Логотип Казан Утлары
Очерк

СОВЕТ ГАЛИМЕ


1910 нчы елны ун яшьлек Хәмит башлангыч мәктәпне бик уңышлы тәмамлады. Укытучы Рождественский сары чәчле, зәңгәр күзле малайның башыннан сыйпап торды да Мозаффар агага үзенең киңәшен тагын бер кабатлады:
— Улыгыз математик булыр өчен тугандыр. Чын теләгем белән әйтәм: гимназиягә бирми калдырмагыз, укысын. Түләүсез урнаштыру ягын бергәләп карарбыз, мин дә ярдәм итәрмен...
Мозаффар ага үзе дә улының сәләтле икәнен белә иде: Хәмит башлангыч мәктәптә өлкән класс малайларын да өйрәткәләп йөрде. Өстәвенә рус укытучының бадага шундый ышаныч белән каравы, аның өчен кайгыртуы, ата күңелен матур хыяллар белән күмеп ташлады. Укытырга кирәк!..
Укытучы күңеле үз укучысының киләчәген алдан сизгәндер...
Бала чакта ук Хәмитнең уку һәм белем җыю юлы хезмәт юлы белән бергә үрелеп килә.
Халык укытучысы Мозаффар ага җәй айларын өязләрдә страховой агент кәсебе белән үткәрә. Гимназист малай Хәмит тә әтисенә ярдәм итеп, йорт-җир планнарын үлчәп, исәпләп авылдан авылга йөри. Ат ашатып, чәй эчәргә яисә кунарга туктаган арада, Хәмит авыл малайларына кызык-кызык математик мәсьәләләр сөйләп, дуслашып та китүчәи була. Үсә төшкәч, аерым укучыларга математикадан дәресләр бирү белән дә шөгыльләнә, ә соңрак, Кама тамагы тирәсендәге Келәнче авылында ачылган училищеда математикадан бер ел укытып та ала.
Авылда наданлык, караңгылык, хорафат өстенлек итә. Бала-чаганы бүкәй белән куркыталар. Малай-шалай, бераз акыл керә башлагач ук, «җен. убыр, албастылар нинди була икән дә, алла нинди була икән, безнең авыл мулласына охшамаган микән, кайсы болыт өстендә утыра икән», дип үз алдына баш вата башлый, ә усалраклары мулла тәрәзәсенә таш атып, челпәрәмә китереп качудан да баш тартмый... Белсә иде бу халык дөньяда нинди зур акыллы кешеләр барлыгын, аларның нинди зур ачышлар ясавын! Алар бит машина дисәң — «шайтан арбасы» дип, самолет дисәң, «аждаһа» дип карый. Күзен ачарга иде халыкның, халык өчен яңадан-яңа ачышлар ясарга иде.
Укырга кирәк, укырга!..
1917 елның сентябрь ае. Казан металлистлары көчле забастовка ясый. Гарнизон солдатлары арасында шаулы митинглар бара. Большевиклар завод-фабрикаларда Кызыл гвардия отрядлары төзиләр. Озакла-

87
мый Петроград пролетариаты белән бер үк вакытта, эшче һәм крестьяннар, бердәм корал тотып, баш күтәрәләр һәм каты бәрелеш нәтиҗәсендә Казанда Совет власте урнаштыралар. 1918 елның башында инде социалистик революциянең җанландыргыч дулкыны бөтен Татарстанга тарала.
Контрреволюциям каршы, караңгылык һәм хорафатка каршы хәлиткеч көрәш башлана.
Азатлыкка чыккан халык Совет властен саклап калу, ныгыту, тыныч хезмәт өчен көрәшә, яктылыкка, аң-белемгә омтыла.
...1918 ел. Хәмит, гимназияне алтын медаль белән тәмамлап, Казан дәүләт университетына, физика-математика факультетының математика бүлегенә укырга керә. Укый да, берьюлы Яңа Бистәдәге икенче баскыч мәктәпләрнең берсендә математикадан укыта да.
