Логотип Казан Утлары
Публицистика

АТКАЗАНГАН УКЫТУЧЫ


Кичкырын күк йөзен болыт каплады. Озак та үтмәде, буран күтәрелде. Әле иртә белән генә көрәлгән капка төпләре, ишек аллары кыска гына вакыт эчендә тездән батарлык кар белән күмелде.
Инде караңгы төшеп килгән урам буйлап, көчле җилгә кырын борыла төшеп, башына саргылт мамык шәл бәйләгән бер кеше атлый. Җил, аны аяктан егарга теләгәндәй, пальто итәгеннән тарта, йөзенә чәнечкеле кар бөртекләре бәрә.
Мамык шәл бөркәнгән кеше авылның урта бер җирендә, нарат бүрәнәләрдән салынган йорт янында туктады һәм капканың кар кунган келәсен күтәрде. Аннары, кар бөтерелеп торган ишек алдын аркылы үтеп, өйгә керде. Аны кырык биш яшьләр тирәсендәге хатын ягымлы тавыш белән каршы алды:
— Ай җаным, туңа язгансыз бит. Әйдә, киемегезне салып, мич янына узыгыз. Хәзер чәем кайнап чыга, — диде һәм керүчегә чишенергә булыша башлады. Шул вакытта почмак якка карап:
— Улым, Шурик, укытучы апаң — Евдокия Сергеевна килгән, — диде. Евдокия Сергеевна кашларына һәм чәченә ябышкан кар бөртекләрен сыпырып алды да түргә узды.
— Улың Шурик турында сөйләшергә килдем әле, Аграфиня Степановна. Бер көнне килеп, кимчелекләрен әйткәннән соң, төзәлүгә таба бара ул. Бүген географиядән «биш» ле, ә рус әдәбиятыннан «дүрт»ле билгесе алды. Чаңгыда йөрүдә дә осталыгы бар. Мәктәп күләмендә уздырылган ярышта беренче урнада тора.
Аграфиня Степановна бу сүзләрне бик үк төшенеп бетмәде, ахры сы, йөзен чытты. Аннары почмах яктан чыккан улын шелтәли-шел- тәли:
— Менә бит, Сашенька... ничә тапкыр әйттем мин сиңа, шума чаңгыда дип. Дәресеңне кара дип әйттек ич сиңа!
Саша, кызарынып, костюмынын төймәләрен санаган кебек, әле берсен, әле икенчесен тоткалый башлады.
Укытучы Аграфиня Степановна- ның сүзен бүлде. Ул, бераз юешләнгән аксыл чәчләрен шәл эченә кертә-кертә, сөйли башлады:
— Чаңгы шуу начар эш түгел. Тик һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Башта укырга, дәрес хәзерләргә кирәк. Аннары уенга. Эш беткәч, уйнарга ярый. Кайсы шагыйрь шу-лай дип әйткән әле, Саша?
— Габдулла Тукай, Евдокия Сергеевна.
— Бик дөрес.
Аграфиня Степановна укытучының һәр сүзен дикъкать белән тыңлады. Евдокия Сергеевна исә балага өйдә дә дөрес тәрбия бирергә кирәклеген аңлатты:
— Баланың 6 сәгатьтән соң калган вакыты семья тәрбиясендә уза. Шуның өчен дәрестән соң аңа тиешле ял бирергә, ә инде ял иткәч, өйгә бирелгән эшләрне эшләттерергә кирәк. Менә Саша, нигәдер, өйгә бирелгән эшләрне яхшы башкармый. Дөрес, соңгы вакытта аның алга баруы сизелсә дә, өйгә бирелгән
71
эшләрне төгәл үтәп килмәве безне — укытучыларны — борчый.
Бу сүзләрне ишеткәннән соң Саша, кызарып, әнисенә карап куйды. Укытучы баланың бу карашын сизеп алды һәм Сашаның нәрсәдәндер уңайсызлануын аңлады.
— Педагоглык эшендә, — диде Евдокия Сергеевна, — бик күп хез-мәтләр куйган Макаренко балага дөрес тәрбия биргәндә генә ул файдалы кеше булачак дип өйрәтә.
Бүтән килгән вакытларында Евдокия Сергеевна күбрәк Сашаның начар укуы турында сөйли иде, бу юлы ул аны күбрәк мактады. Шуңа күрә Аграфиня Степановна ни әйтергә дә белмичә утырды.
Тышта буран басыла төште булса кирәк, җил сызгыруы ишетелми башлады. Евдокия Сергеевна түр стенага куелган зур портретка карап алды. Бу Аграфиня Степановнаның сугышта һәлак булган иренең рәсеме иде.
