Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕНЕҢ ЮГАРЫ СЫЙФАТЛЫЛЫГЫ ӨЧЕН!


Мәктәпләребездә әдәбият дәресенең бирелеше, әдәбият дәреслеклә- ренең һәм әдәбияттан хрестоматия китапларының сыйфатлары турында соңгы бер-ике ел эчендә «Совет әдәбияты:» журналы һәм «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә күп кенә тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләр басылып чыкгы. Ул мәкаләләрнең һәм рецензияләрнең авторлары, мәктәпләребездә әдәбият дәресенең бирелешендәге уңышларны, әдәбият дәреслекләре- нек, шулай ук әдәбияттан хрестоматия китапларының елдан ел яхшыра баруларын күрсәтү белән бергә, андагы күп кенә җитешсез- лекләрне дә ачып бирделәр. Алар әдәбият программаларын һәм дәреслекләрне төзүче иптәшләрнең кайбер очракларда үз эшләренә җитди, политик әһәмиятле һәм зур җаваплы эш итеп карап җиткермәү-ләрен бик ачык фактлар белән күрсәттеләр. Бу житешсезлекләрне бергә туплап әйткәндә, алар түбәндә- j згә кайтып калдылар: әдәбият программаларын һәм дәреслекләрне төзүче иптәшләр совет әдәбиятына аз урын биргәннәр, күп кенә хәлләрдә әдәби әсәрләргә бирелгән анализлар житәрлек тирәнлектә түгел, урыны-урыны белән партиясез- ек һәм формалистик карашлар өстенлек ала, кайбер тарихи даталарны тупас рәвештә бутау белән бергә, борынгы әдәбиятыбызга дөрес бәя бирелмәгән, кайбер язучыларны урыйсыз күтәрергә һәм революционлаштырырга азапланулар да юк түгел, әдәби проблемаларны бүгенге көннең җанлы һәм әһәмиятле мәсьәләләре белән бәйләп бирә алмаганнар һ. б.
Урта мәктәпнең 8 нче классы өчен чыгарылган «Әдәбият» дәреслеге аеруча каты тәнкыйтькә очра* ды. Бу дәреслек хәзер шул тәнкыйть һәм башка күрсәтүләр нигезендә бөтенләй яңа баштан эшләнә.
Бу фактлар барысы да совет җәмәгатьчелегенең мәктәпләрдә әдәбият дәресенең бирелеше һәм дә- реслекләребезнең сыйфаты белән бик нык кызыксынганлыгын күрсәтәләр. Чөнки әдәбият дәресләренең һәм дәреслекләрнең укучылары- бызны идея-политик яктан
* «Әдәбият», урта мәктәпнең» 10 нчы классы өчен дәреслек. Авторлары: Г. Х>- лит, X. Хәйри, X. Хисмәтуллин, Г. Каш- шаф һәм X. Госманов. Җаваплы редакторы Гази Кашшаф. Татгосиздат басмасы 1947 ел, 432 бит, бәясе 10 сум.
тәрбияләүдә, аларның коммунистик аңна-рын формалаштыруда, культура дәрәҗәләрен күтәрүдә һәм аларны илебезнең төзүчеләре, ялкынлы пат-риотлары итеп җитештерүдә тоткан әһәмиятләре гаять зур. Мәктәпләрдә әдәбият укыту эше ул бүгенге, көн өчен генә булган әһәмиятле мәсьәлә түгел, ул безнең киләчәгебез мәсьәләсе, коммунизм җәмгыятен төзүче яңа буынны тәрбияләү мәсьәләсе.
Мин бу мәкаләмдә урта мәктәпләрнең 10 нчы классы өчен чыгарылган «Әдәбият» * дәреслеген күздән кичерергә уйлыйм. Бу дәреслек нигездә татар совет әдәбиятына багышланган. Ул «Совет әдәбиятының нигез мәсьәләләре» дигән кереш мәкалә белән башланып китә. Шуннан соң Максим Горькийнык тормыш юлы һәм иҗаты турында зур гына бүлек бирелә. «Илебездә һәм бөтен дөнья хезмәт ияләре алдында пролетар, социалистик
103
әдәбиятның, чын башлап җибәрүчесе булган» (Молотов) М. Горький- ның иҗатын өйрәнү нәтиҗәсендә, укучылар революцион рус әдәбиятының. XX гасыр башындагы торышы һәм совет әдәбиятының беренче егерме елы белән ^танышалар. Бүгенге әдәбиятыбызны өйрәнүне М. Горький иҗаты белән башлап китү дөрес һәм уңышлы. Чөнки татар совет әдәбиятының үсешендә М. Горький иҗатының тәэсире бик зур булды. М. Горький үзе дә, СССР халыкларының совет әдәбиятын оештыручы буларак, заманында татар совет әдәбияты көчләрен туплау эшендә турыдан-туры җитәкчелек итте.
Дәреслектә татар совет язучы- ларыннан Мәҗит Гафури, Шәриф Камал, Һади Такташ, Кави Нәҗми, Таҗи Гыйззәт, Гадель Кутуй һәм 'Фатих Кәримнең иҗатына киң рәвештә тукталган. Шулай ук «Совет әдәбияты үсешенең төп этаплары» турында да зур бер мәкалә бирелгән. Китапның ахырында Европа әдәбияты вәкилләреннән Шекспир һәм Гёте иҗатлары турында мәкаләләр урнаштырылган.
Гомумән, бу китап татар совет әдәбияты тарихын бер системага салып бирүдә, аның үсешен, юнәлешен билгеләүдә һәм вәкилләрен күрсәтүдә беренче башлангыч хезмәт. Ул безнең мәктәп укучылары- бызга совет әдәбиятының соңгы 30 елы эчендәге торышы турыңда кирәкле мәгълүматны бирүдә үзенең уңай хезмәтен үтәячәк. Бу китапны укып чыкканнан соң, татар совет әдәбиятын язарлык көчләребезнең барлыгына ышанасың. Дөрес, дәреслекнең барлык бүлекләре дә бер тигезлектә язылмаган. Анда яхшы эшләнгән бүлекләр булган шикелле (Г. Кашшаф тарафыннан язылган «Совет әдәбияты үсешенең төп этаплары», X. Хәйри тарафыннан язылган «Һади Такташ» бүлеге), кайбер җитди төзәтүне сорый торган бүлекләр дә бар (X. Хисмә- туллин тарафыннан язылган бүлекләр). Китапның икенче басмасын хәзерләгәндә, ул бүлекләрнең кайберләре тел ягыннан да, әдәби фактларга бирелгән анализларны тирәнәйтү ягыннан да, шулай ук кайбер язучыларның биографияләрен дөресләү ягыннан да төзәтелергә тиеш. Нинди моментлар төзәтелергә тиеш соң? 1. Язучыларның биографияләре турында. Без әдәбият тарихы турында сүз башлаганда, бик еш кына кайбер язучыларның биографияләре бөтенләй эшләнмәвенә яисә җитәрлек дәрәҗәдә эшләнмәвенә килеп төртеләбез. Моны
революциягә кадәр яшәгән язучыларыбыз турында гына түгел, хәтта әле күптән түгел генә безнең арабызда яшәгән, язучылар союзының эшендә актив катнашкан, Ватан сугышы фронтында корбан булган кайбер язучыла- рыбызның биографияләре турында да әйтә алабыз. Әгәр инде без әдә-бият тарихының эченәрәк керсәк, узган гасырларда иҗат иткән язу- чыларыбызның биографияләрен тикшерә башласак, бигрәк тә аяныч хәлгә очрыйбыз, хәтта күп кенә язучыларыбызның үлгән һәм туган елларын да ачык билгели алмыйбыз. Бездә ни өчендер язучыларның тулы һәм әдәби биографияләрен төзүне әдәбият тарихыбыз өчен зур әһәмияте булган бер мәсьәлә итеп карарга күнегелмәгән. Алай гына түгел, хәтта кайбер язучыларның био-графияләрен бозып бирү, аларның тормышындагы берәр датаны үзгәртеп күрсәтү яисә биографияләрендә бөтенләй булмаган берәр вакыйганы булган итеп язу ни өчендер зур хата һәм җинаять итеп саналмый. Язучыларыбызның биографияләренә карата ниндидер, һич тә гафу ителмәслек мөнәсәбәт бу.
