Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЯШЬ КАЕННАР»


Зәет Мәҗитовның беренче ши-гырьләре матбугатта 1949 елны күренә башлады. 1953 елны ул «Таңгы җыр» исемле беренче җыенты- гын бастырып чыгарды. Быел исә аның икенче җыентыгы — «Яшь каеннар» XVI чыкты.
Яшь авторның соңгы җыентыгы беренчесеннән үзенең җыйнаклыгы, тема берлеге белән аерылып тора. Бу җыентыкны укын чыккач, без, Зәет Мәҗитовның беренче җыентыгыннан соң ярыйсы ук үскәнен күрәбез. Ләкин башта ук әйтеп үтәргә кирәк, яшь автор соңгы җыентыгын төзегәндә зур талымсызлык күрсәткән. Моны дәлилләү өчен әллә ни ерак китмичә «Яшь каеи- нар»ның беренче битендә урнаштырылган «Илемә» исемле шигырьне китерү дә җитә. Шигырь күңелдә бернинди дә эз калдырмый. Аны укып чыгасың да, онытасың. Бу төссез шигырь белән Зәет Мәҗитовның шагыйрь буларак үзенчәлеген дә, инде төсмерләнеп килә торган поэтик йөзен дә күрә алмыйсың. Моны яшь шагыйрьнең укучылары каршында җаваплылык сизмәве, үз иҗатына карата хөрмәт белән карамавы дип кенә билгеләргә мөмкин.
«Яшь каеннар» җыентыгының төп темасы — яшьлек. Зәет Мәҗи- товиың үз темасын табуы яхшы. Аның инде модага ияреп язудан туюы, өлкән шагыйрьләрнең «чабуларына тотынып» барудан да ваз кичәргә тырышуы әйбәт нәрсә. Язучы тормышны туктаусыз өйрәнмәсә, тормыш күренешләре, кешеләр ара-сындагы мөнәсәбәтләр белән газе-талар, китаплар, кинокартиналар аша гына танышса, ул дулкынландыргыч, тормышчан әсәрләр тудыра алмый. Шуңа күрә бөек рус тәнкыйтьчесе Белинскийның «Талант өчен иң кирәкле шартларның берсе— хәрәкәт» диюе язучылар өчен беркайчан да искермәячәк. Утраклык безнең яшь каләмнәребездә генә түгел, күп кенә өлкән әдипләребездә дә артыгы белән.
Зәет Мәҗитовның икенче җыен-тыгында яшьлек темасына дулкын-ланып язылган шигырьләре бар. Д4е- нә аның «Олы юл» исемле шигыре.
XVI 3. Мәҗнтов. «Яшь каеннар». 1956. Таткннгонздат. Редакторы X. Камалов.
Шигырь озын түгел, без аны биредә тулысы белән китерәбез:
Чиксез кырлар... Чиксез ап-ак кырлар... Дулкын-дулкыи булып кар яткан.
1Ол буена үскән ак каеннар Сәлам бирә ерак-ерактан...
Яшел поезд чаба кырлар буйлап, Якынлаша ерак далалар.
Вагоннарда тормыш язы килә, Вагоннарда яшьләр баралар.
Шул яшьләрнең йөрәк ялкыныннан Яз’ башланыр, дала уяныр.
Шул яшьләрнең эшчән кулы монда Җир яшәртер, дөнья кубарыр.
Яшел поезд чаба кырлар буйлап, Зәңгәр ефәк яулык болгый ул. Яшьлек бара. Ачык аңа, ачык Семафорлар, ачык олы юл!
Яшь шагыйрь биредә гади генә сүзләр белән яшьләрнең хезмәт ин- тузиазмын тере итеп күз алдына бастыра. Шигырьдә без кысыр яткан иксез-чиксез далаларны да, вагоннарда барган яшьләрне дә күрәбез. Ул гына да түгел, без бу яшьләрнең дөнья кубарырлык көчкә ия булуларына да ышанабыз. Зәет Мәҗитовның «Яшь каеннар» җыентыгына кергән берничә шигыре, аның тырышканда кыска һәм эчтәлекле итеп язарга тулы мөмкинлеге барлыгы турында сөйли.
