Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЕГЕТ КУНАККА КАЙТТЫ


Октябрь ае иде. Юллардагы яңгыр сулары челтәрләнеп каткан һәм сирәк-мирәк кенә беренче кар бөртекләре очкалап торган салкын гьсна беркөнне авылда «Гөлҗамал апаның Сәйфулласы кайткан» дигән хәбәр гаралды.
Бу хәбәрне авыл советы председателе Сабир абзый аеруча йөрәгенә якын алды. Ул шунда ук Гөл Җамалларга күрешә барырга теләде, ләкин ян өчендер тыелып калды. Уңайсызландымы ул, әллә булмаса, Сәйфулла үзе башлап килергә тиеш, дип таптымы, — һәрхәлдә, кигән бүреген кире салып, бүлмәсендә калды. Шулай да ул җан тынычлыгын •жуйды, бер урында гына утырып тора алмас булды, эш тә юньләп кулына йокмады.
Сабир абзый өчен Сәйфулла кем соң? Дөрес, Сәйфулла аңа кан кардәше түгел, әмма ул бик якын дустының—үзе белән бергә Колчакны Читага кадәр куып кайткан, авылда яңа тормыш төзү өчен күп көч куйган, колхозны башлап оештырып йөрүчеләрнең берсе һәм аның беренче председателе булган, зур кызганычка каршы, 1935 нче-елны язгы чәчү өстендә, үпкәләренә салкын тидереп, каты авырудан соң үлгән дусты Шәрифулланың улы иде. Шул чакта ук инде авыл советы председателе булып эшләгән Сабир абзый, Гөлҗамал апага өч кызын карап үстерү дә ансат булмас дип, Сәйфулла турында кайгыртуны үз өстенә алды. Асылда Сәйфулланы башымнан сыйпап үстергән, укыткан, аңа мөмкин кадәр дөрес, яхшы тәрбия бирергә тырышкан кеше Сабир абзый булды. Сәйфулла үзе дә, әтисенә ияләшкән шикелле, аңа ияләшкән иде. ’
Бөек Ватан сугышы башлангач, алар арасындагы якынлык тагын да' тирәнәя, ныгый төште. Сабир абзыйньпң эше, мәшәкате бик күбәеп китте һәм Сәйфулла аңа һәр эшендә булыша торган иде. Ул, хәтта, авыл советы йортына күчеп, шунда көндезләрен секретарь, төннәрен дежур булып тора башлады. 1944 нче елның көзендә яше җиткән Сәйфулланың үзен, ниһаять, армиягә алдылар. Сабир абзый Сәйфулланы, үз улы шикелле, бөтен кирәк-яраклары1Н кайгыртып, аталарча киңәшләрен биреп, станциягә Гөлҗамал апа белән бергә барып, озатып калды. Поезд кузгалганда, Гөлҗамал апа бөгелеп төшеп елады, Сабир абзый алай яшь күрсәтмәде-күрсәтүен, шулай да үз йөрәгенең бер өлешеннән аерылган шикелле, аңа да шактый авыр булды. Аннан алар, Гөлҗамал ■белән икәү, юл буенча бөтен үткән гомерләрен исләренә төшереп, әкрен генә сөйләшеп кайттылар.
Сәйфулла башта Москва өлкәсендәге бер хәрби мәктәптә укыды, мәктәпне бетереп чыккач, Ерак Көнчыгышка озатыштан иде, ләкин, үзенең язуы буенча, японнар «яшен тизлеге белән җиңелгәнгә күрә
.66
туйганчы бер сугышырга да өлгермичә», аннан кире әйләнеп, бу якларга ка ™ Күпмедор вакыттан соң ул үзенең көньяктагы бер шәһәрДз бпәһәонең исемен атамыйча) хезмәт итүен белгерткән иде.
( Инде менә китүенә дүрт ел узгач, алдан хәбәр итеп тормыйча, көтмәгәндә генә үзе дә кайтып төште. Сабир абзыйның бу хәбәрне ишет- кәч, тынышлыгын җуеп, аны күрергә ашкынуы па
Җитмәсә, авыл советына кереп чыккан башы, буе-сыны турында да сөйләп алдылар, имеш. Бер карауда, хәтта тану да читен, ди.
Бу сүзләр Сабир абзыйның түземсезлеген тагын да көчәйтеп җибәрделәр. Әгәр менә хәзер үк Сәйфулла килеп кермәсә, бик кадерле бернәрсәсен югалтыр, гомергә күңеле сынып кальпр төсле тоелды аңа.
Ул арада булмый — тышта: «Сәйфулла абый килә, Сәйфулла абый килә!» дип шаулашкан малайлар тавышы ишетелде. Бүлмә уртасында арлы-бирле йөренгән Сабпр абзый, ни өчендер, өстәле артына барып утырды. Менә өйалдында күп кенә аяк тавышлары дөбердәшкәннән сон ишек ачылды... һәм соры бүректән, шинельдән, күн итекләрдән бер яшь егет килеп керде. Бу — Сәйфулла иде.
Сабир абзый, урыныннан торып, аңа каршы атлады:
— Әйдүк, әйдүк, Сәйфулла!..
— Исәнме, Сабир абзый!
— Исәнме-саумы, нанкам!
Алар ике куллап күрештеләр. Сабпр абзый, егетне кочаклап аркасыннан сөя-сөя, шыпырт кына: «Кайттыңмыни, нанкам, кайттыңмыни»,— дия иде. Ләкин алар икесе дә тирән дулкынланудан бер-берсенә туры гына карый алмыйлар һәм сүз дә әйтә алмыйча торалар... Ахырда, Сабир абзый түзмәде, башын читкә борып, тимер читле күзлеген салды һәм ихтыярсыз яшьләнгән күзләрен кул сыртьп белән сөртеп алды.