Бу дәреслек типографиягә бирелгәнче уннан артык кеше кулыннан үткән: аны төзү эшенә татар әдәбиятында исемнәре билгеле булган алты иптәш катнашкан, рецензиячеләр һәм Татгосиздатның редакторлары аны берничә кат укып чыкканнар, Мәгариф Министрлыгындагы иптәшләр, аны тагын бер кат укып чыгып, «дәреслек Татарстан Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланды» дип, үзләренең мөһерләрен басканнар. Шуңа карамастан, кайбер язучыларның биографияләрендә дөреслектән бик ерак торган даталар һәм фактлар очраштыргалый.
104
Башта Максим Горький биографиясен алып карыйк. Рус матбугатында М. Горький биографиясе бик җентекләп эшләнгән, аның тормышындагы һәр вакыйга тиешле документлар белән расланган һәм алар бәхәссез булып торалар. Аның шундый биографиясен урта мәктәп өчен рус телендә чыгарылган әдә-бият дәреслекләреннән бик ансат табып була. Татар телендәге' шушы -Әдәбият» дәреслеген төзүче иптәшләр М. Горький биографиясен биргән чагында, шул чыганаклардан турыдан-туры файдаланырга тиешләр иде. Ләкин алар башка чыганаклардан да файдаланган булсалар кирәк, чөнки аның биография-сендәге кайбер мөһим моментлар тупас рәвештә бозылып бирелгән. Мәсәлән, алар, «Горький үзенең бик күптән язылган бер кыска биографиясендә балачагын болай дип искә гөшерә» (28 бит) диләр: «... повар-лыктан яңадан чертежникка кайттым. аннан иконалар белән сәүдә иттем. Грязе — Царицын тимер юлында каравылчы булып эшләдем, крендельче, булкачы булдым» (30 бит. Бу мәкаләдә, Сталин әсәрләреннән китерелгән өземтәдән башка, һәр урында да курсивлар минеке A. LLL). Әгәр без авторга (Хәсән Хәйри иптәшкә) ышанабыз икән, димәк, барлык формадагы эксплоа- тацияне, шул җөмләдән сәүдәгәр-лекне дә, җаны-тәне белән дошман күргән М. Горький кайчандыр үзе дә «иконалар белән сәүдә иткән... кренделче, булкачы» булган икән. Ләкин без бөек язучы М. Горький- ның бервакытта.да иконалар белән сәүдә иткәнен һәм шулай ук аның кренделче һәм булкачы булганын да белмибез. Киресенчә, ул үзе иконалар сатучы тарафыннан экс- плоатацияләнгән, иконалар сата торган кибеттә малай булып эшләгән, иконалар ясый торган мастер-скойда өйрәнчек булып хезмәт иткән. Шулай ук ул булкачы да, кренделче дә булмаган, ә, киресенчә, булкачы һәм кренделчеләрдә үзе ялланып эшләгән.
Шул ук 30 нчы биттә. М. Горький турында түбәндәге сүзләр бар:
«Россиядә беренче тапкыр марксистик түгәрәкләр оештыручыларның берсе булган яшь революционер Г1. Е. Федосеев һәм революционер народник Ромась белән таныша, аларның түгәрәкләрендә була, революцион әдәбият белән таныша, 1\. Марксныңх «Капитал»ыи укый».
Бу җөмләдән алынган фикер буенча хөкем йөрткәндә, Федосеев белән Ромась икесе бер түгәрәк төзегән булып чыга. Ләкин тарихи документлар моның бөтенләй киресен күрсәтәләр. Федосеевның түгәрәген гөзешүдә Ромасьның бертөрле дә катнашы булмый. Хәтта хәзергә кадәр аның Федосеев түгәрәгенә йөргәнлеге дә билгеле түгел. Аның Федосеев түгәрәгенә катнашмавы бик табигый, чөнки алар икесе ике карашта торган кешеләр. Моңа кадәр билгеле булган барлык чыганакларда Ромась марксистлар түгәрәгенә* йөрүчеләрнең берсе итеп түгел, ә Деренковтагы җыелышларга йөрүчеләрнең берсе итеп бирелә.
Дәреслекнең 31 нче битендә М. Горькийның әдәби эшчәнлеге ничек башлануы турында сөйләнә: «Тифлиста (Тбилисида) аның беренче әсәре басылып чыга, шуннан әдәби эшчәнлеге башланып китә», диелә. Бу кайчан, кайсы елны? Укучы бу китапның бер урынында да моңа җавап таба алмый.
Әгәр без М. Горькийның беренче әсәре кайчан басылганын белә ал- масак, бәлки аның кайчан яза башлаганын белә алырбыз. Чыннан да, ул әдәби хезмәт белән кайчан шөгыльләнә башлаган соң? Автор бу турыда түбәндәге юлларны яза:
«Асылда Горький элегрәк, балачакта ук, яза башлый. Әбисенең әкиятләре һәм җырлары аңарда сүз сәнгатенә мәхәббәт тойгысын, художниклык хисен уята...» (31 бит).
Ничек инде бу? Димәк, М. Горький балачакта ук, бабасының йортында «әбисенең әкиятләрен һәм җырларын» тыңлап яшәгән чакта ук әдәби әсәрләр яза башлаган булып чыга түгелме соң? Бабасы бит аны малайлыкка бик яшь килеш бирә: «Ну, Лексей, ты — не медаль, на шее у меня — не место тебе, а иди- ка в люди...», ди. һәм кечкенә Алексей аяк киемнәре магазинына
.05
малай булып керә. вакыт әле аңа бары 10 яшь кенә була. Әгәр без автор сүзенә ышансак, М. Горький 10 яшь тулганчы ук («әбисенең әкиятләрен һәм җырларын» тыңлап яшәгән чакта ук) яза башлаган була. Без моңа ышана алмыйбыз. Автор үзе дә моңа ышанмый булса кирәк. Чөнки ул дәреслекнең шул ук битендә, бераз түбәнрәк, бу турыда башкачарак язарга керешә.
Менә ул нәрсә яза:
«Горький Казанда чагында ук үзенең уйларын, тойгыларын, шигырь калыбына салып, бер дәфтәргә яза бара. 1889 елны Нижний Новгородка кире кайтканда, аның инде бер зур дәфтәр романтик шигырьләр һәм «Карт имән җыры» поэмасы була» (31 бит).
М. Горький Казанга 1884 нче елда килә. Бу вакыт аңа 16 яшь. Димәк, ул Казанга бала чагында түгел, д яшүсмер чагында килә. Шулай итеп автор үзе үк М. Горький «балачакта ук яза башлады» дигән фикерне юкка чыгара. Шулай булгач инде М. Горький яшүсмер чагынЯа яза башлаган була. Бәлки авторның бу сүзләре дә дөрес түгелдер? Аны да тикшереп карау кирәктер? Бу мәгълүматларны каян алган соң ул? Дәреслекнең 28 нче битендә ул «Горький турындагы бүлек Л. И. Тимофеевның «Хәзерге әдәбият» дәреслеге нигезендә эшләнде», дип яза. Күңелебезне тынычландырыр өчен, без автор' файдаланган шул «Хәзерге әдәбият» дәреслегенә мөрәҗәгать итеп карыйк. Менә ул дәреслектә Л. И. Тимофеев нәрсә яза:
«Когда он в 1889 г. приехал в Нижний, то смог работать в качестве письмоводителя у адвоката, т. е. он уже полностью возместил отсутствие школьной подготовки. В это же время началась и его творческая литературная работа: им была написана большая поэма в прозе и стихах — «Песня старого дуба» — и большая тетрадь стихов», ди (Л. И. Тимофеев. «Современная литература», 1947 ел, 31 бит).
Күрәсез, Тимофеев үзенең дәреслегендә башкача күрсәтә. Ул «аның әдәби эшчәнлеге 1889 нчы елда башланды», ди.
