эштән» бизәргә өлгергән көяз егетләрдән әнә нинди усал көлү белән көлгән! («Тырма нәрсә ул?»)
Кыскасы, мәзәкләргә халыкның бай тормыш тәҗрибәсе һәм зирәк акылы тупланган дип әйтергә кирәк.
Мәзәкләрнең күбесендә гади ха-лыкка, ярлы һәм кимсетелгән кеше-ләргә, хезмәт иясе арасыннан чыккан акыллы һәм гадел кешеләргә, шулай ук хезмәт сөючеләргә ихтирам бик нык сизелә. Шуннан чыгып, мәзәкләрнең бик күбесен хезмәт иясе катлавыннан чыккан кешеләр иҗат иткәндер дип кистереп әйтергә була.
Ләкин барлык мәзәкләр дә шулай бик «акыллы», бик әйбәт булалар икән, һәммәсе дә шулай яхшылыкка гына өндиләр икән, дип уйланса, ялгыш булыр иде. һич алай түгел. Мәзәкләрнең бик күбесе элекке за-манда, ягъни сыйнфый җәмгыятьтә, я феодализм, я капитализм чорында чыгарылганнар. Шулай булгач, алар арасында өстен катлау кешеләре, шул ук морзалар, бикләр, алпавытлар, руханилар, сәүдәгәрләр яисә аларның карашын уздыручы укы- мышлылар тарафыннан иҗат ителгәннәре дә булу бер дә гаҗәп түгел. Яисә, хезмәт иясе тарафыннан чыгарылган мәзәкләрдә дә, өстен катлауга каршы көрәштә көче сындырылганнар, киләчәгенә өметсез караучылар фәлсәфәсенә нигезләнгәннәре очрый. (Мәсәлән, «Көчле белән көрәшмә» фәлсәфәсе). Билгеле, ан- дыйларны үзләренә кирәк чагында галимнәр аерым өйрәнерләр. Без биредә хәзерге заманда, шушы коммунизм төзү чорында да безгә азмы-күпме хезмәт итәрлекләрен генә сайлап алдык.
Әнә шул алда әйтелгәннәрдән чы-гып, без мәзәкләрне кечкенә генә булса да аерым бер китап итеп чы-гарырга кирәк дип таптык. Халыкны үзенең шушындый бай һәм кадерле ^күңел хәзинәсе белән таныштыру бик кирәк. Чөнки һәрбер халык үзенең гасырлар буе туплап килгән рухи һәм материаль байлыгының иң кадерле, иң кыйммәтлеләрен үзе белән киләчәк тормышка да алып бара бит.
з. .с. 0? № 9.
114
Кайбер мәзәкләрнең эчтәлек ягын-нан элек рус матбугатында яисә Көнчыгыш әсәрләрендә күренгән шундыйрак әсәрләргә охшый төшү-ләре мөмкин. (Мәсәлән, «Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең», яисә «Куяннарга кайчан йөрәк кергән» кебекләр). Дөрес, андыйлар- ның төп чыганагын аныклау хәзер бик кыен инде. Ихтимал, андый фольклор әсәрләренең кайберләре кайчандыр башка халыклардан кереп тә, вакыт узу белән тора-бара бездә җирләшкәннәрдер. Шулай ук киресенчә булуы да бик ихтимал. Россия һәм Көнчыгыш халыклары борын-борыннан шулкадәр тыгыз аралашып яшәгәннәр ки, татар хал-кының авыз иҗаты башка халыкларга күчеп, анда үзләшүе дә һич гаҗәп түгел. Андый мисаллар байтак кына очрый. Шуның өстенә, бер- берсенә охшаган мәзәк яки әкиятнең бер үк вакытта берничә халыкта чыгуы да булмастай хәл түгел. Фольклорны өйрәнүчеләргә аның да мисаллары билгеле, һәрхәлдә, өстә әйтелгән мәзәкләр һәм аларга ох-
шатлылар татар халкында күптән йөриләр. Сүз составына, телгә алына торган көнкүреш әйберләренә («чуман» һ. б.), искә алына торган гореф-гадәтләргә караганда да алар халыкның үз иҗатыннан һич аерылып тормыйлар. Димәк, андыйлар- ны кайчандыр бүтән бер телдә чыккан мәзәккә азмы-күпме охшаганга күрә генә булу хокукыннан төпле бер нигез дә юк.
