Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛЫК КӨЙЛӘРЕМНЕҢ ИКЕНЧЕ ТОМЫ


«Татар халык көйләре»нең 1 томы ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор А. С. Ключарев редакциясендә 1941 елда чыккан иде. Халыкның байтак кына музыкаль-поэтик әсәрләрен эченә алган бу җыентыкка Бөек Ватан сугышы башланып китү аркасында үз вакытында бәя бирелми калды. 1955 елда халык җырларының II — томы да чыкты. 15 1930 еллардан башлап татар халык җырларын җыю һәм өйрәнү буенча актив эшләп килгән А. С. Ключарев тарафыннан зур һәм олы эш эшләнгән. Җыентыкларны төзү, бастыру өлкәсендә уңышлы яклар бик күп. Әмма аларда, беренче зур тәҗрибә буларак, шактый гына кимчелекләр дә бар. Әнә шулар турында фикер алы-шырга, аерым кимчелекләрне кабат-ламаслык итеп бәхәс алып барырга, киңәшергә кирәк.
Халыкның көйләрен җыю, бастыру, өйрәнү өлкәсендәге эшләр ту- рында сөйләшүне музыка белгечләренә, композиторларга калдырып, без мәсьәләнең бер ягына — икенче томга кергән җырларның текстлары турында гына сүз алып барабыз. Әгәр дә халыкның көйләре аның тиңдәшсез һәм оста композитор булуы турында
15 «Татар халык көйләре» II том, төзүчесе һәм җыючысы А. С. Ключарев. Музыкаль редакторы Н. Г. Җнһанов. Текст редакторлары М. Хөсәен һәм С. Сибга- туллина. Таткннгоиздат, 1955 ел, 247 бнт. Бәясе 20 сум, 40 тиен.
сөйләсәләр, шул көйләрнең сүзләре аның акыллы һәм сокланырлык шагыйрь булуы турында сөйлиләр.
Икенче томга кергән җырлар «Совет чоры фольклоры» һәм «Октябрьгача булган чор фольклоры» дигән баш астында ике зур бүлектә биреләләр. Аерым бер бүлеккә уен коралларында уйнала торган сүзсез көйләр — инструменталь язмалар тупланган. Төзүче баштагы ик£ бүлекне үз чиратларында берничә төркемгә аерып бирә. Октябрьга кадәрге фольклор, мәсәлән, өч бүлекчәдә төркемләнә: 1. Мәхәббәт һәм тормыш-көнкүреш турында борынгы җырлар. 2. Музыкаль фольклорны җыючы-ларның материаллары буенча һәм Татарстан районнарында, Уралда, Себердә, Горький өлкәсендә язып алынган борынгы көйләр.
112
3. Авыл көйләре, солдат һәм рекрут җырлары, бәетләр.
Җырлар белән танышканнан соң мондый эчке бүленешнең шактый ясалма һәм буталчык булуы сизелә. Бүленеш өчен нигез итеп жанр үзенчәлеге дә, тематик төрлелек тә алынмаган. Шул сәбәпле беренче төркемгә икенче төркемдәге яисә өченче төркемдәге җырларның яртыдан күбесен кертергә һәм киресенчә беренче төркемне икенчегә кушарга була. Халыкның җыр иҗатын кечерәк төркемнәргә бүлү кирәк табылган икән, төзүче фәндә кабул ителгән тематик принципка таянырга тиеш иде. Ул чагында Октябрьга хәтле туган тарихи җырлар мәхәббәт җырлары белән, хатын-кызларның авыр язмышын сурәтләгән җырлар туган ил турындагы җырлар белән аралашып, буталып би-релмәсләр иде. Бу яктан татар халык җырларының 1 — томындагы бүленеш уңышлырак. Анда тематик принцип әйбәт сакланган.
Совет чоры фольклорына ясалган эчке бүленештә дә шул ук кимчелек күзгә ташлана. Иҗтимагый эчтәлекле җырлар ни өчендер мәхәббәт турындагы җырлар белән бергә би-релгәннәр.
