Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮРГӘННӘР АНЫ

■^елми беркем дә, Кайчан тугандыр. Ул хакта сөйләп Җилләр дә исми. Ә бит яшәгән, Яшәгән җирдә Солдат һәм шагыйрь Ибраһим Йосфи. Яшәгән әле Нинди елларда! Өч зур бәхетне Берләштер икән: Азат та бул син, Җырла да шуны, Үзең дә көрәш, Көрәштер икән. Артыңнан иярт, Яңа эз төшкән Юллар чатында Аваз сал илгә; Андый постларны Ышанып кына Тапшыра тарих Сирәк шагыйрьгә. Күргәннәр аны, Калганнар күреп, Ярсыган туры Атыннан төшми Акларга каршы — Дошманга каршы Сугышкан, диләр, Ибраһим Йосфи. Поход алдыннан Кылычын безнең, Безнең Казанда Чарлаган, диләр. Атының утта Яллары көйгән, Ә үзе һаман Янмаган, диләр. ■4 Күргәннәр аны, Калганнар күреп: Ашаткан атын Урман авызында. Хәзер дә, дил^р, Яшь өрәңгеләр Ятлаган, откан Моңнар бар шунда. Ул моңнар көзге Ачы җилләрнең Сызгыруына Охшый, бик охшый... Кайсы якларга, Кеме янына Омтылды икән Ибраһим Йосфи? Яшьлек шул инде: Борчып өзлексез Чакра дәрт ерак, Бара ат ерак... Андый чакларда, Әй син, мәхәббәт, Буласың икән Нигә татлырак... Яшьлек шул инде: Юлның кыенын, Озынын сайлый — Аерылмый илдән. Ирекне яклап, Ирекне раслап Җиргә мең дага Берьюлы иңгән. Көрәшеп кенә Оныт сагышны, Көрәшеп кенә Бас ачуларны. Күргәннәр аны, Калганнар күреп Туздырганын да Басмачыларны. Кылычы аның Яшьлеге кебек, Уйнаган, диләр, Чыңлаган, диләр, Чарпылып яуда Бөгелгән кайчак, Сыгылган кайчак, Сынмаган, диләр. Яшәгән әле Нинди елларда: Камалган Ватан, Утта — дүрт ягы. Иделдә үскән Күп егетләрнең 5 Данлы көрәштә Читтә туфрагы... Кабере шунда дип, Бу тарафларга Бер хәбәр әйтеп Кошлар да очмый. Әкияттәгечә: Каяндыр килеп, Каядыр киткән Ибраһим Йосфи. Белми беркем дә Кайчан үлгәндер? Халык сүз йөртә, Уйлый төрлечә... Җирдә, бу җирдә Язмыштан узмыш Югын юк, диләр... Әгәр ул үлсә, Яшәүне әйдәп Сугышчан рухы Күңелгә безнең Эз тапмас иде... Тугайлар аша, Томаннар аша Мусаны юлга Озатмас иде. Озаткан, диләр, Атында килеш Укыган шигырь — Үзләгән чаткы... Озаткан, диләр, Аны иң биек, Гел кояш торган Үрләргә чаклы... Сукмаклар серен Җентекләп безгә Хикәя кылган Үләннәр үсми... Күргәннәр бары, Атында узган Безнең тирәдән Ибраһим Йосфи. САРЫ КАПКАЛЫ ЙОРТ -гввылыоызны кергәч, сул кул якта Өченче йорт — сары капкалы. Хәтсез еллар инде хуҗасыннан Көтә ул йорт сагыну хатлары. Кырыйдарак, читтәрәк шул утыра, Кыш җитдисә аны көрт баса. 6 Барыбер әле өмет белән яши, Ул да, ул да инде көтмәсә, Белә иде үзенен хуҗасының Ьәр әйберне кая куйганын... Ишек алдын хәзер үлән баскан, Җил ашаган капка буявын. Сәләхине мин дә хәтерлимен: Яшькелт күзләр бераз дымлырак. Гармонен ул җиңел генә тоткан, Юлга карый, ә юл — тын, ерак. Баш бармакка чорнап-урап куйган Ак яулыгы аның тирәкле. Шул чигелгән, әй, тирәкле яулык Йөрәгендә утлар көйрәтте... Берәүгә дә әйтми әллә кайчан Эзләгәнен күреп алыр да: «Таптым, таптым», дип ул кычкырыр күк, Шуны гына көткән гармонь да Телгә килер, бәйнә-бәйнә сөйләр, Бар дөньяга серне фаш итәр. Белмим, белмим, бу мәхәббәт белән Яки — тәүфыйк... яки — баш китәр... Мут кеше дип... моның ние мутлык: Бары белән пөхтә киенә. Бөтен җирен китереп эшен эшли, Андыйлар күп безнең Кимедә. Шул Сәләхи... шул тәвәккәл кешеләр Колхозга юл ачып җибәрде... Илтә алар алга бу тормышны, Үзеннән үк алып җегәрне. Өй артында, ындыр читәненә Башын куеп үсә арышлар... Сәләхинең