Ире Бөек Ватан сугышында һәлак булганнан соң, Аграфиня Степановна ике бала белән бер үзе калды. Ләкин ул ялгыз түгел иде. Колхоз правлениесе дә һәм авыл Сове- I ты янындагы үзара ярдәмләшү кас-сасы др аңа ярдәм итеп тордылар. Аңа утын һәм байтак акча бирелде. Мәктәп исә аның балаларына җылы киемнәр белән ярдәм күрсәтте. Евдокия Сергеевна шуларны уйлап аякка басты. Пальтосын төймәли- төймәли Аграфиня Степановнага:
— Өегез тузып бара икән. Мин авыл советы депутатлары утырышында бу мәсьәләне куярмын, — диде.
—- Балам турында кайгыртулары- гызга да бик зур рәхмәт, өебез турында мәшәкатьләнмәсәгез дә ярар иде инде, — дип, Аграфиня Степановна аңа мең рәхмәтләр әйтте. Ә өстәл читендә китап укып утыручы Саша, укытучы апасына оялчап карап, сорау бирде:
— Евдокия Сергеевна,—диде ул,— Алексей Максимович Г орькийның биографиясендә Казанда эшләве телгә алына. Ул анда университетка керергә хыялланган. Узган ел Янце- варда унынчы классны бетереп киткән Павел шул университетта укыймы?
Укытучы Саша янына килде. Горькийның биографиясен укып утыручы баланың аркасыннан аналарча сөеп, «әйе, акыллым», — диде.
Уң кулы белән яңагын тотып торган Аграфиня Степановна яулык чите белән яшен сөртеп алды.
— Бу нишләвегез, Аграфиня Сте-пановна, — дип гаҗәпләнде укытучы.
Аграфиня Степановна тирән генә көрсенеп куйды:
— Менә Сашама карыйм да, кү-ңелләрем әллә нишләп китә... Патша заманында ярлы-ябагай балаларына уку тия идемени.
— Әйе, — диде укытучы һәм аның күз алдыннан яшьлек көннәре үтеп китте.
Укытучы чыгып киткәч, Саша тәрәзә янына килде. Тәрәзә бозланган һәм аннан урамны күреп булмый иде. Ләкин Сашага укытучы Евдокия Сергеевна капкадан акрын гына чыгып, мәктәпкә таба бара кебек тоелды. Укытучы аңа иң ягымлы, белем дөньясына алып керүче бердәнбер кеше булып күренде.
Саша укуның беренче елларында тәртипсез, шаян балаларның берсе иде. Хәтта ул быел да дәрес вакытында карга ясап утыргалады һәм шуның өчен укытучылардан шелтә дә алды. Әдәбият һәм тарих дәресләрендә дә төрле мәзәк сүзләр әй- _теп, укучыларны көлдерергә маташты. Ул күп вакытта дәрескә хәзер-ләнеп килми, шуның аркасында ике билгеләре дә ала иде. Тик укытучы Евдокия Сергеевнаның ярдәме аркасында гына ул үзенең хатасын аңлады һәм төзәлә башлады.
Аграфиня Степановна бер кочак каен утыны алып кереп, мич алдына куйды. Мич өстенә үрелеп, калакны тартты һәм кичтән куеп калдырган коры утыннар белән каен утыннарын аралаштырып, мичкә ягып җибәрде.
Аннары стена календареның кичәге битен укып торган улы янына килеп:
72
— Бүген февральнең уны икән, әтиеңнең Көнчыгыш Пруссиядә не- мец-фашистларга каршы сугышта үлеп калуына өч көннән җиде ел тула. — Ул улының маңгаеннан үбеп алды. — Куанычым минем, нигә уйга калдың, улым? Кем турында уйлыйсың?
— Укытучы апа турында... ул яхшы кеше, әни...
— Бик дөрес әйтәсең, акыллым. Мин үзем дә иң беренче хәрефләрне Евдокия апаңнан өйрәндем. Ул минем кебек укый-яза белмәүче авыл хатыннарын җыеп укытты. Ял димәде. кич-иртә димәде, безне кеше итәргә тырышты. «Надан килеш алга атлап булмый, надан кеше — сукыр кеше», — ди торган иде.
Сашаның япь-яшь йөрәгендә шатлыклы уйлар туды. Ул әнисенең сүзләрен тыңлап утырды да:
— Әни, — диде. — мине бит Евдокия Сергеевна, тырышсаң, Михаил Григорьевич кебек батыр очучы бу-лырсың, ди. Җиденче классны тәмамлагач, мин Казандагы очучылар мәктәбенә керәм.
Сашаның күз алдына дүрт орден, җиде медаль таккан күрше егете капитан Михаил Григорьевич килеп басты.
— Михаил Григорьевич та Евдокия апада укыган бит!
