Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРЛАР АРАСЫНДАГЫ АЛДЫНГЫ ИҖТИМАГЫЙ КАРАШЛАР ТАРИХЫННАН

 Шушындый исем белән узган ел Казанда К. Ф. Фасеевның татарлар арасындагы иҗтимагый карашларның үсү тарихына багышланган китабы басылып чыкты. Асылда моны аерым рәвештә шушы теманы өйрәнүгә багышлап, рус телендә язылган беренче хезмәт дияргә була. Татарлар арасындагы алдынгы иҗтимагый карашларның үсү тарихын өйрәнү эше Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына башлана. Әлбәттә, революциягә кадәр дә бу өлкәдә кайбер омтылышлар була. Халык иҗатын җыючы алдынгы рус галимнәре татар телендә чыгарган беренче хрестоматияләрдә фәлсәфи эчтәлекле мәкальләр һәм әйтемнәргә тукталып китәләр. Чыннан да, 1905 ел революциясенә чаклы язма әдәбияты, вакытлы матбугаты булмаган халык үзенең дөньяга карашын бары тик фольклорда һәм изүчеләргә каршы булган чыгышларында гына чагылдыра алган. Алдынгы иҗтимагый карашларның формалашу тарихы бик озын, авыр юл белән бара, шулай да, халыкларны бер-берсенә -каршы куючы патша самодержавиесенең һәм ислам диненең ерткычлык политикасына карамастан, бу процесс формалашуында дәвам итә. Ул заманда «кыргый» халыклар булып саналган татарлар, казахлар, төрк- мәннәр, башкортлар һ. б. лар, үзләренең мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә сәләтле икәнлекләрен күрсәтеп, рус халкы белән берлектә азатлык өчен көрәшәләр. Болар тарихтан бик билгеле. Бу халыклар үз араларыннан талантлы шагыйрьләрен, художникларын, галимнәрен үстереп чыгаралар. XIX йөздә беренче татар мәгърифәтчеләре К. Насыйри, Г. Махмудов, X. Фәезханов, Г. Ваһапов һ. б. лар, рус культурасының алдынгы вәкилләре белән якын элемтәдә булып, татар халкына аң-белем тараталар. XIX йөздәге беренче татар мәгърифәтчеләре дә, XX йөздә алар эшен дәва-м иттерүчеләр дә аерым философик хезмәтләр иҗат итмәгәннәр. Шулай да аларның үзләре яшәгән дөньяга, социаль-экономик тормыш шартларына, политик учреждениеләргә карата мөнәсәбәтләре чагылмый калмаган. 1905—1907 елларда һәм шуннан соң философиягә, иҗтимагый карашлар тарихына аеруча игътибар ителә башлый. «Тәрбиятел-әтфал» журналы битләрендә руханиларга һәм дингә каршы күп кенә мәкаләләр басыла. Боларда галәм, безнең планета системасы, химик элементлар һәм Менделеевның периодик системасы турында гади, аңлаешлы итеп фәнни төшенчәләр бирелә; табигать турында, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында, кеше организмының төзелеше турында (кешенең скелеты һәм эчке органнарының рәсемнәре, фотографияләре белән) мәкалә-очерклар басыла. Боларның кеше турында анатомик мәгълүматлар бирүне, һәртөрле сурәт төшерүне тыючы шәригатькә каршы килгәнлеге күренеп тора. Алдынгы татар җәмәгать эшлек- леләре татар хезмәт ияләрен алдынгы рус иҗтимагый карашлары белән, Пушкин, Лермонтов, Гоголь М.. Горький, И. Франко, Т. Шевчен
1.18 
 
 
ко 11. б. язучыларның әсәрләре белән таныштыралар. Алдынгы иҗтимагый карашларның үсешендәге мондый прогрессив күренешләр белән бергә, буржуаз язучыларның реакцион чыгышлары да булганлыгын әйтеп китәргә кирәк. «Шура», «Аң» журналларында, кайбер газеталарда буржуаз язучыларның тарих һәм философия буенча очерклары басыла. Ш. К. мулланың «вехчылар»ны уздырырга тырышып язган «Таңчылар яки кызыл паразитлар» исемле әшәке китабы чыга1. 1911 елда Нәҗип дигән берәүнең «Рус татарларының уянуы һәм аларның әдәбияты»4 5 исемле очеркы басыла. Бу очерк Россия тарихын идеалистик, метафизик концепциягә таянып аңлатудан һәм ислам динен ачыктан-ачык мактаудан тора. Нәҗип, пичек кенә итеп булса да реалистик язучыларның дәрәҗәсен төшерергә тырышып, Гаспринский, Г. Исхаков һәм башка милләтчеләр, панисламистлар турында сокланып яза: Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирханнар турында бер-ике генә сүз әйтеп китә. Г. Кол- әхметовны исә бөтенләй телгә дә алмый. Шул автор 1905 ел революциясен «вакытлы бер революцион шаукым» ди һәм «ирекле иҗат» дигән булып6, эстетларча реакцион иҗатны күздә тотып, сафсата сата. Г. Тукай иҗаты тирәсендә революциягә чаклы ук инде зур көрәш башлана. Шагыйрь илебезнең башка халыклары арасында бик нык таныла. Шул