Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАНСУР ГАЯЗ


 Кешелек дөньясының иң явыз дошманнары — фашистлар 1936 нчы елның җәендә Испания республикасына каршы баш күтәрделәр, коточкыч сугыш башланып китте. Прогрессив кешелек дөньясы Испания республикасы сугышчыларының батырлыкларына сокланды һәм аларга теләктәшлек күрсәтте. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче тынычлык һәм азатлык сөюче меңнәрчә батырлар ирекне яклап, интернациональ бригадаларга :илеп тупландылар. Үзләренең илләрен җан-тән белән саклаучы баһадир йөрәкле республикачылар турында романнар, поэмалар, шигырьләр иҗат ителде. Яшь шагыйрь Мансур Гаяз да менә шушы елларны үзенең беренче шигырьләре белән матбугат битләрендә күренә 5ашлады. Ул Испаниянең фашизмга каршы корал тотып көрәшүче уллары һәм кызлары турында җырлады. «Испания егетенең җыры» дигән шигырендә яшь шагыйрь Испания күгендә шатлык таңы атачагын, ерткыч фашистларның җирдән себерелеп түгеләчәген сурәтләде. Испанлылар тоткан кызыл байракның алгы сафта барачагын, көрәшнең дәвам итәчәген күрсәтте: Ул — безнең йөрәкләрдә, Көрәшкә бергә керер. Аның каны тамган байрак Безнең кулларда йөрер. (1938) Ул үзенең яшь тавышын көннән- көи ныграк ишеттерә, каләмен шомарта башлаган иде. Тик вакытсыз үлем аны безнең арабыздан алып китте. Мансур Гаяз улы Гаязов 1917 нче елны Мари АССР, Бәрәңге районы, Бәрәңге авылында туа. Башта ата- анасы тәрбиясендә тора һәм шул ук авылда башлангыч мәктәпкә укырга керә. Җидееллык мәктәптә укыган елларда энесе Расих (Ижмат) белән берлектә шигырьләр яза башлый. 7 классны отлично билгеләре белән тәмамлаганнан соң, Бәрәңге педагогия училищесына укырга керә. Училище каршындагы әдәбият түгәрәгенең җитәкчесе була. Түгәрәктә үзенең язган шигырьләрен укый һәм яшь талантларны үстерү өчен зур тырышлык күрсәтә. Аның турындагы истәлекләрдә түбәндәге юллар бар: «Мансур, яшь булуына карамастан, уйчан йөзле, һәрбер эшне төгәл, җиренә җиткереп үтәүчән. укытучыларның сүзләрен үзе өчен закон итеп караучан, нечкә тойгылы, хисле егет иде. Укытучылар аңа зур өметләр баглыйлар иде». «...Мансур шигырьләр яза һәм алар- ны әдәби кичәләрдә укый иде». М. Гаяз җырга оста булган һәм үзе язган шигырьләрен халык көйләренә салып бик яратып җырлаган. Аны, авылдашлары һәм сабакташлары «оста җырлый иде», «тавышы матур һәм аһәңле иде» дип, сагынып телгә алалар. Педучилищены тәмамлап чыкканнан соң, М. Гаяз Бәрәңге урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Яшь шагыйрь үзенең язган шигырьләрен, поэмаларын «Яшь ле
119 
 
нинчы», «Яшь сталинчы», «Уку ударнигы» газеталарында, «Совет әдәбияты», «Пионер каләме» һәм «Азат хатын» журналларында бастыра. Аның иҗаты 1937—1943 нче елларга туры килә. Бу еллар — сталинчыл бишьеллыклар чоры, социализмның җиңү чоры иде, авыл хуҗалыгының һәм промышленностьның зур уңышлар белән алга киткән чагы, Бөек Ватан сугышы еллары иде. Кыска гына вакыт эчендә Мансур Гаяз шул елларга хас булган вакыйгаларны, омтылышларны күңел көрлеге белән җырлап килде. Совет яшьләренең матур тойгыларын чагылдырды. Аның, газета-журналлардан башка «Алмаш», «Бәхетле яшьләр», «Очкыннар», «Дуслык», «Күтәрелештә» дигән китапларда зур өмет баглата торган шигырьләре басылып чыкты. Мансурның шигырьләрендә туган ил темасы төп урынны ала. Туган илнең искиткеч матурлыгы, совет халыкларының гүзәл эшләре аны рухландыра. Хезмәтнең дан эше, мактау эше булуын җырлый. «Орден балкый минем күкрәктә» шигырендә болай ди: Дулкынланып үскән ап-ак мамык, Алкаланып килә, агарып, Күренә кыр — зәңгәр күктә йөзгән Ак