Укытучы Евдокия Сергеевна Са-шаларның өенә моннан соң да һәрвакыт килеп йөрде. Аның тырышлыгы аркасында Саша «биш» һәм «дүрт» билгеләренә генә укый башлады. Аның кыйгыртучанлыгы нәтиҗәсендә колхоз правлениесе Саша-ларның өенә ремонт ясатты. Ярдәм кассасы күн итек алыр өчен акча бирде.
Яз язлыгын итә. Иртә белән салкын, аяк асты катырган булса да, көндез инде өй түбәләреннән терекөмеш бөртегедәй, вак-вак тамчылар тама, күпер башларында, казылмалы юлларда сулар җыйнала.
Әле иртәнге сәгать биш кенә. Ләкин Евдокия Сергеевна күптән торган инде. Ул өстәл янына килеп утыра да, бик дикъкать белән Лев Николаевич Толстой турында язылган материалларны укый. Укып бе-тергәннән соң, беркем дә булмаган йорт эчендә, «дәрес бирә» башлый.
— Бүген безнең дәрес Лев Николаевич Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» романын кабатлау. Бу роман кайсы вакыйганы эченә ала? Тарихта Ватан сугышы ничә мәртәбә булган?
Кызы Нина, әнисенең үз алдына әкрен генә сөйләнүен ишетеп, йокысыннан уянды. Ул юрганының бер читен ачып бераз тыңлап торды. «Бүген әнинең күргәзмә дәресе була икән», дип уйлап алды. Чөнки күргәзмә дәрес буласы көнне әнисе һәрвакыт шулай итә.
Евдокия Сергеевна кичтән төзелгән планны бик җентекләп карап чыкты. Планга узган дәрестәге материалны сорарга тиешле өч укучының фамилиясе янына дүртенче фамилия — Кондратьев Сашаны да өстәде. «Саша бүген ничек хәзерләнеп килер икән», дип уйлады ул.
Язгы кояш түр тәрәзәдән җылы һәм йомшак нурларын идән уртасына сибә. Кечкенә песи баласы шул нурлар эчендә, ал аякларына башын куеп, изрәп йоклый.
Евдокия Сергеевна чәй урыны хә-зерләргә кереште, шул чакта капка шыгырдап ачылды. Аннан бер кеше керде. Бу — колхоз председателе иде.
Колхоз председателе өйгә кереп, исәнлек-саулык сорашканнан сон, чем-кара бәрән бүреген салып, урындыкка барып утырды.
— Бик иртәләгәнсез, — диде укытучы.
— Яз җитә бит, Евдокия Сергеевна. Өйдә ятып торыр чакмыни.
— Агроном районнан кайтып җиттеме?
— Менә-менә, — диде ул, кулы белән бәрән бүреген сыпыра-сыпыра сөйләп китте: — үзем дә шул турыда сөйләшергә дип кергән идем әле. Агроном «Победа» сортлы солының тишелеше буенча анализ язуын алып кайткан. Безнең басуларда бу төр бик аз чәчелә иде әле. Ә быел солы чәчеләчәк бөтен мәйданга шушы сортны чәчәчәкбез. Нәтиҗә бик әйбәт: 99% тишелеш бирә. Сез бүген, Евдокия Сергеевна, дәрестән сон,
73
агротехника түгәрәгендә шушы сорт турында лекция ясасагыз иде.
Евдокпянең эшләре болай да бик күп иде. Чәчүлек орлыклар турында лекция ясауны күп вакытта ул үзе алып барганга (гәрчә бу эш химия- биологпя укытучысына хас булса да), «бүгенгә булмас» дип әйтә алмады. Күргәзмә дәрестән соң, бераз ял иткәч, лекциягә хәзерләнергә булды.
Колхоз председателе мөһим мәсьәләне оныткан кебек кызу-кызу сөйли башлады. Ул сөйләшкәндә аның ак тешләре тагын да ялтырап күренделәр.
Кулъяулыгы белән битен сөртә- сөртә:
— Казан Авыл хуҗалыгы институтында укучы Лидия Трофимова быел үзебезнең районга агроном булып кайтачак. Ул, Сталин премиясе лауреаты Хәдичә Байчурова янында практикада булабыз, аннан «Казан» сортлы уҗым арышы турында лекция тыңлыйбыз, дип хат язган. Тиздән безнең Янцеварда да тармаклы бодай кыр тутырып, күкрәп үсәр, дигән.
Укытучының күз алдына аксыл түгәрәк йөзле, шомырт-кара күзле, чандыррак гәүдәле Лидия килеп басты.
Лидия Трофимова җиденче класстан алып 10 ичы класска кадәр Евдокия Сергеевнада укыды. Ул әле бишенче — җиденче классларда укыганда киләчәктә үзенең кем булырга тиешлеген ныклап әйтә дә1 алмый иде.
