Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ТАЛАНТЛАРЫ


Без Мәскәүгә җыр белән килеп кердек. Безне чәчәкләр белән каршы алдылар, меңләгән мәскәүлеләр җыелган киң мәйданда, микрофон ал- дына басып, язучы Фатих Хөсни әйтте:
— Безнең халыкта бик матур бер гадәт бар, без кунакка килгәндә ике куллап күрешәбез; бу, димәк, безнең йөрәкләребезне ачып салуыбыз •була, бу, димәк, безнең күңелебезнең керсезлеге була,—диде.
һәм бу, чыннан да шулай иде.
Безнең сәнгать вәкилләребез Мәскәү тамашачысына, артык кәперәй- мичә, шул ук вакытта артык мескенләнеп тә китмичә, тыйнак кына итеп, татар халкының нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәттеләр. Партия җитәкчелегендә бәхетле тормыш төзегән халыкның күңел байлыгын ачып салдылар. Гади тамашачылардан башлап, Партия Үзәк Комитетына чаклы безнең сәнгатебезгә, безнең культурабызга югары бәя бирде.
Мәскәү тамашачылары опера һәм балет сәнгате, драма һәм комедия сәнгате осталарының чын зәвык белән башкарган реалистик уеннарын сокланып карадылар, алариы озак-озак алкышладылар, иҗади җиңү белән котлайылар. Әмма декаданың сәнгать өлеше профессиональ артистлар, сәнгать мастерлары уены белән генә чикләнгән булса, без үзебезнең сәнгатебезне бик бер яклы итеп, тар һәм чикләнгән итеп күрсәткән булыр идек. Юк, татар сәнгате үзенең аерым талантлары, ялгызак башкаручылары белән генә түгел, аеруча массовый сәнгате, массовый уеннары, җыр һәм бию ансамбле, үзешчән сәнгать коллективлары чыгышы белән көчле булды. Бу коллективлар, бер яктан, безнең сәхнә осталарының нинди җирлектә үсеп чыгуларын күрсәтсәләр, икенчедән, совет сәнгатенең характерын, аның халыкчанлык сыйфатларын аеруча калку итеп, аеруча истә калырлык итеп ачып бирделәр.
Юлда барганда, вагоннарда башланган җыр, вагоннарда башланган күңел күтәренкелеге, Мәскәүнең төрле-төрле театр сәхнәләре, завод клублары аркылы үтеп, тагын да ныгып, төзекләнеп, бердәмрәк булып, Зур театр сәхнәсенә, йомгаклау концертына килде.
Йомгакла}'' концерты аерым бер композиция белән, татар халкының традицион бәйрәме — сабан туе төсендә эшләнгән иде. Бу күңел кузгаткыч матур бәйрәм/җырга, биюгә, күңел күтәренкелегенә, буяуларга, төсләргә, милли уеннарга бай бәйрәм иде.
Декада значогы, чуптарлы сөлгеләр, хәситә үрнәкләре белән бизәлгән авыр, саллы пәрдә алдына мөлаем йөзле, түгәрәк ак сакаллы татар карты чыгып басты, ул Габдулла Шамуков иде, ул Мәскәү тамашачыларына татар халкыннан сәлам тапшырды, матур итеп, ягымлы итеп тапшырды, колачын җәеп, аларны сабан туен карарга чакырды.
Менә беренче пәрдә күтәрелде, гармоньчы-курайчыларның, җырчы- биючеләрнең рәсемнәре белән бизәлгән икенче пәрдә, юка кисея пәрдә күтәрелде. Тамашачылар алдында иркен яшел болыннар, яшел куаклар, аяз күк йөзе ачылып китте, иртәнге тынлык белән тулып, серле булып торган авыл иртәсе, күңелләрне кытыклый, бик дәү булып кызарып кояш чыгып килә иде. Чыбыркысын шартлатып көтүче узды, кошлар сайраша, сарыклар бәэлдәшә, сыерлар мөгери башлады һәм иң кызыгы — боларныц барысын бер кеше башкара иде.
