Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨТЕЛМӘГӘН ХӘЛ 


(Бастыру өчен шигырь җибәргәндә: «Ярамаган урыннарын төшереп калдырыгыз», — дип язган иптәшкә.) Сез кушканча булды, туган, Каралды бу мәсьәлә. Тик кызганыч: шигырегездән Калмады бернәрсә дә... 
Күңелегезгә ярамаган Сүзләр булса бу хатта — Төшереп кенә калдырмагыз, Уйланыгыз шул хакта 
ЭПИГРАММАЛАР МӨДДӘРИС ДУСТЫМА Щедриннарны чын күңелдән яратасың, Танып бара сине халык. Кайчак артык мөгезләр дә куйгалыйсың. Гадәттән тыш щедрыйланып. 
Ни күтәрелми, Ни төшми томан. Юк, томан түгел, Мостафа Ногман