Шундый вакыйга булды: Лидия Мичурин турында язылган китап укыган. Әдәбият түгәрәгендә Евдокия Сергеевна кемнәрнең нинди китап укулары турында сораша башлый. Лидия исә Мичуринның үсемлекләр үстерүдәге бөек хезмәтләрен дулкынланып сөйли. Аның 300 дән артык яңа сорт барлыкка китерүен әйткәннән соң, «менә шундый кеше булсаң иде» дип куя. Евдокия баланың бу матур теләген тагын да көчәйтә. Ул, безнең илебездә тырышып укыганда, гел алга омтылганда, үзеңнең теләгеңә ирешергә мөмкин, ди.
Евдокия Сергеевна дәрестә үтелгән материалларны практик эштә дә бәйләп бара. Атаклы кешеләрнең биографияләрен сөйли, ә инде Лидиягә аерым мөгамәлә күрсәтә, аңа күбрәк матур әдәбият китапларыннан игенчелек, бакчачылык турында язылганнарын укырга тәкъдим итә. Лидия һәм аның иптәшләре мәктәпнең тәҗрибә участогында тармаклы бодай үстерделәр.
һич онытасы юк: бер вакытны, бодай як-якка тармаклар җибәрә башлагач, Лидия укытучының эш бүлмәсенә нәни балалардай очынып, куанып кергән иде. Ак күлмәк өс- тенә кара алъяпкыч япкан бу кыз җәйге күбәләк кебек күренде. Ул шатлыклы, көр тавыш белән: «Ты-рышуыбыз бушка китмәгән, тармаклы бодай башакланган», — диде. Евдокия Сергеевна аның башыннан сыйпап иркәләде.
Менә шушы нәни кыз җәйгә- агроном булып кайтачак. Хәзер ул гәүдәгә дә үскәндер. Шомырт кебек кара күзләрендә дә балалык карашлары беткәндер инде.
Колхоз председателе чәй эчеп тормады, саубуллашып чыгып китте. Евдокия Сергеевна аны ишеккә кадәр озатты да радиоалгычны борды. Анда башкаладан — Москвадан концерт тапшыралар иде.
Менә диктор бик таныш фамилияне әйтә: хәзер /Москва консерваториясен тәмамлап чыккан Зинаида Карпова Чайковскийның романсларын башкара.
Укытучы, бу сүзләрне әллә ялгыш ишетәмме икән, дип, радиоалгычны тагын да көчәйтте. Юк, юк! Ялгыш түгел, әнә таныш һәм аһәңле тавыш бөтен җир шарына тарала.
«Зинаида! Никадәр үскәнсең, ал-тыным», дип пышылдады Евдокия. Аның шатлыгы эченә сыймый иде. Сиздермәстән, күзләрдән яшьләр тәгәрәде.
«Зинаида, әле кайчан гына син рәсем дәфтәренә өй ясап, стена артындагы кешеләре күренеп торуга карамастан, «әйбәт булды» дип, миңа күрсәтергә алып килә идең. Мин сиңа «ни өчен аларның авызлары ачык» дигәч, «алар барысы да җырлыйлар», ди идең. Син бит
74
әле генә дип әйтерлек, парта ара сында утырган укучы балаларның иң-нң кечкенәсе идең. Ә хәзер? Хәзер син зур үскәнсең, алтыным! Кем белә, бәлки шушы минутларда синең җырыңны даһи юлбашчыбыз үзе тыңлый торгандыр. Сталин, синең тавышыңны, матур җырлавыңны ишетеп, елмая торгандыр. Безнең илебез никадәр гүзәл һәм никадәр иркен. Океан артында доллар хуҗалары төкерекләрен чәчә-чәчә сугыш турында акырынсалар, ә безнең Ватаныбызда белем алу, яңадан-яңа югарылыкка омтылу...»
Евдокия Сергеевна әнә шундый уйларга чумып торган чагында, аның янына кызы Нина, ире Владимир Егорович килделәр. Евдокия Сергеевна аларга Зинаиданың' Москвадан җырлавын әйткәч, алар өчесе дә бик бирелеп тыңлый баш-ладылар.
Сәгать 7 тулып килә иде инде. Евдокия Сергеевна «Бүген алдан- рак барырга кирәк» дип уйлап, портфелен алып, дәрескә китте.
* ♦
Яшел калай түбәле мәктәп ерактан ук, «Тегермән тавы»на җитү белән үк күзгә ташлана. Ишек алдындагы каен, карама һәм өрәңге агачлары мәктәпне тагын да матурлыйлар, аңа ямь бирәләр.
Янцевар авылы уртасындагы шушы матур мәктәпкә Евдокия Сергеевна беренче тапкыр яшь укытучы булып керә. Әле дә онытмый: яңгырлы, былчырак көз иде. Арба тәгәрмәчләренә балчык ябышып, алар тегермән ташы хәтле булдылар. Евдокия Сергеевнаны китерүче бабай әледән-әлё арба көпчәкләрен кырып торса да, ат хәлдән тайды, туктады. Кызгылт яллы, ябык атны ял иттергәннән соң гына, кичкы- рын, көч-хәл белән Янцеварга килеп керделәр. Авыл капкасын ачкан сары чәчле малай арба кырыеннан килүче яшь кенә кызның үз авылларына укытучы булып килүен белгәч, капканы ябып та тормады, кычкырырга тотынды.
