Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАЛӘПЧӘН ХУДОЖНИК


(И. Газиның тууына 50, әдәби-иҗат эшенә 25 ел)
Татар совет әдәбиятының алдынгы вәкилләре арасында Ибраһим Гази исеме хаклы рәвештә күренекле урынны алып тора. Бу урын аңа җиңел генә бирелмәде, бу урынны ул тырыш хезмәт белән, тир түгеп алды. Бергә эшләп, бер чорда иҗат итеп, бәхәсләшеп - даулашып яшәгән каләмдәш иптәшләре дә, өлкән язучылар да Ибраһим Г азины әдәбият-иҗат эшенә бик зур җавап-лылык белән' караучы, әсәрләрен бик җентекләп, иренмичә, кат-кат эшләүче таләпчән художник дип беләләр.
Әгәр аның 1929 елда «Авыл яшьләре» журналында басылып чыккан «Чабаталар ләштер-лөштер» дигән беренче өйрәнчек хикәясеннән башлап соңгы елларда берничә мәртәбә басылып, укучылар арасында киң танылган «Онытылмас еллар» романына һәм иң соңгы әсәре «Гади кешеләр»гә кадәр булган араны — егерме биш еллык иҗат юлын — күздән үткәрсәң, аның язучылык осталыгы өзлексез үсә, камилләшә баруын күрәсең. Ләкин бу үсешне берьяклы гына аңларга ярамый. Әгәр дә без Ибраһим Газиның каләм остасы булып җитешүен, аның теле, стиле чарлануга, катлаулы сюжет белән эш итә белү һәм әдәби алымнары баюга гына кайтарып калдырсак, мәсьәләгә бик берьяклы караган булыр идек һәм, шулай булгач, табигый, совет власте елларында татар әдәбиятының моңарчы күрелмәгән ко-лач белән үсеп китүен дөрес аңлатмаган булыр идек. Хикмәт әдәби алымнарда гына түгел, хикмәт язучының художник буларак үсүендә, дөньяга карашы киңәеп, кешеләрне, ва-кыйгаларны тирәнрәк аңлый башлавында. Барыбызга да билгеле, совет чорында
үсеп чыккан, хәзер инде өлкәи буын дип аталып йөртелгән татар язучы- ларыиың күпчелеге — әдәбият мәйданына хезмәт ияләре сафыннан: авыллардан, колхозлардан, завод- фабрик цехларыннан, шахта забойларыннан, совет-партия хезмәтеннән, комсомол мәктәбеннән килгән кешеләр- Бу буын язучыларның аеруча хөрмәткә лаеклы яклары бар, алар берьюлы берничә тормыш мәктәбе уздылар: беренчедән, алар, ил йөкләгән бурычны үтәп, көне- төне совет властен ныгыту юлында эшләделәр һәм шунда политик көрәшче булып җитештеләр, икенчедән, алар нормаль шартларда ун-
76
унбиш елда узыла торган белемне биш-алты елда үзлекләреннән өйрәнделәр. Гомуми һәм әдәби белемнәре арткан саен, җәмәгать эшендә эшләп җыйган тәҗрибәләре күбәйгән саен, аларның язган әсәрләре мәгънәлерәк, сурәтләнгән образлары тирәнрәк була барды. Революциянең. беренче елларында һәм бераз соңрак, егерменче елларның азакларында, әдәбият мәйданына килгән күп кенә язучылар һәм шагыйрьләр: Муса Җәлил, Мәхмүт Максуд, Афзал Шамов, Кави Нәҗми, Шәйхи Маннур, Ибраһим Гази, Салих Бат- тал, Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Фатих Кәрим, Нур Баян һәм баш-калар күренекле язучылар булып танылганчы, менә шундый авыр, шундый катлаулы юл уздылар.
