Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТЫНЫЧЛЫК ВАХТАСЫНДА


Кешеләрнең тормышында күп төрле вакыйгалар, дулкынландыргыч минутлар була. Тик бер вакыйга икенчесенә ошамый. Кайберсе аның тиз онытыла, күңелдә эзе дә калмый югала. Әмма кайбер вакыйгаларны һич тә онытып булмый. Көннәр үткән саен, күңел сахифәләренә тормыштан яңа вакыйгалар өстәлгән саен ул, куәтле җилгә эләккән ялкын кебек, дөрләп кабына.
Галия Әхмәтҗанованың тормышында тетрәткеч бер вакыйга булды. Фронтларда безнең гаскәрләрнең һөҗүмгә күчкән чаклары иде...
Давыллап-буранлап кар яуган кышкы иртәдә, Казанның Ягодный бистәсендә торучы Хәтимә карчык квартирасына соры конверт китереп бирделәр.
— Улыгыз Ватан өчен сугышта батырларча һәлак булды.
Бу хәбәрне ишеткәч, карчык ни дип әйтергә дә белми катып калды. ’Аңын җыя төшкоч, кызы Галияне кочаклап үксеп-үксеп елады.
Сөекле абыйсын югалту 15—16 яшьлек бала — Галия йөрәгендә авыр яра сызып калдырды. Ул, коточкыч явызлыкның серенә төшенүдән гаҗиз булгандай, аптырап, үтерүчеләргә бик зур ачу саклап, бер кеше белән сөйләшми, тавыш- тынсыз йөри башлады. Төрлечә уйлады Галия. Фронтка китәргә ул әле бик яшь иде. Тик аның җиңүне үз кулы белән якынайтасы килә иде. Соңыннан ул ныклы бер карарга килде: хезмәт фронтында көрәшергә.
Бүген «Кызыл Күнче» заводы ста-хановчысы комсомолка Галия Әх-мәтҗанованың мәктәп скамьясыннан заводка килүе әнә шулай булды.
...Фронттан безнең гаскәрләрнең яңадан-яңа җиңүләре турында хәбәрләр килеп торды. Галия тырышып, көчен кызганмыйча эшләде. Үзләре эшләгән солдат итекләренә карап яшүсмер кызның йөрәге рәхәтләнә; шушы итекләрне кигән солдатларны күз алдына китереп, фашистларны дөмектерүдә үзенең дә катнашы барлыгын уйлап, күңеле куаныч белән тула торган иде.
Гомер дигәнең синнән сорап тормый, уза бирә. Галиянең «Кызыл Күнче»дә эшли башлавына 7—8 ел вакыт үтеп китте. Ләкин үз уңаена, гамьсез генә аккан еллар түгел бу. Зур каршылыклар, эшләп чыгаруны күтәрү өчен өзлексез көрәш белән үткән еллар бу.
Шулай, Галиягә заводта моңланырга, ямансуларга вакыт тимәде. Завод коллективы, зур диңгез елгаларны җыйган кебек, Галияне үа әренә тартып алды. Монда ул яңа кешеләр белән танышты, яңа дуслар тапты, үзенең дә, иптәшләренең дә уңышлары өчен куанып, көрәшеп, ялкынланып яши башлады.
Менә Галиянең якын дусы Клара Герасимованы алыгыз. Ул заводка Галиядән 2 ел соң килде. Ачык йөзле, сөйкемле, тыйнак бу рус кызының язмышында Галия белән уртак яклар күп. Бөек Ватан сугышында ул да абыйсын югалтты...
80
Шушы сугышта аның әтисе һәлак булды.
Ике дус кыз, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, бергә үстеләр, бергә комсомол сафына керделәр, үзара ярышып эшләделәр һәм хәзер дә бөтен заводның намусын кайгыртып яшиләр.
Ил өстендә туплар тавышы тынды. Совет сугышчылары рейхстаг өстенә җиңү байрагын кададылар. Еллар буенча халыкларның көтеп алган өметләрен балкытып, көрәшкә чакырып җилфердәде ул байрак.