— Укытучы килгән, укытучы килгән!
Балалар яңа укытучыга бик тиз ияләнделәр. Алар дәрестән соң да мәктәп бизәргә, лозунглар язарга укытучы апалары янына һәрвакыт килеп йөрделәр. Евдокия Сергеевна килгәннән соң, мәктәп тирәсенә яшь каен агачлары утыртылды. Хәзер инде бу каен агачлары нинди зур булып үсеп җиттеләр...
— Исәнмесез, — дигән ягымлы та-вышка укытучы борылып карады. Бу — Яблокова Анастасья дигән кызның әтисе Никифор Николаевич иде. Ул укытучы белән кул биреп күреште дә:
— Сезгә сүзем шул, — диде, — безнең Анастасьяиың дәрестә ничек өлгерүен беләсем килә минем. Әгәр мөмкин булса, мин аның укыган классына дәрескә кереп утырыр идем.
Укытучы аның бу сүзләрен бик урынлы тапты. Ул, куанып:
— Бала турында кайгыртуыгыз өчен бик зур рәхмәт, Никифор Николаевич, — диде.
Алар икесе дә аксыл яшел төскә буялган рәшәткәле бакча буйлап алга атладылар. Мәктәп янына җи- тәрәк Сашаның әнисе куып җитте. Ул, укытучы һәм Никифор Николаевич белән исәнләшкәч, сүз баш-лады:
— Бүген сезнең күргәзмә дәрес бирәчәгегезне ишеткән идем. Улымның укуы белән кызыксынып, дәрескә кереп утырырга телим, — диде ул.
— Мин дә шуның өчен килә идем, бигрәк яхшы булды, күрше,— дип, Никифор Николаевич мәктәп ишеген ачты.
Алар барысы да идәненә келәм җәелгән коридор буйлап укытучылар бүлмәсенә юнәлделәр. Укучылар һәм пионерлар аларны баш киемнәрен салып, исәнләшеп каршы алдылар.
Укытучылар бүлмәсе. Идәннән түшәмгә кадәр сузылган имән рамалы ике көзге. Сул якта китап шкафы. Аннан арырак кызыл сукно җәелгән озын өстәл. Түр стенада путаллы рамга куелган Ленин һәм Сталин портретлары, ә ян стенада М. И. Калининның «Укытучының төп бурычы — яңа кеше — социалистик җәм
75
гыять гражданы тәрбияләү», дигән сүзләре язылган лозунг.
Укытучылар бүлмәсенә килеп кергән Евдокия Сергеевнаны һәм ике кешене укытучылар зур хөрмәт белән, аягүрә басып каршы алдылар. Евдокия Сергеевна алар белән исәнләшкәч, дәрескә керер алдыннан уздырылачак физзарядка турында сорашты. Шул вакытта почтальон кереп газеталар һәм хатлар бирде. Хатларның өчесе Евдокия Сергеев- нага адресланганнар иде. Хатларның берсен, узган ел гына Янцевар урта мәктәбен тәмамлап, Казан Дәүләт педагогия институтының география факультетына укырга кергән студентка Людмила Гаршина, икенчесен, Казан Укытучыларның белемнәрен күтәрү институтыннан, өченчесен, Евдокия Сергеевнаның дусты, хәзер Казахстанда педучилище- да рус теле һәм әдәбияты укытучысы яза иде.
Евдокия Сергеевна хатларны тиз- тиз генә укып чыкты. Нәкъ шул вакытта ишектән бер-бер артлы алты кеше керде. 'Алар күрше авылларның укытучылары булып, бүгенге күргәзмә дәрескә килгәннәр иде. Араларында унар-унбишәр километр ераклыктагы авыллардан ки-лүчеләр дә бар. Ә ике укытучы Евдокия Сергеевнаның үзеннән белем алып, хәзер күрше авылда укыталар. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, күрше авылдан килгән укытучыларның берсе:
— Евдокия Сергеевна, мин сездән шуны сорыйм әле, — диде, — рус теленнән контроль эштә хаталары күп булган укучылар белән сез ничек эшлисез? Менә шул турыда тәҗрибәгезне сөйләсәгез иде.
Евдокия Сергеевна яшь укытучыга үзенең киңәшләрен бирде. Бигрәк тә өстәмә диктантлар яздыруның зур әһәмияткә ия булуын, бала нинди сүздә хата язса, шул сүзне тактада яздыру, аннары шул диктантны өйдә дәфтәренә күчереп алдыру, хата язылган сүзләрнең нинди тамырдан булуын баланың үзеннән сорарга кирәклеген кыскача сөйләп аңлатты.
