Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КӨРӘШ ЕЛЛАРЫ»

11 атар совет әдәбиятының су-гышчан рухлы солдат әдә-бияты булуы турында моңарчы да әйтелә килә иде. Әмма әдәбиятыбызның нәкъ шушы кыйммәтле сыйфатын ачыктан-ачык күрсәтеп торган махсус җыентык басылып чыгуы, әлбәттә, әһәмиятле һәм шатлыклы күренеш.
Татар совет әдәбияты илебездә Со-ветлар властен урнаштыру һәм ныгыту өчен барган кискен көрәшләрдә туды. Татар эшче-крестьяннары революция һәм гражданнар сугышы чорында дошманнарга каршы «Марсельеза», «Интернационал» һәм башка революцион җырларны татарча җырлап бардылар. Бөек Октябрь социалистик революциясен котлап каршылаган татар совет язучылары көрәшнең иң кискен чакларында да Советлар властена һәм социалистик киләчәккә дан җырладылар.
Бу чор әдәбиятының төп герое — революция солдаты иде. Ул озак еллар буе изелә килгән ярлылар, хокуксызлар бәхете өчен, яңа, азат тормыш өчен, социалистик җәмгыять өчен җанын фида кылырга әзер иде. Бари Рәхмәтнең «Фидаи» (1918 ел, ноябрь) исемле шигырендә лирик герой — җәрәхәтләнеп үлемгә дучар булган сугышчы:
Дошманнан үч алып бетерә алмадым, инде үләм, Мин үләм, ярлы-фәкыйрьләр бәхете өчен корбан булам. ...All, тагы да терелсәмче, тагы да булса җан, Сугышыр идем шул явыз беткәнче мин, атканчы таң! —
ДИ.
Социалистик революция дошман-нарына каршы көрәш юлларында һәлак булган Ибраһим Иосфи «Мөселман полкына» (май, 1919) дигән шигырендә 11 «Көрәш еллары» (Совет Армиясенең 40 еллыгына багышланган әдәби җыентык). Төзүчеләре М. Садри һәм С. Морта- зин. Татарстан китап нәшрияты. Казан, 1958 ел. 540 бит. Бәясе 11 сум 45 тиен. 12 Инкыйлапчы — революцион. 13 Ләшкәр — сугышчы.
татар ярлыларын көрәшкә чакырып болай ди:
Әй, татарның иң беренче инкыйлапчы 12 гаскәре, Чын дөрес юлдан баручы иң беренче ләш- кәре13.
Сез төзелдегез фәкыйрьнең иркен саклар өчен, Утка-суга бакмыйча, аның хакын хаклар өчен. ...һич курыкма, алга атла, кер беренче сафка син, Түк каныңны, бирмә урыныңны, Советны сакла син...
Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал кебек өлкән буын язучыларның революцион пафослы әсәрләренең әһәмияте һәркайсыбызга билгеле. Фәтхи Бурнашның «Кызыл ант» кебек ялкынлы шигырьләре, Шәехзадә Бабичның «Без ник кызылларга ку-шылдык?» кебек чын күңелдән язылган әсәрләре — Советлар власте өчен барган көрәш рухын чагылдырган көчле әсәрләр җөмләсенә керәләр.
Гражданнар сугышы фронтларын-нан әдәбиятка килгән Шамил Усманов, Кави Нәҗми, Афзал Шамов,
115
Мәхмүт Максуд кебек язучыларның әсәрләре большевистик идеялелеклә- ре белән көчле дә.
Бөек Ватан сугышында да татар язучылары сүзләре эшләреннән ае-рылмас булуын күрсәттеләр. Алар Советлар иленең азатлыгы өчен, совет халкының бәхете өчен, коммунизм тантанасы өчен көрәштеләр.
Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим-нәрнең иҗади үсешләре һәм сугышчан батырлыклары — татар совет язучыларының социалистик Ватанга һәм коммунизм идеяләренә турылыгын чагылдырган иң матур үрнәкләр булып торалар.
Җыентыктагы аерым әсәрләрне укыган саен шуны күрәсең: иң югары үрнәк булырдай әсәрләрнең көче— аларның идея пафосыннан, пар- тиялелегеннән килә. Олы идеяләр, олы хисләр генә көчле образлар иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Бу югары идея пафосы яшь буын язучылары- быз иҗатында да чагыла. Илдар Юзиевнең «Анкета» исемле шигырендә лирик герой социалистик киләчәк өчен, Ватан азатлыгы өчен көрәшләрдә җаннарын биргән егетләрне күз алдына китереп, совет гражданы дигән бөек исемен тапламаска чын күңеленнән ант итә.