Ибраһим Гази 1907 елда Кама Тамагы районы, Олы Карамалы авылында ярлы крестьян семьясында туа. Аның әтисе Зарифулла агай күмер казый, таш чыгара, сал агыза, шулай җәфалана торгач, дөньядан бернинди ямь дә, рәхәт тә таба алмыйча, тугыз яшьлек улын ятим калдырып, үлеп китә. Булачак язучы бик яшьләй империалистик сугышның, гражданнар сугышының дәһшәтен һәм туларның нәтиҗәсе булган ачлыкның фаҗигасен үз җилкәсендә татый. Барлык үксез-ләргә, изелгәннәргә юл ачкан Совет власте булмаса, бәлки, бу ятим малай, бер сынык икмәктән мәхрүм булып, урамга ташланыр иде. Совет хөкүмәте аны ачы язмыш тырнагыннан коткара, тәрбиячесез калган башка малайлар белән бергә, балалар йортына кабул итеп, урта белем биреп чыгара. Менә шул көннән башлап Ибраһим Газиның аңлы тормышы башлана. 1923 елда ул комсомол сафына баса, аннары Казанга килеп, өч еллык Совет-партия мәк-тәбендә укый. Үз вакытында белем ала алмый калган күп кенә сакаллы абзыйлар аңа энем дип, улым дип дәшәләр, чөнки ул алар арасында иң яше, иң кечесе була. Өч еллык мәктәпне ике елда тәмам итеп, бик зур хыяллар, планнар белән ашкынган яшь егет Кукмарага китә һәм анда баш-аягы белән комсомол эшенә чума. Кукмарада волкомол секретаре булып эшләгән чагында, ул эшче яшьләрнең шау-шулы, дәртле тормышы белән якыннан таныша, аны бигрәк тә Кукмараиың киез итек фабрикасы яшьләре тормышы мавыктыра. Комсомол җитәкчесе буларак, ул еш кына шушы фабрикага барып йөри, эшче яшьләр беләи аралашудан туган хисләрен мәкалә, очерк яки фельетон формасында өлкә газеталарында бастырып чыгара.
1927 елда ул иң зур теләгенә ирешә: Коммунистлар партиясе сафына керә.
1929 елда Казанга күчеп килә, комсомол өлкә комитетының агитпроп бүлеге мөдире булып эшли, аннары Казанда чыга торган «Кызыл яшьләр» газетасының редакторы итеп билгеләнә.
Үзе бик якыннан белгән комсомол тормышы, эшче яшьләр тормышы Ибраһим Газиның беренче хикәяләренә нигез булып ята. «Кич алтыда», «Көмеш сулы Нурминка», «Бармак», «Байраговның көнлек дәфтәреннән» дигән хикәяләрендә язучы үзе күргән, үзе кичергән тормышның төрле якларын сурәтли. «Кич алтыда» хикәясендә комсомолец егет Миргалиев иптәшләре алдында беренче мәртәбә доклад ясарга әзерлә- ләнә. «Көмеш сулы Нурминка»да эшче кыз Фәридә проектлар, сызымнар сызып, Нурминканың суын фабрикага кертергә тырышып йөри. «Бармак» хикәясендә әйбәт кенә эшләп килгән бер яшь егет, симулянт коткысына бирелеп, эш вакытында күңел ачарга елга буена чыгып китә дә, прогулын яшерер өчен, яралы бармагын кислотага тыгып шештерә һәм соңыннан, иптәшләре алдында көлкегә калгач, газапланып, борчылып яши. Күрәбез, бу хикәяләрнең һәркайсында әдәби әсәр өчен зарури булган бер элемент: сөйләп биреп була торган вакыйга бар. Аннан соң бу хикәяләрдә яшь авторның, әле тәҗрибәсе аз булуга карамастан, ничектер көчәнмичә, иркен итеп язуы күренә, үзе яза торган производствоны әйбәт белү аркасында туган матур-матур детальләр чагылып китә. Мәсәлән, «Кич алтыдай хикәясендә, Миргалиев, докладка
77
әзерләнгәндә, үзе турында болай дип уйлый: «Эх, син дә тагын доклад ясыйм дип йөрисең, юылуы килмәгән икенче сорт итек, дисәләр!» Бу деталь инде геройның цехта, эш урынында булмаган чакта кем икәнлеген, кайсы профессия кешесе булуын аермачык әйтеп тора.
Ибраһим Газиның беренче чор әсәрләренә хас тагын бер сыйфат бар, ул да булса — шул заманның пафосын чагылдыру. Бу уңайдан «Байраговиың көнлек дәфтәреннән» һәм «Җилбәзәк Ярулла» хикәяләре аеруча игътибарга лаеклы. «Байра- говның көнлек дәфтәреннән» дигән хикәяне басып чыгарганда, «Колхоз яшьләре» журналы (1933 ел, № 1), бу әсәргә карата хәтта кереш сүз язып, «Ни өчен вакыт җитми?» дигән мәсьәлә буенча комсомол активын фикер алышырга чакыра. Бу хәл үзе үк хикәянең актуальлеген, шул заман өчен кирәкле мәсьәләне күтәрүен әйтеп тора. Хикәядә, чыннан да, комсомол работнигы Байра- гов вакыт җитмәүдән интегә: вакытында газета укымый, вакытында ашый-эчә алмый, әмма хикәя моның белән генә, «вакыт проблемасын» кую белән генә чикләнми, ул замандагы комсомолец яшьләрнең социализм төзелешенә — яңа дөньяны төзүгә дәртләнеп, ялкынланып тотынуларын ача. Безне Байрагов- тагы энергия, Байраговтагы бетмәс- төкәнмәс энтузиазм сокландыра, бу образ бүген дә үз эшеңне сөю, яратуның үрнәге булып кала.