сәбәпле халык дошманнары аны күрәлмыйлар, үзе исән чакта ук, тәнкыйть дигән булып, аның әсәрләренең мәгънәсен бозып күрсәтергә тырышалар 7. Әмма демократик лагерь язучылары, Г. Тукай иҗатына зур бәя биреп ', реакционерларга һәм либералларга тиешле җавап кайтаралар. Ике агым — либераль реакцион агым белән демократик революцион агымның көрәше моннан соң да дәвам итә. Пролетариатның бөек язучысы А. М. Горький Тукайга карата үзенең зур ихтирамын белдерә. Октябрь революциясеннән соң татарлар арасындагы иҗтимагый карашлар тарихын фәнни өйрәнү башлана. Газета                      4 Оренбург, 1908 ел, «Кәрнмов, Хөсәе- нов һәм К°» типо-литографиясе. * «С°аРемен11И|<>>. 4 китап> апрель, СПБ, 1911 ел, 166—177 битләр. 6 Шунда ук, 176 бит. 1 «Волжский листок» газетасының 696 санында К. Уралең дигән кешенең «Татар шагыйрьләре турында» исемле мәкаләсе иасыла. А. Ппнкевичның «Волжско-Кам- ская речь» газетасындагы (1908 ел, № „ та1аР әдәбияты очерклары» исемле мәкаләсе дә либераль характердагы бер нәрсә. һәм журналларда IT. Е. Федосеев турында, беренче большевистик группалар турында, 1905 ел революциясе вакыйгалары турында, X. Ямашев, Галимҗан Сәйфетдинов, «Казан каллиграфы Гали Махмудов» һәм башкалар хакында истәлекләр, очерклар, мәкаләләр басыла. Ләкин тарихи материалны шушылай җыю, туплау эше шома гына бармый. Буржуаз милләтчеләр, зур татар шагыйрьләре һәм драматурглары турында сүз кузгатмаска яисә аларның иҗатын бозып күрсәтергә тырышып, Г. Камалны вак язучылар дәрәҗәсенә төшерергә, халык шагыйре Г. Тукайга шагыйрь С. Рәмиевне каршы куярга маташалар (болар, мәсәлән, Җ. Вәлидинең 1923 елда татар әдәбияты буенча язган очеркларында бар). Бу дошман элементлар татар телендә беренче булып чыга башлаган большевистик «Урал» газетасының һәм шуны турыдантуры оештыручылар X. Ямашев һәм Г. Сәйфетдинов эшчәнлегенең әһәмиятенә күз йомып, тарихны бозып күрсәтергә тырышалар. Мәсәлән, буржуаз милләтче Җ. Вәлиди хәтта 1923 елда, имеш, X. Ямашев белән таңчы эсерлар 1905—1907 елларда бер үк позициядә иделәр, дип расларга маташа 2. Чынлыкта исә X. Ямашев, большевикларның Казан Комитеты 1 Г. Камалның «Габдулла Тукаев ши- гырьләре» исемле мәкаләсе, «йолдыз» газетасы, 1907 ел, № 201. Ф. Әмирханның «Әл-ислах» газетасындагы мәкаләләре. 2 Җ. Вәлиди «Татарларның аң-беле- ме һәм әдәбияты турында очерклар (1917 ел революциясенә чаклы)», М — ПГР 1923 ел, 84 бит.
119 
 
 
члены булып, 1903—1904 елларда ук инде татар эсерларына каршы рәхимсез көрәш алып бара, халык дошманы, ак эмигрант Г. Исха- ковның «эшчәнлеген» фаш итә һ Утызынчы еллар яртысына чаклы чыккан татар вакытлы матбугатында Г. Тукай иҗаты турында ялгыш карашлар күрергә мөмкин («Со вет ә дә б и яты» ж у р н ал ы н ы ң 1936 елдагы 5 санын карагыз). Буржуаз милләтчеләр, раппчылар татар классикларының иҗат мирасына пычрак ягарга, Тукайны буржуаз милләтчелек һәм либерализмны алга сөрүчеләр рәтенә кертеп, аның билгеле бер политик карашлары булганлыгын инкарь итәргә тырышалар 8, Ф. Әмирхан иҗатын бозып күрсәтәләр 9. Кызганычка каршы, Г. Тукай иҗатын аңлатудагы җитди ялгышлар «Литературная энңиклопедия»дә (11 том, 1939 ел) һәм Г. Сәгъдинең «Татар әдәбияты тарихы» дигән китабында да (Казан, 1926 ел) бар. Дөрес, Г. Сәгъди соңыннан ул ялгыш положениеләрен кире алды. Фәнни өйрәнү эшен, әлбәттә, туры бер сызык буенча гына, бернинди хатасыз, бәхәссез, яңа ачышлардан башка гына бара торган бер нәрсә итеп карарга ярамый. Ләкин ул вакыттагы кайбер «хаталар» һәм «төгәлсезлекләр» икенчерәк төстәге нәрсәләр иде. Ул чакта раппчылык, вульгар социология күренешләре дә булды. Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты 1944 елдагы махсус каравында кайбер татар язучылары ясаган идеологии хаталарны тәнкыйть итте. Сугыштан соңгы елларда, партиянең һәм совет хөкүмәтенең карарларын күздә тотып, үткән заманны һәм бүгенге совет чынбарлыгын дөрес чагылдыра торган байтак кына әсәрләр иҗат ителде. Күп кенә татар язучыларының иҗатла- пы турында Г:’Халит, Я- Агишев, Бәян Гыйззәтуллин, И. Пехтелев, И. Нуруллин, Ә. Фәйзи һәм башкаларның иҗади эзләнеп язылган хезмәтләре басылып чыкты. Профессор Р. М. 
