Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ХАЛЫК ҖЫРЛЫЙ» ҖЫЕНТЫГЫНЫҢ ӨЧЕНЧЕ БАСМАСЫ

Татарстан китап нәшрияты «Халык җырлый» җыентыгының өченче басмасын чыгарды L Соңгы җиде ел эчендә бу китапның өч мәртәбә басылуы (беренче басма— 1951, икенчесе 1954 елда чыккан иде), халык арасында бик популяр булуы да күп нәрсә турында сөйли. Шушы факт халкыбызның культура дәрәҗәсе, рухи ихтыяҗлары туктаусыз үсә, байый баруын, музыкага, җырларга булган мәхәббәтенең тагы да көчәюен, тирәнәюен тагын бер тапкыр раслый. Бертөрле җыр китаплары фәнни күзлектән чыгып төзелә. Анда теге яки бу җырның кайда, кемнән, кайчан язылып алынуы, нинди көйгә башкарылуы, кай якларда таралган булуы һ. б. хакында мәгълүмат бирелә. Бу төр җыентыклар, гадәт буларак, җырлар турында гыйльми тикшеренү һәм эзләнүләргә нигезләнеп язылган мәкалә белән башланып китәләр. Җыр мирасын тарихи- әдәби яктан өйрәнүдә, гомумән фән үсешендә мондый китапларның кыйммәтләре бик зур. Кызганычка каршы, бездә — җырлар хәзинәсе чиксез бай булган бер халыкта, андый җыентыкларның әлегә хәтле күренгәне юк. Җыр китапларының икенчеләре киң катлау массаның, меңләгән җыр сөючеләрнең сорау һәм ихтыяҗларын канәгатьләндерү теләгеннән чы1 «Халык җырлый». Өченче басма. Төзүчесе 3. Хәйруллина, Казан, 1958, 6G7 бит. гып төзелә. «Халык җырлый» җыентыгы әнә шундый китапларның берсе. Халык җырларын бергә җыйнап, билгеле бер тәртипкә салып чыгару тарихы бездә шактый ерактан башлана. Әлегә билгеле булганча, бу өлкәдә беренче тәҗрибә итеп Г. Ва- һаповның 1869 елда Казанда чыккан һәм халыкның 300 дән артык кыска җырын эченә алган «Җырулар» китабын санарга кирәк. Җырларны аерым китап итеп бастыру эше XX йөз башында бигрәк тә җанланып, киңәеп китә. 1900—1917 еллар дәвамында халыкның озын һәм кыска җырлары урнаштырылган төрле күләмдәге утызга якын җыентык чыга. Шулардай Хуҗа Бәдигыйнең 1912—13 елларда бер-бер артлы чыккан «Җырлар әхтәрисе» күләмле булуы, тематик төрлелеге белән аеруча игътибарга лаек. Басылган җыр китаплары һәм алардагы җырлар безгә татар халкының җырлар мирасы гаять бай һәм төрләргә мул булуы турында сөйли. Совет чорында бу мирас халыкның яңа җырлары хисабына тагы да байый, тулылана төште. 1933 елда чыккан һәм халыкның меңнән артык яңа кыска җырларын туплаган җыентык (төзүчесе А. Шамов) шуның матур бер мисалы. 1939 һәм 1948 елларда «Халык җырлары» исеме белән тагын ике китап чыкты (төзүчеләре А. Шамов, Г. Разин, X. Ярми). Бу китапларда халыкның дүрт мең чамасы кыска җырлары темаларга бүленеп бирелгән. Җыентыкларда күпчелек урынны совет чорында туган яңа җырлар алып тора. Боларга тагын Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң чык jr кцзөгпц 117 кан кечкенә күләмле берничә җыентыкны өстәргә мөмкин булыр иде. «Халык җырлый» җыентыгы алда саналган җыр китапларыннан бер ягы белән аерыла. Китапта, халыкның. борынгы һәм хәзерге заман җырлары белән бергә, композиторлар һәм шагыйрьләр язган җырлар да