Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ АРМИЯСЕ ТУРЫНДА ТАТАР ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫ

Революция һәм гражданнар сугышы елларында меңләгән татар хезмәт ияләре зур дәрт һәм теләк белән Кызыл Армия сафларына бастылар. Чөнки бу яңа армия, халык армиясе иде. Чөнки алар үзләренә азатлык, бәхет биргән яңа дәүләтне, яңа Ватаннарын яклауның изгелеген, мөкатдәслеген бөтен күңелләре белән тойдылар. Шуны аңлау эчке һәм тышкы дошманнар белән аяусыз көрәш мәйданында батырлык, героизм чыганагы булды. Моны 1919 елның язында оешкан Беренче укчы татар бригадасының данлы тарихы да, Идел буенда көрәш алып барган башка гаскәри Частьларның сугышчан юлы да раслый. Яңа армиянең төп өлеше яшьләрдән торды. Әле кайчан гына ал арның күбесе кичләрен авыл урамнарында тальян гармоньга кушылып мәхәббәт җырлары белән уздыра иде. Давыллы революция ташкынына кушылгач, алар яңа җырлар өйрәнделәр һәм бу җырларның иң беренчеләре рус революцион җырлары һәм яңа сүзләргә җырланучы борынгы солдат көйләре булды. Шул ук вакытта бу җырларга киң халык массалары һәм солдатлар иҗат иткән яңа җырлар, яңа көйләр кушыла барды. Азатлык пафосы белән ялкынланган 1917—22 елларда рус революцион җырлары көрәшкә күтәрелгән халыкның рухи хәсиятенә туры килгән җырлар иделәр. Шуңа күрә алар һәркайда — гаскәри частьларда, сугышчан сафларда, митингларда яңгырадылар, төрле милләт хезмәт ияләренең һәм армиянең аңын тәрбияләүдә, аларны оештыруда зур роль уйнадылар. Алай гына да түгел, «Интернационал», «Варшавянка», «Матәм маршы», «Совет власте өчен», «Алга атлагыз, иптәшләр» кебек революцион җырлар, гимннар, маршлар мәйданга киләчәк күп кенә татар совет иҗтимагый җырларының ритмик төзелешләренә, интонацияләренә уңай йогынты ясадылар, бу җырларда политик, героик мотивларның тирәнрәк та м ы р л а ну ы н а бул ы ш л ы к иттеләр. Революцион җырлар татар теленә беренче мәртәбә 1905—07 елларда ук тәрҗемә ителә башласа да, аларның аеруча киң таралуы совет чорына туры килә. Татар хезмәт ияләре, татар сугышчылары арасында революцион җырларның киң тармакланып яшә- вен раслаган күп мисаллар, фактлар бар. Дөрес, 20 елларда турыдан- туры халыктан язып алган фольклор материаллары аз сакланган. Әмма безнең алда шул кырыс, хәтәр еллар чынбарлыгын реаль һәм образлы итеп чагылдырган матур әдәбиятыбыз, шул чорны әле дә яхшы хәтерләгән җанлы шаһитларның истәлекләре бар. 103 Шул еллар өчен атаклы «Смело, товарищи, в ногу» 7 җырының киң таралган булуы да татар әдәбиятында калку чагылган. Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романын искә төшерик. Кызыл байрак күтәреп демонстрациягә чыккан революцион сафларда бу җыр бертавыштан яңгырый. Автор сүзләре белән әйткәндә, бу җыр революционер Хәсәннең һәм башкаларның «барлык кичерешләренә һәм омтылышларына тагын да тирәнрәк мәгънә биреп... революциянең, туган илнең язмышын хәл итәр өчен корал күтәрү заманы чынлап та җиткәнлекне айлата...» Г. Бәширов гражданнар сугышына багышланган «Сиваш» повестенда бу җырның бөтенләй икенче шартларда. икенче урында җырлануын тасвирлый. Аны Перекопта туплар гөрселдәгән бер чакта. Сиваш сазлыкларын кичкәндә рус сугышчылары белән бергә татар егете Шәмси дә җырлап алга бара... Татар халкының революция һәм гражданнар сугышы елларында аеруча популярлык казанган милли