                     . | «Безнең юл» журналы, 1927 ел, № 1, 0'г. Тукан әсәрләре җыентыгына 1929, 1930, 1931 елларда язылган кереш сүзләр. 9 «Совет әдәбияты» журналы. 1935 ел, 2, 3, 4, 5 саннары. 
Рәимов, проф. Н. И. Воробьев, проф. В. М. Горохов, Н. Калинин, Ш. Хамматов, X. Хә- сәнов һәм башкаларның хезмәтләре дә зур әһәмияткә ия. 1946 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында Г. Тукайның тууына 60 ел тулуга багышланган фәнни сессиядә укылган мәкаләләрне бастырып чыгару Г. Тукай иҗатын өйрәнү эшенә зур хәзинә булды. Бу м ә кал әл әр дә ш а гы й р ь иҗаты и ы ң һәм биографиясенең күп кенә яклары шактый тулы ачылган. М. Гайнуллин белән Җ. Вәзиеваның вузлар өчен татар әдәбияты буенча 1954 елда бастырган ике томлык хрестоматияләре дә революциягә чаклы яшәгән күп кенә татар язучыларының иҗатын өйрәнүгә шактый зур өлеш кертә. 1954 елда XX йөз башындагы татар әдәбияты буенча СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы бастырып чыгарган очеркларның да әһәмияте зур. Күрүебезчә, К. Ф. Фасеев хезмәте басылып чыкканчы, татар әдәбияты, татар вакытлы матбугаты һәм тарихы буенча байтак кына басма әдәбият туплана. Югарыда саналган исемнәрне китапның кереш өлешендә К. Ф. Фасеев та телгә ала, ләкин аларның нинди мәсьәләләрне хәл иткәнлек- ләре, кайсы мәсьәләләрне яңача к у й г а н л ы к л а р ы ә й те л м и. Без н е ңч ә, китапның кереш өлешендә болариы әйтү • кирәк иде. Ул чагында авторның куелган мәсьәләне өйрәнүдәге уңышлары турында фикер йөртергә җиңелрәк булган булыр иде. Хезмәтнең исеменә карап, китапта марксистик әдәбиятның татарлар арасында тарала башлау мәсьәләсе каралыр дип көтәсең: РСДРПның Казан Комитеты 1903 елдан алып татар телендә дә большевистик листовкалар бастыра башлый бит. «Азат», «Азат халык», «Фикер» һәм башка газеталарда, «Әл-гасрелҗәдит», «Карчыга» журналларында большевикларның мәкаләләре, сыйныфлар, партияләр,
120 
 
 
пролетариат диктатурасы, капитализмның котылгысыз рәвештә юкка чыгачагы турында марксистик әдәбияттан тәрҗемәләр басыла, К. Маркс, Ф. Энгельс, В. И. Ленин исемнәре күренә башлый. Революцион демократик идеология, хезмәт иясе массаларының интересларын чагылдыра килсә дә, бу чорда инде төп җитәкче идеология булып тормый. Марксизм-ленинизм күкрәп үсеп килүче яңа бер көчкә әверелә, һәм шушы чорда большевиклар партиясе, барлык демократик көчләрне самодержавиегә каршы булган бердәм көрәш ташкынына туплау өчен, моңа җитәкчелек итү өчен, реакцион һәм либераль идеологиягә каршы көрәш алып бара. Бу көрәш татар матбугатында да чагылмый калмый. Автор моңа аерым рәвештә тукталып китәргә тиеш иде. Ләкин китапта бу нәрсә эшләнмәгән. Тарих, экономика буенча булган карашлар мәсьәләсе дә. кузгатылмаган. Ә бит болар ифрат кызыклы мәсьәләләр. Әйтик, 1907 елда ук инде Самарада «Икътисад» дигән аерым бер экономик журнал чыга башлый. Китапта исә мондый журналның булганлыгы да әйтелми. Шулай итеп, китап тематик яктан беркадәр чикләнгән. Югарыда әйтелгән темалар, кузгатылырга тиешле булсалар да, авторның игътибарыннан читтә калганнар. К. Ф. Фасеевның китабы кереш өлештән, өч главадан һәм йомгаклау өлешеннән тора. Беренче глава татарлар арасында революцион демократик иҗтимагый карашларның формалашуында роль уйнаган соци- альэкономик һәм политик шартларны анализлауга багышланган. Биредә автор К. Насыйри турында Һәм XIX йөзнең беренче яртысын- дагы алдынгы татар җәмәгатьчелегенең башка вәкилләре турында кайбер яңа мәгълүматлар бирә. Алдынгы рус культурасының татар халкының демократик иҗтимагый ачылаЛаРЫ ФормалашУЬ1нДагь1 роле К. Ф. Фасеев татар мәгърифәтчелегенең барлыкка килүен XIX йөз- ңең башыннан билгеләп, бу мәсьәләне яңача куя', 'Казан университетының прогрессив ролен кыскача гына итеп конкрет күрсәтеп китә. Беренче главада автор революцион демократик идеологиянең XX йөздә дә,                      10 Китапның 33 бите. Бу положение беренче мәртәбә X. Г. Мөхә.мметовның «XIX йөзнең соңгы чирегендәге татар әдәбиятында мәгърифәтчелек идеяләре» дип аталган кандидатлык диссертациясендә (1953 ел)п кузгатыла. 