бирелгән. Бу табигый дә. Чөнки татар халкының хәзерге заман му- зыкаль-поэтик хәзинәсе ике юл белән үсә һәм Файый бара. Бер яктан, бу хәзинә халык үзе иҗат иткән җырлар һәм көйләр хисабына баеса, икенче яктан, аны баетуда, төрлеләндерүдә шагыйрьләр һәм композиторлар мактаулы урый тоталар. Халык шагыйрьләр һәм композиторлар язган җырларны барлый, сайлый һәм үзенең рухи халәтенә, теләкләренә һәм таләпләренә җавап биргән иң яхшыларын җыр хәзинәсенә ала. Хәзер без киң массаның мәхәббәтен казанган 150 гә якын популяр җыр саный алабыз. Шунысы куанычлы, бу сан шагыйрьләр һәм композиторлар иҗат итеп торган яңа әсәрләр хисабына һаман саен киңәя, арта бара. Җыентыкка кергән йөз сиксән тугыз җыр шагыйрьләр һәм композиторлар тарафыннан язылган, йөз алтмыш ике җыр халыкның үз көйләре белән яшәүче аерым җырлары. Болардай тыш, тематик бүлекләр ахырында халыкның биш йөз алтмыш алты кыска җыры тупланган. Китапта шулай ук рус совет җырларының һәм рус халык җырларының егермегә якын үрнәге урнаштырылган. Күрше башкорт халкының моңга һәм аһәНгә бай җыр поэзиясеннән дә матур гына үрнәкләр китерелгән. Ниһаять, өченче басма, элек чыккан басмалар белән чагыштырганда, соңгы елларда халыклашкан яңа җырлар һәм сугышка кадәр үк популяр булсалар да, әлегәчә «онытылып торган» кайбер җырлар хисабына тулылана, төрлеләнә төшкән. КТинчурииның «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», «Ил» пьесаларына С. Сәйдәшев язган җыр-көйләриең бүгенге хәзинәдә үзләренә лаек һәм күркәм урынны кабат алуларын ничек хупламаска! Шулай ук «Газинур батыр турында җыр» (Г. Афзал сүзләре, Җ. Фәйзи музыкасы), «һиндстанлы дусларга» (Ә. Ерикәй сүзләре, Ә. Фәттахетдинов музыкасы), «Ак каеннар» (М. Хөсәен сүзләре, Е. Хисамов музыкасы), «Һаҗирә» (С. Хәким сүзләре, 3. Хәби- буллин музыкасы) кебек яңа, яхшы җырларның өстәлүе дә җыентыкның кыйммәтен, һичшиксез, күтәрә. Китапның басмадан басмага тулылана торуы әйбәт, әлбәттә. Әмма, кызганычка каршы, шагыйрьләр һәм композиторлар язган җырларны сайлау эшендә төзүче һәр конкрет очракта да җитди таләпчәнлек күрсәтеп җиткермәгән. Әгәр «Халык җырлый» җыентыгының икенче басмасында шагыйрьләр һәм композиторлар язган, әмма әле халыклашып китмәгән, массага билгесез җырлар басылган икән, бу эшне җырлар пропагандалау күзлегеннән карап акларга була. Ләкин өченче басманы хәзерләгәндә инде сайлау эшенә гаять сак килергә һәм һәрбер җырны халыклаша алганмы, юкмы дигән җитди тәнкыйть карашына таянып бәяләргә кирәк иде: чөнки ике җыентык арасында дүрт ел вакыт узды. Әгәр җыр шул еллар эчендә бер-ике мәртәбә радиодан башкарылгач та яисә сәхнәдә яңгырагач та тынып калган икән, аңа сорау юк икән, димәк, ул уңышсыз чыккан, димәк, аны кат-кат басып торуның хаҗәте юк. Ләкин алай эшләнмәгән. Икенче басмадан өченче басмага, яхшы, танылган җырлар белән бергә, уңышсыз, канатсыз җырлар да күчкән. Андый җырлар һәр тематик бүлектә дә очрыйлар. Менә кайбер мисаллар. Китапның «Туган