Сәйфулла исә үзе артыннан авыл советына ияреп кергән кешеләр белән күрешеп чыгарга тотынды. Барысы да аңа карап үзләренең- кызыксынуларын һәм соклануларын яшерә алмыйлар иде.
— Ай-Һай, Сәйфулла, нинди кояш астында болай үстең син?
— Шәп, шәп, әйтәсе дә юк, егетнең асылы булып кайткан.
— Я, кем безнең авыл советы йортында аунап үскән малай дияр пряме исең китәр!
Ә Сәйфулла ни дияргә белмичә бүлмә уртасында басып тора, аптырагач, шинель кесәсеннән ак яулык чыгарып, кызарган йөзен тырышып тырышып сөртә.
Чыннан^да, егет төскә-биткә чибәр һәм бик ыспай киенгән иде. Озынча буйлы ул, ап-ак чырайлы, туры борынлы, җитди карый торган соры күзле, аксыл нечкә кашлы, тик иреннәре генә калын, ләкин алар чиста, ак йөзенә ирлек чырае биреп торалар. Соры солдат бүрегенең түбәсен аз гына эчкә батырыбрак һәм аны бер як кашы өстенә төшеребрәк кигән, өстендә бңк килешле утырган шинеленең якасы астыннан гимнастерка якасының ап-ак чите күренә, аягындагы! күн итекләре, бүген генә 15 километр юл үтүгә карамастан, ялт итеп торалар... Иңба шындагы погоннарына һәм җиз билгеләргә караганда, егет танкист иде шик юк, күн перчаткаларын сул кулына тотып, идән уртасында басып торган Сәйфулла һәркемнең күзен кызыктырырлык чибәр, сылу егет иде
а ир абзый, тынычланып, аңа туйганчы бер карап торганнан сон кешеләрнең егеткә биргән бәясе белән килешкәндәй:
V’ яРый’ дип КУЙДЫ. Аннан: — Я, туганым, кунакка кайттыңмы? — диде. J 3
Шулай, Сабир абзый, кунакка кайттым
бу/ды с”е“ Sn бер КаЙТЫП күра,үен кирэк w КҮ"Ю
— Дүрт ел тулып узды, Сабир абзый.
бор дә гаҗәп түгел иде. яшьләр Сәйфулланың өс-
Бик үскән, чибәрләнгән..
— Кара, күпме вакыт узган, ә! һай гомер дигәнең!
Сабир абзый гаҗәпләнүдән бераз башын чайкап торды. Хәер, аның бу баш чайкавында бер гаҗәпләнү генә түгел, гүя «яшьләрнең үсүе, олыларның картаюы инде ул» дигән уйдан көрсенү дә сизелә иде.
Солдатча, сораганга кыска-кыска гына җавап биреп торган Сәйфулла үзе дә сорашырга булды:
— Газзә түти исән-саумы? Бала-чагаларыгыз исән-саумы, Сабир абзый?
Аның «бала-чагалар» диюен ишеткәч, Сабир абзый ихтыярсыздан елмайды: кайчан гьпна әле ул үзе бала-чага иде.
— Исәннәр, бар да исәннәр, Сәйфулла... Ә шулай да минем сине борынгыча Сәйфүк дип кенә атыйсым килә... Гаеп итмәссең бит?
Сәйфулла, бу сүздән кәефе килеп елмайса да, дәшә алмый калды, ә Сабир абзый җәһәт кенә чөйдән кара тунын алып кия башлады.
— Шулай, нанкам, Газзә түтиең үзеңне күргәч авып китмәсә ярар иде. Әйдә киттек. Болай да, көттереп, безне зарыктырдың.
Канцелярия ишеге төбендә басып торучылар, икегә аерылып, аларга юл бирделәр һәм председатель белән егетнең шатлыкларын уртаклашуны әйтеп торган соклану тулы карашлары белән аларны озатып калдылар.
/ '* ,
Газзә түтинең чәе өлгергәнче, Сабир абзый кечкенә кызын бригадир Гыйлаҗи белән өлкән ат караучы Өлгер. Бикмулла артыннан йөгертте.
— Эшләре бик тыгыз булмаса, хәзер генә безгә килсеннәр әле, — диде ул, кызын ишектән озатып.
Йола буенча читтән кайткан кунак белән беренче чәй күз күргән якын кешесез эчелми инде ул, ә Гыйлаҗи да, Бикмулла да Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр фронтта булган солдатлар, димәк, яшь солдат янына чакырып алырга иң лаек кешеләр иде._
Газзә түти бертуктаусыз сораша-сораша һәм күп сорауга Сәйфулланың җавабын да көтмичә үзе үк сөйләнә-сөйләнә, түр белән мич арасында йөреп, өстәлгә чәй урынын хәзерләүгә, Гыйлаҗи белән Өлгер Бикмулла да килеп җиттеләр.
Алар Сәйфулла белән шаулап күрештеләр. Гыйлаҗи, кырык биш яшьләр чамасындагы киң җилкәле таза кеше, Сәйфулланың ике беләгеннән тотып, әүвәл йөзенә, күкрәгенә, аякларына карады, аннан җиңел генә әйләндереп, арттан да шулай тикшерде һәм канәгать булуын белдергәндәй «шап» иттереп аркасына сугып куйды:
— Отлично, отлично... Старшина Сәйфулла Шәрифуллинга авылда калырга... һәм кызларга күренергә рөхсәт итәбез. Шулаймы, ефрейтор Бикмулла?
— Как же, — диде кыска буйлы, түп-түгәрәк битле, сызылып кына чыккан кара мыеклы Өлгер Бикмулла. — Өмә вакытларын чамалап кайткан егетне рәзе кире борып җибәрергә ярый. Кызлар белеп калсалар, үзеңне каз урынына йолкырлар.
