Логотип Казан Утлары
Публицистика

АРКАДИЙ ГАЙДАР ХИКӘЯЛӘРЕ

XIV
 Совет балаларының сөекле язучысы А. Гайдар (Голиков) үзенең кыска гомерендә балалар әдәбиятының энҗеләренә әйләнгән онытылмас китаплар бирде. Ватан сугышының беренче көннәрендә үк Гайдар үзе теләп фронтка китә, анда «Комсомольская правда» газетасының махсус хәбәрчесе булып эшли. Фронтта яраланган язучы тылга кайтмый, партизаннар отрядына кушылып, пулемёт- чыразведчик сыйфатында фашистларга каршы көрәшә. 1941 елда, көзге төннәрнең берсендә, Гайдар берничә партизан белән кыю операциягә юнәлә һәм тигезсез көрәш вакытында батырларча һәлак була. Гайдарны еш кына «революция һәм социализм солдаты» дип атыйлар. Чыннан да, язучы үткән юл чын һәм тулы мәгънәсе белән революция алып килгән идеяләргә бирелеп яшәү юлы булды. А. Гайдарның барлык әсәрләре дә диярлек татарчага тәрҗемә ителделәр. Яшь язучы Ф. Басыйров аның өч хикәясен тәрҗемә итеп, аерым китап рәвешендә бастырып чыгарды. «Өч хикәя» дип исемләнгән бу җыентыкка «Яктыртып торсын», «Дүртенче блиндаж» һәм «Урманда төтен» хикәяләре урнашкан. «Яктыртып торсын» хикәясендә гражданнар сугышының бер вакыйгасы сурәтләнгән. Анда үләргә хөкем ителгән иске дөнья белән яшәргә юл тоткан социализм арасындагы аяусыз көрәш балалар аңларлык формада гаять оста итеп күрсәтелә. Ике дөнья көрәше — әсәрнең төп конфликты. Калган барлык каршылыклар да шуннан чыгып билгеләнәләр. Яшүсмер комсомолец Ефимкага ревком члены Семён Собакин, аклар якынаеп килгән шәһәр посёлогыннан качакларны коткарырга, кызылларга кушылырга дип задание бирә. Ефимканы көрәш романтикасы били. Ул каршылыкларны җиңү процессында эшеннән рухи ләззәт таба һәм максатына ирешә. Гайдар балалар характерына хас сыйфатларны, аларның рухи матурлыкларын оста күрсәтә. « Я ктыр ты п тор сы н» хи кә ясен дә 
                     XIV Л р к а д и и Г а й д а р, «Өч хикәя». Татгосиздат, 1950 сл. Ф. Басыйров тәрҗемәсе, редакторы Г. Галиев, бәясе 1 сум 50 тиен. 
ге тарихи чынбарлыкны автор лирик җылылык белән сурәтли. Аннан гражданнар сугышының кайнар сулышы, киеренке эчтәлеге сизелеп тора. Верканың Кызыл Армия турындагы уйлары йөрәк җылылыгы белән сугарылган: «Кайнар бәрәңгеләрне сирәк-мирәк әйләндереп учак янында яткан Верка кинәт уйлап алды: «Әгәр аклар бик каты һөҗүм итеп, бөтен Кызыл Армия каршы тора алмыйча җиңелсә, нәрсә булыр? Ул чакта нинди тормыш булыр?» Учак бөтенләй сүнде, күмерләр көл белән капланды, тик бер кара һәм ботаклы- чатаклы кисәү генә чатный-чатный зәһәр һәм зәңгәрсу төтен чыгарып көйрәп ята иде». Верканың күз алдыннан бер-бер артлы әтисе, көрәшче абыйсы, завод эшчеләре уза. «Юк, Кызыл Армия җиңелмәс! — Аның җиңелүе мөмкин түгел!» Каты сугышлар барганда эшче кызының Ватаны өчен борчылуы бик табигый. Гайдар шул уйларны ышандырырлык итеп сурәтли. «Дүртенче блиндаж» хикәясен «Беренче батырлык ничек туа» дип исемләргә мөмкин булыр иде. Хикәядә, курку тойгысының ничек итеп батырлык тойгысы тарафыннан җиңелүе нәфис Сурәтләнү тапкан. Монда да Гайдар табигый конфликттан уңышлы файдалана. Колька, Васька һәм Нюрка, якындагы артполигонны күрергә теләп, яшерен «сәяхәткә» чыгалар. Көн исәбен бутаганга күрә, алар артиллеристларның ату дәресләре барган чакка туры килеп, кырдагы бер блиндажга качалар. Якында ярылган снарядлар тавышы балаларның котын очыра. Нишләргә? Геройлар шушы кыенлык алдында
108 
 