Халык аң-белемгә сусаган. Эшче-крестьян яшьләре шәһәр мәктәпләренә агыла. Совет хөкүмәте алар өчен вузлар каршында әзерләнү бүлекләре ачтыра. Кайсы шәһәрнең кайсы вузына карама, анда бер-бер артлы рабфаклар оештырыла. Ә авылда — яңа мәктәпләр ачыла. Халык арасыннан балаларны аз-маз укыта-тәрбияли алырдай бер кеше килеп чыктымы, аны хәзер үк «мөгаллим», «хәлфә» дип зурларга торалар. Кая карама, яңа белемле, яңа карашлы укытучылар кирәк.
1919 елда, җәйгә чыккач, Хәмит Тәтешкә китә. Анда укытучыларның квалификациясен үстерү өчен өч айлык курслар оештырылган. Хәмит Тәтештә җәй буе физика һәм математикадан укыта, ә җыеннарда «Фән һәм җиһан», «Дөньяның барлыкка килүе» һәм башка темаларга, дингә, хорафатка каршы лекцияләр укый. Берәүләр:
— Бакчи-бакчи, яшь кенә башы белән нинди хикмәтләргә җиткән. Ничек кенә ярып сала бит ә, кордаш?!—диешеп, хәйран калып тыңлыйлар, икенче берәүләр эчтән генә: «Менә тагы бер шайтаны!» дип, тешен кысып, йодрык төйниләр...
Ә егетнең фатирына килсәң, ул һаман уку-язу өстендә. Әллә кайдан Жуковский, Чаплыгин хезмәтләрен тапкан. Төннәр буе аның тәрәзәсендә ут күренә.
Кышка каршы Хәмит Мамадышка алты айлык курста авыл укытучыларын укытырга бара. Тагын да физика һәм математикадан дәресләр бирә, тагын дингә каршы лекцияләр укый.
Бу елны Казанда кыш салкын килә. Ягарга булса, ул, бәлки, алай ук салкын булып тоелмас иде... Классларда, аудиторияләрдә укучылар өс киемнәрен салмыйча гына дәрес тыңлыйлар, кулларын сулышлары белән җылыта-җылыта язалар. Әмма укучылар саны кимеми. Аң-белемнең тәмен белеп өлгергән яшь буын фәнгә омтыла.
Хәмит бу кышны салкын тидереп авырып китә. Врачлар климат ал-маштырырга кушкач, егет 1920 елның җәендә Ташкент университетына укырга күчә, анда да укыту эшенә керешеп китә. Элек башлангыч мәктәп укытучылары әзерләү Институтында, аннары Ташкент университеты алдындагы рабфакта укыта. Үзе һаман укый, математика һәм механика өлкәсендә иң алдынгы ачышларны үзләштерә бара. 1923 елда Урта Азия (Ташкент) университетын тәмамлап, Казанга кайта һәм бер ел буе «Мәгариф» журналының җаваплы секретаре, шул ук вакытта Мәгариф Комиссариаты академик үзәгенең секретаре булып эшли. Ә 1924 елда алгебрадан беренче татар дәреслеге язып, китап итеп чыгара. Көзгә каршы Москвага бара, Мәгариф Халык Комиссариатының Татар-башкорт бүлегендә методист һәм инспектор вазифасында, төрле шәһәрләргә йөреп, мәктәп эшләренә җитәкчелек итә.
1925 елны Хәмит Москва Дәүләт университеты каршындагы математика-механика фәнни-тикшеренү институтына аспирантурага керергә уйлый.
88
1925 ел. Мәскәүдә җәй.
һәр урамның тормыш ритмында, рухында бүтән барлык урамнардан аерылып торган бер үзенчәлек бар.
Моховая да, башка күп кенә урамнар кебек, җанлы, шаулы. Ләкин Ломоносов университеты бу урамның җаилылыгыиа тормыш базларыннан чыгып, фән дөньясына ашкынган яшь йөрәкләр ялкынын өсти; бу урамның шау-шуында яшь студентлар һәм фән эшчеләре тавышы өстенлек итәсыман... Гыйлем сарае каршыннан, бу Ломоносов һәйкәле алдында кемнәр генә эчтән баш иеп үтми икән... Бөек Ломоносов йөрәге биредә әле дә тибәдер, әле дә бик күпләргә рухландыргыч тәэсир итәдер...