Бар да рәхәтләнеп бер көлделәр, хәтта мич алдында булышкан Газзә түти дә, аз гына соңга калып булса да, бик кәефләнеп, сузып кына көлеп җибәрде:
— Хи, хи, хи... Бу Бикмулланың авызына җен төкергәндер, каяк таба, гыйбрәт.
Сабнр абзый кунакларына, чишенеп, өстәл янына утырырга кушты Гыйлаҗи белән Бикмулла туннарын салып чөйгә элделәр. Гыйлаҗи кара пиджактан, Бикмулла билен бумыйча кигән солдат гимнастеркасыннан иде.
Сәйфулланы, өчәүләшеп кыстап, түргә, стена буена утырттылар. Сабнр абзый үзе чәй ясарга утырды. Ул чәйнеккә самовардан су агыза- ягыза:
— Әйдә Сәйфүк нанкам, җитеш, тарсынып торма! —диде.
Өйгә яхшы чәйнең хуш исе таралды. Уйламаганда гына хәзерләнгән табын булуга карамастан, өстәлдә сый да шактый мул иде: атлан май, бал әйбәт бодай икмәге, сельпо кибетеннән алдырган өрек, хәтта телем- ләп’кисеп куйган сыр да бар иде. Ләкин аракы юк. Сабир абзый, Сәйфулланы улы кебек күргәнгә, беренче чәйдән үк аракы белән сыйлауны килештермәде. Газзә түти чәчәкле касә белән Сәйфулла алдына каймаклы сөзмә дә куйды.
Өстәл тирәсенә утырышу белән бик күңелле сөйләшү башланды. ’ Гыйлаҗи белән Бикмулла Сәйфулладан берьюлы бик күп нәрсәләр турында сорашырга тотындылар. Алар, үзләре озын солдат юлын узган кешеләр булгач, армия тормышы беләк гаять кызыксыналар, кайчандыр кичергән солдат чакларын бик нык хәтерләрендә саклыйлар һәм җай чыкканда шулар турында җәелеп сөйләшергә яраталар иде. Әле дә менә алар иң элек үзләре хезмәт иткән частьлар һәм аларның командирлары турында сорашып алдылар: фәлән генерал кайда икән, фәлән полковник. турында ишетмәдеңме, фәлән гвардия майоры безнең полкның командиры иде, сугыш беткәч, укырга китте, хәзер ул кем булды икән,— әйтерсең, Сәйфулла аларның барысын да, ишетеп, күреп бетерергә тиеш иде...
Аннан Гыйлаҗи Сәйфулланың нинди частьта хезмәт итүен, командирлары кем булуын сорады.
Сәйфулла:
— Минем командирым капитан, ә үзем, күрәсез, танкист,—диде.
Шуннан артыгын ишетергә мөмкин түгеллеген белгән Гыйлаҗи, Сәйфулланың җиз билгеләре елтыраган кара погоннарына карап, үзенең дә кайчандыр гайрәтле, шәп солдат булуын исенә төшергәндәй:
— Әйе, танкист! — дип куйды.
Ә Бикмулла шунда ук Гыйлаҗиныңсүзләренә серлегенә итеп өстәде:.
— Үзенең кем булуын күреп торабыз, ә менә танкларын әйт син. Без сугышкан чаклардагы кебек кенә түгелдер инде, тагын да шәбрәктер алар, ә, Сәйфүк?
Сәйфулла, мәгънәле генә елмаеп, кабатлап сорарга урын калдырмаслык итеп җавап бирде:
— Бик шәпләр, Бикмулла абзый, үзебезнең совет танклары инде, беләсез.
«
Сабир абзыйга Сәйфулланың капчыкны төбеннән тотып селекмәве һәм шул ук вакытта өзеп, кыю гына җавап бирүе бик ошый иде: чын канәгатьләнү белән ул эченнән: «һай, егет, яшь кенә көе ничек акыллы сөйләшә», — дип уйлап алды.
Сүзгә сүз ялганып, Гыйлаҗи белән Бикмулла Ватан сугышында күргәннәрен исләренә төшерә башладылар. Күпме ул истәлекләр, — яхшысы, яманы, кызыгы, кызганычы — сөйләп бетергесез! Кеше бик озак яшәр, ак сакаллы бөкрәйгән карт булыр, әмма гомере түрендә торып калган солдат чакларын, сугышта күргәннәрен һич онытмас, кат-кат сөйләргә яратыр, тик тыңлаучы гына булсын! Билгеле инде, солдат кеше иң элек дәртләнеп үзенең дошманны ничек кыйнавы турында сөили... Менә Гыйлаҗи да сугышның яртысына хәтле пехотада укчы улып йөрүен аннан Орел — Курск дугасы вакытында аңа, таза, көчле кеше дип, 11ТР бирүләрен, шул озын, авыр ПТР ны бик яратып китүен, <.лы ермания җиренә кадәр җилкәсендә күтәреп илтүен сөйләп алды.
ахырында ул май яккан икмәк телемен авыз тутырып бер капты „ *Т'КМЫИЧа гына чәйни-чәйни, бик гади бернәрсә турында әйткән шикелле иттереп: 1 r /г *
чикләпгм^пУшп^1611 Шул каРа саплы мылтыгым белән немец танкларын чикләвек урынына вата торган идем,-диде.
ftb
59
Сәйфулланың моңа бик кәефе килде. Ул кинәт очкынланып киткән күзләре белән Гыйлаҗиның тирән, эре сызыклы тыныч йөзенә, бәләктәй зур кулларына беравык сүзсез генә балаларча сокланып карап торды. Танкка каршы ПТР белән сугышуның бөтен серләре аңа билгеле булса Да, Гыйлаҗиның сүзләре ничектер, сонарчыны котырткандай, аны иләс- ләндереп җибәрде. Ахырда, ул соклануын һәм гаҗәпләнүен яшермичә:
— Ай-Һай, Гыйлаҗи абзый, танкны чикләвек урынына ватар өчен
нинди солдат булырга кирәк, ә? — диде. *
— Аның өчен минем шикелле солдат булу җитә, Сәйфулла, — диде Гыйлаҗи һич мактанырга уйламастан, бары беркатлылык белән генә,— хикмәт шунда, танк килгәндә кулың калтырамасын да, эчеңә салкын гына йөгермәсен.
