Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИҢА ӘЙТЕР СҮЗЕМ БАР


-й^үктә әнә ай да бар, Сүз башларга җай да бар, Күрмик лә бураннарны, Урыйк ла урамнарны.
Шыгыр-шыгыр килә кар, Сиңа әйтер сүзем бар. Бураннары басылды, Басылды, күк ачылды.
Бигрәк зәңгәр икән күк, Зәңгәр синең күзләр күк. Әллә инде таң да ата, — Мичләр тәмәке тарта.
Чирак1 киленнәр тора — Тәрәзәләр яктыра;
Бездә ут алынмаган, Мичкә дә ягылмаган...
Карт инде шул әни дә, Я, сузасың син нигә?
Көтмик лә, көтмик көзне, Узма бу юлы безне!
Бәлки күңеле сизгәндер, Әнкәй коймак изгәндер...
Керик, инде ай да юк, Болай йөреп файда юк!..
КЕМ ӘЙТӘ АЛА?
... -S/гет утырып таяк юна, Кызы баш игән.
Кем әйтәла, ник баш игән, Егет ни дигән?
Кыз күңеленә ахры бар да Түгелдер ачык,
1 Ч и р а к—җитез, өлгер.

Күнелне бит алдап булмый Булмый һәм качып...
Ашыктыра бугай егет, Вакыты тардыр, Уйлана кыз, уйланырлык Урыны бардыр...
... Кыз толымын сүтә-үрә, Егет баш игән.
Кем әйтәла, ник баш игән, Кызы ни дигән?