үзен биергә дәш: Аягыннан оча галошлар, Оча җиргә иңгә элгән пиджак, Бии ярсып, бии... оекчан. Төрле очтан, төрле тыкрыклардан Кил, монда кил, ялгыз боексаң... Бәйрәмнәрдә аны нинди күзләр Күзәтмәде икән чаршаудан. Ничә яулык кулга кереп чыккан, Ничә гармонь кулда таушалган. Мәҗлестән соң урам әйләнүләр (Таң беленә, узып бара төн), Сыгылдырып төшә иде моңнар Тарантасның ике канатын... Болар ахры бар да мәхәббәтне Үртәү генә икән тик әле... Шулкадәрле йөреп-йөреп тә дәрт Почмакланып һаман җитмәде, Хәдичәсе аның, Хәдичәкәй, Яратып, баш ташлап сөйгәне, Көннәрдән беркөнне ипләп кенә Төеннәрен кичтән төйнәде, Китеп барды Оренбургның үзенә... Ычкындырдың ярның асылын. Бер урамда, бер генә йорт аша, Күрше кызы... оят, асылын. Әлегә чаклы Сәләхине бер дә Алмаса да нужа бугаздан, Сәбәп табып, эш эзләгән булып, Югалды ул моннан бераздан. Иләделәр исемен... буталмаган Кызлар аны күбрәк мактады... Бөтерелеп артта сүзләр калды, Йорты калды сары капкалы. Шул гынамы? Бөтенесе әллә Шул гынамы калды яшьлектән? Ул вакытта әле Сәләхинең Кеме дә юк иде яшь түккән... Аның белән тагын бер очраштык Бу ягында, әйе... илленең. Бер очраштык, тик сез уйлаганча Урамында түгел Кименең, Кая Киме... Ватан сугышында. Күршеңдә бит синең кем йөргән! Каршыма ул атылып чыкты минем Сугыш шомы тулы эңгердән. Шул Сәләхи... шактый сүрелгән ул, Күзләр калган ныграк дымланып. Безнең авыл суы гынамы соң, Дөнья үзе бетте болганып. Аякларны бөкләп кара-каршы Утырабыз ике авылдаш. Нечкәрә бу күңел аерата нык Сугышта... я — каты авыргач... — Карале, — ди, — монда килгәчтен, әй, Гаепле бит булдым, гөнаһлы... Зур язмышлар урны сугыш... тыңлыйм Сүзләренә салып колакны. Котелокта пешә берничә кат Кулдан кулга күчкән бәрәңге... Фронт тирәсендә, кич, урманда Бер адашып йөргән бәрәнне Ничек итеп суеп ашауларын Сөйли хәзер. . шул да жәл аңа. Алдыңда ул олы башын игән, Теләгәнчә тиргә, яманла... Шул Сәләхи... кыз артыннан китеп Ике еллап гомерен яндырган... Бөтенләй ук мәхрүм түгел икән Яшьлек ләкин җылы яңгырдан, Юк, бетмәгән икән әле илдә Сәләхинең җаны тартканы... Өйләнде ул, зурлап туй итәргә Үз йорты бар сары капкалы, Дуслары күп, атлар әзер тора, Җик, дер селкет күрше-тирәне, Үткәннәре онытылсын... кешеләр Күрсен ярын, күрсен кияүне... Өйләнде ул... шауламыйча, тыныч, Бер кулына тотып төенне, Икенчесе белән култыклап ул Төп йортына үзенең киленне Алып кайтты яшел болын буйлап... Муллык белән яшәп, дус торды, Балалары булды... баласының Хәдичә дип исемен куштырды... Шул Сәләхи... әмма теге чакка Нәрсә л> итсен... инде соң икән. Колагында, гүя, гармонь тавышы... Контузияләрдән чың икән. Хатны шуңа берничә кат укый (Дүрт баласы хәзер йортында), Мәрхәмәтсез сугыш хат кисәген Кулларыннан аның йолкыр да Ташлар кебек янган утларына. Хәтер начар ятлый, күз арган. Ник зарлансын, нигә үпкәләсен: Сәләхинең бәхете... кызлардан. Шул Сәләхи... шул карусыз кешеләр Юл ералар һөҗүм терәлсә. Ә үзләре өчен бу тормыштан Сорамыйлар алар бернәрсә. Сугышып үлде минем авылдаш та, Үлде сугышып, йөз дә чытмаган. Әйтерсең лә кырда гармоней ул Баш астына куеп йоклаган. Кызык кеше... гаҗәп матур кеше, Үзеннән ямь җиргә өстәгән... Сәер кеше... гомерендә бер тапкыр Рәсемгә дә хәтта төшмәгән... Нишлисең бит, безнең күрешүнең Икедән дә саны артмады. Яшькелт күзле кызлары бар аның, Йорты тора сары капкалы!