Логотип Казан Утлары
Хикәя

КОЯШЛЫ ИРТӘ 



 ...Төн, ӘЛЛӘ кайчан башланган, инде ахырына якынлашып килгән төн, тирән тынлык, сәгать икенче яртыны күрсәтә. Якындагы һәм ерактагы әтәчләрнең беренче кычкырулары күптән яңгырап тынды. Озакламый .кош-кортлар уяныр, яңа көн туар. МТС директоры Гали Хәбибуллин яңарак кына квартирына кайтты, берни ашамыйча ике стакан куе, кайнар чәй эчте, ә хәзер бер кат эчке күлмәктән калып, кулларын артка куеп, җылы, йомшак оекбашлары белән идәнгә тавышсыз гына басып, арлы-бирле акрын гына йөренә. Ул икенче бер район үзәгенә бик мөһим эш белән җибәргән кешесен көтә иде. Көндез кайтып җитәсе кеше менә хәзер дә юк. Димәк, шундый ашыгыч кирәк булган бүлү валлары кайтып өлгермәде. Өч трактор МТС мастерскоеннан кузгалып китә алмыйча торалар. Әгәр валлар кайтып өлгергән булса — алар бүген таңнан үз йөрешләре белән чытып китә алган булырлар иде. Ләкин көн үтте, төн үтеп бара, һәм шундый бер вакыт килеп җитте ки, хәзер Хәбибуллин алдына «инде нишләргә?» дигән сорау бөтен кискенлеге белән килеп басты. Тракторларга бүлү валларын кыр шартларында куеп булмый. Бу — ачык. Димәк, валларның кайтып җитүен тагын бер көн көтеп карарга кирәк. Тагын бер көн көтеп карарга?—бу бик хәтәр, бөтен эшне оттырырга мөмкин. Чыннан да нишләргә? Хәбибуллин бүлмә уртасында тукталып, тирән тынлык эчендә бераз уйланып тора, сәгатькә күтәрелеп карый һәм үз-үзенә «күбен көткәнне, азын көтәргә кирәк» ди дә таң атканчы йоклап алырга була, һәрхәлдә ял иткән баш белән карар кабул итүе 
ансатрак булачак. Ул шулай уйланып торган чакта гына кемдер тышкы ишекне каты гына кага башлый. Хәбибуллин «кайтып җитте ахыры», дип тиз генә чөйдән пинджагын алып иңенә сала да ишек ачарга чыгып китә. Озак та үтми ул көткән кешесе урынына икенче бер ят кеше ияртеп керә һәм алданудан кәефе китүен яшерә алмыйча дикъкать белән аңа карый. Анын; каршында утыз- утыз биш яшьләр чамасындагы,- киң җилкәле, озын буйлы, кара пальтолы бер кеше басып тора. Кара пальтолы кеше кулындагы күн перчаткасын сала-сала көр тавыш белән: — Гафу итегез, мин сезне бик вакытсыз борчыдым, — ди. — Зарар юк, утырыгыз! — ди Хәбибуллин аңа урын күрсәтеп. Кеше рәхмәт әйтеп, ишеккә якынрак торган бер урындыкка утыра, кепкасын сала һәм артка яткан чөм кара чәчләрен бармаклары белән тарап куя. Хәбибуллин аның кем булуын, каян килүен әле белмәгәнгә күрә, тагын нәрсә әйтәсен көтеп, утырмыйча аяк үрә тора. Моны сизенгән төнге кунак аз 
61 
 
-Ына паузадан соң кыска гына итеп ?зен таныштыра: — Мин өлкә газетасыннан килдем... фамилиям — Искәндәрев — Шулаймы?!.. Бик яхшы. «Әйе, бу бик яхшы, ләкин хәбәрче иптәш җиде төн уртасында ни өчен миңа килде икән?», дип эченнән генә уйлап ала Хәбибуллин һәм кунакның тагын да ачыла төшкәнен көтеп кала. Искәндәрев исә, әйтәсен әйткән кеше шикелле, бер дә ашыкмыйча пальтосының төймәләрен ычкындыра һәм ак кулъяулыгын чыгарып тирләгән битен, муенын сөртергә керешә. Өйдә тынлык, һәм бу тынлыкны бозмаска теләпме, яки бу вакытта кеше өендә кычкырып сөйләүне килештермәгәнгә күрәме, ул көр тавышын баса төшеп сорый: — Район үзәгеннән сезгә ничә километр? — Сигез... (һәм алар шулай ярым тавыш белән генә сөйләшеп