Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

АВЫЛ КЛУБЫНДА КОНЦЕРТ
Фокус күрсәтүче чибәр егет: «Карагыз, мин бик тиз байыйм»,—диеп, Кузгалмыйча баскан урыныннан, Акча койды авыз, борыныннан.
— Күр әле, карт! — диде кемдер берәү. — Менә Мәфтухага асыл кияү,
Утырыр идек акча санап кына, Кияү байлыгына карап кына.
Шуннан егет, төрле юк-бар сөйләп, Кулына алды ике төпсез чиләк, Берсе эченә берсен каплады да Шуннан товар чыгара башлады.
— Улым, — диде шул чак Шәкүр бабай,— Ай-яй оста мал табасың, малай, Чыгарчәле шуннан ансат кына Сыерларга ферма ясап кына.
Безнең персидәтел Сафа Куштан Бушатырга мачтыр юкны буштан, Хикмәт чыкмый аннан, ә син — оста, Ярдәм итче шуңа, пожалыста!
МАКТАНЫП ӘЙТҮ ТҮГЕЛ
(Сәләхетдин абзый сүзләре)
Дүрт малаем дүрт урында, Гәзиттә алар турында Язалар. Сөенә күңел, Мактанып әйтү түгел.
Алар район күркесе лә, Начальниклар дүртесе дә. Сокланып туймый күңел, Мактанып әйтү түгел.
Кабинеттан уңга-сулга Кычкыралар телефонга, Мал табалар бик җиңел, Мактанып әйтү түгел.

з. ,с. ә.- № з.
113
Базарга да левковуйда, Абзарга да левковуйда; Москвага күчү уйда, Мактанып әйтү түгел.
Бер министр кызын димли, Кызы фәрештәгә тиң ди; Ләкин малай, кирәкми, ди, Мактанып әйтү түгел.
Бер төрик әле Сәйфулла, Янчыгым юк минем монда, Калган акча сандыгында, Мактанып әйтү түгел.