Октябрьга хәтле фольклор бүле-гендә барлыгы 129 җыр урнашты-рылган. Бу җырларның зур күпчелеге хәзерге вакытта телдән башка- рылмасалар да, аларның танып белү әһәмияте һәм эстетик кыйммәте бүген дә югалмаган. Җырлар халыкның бай һәм катлаулы иҗат лабораториясенә алып керәләр, аның тарихи узганын, кичерешләрен поэтик образлар аша күз алдына бастыралар. Алар арасында туу тарихлары шактый элекке заманнарга барып тоташкан «Ил (алтын алма)», «Аргамагым», «Тәвеш мәргән», «Кәръят батыр», «Сәгать чылбыры» кебек җырлар да, 20— гасыр башында иҗат ителгән һәм шәһәрдә чыгулары бик ихтимал булган «Эрбет», «Яз да була», «Бибкәй», «Берсе алма, берсе хөрмә» кебек җырлар да бар.
«Ил (алтын алма)» — халыкның туган-үскән җиренә тирән мәхәббәтен сурәтләгән матур җырларның берсе:
Ерак та ла илдә, әй, алтын бар,
Барган да ла бакыр, ах, дусларым, табыл май,
Туфрагына алтын чәчкән булсын, Туып-үскән илгә лә, ах, дусларым, тиң бул май.
(133 бит)
Туган ил турындагы җырларның күпчелеге шушы хис белән сугарылган. Бу җырларның лирик герое, бер очракта, тугаььүскәи җиреннән аерылып, каядыр еракта бәхет эзләп йөри («Аргамагым», «Агыйдел- кәй»), икенче очракта, ул патша армиясендә хезмәт итәргә мәҗбүр булган солдат («Әхмәт солдат җыры», «Солдат көе»), ә күпчелек җырларда ул — бабаларының һәм үзенең күкрәк көче, маңгай тире белән сугарылган газиз җирне сөюче, шул җирдә семья корып, шунда гомер итүче хезмәт кешесе.
Җырларның лирик герое өчен туган-үскән иле кадерле һәм якын. Ул туган илен чит ил яуларыннан сакларга һәрвакыт хәзер тора. Шушы хис «Кызыл төлке», «Карчыга» кебек борынгы җырларда бик матур гәүдәләнгән.
Карчыга ла очса, әй, һавага, Куркак кошлар кача тауларга;
Илдә батыр ирләр күп булсалар, Ил баш имәс дошман яуларга.
(123 бит).
Күп кенә җырларда лирик герой туган ягының ямьле табигатенә карап соклана, аның «көмеш сулы ел-галарын», «җиләк-җимешле урман-нарын» яратуы турында сөйли («Кәлмәт көе», 145 бит). Ләкин ул табигатьтәге матурлык белән генә хозурланып яшәми, үз чорының иҗ-тимагый төзелеше турында уйлана, көнкүрештәге социаль тигезсезлекнең һәм гаделсезлекнең сәбәпләрен эзли.
Кайбер җырларда тормышның тигез булмавы, берәүләрнең тук һәм бәхетле, икенчеләрнең ач һәм бәхетсез яшәүләре мал юклык белән аңлатыла. «Кешеләрдән кеше, ай, ким түгел, кимсетәләр бары мал юкка» («Талпынып-талпыиып», 121 бит). Тормыш кысанлыгыннан, замана авырлыгыннан котылырга теләп,

чаярак егетләр мал эзләргә китәләр. Әмма «Кая барсаң да ла, ай, бер кояш, газиз җайга гына килә көч». Шуңа күрә алар: «Дөнья кирәкләрен уйлый-уйлый, арсландай егетләр боега» дип җырлыйлар («Туй уены көе», 155 бит һ. б.)
Социаль тормыштагы тигезсезлекне язмышка, тәкъдиргә бәйләп караучы һәм түземлеккә, сабырлыкка өндәүче җырлар да бар. («Зиләй, зиләй», 114 бит). Мондый җырларда ислам диненең халык аңына ясаган кире йогынтысын һәм крестьян аңындагы чикләнгәнлекне бик ачык төсмерләргә була.
Шулай да халыкның тормыш көн-күреш турындагы иҗатында «замана авырлыгын», «михнәт күплеген», «бәхет кимлеген» сурәтләгән моңлы хәсрәтле җырлар гына урын алмаган. Халык иҗатына, М. Горький әйткәнчә, оптимизм хас, тормыш сөючәнлек һәм киләчәккә өмет белән карау хас. Күп кенә җырларда кайгыларга бирешмәскә, кыенлыклар белән көрәшергә чакырган мотивлар кызыл җеп булып сузылган. «Башлар исән булса, маллар табылыр», ди халык, «дус-иш белән бергә-бергә» киңәшеп, булышып х яшәү кирәк, ди. («Бер алманы бишкә бүләек», 108 бит, «Себер җыры», 135 бит һ. б.).