— Татар балалары өчен рус теле бераз кыенрак. Әмма тырышкан вакытта, педагогик методлар белән эш* иткәндә бу авырлыкны укучылар тиз җиңеп чыгалар. Минем тәҗрибәм буенча, сөйләү телен үстерү өчен күбрәк ярдәмче материаллар зур файда итәләр. Мәсәлән, башлангыч классларда «Урманда» дигән темага изложение язарга биргәндә, урман картинасын тактага элеп куярга кирәк.
Ул үзенең тәҗрибәләреннән мисаллар китерде. Дәрескә керергә вакыт икәнен белдереп, звонок шалтырады. Евдокия Сергеевна, алдан хәзерләп куйган материалларын һәм класс журналын алып, класска юнәлде. Алты укытучы, Анастасья- ның әтисе Григорий Николаевич һәм Сашаның әнисе Аграфиня Степановна Евдокия Сергеевна белән бер-гәләп класска керделәр.
Өсте карага, ян яклары соргылт төскә буялган парталар рәт-рәт тезелеп торалар. Аларның һәрберсендә икешәр бала утыра. Күбесенең муенында кызыл галстук, ә кайбер- ләренең күкрәкләрендә «ВЛКСМ» значогы балкый. Балалар бүген аерата шат күренә. Укытучы керү белән аягүрә басып, сәламләп каршы алдылар.
Евдокия Сергеевна балаларга утырырга кушты. Дежурный укучы рапорт бирде:
— Евдокия Сергеевна, рус әдәбияты дәресендә булырга тиешле укучыларның барысы да килделәр.
Укытучы бүгенге дәреснең максатын аңлатты. Үзе белән керүчеләрнең күрше авылларның укытучылары булуын, аларның күргәзмә дәрес тыңларга ^килүләрен әйтте.
Күрше авыллардан килгән укытучылар, Аграфиня Степановна һәм Григорий Николаевич буш урыннарга барып утырдылар.
Укытучы Лев Николаевич Тол- стойның «Сугыш һәм тынычлык» романын кабатлау булачагын әйтте. Аннары ул сорау бирде:
— Бу романда Ватанга мәхәббәт кемнәр аркылы һәм ни рәвешле чагыла? Әсәрдәге сугыш нинди сугыш дип атала? Әсәрдә кемнәр уңай тип итеп алынганнар?
76
Укучыларның күпчелеге кул күтәрде. Кул күтәрүчеләр арасында Саша да бар иде.
— Кондратьев Саша, син җавап бир, — диде укытучы.
Акка бөртек-бөртек кара төшкән күлмәк кигән һәм кызыл галстук таккан, киң маңгайлы, түгәрәк йөзле, чем-кара күзле малай аякка басты. Ул бераз каушады булса кирәк, бит алмаларына кызыллык йөгерде. Аннары кулы белән төймәләрен санагандай әле берсен, әле икенчесен тоткалый башлады.
Укытучы аңа төймәләрен бөтермәү турында берничә мәртәбә кисәтү ясап та, әле һаман элекке гадәтен ташлап бетермәвен исенә төшерде. Саша төймәләрен тоткаламый башлагач кына «җавап бир, акыллым», диде.
Саша каушавын тиз генә җиңә алмады. Ул өч-дүрт сүз әйткән саен тамак кыра һәм «менә шулай» дип кирәкмәгән сүз кыстыра иде. Ул әнисенең дә, күрше авылдан килгән укытучыларның да аны дикъкать белән тыңлап утыруларын күргәч, көчлерәк тавыш белән сөйли башлады. Каушавы кимеде.
Саша «Сугыш һәм тынычлык» романы буенча бик дөрес һәм аңлаешлы итеп җавап бирде. Евдокия Сергеевна аның мондый җавап бирүен көтмәгән иде. Ул эченнән сөенеп утырды.
Бүтән укучылар да дәрескә яхшы хәзерләнеп килгәннәр иде. 'Алар со-рауларга тулы җавап бирделәр. Күргәзмә дәрес бик җанлы үтте. Ул арада, тәнәфес башланганын белдереп, звонок та шалтырый башлады.
Теләче районында Евдокия Сер- геевнаны кем генә белми? Ул бит алдынгы җәмәгать эшчесе, яшь буынга белем бирү өлкәсендә утыз еллык хезмәте бар. Халык тарафыннан хөрмәткә лаек укытучы ул.
1949 елда тырыш хезмәтләре өчен хөкүмәтебез аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде.