Өлгер Бикмулла Гыйлаҗиның сүзен үзенчә төзәтеп җибәрде:
— Значет, сугышканда үзеңне дошман танкысыннан да көчлерәк итеп сизәргә кирәк!
Ә Сабир абзый:
— Ул кадәрссе инде аның безнең солдатның гына хәленнән килсә килә торгандыр, — дип өстәп куйды.
Сүз җаенда Бикмулланың да сугышның башыннан ахырына хәтле сугышып йөргән коралын мактыйсы килеп китте булса кирәк, урындыгы өстендә калкына биреп:
— Яраттым мин шул минометны, — диде. — Чүрәкәй чөйгән шикелле генә ата бит, хәерсез, ә минасы курай тавышлары чыгарып оча...
— Эт улагандай, диген.
— Немецныкы ул эт улагандай чинап килә, Гыйлаҗетдин абзый, ә безнеке — скрипка, кураймыни — тыңлап туймассың...
һәм ул чыннан да, музыка рәхәтен татыгандай күзләрен йомып, башын селкеп куйды. Сабир абзый белән Сәйфулла, бер-берсенә карап, көлеп җибәрделәр.
— Ай-Һай, Бикмулла, бигрәк тә ул музыкага мәхәббәтең төшкән икән синең...
— Төшмичә, Сабир абзый, миналарны тар траншея эченә, фашистларның баш түбәләренә генә салырга өйрәнгән идек бит. Кә-еф!..
Шулай итеп ПТР һәм минометтан башланган сүз, төрле коралларга күчә-күчә атом энергиясенә дә килеп ялганды. Күптән түгел атом коралының Советлар Союзында булуы турында рәсми белдерү чыккач, авыл халкы бер шаулап алган иде инде. Ул чакта кешеләр һәрвакыт эчләреннән уйлап, буласына ышанып, көтеп йөргән, безнең ил өчен гаять кирәкле фән уңышының күптән инде Совет дәүләте кулында булуын белеп, әйтеп бетергесез куандылар һәм Ватаннарының куәте өчен чын- чыннан горурлануларын яшермичә: «Инде хәзер Америка сугыш чукмарлары атом бомбалары белән бик кизәнә алмаслар!» — дип бер җиңел сулап куйдылар. Алар атом коралының Совет дәүләте кулында бары тик тынычлык коралы булып хезмәт итәчәгенә, һичшиксез, ышаналар иде.
Бу турыда сүз чыккач, Өлгер Бикмулла үзенең күрәзәлеге белән мактанмыйча булдыра алмады:
— Хәтереңдәме. Гыйлаҗетдин абзый, — диде ул, аның пиджак чабуыннан тартып, — былтыр көз, ындыр табагында мин Хикмәт абзый белән бәхәсләшкән идем. Шулай, атом турында сүз чыккач, Хикмәт абзый башын чайкап: «Ай-һай, егетләр, бездә ул нәрсә булыр микән, Әмрикә аның секритен берәүгә дә ачмый бит», дип сөйләнеп тора. Хикмәт абзый, мәйтәм, Америкадан безнең атом секретын сорап торасыбыз юк, без аны үзебез әллә кайчан таптык инде, дим. Ышанмый бит, тискәре беткән кеше, «юк. булмас» ди. Ничек оят түгел сиңа, мәйтәм, Хикмәт абзый, болай ышанмыйча торырга, неужели Америкада булган нәрсә бездә булмас, — бездә, Совет илендә, иптәш
; 0
Бикмулланың сүзен куәтләп:
_ Әйе, безнең илнең куәтенә, уйласаң, исең-акылың (китәр, — диде. — Үткән сугышны гына алып карыйк. Башта өстебезгә тау ишелгән төсле булды бит, шул чакта, бетте бу Совет иле, диючеләр аз булмагандыр. Ә без егылмадык, турайдык, ныгытып аякларга бастык, аннан йотарга дип авызын ачкан аждаһаны үзебездән селтәп ыргыттык. Изеп ташладык... Әле үзебезне генә түгел, күпме илләрне коткардык. Бөтен дөнья хәйран калды бит. Вәт көч, ә! — ул зур башын чайкап куйды. — Каян чыккан да каян җыелган бу, Сәйфулла туганым, син шуны беләсеңме.
— Беләм, — диде Сәйфулла, — ул көчне безгә, Гыйлаҗи абзый. Ватаныбыз бирә.
Гыйлаҗи Сәйфулланың җилкәсенә кулын салды.
— Дөрес әйтәсең, Сәйфүк, шуның өчен дә аны, Ватанны, мин әйтәм, күз алмасыдай саклый да белергә кирәк.