Тормыш-көнкүреш җырларында, татар халкының кунакчыллык сый-фатлары да сурәтләнгән. Туганнарын, якыннарын сый-хөрмәт итү вакытында мәҗлесләрдә башкарыла торган дуслык җырлары моның матур мисалы («Мәҗлес җыры», 137, «Мәҗлес көе», 147 бит).
Үзләрендә гәүдәләнгән күп кенә идея мотивлары белән тормыш-көн-күреш җырларына мәхәббәт җырлары бик якын торалар.
Егет белән кызның яшьлек хисләре нинди генә бизәкләрдә балкымый бу җырларда! Мәхәббәт алып килгән шатлык һәм кайгы, бәхет һәм үкенеч, назлану һәм шикләнү '? тойгыларын сурәтләр өчен халык берсеинән-берсе матуррак, яктырак, сиземлерәк образлар, картиналар сайлый. Халыкның поэтик сурәтләү чаралары, образлы фикер йөртү осталыгы бу җырларда гаҗәеп бер калку һәм тирән гәүдәләнеш тапкан.
Мәхәббәт җырларының шактый күбесе хатын-кызларның исемнәре белән аталган: «Туйбикә», «Саҗидә», «Әсмабикә», «Мәдинәкәй», «Га-лиябану», «Җаныкаем Хәерниса» һ. б. Бу—безнең җырлар өчен характерлы бер күренеш. Мондый җырлар кайчандыр конкрет бер кызга багышлап чыгарылганнар булса кирәк. Көенең һәм сүзләренең халык күңеленә хуш килүе сәбәпле, тора-(бара алар киң таралып киткәннәр. Бу исемнәр җырның өлеш-ләрен бәйләп торучы поэтик бер деталь, бизәк булып торалар, күз алдына җанлы образ бастыралар.
Хатын-кызларга багышланган кайбер җырларның исемнәрен еш кына риторик эндәшләр, кадерләү, назлау, иркәләү сүзләре алыштыра: «Ай, бәгърем», «Аппагым-былбы- лым», «Җаныем, сылуым» «Күбәлә- гем-түгәрәгем».
Мәхәббәт җырларының мәгънәсе кызларны ң м ату р л ы г ы н м а кт ау г а гына кайтып калмый. Аларда тормыш авырлыкларына, аерым торуларга, дини чикләүләргә карамастан сүнми торган кайнар, саф, тигез мәхәббәткә дан җырлана. Мәхәббәтнең акча белән сатылып, байлык белән алмашып алынмаска тиешлеге раслана. Соңгы мотив Новосибирск өлкәсендә, Д. Сираҗетдинов- тан 1940 нчы елда язып алынган «Камыш көе» җырында аеруча ачык гәүдәләнгән. Ярлы егетнең сөйгән кызын бер байга көчләп кияүгә бирәләр. Җыр, егет йөрәгендә уянган рәнҗү, сагыну, нәфрәт хисләрен бик матур итеп бирә:
Кулыңда малың, әй, булмагач. Ялынсаң да булмый байларга; йөрәгем өзелеп сөйгән ярым Әрәм була инде ятларга.
(125 бит).
Шул чордагы социаль тигезсезлекнең мәхәббәт тигезсезлегенә алып килүе «...сөйгәнең кала димиләр, сөймәгәнгә димлиләр» җырында да сурәтләнгән («Әлләли-зиллә- ли», 104 бит). Ә Гайшә һәм Мәрьям турындагы бәетләр (199 һәм 202 битләр) шушы хәлнең коточкыч фа- җигага алып килүен күрсәтәләр.
8. „с. ә.“ № 6.
113

114
Көчләп кияүгә бирелгән кызларның берсе суга батып, икенчесе агуланып үләргә мәҗбүр була.
