Логотип Казан Утлары
Шигърият

АВТОР ҺӘМ РЕДАКТОР 



Бер редактор минем китапны Карап чыккач «әйбәт» дип тапты. — Нигездә,— ди,— яхшы эшләнгән, Финалы да матур очланган, Темасын да сайлый белгәнсез, Сюжетын да яхшы төзегәнсез. Уңай ягын санап чыккач ук, Киңәшләр дә бирде бер капчык. — Әсәрегез әзрәк нирәк тик, Бераз эшкәртергә кирәк,— ди, — Бу абзацны күчер өскә,— ди,— Тагын бер персонаж өстә, — ди,— Аннан егет белән кызның, — ди,— Араларын бераз боздыр, —ди. — Конфликтлы булыр китабың, Эше бик күп түгел бит аның. Нишлисең бит, күнми чара юк, — Ярар,— дидем,— эшләп карармын. Ул әйткәнчә эшләп бетердем, Бетердем дә тагын китердем. — Менә хәзер әйбәт булган,— ди,— Тик бер нәрсә кирәк, туган,— ди. Сөйләргә дә ирек бирмәдем: — Бетмәс,— дидем,— синең «кирәгеИ», Бер кат син әйткәнчә эшләдем, Хәзер менә тагын өстәдең. Егет белән кызның арасын «Боздырдың» бит, йөзең кара син. Гафу ит, — дим, — иптәш редактор, Бу бит минем әсәр, мин автор. Кеше арбасына ни өчен Үз багажларыңны төйисең?