болытлар кебек кабарып. Мин шушында үстем мамык җыеп, Данлы кызы булып даланың. Мин хезмәтне чын дәрт белән сөеп, Илем сокланырлык дан алдым. (1938) Колхозыбыз шат тормышлы, Бай булуы өстенә, Эш сөю белән чыныккан Батыр яшьләр үстерә ди ул, алдынгы егетләрне һәм кызларны үстергән колхоз турында. «Тормышны сөю» (1940) шигырендә яшь шагыйрь совет кешеләренең мораль йөзен, аларның чыныгып үсүләрен күрсәтә. Комбайнчы Рая тормышның гүзәллегенә соклана, үзенең һәр иртәсе күңелле, шатлыклы булуы белән туган илгә һәм юлбашчыбыз Сталинга рәхмәт белдерә. Рая алдында алтын башаклы басулар, киң болыннар... Ул иген ура һәм хезмәте белән горурлана... Бу турыда шагыйрь дулкынландырырлык итеп әйтә: Горурлыгы, куанычы аның Алсу йөзләрендә чагыла. Куерып үскән иген басулары Колач җәя аның алдында. Яшьлек, Ленин — Сталин комсомолы сафында тәрбияләнгән яшь көчләр турында ул аерата күтәренке тавыш белән җырлады. Сокланырлык матур һәм мактаулы, Нинди гүзәл безнең бу яшьлек! Без яшәүнең чын урынын таптык, һәм азатлык алдык көрәшеп. Сөеклебез даһи Сталинның 
Чорына тиң данлы бу яшьлек, Иҗат иткән бөек эше белән Бу яшьлеккә хас—дан һәм бәхет. (1939) Менә «Ике орденлы комсомол» шигыре. Биредә утлы елларда туган комсомолның дан юлы, аның батырлыгы, беренче һәм икенче бишьеллыкларда гүзәл җиңүләргә ирешүе матур тел белән бирелгән. Авырлык каршында тез чүгеп, Җиңелү белмибез көрәштә. Күнеккән бер гадәт ул безнең Ирешү куелган теләккә. Телләрдән, җырлардан төшмәслек Дан белән үтелгән безнең юл. Без — даһи Ленинның яшьләре, Без — ике орденлы комсомол. (1939) Илне саклау, оборона темасына язган шигырьләр М. Гаязның иҗатында зур урын ала. Ул «Чиктә», «Флотчы егеткә хат», «Ана сүзләре», «Пилот» һ. б. шигырьләрендә Ватанны саклау изге һәм мактаулы бурыч икәнлекне матур тел белән, күңелгә ятышлы итеп әйтеп бирә. Аның шигырьләре даһи юлбашчыбыз иптәш Сталинга кайнар мәхәббәт һәм турылыклы булу хисе белән сугарылганнар. Аның иҗаты Бөек Ватан сугышы елларында тагы да үсте. Ул сугышның беренче көннәреннән үк алгы сызыкка килеп басты һәм дошманга каршы каләм көче белән дә, корал белән дә рәхимсез рәвештә көрәште. Фронт газеталарында аның ялкынлы шигырьләре басылып килделәр. Менә 1943 нче елны фронтта язылган «Безнең заман Суворовы» шигыре. Шагыйрьнең маршал Ко- невның искиткеч батырлыкларын сурәтләүгә багышланган шигырендә түбәндәге юллар бар: Күкрәсен күкләрдә Конев даны, Яшен төсле, дошман өстендә, Тик азатлык сөйгән халык кына Мондый баһадирны үстерә. Армиябез безнең корычтай нык.

 
Снн күп кабат аны таныттың. Син телләрдән төшми макталырлык, — Сөйгән улы бөтен халыкның. (1943) Менә «Эскадрон бара» шигыре: Җиңеп дошманның Канлы сафларын, Чистартып илнең Изге туфрагын, Далалар буйлап Эскадрон чаба, Барган юлында Юк киртә аңа. М. Гаяз шигырьләрендә дошманга каршы куркусыз булырга, аңардан каты үч алырга чакыру да бар, совет солдатларының давыл булып дошманны кууын ачык һәм матур тел белән сурәтләү дә бар. «Ватан» шигырендә Ватан иң кадерле ана булып бирелә. Ул коры сүз тезмәсе генә түгел, М. Гаяз Ватан үстергән бөек кешеләр турында, шушы гүзәл Ватанга куркыныч килүе турында әйтә дә, бөтен йөрәктән чыккан хисне, җиңүгә ышанычын белдерә: Өмет белән алга карыймын да, Бөтен борчулардан бушанам. Кояш чыгуына ышанган күк, Җиңәренә илнең ышанам. (1943) «йөрәкләргә сеңгән исем», «Гүзәл җырлар иҗатчысы — син», Сергей Миронович Кировның яшьлек еллары турында язылган «Уржум», «Ике сикерү», «Москва» һ. б., сугыш елларында язылган «Ана васыяте», «Түләтербез», «Сакла командирны!» һәм башка