Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИМЧЕЛЕКСЕЗ УҢАЙ ГЕРОЙ ӨЧЕН


Г. Бәширов иптәшнең доклады нигездә уңай образ тудыру проблемасына багышланган иде. 20 еллык әдәби тәҗрибәбезгә йомгак ясаган докладның шундый булуы, әлбәттә, очраклы хәл түгел. Чөнки уңай образ иҗат итү мәсьәләсе безнең әдәбиятыбызның, иҗат методы социалистик реализм булган күп милләтле зур совет әдәбиятының, үзәк мәсьәләсе булып тора.
Бай совет әдәбияты, шуның эчендә безнең татар совет әдәбияты да, барыннанда элек совет җәмгыяте тормышындагы уңай яклармы раславы белән көчле, киң катлау совет укучыларына коммунизм төзү эшендә үрнәк булырлык уңай образлар бирүе белән куәтле.
Ләкин совет әдәбиятының уңай ягы, аның тормыштагы уңай күренешләрне раслаучылык роле моның белән генә чикләнми. Ул азатлык өчен көрәш эшенә капиталистик илләрдәге хезмәт ияләрен дә рухландыра. Аларга мисал урынында ул чын мәгънәсендә азат кешенең, кешелек бәхете һәм азатлык өчен көрәшүче курыкмас йөрәкле батырларның үрнәкләрен бирә.
Безнең әсәрләребездә уңай образның әһәмияте никадәр зур булса, аны иҗат итү дә шулкадәр катлаулы. Катлаулы булмый хәле дә юк. Чөнки әдәбиятта уңай образ, бөтен язучылар тарафыннан да бер үк дәрәҗәдә изге ният белән тудырыла торган булса да, кабатлануны күтәрә алмый, һәрбер уңай герой, һәрбер әдәби образ яки сәнгать әсәре шикелле үк, үзенә хас булган бер яңалык алып килсә генә, башкаларны кабатламаса гына әдәбият дөньясында кадерле урын- ала ала. Бу бәхеткә ирешү һәркемгә һәм һәрвакытта мөмкин булмый. Егерме ел эчендә без вакыт сынавын үтә алмыйча, эзсез югалган йөзләрчә уңышсыз әсәрләр күрдек.
Уңай образ тудыру эшенең аеруча катлаулы булуы язучылар арасында бу мәсьәләгә карата төрле фикерләр тудыра да. Ул фикерләр күп вакытта бер-берсенә капма-каршы характерда булалар.
Язучылар арасында без еш кына уңай образ бөтен яктан килгән кеше характерында булырга тиеш түгел дигән караш очратабыз. Янәсе, «сөттән ак, судан пакь» итеп сурәтләнгән кеше, уңай образ буларак, уңышлы чыга алмый.
— Тормышта,—диләр кимчелекле герой тарафдарлары, — нинди яхшы кешенең дә теге яки бу дәрәҗәдә кимчелекле яклары булмыйча калмый. Шуңа күрә, — диләр алар, — уңай образ ясалма булмасын, ә чын тормыштагыча җанлы кеше булып чыксын өчен, аны һәр
84
гади кешегә хас булган кимчелекле яклары, каршылыклары белән бергә сурәтләргә кирәк.