11 Китапның 60, 79, 81 битләре. киң катлау халык массаларының— патша хөкүмәтенә һәм крепостникларга каршы көрәштә пролетариатның союздашы булып та, аның дөньяга карашын һәм социал-демократик программаны тулысымча уртаклашып бетермәүче хезмәтчел крестьяннар һәм шәһәр ярлыларының интересларын чагылдыручы бер форма буларак, кирәклеге турындагы положениене нигезли. Татарлар арасындагы шушы революцион демократик идеологиянең төп вәкилләре итеп автор Г. Тукай, Г. Камал һәм М. Гафури- ны ала10 11. Хезмәтенең калган ике главасында К,- Ф. Фасеев әлеге язучыларның нҗтимагый-политик, философик һәм эстетик карашларын тикшерә. Татарлар арасындагы революцион демократик идеология мәсьәләсенең гомуми куелышы һичшиксез дөрес. Авторга, бәлкем, бу мәсьәләне гомумиләштереп, ул чорда Россиядәге күп кенә халыкларның демократик юнәлештәге вәкилләре социалдемократик большевиклар партиясе җитәкчелегендә яки аның йогынтысында эш иткәнлеген генә әйтеп китәргә кирәк булгандыр. Мәсәлән, «Знание» җыентыгы тирәсенә тупланган бер төркем язучы, алдынгы украин язучыларының, шул исәптән Иван Франконың эшчәнлеге, Кавказда «Мулла Насретдин» журналында эшләгән бер төркем зур язучылар. Тикшеренүчегә аларның карашларындагы уртаклыкны, бигрәк тә шушы аерым төркем язучылар арасындагы турыдан-туры бәйләнешне күрсәтергә мөмкин иде. Мәсәлән, Тукай һәм «Мулла Нас
121 
 
 
ретднн» , «Мулла Насретдин» һәм «Ол-ислах» дигән кызыклы темаларны куярга мөмкин иде. Кызганычка каршы, болар авторның игътибарыннан читтә калган. Мәсьәләнең куелышында икенче бер ягы кызыксындыра безне. Татарлар арасында революцион демократик идеологияле язучылар итеп автор нигә өч кенә кешене ала? Ш. Мөхәммәтов, Ш. Камал, Ф. Әмирханнар да Г. Тукай, Г. Камал һәм М. Гафурилар белән һичшиксез беррәттә булырга лаеклылар бит! Алар самодержавиегә каршы барысы бердәм чыгалар ич. Дөрес, китапта аларның кайберләре турында әйтелә, кайбер исемнәр телгә алына. «Карчыга» дигән сатирик журналның редакторы, талантлы журналист Ш. Мөхәммәтов турында бездә монографик хезмәтләр юк әле. Аның хакында күбрәк сөйләргә, шулай ук Ш. Камалның да публицистик эшчәнлегеиә киңрәк тукталырга мөмкин иде. Ф. Әмирхан турында автор аның үз мәкаләсеннән язучының иҗтимагый йөзен күрсәтми торган бер цитата гына китереп китә. «Казанда Тукай үзенең революцион демократик карашларына туры килә торган, шигырьләр 11әм мәкаләләрен урнаштыру өчен уңайлырак булган «Әл- ислах» газетасында гына актив катнаша»,— дип яза К. Фасеев (90 бит). Чынлыкта бу газетаның редакторы Ф. Әмирхан була бит. Дөрес, шуннан соң автор, Тукай белән Г. Камалны бу газета да канәгатьләндерми, алар анда катнашудан туктыйлар, ди. Бу фикер бик үк дөрес түгел. Газета 1909 елда ябыла. Тукай исә газета ябылганга кадәр катнашып килә. Икенчедән, Ф. Әмирхан турында аның иҗтимагый политик эшчәнлегеиә аз-маз характеристика бирү белән чикләнмичә, мәсьәләне гомумән кыюрак куярга кирәк иде. Ф. Әмирханның ■иҗаты катлаулы, дөньяга карашы каршылыклы, ләкин аның мҗатып- 
• Г. Тукай 1908 елда әзербәйҗан әдәбияты классигы Сабирның «Шикаять» дигән шигырен татарчага тәрҗемә итә. («Мулла Насретдин» журналының 1908 елгы 30 санын карагыз.)
да төп урынны демократик башлангыч алып торганы бәхәссез. Алда әйткәнебезчә, автор төп игътибарны Г. Тукай, Г. Камал һәм М. Гафури иҗатына юнәлткән. Г. Тукай, Г. Камал һәм М. Гафури- ны эзлекле революцион демократик идеология вәкилләре дип әйтү — яңа һәм кызыклы тезис. Г. Камал белән М. Гафури моңарчы демократик юнәлештәге язучылар дип кенә санала иде'. Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафури — материалистик юнәлеш вәкилләре дигән положение дә яңа. «Алар гамәлдәге материаль дөньяның беренчел һәм объектив икәнлегенә, аның хәрәкәте һәм үсеше законлы булуына шикләнмәгәннәр» (184 бит), «аларның карашында материализм һәрвакыт өстенлек ■итә» (194 бит), — дип яза К- Ф- Фасеев. Шул ук вакытта автор «Тукайның, Камалның һәм Гафуриның дөньяга карашы эзлекле түгел, чикләнгән, алар дөньяга дини караштан бөтенләй үк арынып бетмиләр» (201—202 битләр) дип тә әйтеп китә. Татар демократларының философик карашлары мәсьәләсе — катлаулы мәсьәлә, шуңа күрә моңа аерым тукталмый булмый. Авторның Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафуриларның философик карашлары турындагы фикерләренең бик үк төгәл түгеллеге югарыда китерелгән цитаталардан күренә инде. Шуннан соң, өченче главаның башында, философик карашлар турындагы бүлектә, Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафури материалистик позициядә торалар, диелә. Ә китапның 200 нче битендә автор, М. Гафуриның «Юк- тырсың ла, алла» дигән шигырен (1915 ел) тикшергәндә болай ди: «Бу әсәр М. Гафури аңында туган зур үзгәрешне, аның моңарчы аллага булган өметләренең җимерелүен чагылдыра». М. Гафуриның аңында үзгәреш 1915 елда гына тугач, моңарчы аңардагы нинди материализм турында сүз булырга мөмкин? 