Кунакларның бу сүзләреннән Сабир абзый да яшьләрчә тәмам рухланып китте. Бик риза булган кыяфәт белән ул, ике якка асылынып төшкән ак мыегын бер-ике кат кул сырты белән уңга-сулга сыпырып куйды... Бик дөрес әйтте Гыйлаҗи, сау булсын! Әйе, ул үзе дә бит Ватанны яклаган кеше, Сәйфулланың әтисе Шәрифулла мәрхүм белән башта шул ук Германга, аннан Колчакка каршы сугыштылар. Дөрес, ул заманда, менә хәзер егетләр мактап утырган коралларның берсе дә юк иде, ләкин яшь Совет Ватанын ничек кенә булса да саклап калу теләге гаять көчле иде, бары бер мылтык белән генә диярлек дош-манны, ничә мең километр куып, артыннан ж.итеп, эшен бетереп кайттылар... Еракта калды инде ул чаклар... Алар хлястигьп өзелгән иске шинельләрен тар мылтык каешы белән буып, янтыкларына бакыр котелокларын тагып, озын Себер тимер юлының бөтен әчкелтем-төчкелтем исләрен ияртеп, чуалып беткән чәч, җиткән сакал белән авылга кайтьйл төшкәндә, I ыйлаҗи качып тәмәке тартырга өйрәнә башлаган һәм тавышы калынаеп килгән чандыр гына үсмер, ә Бикмулла күптән түгел генә штан кия башлаган арыш чумарыдай кара малай иде... v хәзер, рәхим итегез, Ватан өчен кем булуларың күкрәкләрендәге ике рәт орден, медаль колодкалары әйтеп торган, бүгенге көндә кольхозның тоткасы булып саналган, инде үзләре ул-кыз үстерүче мөхтәрәм кешеләр... и Шәрифулланың Сәйфулласы? Авылда пионерлар була башлагач кына туган бала бит ул! Ә хәзер, күрегез, ил күрке булырлык егет үтелме. -лдан-сл1 илнең куәте арта, елдан-ел аның кешеләре үсә, газиз атайны, ыилаҗи әйткәнчә, күз алмасыдай саклау олыдан кечегә»
.. пкллппм сон гына абзыкаем тынды. Сталин бар чагында, ^пгә‘“.:" '“У"алла, була гына күрсен!» диде. Уйланып торды-торды да. Р - шунда, сәнәгеңә таянып, безнең Дөресме, Гыйлаҗетдин абый, син дә опт ш)лд<,
бохәснс ташлап торган иди-(.
Z Шул-шул'' Нибу£ Американың хәзер кикриге шиңәр.
- Ам^!һщ империалистларының.
Ә Гыйлаҗи Бикмулла сөйләгән чакта, һаман Сәйфуллага сынау ' б^лән карап утырды. Яшь солдат Бикмулланы ничек тыңлый кьгык итеп кенәме, әллә булмаса җитди кызыксынып тамы. Ихтимал, атом коралының бездә булуын әллә кайчан т5г^и ^ләдер уд Бу жтан Бикмулла сөйләгән бәхәс аның өчен кызык 0У™аска ^Ин
мәсьәлә бит коралның үзендә генә түгел, ә аны бар иткән куэттә Каян бу куәт чыга, ни өчен алар атом энергиясенең бездә дә булачагына алдан ук ышанып торганнар. Менә шуньп яшь егет ачык аңлыймы. Әлбәттә, егеттән моны турыдан-туры сорау уңаисызрак, шуның өчен ул,
61
атадан балага күчеп килә. Гаҗәп матур, әйтеп бетергесез сөенечле хәл бит бу! Менә шул турыда Сабир абзыйның кунакларына сөилисе килеп китте.
Ләкин җай чыкмады — кунаклар янадан Америка -зурында оүа. баш- лап җибәрделәр. Алар Америка империалистларының Европада фашизмны кире терелтергә, яңа сугыш утын кабыадырып җибәрергә тырышып йөрүләрен яхшы беләләр һәм моны хәтерләрендә нык тоталар иде. Аларны башлыча капиталистик дәүләтләрнең халыклары, аеруча Америка халкы кызыксындыра. Америка халкының чын уе, асыл теләге нидә—менә шуны аларның ачыграк беләселәре килә. Бу турыда Гый- лажи үзенең шикләрен кызык кына итеп әйтеп бирде.
— Эльбада очрашкач, — диде ул, Сабир абзый кулыннан чәй ясаган
чашканы алып, — бер Оськар исемле Америка солдаты белән култыклашып төшкән карточкам бар. Шуны нишләтергә белмим, ачуым килгәндә, ерткалап ташлыйсым килә, аннан тукта әле, дим, бу алла бәндәсе дә үз икмәген үзе эшләп таба торган булса, безгә каршы куенында таш йөртмәс, дим. Америка халкының да башы ике түгел ләбаса, ә Сабир абзый, шулай бит? I
—- Дөрес әйтәсең, Гыйлаҗи.
— Как же, простой халык кайда да бер...
— Берен-бер, ә шулай да немец килде бит!—диде Бикмулла, башы белән ни өчендер урам як тәрәзәгә ымлап.
— Килсә бит, кирәген дә алыш китте... Немецларга карап, кайбер халыклар гыйбрәт алырга тиешләрдер, дип уйлыйм мин, Сабир абзый,— шулай түгелме?
— Хак сүз, әлбәттә, үткән сугыш күп халыкларның күзен ачты, аларны хәзер яңадан алдавы ансат булмас.
Бикмулла исә бәхәсләшү йөзеннән түгел, ә болай үзенең аерым бер фикерен куәтләргә тырышып:
— Гыйбрәтен гыйбрәт, иллә мәгәр безнең үзебезгә көчле булырга, уяу торырга кирәк... Мин менә шулай уйлыйм, — диде һәм эчеп беткән чашкасын этәреп куйды.
Гыйлаҗи Бикмулла дустына: «Нәрсә син миңа ике җирдә икенең дүрт икәнлеген әйтәсең!» дигән төсле бераз гаҗәпләнеп карап торды да кинәт кенә Сәйфулланы иңбашыннан кочаклап күкрәгенә кысты.