китәләр). — Ә миңа унсигез булып тоелды. Хәер, җилкәдә йөк булса, юл шулай озын күренә инде ул. Җитмәсә, морҗа эчедәй караңгы төн, кая басканны һич күрер хәл юк. — Ни өчен ат соратмадыгыз, җибәргән булыр идек — ди Хәбибуллин хәбәрченең хәтерен күрер өчен генә. — Соратып тормадым инде... Аэродромга- соң гына килеп төштек, сезне шулай якын диделәр. Сигез километр йөрмәгән ара түгел, үземчә сәгать ярымике сәгатьтә килеп җитәргә тиеш идем. — Ансы шулай, ләкин вакыты НИНДИ бит... •— Ничек кенә булмасын, килеп Җиттем әле — ди Искәндәрев бу турыда сүзне өзсәк тә ярый дигән төсле итеп, һәм чалбар кесәсеннән Кара күн тышлы портсигар чыгара. — Рөхсәтме? — Рәхим итегез! Искәндәрев папиросын автомат зажигалка белән кабыза һәм берьюлы куп итеп, тирән суырып бөтен алдын ак төтен белән тутыра. Курсив егет тартырга бик сусап Килгән... Ә Хәбибуллин һаман аның Каршында басып торган килеш, «бу чибәр егет, мөгаен шул өч тракторның кырга чыгып китә алмыйча торуларын белеп килгәндер, тик ул турыда үзе сорамыйча, минем сүз башлавымны көтә булса кирәк хәйләкәр төлке!», дип ихтиярсыз эчке бер канәгатьсезләнү белән уйлана. һәм Искәндәрев Хәбибуллинның бу уйларын раслагандай, гадәттә, кешене суз 
башларга чакыра торган, казенный сорау биреп куя: — Я, эшләр ничек соң, иптәш Хәбибуллин? — Эшләр.... эшләр бара. — Барамы..., барса ярый, — ди Искәндәрев, һәм Хәбибуллин аның бу сүзләрендә ниндидер бер яшерен кинәя барлыгын сизел кала. Ләкин үзе башлап өч трактор турында хәзергә бер сүз дә әйтмичә торырга була; егет тагын кайсы яктан килеп карар. Искәндәрев исә бераз дәшми торганнан соң, Хәбибуллинның шикләрен куәтләп тагын сорый: — Сез кемнедер көтәсез шикелле? — һем..., — ди Хәбибуллин — нигә алай дисез? — Конторда дежурныегыз әйткән иде, Минзәләдән диме шунда... — Әйе шул, Минзәләдән бер кешебезнең кайтып җитүен көтә идек. — Нинди эш белән киткән иде? — Бүлү валлары алып кайтырга җибәргән идем. Ерак ара бит, кичегеп юлга чыккан күрәсең. . — Ул нәрсәләр, бүлү валларын әйтәм, сезгә шулай бик ашыгыч кирәк идеме? — «Белеп сораша, очлы күз!» ди Хәбибуллин эченнән, ләкин артык сер сынатып ташламас өчен сакланып, җеп очын яшеребрәк җавап бирә: — Тракторлар өчен бик кирәк нәрсәләр бит алар... Искәндәрев өр яңа бер хакыйкать ишеткәндәй аның сүзләрен үз алдына кабатлый: — Тракторлар өчен дисез, алаййй... Соңра тавышын күтәрә төшеп ӘЙТӘ: — Бүген булмаса, иртәгә кайтып җитәр, бер көннән ни була? — Әлбәттә, бер көн әллә ни бул
62 
 
мае булуын, — ди Хәбибуллин һәм авыр хәлгә ишара ясарга хәзер ярый дигән төсле итеп, өсти: — шулай да ул валларны бүгеннән калдырмый тракторларга куеп өлгерткәндә бик шәп булыр иде. — Бүгеннән калдырмый дисез?! — Үзегез күрәсез, яз бит. Тыгыз вакытлар җитте. «Әйе, яз, язның да апрель ае. Тракторларның якты һавага бүрек- бүрек төтен ыргытып, озын буразналар буйлап йөрер вакытлары җитте. Ә МТС директоры Хәбибуллин ничек соң, газета теле белән әйткәндә, тирән өзеклектә утырмыймы, бу, кырлар өстенә генә түгел, һәркемнең йөрәгенә дәрт, куаныч, зур эшләргә омтылыш булып иңгән язны колачын җәеп каршы алырга хәзерме?». Шулай уйлап Искәндә- рев Хәбибуллинга бераз сынау күзе белән карап тора, һәм