1 Дөрес, Г. Кашшафның Ш. Камал әсәрләренең 1 томына язган сүз башында (өченче басма, Татгоснздат, 1952 ел, IX бит) аларның революцион демократ булулары турындагы положениесе бар.
122 
 
 
Без Г. Тукайны М. Гафурига яки Г Камалга каршы куярга уйламыйбыз, шулай да бу өч язучы арасында ислам диненә, аны яклаучыларга каршы иң эзлекле һәм кыю көрәшүче Г. Тукай икәнен әйтми китеп булмый. Алар тәмам формалашып җиткән материалистлар түгел, диалектик материализмны аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алмаганнар. Күп кенә яклары белән алар XIX йөздәге бөек рус революцион демократларына якын торалар, аларда байтак кына охшаш карашлар, тирән фикерләр бар. Әйе, татар революцион демократлары «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы тараткан дини фанатизм котырыгына бирелмиләр. Алар идеалистик философиягә кискен рәвештә каршы чыгалар, кеше акылы чынбарлыкны танып-бе- лергә сәләтле дип, тормышка реалистик караш булырга тиешлеген кыю рәвештә яклыйлар. Аларның әсәрләрендә руханилар бөтен наданлыклары, түбәнлекләре белән фаш ителә. Бу язучыларның руханиларга каршы көрәше атеизмның үсүендә искиткеч зур роль уйный. Чын демократ буларак, алар, самодержавиегә каршы көрәшүче һәм азат Россия идеалын тормышка ашыру өчен көрәштә бернинди җәзалардан да курыкмаучы яңа кешеләр образын иҗат итеп, тормышка актив катнашырга өндиләр. Алар социализмның чынлыгына ышаналар, аның бөтен асылына төшенеп бетермәсәләр дә, социализмны пропагандалыйлар. Бу язучылар иҗатының татарлар өчен генә түгел, башкортлар өчен дә ', Урта Азия һәм Казахстан халыклары өчен дә12 13 зур әһәмияте булганлыгы шиксез. Аларның тавышы Көнчыгышта Иран, Төркия- нең алдынгы эшлеклеләреңә дә ишетелми калмый. Россиядәге 1905 ел революциясенең Төркиягә булган йогынтысын 
I94R Башк°ртстан» газетасының Ivin-, тЛСа,,Ы,,;?а А- Кудашныц «Габ- дулла Туканның башкорт әтәбиятымпп-чi урыны» исемле мәкаләсен карагы" Р ’ ' I афуров. Таҗик халкы тарихы Госполитиздат, 1952 ел, 435 бит.
                     12 «Азат халык», № 1, 1906 ел, 4 июнь, «Русиядәге инкыйлабның төрекләргә тәэсире» исемле мәкалә. 13 «Азат халык». № Ц. -1906 ел, 12 август, «Гөҗмыстан хәлләре». 14 И. Нуруллин «Тукайның идея-эстетик һәм әдәби тәнкыйть карашларының үсеше мәсьәләсенә карата» исемле кандидатлык диссертациясендә (Казан, 1953 ел) Тукай иҗатының беренче чорын 1905 елдан башлап 1906 елның уртасына чаклы итеп билгели. 
күрсәтеп, «Азат халык» газетасы редакциясе Төркиядә дә халык азатлыкка ирешсен иде, дигән теләк белдерә1. Газета, панисламистларны фаш итеп, түбәндәгеләрне яза: «...сездәге иң сул тарафта дип игътибар ителә торган вә бераз гына фикерен сөйләсә, хәзер диңгез төбенә җибәрелә торган кәнеч төрек ди- гәинәреңез дә безнең Русиядәге унҗиденче октябрь партиясеннән күп аермалары юк», — ди һәм мәкаләне, төрек агентларының Россиядә бернинди йомышлары юк, — дип тәмамлый. «Карчыга» журналы да шуларны ук яза. «Төркия» дигән мәкаләсендә (№ 1) төп фикер шулай: Төркиядә азатлык юк. Хаҗга баручыларны да, Россиядән азатлык идеяләре алып килмәсеннәр дип, Стамбулдан 15 чакрым читтә- рәк, карантинга туктаталар,— диелә мәкаләдә. «Азат халык» газетасында 2 рус революциясенең Иранга булган йогынтысы турында языла. Китапның * зур гына кимчелеге авторның Г. Тукай, Г. Камал һәм М. Гафуриларның дөньяга карашларын, бигрәк тә соңгы икесенең иҗатындагы каршылыклы якларны анализламыйча, бик гомуми каравында. Бу язучыларның иҗтима- гый-политик карашларындагы уртаклыкны күрсәтү генә аларның төрле чордагы иҗатларына конкрет анализ кирәклеген алмаштыра алмый, әлбәттә. Г. Тукай булып Г. Тукан да шактый катлаулы юл уза. Башта әле ул революцион демократик карашта тормый, Думага, 17 октябрь манифестына ышана (1905 елдан алып 1906 елның мартына чаклы диярлек14). Илдәге революцион вакыйгалар, социал-демократлар һәм социал-демократик әдәбият йогынты
123 
 
 
