Логотип Казан Утлары
Шигърият

КОМАНДИР


Атаклы Дуга сугышын Ул һаман ала искә; Кызу июль кичләрендә Каны тамган Донецка. Егылган, тик ташламаган Солдатлары фронтта. Взводы белән иң алдан Кергән ул Белгородка. Ул якның кырлары күргән Аның яшь-җиләк чагын; Азатлык өчен көрәштә Куркусыз, зирәк чагын. Белә аны Пронино, Терновка авыллары. Ак таулар итәге буйлап Таралган аның даны. Онытмый алмагачлар да, Алар да сагына икән, Аны көтеп алмалары Җиргәчә салына икән. Командир, безнең командир Үзе анда тумаган. Ләкин иң якты юллары Башлана шул Дугадан.