бу аз гына шадыра төшкән итләч кызыл йөзле, яссы борынлы, куе сары кашлы, чал чәчен кыска калдырып китәргән зур башлы директор аңа гаҗәп таныш кеше булып күренә. Кинәт аның хәтеренә үткәндәге бер хәл . килеп төшә һәм ул Хәбибуллинга сынап карыйсы урында тәмам исе китеп, үз күзләренә үзе ышанмаган бер аптырау белән карап тора башлый. «һа, бу кеше ул бит!». Ләкин болай карау бик аз вакыт булып ала; үткәндәге хатирәләрне һәм шул уңай белән туган һәртөрле шикләрне бер якка куеп, ул хәзерге минутта Хәбибуллинның валлар мәсьәләсендәге сәясәтен белергә тырыша. Ни дәрәҗәдә валлар аның җанын борчый? Гамьсезлек, ис китмәгәнлек күрсәтә абзый, ләкин ни өчен аның иреннәре кысылган һәм Искәндәрев- кә бер дә күтәрелеп карамый ул? Искәндәрев кара төн уртасында пычрак ерып тикмәгә генә килмәгәндер ич! һәм Хәбибуллинның асыл эчен күрергә теләп, ул турыдан- туры бик гади гына итеп әйтеп бирә: — Бүлү валларын мин сезгә алып килдем, иптәш Хәбибуллин! — Сез... алып килдегез? Хәбибуллинның кечкенә күзләре көтелмәгән бу хәбәрдән чикләвектәй түгәрәкләнеп китәләр, һәм Искәндәрев моны күреп, ихтыярсыз елмаеп куя. — Димәк, алар сезгә ашыгыч кирәк иде? — Әлбәттә, әлбәттә, ничек кенә кирәк иде әле. г — Чү, акырын, — ди Искәндәрев, Хәбибуллин үз-үзен онытып, тавышын күтәреп җибәргәч, — шуңар күрә сезне вакытсыз борчырга да туры килде. — Нинди борчу, ди ул, бик зур рәхмәт 
сезгә иптәш Искәндәрев, гаять зур ярдәмегез белән килеп җиттегез. Ләкин каян белдегез, ничек алып килергә уйладыгыз? — Китәр алдыннан мин обкомда булган идем, шунда сезнең ашыгыч рәвештә валлар сорап биргән телеграммагызны күрсәттеләр. Аларны һәм башка МТС ларга кирәк булган кайбер нәрсәләрне Минзәләгә җибәрергә, дип тиешле җирләргә кушу да булган иде. Ләкин мин, туры бирегә киләсе кеше булгач, сезгә кирәк әйберләрне, әллә кайдагы Минзәләгә җибәреп торганчы, үзем белән алып килергә булдым. Бер көн алдан китереп җиткерсәм дә ярап куяр дидем. — Ничек кенә ярап куйды әле бу... Нәкъ сәгатенә китереп җиткердегез. Ә, кая үзләре, бүлү валлары? — Конторга кертеп, дежурный янында калдырдым. Хәбибуллин ашыгып киенә башлый. — Сез гафу итегез инде. Мин хәзер баш механикка барам, бригаданы аякка бастырырга кирәк. Искәндәрев тә урыныннан тора. — Мин дә сезнең белән чыгыйм. Таң атарга күп калмагандыр. — Юк, юк, сез чыгып йөрмәгез, аз булса да ял итеп алыгыз. Әле сезнең өчен кызыклы эш тә булмас, өлгерерсез. Искәндәрев бераз уйланып тора. — Шулай дисезме?. Хәер, ерак юлдан соң чак кына баш куеп алу зарар итмәс. — Әйе, әйе, кирәк ул, кирәк. Хәзер мин хатынга әйтәм, урын җәеп бирер. Ул эчке бүлмәгә кермәкче була, Искәндәрев аны туктата: 
63 
 
— Беркемне дә борчымагыз, Хә- бибуллин... Яраса, менә мин шушы диванга сузылырмын; асты йомшак икән, берәр мендәр табып бирсәгез, шул җитәр. — Юк, туктагыз әле, кеше төсле итеп... — Зинһар кирәкми, дим. Әйткәнне тыңлагыз! Хәбибуллин Искәндәревнең ты- юуына буйсынып, ләкин үз алдына «әллә ничек кенә була инде бу, хатын торгач ачуланыр» дип сөйлә- нә-сөйләнә сандык өстеннән мендәр белән одеал алып бирә. Искәндәрев пальтосын, итекләрен сала да озын, таза гәүдәсе белән диванга сузылып ята. Диван шыгырдап куя, Искәндәрев