Әгәр дә син яшь һәм, шуның өстәвенә, тормышка зур, якты хыяллар алып килә торган булсаң, яратып килгән вузың урамы сиңа изге бер урын булып тоела. Бу урамның ташларына чыгып аяк баскач та, күңелеңне тирән бер тантаналы тойгы биләп ала, һәм шунда иксез-чиксез, якты бер рухландыргыч дөнья алдында үз-үзеңне ничектер бик кечкенә итеп сизәсең. Чыннан да, нинди зур кешеләр белем һәм көч алмагандыр монда, нинди ачышлар ясамагандыр алар?.. Ә син?.. Ә син менә шушы илең өчен, шушы илендә яшәүче һәм яшәячәк кешеләр өчен нәрсә эшли алдың әле?! Авыр сулап куясың да, кинәт ярсып китәсең, үзеңнең иң яхшы теләкләреңне, барлык йөрәк януыңны шул иксез-чиксез яктылык дөньясына бирәсең килә. Син көчле, син омтыласың, синең иң кадерле теләкләрең тормышка ашачак, син бәхетле!
йөзләгән, меңләгән, миллионлаган яшьләр, гасырлар буе изелеп караңгыда яшәгән эшче һәм крестьян яшьләре, вузларга, яктылык дөньясына агыла.
Бу — социалистик революция тантанасы, бу — совет фәне тантанасы.
Университет бинасыннан Хәмит урамга чыкты.
Яна гына яңгыр явып үткән, һавалар сафланган — тузанның әсәре дә юк. Тын алуы шундый җиңел. Бөтен тирә-як яңарып, яшәреп калган. Кремль стеналары, башнялары, карасу-яшел чыршылар, манеж яклары матур һәм якын булып, аермачык күренеп тора. Салмак җил авыр болытлар өемен Москва елгасы аръягына әйди. Нурлар уйнатып, кояш балкый, аналарча җылы һәм ягымлы елмая...
Егетнең күңеле урынында түгел. Йөзен ниндидер бер канәгатьсезлек борчый.
Егет, туктап тормастан, тирә-якка бер карап алды да, күкрәк тутырып, сулап куйды. Җиңеләеп, чырае яктырып, карашы нурланып киткәндәй булды. Була бит шундый очраклар: тынгы тапмый, нәрсәгәдер борчылып йөргәндә, кинәт көтелмәгән бер матур күренеш сине, үзең дә сизмәстән, тынычландырып, сиңа ышаныч өстәп җибәрә; гүя, син барасы юлың, эшлисе эшең уңышлы булуын алдан сиземлисең...
Хәмит түземсез бер хәрәкәт белән аксыл сары чәчләрен артка сыпырды да озын-озын атлап китеп барды. Ниндидер кызлар — студенткалар бугай — бер яшь юкә агачы янында туктап, үз-үзен онытып ашыккан ачык йөзле бу егет артыннан карап калдылар. Ул, урамдагы җәяү- леләрне уза-уза, Охотный ряд ягына китеп күздән югалды.
Хәмит уңга-сулга игътибар итмәде, баруында булды. Аның башында дәртле уйлар кайный иде... «Алсалар гына иде! Ару-талу белмәс идем. Кул селтәвен селтәмәсләр дә... Әмма сынарлар! Сынасыннар, курык- мыйм. Механика, үзебезнең механика өчен җанымны да жәлләмим,— шуны белсеннәр иде. Механиканың яңадаи-яңа законнарын ачу, алар- иы промышленностьның һәртөрле тармакларында куллану өчен хезмәт
89-
итү — нинди файдалы эш! Ул бит һәрбер кешенең тормышында уңай яктан чагылачак. Попов, Яблочков, Жуковский, Чаплыгин кебекләр цивилизация юлын ярып баручылар түгелмени?!»
Шундый уйлар белән Хәмит кирәкле йортка килеп җитүен сизми дә калды.