музыкальшигъри әсәрләреннән иң элек дәртле, ашкынулы «Ком бураны» көен күрсәтергә кирәк. Җырның көендә дә, сүзләрендә дә шул чорга хас күтәренкелек, тәвәккәллек сизелеп тора. «Без давылдан курыкмыйбыз, үзебез давылдай булгач», «Без бураннар туздырабыз, көрәшкәндә ил өчен» кебек юллар халык рухындагы үсешне, омтылышны тирән һәм төгәл итеп ачалар. Бу җырга хас сыйфатлар «Яшәсен, яшәсен», «Бер, ике, өч, бездә кызыл көч» дигән яңа көйләрдә тагы да көчәйгәннәр. Алар икесе дә кушымталы җырлар. Монда кушымта күп тавыш белән сафта җырлап баручы кешеләрнең хисләрен оештыра, җырга куәт һәм дәрт өсти. Татар совет җырларына революция керткән бер яңалык иле бу. Кызылармеец атта бара. Җилкәсендә сөнгесе: Биш канатлы кызыл йолдыз Кызылармеец билгесе. 1 3. Хәйруллина төзегән «Революцион җырлар» җыентыгында татарчасы «Алга атлат ыз. иптәшләр» дип бирелгән, J 957 ел, 10 бит. Яшәсен, яшәсен Шанлы кызыл гаскәрләр! 1 ’ «Татар ’халык иҗаты», 1954, 137— Тыныч елларга күчкәч, бу кушымтаны төрле җырлар белән бергә революцион бәйрәмнәр хөрмәтенә оешкан демонстрацияләрдә авыл саен ишетергә мөмкин иде. Хәзер инде кушымтаның соңгы юллары үзгәртелә: искергән «шанлы» сүзе урынына «батыр», «гаскәрләр» урынына «армия» дип җырлана башлый. Моннан башка кушымтаның: «Яшәсен, яшәсен Безнең. совет илләре!» яисә «Безнең совет власте!» дигән вариантлары да барлыкка килә. Җырның Бөек Ватан сугышы елларында татар солдатлары арасында яшәве дә билгеле. Элекке фронтовик Богданов Мәгъсүмнан язып алган истәлектә шундый юллар бар: «Мин хезмәт иткән ротада татар- башкорт егетләре күп иде. Полигонга барсак та, столовойга барсак та җыр белән генә йөри идек. Бервакыт рота командиры өлкән лейтенант Нохрин стройда җырлар өчен татарча җырлар өйрәнергә кушты. Күбебез авыл малайлары. Авылда җырлап йөргән көйләрне җырлый башладык. Берәрсе җыр башлый, ә без хор белән күтәрәбез: «Яшәсен, яшәсен, батыр Кызыл Армия» дип бетә иде һәр җыр... Тора-бара рус егетләре дә безгә кушылып җырлый башладылар...» Шул елларда киң таралган «Камдадыр шунда, Идел буенда» дип башланган җырны хәтерләүчеләр әле дә аз түгелдер. Ул гражданнар сугышының бер эпизодын күңел тетрәткеч итеп сурәтли. Бөек тетрәүләр барган бу чорда, бер семьяда үскән ике туган ике якка аерылалар. Берсе акларга, берсе кызылларга кушыла. Җыр аларның соңгы очрашуларын һәм ике сыйныф вәкилләре буларак берберсеиә атышуларын күрсәтү белән тәмамлана... С е б е р дә партизаннар көрәшен чагылдырган һәм үз вакытында татар телендә яңгыраган «Амур буйла- 109 рында» һәм «Себер партизаннары җыры» 8 да азатлык көрәше пафосы белә . сугарылганнар. Ритмик интонацш.ләре һәм эчтәлекләре белән алар рус партизан җырларына якын торалар һәм күрәсең шул җырлар йог. :н ысында туганнар. Гражданнар сугышы бетеп, тыныч тозс. ы елларына күчкәч, Совет Армиясе турында йөзләгән яңа җырлар тудылар. Лларпың бер ишен халык, икенчеләрен армиядә хезмәт итүче яшьләр иҗат итәләр. Халыкның армиягә мөнәсәбәтен күрсәткән җырларда, Совет Армиясе беркайчан да җиңелмәячәк дигән идея раслана. Халык армиягә кайнар сәламен / пиәрә, аның батырлыкларын мактый. /Кырларда гражданнар сугышы героикасы яңадан яңгырый башлый. Ворошилов, Бу- денн. а, Чапаев кебек сугыш геройларына багышланган матур җырлар туаж.