Бөек язучы М. Горькийның био-графиясен шулай бозып бирү, аны язу эшенә шундый җавапсыз караш һәм аны шул хәлендә мәктәп укучыларына тәкъдим итү соң дәрәҗәдә гаҗәпләндерә.
М. Горькийның биографиясенә тукталу уңае белән, авторга бер теләкне әйтеп китәсе килә. М. Горькийның тормыш юлы турында сөйләгәндә, Казан чорына күбрәк туктарга, аның эшләрен һәм аның исеме белән бәйләнгән урыннарны киңрәк күрсәтеп үтәргә кирәк иде.
Мәҗит Гафури биографиясе дә шундый ук игътибарсызлыкны күрсәтеп тора. Автор (X. Хисмәтуллин иптәш) М. Гафуриның тормыш юлы турында сөйләгәндә, түбәндәге сүзләрне яза: реакция елларында М. Гафуридан бөтен «белеш-таныш- лары... читләшәләр. Шулай итеп, ул бөтен кеше тарафыннан ташланган хаддә авыр һәм ялгыз тормыш алып бара. Тик 1912 елда типографиягә корректор булып кереп, эшчеләр белән аралаша башлагач кына, аның бу ялгызлыгына чик куелган була» (85 бит).
Димәк, М. Гафури «бөтен кеше тарафыннан», хәтта халык тарафыннан да ташланган хәлдә 5—6 ел яшәгән, аннан «таныш-белешлә- ре», дуслары да, хәтта шул заманның алдынгы кешеләре дә «читләшкәннәр» икән. М. Гафуриның 1907— 12 нче еллардагы тормышын автор шундый «ялгызлыкта» яшәү итеп бирә һәм төрле мисаллар белән укучыларны шуңа ышандырырга тырыша.
Әгәр 10 нчы класс укучылары 9 нчы класста укымаган һәм анда М. Гафуриның тормыш юлын өйрәнмәгән булсалар, бәлки моңа ышанган да булырлар иде. Ләкин алар 9 нчы класстагы әдәбият программасын үткән укучылар. Ә 9 нчы класс «Әдәбият» дәреслегендә исә М. Гафуриның ул елларда «халыктан аерылмаганлыгы, халыкның яшәүчән көченә ышанып» яшәгәнлеген һәм шуның белән рухланганлыгы турында әйтелә (1946 нчы елгы басма, 120—121 битләр). Шу
лай ук 9 нчы класс «Әдәбият» дәреслеге авторы да (X. Хәйри) үзенең бу карашын төрле мисаллар белән исбат итә.
Укучы балалар бу ике карашның кайсына ышанырга тиешләр? Алар бер үк язучы турында ике дәреслекчә ике төрле карашның булуына бик гаҗәпләнәчәкләр.
Чыннан да. бу карашның кайсы дөрес? М. Гафури үзе шул чагындагы «ялгызлыгы» турында нәрсә яза?
М. Гафуриның үз кулы белән язып калдырган зур күләмле «Тәрҗемә хәле» бар. Анда ул, 1907—12 нче еллар арасында, кара реакция елларының авырлыгына карамастан. үзенең зур активлык белән әдәби эшчәнлеген дәвам иттерү һәм халык белән якын бәйләнештә яшәве турында яза. «Мәктәпләрдә шәкертләр укырлык төрле шигырьләргә зур ихтыяҗ күренә һәм күренгән 'ер мөгаллим мәктәп балалары ечен махсус шигырьләр язылуын миннән сорыйлар» иде, ди («Мәҗит Гафури әсәрләре», Татгосиздат, 1941 ел, 269—270 бит).
Шагыйрь М. Гафури шул тәэсирләр астында «Милли шигырьләр» исемендәге шигырьләрен яза, «Ярдылар» исемле зур күләмле хикәясен тәмамлый, «Исәпсез байлык», «Хәмитнең хәяты», «Тәэссоратым» исемле әсәрләрен бастыра, башка куп кенә шигырьләре өстендә эшли, газета-журнал битләрендә актив катнаша һәм халыкны алга, киләчәккә зур өметләр белән карарга чакыра.
-"Тамыр җәй! Яфрак яр! Курыкма, тиз үс! ^Бетәрмен» димә, әй дус,
Кара алга! Синең алдыңда якты, Аның өстендә хаклык сезгә яклы. Хәкыйкать шулай куәтле, көчле, Аларның кигерер ул астын өскә. Көнең бардыр синең алда болытсыз, Яшенсез, күкрәүсез һәм дә утсыз...»
ди ул («Алдагы өмет», 1909 ел).
Күрәсез, М. Гафури «бөтеи кеше тарафыннан ташланган хәлдә... ялгыз тормыш» алып бармаган, ә, киресенчә, халык белән аралашып, алар интересы белән яшәгән, алар- ны киләчәккә, «болытсыз, яшенсез көннәргә» чакырган. Ю нчы класс «Әдәбият»ы авторларыннан берсе булган иптәш X. Хпсмәтуллин 9пчы класс «Әдәбпят»ыида нәрсә языл- ’ гапыи белергә тиеш иде. Шуны белмәү һәм М. Гафуриның үз кули белән язылган тәрҗемә хәлен укымау нәтиҗәсендә, шундый күңелсезлек килеп чыккан.
М. Гафури биографиясен язган чагында, авторның җаваплылык хисен югалту башка урыннарда да бик ачык сизелә. Шундыйлардан мисал итеп, түбәндәге өземтәне китерергә була:
«1940 елда М. Гафуриның тууына алтмыш ел тулу көнен Татарстан һәм Башкортстан республикалары зур тантана белән билгеләп үттеләр. М. Гафури коммунистлар пар-1 тиясе, Советлар хөкүмәте һәм совет җәмәгатьчелеге тарафыннан (бирелгән, А. Ш.) югары бәяне аклау юлына үзенең бөтен гомерен багыш-лады», ди ул (105 бит).
Авторның каләме шагыйрь М. Га- фурины үлгәннән соң да, 1940 нчы елда да яшәтә. Мондый нгътибар- сызлыкка инде мәктәп укучылары 1ына түгел, хәтта автор үзе* дә гаҗәпләнер дип уйлыйм.
Язучыларның әдәби биографияләрен төзү зур җаваплы хезмәтләрдән санала. Аны төзүче автор вак-төяк истәлекләрдән өстен торырга, шулар арасыннан объектив һәм дөрес карашларны сайлап алып, аны эзлекле һәм әдәби калыпка салып бирә белергә тиеш. Әдәбият тарихында күренекле урын тоткан язучы биографиясенең гади анкета төсендәге биографиядән бик нык аерылып торырга тиешлеге һәркайсы- бызга да билгеле. Ул анкеталардан гыйбарәт булган гади биография түгел, ә әдәби биография, иҗат биографиясе булырга тиеш.
Безнең авторларыбыз исә, язучы- ларыбызның биографияләрен биргәндә, шундый объективлык һәм җаваплылык кирәклеген еш кына онытып җибәрәләр, кайбер урыннарда бөтенләй кирәксез нәрсәләрне биография юлларына теркиләр. Ш. Камал, һ. Такташ һәм Г. Кутуй биографияләрен укыган чагында шундый кирәксез урыннар очраш- тыргалый.
106
107
Мәсәлән, III. Камалның, тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләгәндә, авторлар Түбән Чебенле авыл колхозчысы Газиз Исхаковиың Ш. Камал турындагы истәлегеннән бер өземтә китерәләр. Колхозчы Газиз Исхаков үзенен. Ш. Камал белән ничек танышуы, Ш. Камалның, Тү-бән Чебенлегә күчеп килеп, аның Мортында торуы турында яза (111 — 112 бит). Әгәр авторлар бу турыла’ (әгәр инде бик кирәк икән), өземтәләр китермичә, үз телләре <елән сөйләп бирсәләр дә, ышаныр 5'дек. Безгә, бигрәк тә мәктәп балаларына, аның Түбән Чебенледә кем портында торганлыгының һич тә кирәге юк. Бу артык һәм урынсыз летальләр. Дәреслекләрне мондый урынсыз фактлардан арчырга кирәк.
Шундый ук кирәксез урыннар һ. Такташ биографиясендә дә юк зүгел. (X. Хәйри тарафыннан эшләнгән бүлек.)