Ишекне урта яшьләрдәге бер апа кеше ачты да:
— Да, сез Сергей Алексеевичкамы? — дип сорады. — Үтегез, тик сез аны, зинһар, артык борчымагыз, чамасыз күп эшли, һич тынгы юк үзенә... Гафу итегез... — дия-дия егетне профессорның кабинетына озатты.
Атаклы совет галиме Сергей Алексеевич Чаплыгин татар егете Хәмит Мөштәрине кулын кысып кабул итте.
— Утырыгыз, сез студентмы? Эшлисезме? — дип җанланып китеп со-рашырга кереште. Әйтерсең, ул, өстәле өстендәге китап-кәгазьләргә чумган килеш, ял минутын гына көтеп утырган. Моны сизеп, Хәмит эчтән шатланып куйды. Чөнки, кабинетка кергәч тә, ул, профессорның бик җитди кыяфәт белән эшләп утыруын күреп: «Менә, тар җиргә тана башы, дигәндәй, килеп кердем... Аның эшләре сәгатьләп-минутлап төзелгән... Комачаулап кәефен бозмасам иде»,—дип бик уңайсызланып та куйган иде.
Хәмит профессорга үзе турында кыскача сөйләп бирде дә йомышын әйтте.
—Так, так, — диде профессор, уйланып, — ә сез профессор Егоровта приемда булдыгызмы?
— Нәкъ шуннан килүем.
— Ул нәрсә әйтте сезгә?
— «Сез татармыни? Мин татарларның барысы да халатник та дворник кына буладыр, дип уйлый идем, — ди. — Значит, фәнгә үрмәлисең?— ди. — Белмим шул, менә фәнни җитәкчебез нәрсә дияр бит?» — дип, сезгә хәл итәргә калдырды.
— Анекдот!—диде Сергей Алексеевич һәм көлеп җибәрде. Аннары көләч йөзе кинәт җитдиләнде. Кашлары уртасындагы ике җыерчык, тирәнәеп, киң маңгаен икегә ярырдай булып, үргә сызылды. Күзләре, аска карап, бер ноктага текәлде. Профессор — какчарак битле; сакал-мыегы- на чал кергән. Күз кабаклары бераз җилсенгән кебек: эше күптер, ял җитмидер. Ул бит физика-математика фәнни институтының фәнни җитәкчесе дә, бөек галим Жуковскийдан соң ул — Үзәк аэро-гпдродинамика институтының (ЦАГИ) директоры да, шуның өстеиә башка эшләре һәм вазифалары да азмыни аның!
Сергей Алексеевичның йөзе ачулы төсле күренде. Ул теге искерәк карашлы профессор Егоровны эчтән шелтәләп утырмый микән?..
Сергей Алексеевич Хәмиткә карады. Карашы үткен, җитди, сынау- чан. Егетнең күңелендәгеләрен белергә чамалый, диярсең.
Әйләнеч һәм авыр доллар үтеп аспирантурага килгән, анда да эш барып чыкмагач, академик кешенең үз квартирасына килеп керүдән тартынмаган тәвәккәл, туры сүзле һәм таза бу егет галимнең күңелен яулап алды бугай. Дәртсез-дәрмансыз егет булса, туры миңа килергә батырчылык итмәс тә иде. Ышанырга мөмкин моңа — булдырыр. Менә бит ул азатлык. Элек изелеп яшәгән халыкларның азмы шушындый дәртле һәм сәләтле уллары наданлыкта югалып калгандыр. Алар хәзер фәнгә омтыла.
— Сез нинди бүлеккә керергә уйлыйсыз?—диде ул Хәмиткә.
Хәмит аның күзләрендә ягымлы бер караш күрде. Егетнең йөрәге- шатлыктан ярсып тибә башлады.
— Мин теоретик механиканы яратам,—диде ул, нәрсәдәндер уңай-сызланыбрак.
— Ничә чит тел беләсез?
— Ике. Инглиз һәм немец теле.