р. европаны сугыш күләгәсе кар. шыла.. L һәм «без» төшенчәләре бу төр җырларда еш кына бергә киләләр: «Җиңәргә булгач җиңәргә — безмен, теләк бер генә», «Без җиңәрбез, дошман җиңмәс, без батырлар бар чакта», «Без өйрәнмәгән коллыкка, без өйрәнгән җиңәргә». Ватан сугышы героикасы белән сугарылган яңа җырларның поэтикасы да үзенчәлекле. Бер үзенчәлек итеп фикернең декларатив бирелүен күрсәтергә кирәк. Җырлар сугыш эчендә йөргән тәвәккәл, батыр, кыю кешеләрнең рухын ачалар. Ә бу күтәренке рухны, сугышчан сыйфатларны лирик интим җырларга хас чагыштырулар, композицион параллельләр, сынландырулар, метафоралар аша гәүдәләндерү мөмкин түгел. «Без дошманнарга ут явы, безнең шундый чагыбыз» дигән характеристиканы интим җырларда очрату сәер булган шикелле, хәрби коллективның дошманга мөнәсәбәтен сурәтләгәндә нечкәртелгән, субъектив эпитетлар, табигатьтән алынган «былбыллы», «ал таңлы, чәчәкле» юллар сайлау да сәер булыр иде. Бу җырларның композициясендә хәрби көнкүреш картиналары төп урынны алып торалар. Фронт җырларының лексик составына хас бер үзенчәлек итеп хәрби төшенчәләрнең еш кулланылуын күрсәтергә кирәк: «автомат», «танк», «пуля», «масхалат», «приказ» һ. б. Армия репертуарында героик-патриотик җырлар гына яшәмиләр. Бу репертуарда интим-лирик җырлар да күп кенә, һәм аларны «солдат һәм мәхәббәт» дигән темага берләштерергә мөмкин. Интим-лирик җырларда совет солдатының рухы, эчке дөньясы яңа бер яктан яктырып китә. Аның батыр йөрәгендә туган иленә кайнар мәхәббәт белән бергә ата-анасына, семьясына, сөйгән кызына булган саф мәхәббәт хисләре дә яши. Бу мәхәббәт аңа көч бирә, солдат тор м ы ш ы и ы ң кы епл ы кл а р ы н җ и - ңәргә дәрт өсти, һәм шул мәхәббәт хакына ул утка керергә дә әзер тора: Алтын булып агармын, Көмеш булып тамармын, Снн бәгърем хакы өчен Утка кереп янармын. Ялкынлы мәхәббәт көчен берни дә — еллар озаклыгы да, хәрби тормыш авырлыгы да, юллар ераклыгы да сүндерә алмый. Киресенчә, ара ераклашкан саен, күңелләр якыная бара: Һәр кич саен, һәр көн саен, Шаулый булыр каенлык; Ара ерак булган саен Арта икән якынлык. Тыныч елларда да, сугыш елларында да ил сакчыларының җыр репертуарында хат поэзиясе зур урын ала. Хат алу, хат килү солдат өчен иң куанычлы вакыйгаларның берсе. Ватан сугышы елларында хатларның сугышчы рухына нинди ямь бөркеп торулары язучыларның бик күп хикәя, очеркларында матур чагылыш тапкан. И. Гази, А. Расих фронт газеталарында бу темага нәфис нәсерләр язалар, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи, Г. Хуҗи, Ә. Ерикәй һ. б. шагыйрьләр матур-матур шигырьләр багышлыйлар. Совет Армиясе турындагы җыр репертуарында, халык җырлары белән беррәттән, татар композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән музыкальпоэтик әсәрләр дә күренекле урын алып торалар. Аларның байтагы 30 еллар ахырында ук киң массалар арасында уңыш казанып, халыклашып киттеләр. Гражданнар сугышы героикасын романтик буяуларда, зур дулкынлану белән җанландыручы «Комсомолка Гөлсара» җырын кем генә белми икән! Совет Армиясе турындагы җырлар хәзинәсе бай да, төрле дә, киң дә. 'Халык үзенең куәтле, батыр, данлы армиясен мактап, яратып яңа җырлар чыгара, ә армия тугай иле һәм халкы, бердәмлеге һәм дуслыгы, сугышчан эшләре һәм көндәлек тормышы турында җырлый. Татар халык җыр иҗатында Совет Армиясе образы, совет солдаты образы күп кырлы, җанлы һәм тулы булып художестволы чагылыш тапкан.