Революциягә кадәр татар хатын- кызларының бәхетсез язмышларын тасвирлаган күп санлы җырлар кебек. югарыдагы ике бәет тә гаять популяр булган. Аларның халыктан язып алынган дистәләрчә вариантлары бар. Әмма җыентыкта ни өчендер поэтик яктан бик йомшак вариантлары бирелгән. «Мәрьям бәете»нең соңгы ике куплеты кем кулы беләндер шомартылган.
/Мондый шомартулар кызганычка каршы икенче томда шактый нык сизелә. «Пороховой Фатих бәете» (198 бит) башыннан ахырына кадәр үзгәртелгән. Бәетнең оригиналендә сүз элекке заманда ниндидер усал кешеләр тарафыннан үтерелгән Фатих исемле егерме яшьлек егет турында бара. Шәхси көнкүрештәге фаҗигале темаларга караган мондый бәетләр татар халык иҗатында күп кенә. Ләкин җыен-тыкта китерелгән текстта Фатих кайсыдыр елда дошманнардан туган илен саклап һәлак булган батыр итеп сурәтләнә. Текст редакторлары төп текстны яраксыз дип тапканнар икән, ул чакта төзүче белән киңәшеп, бу көйне сүзләреннән башка инструменталь язмалар бүлегендә бирергә мөмкин иде бит. Ни өчен халык чыгармаган әйберне аның исеменнән чыгарырга? Бу халык иҗатына түбәнсетеп карау, саксыз карау түгелме?
Шундый ук тупас эшкәртүгә аерым җырлар да дучар ителгән. Менә «Балавыз шәм» дигән борынгы җырның халыктан язып алынган тексты:
Балавыз шәмнәр кая яна, Унике лә күзле, ай, манарада, Ай, унике лә күзле, ай, манарада, Безнең лә болай утырулар Китсен Казан белән, ай, Самарага.
Җыентыкта ул менә ничек шо-мартылган:
Электрлар, һай, якты яна!
Балавыз ла шәмнәр, һай, төште түрдән, Безнең лә болай шат яшәүләр Барсын шаулап, һай, гомер-гомсргә. һай, барсын шаулап, һай, гомер-гомсргә.
(143 бит).
Монда инде комментария кирәкми! Кирәге зарури булмаган мондый яңартулар, ялган халыкчанлык мисалларын 115, 117, 151 битләрдә дә күрергә була. Халык иҗатына мондый карашка киләчәктә чик куярга кирәк.
Татар халык көйләренең икенче зур бүлеген совет чоры фольклоры алып тора. Бу бүлектә барлыгы 60 җыр бирелгән. Шулардай 37-се иҗтимагый тормышка һәм мәхәббәт - лирикасына караган җырлар, 23-се яшьләрнең уен җырлары. Тик әле- гәчә бер кайда да көйләре белән бергә басылмаган бик күп яңа җырлар җыентыкка ни өчендер керми калганнар. Менә аларның кайберләре: тынычлык темасына багышланган «Матур булсын», В. И. Ленин турындагы «Ай дуслар» җыры, Бөек Ватан сугышы чорында чыккан «Зөмбел чәчәк» җыры, хәзерге вакытта гаять популяр булган «Әлфия», «Фирдәвес- кәй», «Сәрия», «Каз канаты», «Ачма тәрәзәңне», «Исле гөл», «Ра- май», «Нурия», «Кошлар кебек» һ. б. һ. б. Шул ук вакытта совет чорында туган кайбер яңа җырлар ни өчендер борынгы җырлар бүлегендә бирелгән. 103 биттә китерелгән «Дөм-дөм» җыры шуңа мисал. * Ул 1943 елда Алабуга районы Дөм- дөм авылында тракторчы бер кыздан Р. Ибраһнмова тарафыннан язылып алынган һәм Ватан сугышы елларында һәм аннан соң гына таралып киткән җырларның берсе.
Идея эчтәлекләре буенча традицион җырлар белән яңа җырлар арасында зур аерма бар. Элекке җырларда халыкның туган илгә мәхәббәте үзе яшәгән тирәлекнең табигатенә, җир-суына мәхәббәте белән чикләнгән булса, яңа җырларда бу мәхәббәт яңа дәүләткә, яңа иҗтимагый төзелешкә юнәлгән. Рево-люция даһие Ленинга багышланган җырда да, ирекле һәм иҗади хезмәт белән яшәргә мөмкинлек биргән колхоз төзелешенә караган җырларда да бу бик ачык сизелә.* Кайчандыр замана авырлыгыннан, социаль тигезсезлектән, эшләп-өш- ләп тә байый алмаудан зарлангай хезмәт кешесе хәзер:
s* 115
Безнең илләр, матур җирләр Чәчәк атадыр гөлләр:, Гөлләр кебек ямьле, матур, Чәчәкле безнең көннәр — (8 бит) —
ДИП җырлый.
