Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУС ӘДӘБИЯТЫ—УЛ БЕЗНЕҢ ТУГАН ӘДӘБИЯТЫБЫ


'азанда булып үткән бер җыелышыбызда без татар язучыларының соңгы ел, ел ярым вакыт эчендә чыккан әсәрләре турында фикер алышкан идек.
Әдәбиятыбызда әһәмиятле урын тоткан яңа әсәрләрдән Г. Әпсәлә- мов, Ф. Хөснинең яңа романнары турында сөйләштек без ул җыелышта. Күренекле шагыйрьләребездән X. Туфан, С. Хәкимнең шигырьләре турында күп кенә әйбәт сүзләр әйтелде. Г. Әпсәләмовның «Дустым мәхәббәте» һәм Ә. Еникинең «йөрәк сере» исемле повестьлары турында кызу гына бәхәсләр дә булды. «йөрәк сере» турында аеруча күп сөйләнде. Бу әсәрнең оста язылган булуы, аның җиңел укылуы турында бәхәс чыкмады, бу яктан аны һәркем әйбәт дип тапты. Тик авторның үз позициясенә каршы чыгучылар булды. Повестьның эчтәлеге ни турында булуы аның исеменнән үк аңлашылып тора. Ул «йөрәк сере» дип атала. Димәк, мәхәббәт турында. Күп кенә иптәшләр бу әсәрнең зур кимчелеге итеп аның, бүгенге көн темасына язылган булса да, хәзерге заманның актуаль мәсьәләләреннән ерак торуын әйттеләр. Билгеле, мәхәббәт ул үзе дә тормышта һәрвакыт актуаль, һәрвакыт җитди әһәмиятле урын тота. Ләкин Ә. Ени- >ки иптәшнең мәхәббәткә карашы бәхәсле. Мәхәббәт — фәкать йөрәк эше генә, ди ул. Мәхәббәт мәсьәләсендә акылның катнашы булырга тиеш түгел, дип раслый.
Күп кенә иптәшләр, әлбәттә, мондый карашка каршы чыктылар. Автор үзе дә шул әсәрендә үк, тормыш чынлыгына
5 СССР язучыларының III иче съездындагы чыгыштан.
турылыклы булып калган урыннарда, үзенең бу карашына каршы килә торган күренешләрне сурәтли.
Мин дә язучының мондый карашы белән килешмәвем турында әйттем. Шуңа өстәп, тагын соңгы вакытларда безнең язучылар арасында олы яшьтәге кешеләрнең мәхәббәте турында язу белән кирәгеннән артык мавыгулары турында әйткән идем. Чынлап та, мәхәббәт бит ул, барыннан да элек, яшьләргә хас күренеш. Шуңа күрә олы кешеләрнең мәхәббәте турында бик укыйсы да килми...
Мин шушы фикерне әйтеп торганда, залдан реплика бирделәр:
— Ә «Сонет Петрарки»ны кая куясың?
Менә шушы реплика уңае белән, минемчә бик әһәмиятле булган бер мәсьәләгә тукталасы килә. Без рус әдәбиятына зур хөрмәт белән карыйбыз. Татар әдәбияты, совет чорында гына түгел, Бөек Октябрь социалистик революциясе булганга кадәр дә бик күптән олы рус әдәбиятының яхшы йогынтысы астында үсте һәм ныгыды. Рус совет әдәбияты— хәзер инде ул безнең туган әдәбиятыбыз. Безнең бер генә җыелышыбыз да рус әдәбиятындагы яңалыкларга кагылмыйча, анардан мисаллар китермичә узмый, дисәк тә арттырып әйтү булмас, һәм күбесенчә бәхәс вакытларында рус әдәбиятыннан китерелгән мисаллар көчле дәлил булып хезмәт итәләр.
Ләкин кайчак мондый хәлләр дә була: теге яки бу иптәш үзенең бик
К
118
үк уңышлы булмаган әсәрләрен яклау өчен дә рус язучыларының әсәрләреннән мисал таба ала. Безнең алдынгы язучыларыбызның, әлбәттә, үз фикерләре нык, җитешсезлек күренешләренә, ул нинди телдә чыккан әдәбиятта булса да, җитешсезлек итеп карарга тырышалар. Шулай да авторитет йогынтысы ул бик зур көч. Шуңа күрә рус әдәбиятында булган кимчелек яки җи- тешсезлекләр дә күп вакытта безнең татар әдәбиятына да күчәләр. Димәк, безнең авыруларыбыз да уртак, дигән сүз. Бу хәл рус әдә-биятының хәзер безгә туган әдәбият булып әверелгәнлеген тагын да ачыграк күрсәтә. Шуңа күрә аның турында нәкъ үз әдәбиятыбыз турында сөйләгән кебек итеп сөйлисе, ягъни аның уңышлары турында да, кимчелекләре турында да әйтәсе килә.
