Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖЫРЛАР

БИР, КИРЕ БИР БАРСЫН ДА бәйләрем кайный, дисең, Балларым айный, дисең, Яна, дисең, учагым, Кичен, дисең, буш чагым. Баскычтагы келәгә Үрелә ят күләгә. Йөргәнмен юләр булып, Хурланам үләр булып. Күзләрең миңа хәрам, Сүзләрем сиңа әрәм. Боргаланма каршымда, Бир, кире бир барсын да: Ялгыш үткән көнемне, Сөеп әйткән өнемне, Әрәм иткән кичләрне Һәм урланган хисләрне Бир, кире бир барсын да, Боргаланма каршымда! КӨЯНТӘ А ЛЫП БИРИМ... -Көянтә алып бирим, Иңеңә салып бирим, Торсын ул кочып кына, Йөрерсең очып кына. Чәчәкле көянтәсе, Нәрсә дияр әнкәсе? Аксын да аксын чишмә, Серең бүтәнгә чишмә. 4. ,С. Ә." № 8 49 50 Иртәсен дә, кичен дә Гел мине тот исеңдә! Бизәкле көянтәсе, Нәрсә дияр әнкәсе? Суны чүмеч үпсен лә, Әй үпсен лә, күпсенмә. Гөлләр көтсә көтсен лә, Көннәр бергә үтсен лә! Алмалы көянтәсе, Нәрсә дияр әнкәсе? ТАМЧЫЛАР ТАМАР ЧАКЛАР ■L амчылар тамар чаклар, Ташулар агар чаклар, Бергә булган вакытларны Сәгатьләп санар чаклар. Кама буйлары тал-тирәк, Тирәксез җирләр сирәк. Яшьлек яздай шаулап китәр, Сөеп калырга кирәк. Таллар уйлана инде, Бөре уяна инде. Язларында ялгыз йөрсәң, Йөрәкләр яна инде... Тамчылар тамар чаклар, Ташулар агар чаклар, Кадерен белгән кешегә Минутлап санар чаклар... ДУЛКЫННАР ЯРНЫ АШЫЙ... /■Дулкыннар ярга кага, Иделдә саллар ага. Идел, Идел, киң икән, Күңелемә тиң икән Дулкынланган чагында... Салда китте егетем, Агып китте өметем. Карап күзем талдырдым, Ташлап кынай калдырды... Ярда яткан балык мин, Ярда яткан балык мин... Торам чак тын алып мин, Торам чак тын алып мин... Салларлай китте алдан, Ялгыз бүрәнә калган. Буксир тавышы ерак, Кычкырмый гына йөрәк!.. Дулкыннар ярны ашый, Күземнән яшьләр ташый. Идел, Идел киң икән Күңелемә тиң икән Давылланган чагында... ҮПКӘН-КОЧКАН ҖИЛГӘ ОЧКАН ДИП... кланда ялгыз каенның Куены ачык тора. Үткән-барган җилләр аны Үбеп я кочып тора. Җилләр гел искән саен, «Үпкән-кочкан җилгә очкан» дип Ваемсыз кала каен. Каен чәчен, толымнарын Төрле җилләр туздыра. Каен, каен, аен-көнен, Гомерен шулай уздыра. «Үпкән-кочкан җилгә очкан» дип Шыр ачык булма, күңел, Мин җансыз каен түгел!