Зәет Мәҗнтов көн кадагына суга торган әйберләр язуны үзенең бурычы итеп саный. Көндәлек матбугат битләрендә еш кына без аның үткеи-үткен генә шигырьләрен укыйбыз. Яшь шагыйрьның «Яңа өйләнешкән дусларга», «Берәүгә» шигырьләре һәм «Этле-мырлы» исемле мәсәле шундыйлар рәтенә керә.
«Булдыралмыйм, дисең, бирелеп миң Тик бер кызны гына сөяргә.
Нигә, дисең, әле мөмкин чакта Бер генә төр кием кияргә?» «Өйләнермен, дисең, хатын-кызны Кием кебек кат-кат сайлагач».
Яшь шагыйрь мораль яктан андый тотнаксыз кешеләргә җирәнеп карый. Шуңа күрә ул:
Кемгә кирәк, әйтче, өйләнүең, Ертык бүрексыман йөрәгеңдә Аз гына да җылы калмагач? —

ди ачы нәфрәг белән «Берәүгә» исемле шигырендә. Чәчәктән-чәчәк- кә күчеп йөргән күбәләк кебек, үз- үзләренә аз гына да хисап бирмичә, очраган бер хатын-кызга гашыйк булып. мәхәббәтләрен кашыклап өләшкән чуар йөрәкләрнең урыннары безнең җәмгыятебездә булырга тиеш түгел. Кешеләр арасында мораль чатаклыклар әле җитәрлек. Яшь шагыйрь аларны күреп чын күңелдән борчыла.
Эшләрендә актив булып та, үз- үзләре турында гына кайгыртучы Идрнсовлар, спекулянт Сибгайлар, бюрократ Гапсәләмнәр, көнче һәм гайбәтче. Таҗилар, газеталарда көн саен басылган развод белдерүләре һәм башка шуларга охшаш барлык күренешләр яшь шагыйрьне борчый-лар. Ул укучыларын тормышта очраган бөтен чатаклыкларга каршы көрәшкә чакыра.
Зәет Мәҗитовта юмор да бар. Аның күп шигырьләре халык җырлары стилендә язылалар. Яшь шагыйрьнең шундый шигырьләре рәтенә «йөрәгемдә үсәсең» җырын, «Чир- мешәндә боз ага», «Вәсилә», «Әй, Ык суы, Ык суы...» шигырьләрен кертергә мөмкин.
Бу күзәтүнең башында ук без Зәет Мәҗитов соңгы җыентыгын төзегәндә талымсызлык күрсәткән дигән идек. Бу чыннан да шулай. Чөнки аның «Китапларын кысып тоткан да ул», «Дулкыннар җыры», «Күңел көтә» шигырьләре һәм «Сандугач һәм карга», «Куяи-Директор» исемле мәсәлләре «Таңгы җыр» җыентыгына да кергәннәр иде, «Яшь каеннар»га да кергәннәр. Бу югарыда телгә алынган шигырьләрдә кат-кат басылырга лаек булырлык бер нәрсә дә юк. Мәҗитов соңгы җыентыгына тагын бары тик үзе өчен генә язылган «Тагын кулга алдым рәсемеңне», «Синең бүләген», «Ак күгәрчен булсаң», «Чыклы таңның иркә сандугачы», «Гафу ит син мине» исемле шигырьләрен дә керткән. Җыентыкка бер-берсеи тематик яктан кабатлаган шигырьләргә дә урын бирелгән.
Китапта тагын «күзләреңнән нур ага» (6 бит), «көлеп куя кайчак китек теш белән» (21 бит), «син күп итеп төрле-төрле чәчәк җыйдың. Чәчәк җыеп минем башка тезеп куйдың» (23 бит), «шулчак кояш нурланып, башын төртә офыктан» (40 бит), «ә карасаң — никадәрле дуслар өлгергәнсең инде җыеп та» (57 бит), «урлыйм, барыбер, шушы язларга» (62 бит) кебек уйланып җитмәгән, «мөгезле» җөмләләр дә юк түгел.
Сүз ахырында укучыларның Зәет Мәҗитовта н күләмлерәк әсәрләр кө-түләрен әйтергә кирәк. Яшь авторда аларны тудырырга мөмкинлекләр бар.