Шулай итеп, әдәбиятка тормышның эченнән килеп керүе, язганда да үзенә таныш тормышны язуы белән И. Гази өч-дүрт ел эчендә укучылар арасында танылып өлгерә. Моңа бигрәк тә беренче чор иҗатының зуррак әсәре булган «Бригадир кыз» повесте ярдәм итә. «Бригадир кыз» повестенда инде язучы киез итек фабрикасы эшчеләренең тормышын киңрәк планда ала. Биредә слесарь кыз Галия образында совет иленең принципиаль карашлы, белемле яшь эшче кадрлары җитешү мәсьәләсе, директор Вәлиев образында партия- совет эшендә җитәкчелек мәсьәләләре һәм башка байтак мәсьәләләр күтәрелә. Кыскасы, язучы моңа кадәр хикәя-очеркларында чагылдырып килгән тормышның төрле-төрле якларын бу повестьта бер бөтенгә җыйный һәм аларны үзара мөнәсәбәттә, багланышта алып, туып килгән яңа, матур нәрсәләрне һәм совет иленең хуҗалык тармагындагы үсү авырлыкларын, җитешсезлекләрне ача.
Язган әсәрләрендә әһәмиятле мәсьәләләр күтәрү сәбәпле, И. Гази әдәбият җәмәгатьчелегенең дә игъ-тибарын җәлеп итә. Аның исеме К. Нәҗми, Г. Нигъмәти һәм башкаларның мәкаләләрендә уңай яктан телгә алына һәм 1933 елда тәнкыйтьче Г. Кашшаф, махсус аның иҗатына багышлап, «Совет әдәбияты» журналында күләмле генә мәкалә язып чыга.
Сүз дә юк, ул чорда бу әсәрләр яшь язучы өчен һичшиксез алга китеш була. Әмма И. Газиның бүген ирешкән уңышлары югарылыгыннан карап бәя биргәндә, алар әле шактый ук көчсез әсәрләр, җитлекмәгән әсәрләр булып калалар. Бу әсәрләрдә кешене сурәтләүдә урыны-урыны белән схематизм үзен нык кына сиздерә. Аларда һәрьяктан тигез килгән, хәрәкәтләр һәм кичерешләр гармониясеннән туган пластик сурәт юк әле, табигый юмор белән үрелеп үскән үткен телле, кыска, җыйнак, төгәл итеп яза белүче бүгенге Ибраһим Гази юк, бу әсәрләрдә аның чаткылары гына бар. Чын мәгънәсендәге реалистик тел белән, үзенә генә хас стиль белән язуга ул әле шактый соң ирешә.
1933—39 еллар арасында, биш-ал- ты ел буена, И. Гази матбугатта күзгә . күренердәй җитди әсәрләр бастырмый, ләкин бу елларда ул тик ятмый, Татгосиздатның матур әдәбият бүлегендә редактор булып эшли, бу елларда аның кулыннан йөзләрчә кулъязма уза. Безгә, берничә яшь иптәшкә, ничектер җай чыгып, Татгосиздатның. сугышка кадәрге архивы белән танышырга туры килде. Шунда без И. Газиның беркайда да басылмаган, калын бер китап булып җыелган эчке рецензияләрен күреп хайраи калдык. Бу китап ким дигәндә өч йөз битле иде! Димәк, бу елларны ул киеренке «ка
78
ра» хезмәттә үткәргән, бу елларны ул сүз кадерен белергә, таләпчән- леккә өйрәнгән.
«Сугышка кадәрге елларда минем берәр доклад ясамаган, берәр әдәби кичәгә катнашмаган көнем сирәк иде, — ди язучы, ул елларын хәтерләп. — Безнең чор язучылары, гомумән, җәмәгать эшен авыр йөк итеп түгел, ихтыяҗый әйбер итеп үтәделәр, җәмәгать эше безнең каныбызга сеңгән иде. Шуның өстенә әле без, үзлегебездән укып, югары мәктәп белемен үзләштерергә тиеш булдык, әдәбият институтын без редакторлык эшендә уздык. Мин хәзерге яшьләрнең, язар өчен шартлар юк, дип ыңгырашып йөрүен һич башыма сыйдыра алмыйм: 25 яшендә университет белеме алуы гына җитмәгән, аспирантура бетереп, галимлек дәрәҗәсе алуга ирешкән япь-яшь, тап-таза егетләр шартлар булмау турында авыз күтәреп сөйләп йөриләр. Мондый очракта аларның язу өчен шартлар тудырылмавы, ярдәм ала алмаулары турында түгел, язарга теләкләре булмау турында гына сөйләргә хаклары бар».
