Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИҢЕЛ АЯГЫ БЕЛӘН


Соңгы елларда без аеруча дулкынланып, аеруча күтәренке дәрт белән яшәдек. Моның сәбәпләре байтак кына иде. Күңелләргә илһам, йөрәкләргә ялкын өстәрдәй куанычлы яңалыкларыбыз күп булды. Әнә бит җир шарын уратып, хыял ирешмәслек тизлек белән, күз алдына китерүе дә кыен булган биеклектә ничә айлардан бирле безнең өстә Җирнең иярчене очып йөри. Аны без җибәрдек. Әле күптән түгел, кешелек тарихында беренче тапкыр, бездән җибәрелгән ракета, Ай яныннан узып китеп, Кояшның унынчы планетасына әверелде. Ул анда, моңарчы кеше үзе түгел, кеше тарафыннан ясалган берәр җисем дә түгел, бары кешенең хыялы гына менеп җитәрдәй биеклектә, нинчидер серле нурлар, көчле радио дулкыннары һәм биеклеге, серлелеге белән кешедә һәрвакыт табынуга якын бер сәмави хис тудырган йолдызлар галәмендә гизә. Аны да без җибәрдек.
Бу — совет фәненең һәм техникасының бөек казанышы гына түгел, ә социалистик җәмгыятьнең өстенлеге, безнең дөньяга карашыбызның, марксистик-ленинчыл философиябезнең җиңүе, тантанасы бит ул. Әйе, йөз еллар буенча яшәп, байлыгы, куәте, сәләте белән, аннан да бигрәк, кансыз ерткычлыгы белән моңарчы дөньяның котын алып торган капитализм дөньясы җибәрә алмады, кырык кына ел яшәвебезгә карамастан, без җибәрдек!
Кайчандыр кешеләр кабыктан корыштырылган алачыкларда, тау кырыйларына казылган караңгы куышларда, төннекле өйләрдә яшәгәндә туйганчы ашау, кош кебек очу, җил кебек җитез булу турында хыялланганнар, шул турыда әкиятләр чыгарганнар. Әйе, шундый заманнар да булган. Аннан соң да кешеләр ачлыктан кырылып бетмәслек кенә, ыруны, нәселне саклап калырлык кына булса да тукланырлык тормыш турында озак хыялланганнар әле. Безнең илебездә кешелек дөньясының әнә шул тук тормыш, әдәм рәтле яшәеш турындагы хыялларының тормышка аша башлаган вакыты түгелме? Алай гына да түгел. Безнең илнең фәне һәм техникасы әкияттәге бай хыял дәрьясыннан уздырып KHien, тагын да югарырак, тагын да күз җитмәслегрәк баскычларга таба күтәрелә.
Партиянең XXI съездында кешелек дөньясы күптән үк омтылган әнә шул азапсыз, гадел, мул һәм ямьле киләчәк турында, ул тормышны тизрәк якынайту, шул юлда башкарыласы бөек эшләр, моның өчен көне-төне көрәшүче батыр йөрәкле, яхшы күңелле совет кешеләре турында сүз барды.
6
Бу съезддагы һәрбер чыгышны дулкынланып укыдык. Юк, алай гына дип әйтү азрак булыр. Һәр чыгыш бер үк вакытта куандырды, горурландырды, кайберләребездә исә бик рәхәт, бик кадерле истәлекләр, тирән уйлар уятты. Әгәр караңгы белән чагыштыра алмасаң. яктының никадәр якты булуын, аның кадерен ничек белерсең?
Тормыш безне иркәләп үстермәде. Яхшыга тиешкәнче бик күп начарлыклар тагылган, ирекле тормышка ирешкәнче, хезмәт иясе күп михнәтләр чиккән. Хәзерге яшьләрнең ата-анасы моны исеннән чыгармый.
Туган авылыма кайткан чакларда, мин, ындыр артына чыгам да, басу капкасын- нган ^Арча елгасына, аннан аргы яктагы биеклеккә таба сузылган киң сукмакка карыйм. Кайбер елларны ул атлар, тракторлар, һәртөрле машиналар йөри торган олы юлга әверелә, кайсыбер язны тракторчылар бөтенләй сөреп ташлыйлар да, аны үлән баса, иген үсентеләре күмеп китә. Әйе, аны үсенте баса, әмма минем күңелемдә бу сукмакны кырык ел буена берни дә каплап китә алмый. Чөнки ул кара җир өстенә генә түгел, минем күңелемә дә сызылган.