«Сонет Петрарки» турындагы реп-ликага кайтыйк.
Андый репликаны бирүче иптәш, әлбәттә, минем шундый зур авто-ритетлы рус язучысына каршы сүз әйтергә телем әйләнмәс, дип уйла-гандыр. Чынлап та, Николай Федорович Погодин халык тарафыннан нык хөрмәт ителүче иң зур язучыларның берсе бит. Аның «Мылтыклы кеше» пьесасын бик яратып мин үзем татар теленә тәрҗемә иттем, һәм ул безнең татар театры сәх-нәсендә зур уңыш белән барды. Бу әсәр театрыбызның данын арттырды. Ул күп кенә артистларыбызны татар сәхнәсе өчен яңа булган революционер образларын, бөек Ленин образын иҗат итүгә рухландырды. Качалов исемендәге рус драма театры сәхнәсе аркылы Казан тамашачылары Н. Погодинның барлык әсәрләрен дә диярлек бик яхшы беләләр. Аның Ленин турындагы «Өченче патетик» драмасы да шул ук театр сәхнәсендә зур уңыш белән бара. Николай Федорович үзенең Ленин турындагы берсеннән- берсе яхшы булган өч әсәре өчен бөек Ленин исемендәге премия белән бик хаклы бүләкләнде. Моны шулай дип кабул итмәгән һәм хөрмәтле язучыны бу бәйрәме белән чын күңелдән котламаган бер генә совет кешесе дә юктыр дип ышанам.
Миңа каршы реплика биреп, менә шундый зур хөрмәткә лаек язучының әсәрен исемә төшерәләр. Янәсе, әнә нинди драматург олы яшьтәге кешенең мәхәббәте турында пьеса язган, ә спи, ул турыда язарга ярамый, дисең!
Мин, әлбәттә, ул турыда язарга ярамый дип әйтмим. Олы яшьтәге кешеләрнең гыйшык-мәхәббәтләре турында да язарга ярый. Хәтта ул турыда язмыйча мөмкин түгел. Чөнки тормышта бар хәл. Ләкин, минемчә, картларның яки олы яшьтәге кешеләрнең мәхәббәте, аларга дан җырлый торган лирик жанрдагы әсәрләр язуга караганда, көлке әсәрләр өчен лаеклырак материал.
«Сонет Петрарки» әсәре дә, Николай Федоровичка хөрмәтем бик зур булса да, турысын әйтим, бу ягы белән миңа ошап җитмәде. Казан театры сәхнәсендә аның спектаклен күрү миндә канәгатьсезлек тәэсире калдырды һәм мин әлеге җыелышта да шулай дип әйттем.
Әйе, инде картаеп барган кешеләрнең сүрән мәхәббәтен идеаллаштыруга багышланган спектакльне карау яки шундый китапны уку күңелле түгел.
Кызганычка каршы, соңгы елларда рус әдәбиятында чыккан күп кенә проза әсәрләрендә яшьләре илледән узган кешеләрнең сөешү күренешләрен яки аларның мәхәббәткә кагылышлы эчке кичерешләрен сурәтләү белән мавыгу сизелә. Бу хәл Галина Ииколаеваның гомумән алганда яхшы булган «Юл өстендә бәрелеш» исемле романында аеруча нык күзгә ташлана.
Бу, бәлки, мәхәббәт темасына җитдирәк игътибар юнәлтү өчен шулай эшләнә торгандыр? Бәлки, зур урындагы кешеләрнең мәхәббәтләре аша бу хисне тулырак ачып була торгандыр? Ә бәлки, бу — мәңге ка-батланып килгән теманы яңача хәл кылырга омтылудыр?
Ләкин, ни өчендер, бу уңай белән шул ук хөрмәтле Николай Федоро-вичның «Кремль курантлары» искә төшә. Ул пьесада гыйшык тотучы яшь бер матроска Ленин болан ди:
119
«Тик, зинһар, искечә генә ярата кү-регез». һәм аның бу киңәше яңа булып ишетелә.
Ничек кенә булмасын, әдәбиятта мәхәббәт темасы, минемчә, әйбәт хәлдә түгел. Күп кенә әсәрләрдә мәхәббәт ниндидер табигатьтән өстен илаһи көч итеп күрсәтелә.