И. Газиның еллар буена ат кебек җигелеп, «кара» эш эшләве нәтиҗәсез калмый, 1939 елда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыккан «Катя Сорокина» повесте ук инде аның, язучы буларак, никадәр үскәнлеген, белеме һәм осталыгы никадәр тирәнәюен күрсәтеп тора. Повестьта табигатьнең төрле төсләре, кояш нурында кабынган асылташ кебек, ялтырап китә. Табигать авазларына, музыкага, кеше хисләренә бай әсәр бу. Монда инде табигать белән кеше хисләре гармониясе, пластик рәсем турында курыкмыйча сөйләргә мөмкин. Менә «Катя Сорокииа»дан кыска гына бер өзек:
«Аның Кавказда булганы юк иде әле. Биредәге табигатьнең байлыгы аны таңга калдырды. Бигрәк тә таулар кызның дикъкатен үзләренә тарттылар. Уңда да, сулда да, ниндидер фантастик сакчылар шикелле, башларын калкытып, тирә-юньне сизгер күзәткәндәй, таулар басып торалар... Бер төрлесе җилкәсендә калын урманнарны күтәреп, ерактан караганда чирәм белән каплангандай бөдрәләнеп күренә: шундый сөйкемле, шундый соклангыч — бөдрә башын сыйпап китәсе килә; икенчесе — бөтенләй ялангач кыяклардан, тәртипсез өелгән ташлардай гыйбарәт: кояш нурлары астында тонык ялтырап, күккә таба сузылган бу кызгылт ташларда агач та, үлән дә үсми, анда тик кара кошлар гына оя ясап, бала үстерәләр. Зур тауларга сыенып, кечерәк таулар үскәннәр. Табигать ал арны гаҗәп сәер төсләргә кертеп бетергән: берсе, ял итәргә яткан симез дөядәй, бөкресен чыгарып буйга сузылган, икенчесе — зәңгәр күккә барып тоташырга ашкынгандай, бөтеи нәзек гәүдәсе белән биеклеккә омтылган...»
Шушы күренешләргә әле тагын кайнар сулы, шифалы тау чишмәләре, Кавказ кояшы, кар түбәле таулар, Чайковский моңнары кушыла. Шау-гөр килеп’ торган вокзаллар, парклар кушыла, һәм болар әсәрнең матурлык өчен язылган фоны гына түгел, болар — Катя Сорокинаның күңел күзе аша узган, ашкындырып, сөендереп узган күренешләр. Илебезнең мәшһүр гидростанцияләренең берсеннән Кавказга ялга килгән инженер кыз, «балалар кебек, һәр агачка, һәр чәчәккә сокланып» йөри, шушында ул зәңгәр берет кигән, үзе кебек үк яшь бёр инженер белән таныша һәм шундый саф, шундый тыенкы бер хис белән янып яши. Ләкин көтмәгәндә... фаҗига башлана, әлеге егет чит ил агенты, сатлык дошман булып чыга. Катя тормышында беренче мәртәбә тетрәү үткәрә һәм, гомерен куркыныч астына куеп, дошманны фаш итә.
Язучының иҗат биографиясендә «Катя Сорокина»иы совет патриотизмы һәм уяулык темасын күтәрүе өчен мактап йөртәләр. Ләкин бу бер яклы караш, әдәби әсәргә болай бер яклы гына карап бәя бирү дөрес түгел. «Катя Сорокина» ның кыйммәте — аның сәнгатьчә эшләнешендә, инженер кызның туган илгә булган мәхәббәте һәркемне ышандырырлык итеп сурәтләнгән булуында. Сугышка кадәрге елларда уяулык темасына әсәрләр аз язылмады, ләкин алар, сәнгатьчә эшләнешләре зә
79
гыйфь булу сәбәпле, күбесе онытылып беттеләр, истә калмадылар. Ә Катя әле һаман яши, тойгыларының, тирәнлеге, күңеленең бай булуы белән яши.