Совет халкы кабат тыныч хезмәткә кайтты. «Кызыл Күнче» җиңел тапочкалар, туфлялар эшләүгә күчте. Әйдә, кешеләр уңайлы туфлилардан төзелешкә чыксыннар, сугыштан соң җәелгән ялтыравык асфальт өстеннән йомшак чүвәкләрен шыгырдатып эш урыннарына юнәлсеннәр! Күбрәк бирергә иде аларны, бер кисәк хромны да әрәм итмәскә иде.
Ике кыз шундый хисләр, кыю теләкләр белән янып йөргәндә, туган илебез буйлап атаклы производство новаторларының исемнәре яңгырады. Якташыбыз, җитен комбинаты тукучысы Лаврентьеваның, производство новаторлары Рожкова, Кононенко, Корабельникова һәм «Пролетарская Победа» фабрикасы инженеры Ф. Ковалевның яңа алымнары комсомолка кызларны бик нык дулкынландырды. Ике дус кыз ста- хановчы-новаторларның эш методларын йотылып өйрәнделәр һәм аны тормышка ашыра башладылар.
Тиз арада комсомолец-яшьләр бригадасы төзелде һәм ул тоташ стахановча эшләүгә күчте. Бригадирлары итеп, яшьләр Клара Гера- симованы сайладылар, Галия аның якын ярдәмчесе булды.
Клара белән Галия янә жиң сызганып, булган уңышлары белән куанып, яңаларын яулап, өзлексез эзләнеп эшләүләрен дәвам иттерделәр.
«Кызыл Күнче» заводында булга-ныгыз бармы сезнен? Аяк киемнәре цехын күрдегезме? Зур тәрәзәләрдән цехка кояш карый. Аяк киеменең аслыгын штамповать итә торган станоклар тигез ритм белән гөрелди, электрга көйләгән тегү машиналары гөжли.
Арырак сез якты залга —- кисү цехына үтәсез. Стенада портретлар, плакатлар, һәр урында җыйнаклык, пөхтәлек сизелеп тора. Безнең таныш кызларыбыз шушы цехта эшлиләр. Бөтен заводның горурлыгы— Клара Герасимова җитәкчелек итә торган комсоМолец-яшьләр бригадасы биредә инде. Клара үзе агрегат янында. Өстендә гади материядән теккән күлмәк. Сары чәче җилкәсенә таралып төшкән. Зәңгәрсу күзләре игътибар белән эшйең барышын кү-зәтәләр. Үз эшенә күнеккән куллар күз иярмәслек тизлек белән хәрәкәтләнә. Бер кисәк хром да әрәм ителми, төгәл расчётлар белән киселгән детальләр өеме артканнан-арта бара.
Клара икенче агрегатта эшләүче яшьләр турында да онытмый. Өй-рәнчекләргә хезмәт техникасын үз-ләштерергә булыша. Менә ул яшь кенә бер кыз янына йөгереп килде. Аның кисәргә әзерләгән хромын капшап карады:
— Яхшы, калын товар. Нигә аны кечкенә размерга әрәм итәргә. Зур размерга тура, акыллым. Өлгеңне буйга сал.
— Буйга салгач, күбрәк чыгамы? — дип сорый кыз гаҗәпсенеп.
— Күбрәк тә чыга, продукциянең сыйфаты да яхшы була; чыдамлылыгы арта. Бу инде практикада сыналган.
Клара икенче бер яшь эшче янына килә. Аңа хромны урта бер жи- реннән түгел, кырыйдан кисә башларга куша. Экономия бит шундый вак төгәллекләрдән җыйнала!
Клара үзе белән бер агрегатта эшләүче иптәшләре өчен борчылмый. Тәҗрибәле иптәшләр, алар эшнең жаен беләләр. Аннан соц биредә аның якын ярдәмчесе Галия Әх- мәтҗанова бар. Ул инде һәрбер эшчене яхшы белә, барысын да күзәтә, барысына да җитешә ул.