Мәхәббәт, әлбәттә, бик зур, кадерле һәм үтә катлаулы тойгы. Яшьләрдә (әйе, барыннан да элек яшьләрдә) бу хисне дөрес тәрбияләү— коммунистик тәрбия эшендә төп мәсьәләләрнең берсе. Бу мактаулы һәм җаваплы эштә матур әдәбият аеруча зур урын тота.
Ләкин «Юл өстендә бәрелеш» ро- манындагыча, теге яки бу ир кеше озак еллар буенча хатыныннан канәгать булып килгән һәм һаман шулай канәгать булып яшәвендә дәвам итә икән, ул үз хатыныннан башка хатын-кызны белмәгәнгә күрә генә шулай, дигән фикерне алга сөрүнең яшьләргә (яшьләргә генә дә түгел) яхшы йогынты ясавы бик шикле.
Хезмәт темасын хәл кылуда—зур тәҗрибә һәм хезмәт стажы күп булган кешеләр образы кирәк, хәтта котылгысыз.
Ә ' мәхәббәт темасы — бөтенләй икенче эш. Монда инде төп герой— яшь кеше.
Без Казаннан Мәскәүгә — СССР язучыларының III нче съездына барганда вагон тәрәзәсе аша кызыклы бер тамаша күрдек: Мәскәү- дән ерак түгел ак кирпечтән, биш катлы итеп, зур яңа йорт салып яталар. Бишенче катның стенасына кызыл кирпечтән тезеп, рус телендә мондый сүзләр язылган: «Люся, мин сине сөям». Бу сүзләр аркылы безнең күз алдыбызга яшь бер ташчы сурәте килеп басты. Без аның мәхәббәте үзенең хезмәте белән ничек бергә үрелеп үскәнлеген күрдек.
Чынлап та, әгәр дә без яшьләр йөрәгендә зур урын алган бу тойгыны тәрбияләүгә җитдирәк төстә алынсак, бәлки тормышта гыйшыклары соңга калган бәхетсез картлар азра^к булыр иде, язучыларга да андыйларны кайгырту мәшәкате кимер иде.
Сәхнә әсәрләренә карата берничә сүз.
Мин драматург Розовның «Лите-ратурная газета»дагы мәкаләсенә кушылам. Ул айда театр тәнкыйть-челәренең кайвакыт сәнгатьчә эшлә-неше ягыннан макталуга лаек булмаган әсәрләрне күтәреп, яклап чыгуларын бик урынлы тәнкыйтьли һәм мисал урынында Куприяновның «Гасыр улы» пьесасын китерә. Мин Н. Виртаның «Күз җитмәс ераклыклар» дигән пьесасы турында да шундый ук җитешсезлекне әйтер идем. Газеталарда чыккан мәкаләләрдә дә, кайбер җыелышлардагы чыгышларда да бу пьеса авторның һәм гомумән бүгенге совет драматургиясенең уңышы сыйфатында төсмерләнде. Ләкин мондый караш белән килешеп булмый. Дөрес, ул әсәрдә кызыклы образлар бар, авыл хуҗалыгында, колхозлар тормышында булган авырлыкларны дөрес күрсәтергә омтылу бар. Ләкин сәнгать әсәре буларак, ул әле камиллектән ерак тора. Минемчә, аның төп кимчелеге шунда: ул әсәрдә катнашучылар арасында «автор» дигән бер персонаж бар. Шул автор шәүләсе, әле сәхнә алдына чыгып, әле сәхнәнең уртасына кереп, уйнаучыларның хәрәкәтләренә аңлат-малар бирә һәм публицистика телендә язучының төп ниятен, идеясен әйтеп йөри. Ә бит бу һич тә сәнгать әсәренә хас алым түгел. һәм ул яңа да түгел. Безнең инде шулай, диктор яки махсус алып баручы тарафыннан аңлатмалар бирдерү алымы белән төзелгән берничә кинофильм күргәнебез бар. Бу эч пошыргыч алымны кайбер инсценировкаларга карата акларга мөмкин әле. Ләкин оригинал әсәрләрдә (кинодраматургия өчен дә) ул әйбәт түгел. Әнә шул сәнгатькә ят булган примитив алымның кино экраннарыннан драма театры сәхнәсенә күчү куркынычы бар.