калалар. Автор бу каршылыкны балалар тормышындагыча, мавыктыргыч һәм мәгънәле итеп чишә. «— Әйдәгез, сөйләшеп утырабыз, — диде Колька, — я җыр җырлыйбыз. Син җырла, Нюрка, ә без Баська белән кушылырбыз. Син, Нюрка, нечкә тавыш белән җырларсың, мин — урта тавыш белән, ә Баська — калын тавыш белән...» Балалар сугыштан кайта алмый калган казак турында җырлыйлар. «— Әнкәй җырлый торган җыр ул, — дип аңлатты Нюрка, — әткәй сугышта үлгәч, гел шуны җырлап йөри башлады. — Синең әтиең казак идемени, Нюрка? — Казак. Ләкин ул андый-мондый казак кына түгел, ә кызыл казак иде. /Менә шуңа аны ак казаклар үтерделәр дә инде...» Җыр һәм Нюрканың сүзләре балалар күңелен биләгән куркуны куа, дәртлелек, батырлык хисләре уята. Автор социаль мәгънәле халык җырын, иң кирәк вакытка туры китереп, тиешле урында файдалана'. Бу — Гайдар иҗатындагы характерлы якларның берсе. Батырлык хисе тәрбияләү t идеясе «Урманда төтен» исемле өченче хикәягә дә салынган. Володя кечкенәләр башкара алырлык батырлык эшли: яраланган очучы Федосеевны коткаруда булыша. Автор героеның эчке кичерешләрен кечкенәләргә хас формада ачып бирә. Малай кара урманда адаша- адаша юл эзләп йөри; анда аның куркуы да, кыюлыгы да, үз-үзенә ышану тойгылары да бирелгән. Гайдарның осталыгын характерлаган төп сыйфатларның берсе — алган идеяне көчле һәм җанлы итеп сурәтли торган конфликтларны сайлый белүендә. Икенчедән, аның әсәрләрендә форма төгәллеге һәм сюжет бөтенлеге күзгә бәрелә. Гайдар хикәяләре ялыктырмыйлар, анда кирәк булмаган детальләр юк, сюжет исә, гадәттә, кызыклы һәм маҗаралы итеп төзелә. Аның геройлары вакыт, урын үлчәвеннән чыккан, акылга сыймаслык батырлыклар башкаручы түгел. Гайдарның язу стилендәге лирика һәм телендәге байлык — аны көчле художник итеп таныта. Ул сүзләрне матурлык өчен генә түгел, фикергә бай булганнары өчен сайлап ала. Шуңа күрә аның җөмләләре кыска һәм образлы булалар. Гайдар үз хикәяләрендә уңышлы 
рәвештә юмордан файдалана, публицистикага яисә лирик чигенешләргә күчә; аңарда пейзаж төп идеяне ачарга ярдәм итүче художество чарасы булып тора. «Өч хикәя» җыентыгын тәрҗемә итүче татар халык телендәге сөйләм әйләнмәләреннән шактый оста файдаланган, Гайдар стилендәге үзенчәлекне бозмаска тырышкан. Ләкин тел өстендә әле байтак эшлисе калган; тел байлыгыннан файдалануда без тәрҗемәченең кыюсызлыгын күрәбез. Тәрҗемәдә шундый эшләнмәгән җөмләләр очрый: «...камчы эзе кебек якты тасма (?) аның муеныннан иңбашына төшеп тора» (16 бит). «Ефимка, сулышын кысып, пре- дохранительнең ныграк сикергәнен, битенең кызыша һәм кызара барганын һәм ачуның кипкән тамак төбендәге төенне кыса барганын тойды» (34 бит). Бу җөмләләрдә Гайдар рухы сакланмаган. Сүзне сүзгә тәрҗемә иткәнгә күрә, җөмлә ясалма, аңлаешсыз килеп чыга. Басыйров кайчакта ана теленең грамматик төзелеше белән дә хисаплашып бетерми: «мин... зур тешле авызын киереп ачкан куркыныч башлы берәүнең күкрәгемә ташланганын гына хәтерлим» (92 бит). Балаларның сөйләм телендә ләкин, чөнки, һәм, бәлки шикелле ярдәмче сүзләрне актив катнаштырып тәрҗемә итү дә уңышлы түгел. 6 яшьлек Исайка, мәсәлән, шулай сөйләшә: «— Аякларым кыска булсалар да. мин әйбәт йөгерәм, чөнки Нюркз сикермичә генә йөгерә, ә мин сике- рә-сикерә йөгерәм» (41 бит). Володька: «... Ләкин ни эшләргә соң: сугыш булгач, сугыш инде>, дип куя. Мондый мисалларны тагын күрсәтеп булыр иде.


 
Тәрҗемәче еш кына бер үк сүзләрне кабатлый: мәсәлән, «ләкин», «иңбаш» сүзләренең, җөмләдәге урыннарына карап, берничә синонимнары бар, китапта исә бары ике сүз генә алынган. Телнең сүзлек составындагы кайбер сүзләрне бутап бирүе дә күренә: «аннары юлдан берничә атлы шаулап һәм чыңгылдап үтеп китте» (32 бит). Әгәр дә тәрҗемәче эзләнгән булса, всадник сүзенә тәңгәл килгән җайдак сүзен алыр иде. Җайдак—халык телендә бик борынгыдан сакланган, аның авыз иҗатында күп чагылыш тапкан татар сүзе. Чыңгылдап 
үтте дию дә татарча түгел. Оригиналда сүз чылтырауту- рында бара. Иптәш Сталинның тел гыйлеменә караган даһи хезмәтләре әдәби тәрҗемә өлкәсенә дә бик күп яңа бурычлар йөкли. Татар әдәбиятында чын мәгънәсе белән әдәби тәрҗемә бирү өчен көрәш хәзер тагы да җәелергә тиеш. Басыйровтан без киләчәктә югары сыйфатлы, адэкват тәрҗемәләр көтәргә хаклы. Ул моны башкара алачак.