— Галия кебек кыю ярдәмчең, бригаданың иамусы, завод намусы өчен көрәшүче иптәшләрең булганда бернинди авырлыклар да куркыныч түгел, — дип елмая Клара.
Без «Кызыл Күнче»нең тынычлык вахтасына басып эшләгән көннәренә

туры килдек. Характерлы берничә цифрны гына әйтсәк тә бөтен йөрәкләрне дулкынландырган бу көннәрдә Клара Герасимова бригадасының нинди темп белән эшләве аңлашылыр.
1951 елда, 8 ай эчендә, комсомо- лец-яшьләр бригадасы 33 500 квадрат дециметр югары сыйфатлы хромга экономия ясый. Клара Герасимова үзе шул 8 ай эчендә 3 100 квадрат дециметр хромга экономия ясый. Комсомолка Әхмәтҗанова бары тик III нче кварталда гына экономиялә- гән материал биш йөз пардан артык өстәмә аяк киеме тегәргә җитә.
17 сентябрь көнне «Кызыл Күнче» заводы эшчеләре биш бөек держава арасында Тынычлык пакты төзү ту-рындагы мөрәҗәгатькә лар.
Цехлар буйлап карт начальнигы Сөләйман кирҗанов узып бара, бирле «Кызыл Күнче»дә эшләүче бу харт — ике бөтендөнья сугышын үз башыннан кичергән кеше. Юк, ул дөньяның кабат канга батырылуын теләми. Үзенең картлыгын тыныч хезмәттә, илнең мул яшәвенә куанып үткәрәсе килә аның. Сөләйман абзый озаклап Галия янында тукталып тора. Комсомолка-новаторның бик зур тизлек белән аяк киемнәренең детальләрен кисүенә сокланып карый, читкә сыпырып куелган, ташланырга тиешле булган күн чүпләренә күз төшерә. Алар арасында зурлыгы бармак бите кадәр булган күн кисәге таба алмассың. Аннары ул Галиянең бүгенге көн хөрмәтенә алган йөкләмәсе турында уйлап ала. Ун пар аяк киеме тегәрлек хромга экономия ясарга! Бер үзе. Уен эшме бу. Моның өчен 2—3 кеше нормасын үтәргә кирәк. Үти алырмы? Алыр, — ди ул Галиянең көченә нык ышанып,— мондый көн хөрмәтенә алган йөкләмәне үтәмәскә мөмкинме соң?
... Цехларны яңгыратып, звонок шалтырады. Смена беткән иде. Кисүчеләр көндәлек эшләрен тапшыра башладылар. Бүгенге көннең эш нәтиҗәләре барысын да кызыксындырды.
Учет кабинетыннан хисапчы кыз килеп чыкты. Күрсәткеч тактага көнлек нормалар үтәлешен яза башлады.
— Галия Әхмәтҗанова — 235%.
— Ә күпме экономия биргән?
— 21 пар аяк киеме тегәрлек.
Шаулап, Клара килеп җитте.
— Молодец, молодец! — диде ул Галияне кочагына алып. — Котлыйм үзеңне... хәзер әйдә. Халык җыелды... башлыйбыз.
Зал тулык, йөзләр кырыс. Бөтен йөрәкләр бергә тоташалар: Тынычлык.- Кышкы буранлы иртә, соры конверт күз алдына килә Галиянең. Ирекле, азат тормыш өчен гомерен биргән абыйсы күз алдына килә...
Кешеләр трибунага басып катгый сүзләрен әйтәләр:
— Юк, сугышны булдырмабыз. Шуңа күрә тынычлык вахтасына бастык. Әле генә матур семья тормышы корган Галиянең ятим калуын теләмибез. Клара туганнарының, сөйгән егетенең, Сөләйман абзый балаларының, күршеләренең, тагын бик күпләрнең, бик күпләрнең канлы сугыш кырына китүен теләмибез. Җитәр! Безнең урыныбыз хезмәттә. Тынычлык вахтасында!
е. .с. ә.- н ю.
кул куйды-
мастер, цех абзый Ша- 1918 елдан