Элек ул солдат булуны бәхетсезлек дип санаган. Хәзер исә:
Ил сакларга баруымны
Зур бәхет дип саныймын, —
ди һәм сөекле Ватанын сакларга хәзер торуын белдерә: «Җанымны да кызганмамын илем өчен көрәштә». Бөек Ватан сугышында иҗат ителгән лиро — коллектив җырларда халыкның патриотик хисләре аеруча көчле, калку гәүдәләнеш тапкан (26, 27, 28, 29 битләр).
Яна җырларның күзгә бәрелеп торган тагын бер характерлы ягы бар. Хатын-кызларга багышланган элекке җырларда сүз шәхси мәхәббәт я исә семья-көнкүрештәге хәлләр турында гына барса, совет җырларында хатын-кызлар иҗтимагый тормышның һәр өлкәсендә тигез хокуклы, ирекле кешеләр итеп сурәтләнә. «Сабира», «Мәдинә, гөлкәем», «Комсомолка Нәфисә» — моның матур мисаллары.
Хәзерге заман фольклор бүлегенең шактый зур өлешен яшьләрнең уен җырлары алып тора.
Композитор А. Ключарев уен җыр-ларын совет чорында туган һәм Октябрьгә кадәр бөтенләй билгесез булган бер жанр итеп карый !. Шушы ук фикер Казан консерваториясе концертмейстры Р. Волкованың тагар халкында хор белән җырлауга багышлап радиодан тапшыру өчен язган мәкаләсендә үткәрелә16 17. А. Ключарев уен җырларын «иске җырлардан форма ягыннан кискен рәвештә аерылып торган яңа җырлар» дип күрсәтә һәм «бу жанрның үсүендә татар халкының тугандаш Идел буе халыклары, беренче чиратта, рус халкы белән дуслыгының йогынтысы зур. Яшьләр тугандаш халыкларның күңел ачу традиция-ләреннән уенлы җырны яратып үз- ләштерәләр», —- ди (241 бит). Безнеңчә, татар халык иҗатында yen җырларының киң таралып, баеп, тармакланып үсүенә төп сәбәпне, тышкы йогынтылар белән аңлату дөреслеккә туры килми.
16 а) «Совет әдәбияты» № 5, 1939 ел, 77 бит; б) «Татар халык көйләре» 1 том, 1941 ел; 13 бит, б) «Татар халык көйләре» II том, 1955 ел, 241 бит.
17 Радиодан 1955 елның 16 октябреида тапшырылган мәкалә.
1 «Татар халык иҗаты» 1954. X. Ярми редакциясендә. Уен җырлары бүлеге.
/Мондый җырларның үсеп китүе, барыннан да элек, башка халыкларның күңел ачу традицияләрен үзләштерү нигезендә түгел, ә татар халкының үз милли музыкаль һәм җыр традицияләренең чәчәк атуы белән бәйләнгән. Чөнки революциягә кадәр үк татар халкында хор белән җырлау да, уеннар да булган. Сабан туйлары яисә җыеннар вакытында башкарылган күмәк җырларны ни өчен онытырга? Тула басканда яисә киндер сукканда җырланган әсәрләрне иик искә алмаска? Октябрьга кадәр үк туган һәм халыкның яраткан уен такмакларыннан «Әпипә»не яисә «Әнисә»не кая кертергә? Ниһаять, аулак өйләрдә яисә чишмә буйларында яшьләрнең бергә җыйналып башкарган уеннарына, җырларына нигә күз йомып карарга?