Бу фикерне яклаучы иптәшләр бездә аз түгел. Мәсәлән Фатих Хөсни яки Шәйхи Маннур иптәшләрне алырга мөмкин. Лларның бу фикерне җыелышлардагы чыгышларында яклаганнары бар, шулай ук иҗатларында да кулланалар. Беркадәр искәрмә яки аңлатмалар белән шушы ук фикерне раслаучы башка иптәшләр дә бар. Ләкии ни өчендер игездә ялгыш булган, социалистик реализм принциплары белән бернинди уртаклыгы булмаган бу хата карашлы шушы көнгә кадәр бездә берәүнең дә кыю рәвештә ачыктан- ачык тәнкыйть итеп чыкканы юк әле. Бәширов иптәш тә үзенең докладында бу мәсьәләгә тиешенчә ачыклык кертмәде. Докладында китергән мисаллары; һәм күп әсәрләргә биргән анализлары белән ул кимчелекле герой теориясенең нигезсезлеген исбат итте. Ләкин биргән анализларына нәтиҗә ясап, бу мәсьәләгә карата үз фикерләрен әйткән вакытта, матур әдәбияттагы; художестволы образ белән аның тормыштагы прототибын бер урынга куйды. Билгеле бер дәрәҗәдә йомшак яклары яки кимчелеге булган алдынгы кешенең әдәби әсәргә уңай образ булып керә алуы турында ул бик дөрес әйтте. Анысы шулай. Ләкин әдәби образ һәм ’ аның прототибы — алар икесе ике нәрсә бит. Уңай образ иҗат иткән вакытта язучы үзе тормыштан табыл алган прототипның яхшы якларын, аның өчен характерлы бул-ган төп сыйфатларны калкытып, көчәйтеп күрсәтә, шул ук вакытта аның, ягыш алдынгы кешенең характеры өчен очраклы булган, аны* унай образ итеп үстерүгә хезмәт итмәгән кирәксез якларын ташлап калдыра да белергә тиеш. Докладта бу мәсьәлә ачык яктыртылмады. Бәширов иптәш, әгәр дә уңай образның кимчелекле яклары бер дә бул- маса, әсәрдә аның үсешен күрсәтү дә кыен булыр иде, дигән фикер әйтүе белән бер дәрәҗәдә кимчелекле герой теориясен яклаучылар позициясенә басты.
Уңай герой тудырган вакытта, тор-мыштагычарак булсын, чынлыкка якын килсен дигән булып, аны ясалма рәвештә кимчелекле итәргә яки аңа кире сыйфатлар бирергә дә я р ам а га ил ы гы тур ынд а д окл а дчы бнк дөрес әйтте. Бу фикердән без шуны аңлыйбыз: димәк, уңай геройның да кимчелекле яклары булырга мөмкин, тик ул кимчелекләр ана ясалма рәвештә тагылган булырга тиеш түгел, ә художество законнары күзлегеннән . акланган булырга тиеш. Бу дөрес фикер. Ләкин аны да ачыклыйсы, төгәллисе бар.
Уңай геройдагы нинди кимчелекле яклар турында сүз йөртергә мөмкин соң?
Бу сорауга җавап биргәнгә кадәр шуны әйтеп китәргә кирәк. Без әдәби әсәрләрдә була торган икенче дәрәҗәдәге, ике арадагы яки эпизодик характердагы образларны инкарь итмибез. Бу очракта сүз тулы ■мәгънәсендәге уңай герой тудыру турында бара. Әйе, уңай геройдагы нинди кимчелекле яклар турындз сүз булырга мөмкин соң?
Уңай образ — чын мәгънәсендә уңай"булы1рга, ягъни башкалар аңардан үрнәк алырлык, аңардан ничек яшәргә өйрәнерлек булырга тиеш. Уңай образ тудырган вакытта язучының арсеналында булган барлык художество чаралары аны яхшы, ягымлы, күңел кайтаргыч әшәкелекләрдән азат кеше итүгә, башкаларга үрнәк булырлык итүгә кулланылсын. Хәтта аның, уңай геройның кимчелеге дә үзенә хас, аның характерына туры; килә торган, аның уңай ягын көчәйтүгә хезмәт итә торган булсын.