90
— Алай... ЛАип моңарчы өч телдән дә аз белүчеләрне кабул итми идем. — Сергей Алексеевич бераз уйланып торды. — Ярый. Алам сезне. Бер ел сынау шарты куярбыз. Француз телен өйрәнерсез. Соңыннан темалар бирермен, сайлап алырсыз, — диде. Аннары хатынын чакырып:
— Менә, таныш бул, минеям булачак аспирантым, Хамит Музаффаро- вич Мөштәри, — диде. — Мин өйдә юкта килсә, минем китапханәгә кереп утырудан тыйма егетне. — Профессор нәрсәгәдер шатланып елмайды да: —Анасы, безгә берәр чынаяк чәй бирсәң иде, —диде.
1937 елның азагында Хәмит Мөштәри, Казаннан Москвага баргач, докторлык диссертациясен тотып академик Чаплыгин бүлмәсенә килеп керде. Бу хезмәт нечкә сүрүләр теориясенә багышланган: анда промышленностька бик мөһим яңа кагыйдәләр һәм формулалар бирелгән иде. Карт укытучы белән галим булып күтәрелгән укучы ата белән ул кебек күрештеләр.
Сергей Алексеевич кабинетында төн урталарына хәтле ут сүнмәде. Сөйләшер сүзләр күп иде.
1929 елда академик Чаплыгин җитәкчелегендә язылган кандидатлык диссертациясен бик уңышлы яклап Казанга кайтканнан бирле, Хәмит ага азмы студентлар тәрбияләде. Казан пединститутында, Коммуналь төзелеш институтында, Авиация институтында аның лекцияләрен тыңлап, аның фәнни җитәкчелегендә үскән йөзләгән студентлар илнең мәктәпләрендә, төзелеш мәйданнарында, промышленность һәм фәннең төрле тармакларында эшлиләр иде инде. Шуның өстәвенә ул күп эзләнүләр, тәҗрибәләр үткәрде, күп кенә практик һәм теоретик мәсьәләләр чиште, промышленность заказларын үтәде.
— Сезнең беренче диссертациягезнең файдасы фәнгә шактый зур булды,—диде академик, Хәмит аганың докторлык диссертациясе белән танышып чыккач. — Менә нәрсәгә гаҗәпләнәхм мин, кадерле Хәмит Му- заффарович: ничек сез Казанда япа-ялгыз шушындый эшне күтәреп, эшләп чыга алгансыз! Сезнең бу хезмәтегездә фән өчен бик кыйммәтле ачышлар бар. Рәхмәт сезгә, рәхмәт. Мин сездән канәгать.
Диссертацияне бертавыштан хуплап алдылар. Аэромеханиклар, гид-родинамика, газлар динамикасы галимнәре Хәмит Мозаффаровичиы доктор дәрәҗәсе белән котладылар.
Академик, елмаеп килеп, үз шәкертенең кулын кысты. Ул горурлана иде, ул чын-чыннан бәхетле иде.
Физика-математика фәннәре докторы, теоретик механика профессоры, фәннәр академиясенең Казан филиалы каршындагы физика-техника фәнни-тикшеренү институты директоры һәм механика секторының фәнни җитәкчесе Хәмит Мозаффар улы Мөштәри — механика буенча күп кенә профессорлар, доцентлар, кандидатлар тәрбияләп үстергән, аталарча кайгыртучан фәнни җитәкче һәм атаклы галим.
Күп еллардан бирле ул Үзәк аэро-гидродинамика институтына туры- дан-туры хезмәттәшлек итә. Совет хөкүмәте куйган мөһим бурычларны үтәп, промышленностьның иң катлаулы тармакларын үстерүгә Хәмит Мөштәри якыннан торып ярдәм итә. Совет фәнен үстерүдә Хәмит аганың нечкә сүрүләр теориясенә карата яңа ачышлары һәм формулалары гаять зур әһәмияткә ия.
Хәмит Мөштәригә һәм аның җитәкчелегендә эшләгән фәнни коллективка төрле шәһәрләрнең күп кенә промышленность предприятиеләреннән киңәш, практик ярдәм, консультацияләр сорап хатлар килә һәм

алар җавапсыз калмыйлар. Механиканың теоретик казанышлары — тезелешнең кайбер хосусый бик нечкә законнарын ачудан гыйбарәт. Бу ачышлар фәндә гомуми кагыйдәләргә, формулаларга әверелә, ә практикада аларны төзелешнең һәр тармагында да кулланырга мөмкин дияргә була. Хәмит Мөштәринең ачышлары совет промышленностеның төрле тармакларын үстерүгә зур ярдәм итә.
