Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ ТУКУЧЫ


— Без нормасын үтәмәгән кешене инде елдан артык күргәнебез юк.— ди В. II. Ленин исемендәге җитен комбинатының туку цехы мастеры инженер Л. А. Новоселова. Новоселова белән безнең арада җанлы сөйләшү башланды.
Социалистик ярыш фабрикада эш-ләп чыгаруның төп методы булып тора. Социалистик ярышка катнаш-маган бер генә цех та. бер генә бригада да юк. Фабриканың атаклы тукучысы, СССР Верховный Советы депутаты иптәш Н. И. Лаврентьева фабриканы бары тик стахановчылардан гына торган коллективка әверелдерү өчен бик күп эшләде. Ул стахановчыларның тәҗрибәләрен, аерым алымнарын һәркемгә өйрәтү метолы кертте. Фабрикада алдынгы эш тәҗрибәләрен өйрәнмәгән бер генә эшче дә калмады. Шуның аркасында җитен комбинаты моңарчы күрелмәгән гаҗәп зур уңышларга иреште.
Кайчандыр II. И. Лаврентьеваның укучылары булып саналган туку-чылар, хәзерге көйдә укытучысыннан калышмый торган новаторлар булып киттеләр. Хәзер алар үзләре башкаларны өйрәтәләр һәм фабри-каның хезмәт җитештер үчәнлеген тагын да арттыру өчен төрле рацио-нализаторлык тәкъдимнәре кертәләр.
I!. И. Лаврентьеваның иң беренче һәм иң күренекле укучыла- рыннан берсе, хәзерге көндә кайбер алымнары белән укытучысыннан да уздырган Мария Яковлевна Наумова, күптән түгел генә бөтен цех белән коллектив рәвештә стаханов- ча эшләргә, дигән тәкъдим кертте.
Бөтен цех белән коллектив рәвештә стахановча эшләүне, ул түбәндәгечә аңлатты: «Безнең, — ди Мария Яковлевна, — бөтси тукучыларыбыз диярлек икешәр станокта эшли. Вакыты-вакыты белән тукучының берьюлы икс станогы да туктый... Тукучы беренче станогындагы өзелгән җепне бәйләгәндә, икенче станогы тора бирә. Шул вакытта күрше станокта/эшләүче. тукталган станокны ходка җибәрә алмынмыни? Аның үз станоклары бит гөрләп эшләп торалар. Күршесенең норма үтәве аңа да күңелле бит! «Кем эшләп чыгару нормасын үтәми, шул — коллективны артка өстери»— дигән лозунгны истә тотыйк!»
Наумованың шушы гади генә тәкъдиме производствога кертелә һәм атна эчендә хезмәт җитештерү- чәнлегс 17 процентка күтәрелә.
/Мария Яковлевна Наумованы, җитен комбинатында белмәгән кеше юк. Бу тынгысыз стахановканы фабрикада «икенче Лаврентьева» дип тә йөртәләр.
Ул укытучысы II. И. Лаврентьева- дан үрнәк алып, дүрт станок артына баса.
Мария Яковлевна сугыштан сон- 1Ы бишьеллык планны 1949 елнын 27 иче августында ук төгәлли һәм нормадан тыш Ватаныбызга илле мең метрга якын киндер бирә.
Хәзерге көндә туку фабрикасында, бу ике новаторның укучылары — «дүрт станокчылар» атнадан атнага, көннән көнгә арта баралар.
ML Я. Наумова белән Н. И. Лав-рентьева яшьләрне үстерү өчен, аеруча зур хезмәт куялар. Аларга төрлечә булышалар.
Үзен Лаврентьеваныц укучысы дип санаган Мария Яковлевна укытучысын социалистик ярышка чакыра. Бу ике новатор, ике депутатның үзара ярышулары белән туку цехы гына түгел, бөтен фабрика, бөтен комбинат кызыксына.
Алар икесе дә, алты-җиде ел инде, бер үк станоклар артында эшлиләр. Аларның станокларын «ике депутат станоклары» дип йөртәләр.