Мирхәйдәр Фәйзинең классик әсәре булган «Галиябану» драмасындагы уңай герой Хәлил, көрәшнең иң кискенләшкән минутында кулына эләккән коралны ташлап, хата эшли. Геройның бу хатасы барыннан да элек аның яхшы күңелле, кеше җанлы булуыннан, кешегә ышануыннан, шуның белән бергә сыйнфый көрәштә тәҗрибәсе җитмәүдән килеп чыга. Бу хатасы өчең автор үзенең героена бнк каты җәза бирә: Хәлил ташлаган коралны кулак Исмәгыйль эләктереп ала даж яхшы күңелле егетне атып үтерә. Бу
85
хәл сәхнәдә шулай эшләнә. Ә тормышта бөтенләй бүтәнчә, сәхнәдәге- гә капма-каршы булган нәтиҗә килеп чыга. Йөзләрчә, меңнәрчә тамашачы каршында явыз кулак Исмәгыйльнең һәм аның дусларының дәрәҗәсе төшә, кеше буларак алар- га хөрмәт әсәре калмый, аларның абруйлары бетә, ә чын мәгънәсендә саф йөрәкле, көчле герой Хәлил образы мәңгеләшеп кала. Ул якты образ үзенең дусларын хезмәт ияләренең ерткыч дошманнарына каршы рәхимсез көрәшкә чакырып тора. Аның тарафыннан ташланган корал сәхнәдә Исмәгыйль тарафыннан күтәреп алынып, геройның үзенә каршы юнәлдерелгән булса, чын тор-мышта ул коралны Хәлилнең «меңнәрчә дуслары күтәреп алдылар һәм аны Исмәгыйльгә каршы юнәлдерделәр.
~ Уңай образның теләсә нәрсә эшләве мөмкин, тик нәрсә генә эшләсә дә, аның һәр хәрәкәте художество таләпләре күзлегеннән акланган һәм укучы тарафыннан хуплап каршы алынырлык булырга тиеш. Әгәр дә тормыш һәм художество законнары* күзлегеннән акланган икән, уңай геройның беренче карауга бөтенләй ярамый торган булып, хәтта җинаять булып күренгән эшләре дә укучы тарафыннан хуплана. Мәсәлән, тәр-бия эшендә кешегә физик җәза бирү бездә бөтенләй ярамый, җинаять исәпләнә. Ә менә Макаренконың «Педагогик поэма» дигән әсәрендә уңай образ булган тәрбияче-педагог үзенең тәрбияләнүчесен тотып кыйный. һәм без, укучы буларак, аның бу хәрәкәтен бик дөрес дип, урынлы дип табабыз. Бу гадәттән тыш вакыйга, тормыш шартлары һәм художество законнары буенча акланган бул га н л ы кта н, укучы ка р ш ын д а
1 педагог образының дәрәҗәсен төшерми генә түгел, хәтта киресенчә, үз хезмәтенә чын күңеленнән бирелгән патриот сыйфатында, аны күтә- чрә генә төшә.
Ә соң кимчелекле герой теориясе буенча язылган уңай образлар ничек булып чыга? Бармы безнең әсәрдә андый образлар?
Бар һәм шактый күп. Бигрәк тә сәхнәдә күп күрдек без андыйлар- ны. Проза әсәрләрендә дә бар. Минемчә, моның аеруча характерлы мисалы итеп, Ф. Хөсни иптәшнең «Авыл өстендә йолдызлар» повестеннан Айдар образын алырга мөмкин.