Мин «Күз җитмәс ераклыклар»- ның һәркемгә күренеп торган уңышлы якларын юкка чыгарырга теләмим. Ләкин миңа, мондый әсәрне мактап чыгуыбыз белән, без бүгенге драматургия өлкәсендә булган җитешсезлекләребезгә күз йомабыз
120
шикелле тоела. Билгеле, драхматур- гия өлкәсендә халыкның, партия һәм хөкүмәтнең югары таләпләренә тулысынча җавап бирерлек яңа әсәрләребезнең хәзергә булмавы кү-ңелле хәл түгел. Бу турыда ачык- тан-ачык әйтеп чыгу авыр да, хәтта беркадәр оят та. Ләкин бу кимче-легебезне кайбер аерым уңышларга ирешкән, ә нигездә сәнгать әсәре буларак җитлекмәгән пьесалар белән каплап калдырырга тырышу дөрес булмас иде. Турысын әйтергә кирәк: драматургия мәсьәләсендә без тамашачы каршында, халык һәм партия каршында зур бурычлы әле.
Яңа сәхнә әсәрләре булдыру буенча Язучылар союзыннан гына түгел, Культура министрлыгы һәм театрлар тарафыннан да җитди төстә оештыру эшләре сорала. Бу эш яхшы уйлап, белеп оештырган сурәттә, әйбәт нәтиҗә бирә ала. Мәсәлән, Татарстан Культура министрлыгы бүгенге көн темасына яңа сәхнә әсәрләре яздыру буенча ябык конкурс оештырып, унбиш язучы белән договор төзегән иде. Нәтиҗәдә бүгенге көн темасына язылган әсәрләрдән игътибарга алырлык дистәгә якын пьеса барлыкка килде. Бу тәҗрибәне тагын да киңрәк күләмдә башка урыннарда да кулланырга кирәк.
Тәрҗемә эшләрен оештыруга карата берничә сүз. Татар әдәбияты әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү эше бездә һаман да канәгатьләнерлек түгел әле. Дөрес, хәзерге язу- чыларыбызның әсәрләрен тәрҗемә итү буенча шактый күп эш эшләнде. Муса Жәлил, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Әхмәт Ерикәй ши-гырьләре һәм Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Хөсни, Әхмәт Фәйзи романнары рус теленә тәрҗемә ителү аркылы киң дөньяга чыктылар, зур популярлык алдылар. Ләкин татар әдәбияты өчен алар гына бик аз. Күренекле шагыйрьләребездән Хәсән Туфан, Шәйхи Маннур, Салих Баттал, Әхмәт Исха<к шигырьләре, Афзал Шамов, Ибраһим Гази, Нәкый Исәнбәт, Риза Ишморат кебек күптән халыкка танылган өлкән язучыларыбызның хикәя-повестьла- ры һәм сәхнә әсәрләре рус теленә бик аз тәрҗемә ителгәннәр.
К л а сс и к л арыбыз н ы ң хәле бу
мәсьәләдә тагын да начаррак. Татар әдәбиятының мең елга якын тарихы бар, дибез. Мәсәлән, Кол Гали язган «Йосыф китабы»ның. озакламый җиде йөз илле еллыгын уздырырга хәзерлек алып барабыз. | Кол Гали бу китапта үзе яшәгән чорның шигъри тарихын осталарча матур гәүдәләндергән. Ул эчтәлеге ягыннан да, формасы белән дә киң. катлау массага якын булган ши-гырь китабы иҗат иткән. Татарлар арасында бу чын поэзия әсәрен белмәгән, аның исемен генә булса да ишетмәгән бер кеше дә юк, дисәк тә ялгыш булмас. Ә менә шушы, дөнья әдәбиятының шедеврлары белән бер сафта торырга хаклы әсәрнең рус телендә тәрҗемәсе юк.
1960 елда күренекле татар шагыйре Габделҗаббар Кандалыйнын. үлүенә йөз ел тула. Аның шигырьләре дә рус телендә юк диярлек.
Тукай, әлбәттә, күп кенә тәрҗемә ителде. Ләкин хәзерге көндә аның әсәрләрен дә рус телендә табуы читен.
Галимҗан Ибраһи-мов, Фатих Әмирхан, Галиасгар Камал, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш кебек зур язучыларыбызның әсәрләре дә рус теленә бик аз күләмдә генә тәрҗемә ителгәннәр. Бөтенләй тәрҗемә ител-мәгәннәре дә бар.
Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы уңае белән тәрҗемә ителеп, кечкенә тираж белән Казанда басылып чыккан татар поэзиясе антологиясе үзенең бай эчтәлеге белән руслардан бик күп иптәшләрне кызыксындырган иде. Ләкин үзәк нәшриятлар аны игътибарсыз калдырдылар.
Без, Язучылар союзы һәм Мәскәү нәшриятлары белән бергәләп, бу мәсьәләгә ныграк игътибар итәргә, күп гасырлы тарихы булган бай I әдәбиятыбызның алдынгы әсәрләрен рус телендә тулырак чыгару эшен җитдирәк тәсгә оештырырга тиешбез.