Беренче тапкыр ул сукмакны минем авылдашларым, туганнарым һәм якын күршеләрем кыраулы бер иртән унҗиденче елның көзендә салганнар иде. Алар монда беренче эзне үрмәкүч оясыдай, алдагыч җепләрен төрле якка сузып, әнә шул биеклектә утырган алпавыт имениесен туздырырга барганда салдылар. Иң башта ул әле яшел уҗым өстеннән кыяр-кыймас кына сузылган бик тар сукмак иде. Кичкә таба киңәйде, зурайды, олы юлга әйләнде.
Бер-ике генә атна узган иде, революция салып калдырган шушы сукмактан, бүрекләренә кызыл бәйләп, авылның беренче партизаннары, кызыл гвардиячеләре көрәшкә китте. Тагын бераздан, поход капчыгына ярты икмәк, бер чеметем тоз белән биш- алты бәрәңге салып, яшь дәүләтнең беренче сугышчылары кузгалды. Еллар бераз тынычлана төшкәч, шул ук эздән авылның оек-чабаталы яшьләре шәһәрнең беренче рабфакларына, зур заводларына, тора-бара югары уку йортларына агыла башлады. Илнең батыр ирләре салган шул сукмак авыл яшьләрен Арча һәм Казан аша революциянең үзәге булган Мәскәү белән Ленинградка, туган илнең башка якларына алып китте, элекке караңгы бер татар авылының уллары һәм кызлары, шул эз белән барып, илебезнең менә хәзерге көненә, алай гына да түгел, бөтен кешелекнең күркәм киләчәгенә алып баручы якты юлга килеп чыктылар.
Бераз алга киткән, югарырак күтәрелгән саен, дөрес бараммы дип, Ленин васыятьләрен онытып борын чөя башламадыммы икән дип, шул изге сукмакларга ара- тирә борылып карау бик файдалы булыр шикелле.
Яз җитү белән, Казан Кремле буеннан сузылып киткән яшел аллеяларда, парлы- парлы һәм төркем-төркем булып, яшьләр йөри башлар. Су өсте ачылу белән, шул ук аллеялардан башланып киткән Казан диңгезендә, Бишбалта белән Кремль арасында төрле төстәге җиңел көймәләр йөзеп китәр, бөтен яр буе, андагы комлыклар, табигатьнең кеше кулы белән күркәм төскә кертелгән шушы сөйкемле почмагында ял итүче, кызынучы, коенучы меңнәрчә балалар, яшьләр, олылар белән тулыр. Берүк истән чыгармаска иде: болар һәммәсе дә әнә шулай булсын өчен әле күптән түгел генә монда меңнәрчә эшчеләр тузан, пычрак эчендә, суыкта һәм яңгыр астында еллар буе җир казыдылар, су түктеләр, ташлар җәеп бетон койдылар. Алай гына да түгел: безнең тормышыбыз ирекле һәм мул булсын өчен җанын да аямыйча көрәшкәнгә күрә, Ленин вәкиле булып килгән батыр комиссар Мулланур Вахитовны аклар һәм татар байлары әнә шул Кремль стеналары буенда атып үтерделәр. Хәзер су астында калган Ерак Усиядә матрос Маркин белән аның батыр иптәшләре сугышып үлделәр.
Әйтәсем килгәне шул: безгә шушы яши торган чорыбызның бөеклеген, аның кадерен, аның әһәмиятен күңелләргә сеңдерер өчен тирән эчтәлекле яхшы әсәрләр язарга, аларны күп язарга кирәк. Әмма хәзерге заман герое аларда үзенең туган иленә, аның көрәшенә һәм эшенә лаеклы дәрәҗәдә сурәтләнсен өчен, аның тормышы тирәнрәк һәм киңрәк булып күренсен, аңа ата-бабасы узган әнә шул көрәш сукмаклары да яктысын төшерсен, ул батырларның фидакарьлеге аның революцион аңын үстерсен, рухын тагын да пакьләндерсен, тагын да бөегрәк эшләргә омтылу өчен анда коммунистлык горурлыгын кабындырып җибәрсен.
Бу җидееллыкны без туган илебезнең буй җиткергән, тәмам ныгып, көчен җыеп матурланып җиткән егеттәй чагында башлап җибәрдек. Хәерле сәгатьтә башланып, җиңел аягы белән килсен! Шушы җидееллыклар эчендә безнең егетебез тагын да чыныксын, көче-куәте, акылы-белеме һәм зирәклеге белән матурлыгы ягыннан дөньяда тиңе чыкмастай бердәнбер баһадир булып җитлексен!