Быел, 1957 елны, Хәмит Мөштәринең (шәкерте К. С. Галимов белән бергә язылган) сыгылмалы сүрүләр теориясенә («Нелинейная теория упругих оболочек») багышланган капиталь хезмәте зур һәм бай эчтәлекле китап булып дөньяга чыкты. Бу китап — Хәмит аганың егерме еллык эзләнүләре җимеше. Хәзер Хәмит Мөштәри теоретик механика өлкәсендә яңа мәсьәләләр чишү, яшь фәнни кадрлар тәрбияләп үстерү эшен дәвам иттерә. Профессор Одиноков, доңентлар И. И. Еникеев, С. Г. Винокуров, Ефимов һәм Р. Г. Суркин, А. В. Сыченков, М. С. Корнишин, Н. С. Ганиев кебек яшь галимнәр—Хәмит Мөштәри җитәкчелегендә үскән һәм үсүче талантлы кадрлар. Соңгы вакытта Хәмит аганың шәкерте К. С. Галимов докторлык диссертациясен яклауга әзерләп тапшырды.
Яшьтән үк җәмәгатьчел булып үскән Хәмит ага күп еллар буенча Казанның шәһәр һәм район Советларына халык тарафыннан сайланган депутат булып хезмәт итте. Ул фән эшчеләре секцияләренең президиумында да зур эш алып бара, фәнни һәм политик белемнәр тарату җәмгыятен оештыруда актив катнашучыларның берсе. Шушы җәмгыятьнең члены буларак, Хәмит ага хәзер дә теге яки бу темага масса алдына чыгып әледән-әле лекцияләр укый.
1940 елны Хәмит Мөштәригә Татарстанның атказанган фән эшлек- лесе дигән югары исем бирелде, Совет хөкүмәте галимнең зур әһәмиятле хезмәтләре өчен «Почет билгесе» ордены һәм «Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен» медале белән бүләкләде.
1956 ел азагында СССР Фәннәр академиясе профессор X. М. Мөштәрине бөек дус Кытай халкының галимнәре белән якыннан очрашу, фән казанышлары белән дусларча уртаклашу үткәрергә Кытайга җибәрә. Совет галиме Кытай Фәннәр академиясендә совет фәненең үсешләрен чагылдырган докладлар, лекцияләр укый, бик күп сорауларга җавап һәм консультацияләр биреп кайта. Бөек ике ил халыклары арасында кайнар дуслыкны тагы да ныгытуга галимнәр дуслыгы зур ярдәм итә. Үзенең Кытайдагы дус галимнәре турында, Кытай халкының Советлар халыкларына булган кайнар дуслык тойгылары турында сөйләгәндә, Хәмит ага чын ихластан шундый җылы, шундый ягымлы итеп елмая, зәңгәр күзләрендә ягымлы һәм матур шигъри тойгылар чагыла.
Ә быел, май аенда, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалына профессор Мөштәри исеменә Кытай Фәннәр академиясеннән хат килде. Кытайның күренекле галиме профессор Цянь Сюе-шень профессор Мөш-тәринең сыгылмалы сүрүләр теориясенә багышланган китабын («Нелинейная теория упругих оболочек») алуыи белдерә һәм ул китап өчен рәхмәт әйтә. «...Бу бик яхшы, уникаль һәм тарихи китап, чөнки фәннең бу өлкәсенә багышланган китаплардан ул —дөньяда беренче», —дип яза Цянь Сюе-шень һәм үзенең әлеге хатында совет галимен чын күңелдәй котлый.
Хәмит Мөштәринең чәчләре хәзер ап-ак, ә күзләре яшьләрчә кыю карый, хәрәкәтләре нык һәм җитез, халык өчен ул һаман армый-талмый хезмәт итә.