Нигездә җитди уңышка ия булган бу әсәрдә Айдар уңай образ итен алынган. Ул үз эшенә чыи күңеленнән бирелгән эшче, яңалык тараф дары, производство интересларына кагылган мәсьәләләрдә принципиаль кеше. Ул әсәрдә икенче уңай образ булган Тәзкирәне сөя. Тәзкирә дә аны ярата. Авторның кат-кат әйтүләренә караганда, алар бер-берсен бик көчле ярату белән яраталао. Гашыйклар икесе дә азат, ирекле кешеләр. Аларның мәхәббәт юлына киртә булырлык бернинди каршы көч тә юк. Әгәр дә алар, тормыш логикасына буйсынып, өйләнешсәләр һәм бәхетле семья тормышы корып җибәрсәләр, бик табигый килеп чыккан булыр иде. һәм, миңа калса, аларны, мәхәббәтләре тор-мыштагыча түгел дип, берәү дә гаепләмәс тә иде. Ләкин алай эшләгәндә, повестьның кызыгы, мавыктыргыч урыннары бәлки азрак булыр иде, ихтимал, ул повесть бө-тенләй булмас та иде. Шуңа күрә авторның бу мәхәббәт юлына киртәләр корасы килә, ул үз геройларының шул киртәләр аша азапланып үтүләрен тели. Ләкин Ромео белән. Джульетта, Фердинанд белән Луиза, Таһир белән Зөһрә яки Хәлил белән Галиябанулар мәхәббәтендә очраган җитди, социаль киртәләр Айдар белән Тәзкирә мәхәббәтендә юк. Шуннан инде автор ул киртәләрне үз геройларының характерыннан эзли башлый. Уңай геройлар, уку өчен кызыклырак һәм мавыктыргычрак булу өчен, үзләренең мәхәббәт тарихларын, бәхетле семья кору юлларын ясалма рәвештә үзләре үк катлауландыралар. Ике яшьнең бер-берсенә булган мәхәббәте арасына киртә булып, берни белән акланмаган, бернинди җитди сәбәпкә дә нигезләнмәгән ялган горурлык килеп баса. Тәзкирәне янып сөюче Айдар, хәлиткеч минут килеп җит-кәндә, үзенең сөйгәненә йөрәк тойгысын ачуны гарьлек саный. Үз чиратында Тәзкирәсе дә шулай итә.
8G
Тәзкирәне өзелеп сөюче шул ук Айдар, искиткеч бер җиңел акыллылык белән, икенче кызга, бөтенләй күңел яратмаган Халидә янына барып, сөйгәненә хыянәт итә. һәм Халидәгә өйләнеп, аның белән шактый вакыт әшәке семья тормышы алып барганнан соң, ул яңадан үзенең элекке сөйгәненә кайта, ә тегесе аны гафу итәргә әзер тора.
Менә сезгә, тормыштагычарак булсын өчен кире яклары да, кимчелекләре дә күрсәтелгән уңай образ. Ул, бер яктан, новатор, үз эшенең патриоты, ягъни производство эшчесе буларак, башкаларга үрнәк булырга лаеклы алдынгы кеше, ә икенче яктан, — тормыш-көнкүреш, мәхәббәт-семья мәсьәләләре ягыннан принципсыз тәкәббер, вак җанлы эгоист — хосуси милек жене белән беткәнче агуланган атасының — Гайрәтулланың — лаеклы улы.
Шушы булдымы ирекле совет кешесен гәүдәләндергән уңай герой? Юк, мондый образ укучыга яхшы үрнәк бирә алмый. Аның бары семья ■мәсьәләсендә чиста булмаган кешеләр өчен үз-үзләрен мораль яктан аклауга гына хезмәт итүе мөмкин.
Кимчелекле герой тарафдарлары уңай образ бары тик яхшы яктан гына күрсәтелсә, тормыштагыча булмас, ясалма булып чыгар, дип куркалар. Чөнки, диләр алар, безнең буын кешеләренә хас булганча, теге яки бу дәрәҗәдә кимчелеге булмаган кешеләр тормышта бик аз очрый, хәтта андый кеше бөтенләй юк дисәк тә хата булмас, диләр. Юкка куркалар алар. Бу хәл бары тик шуны күрсәтә, димәк, бу иптәшләр типиклык турында иптәш Маленков тарафыннан КПССның XIX съездында әйтелгән: «иң күп очрый торган нәрсә генә түгел, бәлки билгеле бер социаль көчнең асылын иң тулы һәм үткен итеп гәүдәләндерә торган нәрсә типик була» дигән сүзләрнең мәгънәсен үзләре өчен җитәрлек тирәнлектә ачыклый алма-ганнар. «Образны аңлы- рәвештә тулыландырыл күрсәтү, үткенләнде- рү типиклыкны юкка чыгармый, бәлки аны тулырак ачып бирә һәм күрсәтә» дигән сүзләрне алар кире образларга карата гына әйтелгән дип аңлаганнар, булса кирәк.