аның бу гадәтен белеп алгач, артык әйлән- гәләп маташмыйча, битен киң учына сала да, күзләрен йома. Хәбибуллин утны сүндереп, чыгып китә. II Искәндәрев уянып күзләрен ачканда көн тәмам яктырган иде. Ләкин бүлмә эче һаман буш, тын, бер кемнең дә барлыгы сизелми, тик стена сәгатенең бик ачык «кельт, кельт» итеп йөргән табышы гына ишетелә. Нәкъ шул минутта аның уена Хәбибуллин килә һәм сәгатьнең «кельт, кельт» диюе төсле башында бер тамырмы, нәрсәдер шунда, «ул, ул» дип тибә башлаган кебек була. Бу кызык хәл иде, һәм ул, сәгать йөрешен тыңлагандай, һаман бер ноктага сугып торган сәер уена ихтыярсыз колак салып, бүлмәнең түшәменә карап ята. Ак шкатурлы түшәмдә якты шәүләләр акрын гына тибрәнеп уйныйлар. Тышта көн аяз, кояш күтәрелә, менә өстәлдә кайнатып томалаган ак самовар утыра, димәк хуҗа ханым да күптән торган инде, һәм Искәндәрев хуҗалардан калып, йоклап ятуның никадәр килешмәгәнен яхшы белгәнгә күрә, ашыгып урыныннан тора. Ул итекләрен дә’киеп өлгерми, Хәбибуллин үзе дә’ кайтып исерә. Төнлә чыгып китүеннән яңа кайтып кердеме ул, әллә бераз йоклап, яңадан чыгып йөрүе булганмы аның — әйтүе читен, ләкин бернинди сүлпәнлек, йончыганлык сизелми аңарда, киресенчә бөтен кыяфәтеннән, язгы иртәдә бер тын рәхәтләнеп, эшләп алган кешедә генә була торган, кәеф күтәренкелеге, тән тазалыгы һәм тыштан ияртеп кергән саф һава исе аңкып тора. Искәндәрев аны күргәч, гафу үтенгән сыман: 
— Хәерсез, озаграк йоклап ташлаганмын, — ди. Хәбибуллин брезент плащын һәм пиджагын салып ишек яңагындагы чөйгә элә, бер кат күлмәктән генә кала. — Зарар юк, юлдан килгән кешегә ярый ул... Минем бер дус врачым бар иде. Шул миңа «йокларга киткән вакыт белән ашарга киткән акчаны бер вакытта да кызганмагыз» дип әйтә торган иде. Врач, әлбәттә, дөрес әйтә, ләкин тәүлектә бары 24 сәгать кенә бит. Күп вакыт эш йокыга килеп терәлгәч кенә- тәүлек җитми кала... Әйдәгез, юынып керик. Алар алгы бүлмәгә чыгалар. Ике тәрәзәсе белән көнчыгышка карап торган бу бүлмә аеруча якты, гүя иртәнге кояш үзенә иркен, аулак урын табып, тартынусыз кереп тулган: тәрәзәдән идән буйлап каршы стенага кадәр якты сары юллар сузылган, бу сары юллар өстендә нур аралаш тузан йөзә, ә идәннән стенага юка ефәк күләгәседәй шәүләләр туктаусыз бер менеп, бер төшеп йөриләр. Бүлмә эчендә әнә шулай, шау-шуын тышта калдырып кергән яз тын гына уйный. Искәндәрев сары юл уртасына басып, тәрәзәдән тышка карый: — Көн бүген бик матур булса кирәк. Хәбибуллин көрсенеп куя. — Көнне әйтәсе дә түгел, кызганычка каршы кирәгеннән артык җылы, матур. — Нигә алай дисез? — Минем эчемне пошыра бу көн. — Ни өчен? — Ни өченме? Бәләкәй генә бер сәбәбе бар шунда... Чәй янында сөйләшербез, менә рәхим итегез! — ди ул, Искәидәревкә юыну урынын күрсәтә: 
64 
 