— Менә ул безнең көчебез, берәүдән дә курыкмый торган көчебез, ә син шуны күрми утырасыңмыни, Бикмән?
— Ник күрмим ди, күрәм!
— Күргәч соң?
— Шул!
Сәйфулла, үзенә карата әйтелгән мондый зур сүзләрне ишетеп, ничектер, уңайсызланып китте һәм Гыйлаҗиның кулыннан ычкыныр өчен сак кына артка тартылды Сабир абзый Сәйфулланы уңайсызлыктан чыгарырга теләпме, әллә Гыйлаҗиның сүзләрен куәтлисе килепме:
— Әйе, бик ышанабыз үзебезнең армиябезгә, бик ышанабыз, _____________
диде.
Болай дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыру алар өчен бик тансык иде. Ничә әйтсәң дә, иртәдән кичкә кадәр эштән бушамый торган кешеләргә, колхоз чикләреннән чыгып, ил турында, ил чикләреннән чыгып, Европасы, Америкасы турында сөйләшеп алу мөмкинлеге сирәк эләгә. Ләкин алар һәркайсы үз алларына күп уйланалар, дөнья хәлләре турында үз фикерләре, әйтер сүзләре күп җыела һәм җай чыкканда инде шу- ларның барысында әйтеп каласылары килә. Әле дә менә Гыйлаҗи соңгы атналарда бөтен кешеләрнең игътибарын үзенә тарткан Германиядә демократик республика игълан ителү вакыйгасына тукталырга теләде. Әмма ул үзара сөйләшеп утыруда билгеле бер эзлеклелек булуын ярат-
канга күрә, әйтәсе килгәнен Сабир абзыйның соңгы сүзләреңә ялгап алып китте: ,,
— Әйе, Сабир абзый, ышану бик кирәк нәрсә... Менә без армиябезгә ышанганга күрә монда тыныч кына эшләп ятабыз. Шуның төсле чит илләрдәге халыклар да безгә ышанганга күрә, сугыш чыгарырга маташучы Америка, Англиянең кара көчләреннән курыкмыйлар, аларга каршы батыр торалар. Пример— герман халкы; әгәр шуннан, мин әй- гәм, герман халкы безгә ышанмаса, туры юлга төшәр идеме....
Ләкин тынгысыз Бикмулла «Германия» дигәнне ишелүгә Гыйла- җиның сүзен бүлде:
— Эх, Сәйфүк, гомердә онытасым юк, Берлин каласын! Шунда Гит- лерның өненә барып җиттек, шунда: «Сугыш бетте, без җиңдек!» дигәнне ишеттек. Ул чаклар искә төшсә, йөрәкләр әллә нишләп китә... Беләсезме, безнең солдатлар Берлин стеналарына үзләренең каян килүләрен язып тутырганнар иде. Кая карама анда: «Сталинград — Берлин!», «Москва — Берлин!», «Ленинград — Берлин!», «Ростов — Берлин!» Минем дә язасым килеп китте, тик кайсы шәһәрне генә алсам да, язылган бит... Уйланып йөри торгач, келт итеп үзебезнең авыл искә төште. Тоттым да бер киң урамның чатына таза кадак белән батырып «Әтрәч — Берлин!» дип язып куйдым... Әле дә торадыр әле.
Бар да шаулап көлеп җибәрделәр. /
— Шутник син! — диде Гыйлаҗи дустына шелтәләпме, мактапмы. Аннан көлешү тынгач, бүленгән җитди сүзен дәвам иттерде:
— Әйе, шуны әйтмәкче идем, немец халкының нинди юл белән китеп баруы безнең өчен барыбер түгел. Аларның Гитлерга ияреп ялгыш юл белән китүләре үзләре өчен дә, безнең өчен дә бик кыйбатка төште. Америка байларына немецларны яңадан безгә таба борып җибәрергә ирек бирмәбез, Сәйфүк, ә, ничек уйлыйсың син?
— Әлбәттә, Гыйлаҗи абзый, немец халкының акылы булса; үзен башкалар кулында уенчык итәргә ирек бирмәс.
Сабир абзый Сәйфулланың бу дөрес җавабын куәтлисе килде:
— Бу турыда, егетләр, иптәш Сталинның котлау хатында әйткән
алтын сүзләрен онытырга ярамый. Нәрсә диде ул? Совет халкы белән немец халкы Европада иң көчле халыклар, әгәр алар тынычлык өчен бөтен көчләрен җигеп көрәшсәләр, сугыш булмас, дөнья империалистлары Европа илләрен коллыкка төшерә алмаслар!, диде бит. Бик дөрес әйтелгән сүзләр болар... ' , |
Коллыкка төшерү кая ул! — диде Өлгер Бикмулла ашыгып. — Хәзер алар үзләрен боз өстендәге тәкә шикелле тоялар;
аякны терәп булмый, тая, хәерсез...
Менә шул-шул, Бикмулла, халыклар теләгенә каршы барып эш итү заманнары империалистлар өчен үтеп бара инде. ■
~ кыннан да шулай бит, әнә Кытай белән нәрсә булды, — дип ^ьшлаҗи сүз генә башлаган иде, Өлгер Бикмулла тагын эләктереп
— һай Кытай, Германия шикелле генә дә түгел, үзе бер дөнья, ^ратам эшнең зурдан кубуын!.. 475 миллион халык безнең юлга аяк
ассын әле, Сабир абзый, ә, Сәйфүк, галәмәт бит бу... Трумэн акылдан язмасмы икән. • г
— Булыр да...