Бөек Ватан сугышы елларында Ибраһим Гази, күп кенә татар язу-чылары белән бергә, фронт газета-ларында эшләде, соры шинель кигән совет кешесенең фронттагы батыр-лыкларын үз күзе белән күрде һәм җанлы күзәтүләр нигезендә байтак яңа әсәрләр — повестьлар, хикәяләр, очерклар язды. «Алар өчәү иде», «Без әле очрашырбыз» повестьлары, «Әхмәт бабай», «Малай белән эт», «Якташ», «Кышкы кичтә», «Авылдаш», «Ана» кебек хикәяләр шушы елларда яки сугыш беткәннән соң шул тәэсирләр нигезендә иҗат ителделәр. Болар инде җитлеккән нык куллы язучы каләменнән чыккан әсәрләр, шуңа күрә бу әсәрләрдә бизәкләнмәгән кырыс хәкыйкать, совет кешеләре өстенә төшкән авыр фаҗига ышанычлы салмак тасвирлар белән, күңелне кузгатырлык, ышандырырлык итеп сурәтләнә.
Фашистлар эшләгән явызлыкларны сурәтләгәндә И. Гази үзеннән бернинди дә усал сүзләр кыстырмаска, мөмкин кадәр «сабыр» язарга тырыша, ул аларның коточкыч явызлыкларын бары тик сурәтләп кенә бирә, әмма бу сабыр язылган күренешләрнең тәэсир итү көче гаять зур, алар күңелне айкап, тетрәтеп узалар. «Әхмәт бабай» хикәясендә Донбасста яшәүче бер карт, Әхмәт бабай, немецлар басып кергәч, украииа ягына күчеп китә һәхм анда мич чыгарып йөри. Бер көнне ул җирән немецка да мич чыгарып бирә. Ләкин мич үкерә торган булып, немецка тынгы бирми.
«Балчыкка, корымга буялып беткән картны кич белән комендатурага алып киләләр.
— Булдымы? Үкермәсме инде хәзер? Гут. Ун камчы шуның өчен.
Карт, күлмәген салып, арка сөяк-ләрен камчы астына куярга әзерләнә.
— Бәлки, ул гафу үтенергә телидер? Ялынып сораса, мин аны кичерермен. Немец картларны кызгана. Әйтегез үзенә минем сүзләрне...
Әхмәт бабай, тәрҗемәченең сүзләрен тыңлап бетерә дә, бер сүзсез скамьяга сузылып ята.
Немец бер урында бераз таптанып торгач, кул изәп, бүлмәдән чыгып китә.
Скамьядан күтәрелгәндә картның ябык аркасы буйлап кан ага, тез сөякләре дер-дер калтырый. Ул таянып күтәрелә. Дәшми генә киенә, һәм ишеккә таба бара башлый. Чыгып китәр алдыннан артына борылып:
— Комендант әфәндегә әйтегез, миче тагын үкерә башласа чакырсын: таныш кеше итеп, мин аңарга бу юлы биш камчыга да төзәтеп бирермен,— ди һәм ишекне каты ябып чыгып китә».
Бу юлларны тыныч кына укый ал-мыйсың, бу юлларны укыганда, йө-рәктә йомарланып ачу күтәрелә, фа-шистларга карата күңелдә нәфрәт ташый. Шул ук вакытта үлем якасында торган картның корычтай ныклыгы, немец коменданты белән сөйләшкәндә үз дәрәҗәсен белеп, горур сөйләшүе совет кешеләре өчен күңелдә горурлану тойгысы уята.
Классик әдәбияттан, Толстойлар- дан, Чеховлардан килгән менә шундый сабыр язу алымын И. Гази бу очракта аңлы рәвештә куллана. Монда вакыйгалар үзләре өчен үзләре сөйлиләр! Ә язучының тенденциясе аерым сүзләрдән түгел, бөтен картинадан, бөтен хикәядән үсеп чыга.
Сугыштан соңгы елларда И. Гази халык тормышының катлаулы ва-кыйгаларын эченә алган киң колачлы әсәрләр иҗат итте. «Онытылмас еллар» һәм «Гади кешеләр» романнары — шундый әсәрләр.
«Онытылмас еллар» романы — И. Газиның бүгенге көнгә кадәр иҗат иткән әсәрләре арасында иң уңышлысы. Язучы үзенең бу әсәрен кулына каләм алганнан бирле яза, дисәк ялгышмабыз дип уйлыйм. Әле Бөек Ватан сугышына кадәр үк га- зета-журналларда аның «Балконлы йортта», «Хәлимнең яшьлеге» дигән исемнәр белән аерым өзекләре басылган иде. Ә сугыштан кайткач, язучы бу әсәре өстендә бөтен көчен куеп эшләде һәм 1949 елда беренче
80
китабын бастырып чыгарды. Роман бик тиз халыклашып китте, биш- алты ел эчендә берничә мәртәбә басылды һәм русчага да тәрҗемә ителде.