Кире түр бүлмәгә керүгә алармы юка гына гәүдәле, ак чырайлы бер ханым каршы ала. Хәбибуллин ханымны Искәндәрев- КӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ: _ —- Таныш булыгыз, минем хатын, Хәнифә ханым... Иекәндәрев Хәнифә ханым белән сүзсез генә баш иеп исәнләшә. Хәнифә ханым исә сөйкемле елмаеп Искәндәревкә түрдән урын күрсәтә: — Рәхим итегез! Кереп утырыгыз! Иекәндәрев, тәкъдим иткән урынга кереп утыра. Менә хәзер, беренче башлап килеп кергәндә була торган гадәттәге таркалудан соң һәм хуҗаларның эчке тормышларына беркадәр үзләшеп өлгергәч ул Хәбибуллин белән Хәнифә ханымга кызыксынып карый ала иде. Хәнифә ханым юка гәүдәсенә килешеп торган, үзен тагын да назәкәтлерәк итеп күрсәткән яшел йон күлмәк кигән һәм башындагы ак батист яулыгын маңгаена төшереп, борынгыча артка кайтарып бәйләгән. Ак яулык аның нечкә кара кашларын һәм зур гына кара күзләрен тагын да ачык- ландыра төшә, ак йөзен тагын да чистарак, нәфисрәк күрсәтә кебек... һәм аның өстәлендәге ашамлык, җиһазлары да үзе кебек чиста, нәфисләр. Берюлы күзгә ташланган бу чисталык, тәртиптән Искәндәрев- тә хуҗа ханым турында бик уңай фикер кала. Ләкин шушы ягымлы ханымның ире булып, шушы мул сыйлы өстәл артында утырган Хәбибуллин үзе бу минутта аның бөтен акылын һәм игътибарын били иде. Әгәр Хәбибуллин кунагына игътибар беләнрәк караса, аның нинди тирән кызыксыну белән, никадәр исе китеп үзенә карап торуын күрер һәм бик аптырар иде. Әйе, Хәбибуллин, һичнәрсә сизмичә утырган хәлдә, кунагын үзе артыннан ияртеп чит җирләр туфрагында, хәтәр бер вакытларда булып үткән канлы вакыйгалар хатирәсе эченә алып кереп китте. «Бу улмы?» — менә шул хатирәләр түреннән чыгып Иекәндәрев алдына баскан, аның йөрәген туктаусыз кытыклап торган сорау шушы инде. Буесыны, йөзе—бите белән һичшиксез «ул» иде. Дөрес, теге вакытта «ул» бераз гәүдәгә юкарак, җыйнаграк иде, ләкин хәзерге тазалыгы аның буена һәм килбәтенә бик ятышып тора. Әмма бу кыска муен, зур баш, сирәк кенә шадыралы йөз, яссы борын «суйган да каплаган», һич бернинди шиккә урын калдырмый. Тик менә Хәбпбуллпнның күзләре турында гына ул бернәрсә дә әйтә алмый; Хәбибуллин да 
калын, сары кашлар астына яшеренгән кечкенә соры күзләр һәм бу күзләр җитез йөрешләре, кешегә кинәт тукталып, «чәнчеп» караулары белән ничектер аның гомуми кыяфәтеннән аерылыбрак торалар; ә «теге кешенең» күзләре нинди иде? — ул белми, ул аларны күрмәде, чөнки алар йомык иде. Ләкин шулай да, һичбер нинди ошатуларга карамастан, Иекәндәрев өчен «теге кеше менә хәзер минем алдымда МТС директоры Хәбибуллин булып утыра» дип ышану, хәтта уйлый алу да, бик сәер, һич күңелгә ятышмый торган хәл иде, чөнки аның исәбенчә ул кеше күптән дөньяда булмаска тиеш иде... һәрхәлдә үзкүзе белән менә хәзер «аны» күреп утыру һәм шул ук вакытта «аның» юклыгына әллә кайчан күңелен беркеткән булу — бу бик гаҗәп бер хәл! Дөрес, бу хәлдән чыгу өчен Хәбибуллинга бер-ике сорау бирү җитә, һәм ул сораулар Искәндәревтә күптән хәзерләр, теле очында гына торалар. Ләкин ул бик теләсә дә, икенче бер исәптән чыгып сабыр итәргә була. Әле алда вакыт бар, сорашырга беркайчан да соң түгел. Җитмәсә, ул МТС ның бик четерекле вакытына туры килде шикелле... Ни өчен хуҗаның менә шушындый матур көнгә эче поша? Хәбибуллин графикадан хрусталь рюмкаларга аракы коя һәм үз рюмкасын алып кунагына суза: — Сезнең саулыкка! — Рәхмәт! Алар рюмкаларының читләрен тидереп алалар һәм эчеп куялар; аннан бер тын сүзсез генә ашыйлар. Соңра Иекәндәрев салфетка белән иреннәрен сөрткәли дә, башы белән тәрәзәгә ымлап сорый: — Сез лигәдер бүгенге көннән риза түгелсез?!  