«Көрәш еллары» җыентыгы татар совет әдәбиятының сугышчан рухын нигездә дөрес һәм шактый тулы ча-гылдыра. Җыентык хронологик тәр-типтә төзелгән. «Совет власте өчен» дип аталган беренче бүлек «Татарча Марсельеза» һәм Мәҗит Гафуриның Корнилов фетнәсе мөнәсәбәте белән язылган «Аждаһа» (1917, август), «Бир кулыңны!» (1920) исемле шигырьләре белән ачыла. Г. Камал һәм В. Шәфигуллиниың «Ак»ка шөкер китабы» (1918), Бари Рәхмәтнең «Фидан» һәм «Түзә алмыйм» (1919), Фәтхи Бурнашның «Кызыл ант» (1919) һәм «Солдат җырлары» (1919), Г. Камалның «Деникин төше» (1919), Н. Исәнбәтнең «Колчак фетнәләре» (1919), Ибраһим Йосфиның «Бер күңелле сүзләре», «Мөселман полкына» (1919) һ. б. шигъри әсәрләр белән беррәттән урнаштырылган Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» (1922), Ш. Усмановның «Кызыл байрак астында» (1923), Г. Бәшпровныц «Сиваш» (1937—57) исемле чәчмә әсәрләреннән өзекләр һәм М. Мак-судның «Изге көрәшкә» (1919), К. Нәҗминең «Шобага» (1925), һ. Такташның «Ул көннәрдә» (1927), Ф. Хөснинең «Ана хикәясе» (1935), А. Шамовның «Егерменче елда», Халикъ Садриның «Чапаев белән очрашу» (1937), Гомәр Галинең «Кубань буйларында» (1922) кебек хикәя һәм истәлекләре укучының күз алдына бөек көрәш чорының реаль күренешләрен, җанлы образларын китереп бастыралар.
«Ил чакырса» дип исемләнгән икенче бүлектә азатлыкка чыккан Советлар иленең чәчәк атуын, шушы илнең ирекле гражданины булу — дөньяда иң зур бәхет икәнен, шушы илне дошманнардан саклау — иң изге эш икәнлеген тасвирлаган шигъри әсәрләр тупланган. Монда Һади Такташның «Без сыныйбыз көчебезне» (1927), «Өйрәнегез!» (1927), Муса Җәлилнең Хасан күлендәге ва-кыйгаларга карата язылган «Сабак» (1938), Әхмәт Фәйзинең «Перчатка җыры» (1927), «Кызыл мәйданда» (1938), Кәрим Әмиринең «Туган иле-мә» (1926), С. Батталның «Казармада төн», «Постта» (1928) һ. б. шигырьләр кергән.
Җыентыкның өченче һәм иң зур бүлеге Бөек Ватан сугышы чоры әдә-биятына багышланган. Бу бүлек бик урынлы рәвештә Шәриф Камалның «Дошман бетерелергә тиеш!» исемле кыска гына, ләкин көчле публицистик мәкаләсе белән ачыла. Муса Җәлилнең бай рухлы, героик пафослы ши-гырьләре, Фатих Кәримнең лирик моңлы, җырга тартым әсәрләре, Гадел Кутуйның туган илгә тирән мәхәббәт белән сугарылган шигырьләре сугыш чоры татар поэзиясенә тон биреп торалар. Бөек Ватан сугышы' чорындагы татар әдәбияты социали-стик Ватанга чиксез бирелгәнлек, фа-шистларга каршы көрәштә тиңсез батырлык пафосы белән көчле. Шуның белән бергә, ул чор әсәрләренең күбесе үзләре корал тотып илнең дошман басып кергән шәһәрләрен һәм авылларын азат итүче солдатлар тарафыннан, Фатих Кәрим әйткәнчә, «прикладка салып» иҗат ителгәннәр. Алардан окоп моңнары, дары исләре
116
аңкый. Бу чор татар әдәбияты жанр ягыннан да шактый бай, әсәрләрнең идея-художество дәрәҗәсе дә югары. М. Җәлил, Ф. Кәрим, Г. Ку- туйлар иҗаты бу яктан аеруча күренешле. Фашист илбасарларын куучы, юк итүче батыр совет солдаты образы — көрәшнең реаль фонында җанлы һәм тулы канлы итеп сын- ландырылган.