һ. Такташ 1929 нчы елда Донбасста, татар шахтерлары арасында булып кайта. Шуннан кайтканнан соң, ул үзенең юл истәлекләре һәм шахтерлар белән очрашудан алган тәэсирләре турында яза: «Мин бервакытта да шахтерлар минем җырларымны кирәксенерләр, алар шундый әһәмият биреп тыңг ларлар, дип уйламаган идем. Гомеремдә беренче мәртәбә алдаусыз рәвештә безнең шигырьләргә суса- ганлыкларын күрдем... Бу минем гомеремдә иң зур җиңүләрнең берсе. Димәк, мин авырларым белән данлы Донбассны үземнең җырларым канаты астына ала алырмын!», ди (136-137 бит).
Такташ бу юлларны тирән тәэсир астында, бик нык дулкынлану ми-нутларында язган булса кирәк. Аның бу юлларыннан Донбасска һәм андагы шахтерларга булган зур ихтирамы аңкып тора. Билгеле, "Донбассны үзенең җырлары канаты астына алу» кебек нигезсез һавалы уйлар аның башында-да булмагандыр. Бу безнең өчен бик ачык. Шулай булгач, автор аның истәлекләреннән өземтә китергәндә, дәреслек битләрен шундый урынсыз җөмләләрдән тазартырга тиеш иде. Чөнки без шахтерлар Донбассын бары тик коммунистлар партиясе һәм Советлар хөкүмәте генә үзенең. канаты астына алганын һәм ала алганын бик ачык беләбез.
Г. Кутуй биографиясендә шундый юллар бар: Г. Кутуй «1941 елда Германия фашистлары СССР га каршы сугыш башлагач, үзе теләп Кызыл Армиягә китә», диелә (252 бит). Дөрес, сугыш башлангач та, Кутуй, Кызыл Армиягә үзе теләп китәргә сорап, гариза биргән иде. Ләкин ул Кызыл Армиягә 1942 нче елның язында мобилизация буенча алынды. Минемчә, моны аның биографиясендә дөресләп китәргә кирәк. Шулай ук аның фронт газе-тасы редакциясендә корреспондент булып эшләве турында да әйтелергә тиеш. Ул анда бик зур активлык белән эшләде һәм күп кенә очерклар бастырды.
273 биттә Ф. Кәрим «1945 елның 19 февралендә Көнчыгыш Пруссия- дә Кенигсберг шәһәрен штурмлаганда батырларча һәлак булды», диелә. Кенигсберг шәһәренең 19 февральдә түгел, ә 10 апрельдә штурмланганын автор яхшы белергә тиеш иде. Ул, үзенең игътнбарсыз- лыгы һәм каләм ихтыярына бирелүе аркасында, Кенигсберг шәһәрен бер-ике айга элегрәк штурмлата. Игътибарсызлык нәрсәгә генә алып бармый!
Т. Гыйззәт биографиясенең дә җитәрлек эшләнмәгәнлеге сизелеп тора. Башта Т. Гыйззәтнең үз кулы белән язылган биографиясе китерелә. Шуннан соң инде мәкаләнең авторы Т. Гыйззәт язган биогра-фик моментларны үз теле белән яңадан сөйләп чыга. Шуның нәтиҗәсендә урынсыз кабатлаулар һәм укучы балаларның башларын әйләндерерлек җөмләләр килеп туа.
Кыскасы, Юнчы класс «Әдәбият» дәреслегенә кертелгән язучыларның биографияләре бик җентекләп тик-шерелергә һәм андагы фактик ялгышлар төзәтелергә тиеш. 2. Әсәрләргә бирелгән анализлар турында. Әдәби әсәрләргә бирелгән анализларның дөрес караштан чыгып бирелүе, аларның сыйфаты һәм идея тирәнлеге укучыларыбызны тәрбияләү эшендә гаять дәрәҗәдә
108
зур әһәмиятле мәсьәлә булып тора. Әгәр язучыларыбызның әсәрләренә анализ биргән чакта, ул әсәрләрне гомуми әдәбият тарихыннан, илебездәге сыйныфлар көрәшеннән аерып алып, аларны бары тик әдәби әсәрләр итеп кенә карала икән, яисә ул әсәрләрнең идея эчтәлегенә ясалган анализ шул чор белән җитәрлек бәйләнештә бирелми икән, яисә шул әсәрләрдәге образлар- персонажлар, әсәрләрнең формасы һәм андагы сурәтләү чаралары формаль мәктәп карашыннан чы-гып тикшерелә икән, билгеле, мондый анализ безнең укучыларыбызга дөрес тәрбия бирмәячәк. Бары тик марксизм-ленинизм тәгълиматлары нигезендә төзелгән әдәбият теориясеннән файдаланып бирелгән дөрес анализлар гына укучыларыбыз- ны коммунистик рухта тәрбияләячәк, аларны җәмгыятебезнең актив көрәшчеләре итеп хәзерләүгә ярдәм итәчәк. Әдәбият дәреслекләре аша укучыларыбызга мораль тәрбия бирелә, аларның фикер юнәлешлә-ренең формалашуына актив йогынты ясала. Шуңа күрә дә әдәбият дәреслекләре башка дәреслекләр арасында бик зур әһәмиятле урын тоталар. Аннары бу дәреслекләр дәреслек булып кына түгел, хәтта, безнең татар матбугаты шартла-рында, укытучылар өчен кулланма булып та хезмәт итәләр.
«Әдәбият» дәреслеге авторлары бу мөһим бурычны тиешле дәрәҗәдә үтәгәннәрме соң? Язучыларның иҗатларына һәм аларның аерым әсәрләренә- бирелгән анализлар укучыларыбызны коммунистик рухта тәрбиялиме? Аларны илебезнең ялкынлы патриотлары итеп үстерүгә ярдәм итәме? Анализларда безгә чит һәм зарарлы булган формалистик карашлар юкмы?
Дәреслектәге бүлекләрнең төрлесе төрле автор тарафыннан язылганлыктан, андагы анализларның да сыйфатлары төрлечә. Мәктәпләрдә әдәбият укыту программа-сында куелган бурычларны тулысыңча үти торган, ягъни укучы балаларны совет патриотлары итеп тәрбияләүгә хезмәт итә торган бүлекләр булган шикелле, нигездә дөрес җирлектә язылып та, кайбер моментлары каты тәнкыйть ителергә һәм төзәтелергә тиеш булган бүлекләр дә юк түгел. Бу дәреслектә нинди кимчелекләр бар соң?
Башта шуны әйтеп үтәргә кирәк: бу кимчелекләрнең төрлесе төрле характерда булганга, аларны, бер җепкә тезеп, билгеле бер системага салып бирү читен. Аларның һәркай- сына дәреслекнең бит тәртибе буенча аерым тукталырга кирәк булачак.