65 
 
— Минем өчен иртәрәк килде әле бу чибәр көн. — Гаҗәп! Минемчә, хәзер шундый көннәр кирәк тә бит. — Дөрес әйтәсез, рәхәтләнеп чәчүгә төшәр көннәр инде бу... Быел безнең якларда яз сәер генә килде. Башта кыш озак бирешмичә торды, апрель башланды, ә кар һаман ята бирде. Тик соңгы атнада гына җылы җил исеп, берничә көн тоташтан яңгыр явып үтте. Аның артыннан менә өченче көн инде кояш дәртләнеп кыздыра, әйтерсең кышны камчылап куа. Күрәсезме, бер атна эчендә кырлар, ялап алган шикелле, чистарып калдылар. Хәбибуллии туктала һәм кайнар чәен өреп, бер-ике йотым кабып ала. Аның ни өчендер сөйләгән бу кереш сүзенә каршы «я, хуш, шуннан соң?» дияргә мөмкин иде, ләкин Искәндәрев алай дип әйтми, ул көтә һәм Хәбибуллии журналистның нәрсә көткәнен бик яхшы сизеп булса кирәк: — Әнә шул сез китергән бүлү в а л л а р ы и ы ң моңар ч ы б ул м ы й ч а торуы безнең тез астына сукты — дип 'кинәт кенә өстәп куя.—Көтүдән аерылып калган маллар шикелле, иң көчле өч тракторыбыз мастерскойдан чыгып китә алмыйча торалар. Бүгеннән калдырмый эшләрен бетереп, аръякка куарга кирәк үзләрен... Чөнки хменә, менә елга ачылырга тора, ә күпер ышанычсыз, бетен куркыныч шунда... Хәбнбуллиннйщ бу әйткәннәрен ишеткәннән соң Искәндәревтә берьюлы әллә никадәр сораулар туа: «нигә бүлү валларын табу шул кадәр соңга калган?», «ни өчен эше беткән, төзек тракторларны аръякка чыгарып калдырмаска?», ниһаять, «нигә ул күпер ташкын белән- китеп барырга тиеш, аны саклап калып булмыймыни?». Ләкин МТС эше белән якыннан таныш булмаганга күрә ул бу сорауларны бирүдән тыела, тик Хәбибуллинга туры карап: — Гафу итегез, — ди, — мин сезнең мондый кысынкы хәлдә калуыгызны аңлап җитмим әле. Хәбибуллии «ничегрәк аңлатыйм» дигән төсле сул кулы белән маңгаеннан иягенә кадәр битен сыйпап ала. Искәндәревкә аның кулы бик сәер булып тоела. Игътибар белән- рәк караса, аның сул кулы кан әсәрсез үтә юка, хәлсез — гарип булуын күрә. «Ул!» дигән уй яшен тизлеге белән аның күңеленә килә... Хәбибуллии исә шулай гарип кулы белән битен бер сыйпап 
алгач, кунагына бүгенге хәлнең нидән килеп чыгуын сөйләргә керешә. Искәндәрев башта аны юньләп тыңлый да алмый, тик «сул куллары гарип кешеләр хәзер аратирә очрыйлар, әле бу аны «ул» дип таныр өчен җитеп бетми» дигән нәтиҗәгә килгәннән соң гына тынычлана, хуҗасын игътибар белән тыңлый башлый. Хәбибуллинның сөйләгәннәреннән Искәндәрев түбәндәгеләрне аңлап ала: Күптән инде капитал ремонттан чыккан өч СТЗ-НАТИ тракторының бүлү валлары сынау вакытында яраксыз булып табыла. Алыштырырга запасы булмый, районара базада да беткән чагы була, Хәбибуллинның бөтен тирә-юньне бетереп эзләтүе дә бернинди дә нәтиҗә бирми. Ахырда бүлү валларын Казаннан сората башлыйлар. Вәгъдә тиз килә, ләкин валлар үзләре шушы көнгә кадәр һаман килеп җитә алмыйлар. Сельхозснабның теңкәсенә тәмам тиеп беткәч кенә, ниһаять, бу мәсьәлә уңае белән партия өлкә комитетына мөрәҗәгать иткәннән соң гына, валларның кичә- бүгеннәрдә самолет белән җибәреләчәген хәбәр итәләр. Ләкин вакыт көтми. Менә кырлар кар астыннан чыгалар, график буенча язгы сөрү- чәчү эшләренең срогы керә һәм Хәбибуллинның трактор бригадалары колхозларга чыгып китәләр. Бу валсыз утырган өч тракторның договор буенча беркетелгән һәм эшләргә тиеш булган колхозлары елга аръягында икән... Елга аръягы-ту- 1 ай як, андагы басулар, гадәттә ел саен башка җирләргә караганда кар астында озаграк яталар, Һәм эшләр дә соңгарак калып башлана. Хәбибуллии, билгеле, өлгерермен дип ышана, бигрәк тә һәр җәһәттән көйләнеп беткән тракторларга бүлү 

 