Сугыш чоры әсәрләрендә тугандаш совет халыклары дуслыгының чыныгуы чагыла («Туганлык», 1942, М. Җәлил, «Алар өчәү иде», 1944, И. Гази, һ. б.). Совет солдаты социалистик Ватан өчен җаиын-тәнен аямый сугышты («Тупчы Ваһап», 1943, Ш. Мөдәррис, «Мәхәббәт поэмасы», 1943, Н. Арсланов Һ.6.), Европа халыкларына фашизм коллыгыннан азатлык алып килде («Чәчәкләр нәрсә сөйләде», 1944, М. Максуд; «200 Данко» 1945, М. Садрп һ. б.). Бу чор әсәрләрен атап кына чыкканда да, бик озын исемлек килеп чыгар иде. Шулай да Гадел Ку- туйның 1945 елда Берлин юлында язылган «Туган ил» исемле шигыреннән ике-өч кенә строфаны искә алып үтәсе килә:
II туган ил, и матур ил, Калдың бездән еракта, Калсаң да бездән еракта, Күңелдә син һәрчакта.
Суың тәмле, кырың ямьле, Шифалы һаваларың, Сугышларда дан казанды Синең батыр улларың.
Искә төшә җәйге таңнар...
Рәхәт иде ул чаклар, Бүген дә әле янадыр күк Без кабызган учаклар... (230 бит).
Яна, бүген дә яна батырлар кабыз-ган якты учаклар! Алар, буыннан- буынга, йөрәкләрдәи-йөрәкләргә кү-чеп, туган илгә олы, фидакарь мәхәббәт учаклары булып яналар.
Прозаик әсәрләрдән җыентыкка Г. Минскийның «Тамань» (1943), Мирсәй Әмирнең «Җавап хаты», «Сыерчык», «Курай» (1943), Г. Әп- сәләмовның «Төньяк балкышы» (1944), Фатих Хөснинен «Хуторда» (1944), А. Әхмәтнең «Зәңгәр конверт» (1943), Сафа Сабировның «Карт эшче» (1945), Мөхәммәт Сад- риның «Щорс дивизиясе солдаты» (1944—46), Хатип Госманның «Кайгылы солдат» (1946), «Кан һәм күз яшьләре» (1945), Идрис Туктарның «Сакта», «Корыч давыл», «Тойгы» (1943—45) һ. б. хикәяләр, нәсерләр һәм очерклар урнаштырылган. Алар сугышның дәһшәтле күренешләрен, совет кешеләренең патриотлыгын, ба-тырлыгын гәүдәләндерәләр.
Өченче бүлекне төзүчеләр Г. Ку- туйның Германия җирендә язылган «Тетрә, Берлин!» (1945) исемле югары пафослы, кыска гына публицистик мәкаләсе һәм Кави Нәҗминең «Җиңү көне» (9 май, 1945) исемле шатлыклы рухта язылган шигыре белән тәмамлаганнар.
«Тынычлык сагында» дип аталган дүртенче бүлеккә кергән әсәрләрдән Әнвәр Давыдовның «Хиросима» фильмын карадым» (1957), Әхмәт Фәйзинең «Бер йөрәктән бөтен тел-ләрдә» (1951), Сибгат Хәкимнең «Өч үлем» (1956), Шәүкәт Галиевнең «Атам исеме, балам исеме белән» (1955) исемле шигырьләре тирән тәэсир калдыралар. Бүлектә шулай ук совет солдатларының, дошманны җиңеп кайткач, тыныч хезмәткә күчүләрен сурәтләгән Ә. Исхакның «Сабир» (1948), Ә. Давыдовның «Солдат турында баллада» (1949) һ. б. шигырьләр урнаштырылган. Проза әсәрләреннән Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» (1957) исемле повестеннан өзекләр, Г. Әпсәлә- мовиың «йөрәк таш түгел» (1956), С. Сабировның «Бер мәҗлестә* (1948) исемле хикәясе һәм М. Максудның «Хатирә дәфтәрен актарганда» (1957) дигән баш астындагы язмалары кергән.
