Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР


ГОМЕРЕМ ЮЛЫ
Зирәк илем, кыю, чая илем, Сиңа бит бер сүзем бар минем, — Я үлемемдә шуны, я теремдә Искә ал идең.
йөрәгемне, илем, Кул кылмаган ’ Саф рәхмәтең синең иркәли. Дулкынланып шулай, канатланып Үтеп барам гомер үтәли.
һәр эшне мин Башкардым тик бары Синең өчен кирәккә күрә. Кирәк төштә утка-суга кердем Бата-чума һәм яна-көя.
һәлакәтләр юлда очрый калса, Кирәк булса корбан булуым, Дөнья сиңа әйтә алыр, илем: — Үзең кебек иде бу улың!
1956
ГҮЗӘЛ
Гөлләр сорый миннән: «Нишләп, Туфан, Уйга калдың әле син шулай?»
, — Уйга калып шулай, гөлләр, сезнең Гүзәллеккә сокланам бугай.
Яз эндәшә кебек бүген миңа:
— Нәрсә булды сиңа? Нишләдең?..
— Гүзәл син, яз! Сәждә кылып сиңа. Тезләнергә әзер йөрәгем!
Бу тормышта әгәр көтмәгәндә Очрый калсаң җанлы Гүзәлгә, Гүзәллекнең үзенә очрый калсаң, Шул чагында ничек түзәргә?
Кай арада үтеп китте соң бу Шундый гүзәл бәйрәм кичәсе? Саубуллашыр, китәр минут җитте, Ә китәсе килми, китәсе...
1957
4
РОМАШКАЛАР
Ромашкалар тирбәлә җилдә, Бер күренеп, тагып күмелеп, Йөгерә-иөгерә шаян нәниләр Кырда качыш уйнаган кебек.
Ромашкалар үскән далада Искә төште бергә чакларым. Сөя микән, юк микән, ди-ди, Канатларын полкам аларның.
Юк, ромашка, Минем йөрәкнең Януларын баса алмыйсың, Сөя әле, сагына һаман, дип, Алдыйсың ич мине, алдыйсың!
Юк, ышанмыйм ромашкаларга, Алдаша ич алар, алдаша: Аның кабере өстендә инде Резедалар үсә ләбаса...
1956
ТЕЛЬМАННАР КАНЫ ТАМГАН КАМЕ РАДА
«Карл белән Роза каны тамган Төрмәләрнең бозын имезде...»
Тышта ниләр бар икән: Юллар зәңгәр кар микән? Боз тәрәзә алсулана, Пожар микән, таң микән? Тышта ниләр бар икән?
Бездә дә таң тугандыр, Инде ул да торгандыр, Бергә чаклар исенә төшеп, Күңелләре тулгандыр...
Бездә дә таң тугандыр.
Уйлыйдыр ул: — «Сау микән? Эче тулы зар микән? Хәсрәтләрен таратырга Тәмәкесе бар микән?
Исән микән, сау микән?»
Аклы киемен кигәндер. Бәлки кайтыр, дигәндер, Зәңгәр карны ера-ера Вокзалларга килгәндер... Бәлки табылыр, дигәндер...
Илдә ниләр бар икән: Юллар зәңгәр кар микән? һавадагы алсу шәүлә Пожар микән, таң микән? Илдә ниләр бар икән?
М.