Менә, район мәгариф бүлеге мөдире белән өлкә газетасы хәбәрчесе шул турыда сөйләшәләр. Җирән сакаллы, түгәрәк йөзле, кашларына җитен кебек ак төсләр керә башлаган, киң җилкәле Трофим абзый аларның сүзләрен бүлде. Ул, кулындагы яшькелт конвертны район мәгариф бүлеге мөдиренә сузып:
— Улым Иван Ерак Көнчыгыштан, җибәргән, Евдокия Сергеевна- га.
Район мәгариф бүлеге мөдире хатка күз йөртеп чыкты. Анда түбәндәге юллар язылган иде:
«...Без унынчы классны тәмамлап, чыгарыш тантанасы кичәсенә җыелганда, безнең кадерле укытучыбыз Евдокия Сергеевна болай дигән иде:
«Балалар, сез хәзер канатлары үсеп җиткән кошлар кебек. Сез хәзер үзегез теләгән якка оча аласыз. Кем белә, бәлкем сезнең арагыздан зур командирлар, галимнәр чыгар»...
Әйе, ниһаять, алты елдан соң мин, Евдокия Сергеевнаның укучысы, Совет Армиясенең майоры дигән исемне алдым...»
Район мәгариф бүлеге мөдире Гәрәев хатны укыгач, зур дулкынлану белән, сөйләргә кереште:
— Әйе, Евдокия Сергеевнаның яртыдан артык гомере хәзерге вакытта үзе эшли торган Янцевар мәктәбенә нык бәйләнгән. Бу мәктәпнең тарихын өйрәнгән кешеләр һәрвакытта аны яхшылыгы белән телгә алачаклар. Чөнки Евдокия Сергеевна Иванова 1921 елда ук бу мәктәпкә башлангыч мәктәп укытучысы булып килә. 8 ел эшләгәннән соң җидееллык мәктәпкә укытучы, аннары уку-укыту бүлеге мөдире, 1936 елда директор итеп күтәрелә.
Гәрәев стенадагы витринага ур-наштырылган алдынгы укытучыларның рәсемнәренә ягымлы караш ташлады. Анда Евдокия Сергеевна да бар иде.
Җәйге кояш үзенең якты һәм җылы нурларын сибә. Район үзәгендәге олы урамнан җиңел автомашинаның килүе күренә.
Машина мәгариф бүлеге бинасы янына килеп туктый.
«Москвич»таи башына кызыл беретка кигән бер кыз сикереп төшеп, тәрәзәдән карап торган Трофим бабайны танып, ягымлы чырай белән аңа дәшә:

— Трофим абзый, сез бит бу? Исәнмесез!
— Чү, кемне күрәм. Елена кызым, синме бу? Бу якларга нинди хәлләр ташлады үзеңне? *
■ — Мин Одессадан кайтам, Трофим абзый. Бер айга отпускка. Ә безне укыткан Евдокия Сергеевиа- ның хәле ничек? Өйдән килгән хат буенча, мин аның орден белән бүләкләнгәнлеген ишеткән идем.
Трофим абзый бу зифа буйлы кызның кайчандыр үзенең кече улы белән бергәләп укып йөрүләрен исенә төшерде. Сергей юк инде. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак бул-ды... Ул да хат саен Евдокия Сер- геевнаның сәламәтлеге турында со-раштырып яза торган иде...
Евдокия Сергеевнага зур хөрмәт күрсәтәләр. Чөнки ул утыз ел буе армый-талмый үзенең намуслы хезмәте белән халыкка, Ватанга хезмәт итә. Үзе белән бергә йөзләрчә укучылары да алга атлыйлар һәм югарыга, өскә үрлиләр.
Авыл укытучысы Евдокия Сергеевна үзенең белемен күтәрү өстендә армый-талмый эшли, читтән торып Казан Дәүләт укытучылар институтын тәмамлый. Шулай ук ул яшь буынны тәрбияләүгә зур көч куя. Аңардан белем алып, хәзер укыту-чылар булып эшләүчеләр район авылларындагы мәктәпләрдә 70 тән артык, ә Янцевар мәктәбенең үзендә — алты кеше.
Евдокия Сергеевна мәктәп директоры булуы белән бергә укытучылык эшен дә яхшы алып бара. Ул укы- ту-тәрбия эшләренә зур әһәмият бирә. Укытучыларның дәрес бирүләре, аларның тәҗрибәләре белән әледән-әле кызыксынып тора, алар- га урынлы киңәшләр бирә, кирәкле ярдәмне күрсәтә. Мәсәлән, әдәбияттан дәрес биргән вакытта кранны өйрәнү материалларыннан файдаланырга кирәклеге турында әйтә. Бу турыда бөек язучы А. М. Горькнй- ның «Үз Ватаныгызны яратыгыз, аны өйрәнегез» дигән сүзләреннән файдаланырга кирәклеген аңлата.