ил, партия турында» дигән бүлегендә Мәскәү турында өч җыр урнаштырылган. Әһәмиятле бер үк темага күп җырлар язылуын котларга гына кирәк. Ләкин бер шарт белән: җыр тексты белән дә, көе белән дә башкаларга охшамаган, теманы яңа бер яктан яктырта торган булсын. Безгә билгеле булганча, Мәскәү турындагы җырлардан бары бер җыр гына — Җ. Фәйзинең Ә. Ерикәй сүзләренә язылган җыры гына уңышлы дип санала, радиодан тапшырыла, хор коллективлары репертуарында яши. Ә ике җыр — 118 Ш. Мәҗитовның М. Хөсәен сүзләренә, М. Мозаффаровның Н. Дәүли сүзләренә язган җырлары популярлык казана алмадылар, аларның текстлары гомуми, стандарт риторикадан ерак китә алмаганнар. Ни өчен аларны соңгы басмага кабат кертергә иде? Данлы Идел турында Н. Җиһа- нов һәм М. Мозаффаровның Ә. Исхак текстларына, А. Ключаревиың М. Хөсәен сүзләренә язган матур, үзенчәлекле җырларын бөтен халык яратты. Аларны шәһәрдә дә, авылда да ишетергә мөмкин. Ә менә 3. Хәбибуллинның Г. Насрый сүзләренә язган һәм Иделгә багышланган «Учак янында» җыры көе белән дә, сүзләре белән дә алдагы әсәрләрдәй күп өлеш калыша. Ул үз вакытында бер-ике мәртәбә яңгырады да онытылды. Димәк, аны да яңадан матбугатта чыгару кирәк түгел иде. Халыкның мәхәббәтен казана алмаган, кыска гомерле җырларны җыентыкның «Намуслы хезмәт», «Бәхетле яшьлек», «Мәхәббәт җырлары» дип аталган бүлекләреннән дә табарга була. Дөресен әйткәндә, аларның китапта урын алуына бер төзүче генә гаепле түгел, бу гаепнең бер башы композиторларга төшсә, икенчесе җыр язучы шагыйрьләргә туры килә. Җыентыктагы уңышсыз җырларны санап тормыйча, без биредә шагыйрьләр иҗатына караган уртак бер кимчелеккә киңрәк тукталырга булдык. һәрбер җырда да, эстрада өчен язылганмы ул, киң массалар өченме, барыбер, сюжет булырга тиеш. Сюжетсыз җыр — канатсыз кош кебек. Сюжет җырны оештыра, строфаларны бер-берсенә беркетеп куя һәм аларның урыннарын алыштырып куярга да, башка сүзләр кушарга да мөмкинлек бирми. Безнең борынгы озын җырларның гаять күбесе сюжетлылар, аларның башыннан ахырына кадәр я бер кызның матурлыгын мактаган, я ике яшь йөрәкнең аерылу кайгысын, я кавышу куанычын тасвирлаган фи- кер-хис сузыла. Татар халкының әле хәзер дә яратып җырлый торган ике җырын — «Мәдинәкәй» һәм «Сибелә чәчәк»не генә алып карыйк. Беренче җырда Мәдинә исемле бер чибәрне сөйгән егетнең эчке кичерешләре тирән булып, төрле яклап чагылмыймыни? Хисләрнең эзлекле үсеше, хәрәкәте, тойгыларның алма? шынып, яңарып торуы җыриын сюжетын билгеләмимени? Ә «Сибелә чәчәк» җырында мәхәббәттә янган ике күңелнең аерылу сагышы үзәк өзгеч итеп сурәтләнә. Монда да эчке хисләр үсеше сюжетны оештыра... Әле 30 еллар ахырында ук халыклашкан «Комсомолка Гөлса- ра»ны искә төшерик (Җ. Фәйзи музыкасы, Ә. Ерикәй сүзләре). Аның сюжеты гражданнар сугышының кү* ңел тетрәткеч бер картинасын ачуга корылган. Гөлсара илен саклап батырларча һәлак була. Бу җырның киң таралуында көйнең уңышлы булуы белән бергә, һичшиксез, текстның, сюжетлы булуы да зур урын тотты дисәк, һич хата булмас. Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре һәм композиторлары кырыкка якын җыр яздылар. Әмма аларның бары ундүрте генә чын мәгънәсендә халыклашып китте. Алар һәммәсе дә — сюжетлы җырлар. Менә 3. Хәбибуллиниың Кави Нәҗми сүзләренә язган «Җиңеп кайт» җыры. Җыр бер кызның сугышка китүче сөйгән егетенә булган хис-теләкләрен чагылдыра. Әйтелгән һәр теләк җырга яңа настроение бирә, хисне үстерә. Шушы үсеш җырның сюжет сызыгын билгели. Аның строфалары логик бер эзлеклелек белән агылалар, һәр юл да нәкъ үзенә кирәк булган, табигый урынында килә. Халык күңеленә элекэлектән таныш һәм якын булган ике яшь йөрәкнең — егет белән кыз образының җыр үзәгендә торуы һәм аларның лирик кичерешләре сугыш чоры өчен хас героик кичерешләр белән табигый аралашуы җырга яшәү көче бирә. Сугыш елларында халыклашкан һәм хәзер дә телләрдән төшми торган «Юксыну» (С. Хәким сүзләре, Ш. Мәҗитов музыкасы), «Кулъяулык» (Ә. Бикчәитәева сүзләре, М. Мозаффаров музыкасы) кебек җырлар шулай ук сюжетлы булулары белән аерылып торалар. Кыскасы, халык җырлары һәм халыклаш- 119 кап җырлар тарихы безне җыр текстларының билгеле бер сюжетка корылган очракта гына җыр дип аталырга хаклары зур дигән нәтиҗәгә китерәләр. Күп гүзәл җырлары белән танылган күренекле рус шагыйре М. Исаковский «...безнең җырлар сюжетлы булырга тиеш. Бәлкем, сюжет гади генә булыр, четерексез булыр, ләкин ул булырга тиеш», — диIX. Бу турыда Татарстан язучыларының Дүртенче съездында да сүз булды. Шагыйрь С. Хәким Октябрьның 40 еллыгына багышлап үткәрелгән конкурста бүләккә лаек табылган җырларның да шактые риторикадан котыла алмауларын, ачык бер сюжетка пя булмауларын һәм каян тотынсаң, шуннан бүселергә торганнарын хаклы рәвештә тәнкыйть итте. Композитор Җ. Фәйзи җыр текстларында сюжет булмау аркасында аларга көй язуның авырлыгы турында сөйләде һ. б. «Халык җырлый» җыентыгында сюжетсыз җырлар мул гына. «Намуслы хезмәт» бүлегенә күз төшерик. Менә X. Вәлиуллииның X. Вахит сүзләренә язган җырыннан бер өзек: Йөрәкләрдә ярсу дәртләр кабына, Күңелләр узарга омтыла, (?) Хезмәт җыры колач җәйгән чагында, Арганнар, талганнар онтыла. Җилкенеп ал, әйдә, Җилпенеп сал, әйдә! (?); Егетлек күренсен һәр эштә. Кемдә пакь теләк бар, Кемдә саф йөрәк бар, Шул җиңә һәрбер эштә, һәр көрәштә. Нәрсә бу? Эчпошыргыч риторика. Күңелдә бернинди хисләр уята алмый торган купшы, төче, ялтыравык сүзләр җыелмасы. Хезмәтнең тышкы билгеләрен, хәтта матур билгеләрен сөйләп барып кына эмоциональ көчкә ия булган җыр язу һич тә мөмкин түгел. Монда, тиңсез батырлыклар күрсәтеп, яңа җәмгыять төзүче эшченең дә, колхозчының да җанлы образы, йөрәк тавышы юк. Китапта шахтерлар турында өч җыр басылган. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, текстлары буенча җырларның берсен дә мактап булмый. Аларда шахтер образы юк, шахтерның хезмәт вакытында ачылган эчке дөньясын конкрет төгәллек белән сурәтләгән, аның хезмәттән алган шатлыгын раслаган сюжет юк. Шахтер туганнар, бөтен йортларга, Заводка, кырга, зур төзелешкә, Локомотивка, тимер юлларга IX М. Исаковский. «Поэтик осталык турында», Мәскәү, 1953, 21 бит. Кара алтыннар, Кара алтыннар, Сезнең ялкыннар кирәк һәр эшкә, — ди М. Садри «Совет шахтерлары» җырында (Ш. Мәҗитов музыкасы). Рифмага салынган күңел кайтаргыч «доклад»ны хәтерләтә бу юллар. Ә. Ерикәй шахтер хисләрен ачар өчен үз җырларында да, башкалар язган җырларда да уйнала торган һәм инде туйдырып бетергән алтын телле гармонь образын сайлаган... «Тракторчы кыз» җырында Ә. Ерикәй шулай ук сюжет төзи алмаган. Җыр шагыйрьнең тракторчы кызга тышкы соклануыннан башка бернинди дә тойгы уятмый. Хезмәтнең совет кешеләре арасында яңа мөнәсәбәтләр һәм матур сыйфатлар тәрбияләве, бәхет һәм шатлык чыганагына әйләнүе турында җыентыкта уңышлы җырлар да аз түгел. С. Сәйдәшевның К. Тинчу- рин сүзләренә язган «Без кабызган утлар» һәм Г. Хуҗи сүзләренә язган «Халисә»сен искә төшерик. Аларда музыка белән сүзләрнең гармоник бөтенлектә яңгыравын сизү авыр түгел. К. Тинчурин текстында сюжет сызыгын маршларга хас булган бер поэтик үзенчәлек — рефрен билгели. «Без кабызган утлар сүнмәс алар» рефрены монда строфадан строфага киңәюче, үсүче хис-тойгыларны берләштергән композицион төен булып тора. Ә «Халисә» җыры кырларда зур кораб йөртүче зәңгәр күзле, тыйнак, уңган кызны бөтен җанлы- лыгы белән күз алдына бастыра. Хезмәт һәм хезмәт кешеләре турында үзенчәлекле итеп сөйләүче «Бригадир кыз Гөлниса» (Г. Нас- рый — 3. Хәбибуллин), «Җитен үстерүче кыз» (С. Хәким — X. Вәли- уллин), «Гөлсинә» (Р. Ишморат — Җ. Фәйзи), «Уңыш бәйрәмендә» (М. Җәлил — Л. Хәмиди), «Фатима арышлары» (М. Әмир — Җ. Фәйзи), «Сабан туе» (Н. Исәнбәт — 120 X. Вәлиуллин) кебек сюжетлы җырларны да халык үзенең репертуарына алды. Шулай да халкыбызның бүгенге тыныч, иҗади хезмәте, аның рухландыргыч пафосы турындагы яхшы җырларга кытлык зур әле. Бу темага сюжетлы, әйбәт җырлар язу шагыйрьләрнең дә, композиторларның да кичектергесез бурычы булып тора. Моннан 4—5 ел элек бездә яшьлек һәм мәхәббәт турында лирик җырлар аз дигән хаклы хафалану тавышлары ишетелә иде. Бу кимчелек хәзер бетеп килә дисәк, хата булмас. Чыннан да, соңгы елларда күп кенә матур лирик әсәрләр язылды. Соңгы ике елда гына шагыйрьләр һәм композиторлар язган җырлар саны йөзгә җитә. Бу бик куанычлы хәл. Ләкин җырлар ишәйгән саен, бер җитешсезлек сизелә башлады. Тема ваклана, шаблон арта төште. Тормыштан алынган сюжет урынына аерылу, сагыну, кавыша алмый тилмерү, аңлаша алмый газап чигү кебек тапталган ситуацияләр һаман саен ешрак очрый бардылар. Моны раслаган мисаллар җыентыкта юк түгел. Лирик геройның сөйгән кешесе белән уртаклаша алмаган хисләре турында сугыштан соң композитор Ә. Бәкиров Ф. Кәримнең «Кемгә сөйлим» дигән текстына матур бер җыр язган иде. Җырны халык яратып кабул итте, ул тиз арада таралып өлгерде. Шуннан