Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГЕЛ КОЯШКА КАРЫЙ ТӘРӘЗӘЛӘРЕҢ

Атым минем үргә менгән саен Шатлыгым да артканнан-артты. Ватанымның якты бер почмагы син, Казан арты, әй, Казан арты. Кыр җилләре иркәләде килеп, Тукай моңы ерактан тартты. Әкиятләрең белән ачылды телем, Казан арты, әй, Казан арты. Менә авыл, таныш кешеләрем. Хыялларым ник болай татлы. Гел кояшка карый тәрәзәләрең, Казан арты, әй, Казан арты. АККОШ КҮЛЕ Бөтенләйгә инде ерак-ерак Пар аккошлар очкан бу күлдән. Мин дә китәр идем шул якларга карап, Мин үкенмәм микән, үкенмәм... Мин дә китәр идем көймәләрдә, Көймәләрдә җәйге кичләрдә. Армас микән кулым, талмас микән кулым Ишкәкләрем ялгыз ишкәндә. Күл камышы кебек саргаймасмы Үз аккошым минем, аккошым. Аннан башка бәхтем ярты гына минем, Ничек итеп юлым ак булсын! Пар аккошлар очкан бергә-бергә, Матур күлләр тагын бар диләр. Вәгъдәләрне безнең, әй, беркетер өчен Ак каурыйлар калган, каурыйлар. 32 ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ★ Яңгыр сибә көмеш тамчыларын, Сулар ага ерганаклардан. Ул яланбаш, яланаяк чаба, Штан балакларын сызганган... Бу мин түгел!.. Елга бишегендә ай тирбәлә. Егет көтеп тора чибәрен. Белдерергә тели сөйгәненә Иң беренче йөрәк серләрен... Бусы да мин түгел!.. Әнә берәү. Ачысын-төчесен күргән,— Тормыш михнәтләрен татыган, Авыр юллар үткән, сызланмаган, Бәхет ишекләрен шакыган... Бусы миңа бераз охшаган!.. Күзләрендә нурлар сүнеп бара, Ә ул ачу итеп үлемгә, Хыяллана Марс кешеләрен Үз күзләре белән күрергә... Ә бусы мин, шөбһә юк монда!.. Вакытым бушка үтсә, мин борчылам, Әрәм булган көнне кызганам, Үз-үземнән бизгән кебек булам, Кәефем китә, авырыйм, сызланам... Бөтен кайгым беткән кебек була, Әгәр көнем зая узмаса, Иҗат ялкыннарым сүрелмәсә, Ике кулым эштән туймаса... Күңелем күтәрелә, канат җәям Баш ватсам да, рифма тапсам да, Чүп түксәм дә, бакча утыртсам да,’ Кирәкле бер кадак каксам да. Юк, теләми җырым вакланырга, Сыкранырга тутыгып, саргаеп; Зур ялкыннар гына җылы бирә, Пыскып янган утта мәгънә юк. Юк, теләми җырым вакланырга, Вак-төякләр белән килешә алмый; Бөркет кенә менә биеклеккә, Биек күктә тартай очалмый. Шигъри корабларны күлләр түгел, Океан киңлекләре көтәләр; Вак темалар вак кешеләр кебек, Эшкә комачаулык итәләр...