Дөрес, революциягә хәтле уен формалары хәзерге уеннардан нык аерылып торган. Иске җәмгыятьнең кысынкы, авыр тормыш шартлары, дин белән агуланган гореф-гадәтләр яшьләрнең күңел ачу традицияләренә массовый бер төстә таралырга, үсеп китәргә мөмкинлек бирмәгәннәр. Социалистик революция һәм колхоз строе исә элек үренте хәлендә яшәгән уен җырларының пдея-тема- тик яктай баюына, формаларның төрлеләнүенә һәм киң яңгырашына мәйдан һәм юл ачты. Әгәр «Галиябану» пьесасында авыл яшьләре руханилар һәм дип ялчыларының күзеннән качып, уеннарын авыл читенә күчергәннәр икән, совет власте яшьләрнең күңел ачуы, ял итүе һәм поэтик иҗатлары үсүе өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырды. Яшьләрнең колхоз производствосындагы күмәк хезмәтләре, күмәк күңел ачу, күмәк уен-җыр белән аралашты, һәр авылда ачылган клубларда яшьләрнең шат һәм көр авазлары яңгырады. 30-еллар ахырына инде төрле урыннарда йөзләрчә яңа уеп җырлары иҗат ителгән иде... Уеп җырлары
116
хәзерге вакытта да актив яшәүләрен дәвам итәләр һәм туып торалар.
Әлбәттә, тугандаш халыклар белән аралашу’ нәтиҗәсендә татар халык уеп җырлары яңа идеяләр, мотивлар. формалар белән баедылар. Моны беркем дә инкарь итми. Ләкин бу жанр татар халкының үзенчәлекле поэтик, милли бер жанры булып тора.
Уен җырлары сюжетлы җырлардан яисә кыска җырлардан аермалы буларак, җыр һәм биюнең органик кушылуыннан торалар. Тематик яктан уен җырларын бүлү гаять кыен. Чөнки зур күпчелек уеннарның җырлар составы даими түгел. Бер үк уен вакытында иҗтимагый лирикага караган халык җырлары да, интим- лирик җырлар да башкарылалар. Халык уеннары өчен даими булып аларның көйләре һәм бию такмаклары торалар. Гадәттә, уеннарның исемнәре дә бию вакытында башкарылган такмак кушымталарының беренче юлындагы сүзләр белән йөртелә (Мәсәлән: «Алия-гөлия», «Бас, бас станокка», «И дүдәме, дүдәме»; «Иелми-бөгелми»; «Заем» һ. б.).
Уен җырларына хас сыйфатларны гомумиләштергәндә, А. Ключарев, «уен һәм бию функциясен күздә тотып, кушымталарның ритмик яктан төгәл булган һәм авазлар яңгырашына корылган сүзләр тезмәсеннән төзелүен» күрсәтә (241 бит). Бу фикер белән дә килешеп булмый. Чөнки- ул элегрәк чыккан берничә уен кушымтасына карата гына туры килә («Кыллаем», «Трайрам», «Кәрия-Зәкәрия»). Күпчелек уеннарның кушымтасы эчке мәгънәләре булмаган авазлар һәм сүзләр тезмә-сеннән тормыйча, эчтәлекле куплет-лардан тора. Бу яктан аеруча яшьләр арасында Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң таралган җырлар характерлы («Ай-ли Кызыл Армия»; «Гөлләр үсә»; «Татарстан кызлары», «Гөл-генә», «Ай йолдызым» «Зәлилә», «Көймә килә» (П-том, 53—63 битләр). Димәк, югарыда китерелгән фикерне халык уеннары әчеп гомуми сыйфатларның берсе дип санау хата булыр иде.
Совет фольклоры бүлегендә бирелгән җырларның текстларында да, алдагы бүлектәге кебек, аерым үзгәртүләр, бозулар очрый. Ватан сугышы елларында туган «Минем иркәм Армиядә» көенең исеме ни өчендер «Минем дустым сугышта» дип тәкъдим ителә (27 бит). Тексттагы җыр «Минем дустым сугышларда» дип башлана. Бу бөтенләй халыкча түгел, ямьсез һәм ясалма.
«Су буйлап» (Идел) көенең тексты да бозып бирелгән. Рокыя Ибра- һимова тарафыннан 1942 елда бер авыл кызыннан язып алынган бу җыр сугыш чорында һәм аннан соң безнең халыкның иң яраткан бер җырына әверелде. Аны белмәгән кеше юк. Шуңа карамастан, җырларны кемнеңдер кулы тупас эшкәрткән, кирәкмәгән детальләр белән тутырган:
Идел бит ул, бик киң бит ул, Тирән бит ул, көчле бит ул, Аяз кичне тын бит ул;
Болытлы көн, караңгы төн Без аерылган төн бит ул.