Кыр казлары кебек тезелешеп, моңлы, назлы бер көйгә йөзеп барган төсле, салмак кына, җай гына атлап, буяулы чиләкләре белән кызлар чишмә буена, су алырга киттеләр. Мондый назлылык кызларның башка көннәрдә башкарган күмәк биюләрендә дә бар иде. Ул ничектер күр
76
кәмлек, тыйнаклык символы булып гәүдәләнде. Кызлардан сон. әрәмә буйларыннан, тау артларыннан бәйрәмчә киенгән төркемнәр сәхнә уртасына җыела башлады, сөлгеләр бәйләгән дистәләгән колга килеп чыкты, бик дәү йомырка тәгәрәп килеп керде һәм... урталай ачылып, аның эченнән язгы күбәләксыман җиңел, матур бер кыз бала, сабый бала чыгып, янә тамашачыларны котлады. Шуннан китте, китте! Гар- моньчыларның бармаклары күз иярмәс тизлек белән йөри, дистәләгән, йөзләгән өлгер аяклар чагылып-чагылып кала, мәйдан уртасында халыкның җорлыгы, юморы, сәләте өермә булып бөтерелә башлады. Гар- моньнар белән биеделәр, баш өстенә самовар куеп биеделәр, Идел елгасы ярында, су өстенә көмеш нурларын сипкән ай яктысында татар, башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт биюләре башкарылды. Идел буе халыкларының дуслыгын гәүдәләндергән бу биюләрне Татарстанның җыр һәм бию ансамбле зур осталык белән башкарды.
Дәртле бию әледән-әле җыр белән алышынып торды. Халык иҗатының бетмәс-төкәнмәс хәзинәсе, халыкның «зурлыгы, көче, әдип һәм шагыйрь» булуы чагылды бу җырларда. Берләшкән күмәк хор башкаруында гаять дәрәҗәдә нәфис һәм моңлы «Әллүки», авыл үзешчән коллективлары башкаруында күңелләрне кытыклап узган «Дүдәк» көйләре тамашачыларга бик тиз барып җитте. Авыл яшьләре «Дүдәк» җырының мәзәклеген дә китереп җиткерделәр, шул ул вакытта аны гади итеп, тавышны тыеп, акыллы итеп тә җырлый белделәр.
Сабан туе—авыл халкының борын-борыннан килгән традицион бәйрәме, язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрелә торган хезмәт бәйрәме һәм анда күбесенчә авыл кешеләренең тормышы чагыла.
Декаданың йомгаклау концерты итеп үткәрелгән сабан туенда бүгенге көн өчен хас ике төрле яңалык та бар иде. Беренчесе — нефтьчеләр, икенчесе — профессиональ музыка. Беренчесе аның сабан туена бик табигый рәвештә безнең тормышыбызда булган яңа бер күренеш булып килеп керде. Татарстан җире өчен хәзер яшел куаклар, бормалы су буйлары гына түгел, нефть вышкалары да табигый бер нәрсәгә әйләнде. Өстәвенә вышкаларның пейзажы сабан туе фоныннан әллә ни аерылмый, вышка силуэтлары факел нурында бик нәфис булып, күзләрне иркәләп күренә иде. Гомумән, пейзажларны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе И. Гайнетдинов, художниклар Ч. Ахмаров һәм Б. Урманчы нәфис итеп, ягымлы итеп эшләгәннәр, табигатьтә иркенлек, муллык сизелә, һава күп иде. Менә шул матур фонда яшь нефтьчеләрнең үзешчән сәнгать коллективы композитор М. Латыйповның Татарстан нефтьчеләре җырын профессиональ осталар дәрәҗәсендә көчле итеп бердәм рәвештә башкарды. Алар башкаруында «Как пойду я на быструю речку» дигән рус җыры да татар халкының рус культурасына булган зур ихтирамын чагылдырды. Хәер, бер нефтьчеләр генә түгел, башка коллективлар башкаруында да рус җырлары, рус музыкасы барлык моңы, барлык нечкәлекләре белән яңгырады. Дулкыннарын кагып торган Идел буенда җырланган рус халык җырлары да тамашачыларны сокландырырлык иде.