Дәреслекнең 17—25 нче битләрендә «Илнең иҗтимагый тормышында совет язучысының урыны» һәм «СССР халыклары әдәбиятларының үсеше» дигән темалар бирелә. Бу бүлекне язган автор (Г. Халит), әдәбиятның һәм аны иҗат итүчеләрнең тормышыбызда тоткан урыннарына тукталганнан соң, СССР халыклары культурасының үсеше, аерым алганда, төрле телләрдә чы'ккан әдәбиятның зур уңышларга ирешүе турында тәф- сыйллап сөйләп бирә. Рус һәм белорус әдәбиятларының тиражлары турында саннар китерә һәм башка шундый күп кенә мисалларны телгә ала. Билгеле, болар барысы да кирәкле. Алар укучы-ларның белемнәрен арттырачаклар, социалистик культурабызның өстенлеген төшенергә һәм бу үсешкә бары тик Ленин — Сталин милли политикасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә генә ирешелгәнлеген аңларга ярдәм итәчәк. Татар мәктәпләре өчен чыгарылган әдәбият дә- реслекләрендә тугандаш халыкларның культуралары һәм әдәбиятлары үсешен күрсәтү, билгеле, бик кирәкле. Ләкин’ шуның белән бергә автор бу дәреслекнең татар мәктәпләре өчен чыгарылганын да исендә тотарга тиеш. Күрәсең, ул моны оныткан һәм татар әдәбиятының үсеше, аның таралышы турында бер сүз дә әйтмәгән. Ул Бөек Ватан сугышында корбан булган язучылар турында сөйлә-гәндә дә, илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен корбан булган татар язучыларын телгә алмый. Дәреслекнең төп максаты укучыларга татар әдәбияты турында бс-
109
лем бирү булганга, автор бу мәсьәләгә тагын да киңрәк туктарга тиеш иде. Бөек Октябрь революциясеннән соң, безнең милли культурабыз гаять дәрәҗәдә үсте: бер Татарстанда гына хәзер татар телендә (Өлкә, район һәм завод-фабрика газеталары белән берлектә) 60—65 газета чыга, һәр елны йөзләрчә исемдә яңа әсәрләр басыла һәм аларның тиражлары елдан-ел үсә бара. Шуның белән бергә рус һәм башка халык әдәбиятларын да татарчага тәрҗемә итеп чыгару эше бик нык алга китте: хәзер безнең халкыбыз Пушкин, Лермонтов, Лев Толстой, Гоголь, Тургенев, Чехов, Горький, Шевченко, Франко, Жамбул, Стальокий һәм башка классикларның әсәрләрен, шулай ук СССР халыкларының бүгенге әдәбиятларыннан иң күренекле әсәрләрен тәрҗемә аша үз ана телләрендә укый. Болар барысы да безнең язу- чыларыбызның каләмнәре белән тәрҗемә ителәләр һәм безнең куль-турабызның үсешен, аның бик зур адымнар белән алга китешен күрсәтеп торалар. Менә шуларны уку- чыларыбызга кыскача гына сөйләп һәм аңлатып бирергә кирәк’ иде, хәтта бу үсеш революциягә кадәрге кайбер саннар белән чагыштырылса, тагын да яхшырак булыр иде.
101 биттә «М. Гафури әсәрләренең художество үзенчәлеге» турында сөйләгәндә, бүлек авторы К. Хисмәтуллин иптәш, аның художник буларак үсешен күрсәтү өчен, шигыри әсәрләрен түгел, ә проза әсәрләрен ала: шуннан мисаллар китерә, геройларының бирелеше турында сөйли, теленең үсешен күрсәтә. Автор бу эшкә шул кадәр бирелеп китә, хәтта ул М. Гафурының шагыйрьлеген бөтенләй оныта. М. Гафуриның күп кенә проза әсәр-ләре булуга карамастан, без аны һәрвакытта да үз күз алдыбызга шагыйрь итеп китерәбез. Чөнки ул безнең әдәбият тарихында зур һәм талантлы шагыйрь булып урын алды. Автор да моны инкарь итми. Ул аны укучыларга шагыйрь итеп тәкъдим итә, аның иҗатының тематикасын тикшергәндә, шигыри әсәрләреннән күп кенә мисаллар китерә. Ләкин шул әсәрләрнең художество сыйфаты турында сөйләргә керешкәч, һич тә көтмәгәндә аның проза әсәрләрен мисал итеп ала. Бу — принципсызлык һәм методик хата. Шуның өстендә бу 10 нчы Класс укучыларына тәкъдим ителерлек тирәнлектә дә эшләнмәгән.
Аннары «Кара йөзләр» дәге Сафи хәзрәт образы турында сөйләгәндә (103 бит), аны «халыктан, массадан аерылган» итеп күрсәтергә тырышу да гаҗәп тоела. Димәк., Сафи хәзрәт кайчандыр «халыктан, массадан» аерылмаган, халык интересы, масса интересы белән яшәгән булып чыга. Моңа кем ышаныр икән? һәм аның нәрсәгә кирәге бар икән?
Шулай ук без Ш. Камал иҗатының художество үзенчәлеге дә җитәрлек дәрәҗәдә бирелмәгән дигән фикердә. Дөресе, бу мәсьәләгә автор аерым рәвештә бөтенләй туктамый. Бары тик урыны туры килгәндә генә аның осталыгы турында искә алгалап китә. Ш. Камал безнең әдәбият тарихыбызда иң күренекле прозачы булып саналганлыктан, аның иҗатының художество сыйфатына җентекле рәвештә туктарга, аның әсәрләренең әдәби кыйммәтен ачып бирергә, романнарыннан берсенең сюжет сызыкларын, композициясен һәм башка якларын күрсәтергә кирәк иде. Шуннан файдаланып, укучылар проза әсәрләренең төзелеше белән дә танышып үтәрләр иде. Гаҗәп, шагыйрь М. Гафури иҗатындагы проза әсәрләренең художество үзенчәлеге тикшерелә, ә әдәбиятыбыз тарихында атаклы прозачы булып саналган Ш. Камал прозасының художество үзенчәлеге тикшерелми.
10 нчы класс өчен «Әдәбияттан хрестоматия» дә Ш. Камалның «Ут» әсәреннән аерым пәрдәләр һәм күренешләр басылган. Димәк, бу драма укучыларга тәкъдим ителә. «Әдәбият» дәреслегендә исә без драма турында берничә юл гына белешмә табабыз. Ә «Томан арты» пьесасы, «Хрестоматия» дә басылмаган булса да, «Әдәбпят»та аерым рәвештә җентекләп тикшерелә.
110
«Ут» драмасы турында безнең матбхтатыбызда күп кенә сүзләр булып үтте. бер-бсрсенә капма-каршы булган фикерләр әйтелде. Бу асәр турында бәхәсләр булгал өчен генә түгел, ә әсәрнең идея эчтәлеге, андагы персонажлар җитди анализ бирүне таләп итәләр. Әгәр инде ччУт» әсәре хрестоматиядә бирелгән икән, аңа туктарга һәм тиешле анализны бирергә кирәк иде. «Әдәбият» та кайбер әсәрләргә бирелгән формалистик анализ түгел, ә җитди социаль-сыйнфый анализ бирергә, әсәрнең идеясен ачып салырга кирәк иде. Бу эшләнмәгән. Минемчә, бу зур кимчелекләрнең берсе.
һ. Такташның 10 нчы класс уку-чыларына тәкъдим ителгән һәм «Әдәбият» та кыскача гына бәя бирелгән «Бакчачылар» шигыре турында да журнал битләрендә күп кенә сүз булыһ алды. «Әдәбият» та бу шигырьгә түбәндәгечә бәя бирелә:
«1922—23 елларда Такташ романтик шигырьләр язуны дәвам иттерсә дә, реалистик образларга таба борылыш башлана. «Бакчачылар» шикелле романтик шигырьләрендә шагыйрьнең пролетар революция тудырган чынбарлыкны аңлауга таба беренче адымнар ясавы күренә, реаль кеше образлары да гәүдәләнә башлый» (142—143 бит).
Бу ялгыш раслау. Такташның символист шагыйрь буларак язган шигырьләре белән чын совет шагыйре булып язган шигырьләре арасына вакытыннан элек күпер салырга теләүдән килеп чыккан хата. Аның «Бакчачылар»ында бертөрле дә реаль кеше образы юк, хәтта 1922 нче ел чынбарлыгын аңлауга таба булган адымнар да юк. Ул үзе дә әле реаль бакча, реаль тормыш турында түгел, ә «илаһи бер бакча» турында хыяллана, аның шигырендә әле «сүнгән күзләр» белән бергә «җеннәр» дә яши, «җәһәннәмнән чыккан сәмум җилләре» дә исә. '/Бакчачылар» ны бары символистик шигырь итеп аңлатып биргәндә генә дөрес булыр иде.
Г. Кутуй иҗатына багышланган бүлекләрнең авторы X. Хисмәтуллип иптәш укучы балаларга I. Кутуй иҗатын өйрәтергә керешкәч, бер аягы белән бик ныклап формализм позициясенә баса һәм, шуннан торып, шагыйрьнең иҗатына анализ ясарга керешә. Билгеле инде, үзе яртылаш формализм позициясендә торып өйрәткән кешедән Г. Кутуй иҗатындагы формализм элементларын да, шулай ук матур әдәбиятта Футуризм мәктәбе дип аталган әдәби мәктәпкә дә дөрес бәя бирелер дип өмет итеп булмый. Хәтта, ки-ресенчә, укучы балалар, «Г. Кутуй- ның беренче чорда язган әсәрләре сурәтләү чараларына бай һәм ул сурәтләү чаралары арасында шактый оригиналлары, яңалары» бар иде (269 бит) дигән юлларны укып, футуризм мәктәбе турында шактый уңай карашта калалар. Бу мәктәпнең безнең социалистик әдәбиятыбыз өчен чит, ят һәм зарарлы икәнен ачык итеп әйтергә һәм укучыларга аны мисаллар белән аңлатып бирергә кирәк иде.