сында Г. Тукай тиз арада конституцион иллюзияләрдән арына һәм 1906 елның язында, 1 Дәүләт думась,„° санлаулар булганчы, самодержавие гә һәм патша Думасына каршы, капиталистик стройга каршы юнәлде- релгән революцион брошюра тәрҗемә итеп бастыра. Г. Камал, иҗатының башлангыч чорында ук татар мәгърифәтчеләренең, идеяләрен дәвам иттерүче булып, гади халыкны яклап чыга. 1905 ел революциясе Г. Камалның эшчәнлегеи активлаштыра төшә. Ул, бөтен көчең куеп, татар телендә ле- галь вакытлы матбугат булдырырга тырыша, «Казан мөхбирендә», «Азат» газетасында актив, катнаша. Ләкин ул үзенә «Дөнья» исемле газета чыгару өчен рөхсәт ала алмый. Бездә Г. Камалның беренче рус революциясе елларындагы публицистик эшчәнлеге өйрәнелмәгән әле. Г. Камал әсәрләре җыентыгына язган сүз башында бу хакта М. Гайнуллин дә әйтеп китә Тик шунысы кызганыч, әсәрләр җыентыгына язучының күп кенә публицистик мәкаләләре һәм шигырьләре керми калган 15 16. К. Ф. Фасеев Г. Камалның басылып чыккан әсәрләреннән файдаланып эш иткән, ләкин, әйткәнебезчә, язучының барлык әсәрләре дә басылмаган. Басылганнарыиың да кайберләре кыскартып бирелгән. Шуңа күрә язучының политик карашлары турында дөрес нәтиҗә ясау өчен аның шул чордагы барлык әсәрләрен анализлап чыгарга кирәк иде. Без тарих язабыз, шуңа күрә дөресен язарга, үткән замандагы җәмәгать эшлеклеләреиең эшен кечерәйтмәскә дә кчпертмәскә дә кирәк, аларның йомшак якларын күрсәтергә, күз ио- мып калмаска кирәк. Г. Камалның 1905—1906 елларда язган мәкаләләренең һәм шигырьләренең күое- се йомшак, аларда мәгърифәтчелек идеяләре урыны-урыны белән либе- аль идаллар. Думага «у иллю- зияләре белән аралаша. Г. Камал 1906 елда әле 17 октяорь манифе 1 Г. 1<амал. Әсәрләр, 2 том, Казан, 1951 сл, 5 бит. 13 26 38, 2 «Азат» газетасының 12,                      15 Аның «Йолдыз» газетасының 1906 ел 66 санындагы «Әл-гасрелжәдит» журналының 12 нче номерында» исемле мәкаләсен карагыз. 16 «Совет әдәбияты» журналының 1933 ел, 4—5 саны, 89 битен карагыз. 45. 54 саннарын карагыз. 
124 
 
 
 
тына ышана ’. Ул аң-белем таратуны хоку ксыз л ы кт а н котылу, н а да н л ы к- тан арыну, башка халыкларны куып җитүдә төп чара итеп саный. Аның иҗатының көчле ягы — руханиларны фаш итүендә. Г. Камал мәкаләләрендә дин башлыклары аңбелем таратуның, фәннең, прогрессның дошманы итеп, халык хисабына яшәүче паразитлар итеп күрсәтеләләр. 1906 елның июненнән башлап, Г. Камал редакторлыгында «Азат халык» исемле газета чыга башлый. Бу газетада Г. Коләхметов һәм башка социал-демократлар — большевиклар да актив катнашалар2. Газетаның 15 саны конфискацияләнә, газета үзе бөтенләйгә тыела, ә редакторы суд җаваплылыгыиа тартыла. Шушы вакыттан алып, Г. Кәмал иҗатында яңа бер чор башлана дияргә мөмкин. Утопик характердагы ялгыш, хәтта зарарлы диярлек мәкаләләре урынына аның революцион демократик рухтагы принципиаль яктан тотнаклы әсәрләре басыла башлый. Аның сатирасы, реакцион дин башлыкларын һәм купец- лариы гына түгел, либералларны, кадетларны, милләтчеләрне һәм бөтен самодержавие строен да фаш итеп, политик яктан тагын да үткенәя төшә. Г. Камалның баштагы иҗатын үзе яңадан карап чыгуын һәм элек язган пьесаларының яңа вариантларын язуын да аның политик карашларының үсүеннән чыгып аңлатырга кирәк. Г. Камалның большевистик «Урал» газетасы редакциясе басып чыгарган марксистик әдәбият, социал-демократик брошюралар тарату эшенә турыдан-туры катнашуы да шул вакытларга кайтып кала. Аның татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләренә язган рецензияләре дә шуны күрсәтә. Г. Коләхметовның «Яшь гомер» драмасын ул шул чордагы татар әдәбиятында иң уңай бер нәрсә дип
79 
125 
 
 
 
бәяли, революционер Вәли һәм эшче Йосыф образларының әһәмиятенә аеруча басым ясап әйтеп китә '. Г. Камалның моннан соң да кайбер тайпылышлары була. Өзлексезлеге өчен бер ара аны Г. Тукай да тәнкыйтьли. ■Шушы фактларның барысын да искә алып, бер яктан, Г. Тукай белән Г. Камалның, икенче яктан, М. Га- фуриның иҗтимагый-политик карашларын аерымлабрак күрсәтергә кирәк иде. Бу уңайдан Г. Халитның «М. Гафуриның Октябрьга чаклы булган иҗат эволюциясе»17 дигән диссертациясен искә алу да урынсыз булмас иде. Бу хезмәттә М. Гафуриның Октябрьга чаклы булган иҗат эшчәнлеге гомумән революцион демократик характерда итеп каралмый. Г. Халитның мондый карашын дөрес түгел дияргә нигез юк. Г. Камал белән М. Гафуриның карашлары 1905 елда ук өлгереп җитә дию18, аларны мәгърифәтчелек иллюзияләреннән (боларына ни өчендер примитив дип бәя бирелгән) арыналар дию 19 ышандырмый. Аларның барысын да «революцион демократ» дигән терминга яраштырырга тырышу нигә кирәк? Әгәр дә без аларның иҗатын чынлыкта булганча өйрәнеп, аларны критик реализм язучылары гына итеп карасак, •моның белән дәрәҗәләре төшәр идемени? Болай караганда, әлбәттә, үзгәлекләр, юнәлешләрнең төрлелеге юкка чыкмый. ^К- Ф. Фасеев татар демократлары әйтеп калдырган фикерләрнең әһәмиятен күрсәтү өчен берничә урында аларның Белинский, Чернышевский, Добролюбовларның теге яки бу әсәрләрен белгән булуларын әйтеп китә20, ләкин моны бер урында да факт белән расламый. Аларның бөек рус демократларының әсәрләре белән таныш булуын инкарь итеп булмый, әлбәттә. Ләкин мондый декларация безгә күптән билгеле инде, аны конкретлаштырырга кирәк иде. Бу мәсьәлә буенча иң соңгысы: китапның 189 битендә автор, «Аң» журналының 1913 елгы саннарында 