валларын кую бик аз вакыт алырга тиеш була. Җитмәсә башта һаваларның да бор көе генә торуы аның күңелен бераз тынычландырып тота. һәм шулай ышанып, бүлү валларын менә килә, менә килә дип көтә торгач, Хәбибуллин бүгенге хәтәр көнгә дә килеп эләгә. Соңгы атна эчендә һаваларның кинәт җылытып җибәрүе бөтен картинаны үзгәптеп ташлый. Хәбибуллин теле белән әйткәндә «яз генерал һөҗүмгә күчә». ^вып үткән яңгырдан соң кояшка аркасы белән торган җирләрдәге карлар да бик тиз сызып бетәләр. Бөтен чокырлардан, ермаклардан шаулап килгән кар суы елгага тула, боз бүртә, күтәрелә башлый, ул, бүген булмаса, иртәгә кузгалып китәргә тора. — Сизәсезме, эшләр ничек булып китте. Кем-кемне уздыра, боз, кузгаламы, без чыгып өлгерәбезме? — дип Хәбибуллин сүзен бетерә. Әйе, Искәндәрев өчен бу бик яңа, кызык хәл иде. — Ничек соң, өлгерә алуыгызга ышаныч бармы? Хәбибуллин уйланып торып ӘЙТӘ: — Елга бүген үк кузгалмаса, әлбәттә, өлгерергә тиешбез. ’— Ә кузгалса? — Барыбер өлгерергә кирәк, —ди Хәбибуллин үз сүзендә нык торырга теләгән кеше төсле кашларын җыерып, һәм эчеп беткән стаканын читкәрәк этәреп куя. Искәндәрев тә хуҗасыннан калышмас өчен суынган чәен тиз генә эчеп бетерә. Хәнифә ханым моны күреп, ничектер, уңайсызланып китә, ашыгып: — Рөхсәт итегез, тагын берне генә ясыйм, — ди, — безнең Гали кунак хәтерен күрә белмәс, мәңге ашыга торган кеше. Хәбибуллин гаҗәпләнеп сары кашларын күтәрә. — Нишләп мин ашыктырыйм, ди. Үзең кыстый белмисең ич. Искәндәрев урыныннан тора. — Хәнифә ханым, сезгә бик рәх- мәт» бик яхшы сыйладыгыз. Аннан, озын-озак утырыр чак та түгел, хәвефле вакыт икән сездә... — Бу да дөрес, — ди Хәбибуллин, үзе дә урыныннан кузгалып, — Хә- нпфә апагыз әле безне сыйлаячак, менә тимер айгырларны кырга чыгарып кына җибәрик, ул безне сабан туеннан җиңеп кайткан батырлар төсле итеп каршы алыр. Шулай бит, карчык! Хәнифә ханым рәхмәт әйтүчегәме, яки шаяртучыгамы җавап бирергә белмпчәрәк 
калган төсле бер Искән- дәревкә, бер иренә карап елмая һәм юаш кына: — Гаеп итмәссез инде, хәлдә бары белән тырышырмын, — ди. Хәбибуллин әлеге, кая барса да ерактан ук аның МТС директоры икәнен таныта торган, каты брезент .плашын кия. — Әйдәгез, иптәш! Искәндәрев хуҗасы артыннан иярә. «Гали Хәбибуллин» дип уйлый ул, ә теге кешенең исем фамилиясен белми. Шуны белмичә калуына ул соңыннан күпме үкенгән иде. Я» хәзер исем, фамилияләре дә туры килсә һичбер нинди шиккә урын калмас иде бит. Әмма туп-туры бу кешегә килеп бик яхшы итте әле ул. Вакыты нинди дә, кешесе кем? III Хәбибуллин белән Искәндәрев өй алды баскычына чыктылар. Апрель иртәсе. Көн чат аяз, күк йөзенең түре каядыр бик еракка киткән һәм кояш, әйтерсең ике уртада торып калган, җирне дә, артындагы бушлакны да бертигез яктырта. Ул бүген шундый бер дәрт һән юмартлык белән нурларын чәчә ки, үзенә түгел, күккә күтәрелеп кара дисәң күзләр камаша һәм җылы тоеп кытыклана... Әйләнә тирәдәге йорт һәм каралтыларның түбәләренә төшкән төнге кырау инде кибеп бетеп бара, тик калай түбәләрдәге юеш таплардан төтен сыман пар күтәрелә һәм кыек читләреннән соңгы тамчылар ашыгып җиргә тамалар. Карниз буйларында күгәрченнәр гөрли, җирдәге пычрак суда чыпчыклар кабарынып, үзара пыр тузып коеналар, озын колгалардагы ояларыннан сылу сыерчыклар кара гәүдәләре белән алга таба омтылып очып китәләр, очып 
67 
 