Евдокия Сергеевна бүгенге эшне пртәгәгә калдырырга яратмый. Ул һәрвакытта да иң җаваплы һәм зур эшләрне дә үз вакытында төгәл үтәп чыга. Яшь укытучылар да аннан үрнәк алалар.
Укучыларга коммунистик әхлак тәрбиясе бирүдә, хезмәткә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләүдә Евдокия Сергеевна Иванованың тырышлыгы зур. Социалистик гуманизм турында яшь буынга тәрбия бирү, аларның хисләрен Ватанга турылыклы булу, аны сөю рухында үстерү — менә аның перспективасы. «Дисциплина, тәртип, нык режим урнаштырмый торып, тиешле • югарылыкка ирешеп булмый», — ди ул.
Янцевар мәктәбендә шундый бер факт була: бер укучы иптәшенең каләмен үзләштерә. Ләкин бу нәрсә беленсә дә, укучының моңа исе китми, 3 тиенлек каләмне сорап йөрисеңме дип, иптәшен мыскыллап көлә. Бу хәл Евдокия Сергеевнага да мәгълүм була. УЛ укучыны үз янына чакырта. Аның хәлен сораша, матур әдәбият китаплары укуы белән кызыксына. Аннары «Сәгать» дигән китапны укырга тәкъдим итә. Биш көннән соң эчтәлеген миңа сөйләрсең, ди. Укучы китапны өч көндә укып чыга һәм иптәшенә килеп: «Сиңа ике каләм бирәм, ләкин каләмеңнең югалуын Евдокия Сергеевнага гына белдерә күрмә», ди. Билгеле, иптәше директорга әйтми. Ләкин «Сәгать» китабын укыганнан соң укучы уйлана, төннәрендә дә рәтләп йокламый. Ул, биш көн узгач, директорга үзенең гаебен әйтә. Киләчәктә андый түбәнлеккә төшмәячәген белдерә. Директор аны гафу иткәч, укучы бала «бүген тынычлап йоклый алырмын инде», ди.
Евдокия Сергеевна җитәкчелек иткән Янцевар урта мәктәбе Теләче районында гына түгел, республикада да алдынгы мәктәпләрдән берсе санала. Мәктәпнең ярдәмче хуҗалыгы, тәҗрибә участогы һәм физ- культура-спорт площадкасы бар. Шулай ук быел укытучылар өчен 4 яңа зур йорт салынды.
Мәктәп тирәсе яңа рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Ә ишек алдына яшь агачлар — каен, юкә, карама, акация һ. б. агачлар утыртылган. Быел яз көне мәктәп бакча
сына яшь натуралистлар түгәрәге членнары көче белән салкынга чыдамлы җиләк-җимеш агачлары утыртылды.
Евдокия Сергеевна, алдынгы укытучы булуы белән бергә, — инициативалы оештыручы, һәрнәрсәне җиренә җиткереп эшләүче коммунист.
Ул үз кабинетында гына бикләнеп эшләргә яратмый, күп төрле җәмәгать эшләре алып бара. Берничә ел рәттән коммунистларның политик укуларына җитәкчелек итә. Шулай ук укытучылар арасында бөек юлбашчыларыбыз В. И. Ленин һәм И. В. Сталин биографияләрен өйрәтүдә дә Евдокия Сергеевна зур көч куя. Партия һәм хөкүмәт карарларын, СССР Верховный Советы Президиумы указларын колхозчыларга җиткерүдә, шулай ук колхозчылар арасында политик-тәрбия эшләре алып баруда ул алдынгыларның берсе булып тора. Кыр ышыклау урман полосалары утыртуның әһәмияте, коммунизмның бөек төзелеш-ләре, игеннәрдән югары уңыш алу һ. б. турында колхозда һәм бригадаларда җыелышлар, беседалар үткәрә. «Советлар Союзы — бөтен дөньяда тынычлык терәге» дигән темага үткәрелгән докладын тыңлау өчен генә дә 600 дән артык кеше катнашты.
Кайнар йөрәкле, кешеләр өчен аналарча кайгыртучанлык күрсәтүче, һәрбер мәсьәләгә якын килүче, якты хисләр тәрбияләүче Евдокия Сергеевна бик күпләргә үрнәк булып тора. Аңа халык зур ышаныч күрсәтте. Ул Янцевар авыл Советы депутаты итеп сайланды. Сайлаучылар һәртөрле мәсьәләләр буенча үзләренең ихтыяҗлары белән депутатлары янына киләләр. Евдокия Сергеевна аларга һәрвакыт зур ярдәм күрсәтә.
Евдокия Сергеевна ил һәм халык алдында зур хөрмәт казанды. Партиябез һәм хөкүмәтебез 1944 елда аны «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен», 1945 елны «1941—45 елларда Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләде. Янцевар мәктәбенең 60 еллык юбилее уңае белән 1946 елны аңа ТАССРның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.