Мөхәммәт Садри һәм Сәхипгәрәй Мортазин җыентыкны төзүгә күп көч куйганнар. Әмма әсәрләрнең сайла-нышы кайбер очракларда бик үк уңышлы түгел дияргә туры килә. Менә «Дәһшәтле еллар» бүлеген алып карыйк. Бүлек сугыш чорындагы татар әдәбиятының йөзен чагылдырырга тиеш. Димәк, бу бүлек өчен әсәрләрне сайлаганда төрле авторларның аваздаш темаларга язылган әсәрләреннән югары үрнәк булырдайларын гына алырга кирәк, аерым әсәрләрне алганда, алар бу бүлекне тематик яктай тулыланды-

рамы, аның художество байлыгын арттырамы, юкмы, дип карарга кирәк иде. Ә төзүчеләр аерым шагыйрьләрнең сугыш чорындагы «иҗат йөзләрен» күрсәтү белән мавыга төшкәннәр. Шуңа күрә шигырь- һәм поэмаларда темалар кабатлануы килеп чыккан, ә художестволы гомумиләштерү ягыннан алар барысы да бер дәрәҗәдә түгел. Ә. Маликов- ның «Соңгы сүзләр, туган күзләр» исемле шигыре (фронтка китү темасына язылган) тема һәм шигырь осталыгы ягыннан җыентыкка әллә ни өсти дип булмый. С. Урайскийның «Алмагачлар алма койганда» дигән фронт моңнары интонациясендә язылган шигыре җыентыкка яңалык өстәми, ә «Бәйрәм безнең урамда» исемле шигыре К. Нәҗминең бүлекне очлаган «Җиңү көне» дигән шигыре темасын кабатлый гына һәм бу темага язылган шигырьләрнең иң көчлесе түгел. С. Урайскийның «Шинель», «Дивизия алга бара» һәм «Син кайтмадың» исемле шигырьләрен бирү бик җиткән булыр иде. М. Сад- риның «200 Данко- исемле шигыре җыентыкка бик урынлы кертелгән. Ә «Генерал Якуп Чанышев» исемле очерксыман озын шигыре белән «Ай хикәясе» дигән озын шигыре сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан көчле түгелләр. 3. Нуриның «Бер көннең ир-тәсе» исемле дүртенче шигыре дә җыентыкны баетмый. Ә Абдулла Алишның җыентыкка исеме дә кер-мәгән. Шуның өстәвенә, бу бүлеккә Г. Бәширов һәм А. Шамовның хикәя һәм әдәби очеркларыннан үрнәк бу- лырдайларын сайлап алырга мөмкин иде.
Бөек Ватан сугышы турындагы киң күләмле чәчмә әсәрләр җыентыкта чагылдырылмый калганнар. Драма жанры да җыентыкта бөтенләй урын тапмаган. Ә Мулланур Вахитов белән Муса Җәлил образын чагылдырган драма әсәрләрен кисәкчә булса да бирү җыентыкны тулыландырыр гына иде. Мондый җыентыклар бик сирәк чыга, шуның өчен аны уйлабрак эшлисе иде.
Җыентыкның төзелү принцибы ни-гездә дөрес.
Революция һәм гражданнар сугышы чорына багышланган кайбер әсәрләр, 1930 елларда һәм соңрак язылган булсалар да, «Совет власте өчен» дигән беренче бүлеккә кертелгәннәр. Шулай да бу принцип ахырга кадәр сакланмаган. Мәсәлән, М. Максудның «Хатирә дәфтәрен актарганда» дип исемләнгән язмалары тулысынча гражданнар сугышы чорына карый, ә алар, 1957 елда язылуларына карап кына, «Тынычлык сагында» исемле соңгы бүлеккә урнаштырылган. Бу бүлектә проза өлеше дә сыеграк булып чыккан. С. Сабировның «Бер мәҗлестә» (1948) исемле хикәясе бу бүлек таләбенә туры җавап бирми. Г. Әп- сәләмовның «Йөрәк таш түгел» (1956) исемле хикәясендә исә хәрби хезмәттәге солдатның тирән эчке ки-черешләре, командирларның солдатка мөнәсәбәте игътибарлы һәм кай- гыртучан булырга тиешлеге тасвир ителә. Ул да нәкъ тынычлык саклау темасына багышланган әсәр дип булмый. Нәби Дәүлинең антифашистик рухта язылган «Яшәү белән үлем арасында» (1957) исемле повестеннан алынган аерым бүлекләр дә әсәрнең антимилитаристик яңгырашын укучыга тулысынча җиткереп бетерми кебек. Фашистларның кот- ' очкыч вәхшилекләрен, кешелексез- лекләрен көчлерәк фаш иткән «Кылычка кылыч», «Алты аяклы фашист», «Карантин» кебегрәк бүлекләр сайланган булса, аларның («Дәһшәтле еллар» бүлегенә урнаштырылмыйча) соңгы бүлеккә кертелүе аклана төшкән булыр иде.
«Көрәш еллары» — татар совет әдәбиятының идея көчен, сугышчан йөзен күрсәткән әһәмиятле җыентык. Бу җыентыкны укучылар, һичшиксез, яратып кабул итәчәкләр, чөнки анда халкыбызның һәм илебезнең тарихы чагылдырылган.