Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ


-4тсын таңнар,
Вакыт чапсын алга —
Без тормышның
Шанлы юлы буйлап киләбез.
Ракетабыз очты
Айга таба
Ь.әм тагы да
Биек менәрбез.
Без сөябез!
Безгә кеше булса —
Матур булсын,
Кояш булса — булсын эссерәк.
Безгә
Туган яклар,
Көләч күзләр,
Такташ томы,
Шаян җил кирәк,
Без сөябез!
Безнең мәхәббәтне
Истә тота
Гренадалар, Мадрид ташлары.
Ал каныбыз,
Язгы яңгыр кебек,
Хорват бакчаларын ашлады.
Ләкин җирдә
Кара көчләр дә бар.
Алар безне
Әйләндерер иде күмергә!
Ьәм
Мәхәббәт хисе белән бергә Тагын бер хис яна күңелдә.
Нәфрәт!
Бу хис
Чал башларны аска иде
Кошевойны,
Фатих Кәримнәрне күмгәндә.
Кемне генә бу хис тетрәтмәде, Җимерек шәһәрләрне күргәндә! Безне канлы сугыш кырларында

Ул өйрәтте
Җан кертергә көйгән гөлләргә.
Әйе!
Мәхәббәт тә көчле бездә, Чиксез нәфрәт хисен белгәнгә! Нәфрәт һәм мәхәббәт...
Менә бүген
Чит линкорлар
Камап алган Тайвань суларын, Крит якларында башкисәрләр Үтерәләр халык улларын, һәм Җәмилә белән Анри Аллег Яшерелгән
Таш эченә — төрмә эченә,
Ачы нәфрәт белән йөрәк ярсый
Һәм
Мәхәббәт белән көрсенә...
Берсе күптән дөрли йөрәкләрдә, Аның уты
Данко йөрәгеннән кабынган, Икенчесе дары белән бергә Безнең патроннарга салынган...
Ләкин
Килер бер көн —
Кара көчләр
Җирдә бетәр,
Барлык халык шат һәм хөр булыр.
Нәфрәт мәхәббәтнең ялкынына
Чыдый алмас, —
Янып, көл булыр.
Шул вакытта барып җитсә иде
Минем теләк
Һәр бәхетле, көләч кешегә:
Онытмагыз —
Сезнең бәхетегезне
Төзеде безнең нәфрәт көче дә!