Мәкаләнең авторы Г. Кутуй әсәр-ләренең художество эшләнешен тикшергәндә, бары тик аның формалистик шигырьләрен генә ала һәм аларның художество эшләнешен тикшерә. Футуризм мәктәбе — Г. Кутуй өчен үтелгән мәктәп. Ул аннан аңлы рәвештә ваз кичте һәм социалистик реализм методы белән күренекле әсәрләр иҗат итте. Безнең укучыларыбыз Г. Кутуйны формалистик әсәрләре белән түгел, ә реалистик әсәрләре белән искр алалар һәм татар совет әдәбияты фронтында күрсәткән хезмәтләре өчен бик зур ихтирам итәләр. Кутуй әсәрләренең художество эшләнеше турында сөйләгәндә, аның футуризм чирләреннән ничек арынуын, социалистик реализмга нинди юллар белән килүен күрсәтергә һәм асылда аның реалистик әсәрләре турында сөйләргә кирәк иде. Дө-рес, автор мәкаләнең иң соңгы битендә аның реалистик әсәрләренең художество эшләнешенә тукталырга кечкенә генә бер омтылыш ясап куя. Ләкин бу омтылыш бары омтылыш булып кына кала. Чөнки ул укучыларны ышандырырлык бер генә мисал да китерми. Шулап
111
итеп, укучылар аның бары формалистик әсәрләренең художество эшләнеше турында гына белем алалар.
Дәреслектә Ф. Кәримнең «Башланды» исемле шигыренә анализ бирелгән, һәм бу шигырь 10 нчы класс өчен «Әдәбияттан хрестоматия» дә тулысыңча басылган. Ф. Кәрим үзенең шигырьләре, поэмалары белән, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларында язган шигырьләре һәм поэмалары белән, әдәбиятыбызның үсеше өчен гаять зур хезмәт күрсәтте. Ул сугыш елларындагы иҗаты белән татар совет шагыйрьләренең иң алдынгылары сафына басты. Аның әсәрләре халкыбыз тарафыннан сөелеп укыла, ә шагыйрь үзе, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлегө өчен барган бөек сугышта батырларча корбан булган сугышчы шагыйрь буларак, укучылар тарафыннан бик зур ихтирам белән искә алына. Аның иҗатын өйрәнүне мәктәп укучыларына тәкъдим итү бик урынлы һәм кирәкле, ләкин аның «Башланды» шигырен тәкъдим итү һич тә кирәк түгел иде.
Ф. Кәрим бу шигырьне 1932 нче елда язган. Ул шушы шигырь аша илебездәге яңа төзелешләрне күрсәтергә тели. Ләкин ул безнең шул замандагы промышленностебызның торышы белән җитәрлек таныш булмаганга күрә, тупас хаталар ясый. Бу хаталар, шагыйрьнең изге теләгенә каршы, безнең беренче бишьеллыгыбызның промышленность өлкәсендәге гаять зур уңышларын юкка чыгарып күрсәтәләр. Мәсәлән, бу шигырьдә түбәндәге, юллар бар: киң яшел болын өстендә печәнчеләр кырын ятканнар да үзара сөйләшәләр:
«— Совет әле ярлы,
*— Ярлы, малай,
Иң кирәге аның юк бездә, Машина юк, Бөтен машина бит Америкадан килә илебезгә. Ул Америка...
Берәү үзе күргән, Галәмәг, ди, анда заводлар. Сөйли, имеш:
— «Биш минутта
Автомобиль ясап аттылар...»
■ Күрәсез, бу юллар капиталистик Американы мактаудан, аңа кызыгудан гыйбарәт. Дөрес шуннан соңгы юлларда ул бездә башланган бөек төзелешне күрсәтергә тырыша һәм мондый юлларны да яза:
«Кичә Америка әкият булып Сөйләнә иде безнең бу җирдә, Иртәгесен алар үзләре
Гаҗәпләнеп килер бирегә».
Ләкин бу юллар гына инде югарыда печәнчеләр тарафыннан әйтелгән һәм укучыларның күңелләренә утырып калган «ярлылыкны» җиңә алмыйлар . Бердән, бу «ярлылык» шул көндәге, 1932 нче елдагы «ярлылык». Икенчедән, Америка, гаҗәпләнеп, бары «иртәгесен» генә киләчәк. Чыннан да, 1932 нче елда безнең социалистик промышленностебызның торышы шундый «ярлы» хәлдә идемени? Колхозчыларга кирәк булган барлык машиналар «Америкадан килә» идемени? һич тә алай түгел иде.
1932 нче ел сталинчыл беренче бишьеллыкның соңгы елы булды. Илебез гаять зур көрәш нәтиҗәсендә бишьеллыкны дүрт елда уңышлы рәвештә үтәп чыкты. Иптәш Сталин 1933 нче елның 7 нче январенда ВКП(б) ҮК һәм ҮКК нең берләшкән пленумында, беренче бишьеллыкның йомгаклары турында доклад ясады. Үзенең шул тарихи докла-дында иптәш Сталин 'гүбәндәге сүзләрне әйтте:
«Бишьеллыкны дүрт елда үтәүнең промышленность өлкәсендәге йомгаклары ниндиләр?
Бу өлкәдә без җиңүгә ирештекме?
Әйе, ирештек, һәм ирештек кенә дә түгел, бәлки үзебезнең көткәнгә караганда да һәм безнең партиябездәге иң кызу кешеләрнең көтә алганнарына караганда да күбрәк эшләдек. Моны хәзер хәтта безнең дошманнарыбыз да инкарь итә алмыйлар. Безнең дусларыбыз инде бигрәк тә инкарь итә алмыйлар.
... Без промышленностьның....гаять зур яңа тармакларын булдырдык кына түгел, бәлки без аларны шун
112
дый масштабта 1юм шундый күләмнәрдә булдырдык ки, алар алдында Европа нндустрнясенең масштаблары һәм күләмнәре чырансыз- ланалар.
...Боларның барысы да шуңа китерде ки, безнең илебез аграр илдән индустриаль ил булып әверелде...» («Ленинизм мәсьәләләре», татарча басма, 1947 ел, 381—382 бит).
Промышленностебызның шул за-мандагы торышы турында иптәш Сталин менә шундый сүзләрне әйтә. 1932 нче елда инде безнең басуларыбызда 150 меңгә якын трактор һәм 15 меңгә якын комбайн эшли иде. Ул машиналар Америкадан килгән түгел, ә үзебезнең заводларыбызда эшләнеп чыккан машиналар иде. Шуннан соң инде «Әдәбият» дәреслеТе аша укучылары- бызга, 1932 нче елда безнең илгә «бөтен машиналар Америкадан килә» иде, дип өйрәтү дөрес булырмы соң? Бу тарихи яктан да һәм политик яктан да дөрес түгел. Бердән, бу шигырьнең программада булуына гаҗәпләнсәң, икенчедән исә, авторның аңа тиешле бәя бирмәвенә гаҗәпләнергә туры килә.