                     ' Әсәрләр. 2 том, 221—222 битләр. Казан, 1947 ел, «Дооктябрьская твор- КЯЯ ЧПП nirwriici  __  « 1 19 Шунда ук, 81 бит. ” Шунда ук, 188—189 битләр. 
басылган философик мәкаләләрдә материалистик караш вәкилләре күрсәтелми, дип әйтеп китә. Бу дөрес түгел. /Куриалның 1913 елгы 22 санында Фалес, Анаксимандр, Аиакси- менның карашлары, 23 санында Ксенофан, Парменид, Зенон карашлары, 24 санында Гераклит, Эмпедокл карашлары яктыртыла. Шул ук мәкаләдә Платон, Пифагор, Аристотель турында да сөйләнә. К- Ф. Фасеевның: «Шура» журналы рус культурасын популярлаштыруга каршы чыга, — диюе дә (229 бит) дөрес түгел. «Шура»да Пушкин әсәрләренең тәрҗемәләре, Лермонтовның «Шагыйрьнең үлеменә» дигән шигыре басыла, шулай ук Петр 1 заманындагы рус культурасы турында, Гоголь, Л. Толстой турында мәкаләләр басылып чыга. «Аң» журналында исә Куприн әсәрләре, Тургенев турында мәкаләләр, бөек итальян һәм рус художникларының — Микель Анджело, Рафаэль, Шишкин, Верещагин һ. б. ларның картиналарыннан репродукцияләр басыла *. Бу журналда Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Ш. Камал һ. б. ларның әсәрләре, Көнчыгышның бөек язучылары Әбугалисина, Низами, Навои, Ф. Ахундов, Биру- ни турында мәгълүматлар басыла. «Шура» журналы, эчтәлеге белән бик чуар булып, панисламизмны бик нык пропагандалый. ШуЛай да бу матбугат органнарына бик ансат кына ярлык ябыштырып китәргә ярамый. Татарлар арасында иҗтимагый карашлар катлаулы көрәш белән үсә; моны исә, кыенлыкларны читләтеп узмыйча, аңлатырга кирәк. Реакция чорында, демократик матбугат органнары ябылган бер заманда, демократ язучылар үзләренең әсәрләрен төрле органнарда бастырырга мәҗбүр булалар. 
„ ' <шУРа» журналының 1908 елгы 1, . о, Ю, 20, 21 саннарын, 1909 елдагы 24 санын, «Аң» журналының 1913 елгы 3 7 24 саннарын карагыз.
ческая эволюция Маджида Гафури». бите Рецеизпялә,1ә торган китапның 
126 
 
 
Өченче главаиыц икенче өлешеп оригиналь эзләнү дип әйтеп булмый. Биредә автор И. Пехтелев, Я. Агишев, Бәян Гыйззәтуллин әсәрләреннән бик нык файдаланган. Татар демократларының кайбер әсәрләренә автор дөрес аңлатма бирмәгән очраклар да бар. Г. Тукайның «Тавыш» хакында» исемле шигыренә биргән аңлатма, мәсәлән, шундый: имештер, шагыйрь хәзер, барлык кешеләргә, барлык нәрсәләргә һәм барлык мәсьәләләргә дә эшчеләр күзлегеннән карарга кирәк, дип яза ’. Тукайның ул шигырендә андый фикер юк. 119 биттә автор: «Тукай кешелек дөньясының барлык социаль явыз- > лыклардан котылуы каты көрәш нәтиҗәсендә генә булырга мөмкин дигән диалектик фикер әйтә», — ди һәм моны аның бер шигырендәге «Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез» дигән юллар белән дәлилли. Бу юллардай кешелек дөньясының барлык социаль явызлыклардан котылуы турында диалектик фикер аңлавы кыен. Аннары, К. Ф. Фасеевның әйтүенчә, милли мәсьәләләрне хәл итүдә Г. Тукай һәм аның фикердәшләре асылда РСДРП программасы белән бер карашта булганнар 21 22. Алар чыннан да, иттифакчыларга һәм пуришкевичларга каршы көрәшеп, төрле милләтләр арасында дуслык һәм хезмәттәшлек булдыруны яклап, милли мәсьәләне хәл итүгә патриотик һәм революцион караш күрсәтәләр. Алар РСДРПның милли программасына карата үзләренең теләктәшлеген белдерәләр. Ләкин аларның бу теләктәшлеген тулысынча кушылу дип аңларга мөмкииме? Алар милли мәсьәләнең сыйнфый асылына төшенәләрме соң? Безнеңчә, революцион демократик дөньяга караш белән диалектик материализм арасындагы бу мәсьәләдә булган аерымлыкны юкка чыгарырга кирәкмәс. Г. Тукай Ленинның рус-япои сугышына һәм аның нәтиҗәләренә биргән бәясе белән таныш булган дигән фикер дә исбат- > лауны сорый23. Хезмәтнең фәнни аппаратына, ничек                      
21 Рецензияләнә торган китапның 99 бите. 