Шундый популярлыкның сәбәпләре нәрсәдә соң?
Моның берничә сәбәбе бар. Иң мөһиме шулар: әсәр халык тормы-шының гаять катлаулы вакыйгаларын эчен ала, кешелек тарихының кискен борылышы чорында: империалистик сугыш, февраль буржуаз революциясе, данлыклы Октябрь революциясе, гражданнар сугышы елларында татар крестьяннарының психологиясендәге үзгәрешләрне ачып бирә; төрле катлау кешеләрне, типларны күрсәтә, мәйданга, басуга, авыл һәм шәһәр урамнарына ташкын булып килеп чыккан халык хәрәкәтен сурәтли. Ә бу үз нәүбәтендә зур тормыш тәжрибәсе һәм әдәби осталык сорый. «Онытылмас еллар»- ны язганда инде бу сыйфатларның һәркайсы И. Газида бар иде. Ул, капитализм чорында хезмәт иясе крестьянның ачы язмышын күңелгә сеңеп калырдай итеп күрсәтү өчен, шул тормышның бер корбаны булган Галиулланы әсәрнең төп сюжет сызыгына куя. Галиулла язмышы — миллионнар язмышы. Изүчеләргә каршы кулга корал тотып көрәшмә-гәндә бәхеткә ирешеп булмый, дигән нәтиҗәгә алып килә ул язмыш. Шуңа күрә дә романда тасвирланган халык күтәрелеше һәм бу күтәрелеш белән житәкчелек иткән Якублар романга табигый рәвештә килеп керәләр, Галиулла язмышы белән тыгыз бәйләнәләр, шуңа күрә дә алар ышандыргыч булып, чын булып әвереләләр.
Болардан тыш, әсәрне укучы кү-ңеленә аеруча якынайткан тагын бер образ бар, бу— Галиулланың җиде- сигез яшьлек улы Хәлим. Хәлим образы әсәргә балаларча беркатлы, балаларча саф, якты тойгылар алып керә, аның шаянлыклары, дөньяга искиткеч садә, керсез күңел белән караулары әсәрнең ничектер якты, оптимистик ягын көчәйтә, халык тормышының киләчәге матур булуга киная ясый. Бу оптимистик сызык Якуб һәм Берьярым Миңнулла образы аркылы да бирелгән. Ләкин ул аларның икесендә ике төрле: «ач карынга мәзәк сөйләп йөрүче» Миңнулланың оптимизмы юмор белән бирелә, ә Я кубта ул әйләнә-тирәгә, табигатькә гашыйк булуда күренә. Урманнарда йөргәндә, елга-су буй-ларына чыкканда, Якуб бар нәрсәгә сокланып, бар нәрсәгә озаклап карап йөри, узган елгы сары үләннәр юрганын тишеп чыккан яңа, яшь үсентеләр сөендерә аны. Табигатьтәге үзгәрешләрне дә, җәмгыятьтәге үзгәрешләрне дә авыл агайларына караганда үткенрәк тоя белүче бу акыллы кеше тиздән бәхетле тормыш киләчәгенә халык күңелендә өмет кузгата.
«Онытылмас еллар» романында И. Газиның әдәби осталыгы, тел- стиль үзенчәлекләре яңа баскычка күтәрелде. Әсәрнең теленә аеруча әһәмият биреп, язучы телнең бөтен мөмкинлекләреннән файдаланырга, аз сүз белән тирән мәгънә бирергә омтылган, әсәрен халык иҗатына хас булган шаян бизәкләр белән сугарган. Әмма аяныч картиналарны сурәтләгәндә, ул арзанлы юморга бармый, кыска, төгәл сурәтләр белән яза. Тормыш соңгы чиккә кадәр .кысып, инде кая барып сугылырга белмәгәч, малаен хәер сорашырга чыгарып җибәрергә мәҗбүр булган ананың газаплы кичерешләре романда менә ничек тасвирлана:
«Менә берничә көн инде, Фатыйма, телсез кеше кебек, көне буе бер сүз дәшмичә йөри.-. Ул ябыкты, картаеп китте. Кара күзләре тагын да карая төшкән кебек булдылар. Ул хәзер йөргәндә дә, элекке кебек, каты басып йөрми: кемнедер уятудан курыккандай, бармак очлары белән генә баса. Кичләрен, Хәлимне өйдә калдырып, бакчага чыгып китә, уйланып алмагачлар арасында йөри. Караңгы төшкәч кенә кайтып керә дә, тәрәзәдән төшкән ай яктысында, оек балтырындагы тигәнәкләрне чүпли. Аннан соң, Хәлим әнкәсенең ай нуры белән яктыртылган ябык йөзенә карап, йоклый алмый ята. Кайвакыт анасы уфылдап куя. Хәлимгә аңлашылмый торган берничә сүз әйтә һәм яңадан дәшми-тынмый утыра башлый.