... ~ чыниаи Да, уйлап кына карагыз, 475 миллион бит, күпме килхоз оулыр анда...^Гыйлаҗетдин абзый, сиңа, мәйтәм, Кытайга барып fienenrL TvnMb:«raraWiapra югары уңыш алу турында доклад сөйләп
‘ “ У' КШ1мәсен, дим. Син бит быел гектардан 30 центнер бодай
уңышы ал!ан кеше. г
Бш рәк тә йөгерек синең хыял, Бикмулла, — диде Сабир абзый» көлеп. 62
сөзәр өчен
63
Ә Гыйлаҗи Бикмулланың шаяртуына каршы чынлап җавап бирде:
— Беләсеңме, Бикмулла дус, минем Кытайдагы крестьяннарга доклад сөйләп йөргәнче, үзебезнең «Яңа тормыш» та тагы да шәбрәк итеп эшлисем килә. Мондагы яхшы эш анда да барып ишетелер, дим.
— Дөрес әйттең, Гыйлаҗи,—диде Сабир абзьпй, аның сүзләреннән бик канәгать булып,—әнә Украина колхозларына демократик илләрнең крестьяннары, үзләре килеп, карап йөриләр ләбаса. Бер дә исегез китмәсен, аларның «Яна тормыш» ка да килеп чыгулары бар, тик күрсәтер нәрсәң генә булсын.
Сәйфулланың күптән инде колхоз эшләре турында сорашасы килеп утыра иде, хәзер җай үзеннәи-үзе чыкты.
— Безнең «Яңа тырмыш»ның нинди уңышлары бар, эшләрегез ничек бара соң? — диде ул, абзыйларының өчесенә дә сорауны берьюлы куеп.
Бикмулла бер дә уйланып тормыйча гына:
— «Яңа тормыш»та тормыш елдан-ел яңара бара, — диде.
Сабир абзый исә, Сәйфулланың җитди рәвештә кызыксынуын яхшы аңлап, төпле җавап бирергә теләде:
— Эшләр болай начар түгел, Сәйфулла. Син киткәннән соң бу 3 4 ел эчендә шактый алга киттек, ләкин, үзара гына әйткәндә, артык мактаныр урыныбыз юк әле.
Бикмулла бу җаваптан бер дә риза булмады ахры, урындык артына ята биреп:
— Ничек инде мактаныр урын булмасын, Сабир абзый, — диде,— менә үзеңнең өй эчеңә генә кара. Түшәмнән өстәл уртасына калпаклы электр лампасы төшеп тора. Әнә почмакта чиккән яулык белән каплага^н радио тәрилкәсе эленеп тора... Радио дигәннән, Гыйлаҗетдин абый, үрелеп кенә борып җибәр әле, «Дөм-дөм» көенә җырламыйлармы икән?
Гыйлаҗетдин абый, Бикмулланың бу кадәр ваемсыз сөйләнүенә тәмам гаҗәпләнеп, зур башын кат-кат селкеп куйды.
Сабир абзый исә яшьләрнең шаяруын ярата торган кеше Бикмулланың җитди сүзне уен-көлкегә борып җибәрүенә бер дә кәефе кырылмады. Аннан Бикмулла чынлап сөйлиме, уйнап сөйлиме, — белүе дә читен, чөнки үзе бервакытта да көлми ул.
— Дөрес, Бикмулла, колхозда яңалыклар аз түгел, электростанция корганнан бирле тормыш, син әйтмешли, һаман яңара бара... Быел ашлык суккыч машинабыз электр куәте белән эшләде, фермада салам кискеч машинаны да электрга көйләп җибәрдек. Клубка тавышлы киноаппарат та алып куярга ниятләп торабыз/"
— Шулаймыни? f
— Шулай, Сәйфулла, шулай... Әмма ләкин боларга карап кына әле «Яңа тормыш»та бөтен нәрсә ал да гөл икән дип булмый бит, Бикмулла...
— Што же, хәзер булмаса, киләсе елга, аннан киләсенә ал да гөл булыр, Сабир абзый... Үзебез дә радиоузел корып җибәрсәк, яшелчә бакчасына яңгыр установкасы куйсак, сыерларны электр белән сава, сарыкларны электр белән кырка башласак...
Гыйлаҗи аңа санап бетерергә ирек бирмәде:
— Тукта, шулармы эшләр өчен нәрсә кирәк соң, Бикмәй?
— Әйе, әйе, хаклы сорау бу...
— Нәрсәме? — Бикмулла, башын югары күтәреп, юри күзләрен йомгалап алды. — Завхоз Шәвәлине чакыртасы иде. Ул белә.
— Ә син белмисенмени, — диде Сабир абзый, аны үчекләгәнсыман итеп, — алайса тынла: син әйткән нәрсәләрнең барсын да булдырыр өчен иң элек, менә Гыйлаҗи кырык гектардан утызар центнер алган төсле, колхозның барлык чәчү мәйданыннан шундый мул уңыш алырга кирәк.
Бикмулла учы белән маңгаена сугып куйды?.
6;
- Ә-ә сез әнә нәрсә турында сорыйсыз икән! Вәт миңрәү баш, сизми топам Шулай шул, сүзегез дөрес Сабир абзый... „
‘— Сон' Портны бит түбәсеннән торгыза башламыйлар, башта нигез тазаНигез салырга кирәк. - Ул сүзен Сәйфуллага күчерде: - Менә шул нигезне салу, туганым, хәзергә авыр оара. Оят булса да әйтергә кирәк, быел, мәсәлән, урожай алу планын үти алмадык,... әйе. Мал-туар ат-тун хәле белән дә мактана алмыпбыз әлегә...
