Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫН ПОЭЗИЯ ӨЧЕН


Мәскәүдә уздырылган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы барыбыз өчен дә бик файдалы, бик гыйбрәтле булды.
Татар поэзиясен тикшергәндә, рус шагыйрьләре: бу яшь автор, бу чыныккан иптәш дип, өлкәннәргә катырак бәрелеп, яшьләргә амнистия биреп карамадылар, барысына да бертигез таләп куеп, үзләренең фикерләрен әйттеләр.

Иц элек татар поэзиясенец солдат җанлы, сугышчан, тормыш белән атлаучы, бай традициясе булган, республика чикләрен үтеп, бөтенсоюз ’мәйданына чыккан поэзия икәне әйтелде. Бу кайбер республика шагыйрьләрен хөрмәт итен кенә әйтелә торган дежур комплемент түгел иде. Татар поэзиясе турында чыгыш ясаучы рус шагыйрьләренең һәрберсенең сөйләвендә әлеге шул чынлыкны тою сизелеп торды. М. Светлов — Баттал, Давыдов шигырьләре турында сөйләгәндә «шигырь мине көнләштерерлек булса, ул әйбәт шигырь була», — дип әйтеп тә куйды. Андый «көнләштерерлек» шигырь һәм поэмалар бездә аз түгел.
Безнең поэзиянең җптемле һәм кеше җанлы икәнен поэзия кичәсе дә күрсәтте. Шагыйрьләр үзләренең әсәрләрен укыдылар. Шигырьгә «бионе без шунда күрдек.
Болары бар да уңай өлешләре. Аннары безнең поэзия турында уйландыра торган, «тотса Мәскәүләр якаң»... өлеше дә булды.
Һәрбер сәнгать әсәренеке шикелле үк, шигырьнең дә үз табигате бар. Шулай булгач, барысы да үз урынында булырга тиеш: арка сөяге дә, күзе дә... Гомумән, шигырьдә билгеле бер дәрәҗәдә тулы образ булырга тиеш. Кайнар хиссез, фикерсез, образсыз поэзия яшәүдән туктый. Рифма-ритм ул шигырьнең тышкы киемнәре генә. Бездә кайбер шагыйрьләрне чишендерсәң, бик күп нәрсә югалтырлар иде. Аларның әсәрләре шул рифма, ритм белән генә яши, кием ялтыравы белән күзгә чалына. Ә бит, руслар әйтмешли, киемеңә карап каршы алсалар, акылыңа ^арап озаталар. Озаткан чагында без сынатабыз. Чөнки безнең күсебездә фикер, хис кытлыгы. Акылың, фикерең, хисең сай булгач, озатучыга үпкәләп ңенә берни дә чыгарып булмый шул. Син аны үзең'күңелсезләттең, тыштан елтыраган буш шигырьләр биреп син үзең аны поэзия белән рәхәтләнүдән читкә этәрдең, син үзең аның хисләрен ялганладың.
Бездә хәзер ике төрле поэзия бар. Аның, берсе тормыш белән атлый торган һәм укучыларның мәхәббәтен яулаган тормышчан поэзия. Икенчесе: Толстой әйтмешли, поэзия поэзиясе, ягъни җырланганны җырлаучы, ягъни кабатлаучы поэзия бар. Бу поэзия тормышчан поэзия тәненә талпан кебек ябышып яши. Болар барысы да фикергә, образга ябыклыктан килеп чыга торгандыр бәлки. Ябык малны аны талпан басучан була шул. Моңардан арынырга вакыттыр инде, егетләр.
Аннан соң бездә тәнкыйть кайчагында фокусник шикелле сәер генә чыгыш ясап куя. Әйтик, бер шагыйрьнең яңа шигырьләрен ала да: лирик герой саф‘моральле кеше, ул патриот кеше, ул фәлән, ул төгән дип игълан итә, шигырьдән бер цитата китерә. Ә анда сүзләр — чуклы-чачаклы сүзләр, баллы сүзләр. Лирик геройның 95 проценты автор дип кабул ителә. Кайчак шулай була: лирик герой патриот, сөттән ак, судан пакъ, ә автор эчеп йөрүче бер кеше. Кайбер шагыйрьләр үзләренең-начар эшләрен шундый патриотик, чачаклы сүзләрдән торган әсәрләргә күмәләр, поэзияне бөркәнчек итеп үзләренә хезмәт иттерәләр. Бу сирәк булса да бар әле. Моңардан да тәмам арынырга бик вакыт.
Менә шулай уйландыра торган, кайгыга төшерә торган нәрсәләр бар. Нигә аларны, яшерергә, аларны ачып, фаш итәргә кирәк.z Безне, яшьләрне, андый караңгы тыкрыклар суырып алмасын *өчен, яшьләр арасында поэзия тәненә талпан булып ябышучылар булмасын өчен, чын шигърияткә бөтен сәләтләрен кызганмый бирүләре өчен кирәк, бик кирәк...