Шундый кичләрнең берсендә Фа-тыйма, йоклый алмыйча яткан Хә-лимнең янына килеп, өстенә иелде һәм улының чибәр йөзенә, кара күзләренә озак карап торды. Фатыйманың ябык битләре буйлап кинәт яшь тәгәри башлады, бер зур тамчы Хәлимнең битенә тамды. Малай сискәнеп китте һәм анасын кочаклап алды:
—’ Әии, ник елыйсың?
— Болай гына, улым.
Иртәгесен, Хәлим йокыдан торып битен югач, аны үз янына дәшеп алды, кысып кочаклады, каты куллары белән башыннан сыйпады:
— Улым, күрше авылларны әйләнеп кайтмыйсыңмы?
Хәлим... нәрсә булса да әйтеп өл-гергәнче, аның кулына кечкенә капчык китереп тоттырды:
— Ичмаса... үз тамагың туяр, улым...
— Мин теләнергә бармыйм, әни!..
— Яңа өлгергәнче генә... бер-ике тапкыр...
— Әни, җибәрмә инде! Ярыймы? Җибәрмә! — дип, Хәлим, анасының күзләренә текәлеп, ялына башлады. — Әии җаным, ә? Җибәрмә!»
Язучы фаҗиганең бөтен аянычын ачып бирә торган сүзләрне бик җен-текләп сайлаган, хәрәкәтләрне саран итеп, күңел кичерешләрен мул итеп, тирән итеп биргән.
И. Газиның соңгы елларда язган икенче зур әсәре «Гади кешеләр» дип атала. Бу исем әлеге романга гына түгел, язучының бөтен иҗатына туры килә. Беренче чор хикәяләрендә һәм «Катя Сорокина»да, сугыш чоры әсәрләрендә һәм «Алмагачлар чәчәк ата» повестенда, ниһаять, «Онытылмас еллар» да — барысында да түбәннән күтәрелгән, барысында да кайгы-шатлыклары булган, хезмәт итеп яши һәм шул хезмәттән ямь таба белә торган гади кешеләр.
«Гади кешеләр» романында да шулай. Мастер Габитов, парторг Камышев, бораулаучы Стрельцов һәм «Камыр батыр» Нурулла — болар барысы артык кычкырмыйча, күкрәк сукмыйча, әкрен генә үз эшләрен эшләп йөрүче, намуслы гади кешеләр, хезмәт кешеләре.
Автор романның беренче битлә-реннән үк мәсьәләне ачык итеп куя: шушы гади кешеләрне үстерү, алар- ның хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү. Бәйрәмнәрдә байрак күтәреп баручылар унау, унбишәү, алар ар-тыннан баручылар ун меңнәр, йөз меңнәр. Парторг Камышев нефтьчеләр киңәшмәсендә утырганда менә шул турыда, байракчылар артыннан баручы шушы йөз меңнәрне күтәрү турында уйлый. Аның бу хыялы мастер Габитов бригадасын тизләтелгән режим белән эшләтүгә күчерү аркылы тормышка аша. Габитов — алга чәчрәп чыксаң, үкчәңә китереп басалар, дип, урталыкта, күләгәдә- рәк барырга яратучы мастер, ләкин ул көчле, энергияле егет. Камышев ышанычлы, ягымлы сүзе белән шушы егетнең һәм аның бригада членнарының күңелендә ярыш дәрте уята.
Романда милли дуслык мәсьәләсе бик табигый чишелгән. Безнең язу-чылар кайчагында теге яки бу пер-сонажның рус икәненә, аның үзенчә-лекле аерым сыйфатлары булуына төртеп-төртеп күрсәтергә яраталар. Ләкин тормышта алай түгел бит. Без руслар белән, башка халыклар белән бергә эшлибез, бергә яшибез, хезмәттәшебезнең русмы, башкортмы, чувашмы икәнен исебезгә дә кертеп карамыйбыз. Кыскасы, без инде туганлашканбыз, безнең уртак бор-чуларыбыз, уртак Шатлыкларыбыз бар. Бу — «Гади кешеләр»дә дә шулай. Камышев безнең якын туганыбыз булып тоела, аның хәвефләнеп бала көткән хатыны турында борчылулары безне дә борчуга сала, җирән чәчле Сонечканың сөйгәненнән килгән хатны укыганда гаҗәеп бер нур белән балкыган йөзен һич онытып булмый. Күпертмичә, чекрәйт- мичә бирелгән табигый портрет сызыклары, уйлау рәвешләре һәм сөйгән егете Врлодяның әнисе янына барып йөрүләре безгә Сонечканың рус кызы икәнен әйтеп тора.