Шушыңа охшаган төзәтүләрне һәм чиле-пешле, риторик юлларны халык иҗаты дип тәкъдим итү 14, 15 битләрдә дә очрый.
Ниһаять, җыентыкның тагы бер кимчелеге бар. Җырларга да, көйләргә дә комментарияләр бирелмәгән. Төзүче көйнең яисә җырның кемнән язып алынганын, язылу елын күрсәтү белән чикләнгән. Бу хәл теге яки бу әсәрнең туу, яшәү, таралу тарихын билгеләргә мөмкинлек бирми һәм җыентыкның фәнни кыйммәтен киметә. Халык көйләренең беренче томында комментарийларга һәм искәрмәләргә шактый урын бирелгән иде. Аларның рус телендә бирелүе җыентыкның әһәмиятен тагын да киңәйткән иде. Шушы уңышлы алым икенче ■ томда ни өчендер дәвам ителмәгән. Ә бит бездә аерым көйләрнең тарихы турында халыктан ишеткән легендаларны язып алучылар булган. Нигә Г. Тукайның «Халык әдәбияты» дигән лекциясендә кайбер көйләргә, җырларга бирелгән кызыклы фикерләрне файдаланмаска? 1912 елда А4. Ук-
117
маси да халыкның 9 җырын һәм аларның тарихын эченә алган бер җыентык чыгара. Аннан соң, җыен-тыкның ахырында төзүче исеменнән халык җырларына ясалган күзәтү дә ярлырак чыккан: Бу яктан беренче том шулай ук отышлы. Баштагы план буенча татар халкының уен кораллары турында Исмәгыйль Мусин тарафыннан мәкалә язылырга тиеш булса да, бу эш тә тормышка ашмый калган.
Җыентыкның «Татар халык көй-ләре» дип аталуы аңлашылып бетми. Телдән башкарыла торган музыкаль әсәрне халыкта җыр диләр, ә көй димиләр. Җыентыкта исә төп урынны көйләре белән бергә бирелгән җырлар алып тора. Бәетләр һәм бию такмаклары берничә генә. Көй дип инструменталь язмаларны атау дөрес булыр иде. Шуңа күрә җыентыкның исемен «Татар халык җырлары һәм көйләре» дип атарга кирәк иде.
Җыентыкка кергән җырларның һәм көйләрнең байтагы 1940 елда, ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы сәнгать эшләре Ида-рәсенең музыкаль фольклор кабинеты һәм Татарстан тел, әдәбият, тарих фәнни-тикшеренү институтының фольклор секторы оештырган, һәм X. Ярми җитәкчелек иткән комплекслы экспедиция членнары тарафыннан Новосибирск һәм Омск тирәсендә яшәүче татарлардан язып алынган. Дөреслек хакына шуны әйтергә кирәк, бу әсәрләрне фонографка язып алу эше шагыйрь М. Садри тарафыннан башкарылса да, ни өчендер аның исеме күрсәтелмәгән.
Сүз уңаенда музыкаль фольклор кабинетының халык музыкаль куль-турасын җыю, саклау, өйрәнү өлкә-сендә зур роль уйнаган бер оешма булганлыгын әйтмичә ярамый. Ләкин, 1952 елдан башлап бу кабинет бөтенләй объектив булмаган сәбәпләр аркасында ябылды. Җыйналган көйләр төрле урыннарда я бозылу, я тәмам югалу куркынычы алдында торалар. Халыкның музыкаль поэтик иҗат мирасына мондый салкын караш белән килешеп булмый. Музыкаль фольклор кабинетын яңадан оештырырга яисә ул алып барган эшне СССР Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият, тарих институтына тапшырырга кирәк. Чөнки татар халкының бай музыкаль поэтик иҗат хәзинәсен киләчәктә ныклап җыясы, өйрәнәсе бар. Күрше өлкәләрдә яшәүче татарлардан язып алынган җырлар, көйләр саны гаять аз. Киләчәктә бу өлкәдә эш дәвам итәр дип ышанырга кирәк. «Татар халык көй- ләре»нең икенче томы шул өлкәдә эшләнгән эшләрнең матур бёр үрнәге булып тора.