Гөрелдәп торган озын туку цехы буенча үтәсең. Уң якта, зур-зур тә-рәзәләр янында, шундый ук башка станоклар арасында, дүрт станок тора.
Беренче смена. Станоклар артында Мария Яковлевна Наумова...
Түгәрәк кенә гәүдәле, ачык йөзле бу хатын яныннан, бер генә кеше дә аның хәрәкәтләренең җитезлегенә сокланмыйча үтә алмый. Аның янында ук укытучысыннан күзен алмыйча, Мария Яковлевнаның һәрбер хәрәкәтен отып алырга тырышып, яшь кыз — Галия басып тора. Читтәи караганда, ул Мариягә гашыйк булып, дөньясын оныткан шикелле тора. Аңар Мария Яковлевнаның һәрбер хәрәкәтендә ул ирешә алмаслык ниндидер яшерен көч бар кебек тоела...
Кинәт бер-бер артлы ике станок туктый. Мария Яковлевна рәтли башлаган станогыннан икенчесенә күчә. Галия сернең нәрсәдә икәнлеген аңламый... Укытучысы, икенче станок янына килеп, сусаны алыштыра. Оясыннан, күз иярмәслек тизлек белән атылып чыккан суса, әйтерсең лә Мария Яковлевнаның кулына үзе сикереп менә.
Галия, карап тора торгач түзми:
— Мария Яковлевна, ни өчен сез, алдаирак туктаган станокны җибәр-мичә, монысына күчтегез? — дип сорап куя.
Наумова бу сорауда чын тукучыны күрә Һәм шатланып:
— Мөнкн бу станокның сусасын гына алыштырырга... Ә тегесенең әнә берьюлы ике җебе өзелгән. Сусаны алыштыруга караганда җеп
»• .с. ә.« о.
төйнәү өчен 5—6 мәртәбә артыграк вакыт кирәк. Шуңа күрә мин иң элек сусаны алыштырам, ә аннан инде икенче станокны рәтлим...
Галия, үзенең шушындый гади нәрсәне дә белмичә йөрүенә бераз уңайсызланып куя.
Мария Яковлевна Галиянең дә тиздән башкаларны өйрәтә башлавына ышана.
Шул вакытта ул үзенең укучысы, хәзерге көндә дүрт станокта эшләүче Маруся Голяхинаны исенә төшерде.
Моннан бер ярты ел элек, Наумова цех мастеры инженер Л. А. Новоселова кабинетында иде. Кинәт ишек ачылды һәм цехтан кергән шау-шу белән кабинетка:
— Минем станогым начар... эш-ләми,— дип, зарлана-зарлана, /Маруся керде.
Мастер, аның сүзләрен бүлеп:
— Безнең цехларда эшләми торган начар станоклар юк, ә начар тукучылар гына бар, — диде.
Мария Яковлевна шул ук көнне /Марусяны үз янына алды. Тәҗрибәле укытучы, укучысының ялгышын, кимчелеген шунда ук күрде.
— /Маруся, станок ул — сабый бала кебек... Аның белән бик зур саклык ҺӘХМ җай белән генә эш итәргә кирәк!
Озак узмады, Марусяның станогы да яхшы эшли башлады.
Мария Яковлевна хәзерге вакытта яшьләргә үсәргә, стахановчы но-ваторлар булып эшләргә бөтен мөм-кинлекләр, бөтен шартлар тудырыл-ганлыгы турында уйлый. Ул үзенең 17 яшьлек үсмер кыз чагында, колхоз кырларында йөргәндә тукучы булырга хыяллануларын хәтерли. Казанга килгән еллары күз алдына килә. 1942 — 43 елларның чатнап торган салкын кышкы көннәре искә төшәләр...
Ул чакта дәһшәтле сугыш бара иде. Цехларның идәннәре бозланып каттылар... Түзә алмаслык салкын булуга карамастан, өсләренә җылы киемнәр, киез итекләр кигән туку-чылар, станоклары яныннан тәүлекләр буе китмәделәр... Бозланган җепләр еш өзелә иде. Цехтагы тузанны басып һәм җепләр өзелмәсен
113
эчен дым биреп торучы пар вентиляцияләре дә эшләмиләр иде.