Шушы мәзәкләрне укыганнан сон, сүз осталары, әдәбиятны һәм халык иҗатын сөючеләр моңа кадәр безгә билгеле булмаган мәзәкләрне җые-шырга якыннан торып ярдәм итәр дигән өмет белән калабыз. Әгәр чыннан да шулай булса, әгәр шә-һәрнең һәм авылның әдәбият белән, халык иҗаты белән, гомумән үз халкының социалистик культурась үсү белән чын күңелдән кызыксыну-чылары үзләре ишеткән мәзәкләрне нәкъ ишеткәнчә итеп язып җибәрсә ләр, шул юл белән халыкның бш зур күңел байлыгы тупланыр иде.
ТАТАР ХАЛЫК МӘЗӘКЛӘРЕ
ЮЕШ СӨЛГЕ
Күптән түгел генә кияүгә чыккан бер яшь килен аталарына кунакка барган. Атасы моннан хәл-әхвәл сорашкач, кызы әйткән:
— Бар ягы да әйбәт, әти, киявегез дә яхшы кеше, — дигән. — Тик бер нәрсә генә борчый. Мин йокыдан торганда сөлге юеш була, шуны ошатып бетермим.
Әти кеше «син ялкау икәнсең» дип кызының йөзенә бәреп әйтә алмый бит инде. Карт башка җаен тапкан:
— Син, кызым, моннан соң кызык ит әле үзләрен, — дигән. — Ба-рыннан да иртәрәк тор да беренче*булып юын. Шулай итсәң, сөлгедә коры булыр, йөзең дә нурлы булыр.
Кыз, атасының киңәшен тыңлап, һәммәсеннән дә иртәрәк торырга гадәтләнгән, ди,
ЮГАЛГАН ЯШЬЛЕК
Бер яшь егет урамда карт бабайны очраткан. Карт кеше бик бөкрәеп бара, бик акрын атлый икән. Егет карттай сораган:
— Бабай, нәрсә югалттың? — дигән.
Карт моңарга җавабында әйткән:
— Әй, улым, яшьлегемне югалткан идем дә, менә тапмыйчарак барам әле,—дигән.
ЗИҺЕНЛЕ КЕШЕ
Бер авылда, имана акчасын киметүне үтенеп, патшага кеше җибәр- мәкче булганнар. Авылда укый-яза белүче юк икән, шунлыктан, илче булып барасы кеше бик зиһенле булсын дигәннәр.
халыкның үзенеке
мәхрүм итәргә
з* 115
Шундыйрак берәүгә, сынар өчен, бер картны җибәргәннәр. Карт тегенең тәрәзә төбенә килгән дә сораган:
— Бер кабарга ни яхшы? — дигән.
Теге кеше уйлап та тормыйча:
— Йомырка! — дигән.
Бер елдан соң теге карт тагын килеп сораган:
— Ни белән? — дигән. Илче буласы кеше:
— Тоз белән! — дигән.
Шуннан соң, бик зиһенле кеше икән дип, патшага шушы кешене җи-бәргәннәр.
АШ АШКА, УРЫНЫ БАШКА
Ике кеше үзара бәхәсләшкәннәр. Берсе әйткән:
— Шушы кисмәкне бер дә бушатмыйча рәттән өч тапкыр тутыра алам, — дигән.
Тегесе ышанмаган:
— Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, —дигән.
Бу кеше кисмәккә тулганчы таш тутырган.
— Тулдымы? — дип сораган.
Тегесе:
— Әйе, тулды, — дип җавап биргән.
Шул ук кисмәккә таш арасына ком салган.
— Тулдымы?—дип сораган.