Профессиональ музыканы, профессиональ артистлар уенын да йомгаклау концертында һичшиксез күрсәтергә кирәк иде. Бу нәрсә татар артистларының бөтен дөнья сәнгате казанышларын башкара алу дәрәҗәсенә кадәр ирешүен, аларның культура югарылыгын күрсәтергә тиеш иде. Моның бер ишесе үзеннән-үзе сабан туе сюжетына ялганып китә алды. Мәсәлән, Фәхри Насретдиновны сәхнәдә: «Безгә Татарстанның халык артисты килде!» дип сабантуйчылар кул чабып каршы алдылар. Ләкин бер ишесе шулай да сабан туе сюжетыннан читкә чыккан иде. Ләкин ничек кенә булмасын, үзәк газета битләрендә безнең артист-ларның татар, рус һәм көнбатыш Европа композиторлары музыкасы
77
ның иң яхшы үрнәкләрен башкара алу югарылыгына ирешүен, ул гына да түгел, алариың образларга тирән үтеп керүен билгеләп үттеләр.
Безнең декаданың башка декадаларда булмаган тагын бер бик матур ягы булды. Татарстан АССРның X еллыгы исемендәге Культура сараеның үзешчән сәнгать коллективы — Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» исемле музыкаль комедиясен башкала тамашачыларына алып килде. Әле моңарчы булып узган декадаларда үзешчән коллективларның операга бик якын торган музыкаль комедия уйнау дәрәҗәсенә җиткәннәре юк иде.
«Башмагым» татар сәхнәсендә күптәннән уйналып килә. Профессиональ артистлар уйнавында без аны берничә кабат караганыбыз бар. Мәскәү радиосы тапшыруларын да тыңлаганыбыз бар. Шулай булуга карамастан, үзешчән артистлар уены безгә кабат рәхәтлек бирде.
Тагын иң күңеллесе шул булды, безнең спектакльләргә билетлар һәркайчан сатылып беткән була, берәр театр янына килсәң, керергә теләүчеләрнең күплеген күреп, елмаеп та җибәрсәң, арттан калмый, гозерләнеп, артык билетыгыз юкмы, дип сорап йөриләр иде.
Без Москвадан үзебезнең көчебезгә ышанып кайттык.
Безнең Сәнгатебезгә генә түгел, әдәбиятыбызга да зур бәя бирделәр.
Декаданың әдәби өлешендә татар язучыларының әсәрләрен тикшергән чагында Мәскәүнең күренекле язучылары авызыннан татар поэзиясе турында: «Ут эчендә туган, көрәштә чыныккан солдат поэзиясе, зур хисләр поэзиясе» дигән сүзләрне ишетү безгә бик күңелле булды. Татар прозаиклары һәм драматургларына да: «Тугандаш республикалар әдәбиятының алгы сафында баручы көчле отряд» дигән зур бәя бирелде.
Әдәбиятыбызның һәм сәнгатебезнең мондый зур бәягә лаек булуында, иң элек һәм барыннан да элек, безнең классикларыбызның: Тукайларның, Галимҗан Ибраһимовларның, Фатих Әмирханнарның өлеше бик зур. Аннан кала, ил язмышын үз язмышлары итеп кабул иткән, Совет Ватаны авыр көннәр кичергән чакта, халык белән бергә булган, көрәшнең алгы сафына килеп баскан өлкән буын язучыларыбызның, артистларыбызның, композиторларыбызның өлеше бик зур.
Шул ук «Москва—Казан» поезды белән арып-талып, ләкин яхшы кәеф белән өйгә кайтып барганда, Татарстанның китап нәшрияты директоры иптәш Нәбиев бик матур бер фикер әйтте: декада турында иллюстрация- .ле бер китап, яхшы бер альбом чыгарасы иде, диде. Менә бу фикер сүздә генә калмасын иде.
А1әскәүдә без бик күп дулкынландыргыч минутлар кичердек, Мәскәү безне хөрмәт итте. Заводларда булган очрашуларны, әдәби кичәләрне, әсәрләрне тикшерү вакытын Мәскәү фотографлары рәсемгә алдылар, шуларны җыйнап, аерым истәлекләр белән тулыландырып, альбом чыгарасы иде. Ул безнең культура тарихыбызда якты бер истәлек, сәхифә булып калыр иде, ул безнең илдәге халыкларның үзара дуслыгын, туганлыгын күрсәткән тагын бер документ булыр иде.