Язучыларның иҗатларына бирелгән анализларда менә шундый җитди хаталар бар. Аларның барысы да төзәтелергә, дәреслек битләреннән юк ителергә тиеш. Гомумән аерым язучыларның иҗатларын тикшергәндә, аларның әсәрләренә би-релгән анализларның тирәнрәк булуын, ул әсәрләренең идеясен һәм сыйнфый якларын ачарак төшүне таләп итәсе килә. Югыйсә, кайбер язучыларның әсәрләренә бирелгән анализлар бары формаль анализлар булып кына калганнар. 3. Дәреслекнең теле турында. М. И. Калинин Москва шәһәрендәге урта мәктәп укучыларының бер жыелышында сөйләгән речендә туган телне өйрәнү турында түбәндәге сүзләрне әйткән иде: «Туган телне өйрәнү—гаять зур эш ул. Кешелек фикеренең иң югары казанышлары да, иң тирән белемнәр һәм , ип. ялкынлы хисләр дә, әгәр ачык һәм дөрес сүзләр белән әйтеп бирел- мәсәләр, кешеләргә билгесез булып калачаклар. Тел — фикерне белде-, рү, әйтеп бирү коралы ул. Һәм фикер бары тик сүз белән әйтеп бирелгән вакытта гына, ул тел ярдәме белән тышкд, чыккан вакытта гына, ул башкалар өчен уртак булып һәм объект булып әверелгәч кенә... фикер булып әверелә. Менә шуңа күрә дә мин, туган телне белү — сезнең киләчәк эшегез өчен иң төп нәрсә, дим».
Бу сүзләрдә тугай телне өйрәнү- ! нең, үз фикереңне синтаксис һәм грамматика ягыннан дөрес төзелгән җөмләләр белән аңлата һәм яза белүнең гаять әһәмиятлелеге турында бик дөрес әйтелә. Бу дөрес куелыш урта мәктәпнең 8—10 нчы класслары өчен чыгарылган әдәбият программасында да бик ачык күрсәтелгән: «Әдәбиятны өйрәнү телне өйрәнү белән бик нык бәйләнештә алып барыла. Тарихи-әдәби курсны үткәндә, язучыларның телен дә укучылар тарихи үсештә, бөтен байлыгы һәхм төрлелеге белән төшенергә тиешләр», диелгән анда.
Программадагы бу юллар, билгеле, укытучылар өчен закон, алар аны бөтен нечкәлекләренә кадәр үтәргә тиешләр. Шулай ук бу юллар дәреслек авторлары өчен дә закон: алар да теле яхшы эшләнгән һәм тәмам камилләштерелгән дәреслекләр бирергә тиешләр.
Әдәбият дәреслекләренең теле турында сөйләгәндә, аның укучыларга гына түгел, хәтта укытучыларга да үрнәк булырлык тел белән язылганлыгы турында сөйлисе килә. Ул, югары сыйфатлы әдәби әсәрләр турында язылган булганлыктан, үзе дә язылышы белән әдәби әсәр югарылыгында торырга тиеш. Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, безгә бик еш кына аларның тел ягыннан булган кимчелекләре турында да сөйләргә туры килә. Бу дәреслектә дә тел кимчелекләре юк түгел. Аның кайбер бүлекләрендә тел, җөмлә кы-тыршылыклары бик нык сизелә. Яхшы һәм аңлаешлы тел белән язылган бүлекләр булу белән бергә, теле ягыннан бик җитди редакцня- дәнүнс сорый торган бүлекләр ДӘ бар. Пи өчендер дәреслек төзүчеләрнең берсе тарафыннан баштан алып ахырына кадәр бер стильгә
салынып чыкмаган. Бу китап — дәреслек, ә мәкаләләр җыентыгы түгел. Шулай булгач, аның бер стильгә салынырга кирәклеге турында ике фикернең булуы мөмкин түгел.
Теленең кимчелекләре турында кайбер мисалларны күрсәтеп үтик.
21 нче биттә шундый юллар бар:
«Бу халыкларның әдәби-худо- жестволы иҗаты авыз традициясе — фольклор белән бәйле булып, соңгы момент совет властеның аеруча беренче елларында аларның үз язма әдәбиятларын тудыруга да зур җирлек булды». Күрәсез, бу җөмләне аңлау өчен, укучыларга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә бик озак баш ватарга кирәк булыр дип уйлыйм.
Яисә дәреслекнең 110 нчы битен ачып карыйк. Без анда шундый җөмләләрне очратабыз: «Алар үзләрен, акчарлаклар төсле кыйгылдап, азык һәм эш эзләргә төрле җиргә очучылар, тормыш буранын-да, чуар манзара, яки күңелсез һәм караңгылыкта, козгыннар оясында яшәүчеләр итеп хис иттеләр... Буржуаз җәмгыятьтә тормыш төбендә саналган, әдәби герой буларак та игътибарсыз калырга тиеш дип каралган бу кешеләр Ш. Камал каләме аркылы җанлы, канлы, төрле омтылыш һәм кичерешләргә, кыскасы кешелекнең барлык сыйфатларына ия булган образлар булып гәүдәләнделәр». Бу җөмләләрне укыганнан соң, «тормыш бураны» кебек сүзләргә генә гаҗәпләнмисең, «җанлы, канлы» сүзләре турында да уйланырга мәҗбүр буласың. Сүз җанлы, канлы кичерешләр турында барамы, әллә инде җанлы, канлы образлар турында барамы? Әгәр кичерешләр турында бара икән, ни өчен канлы кичерешләр? Әгәр инде образлар турында бара икән, шулай ук ни өчеи канлы образлар? Менә шундый сораулар укучыларны аптырашта калдырачаклар.
Әгәр югарыда китерелгән җөмләләрне укучылар аңламый азаплансалар, түбәндәге җөмләләрнең инде бөтенләй татарча булмавына гаҗәпләнәчәкләр. Китапның 29 нчы битендә менә нинди җөмләләр бар:
«Бер абый ике хатынын, икенчесе — бер хатынын кыйнап гүргә кертте».
«Ләкин ике айлап вакыт үтүгә» кулларым кайнап торган шулпа түгелеп пешкәч, хуҗам мине тагын бабайга кайтарды».
«Шуңа хәтле мин китапларны һәм һәртөрле басма кәгазьләрне яратмый идем».
Дәреслектә менә шундый кытыршы һәм авыр аңлашыла торган җөмләләр юк түгел. Әдәбият дәреслекләре әдәби тел белән, аңлаешлы һәм гади тел белән, укучыларның тел байлыкларын үстерергә ярдәм итә торган тел белән язылырга тиеш дигән фикердә без. Чыннан да, иң күренекле язучыларның иҗатлары һәм аларның тел байлыклары турында сөйләгәндә, буталчык һәм аңлашылмый торган җөмләләр белән язу бик гаҗәп! 4. Тәрҗемәләрнең бердәмлеге ту-рында. Безнең мәктәпләребез өчен чыгарылган хрестоматияләрдә рус теленнән күп кенә тәрҗемәләр ур-наштырылган. Аларның кайберләре я мисаллар рәвешендә, я цитаталар рәвешендә «Әдәбият» дәреслеклә- рендә дә кабатланалар. Ул әсәрләрнең дөрес һәм әдәби тел белән тәрҗемә ителүләре генә түгел, шулай ук хрестоматиядә дә һәм «Әдәбият» дәреслекләрендә дә аларның бер редакциядә бирелүләре бик мөһим шарт булып тора. Ләкин дәреслек- ләребездә бер үк әсәрләр һич тә урынсызга төрле редакциядә биреләләр. Хәтта алар төрле класс дәреслекләрендә генә түгел, бер үк авторлар тарафыннан төзелгән «Әдәбияттан хрестоматия» д$/ дә һәм «Әдәбият» дәреслегендә дә бик еш кына төрлечә бирелгән булып чыгалар. Бердән; мондый урынсыз төрлелек укучы балаларның башларын әйләндерү өчен генә хезмәт итсәләр, икенчедән, алар дәреслек авторларының үз эшләренә игътибарсыз карагайлыкларын да күрсәтеп торалар.
Нинди тәрҗемәләрдә бердәмлек сакланмаган соң?