— Тулды, — дигән.
Шулар өстенә су койган.
— Тулдымы? — дип сораган.
— Әйе, тулды,—дип җавап биргән.
— Менә шул-шул, — дигән. — Аш ашка, урыны башка дип, юкка гына әйтмиләр аны.
КУНАКНЫҢ ӨЧ ШАРТЫ
Берәү дус кешесен кунакка чакыра барган. Дусты моңар әйткән:
— Әгәр өч шартымны да үтәсәң, барырмын, — дигән.
— Шартларың нинди? — дип сораган.
— Дошманым янына утыртмассың, зарарлы ризык ашатмассың, төрмәгә япмассың...
Чакыручы, моның шартларына риза булып, дустын кунакка алып киткән. Барып керүгә, моны таныш булмаган бер хатын янына утырт- ’кан. Кунак әйткән:
— Бер шартымны боздың, таныш булмаган хатын — дошман белән бер, — дигән.
Хуҗа моны тамагы туйганнан соң да кыстый-кыстый ашаткан. Кунак әйткән:
— Икенче шартымны да боздың. Туйганнан соң ашау — зарарлы ризык ашау белән бер, — дигән.
Хуҗа моны вакыты җиткәч тә кайтармый торган... Кунак әйткән:
— Өченче шартымны да боздың. Теләми торып кунакта артык утыру — төрмәдә утыру белән бер, — дигән.
Шулай дигән дә кайтып киткән.
ЯЛАГАЙНЫҢ ТАСМА ТЕЛЕ
2лек заманда бер Казан бае хезмәтчеләрен җыйган да шундый сорау биргән:
— Я, әйтегез әле, нилектән минем корсагым юан? — дигән.
116
ХезмәтчеләР кайсы тумыштан шулайдыр, кайсы авырудан шундый буп'ып калгандыр дигәннәр. Тик мондый җавапларның берсе дә байга ошамаган.^
Арада оер ялаган бар икән, шул әйткән:
__ Бай әфәнде, сезнең акылыгыз бик күп бит. Акылыгыз башыгызга гына сыя алмый башлаган, корсагыгызга төшкән, корсагыгыз шуңа юанайган, — дигән.
Бай бу Җавапны бик ошаткан, әлеге хезмәтчене бүтәннәргә башлык итен куйган.
КҮРШЕНЕҢ МӘЧЕСЕ ДӘ КУЯН ТОТА
Авыл агае хатынын рус авылындагы белешенә кунакка алып барган. Бу хатынга кунакта бар нәрсә дә бик ошаган, тик русча белмәгән- лектән, рәхмәтен дә юньләп әйтә алмый, хуҗа хатын белән дә сөйләшә алмый икән. Утыра торгач, балалар сөйләшкәнне тыңлап карый да бу исе китә: йорт хуҗасының идәндә уйнаучы балалары теттереп русча сөйләшәләр, бу хатын хәйран калган:
— Кара син, ә, — дигән, — болар бот буе чагыннан ук русча белеп үсәләр, ә мин олы башым белән дә бер авыз сүз әйтә алмыйм!
КОШ ИТЕ
Гөлниса түти күрше рус авылына кунакка барган. Хуҗа хатын аның, алдына^ кыздырылган ит куйган. Гөлнисаның ашыйсы бик килсә дә «Ай-Һай, бу нәмәрсә дуңгыз ите булмагае!» дип шикләнә икән.
Хуҗа хатын, кунагының кыюсызлыгын күреп, аны кыстарга тотынган:
— Кушайте, кушайте!—дигән.
Бу сүзләрне ишеткәч, Гөлниса түтинең бөтен шиге таралып, рәхәтлә
ӘРСЕЗ КОДА
ИКЕ КОДАГЫЙ
неп киткән:
— Әй, юкка шикләнәм икән ләбаса! дуңгыз итеп сыптыра гына, ди.
Кош ите
икән
бит
бу!
