Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЙНАР ЙӨРӘКНЕ ФАКЕЛ ИТЕП


Әгәр дөньяның бөек классикларына күз салсаң, ачык күрәсең — Бай- ронмы ул, Гейнеме, Низамимы, Нәваимы — алар барысы да үз гасыр-ларындагы прогрессив идеяләрнең байракчылары булганнар. Чын мәгъ-нәсендә талант иясе булган кеше реакция ягында була алмый. Әгәр ул якка китә икән, талантлы иҗат бирү мөмкинлеген югалта.
Мин үземне алдынгы кешелекнең бер солдаты итеп санаучы язучы-ларның берсе. Ә язучы ул —иҗат итә белүче генә түгел. Ул барыннан да элек иң алдынгы идеяләр белән сугарылган, халыкның алгы сафы эчендә үзенең кайнар йөрәген факел итә алган, халыкка җан азыгы бирә алган, бөтен тормышын шул миссиягә багышлый алган кеше булырга тиеш. Шундый кеше генә язучы исемен күтәрергә хаклы.
Безнең абыйлар Пушкиннар, Тукайлар, Абайлар, Г. Ибраһимовлар үзләренең тормышлары үрнәкләрендә безне шуңа өйрәттеләр һәм безгә шул миссияне тапшырып калдырдылар.
Бу юл Тукайны, Гафурины, Ямашевлар янына алып килгән кебек үк, безне дә халыкның — кешелекнең иң ышанычлы, иң алдынгы уллары янына—ленинчылар-коммунистлар янына алып килде.
Коммунист-большевик дигән сүзне мин, кешелекнең иң матур сыйфат-ларына ия булган, бөтен яктан — тормышта, хезмәттә, семьяда В. И. Ленинга охшаган кешеләрнең исеме дип саныйм. Балалык чорын
25
үткәннән бирле, минем гомер юлым шул кешеләр якын дустым, туганым булган хәлдә дәвам итә.
Мин һәрвакытта иңнәремдә халыкның, партиянең җылы, кайгырту- чан кулын сизеп яшим. Бу хәл Н. С. Хрущевның иптәш Соболев турында әйткәнемчә, — язучының исеме түгел, ә җисеме — сыйфаты кадерле икәнен күрсәтә. Бу ышаныч безнең йөрәккә күтәренкелек, иҗат күтәренкелеге бирә, илһам бирә.
Халык белән, димәк партия белән бергәлек һәм бердәмлек ул бәхәсле мәсьәлә түгел, ул безнең өчен, бүтәнчә булуы мөмкин булмаган, табигый мәсьәлә.
Безнең алда хәзер матур әдәбиятның сыйфатын күтәрү, андагы кайбер чатаклыклардан (һәм шапшаклыклардан да) арыну чираттагы мәсьәлә булып тора.
XX съезддай соң тагын да җанланып киткән әдәбият, декада көннәрендә җитди сынау аша үтте. Бу хәл чын мәгьнәсеидә язучы булганнарның иҗат сыйфаты югарылануга, ә әдәбиятта очраклы рәвештә буталып йөрүчеләрдән акрынлап аралануга алып бара. Безнең әдәбиятның киләчәге күңелле.