‘ В. М. /Молотовның М. Горькийны күмгән вакытта сөйләгән «Бөек халыкның бөек улы» темасындагы
8. ,с. № 4
НЗ
114
рече 7 нче класс «Әдәбият» дәреслегендә дә һәм 10 нчы класс Өчен чыгарылган «Әдәбияттан хрестоматия» дә дә тулы килеш урнаштырылган. Шулай ук без рецензияли торган 10 нчы класс «Әдәбият», дәреслегендә дә ул речьтән күп кенә цитаталар китерелә. Бу речьнең тәрҗемәсе нинди генә китапта басылмасын, бары бер редакциядә генә бирелергә тиешлелеге әдәбият дәреслекләре авторларына да һәм Татгосиздатның Укыту-педагогик әдәбият секторында эшләүче иптәшләргә дә бик ачык билгеле. Ләкин бу речь 7 нче класс «Әдәбият» дәреслегендә бер редакциядә, ә 10 нчы класс өчен чыгарылган «Әдә-бияттан хрестоматия» дә бөтенләй икенче редакциядә бирелгән. Бу нинди максаттан чыгып шулай эшләнгәндер, анысы укучылар өчен караңгы.
Күзебезгә ташланган бер абзацның тәрҗемәләрен чагыштырып карыйк:
«Горький рус әдәбиятына булган йогынтысының көче буенча, Пушкин. Гоголь һәм Толстой шикелле гигантларның бөек традицияләрен безнең заманда иң яхшы дәвам иттерүче буларак, алар белән бер рәттә тора. Г орький тарафыннан бирелгән художество сүзенең безнең революциябез язмышына булган йогынтысы, безнең нинди дә булса башка бер язучыбызның йогынтысына караганда, зуррак һәм көчлерәк. Шуңа күрә дә Горький безнең илебездә һәм бөтен дөнья хезмәт ияләре күз алдында проле-тариат әдәбиятының, со'циалистик әдәбиятның чын башлаучысы булып тора да» (7 нче класс «Әдәбият» дәреслеге, 1948 ел, 199—200 бит).
Шул ук абзацны 10 нчы класс өчен 1946 нчы елда чыгарылган «Әдәбияттан хрестоматия» китабында бирелгән редакциядән алып ка- ры Йк:
«Горький рус әдәбиятына булган йогынтысының көче белән Пушкин, Гоголь һәм Толстой шикелле гигантлар янында һәм аларның бөек традицияләрен безнен заманда иң яхшы дәвам иттерүче булып тора. Горький художестволы сүзнең революциябез язмышына булган йо-гынтысы, безнең нинди дә булса, башка бер язучыбызның йогынтысына караганда, турырак һәм көчлерәк. Шуңа күрә дә нәкъ менә Горький безнең илдә, һәм бөтен дөнья хезмәт ияләре каратында пролетар, социалистик әдәбиятның чын башлап җибәрүчесе булып тора» (68 бит).
Тагын бер мисал китерик. Ленин РСДРП ның бишенче съездында М. Горькийга аның «Ана» романы турында үзенең фикерен әйтә. Анда шундый сүзләр бар:
«... Күп эшчеләр революцион хәрәкәткә аңсыз, стихия төсендә катнашалар, һәм хәзер алар, «Ана» i ны укып, үзләренә зур файда алырлар» (7 нче класс «Әдәбият» дәреслеге 1948 ел, 196 бит).
Ленинның шушы сүзләре 10 нчы класс «Әдәбият» дәреслегендә түбәндәгечә бирелгән:
«... Күп эшчеләр революцион хәрәкәткә аңсыз рәвештә, стихияле рәвештә катнаштылар һәм хәзер алар «Ана»ны үзләренә зур файда белән укырлар» (55—56 бит).
Күрәсез, бу тәрҗемәләр бер-бер- сеннән бик нык аерылып торалар. Мин ул тәрҗемәләрнең кайсы дөрес, кайсы ялгыш икәнлеген тикшерү эшенә керешмим. Бары тик мондый төрлелекнең һич тә ярамага-нын гына әйтеп үтәм.
Безнең матбугатыбызда марксизм классикларының татарча тәрҗемәләре, шулай ук иптәш Молотов кебек зур дәүләт эшлеклеләренең тәрҗемәләре дә, бары тик бер генә редакциядә бирелә. Бу дөрес алым практикада күптәннән дәвам итә. Бу хәл матбугат өлкәсендә эшләүче барлык иптәшләргә билгеле. Шуңа карамастан, дәреслек авторлары шундый мөһим тәрҗемәләрдә анархиялекне дәвам иттерәләр.
Болар әле төрлесе төрле класс өчен чыгарылган дәреслекләрдә бирелгән тәрҗемәләр. Ләкин без бер ук класс өчен .чыгарылган дәрес; лекләрдә дә кайчакларында урынсыз һәм кирәксез төрлелекне очратабыз. Мисаллар китерик.
10 нчы класс өчен чыгарыл- г а н «Әдәбиятта н хрестоматиямә
115
ЛА. Горькпйпың «Дошманнар» драмасы урнаштырылган. Бу драмага 10 ич ы класс «Әдәбият» дәреслегендә анализ бар. Автор, аерым образларга характеристика биргәндә, шул драмадан өземтәләр китерә. Урыны- урыны белән бу өземтәләр төрле редакциядә биреләләр.
Мәсәлән, «Әдәбияттан хрестоматия» дә эшче Левшин:
«— Эх, Андрей юкка атты!» ди (43 бит) һәм бераз түбәнрәк.-
— «Авыр! Тормышны тизрәк рәтлисе иде!» дип өсти. (44 бит).
Шушы урыннар «Әдәбият» дә-реслегендә болан биреләләр:
«— Эх, Андрей, юкка чакманы ычкындырдың!»
«— Авыр! Тормышны тизрәк сүтәсе иде!» (58 бит).
Яисә шул ук Левшин «Әдәбияттан хрестоматия» нең 63 нче битендә:
«— Безне .җилкәләп чыгара алмассың, юк. Җитәр, җилкәләдегез инде!» ди.
Бу сүзләр «Әдәбият» дәреслегендә түбәндәгечә биреләләр:
«Безне җәберләп чыгара алмассың, юк. Җитәр, күп җәберләдегез инде»! (59 бит).
Укучылар Левшин образын өйрәнгәндә, һичшиксез, бу өземтәләрне чагыштырып караячаклар һәм андагы төрлелек аларны бик гаҗәпләндерәчәк. Мондый төрлелек-нең ярамаганлыгы һәркемгә билгеле. Бары тик безнең авторларыбыз гына моңа тиешле әһәмиятне биреп җиткермәгәннәр.
Моңа кадәр әдәбият дәреслекләре турында газета һәм журнал битләрендә басылып чыккан мәкаләләр һәм рецензияләр, шулай ук минем бу мәкаләм дә әдәбият дәреслекләре фронтында эшләрнең бик үк ал да гөл булмаганлыгын күрсәтеп торалар. Татарстан Мәгариф министрлыгы, укытучылар һәм Татарстан Совет язучылары союзы бу мәсьәләгә бйк җитди игътибар бирергә тиешләр. Дәреслекләрдәге кимчелекләрне күрсәтеп, матбугат битләрендә рецензияләр һәм тән-кыйть мәкаләләре белән чыгу әле дәреслекләрне яхшыртуга таба юнәлдерелгән беренче адым гына. Язучылар мәктәпләрдә әдәбият дәресләренең бирелеше, анын программасы, әдәбият курсының күләме, әдәбият дәреслекләренең һәм әдәбияттан хрестоматия китапларының төзелеше белән якыннан кызыксынырга һәм үзләренең киңәшләре, конкрет тәкъдимнәре һәм каләмнәре белән Татарстан Мәгариф министрлыгына ярдәм итәргә тиешләр. Моңа кадәр әле безнең практикабызда татар совет язучы- ларының, Татарстан Мәгариф ми-нистрлыгы, укытучылар һәм дәрес-лекләрнең авторлары белән бергәләп, әдәбият укыту программасын һәм әдәбият дәреслекләрен тикшерү кебек мөһим эшне беркайчан да үткәргәне юк. Мондый тикшерүне үткәрергә кирәк. Аннары, әдәбият дәреслекләренең сыйфатларын ях-шырту һәм аларны төзү эшенә яңа авторларны тарту максаты белән, Татарстан Мәгариф министрлыгы әдәбият дәреслекләре төзү буенча конкурс үткәрсә, тагын да яхшы булыр иде. Әгәр бу чаралар үткәрелә икән, алар, һичшиксез, әдәбият дәреслекләренең сыйфатларын яхшыртуга ярдәм итәчәкләр.