— дип
Берәүнең кодасы кунакка килгән, коймак та каймак, иртәнчәк мунча да
Аны ягып
бик сыйлаганнар җибәрәләр икән.
. Көн саен Кодага бу
сый-хөрмәт бик ошаган да, тагын бераз рәхәтләнеп каласы килеп, ду
гасын яшереп куйган.
Кода шулай озак кына кунак булгач, хуҗа
кеше ишек
алдына
мо
ның дугасын эзләргә чыккан:
— Кайда гына олакты икән соң бу дуга? Тапмасам, тагын бу әрсез кода!—ди икән.
куна
бит
Берәүгә кодагые кунакка килгән. Кунак кодагый бик
ашамсак
икән
тигрәк торып, озаграк йоклап, тәмлерәк ашарга яратучан кеше икән Кичен йоклар вакыт җиткәч, хуҗа кодагый әйтә икән:
— Ятыр корсак ятыр, менә хәзер таң атыр. йоклыйк!—ди икән.
Әйдә,
кодагый,
ятыйк
Кунак кодагый моиарга каршы әйтә икән:
— Әйе шул, кодагый, ятыр корсак ятыр, ярты икмәкне тартыр әйдә, кодагый, ашыйк та ятыйк! —ди икән.
117
КАРТ ЯЛКАУ БЕЛӘН ЯШЬ ЯЛКАУ
Злек бер авылда ялкаулыгы белән тирә-якта дан тоткан ялкау кеше булган. Аның янына өйрәнергә дип, икенче бер яшь ялкау килгән. Шуңа хуҗа кеше әйткән:
— Бар, тышка чыгып кара әле, яңгыр яумыймы икән, — дигән.
Өйрәнчек ялкау әйткән:
— Нигә тышка чыгып йөрергә, тәрәзәдән көрәк кенә сузып карыйк, шуннан белербез, — дигән,
Шуннан соң әлеге карт ялкау әйткән:
— Миннән дә ялкаулар бар икән, болай булгач, ялкау исемен күтәреп йөрүнең кызыгы бетте,—дип ялкаулыгын ташларга булган.
ишкән икмәк ЧУМАРЫН...
Бер ялкау хатын булган, ди. Бу урактан кайткач, ире моннан сораган:
— Я, хатын, күп урдыңмы? — дигән.
Хатыны моңа җавабында әйткән:
— Урып — урмадым, карап тормадым, торып торна санамадым, як- ягыма каранмадым, өчәр көлтәдән өч өем көлтә урдым.
Ире моңа әйткән:
— һи, ишкәнсең икән икмәк чумарын!—дигән.
КАЙЧАН НИЧЕК БИТ
Печән өсте икән, ире болынга барыр алдыннан хатынына әйткән:
— Быел печән бик калын төшкән, эш авыр буласы, көндезгә иң тәмле ризыклар пешереп төш!—дигән.
Хатыны тегесен пешерә, монысын пешерә икән дә һәммәсеннән дә авыз итеп карый, әмма бер ризык та ул кадәр үк тәмле кебек тоелмый икән. Шулай авыз итә торгач, моның эчәсе килә башлаган. Су эчеп караганнан соң:
— Иң тәмле ризык — су икән!—дигән дә иренә су алып төшкән.
ӨЧ САҢГЫРАУ
Карт белән карчык үзләре дә, аларның бердәнбер кызлары да саңгырау булганнар, имеш.
Менә бер көнне карт, өенә кайтып, карчыгына дәшкән:
— Сиңайтәм, мин Чаллыга барасы иттем, кая, яңа итегемне карап бирсәнә, — дигән.
Карчык, билгеле, берни дә ишетми калган, әмма картының ирене кыймылдавыннан абайлап, ашыйсы килеп кайткан ахыры, дип уйлаган. Ул кызына дәшкән.
— Кызым, атаң ачыгып кайткан, самовар куеп җибәрсәнә, — дигән.
Кызның башында бөтенләй башка уй икән. Ул әйткән:
— Шулаймыни? Алайса, нишләмәк кирәк, сез әйткәнгә чыкмыйча булмас шул инде, — дигән. — Сезгә ошаган егет шәт миңа да ошар, мин риза.