Шундый көннәрдә Мария Яковлевна Наумова фабрикага утын хәзерләү өчен урманга җибәрүләрен сорап, директор янына керде һәм урманга китте.
Әйләнеп кайтканда, фабриканың хәле тагы да начарланган иде. Мастер ярдәмчеләре, наладчиклар фронтка киткәннәр. Ремонт ясарга кеше булмаганлыктан, станокларның күбесе стройдан чыккан... Ләкин план үтәлергә тиеш, фронтка булышу йомшармаска тиеш!
Тынгысыз Стахановка яңадай ди-ректор янына керә. Бу юлы ул үзен ирләр эшенә, наладчик итеп куюны сорый. Мария Яковлевна, бу авыр эшне тиз арада үзләштереп, фа-шистларны кыйнарга фронтка киткән ике мастер ярдәмчесен бер үзе алмаштыра.
Шул авыр елларда ул үзен партиягә керергә хәзерли һәм аны 1944 елның язында партиягә алалар.
Сугыштан соң, Мария Яковлевна яңадан станоклары артына баса һәм Н. И. Лаврентьева белән үзара ярышып эшли башлый.
Дүрт станокта эшләп, ул 152 метр киндер урынына, һәр смена саен 200—220 метр киндер бирә.
«Пролетарская Победа» фабрикасы инженеры иптәш Федор Ковалевның тәҗрибәсе буенча, тукучылар да, стахановчыларның алдынгы хезмәт методларын сайлап алып, аларны гомумиләштерә башлыйлар.
Бу хәл, фабриканың хезмәт җи- тештерүчәнлеген тагын да арттыра.
Туку эшендә өзелгән җепләрне ялгау иң катлаулы эш процессларының берсе булып санала. Храно- метражга салып карагач, ул процессны Мария Яковлевна кебек, бер кеше дә башкара алмаганлыгы беленә.
Өзек җепне ялгау өчен элегрәк 64 секунд вакыт бирелгән, соңыннан ул вакыт, инструктаж буенча, 35 секундка төшә.
Бөтен алымнары фабрикада үрнәк булып торган II. П. Лаврентьев өчен җеп өзеген төйнәүгә 19 секунд вакыт кирәк. Мария Яковлевна шул ук процессны 18,4 секундта башкаруга ирешә.
Суса алыштырырга норма буенча 8 секунд вакыт бирелә. Мария Яков-левна Наумова сусаиы 3,6 секундта алыштыра.
Мария Яковлевна Наумова яхшы тукучы булуны җәмәгать эше белән бәйләп алып бара.
Ул җитен комбинатының туку фабрикасында партбюро члены. Фабрика комитеты пленумының члены булып та сайлана. Шулай ук аны Татпрофсовет президиумының члены итеп һәм соңгы җирле Советларга сайлаулар вакытында Казан шәһәренең Киров райсоветына депутат итеп тә сайлыйлар.
Мария Яковлевна Наумова Казан җитен комбинаты идарәсе һәм Җиңел промышленность министрлыгы тарафыннан берничә мәртәбә Почет грамоталары белән бүләкләнә.
Шулай ук хөкүмәт тарафыннан Татарстан АССР ның 30 еллык юбилее уңае белән Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм элегрәк медаль белән бүләкләнә.
Казан җитен комбинатының ал-дынгы тукучысы Мария Яковлевна Наумова 4 нче Казан Гладилов сайлау округыннан ТАССР Верховный Советына депутат итеп сайланды.
Ул үз бригадасы белән тынычлык вахтасына басып, РСФСР һәм ТАССР Верховный Советларына сайлаулар көнен хезмәттә яңа уңышлар белән каршы алды.
Аларның җитез бармаклары, су-зылган җепләр өстеннән, арфада уйнаучы виртуоз бармаклары кебек, күз иярмәслек тизлек белән йөгереп үтәләр, һәм бөтен цехларны тутырып гөрләп торган станок тавышлары: «Сталин! Тынычлык!
Коммунизм!» —дигән бөек сүзләр хөрмәтенә уйналган көчле симфо- и и я бул ы п я ңгы р ы й л ар.