Николай Стрельцовның, Сонечка-ның сөйгән егете бар икәнен белгәннән соң, күңел газаплары белән тартышып, тауга күтәрелүе бик әйбәт, бик җылы һәм тирән мәгънәле картина дип уйлыйм мин. Биредә
6. ,с. Ә." № 2.
81
тормыш фәлсәфәсе бар һәм биредә Татарстан нефтенең туу тарихы та-бигатьтәге үзгәрешләр аркылы матур итеп сурәтләнгән.
Мастер Габитовның озын толымлы хатыны Миләүшә белән (Мансур күтәреп кочаклап алгач, Миләүшәнең озын толымнары идәнгә кадәр асылынуы бик истә кала) ике арадагы каршылыгы тормышчан. Миләүшә өйдә, бала чүпрәкләре арасында гына гомерен үткәрергә теләми, кешеләр янына, хезмәткә омтыла.
Романда геройлар хезмәтләрендә дә, өйдә дә күрсәтеләләр, производство белән шәхси тормыш үрелеп бара. Болар барысы бик әйбәт. Әмма бу әсәрне укып чыккан нефтьчеләр әйтәләр: әсәрдәге тизләтелгән режимга барлык бригадаларны күчерү һәм инженер Алмаевның моңа каршы килүе мәсьәләсе әсәрдә шактый ук сузылган һәм шуның аркасында нефтьчеләр тормышындагы җитди каршылыклар бер читтәрәк калган, диләр. Бу фикер белән килешми мөмкин түгел. Татарстанда нефть чыга башлаганга әле нибарысы ун еллар чамасы, монда әле авырлыклар, үсү авырлыклары бик күп, бюрократизм чире дә җитәрлек, болар барысы тирәннән каерып алган җитди зур әсәрләр язылуын сорыйлар.
Әмма «Гади кешеләр» романы бү-генге татар эшчеләре, аның да алдынгы отряды булган нефтьчеләр тормышын яктырту буенча эшләнгән беренче мактаулы эш булып тора. Салынган сукмакны киңәйтү инде башкаларга җиңелрәк булачак.
# *1’ ❖
Совет чорында үсеп җитешкән хикәя осталары, романчылар турында, кеше күңелен тирәнтен ачып бирә торган реалистик стильнең прозада туу юлы турында безнең тәнкыйтьчеләрнең әле зур фәнни хезмәтләр язганы юк, ә моның кирәклеге хәзер көн кебек ачык. И. Газиның күренекле зур язучы, сүз остасы булып үсү юлы да моның шулай икәнен раслап тора.
Ибраһим Гази егерме биш ел буена укучылар күңеленә тирән сеңеп калырдай байтак әсәрләр иҗат итте; прозада үзенчәлекле стилен тудырды һәм шуның белән татар совет әдәбияты үсешенә үз өлешен кертте, таләпчән зур художник, каләм остасы булып җитеште. Бу кечкенә генә мәкаләдә язучының иҗатындагы барлык үзенчәлекле якларга тукталу мөмкин түгел, әдәби тәнкыйть тиздән бу эшне эшләр дип ышанып калабыз.
Ибраһим Гази әдәби тәрҗемә эшен үстерүгә дә күп көч куйды. Ул рус классикларыннан М. Е. Салтыков-Щедрин, А. П. Чехов, А. М. Горькийның күп кенә әсәрләрен, чит ил язучыларыннан Г. Мопассан, Э. Золя әсәрләрен, үзенчәлекләрен саклап, тәрҗемә итте. Әдәби осталык, иҗади тәрҗемә мәсьәләләре һәм яшь язучылар иҗаты турында вакытлы матбугатта мәкаләләр белән чыкты.
Иҗаты белән бергә ул җәмәгать эшләренә дә актив катнаша, ул күп еллар буе «Совет әдәбияты» журна-лының редколлегия члены, шәһәр Советы депутаты.
Болар, әлбәттә, аз хезмәт түгел. Ләкин И. Гази үзе эшләгән эшләрнең зурлыгына исе китеп, тынычланып ята торган язучы түгел. Ул хәзер «Онытылмас еллар» романының икенче китабын төгәлләп килә, бу зур мактаулы эштә аңа уңышлар телибез, чөнки укучылар бу романның икенче китабын кызыксынып көтәләр инде.

6*