АККОШНЫҢ ТӘПИЕ НИ ТӨСЛЕ?
Бер егет кияү булып төшкәч, кызның ярылгалап беткән кулларына күзе төшкән дә әйткән:
— Ай-Һай, кулларың! Аккош тәпие төсле икән!—дигән.
Кыз кеше аккош аягының кара һәм кытыршы булуын белми икән: һи! Кая инде ул безнең катып беткән кулларга аккош тәпие төсле ак булу! — дигән.
ТЫЧКАНГА ҮЛЕМ, МӘЧЕГӘ КӨЛКЕ
Улын кыз янына җибәргәндә, анасы төрле киңәшләр биргән: |
— Анда син комсызланып, күп ашама, аз гына капкала да бик җитте дип, рәхмәтеңне әйт, — дигән.
Егет бабаларына баргач, бер-ике генә каба да:
— Бик җитте, бик рәхмәт! — дип тора да китә икән. Әмма бераздан ук оздереп ашыйсы килә башлый икән.
Бер төнне түзә алмаган, бүтәннәр йоклагач, бик ашыйсы килеп, шүр-лектән икмәк эзли башлаган. Шунда авызы стенадагы ыргакка эләккән. Тавышка уянып киткәч әбисе көлеп әйткән:
— Карасана, безнең кияү авызын киптерергә элгән түгелме соң,— , дигән.
ОЯЛЧАН КИЯҮ
Икенче бер кияү кыз янына баргач, оялып бер дә ашамый икән. Бер кич кунган, ике кич кунган, әмма һаман да юньләп ашый алмаган.
Икенче килгәндә алдатмаган, кесәсенә кабартма тутырып килгән. Табын янында ашамый-эчми утырган да ишек алдына чыгып бер почмакта кабартмасын ашарга тотынган. Ишек алдына бабай да чыккан. Тышта бик яман буран икән, бабай үз-үзенә сөйләнеп йөри, ди:
— Сыптыра бу, сыптырттыра гына бу, — дип әйтә ди. Кияү моны ишеткән дә әйткән:
— Сыптырса, синекеме әллә, үземнеке ич!—дигән.
БЫЛТЫРГЫ А
Бер ялкау малай, начар уку сәбәпле, үзе укыган беренче сыйныфта икенче елга утырып калган. Менә икенче уку елы башланган. Укытучы апалары кара тактага зур итеп а хәрефен язып күрсәткән. Бу малай бик гаҗәпләнеп карап торган-торган да:
— Апа, былтыргы а бит бу! —дип кычкырып җибәргән.
ЙОКЫСЫЗЛЫКТАН ЫШАНЫЧЛЫ ДАРУ
Бер кеше йокысызлыктан җәфа чиккән. Врачлар аңа күп төрле дарулар биреп карасалар да берсенең дә файдасы тими икән. Шуннан соң бер җор кеше бүтән киңәш биргән:
— Сез аны дару эчертеп азапламагыз, — дигән. — Безнең укытучы Фазыл лекция сөйләгәндә колхоз клубына гына алып барыгыз. Фазылның лекциясен тыңлаганда йокламаган бер кеше дә калмый, — дигән.
ТАРАКАННЫҢ КОЛАГЫ КАЙ ТӨШЕНДӘ
Бер яшь кешедән гыйльми дәрәҗәне пи өчен алуы турында сораганнар. Ул әйткән:
— Тараканның колагы табан астында булуын раславым өчен,—дигән.— Диссертация яклаганда мин тараканны шырпы тартмасына яптым. Өстәлгә сугуым була, таракан шундук кыштырдый башлый, мин туктадыммы, ул да туктый. Профессорларны тәмам ышандыру өчен, тараканның аякларын өздем дә үзен өстәлгә салдым. Сугып карыйм, селкенми дә. Димәк, тараканның колагы чыннан да аяк табанында икән,