‘ — ’Алай тулаем әйтмә, Сабир абзый, конкрет әйт, — диде Бикмулла кинәт үпкәләргә җыенгансыман. — Үзен беләсең, минем атлар махы бирмиләр. Әле менә «Куштирәк» басуын дүрт көндә туңга сөреп 1а™Бс^әм беләм, Бикмулла, атлар синең кулга күчкәч, чыннан да таза эшли башладылар', — диде Сабир абзый, аннан Сәйфуллага карап, үзенең фикерен әйтеп бирергә теләде:
— Әлбәттә, безнең алда бик зур эшләр тора, ләкин киләчәккә өметле карыйбыз...’Хикмәт бит кешеләрдә, Сәйфулла туганым, кешеләр бит, теләсәләр, тау күчерә алалар. Ә «Яңа тормыш» кешеләре, мактанып әйтүем бмлмасын, эшкә чынлап тотынсалар, булдыра ала торганнар иде.
Ул арада Сабир абзыйның колхоз амбулаториясендә фельдшер булып эшли торган кызы Мәдинә кайтып керде. Сәйфулла аны күрү белән урыныннан торды.
Мәдинә, Сәйфулланы кинәт күрүдән аптырап, каушап китте ахры, идән уртасында тукталып калды. Аннан елмаеп, көтеп торган егеткә җитез генә килеп кулын сузды.
— Исәнме, Сәйфулла, исән-сау кайттыңмы? — диде ул дулкынлануын сиздергән тавыш белән.
— Саумы, Мәдинә!—диде Сәйфулла һәм, кызның кулын каты кысып, аска таба тартып куйды.
Алар башка әйтер сүз таба алмадылар һәм икесе дә кызардылар. Бикмулла кыска, кара мыегын, бармак очы белән генә чеметеп, бөтеррп алды, Сабир абзый тамак кырып куйды:
-- Кая, кызым, чәй ясарга утыр әле, әниең дә бушый алмады шунда..-.
Мәдинә, өйнең түр почмагында ап-ак чаршау белән аерып куйган үзенең яту урынына кереп, чишенеп, төзәтенеп чыкты һәм ике кулы белән кызарып янган бит алмаларын тотып, озын кара керфекләрен түбән төшереп кенә өстәл янына килде. Күрәсең, ул дулкынлана да һәм 'бераз гына ояла да иде.
Кыз самовар артына утырырга өлгермәде, Гыйлаҗи белән Бикмулла, сүз куешкан шикелле, урыннарыннан кузгалдылар.
— Безгә вакыт, Сабир абзый, эш көтә.
Чакыруыңа бик рәхмәт, Сабир абзый, Сәйфулла белән күрешүе бик күңелле булып калды, диделәр алар һәм, хуҗаның кыставына карамас ган, туннарын киделәр. Сүз юк, аларны эш көтә, әмма болай кинәт кузгалуның әйтмичә эчтән тынган сәбәбе дә булырга тиеш иде.
1 ыилаҗи чыгып китәр алдыннан Сәйфуллага:
Бү1ен кичкә, Сәйфүк, Сабир абзый белән бергә абәзәтелне үземә киләсез, — диде. — Әле сөйләшкән кебек тә булмадык.
Бикмулла исә, кечкенә елтыр күзләре белән Мәдинәгә җитез караш гаиъшп, 1 ыилаҗиның сүзләрен куәтләде:
Дөрес әйтәсең, Гыйлаҗетдин абзый, ерак җирләрдән кайткан кеше бак тансык, кадерле була бит ул.
м- г°Ң« Sабир Лбзый- СэйФУлла һәм Мәдинә өчәү бергә урамга
ҮПТПО ^әифулла Мәдинәне авылның түбән очына» амбулаториягә
актин иш? ™тте’ ә СабиР абзый елга аръягына, авыл советына таба акрын 1ьша атлады.
* Иртән кар бөртекләре очкалап торган шыксыз салкын көн хәзер, тәш урталары якынлашу белән, шактый йомшарган һәм җылынган иде. Авыл өстенә килеп салынып торган авыр болытлар каядыр кигеп барганнар, күк йөзе офык сызыгыма хәтле тәмам ачылган һәм бик үк югары күтәрелмәгән кояш буш кырлар өстеннән авылны читләтеп кенә узып бара иде.
Сабир абзый, елга аша яңа агач күпердән чыкканда, су буе тулы казларга игътибар итте. Төркем-төркем казлар ии өчендер бар да суның читенә генә җыелганнар, бик яман каңгылдашалар һәм киерелеп-кие- релеп канат кагыналар иде. Аларга карап, Сабир абзый: «Күпме өмә буласы бар әле, Сәйфуллага күңелсез булмас», — дип уйлап узды.
Күпердән чыгып, олы урамга кергәч, аның колагына урам буйлап баганадан-баганага сузылып киткән телеграф чыбыгының «гөж-ж... гөж-ж...» дип шаулавы ишетелде. Көзге аяз, тын һавада үзенә бер моң белән өзлексез сузып кына шаулаган чыбык тавышы үз алдына уйланып барган Сабир абзыйга әллә ничек кенә тәэсир итте. Гүя, бу күп авыллар аша үтеп килгән чыбык үз юлында очраган кешеләрнең йөрәк-ләрендәге иң асыл уйларын җыеп каядыр илтә, кемгәдер сөйли иде. Сабир абзыйның да шушы минутта үзенең күңеленнән кичкән уйларын ана өстәп җибәрәсе килде: әйдә, аның баш очыннан шаулап үтүче серле чыбык, авыллардан-авылларга, шәһәрләрдән-шәһәрләргә күчеп, «Яңа тормыш» кешеләренең дә, илебезнең барлык халыклары төсле үк, бәхетле тормыш төзүләрен, бөтен илләрнең халыклары белән тату, тыныч яшәргә теләүләрен, әмма үз тормышларын һәм азатлыкларын саклауда дөньяның бернинди кара көчләреннән курыкмауларын, кирәксә, — Ватаннары өчен бөек корбаннарга хәзер торуларын шулай ашыкмыйча* тыныч кына сөйләсен!