22 Шунда ук, 155—156 битләр. 
23 Китапның 135 бите. 
язылуына да тукталмый булмый. Алда авторның кайбер очракларда беренче чыганаклар белән эш итмәгәнлеген әйтеп киткән идек инде. Шуның аркасында китапта кайбер ялгышлар, төгәлсезлекләр киткән. Бу хәл бигрәк тә Г. Камал һәм М. Гафури иҗатларына характеристика биргәндә күзгә ташлана. Авторның «Азат» һәм «Азат халык» газеталарын өйрәнмәгәнлеге, мәсьәләгә әзер схема буенча гына килгәнлеге күренә. Китапта цитаталар китерүдә үзенә бер төрле метод барлыгын да әйтеп китәсе килә. 196 биттә Г. Тукайның А. Урмаичиевка (китапта ни сәбәптәндер А. Урмаиичев диелгән) язган хатыннан өзек китерелә һәм бу хатта Г. Тукай: тәрҗемә итсәң, халык коръәнне укып, аның бернигә яраксызлыгын аңлап, аны ташларлык булсын, дип әйткән диелә. Ләкин биредә Г. Тукайның җөмләсе тәмамланмаган, автор аның яртысын өзеп калдырган: «яки, яхшылыгын белеп, иһтида итсен...» — ди Г. Тукай *. Хәтта коръәннең Г. Тукай күрсәткән ике максатның берсенә дә җавап бирми торган бер тәрҗемәсе турында әйтелә. 229 биттә дә «Шура» журналындагы «Дубровский» дигән мәкаләдәй цитата дөрес китерелми. Шул рәвешчә автор руханиларга, панисламистларга каршы барган көрәшнең кискенлегенә «басым ясап» китә. Әлбәттә, фәнни эштә мондый аңлатмаларның кыйммәте аз. Г. Тукай да, аннан кала башка татар язучылары да үзләрен күпертеп күрсәтүгә дә, кимчелекләрен йомып калдыруга да мохтаҗ түгелләр. Аларның бөеклеген һәм көчен, панисламизмга, либерализмга каршы аяусыз көрәшүләрен ышандыргыч итеп күрсәтү өчен фактларны күпертмичә бирү дә җитә. Каиоер «вак-төякләр» турында бер-ике сүз. Цитаталар шактый китерелсә дә, аларның чыганаклары күрсәтелеп бетмәгән (73, 74, 83, 94, 
бас'мГ 9' тп!’ иР°3а ә^РләРе- Академик К Ф <ь2 ’ Ка3а"’ 1948 ел> 33 бит, 4 ■ Фасеев та шУл УК чыганакны күр- vu Ги, 1 ~

 
 220 11. б. битләр). Китапның редакторы бу кимчелекләрне төзәтергә тиеш иде. Гомумән китапны редакцияли төшәргә кирәк иде. 24, 143, 145, 160, 209, 240, 267 һ. б. битләрдә төгәл тәрҗемә ителмәгән урыннар, стилистик кимчелекләр бар. 76, 148, 256 битләрдә дә төгәлсезлекләр очрый (Г. Тукайның «Тәнкыйть кирәкле шәйдер» дигән мәкаләсе 1907 елда язылган, 1908 елда түгел). Китапның ахырында чыганакларның һәм файдаланылган әдәбиятның исемлеге дә бирелсә, әйбәт булган булыр иде. Китапның исеме (җәяләр эчендә: «XIX йөзнең ахыры—XX йөзнең башы» диелсә дә) эчтәлегенә туры килеп бетми, китапта күбесенчә XX йөз әдәбияты турында язылган. Тулаем алганда китап, татарлар 
арасында алдынгы иҗтимагый карашларның үсеше мәсьәләсе буенча булган әдәбиятны гомумиләштереп, бу мәсьәләне беркадәр күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Автор кайбер мәсьәләләрне: татар мәгърифәтчелеге, революцион демократик идеология мәсьәләләрен яңача куйган. Шулай да китапта, алда күрсәткәнебезчә, беренче чыганакларны җитәрлек дәрәҗәдә белеп бетермәү аркасында килеп чыккан һәм тарихилык принцибын боза торган җитди кимчелекләр бар. Кайбер мәсьәләләр тагын да ачыклый, конкретлаштыра төшүне сорый. Бу өлкәдә эзләнәсе-казынасы эш күп әле. Берничә кешенең хезмәтен берләштереп, бу мәсьәләләрне һәрьяклап эшкәрткәндә яхшы булыр иде.