соң шул ук темага караган җырлар күпләп языла башлады. Л1енә аларның җыентыкта басылган үрнәкләре: Ш. Маннур — «Бәлкем, син дә сөярсең», Ә. Ерикәй — «Син генә», «Лирик җыр», Г. Насрый — «Зәңгәр». Ә. Бикчәнтәева — «Кунак кызы», Г. Зәйнашева — «Тыңларсыңмы минем җырларымны». Бу җырларны чагыштырып карасаң, лирик геройларның бер-берсенә шактый охшашлыгын күрәсең. Ә охшашлык җырны чырайсызландыра. Мондый хәлне, гәрчә бу җырларның көйләре әйбәт булса да, хуплап булмый. Шундый ук күңелсез мисалларны юксыну, көтү турындагы бер типтагы җырлардан да табарга мөмкин. Тематик тарлыкка һәм җырларның чырайсыз булуларына каршы җыр язучы шагыйрьләр үзләре үк көрәш ачарга тиешләр. Җыентыкны төзүче адресына тагын берничә сүз әйтәсе килә. Без «Халык җырлый» китабыннан аның халыклашкан җырларны тулы чагылдыруын таләп итә алабыз. Шулай да җыентыктан кайбер яхшы җырлар ни өчендер төшеп калганнар. 1929 елда С. Габәши, Г. Әлмө- хәметов һәм В. И. Виноградовлар язган «Эшче» операсыннан Нигъмәт җыры, С. Сәйдәшевиең «Бишбүләк» драмасына язган «Өмә җыры», «Партизан җыры», халыкта гаять популяр булсалар да, китапка кермәгәннәр. Төзүче гомумән партизаннар турында күренекле татар җырларын (Ф. Яруллин музыкасы, Ә. Ерикәй сүзләре — «Партизанка»; Н. Җиһанов музыкасы, Г. Кутуй сүзләре — «Партизанка») җыентыкка урнаштырмаган һәм русчадан тәрҗемә ителгән «Партизаннар җы- ры»н (рус халык көе, С. Алымов сүзләре) бирү белән генә чикләнгән. Болардан тыш җыентыкта үзләренә хаклы урынны түбәндәге җырлар да ала алмаганнар: «Байрак тегәбез» (һ. Такташ — Җ. Фәйзи), «Гөлйөзем ариясе» (Т. Гыйззәт — С. Сәй- дәшев), «йөрәк җыры» (X. Туфан— Җ. Фәйзи), «Батыр каберендә» (Г. Кутуй — Н. Җиһанов). Халыкның киң таралган җырларыннан «Көзге ачы җилләрдә», «Зәңгәр күз», «Кошлар кебек», Ватан сугышы елларында чыккан «Зөмбел чәчәк», «Таһир-Зөһрә», уен җырларыннан «Зәлилә» дә китапта урын тапмаган. Татарстан композиторларының июнь аенда булган бер җыелышында композитор М. Мозаффаров безнең республикадан тыш яшәүче татарларның музыкаль фольклорын җыйнау, өйрәнү, пропагандалау мәсьәләсен күтәрде («Совет Татарстаны», 25 июнь, 1958 ел). Бу бик әһәмиятле, өлгергән мәсьәлә. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият, тарих институтының фольклор группасы соңгы елларда Киров, Горький өлкәләрендә һәм күрше республикаларда яшәүче 121 татарларның күп кенә көйләрен магнитофонга язып алды. Алар арасында музыкаль төзелешләре һәм текстлары ягыннан искиткеч матур, оригиналь җырлар бар. Татарстан радиосы, консерватория һәм филармония бу әсәрләрне пропагандалау буенча әлегәчә берни дә эшләмәделәр. Моны эшләргә бик вакыт һәм бу җыентыкның алдагы басмасында халык җырлары бүлеге шундый җырлар хисабына тагы да байый төшәр дип ышанасы килә. «Халык җыр л ы й » җыенты гы и ы ң алдагы басмасын хәзерләгәндә төзүче югарыдагы кимчелекләрне истә тотар һәм китапта бары тик халыкның яраткан җырлары гына урын алыр дип уйлыйбыз.