дистәләрчә шигыре туган илне ярату, халыкка, Ватанга турылыклы булу хисе белән тулы. Бу шигырьләрдә дулкынландырырлык вакыйгалар, күңелне үзенә тартырлык тирән мәгънәләр бар. Алар- дан лирик җылылык — шагыйрьнең кайнар сулышы бәреп тора. Сугышчы-яшь шагыйрьнең юл капчыгында һәрвакыт китаплар һәм шигырьләр язылган дәфтәрләр йөри. Ул походта барганда, привал вакытларында, ял сәгатьләрендә укый һәм шигырьләр яза. Аның күп шигырьләре окопта чакта язылалар. Фронтовик-шагыйрь Шәйхи Маннур «Алга, дошман өстенә» дигән газетада яшь шагыйрь турында бо- лай дип яза: «Яхшы шагыйрь булачагы күренеп торган Мансур Гаязның җырчы йөрәге немец фашистлары тарафын- 120 нан зур бәхетсезлеккә дучар ителгән халкыбыз өчен әрни, аларнын михнәтләре өчен дошманнан үч алу дәрте белән яна». Мансур каты сугышлар һәм атакалар вакытында да каушап, югалып калмый. Ул гади солдат буларак дошманнарга каршы 
батырларча сугыша. Иҗади рухын төшерми, сугыш тынган вакытларда фашистларга каршы ачы нәфрәт белдереп, шигырьләр яза. Үзенең сеңелесенә язган бер хатында болай ди: «Ватан сугышында ләгънәтле фашизмга каршы корал көче белән генә баруга минем җырлар сөюче йөрәгем түзә алмый, кулга корал тотып, җыр белән — ата-аналарның, сабыйларның күз яшен тизрәк киптерү өчен бомба булган җыр белән дә — дошман өстенә барасым килә». 1943 нче елның 2 июлендә язган хатында үзенең сугышларда чыныгуын, дошманны рәхимсез кыруын 'әйтә: «...Бу фашизм этләре нервларны какшатты, тавык суярга тартынган туганыгыз хәзер немецларның бугазын актара». Шул ук хатында ул үзенең кече командир булуы белән горурлана. Мансур үлемнән курыкмый, туган иле өчен җанын-тәнен кызганмын, берничә мәртәбә яралануга карамастан, һаман алгы сызыктан китми. «15 августта тагын ранен булдым. Сул кулыма гранатаның вак китекләре бик күп эләгеп яралады. Бер үк вакытта контужен да булдым. Күрү, ишетү агзаларына зәгыйфьлек килде. Ләкин барыбер мин стройга — сугышчылар сафына басачакмын!» — дип белдерә туганнарына язган хатта. Бер хатында ул алгы сызыкта — окопта вакытта коммунистлар партиясе сафына керүен зур рухлану белән яза. «Алга, дошман өстенә» исемле фронт газетасында «Тетрәсен, дошман» исемле шигыре басыла, ул анда явыз фашистларга каршы түбәндәге юлларны әйтә: Сыймыйча кайный күкрәкләрдә Тирән ачу, ачы нәфрәт. Бәр башына — чикәләрен жимер, Чыксын ике күзе чәчрәп! 

 
Мансур энесенә язган хатта бу шигырьне штык сугышы вакытындагы вакыйгалардан соң язуын белдерә. Атака вакытында ул үзе дә алты фашистны чәнчелдергән. Фронтовик яшь шагыйрь Мансур Татарстан Совет язучылары союзы һәм «Совет әдәбияты» журналы редакциясе белән элемтә тота. Язучылардан, шагыйрьләрдән хатлар ала. Бу турыда да аның хатлары бар. «Хәзер көч безнең якта, күрәсез, көн саен шәһәрләр алына, безнең армия алга бара, дошман тар-мар ителә. Тиздән җиңү кояшы балкыр!»—дип яза ул. Ләкин яшь талант М. Гаяз җиңү кояшының балкуын күрә алмады. Кара күзле, чандыр гәүдәле, түгәрәк йөзле, нечкә хисле 26 яшьлек батыр кызылармеец 
үз Ватанына турылыклы булып, актык тамчы канына кадәр дошманга каршы сугышып, 1943 нче елның 19 ноябрен- да Белоруссиядә, Витебск өлкәсендәге Ускорова авылы янында, каты сугыш барган вакытта һәлак булды. Мансур Гаяз башлаган җырын тәмамлап бетермәде, яшьләй безнең арабыздан китте. Аның: 
Олы юл буйлап сузыла Ямь-яшел болын. Шул юлдан ана көрәшкә Озата улын. — Таза тәнеңдәге куәт һәм яшәү көчең Бир көрәшкә үзең теләп, Илебез өчен! Зур көрәш юлында гомрең Чикләнсә әгәр, Сөелеп телдә йөрерсең һәм даның яшәр! дигән сүзләре йөрәкләрдә мәңге сакланыр!