Уңай образ тормыштагыча җанлы булсын өчен, аның характерына кире яклар бирү яки аңардан хаталар эшләтү бөтенләй мәҗбүри түгел. Уңай герой өчен кирәк булган барлык төп сыйфатлар аның искелеккә, тормыштагы кире күренешләргә каршы көрәшендә ачылалар, анык авырлыкларны җиңеп чыгу күре-нешләрендә тулыланалар.
Безнең арада яшәп килгән һәм еш кына очракта кайбер язучыларның иҗатларында үзенең чагылышын тапкан кимчелекле герой теориясе ялгыш, зарарлы теория. Ул натурализмга, вульгарчылыкка, художе-ство законнарын бозуга алып бара.
Бу теорияне яклаучы кешеләр үзләренә каршы сөйләүчеләрне чынбарлыкны ялтыратып, бизәп күрсәтергә чакыруда гаепләргә яраталар. Юк, уңай геройны төрле кимчелекләрдән азат итәргә чакыруда тормышны ялтыратып күрсәтүчеләр файдасына бер ни дә юк. Чын тормыш эчендә табылган, тамырларын тормыш тирәнлегенә җибәргән һәм тормыштагы ситуацияләрдә гәүдәләнгән уңай образ бервакытта да ялтырауга мохтаҗ түгел. Кимчелекләр белән дәрәҗәсе төшерелмәгән, шулай ук ясалма бизәкләр белән дә ялтыратылмаган чын уңай образ өчен көрәшик, язучы иптәшләр!
«Ялантау кешеләре» романының журнал вариантында Сания образы, уңай образ буларак, җитәрлек дәрә- ж.әдә уңышлы булып чыга алмаган икән, бу ашы фәкать яхшы ягыннан гына күрсәтергә тырышу нәтиҗәсе түгел. Киресенчә, моның сәбәбе авторның аңардагы яхшы сыйфатларны. геройның эше, хәрәкәтләре аша җитәрлек итеп ача белмәгәнлегенә кайта. Моның өчен иптәшләр авторны дөрес тәнкыйть иттеләр. Автор аларның барысын да искә алды, һәм ул кимчелекләрдән, әшәке яклардан азат булган уңай геройны тормыштагыча җанлы итеп тудырырга мөмкин дип һәм аны тудырырга кирәк дип ышана.
Ә соң шул ук Г. Бәшир иптәшнең «Намус» романындагьп Нәфисә об
87
разы шундый түгелмени? Нәфисә — кимчелекле, начар яклардан азат булган саф уңай герой. Ә аның җан- лылыгын, тормышчанлыгын берәү дә шик астыма ала алмас.
Совет кешесенең зур уңай образын тудыру һәрвакыт безнең төп бурычыбыз булып калыр һәм төп бурычыбыз булып калуда дәвам итә. Коммунистлар партиясе, халык безне художестволы уңай образлар аркылы яңа тип кешеләрне бөтен эчке байлыклары, бөтен өстенлекләре, бөтен матурлыклары белән ачарга, шулар үрнәгендә безнең җәмгыять кешеләрен капитализм калдырган чирләрдән, тискәре яклардан азат характерлы итеп тәрбияләргә чакыралар.
«Реалистик сәнгатьнең көче һәм әһәмияте шунда,—диде иптәш Маленков КПССның XIX съездында, — ул рядовой кешенең характерындагы типик якларны һәм аның эчке, рухи яктан булган кыйммәтле сыйфатларын ача, аның кешеләр өчен үрнәк булырлык ачык худо-жестволы образын тудыра ала һәм тудырырга тиеш».
Кимчелекле яклардан һәм ясалма ялтыравыклардан азат булган уңай герой тудыру өчен көрәшик, иптәшләр!