киләләр, аннан тагын очып китәләр... МТС ның киң ишек алды, кардан тәмам арчылган тоташ кара җир, акрын гына эреп, чак сизелерлек пар көйрәтеп ята. Аның өсте трактор, комбайн, автомашиналарның аркылыга-буйга ертып үткән эзләре белән тулы. Бу эзләрнең күбесе былтыр көздән калганга күрә, каткай хәлдә сакланып, кар суы белән тулганнар. Шул ерткаланган, актарылган җирдәге чүпләр арасыннан сары салам кисәкләре елтырап күренәләр, яки берәр пыяла ватыгы, кояшның үзеннән төшеп, сүнми калган чаткы шикелле, нур чәчерә- теп яна... һавада эрегән җирнең һәм ^кырлардай килгән язгы суларның дымлы исе аңкый. Хәбибуллин баскычта тукталып, көннең әрсез яктылыгыннан күзләрен йомгалыййомгалый: — Кара, яз нишли! — ди, һәм һаваның тәмен татырга теләгәндәй кат-кат иснәп, «Эх!», дип куя: Өй алды баскычыннан сулда кырга чыга торган киң, биек капка, капкага МТС ихатасының түреннән таш түшәлгән юл килә. Уңда, 'Гүрдә МТС ның олы лапаслары, мастерскойлары һәм башка каралтылары күренәләр. Хәбибуллин Искәндәревне ияртеп, шул каралтыларга таба бара. Әле сукмаклар салынып өлгермәгән. Аларның киң кунычлы керза итекләре эреп елтыраган кара балчыкны зур-зур куптарып, салам кисәкләрен ияртеп китәләр. Лапаслар каршында МТС ның кызыл кирпечтән салынган мастерскойлары тора. Аның алдында тимер мичкәләр, төрле машина частьлары, эреле-ваклы тәгәрмәчләр аунап яталар. Ишек төбендә бензин, керосин түгелеп майланган кап-кара җир урыны-урыны белән яшькелт-зәңгәр төсләр чагылдырып елтырый. Хәбибуллин белән Искәндәрев аның пке якка ачылмалы киң ишегеннән, цемент идәнле, түшәменнән качын чылбырлы ыргаклар асылы- inin торган бер бүлегенә барып керәләр- Биек тәрәзәләреннән мул якты төшоп торган иркен бина эчендә өч трактор янәшә тезелешкәннәр, һәм аларның һәркайсы янында, морҗадан шуып төшкән шикелле, кап-кара булып беткән, ике-өч кеше маташалар. Алар бик мавыгып, ашыгып эшлиләр, ишектән керүчеләргә дә күтәрелеп карамадылар. Хәйбуллин эчкә узып, өченче трактор янында маташучы бер карсак буйлы, түгәрәк йөзле кеше янына барып, сөйләшергә тотына, ә Искәндәрев бусагада 
тукталып, эшләүчеләргә карап тора башлый. Шул чакта икенче трактор артыннан кара комбинзон кигән бер таза гына гәүдәле, йөзе май-корым- га буялган булса да, шактый чибәр икәнлеге сизелеп торган, зур кара күзле кыз калкып чыга да беренче трактор янына килә, һәм Искәндә- ревкә, аның иңен-буен үлчәгәндәй, күз кырые белән җидди генә карап ала. Моны күргән тракторчыларның берсе: — Марзия, елмай! Сине төшерергә килгән ул, — ди. Якында эшләүчеләр төрлесе төрле урыннан калкып, дәррәү генә көлешеп куялар. Кыз исә горур гына башын чайкый һәм шактый дорфа итеп: — Тапкан төшереп йөрер вакыт! — ди дә Искәндәревкә бөтенләй аркасы белән борыла. Тракторчылар да, кыз да Искәндәревне татар түгел дип исәпләделәр күрәсең. Шул арада Хәбибуллин әлеге карсак кешене ияртеп Искәндәрев янына килә. — Таныш булыгыз, безнең механик Хәбиров иптәш, алтын кул, әгәр әйбере җитсә, машиналарны заводтан эшләнеп чыккан шикелле итә. Хәбиров ак, таза тешләрен күрсәтеп, саргылт-кара, шома бите белән юмарт итеп елмая һәм кулын чүбеккә сөрткәләп, Искәндәревкә суза. — Ә, кая әле минем Марзиям, — ди Хәбибуллин тпрә-ягына каранып, — Марзия! • Искәндәревкә чәнечкеле сүз ташлаган кыз чакыруга килә. Хәбибуллин аның аркасыннан кага: — Менә иптәш Искәндәрев, ми
68 
 
нем атаклы тракторчым, Марзия Насыбуллииа шушы була ниде. Үз эшен гаять ярата, һәм берәүгә дә алдынгылыкны бирергә теләми. — Шулаймы? Бик яхшы, мин шундый уңган кыз белән танышуыма бит шатмын!— ди Искәндәрен ихтирам һәм түбәнчелек күрсәтергә хәзер торган кавалерсыман башын ия төшеп. — Ә бу егет, Марзия акыллым, үткән төнне безгә бүлү валларын китереп җиткерүче... Моны ишеткәч, Марзия, битендәге нефть таплары кабынып китәр дәрәҗәдә, кызара, күзләрен кая куярга белми, бер сүз әйтә алмый, кул очын гына биреп күрешә дә тиз генә борылып китә һәм тракторлар арасына кереп тә югала. Эшләреннән калыккан иптәшләре: — Эләкте, кызый! — дни көлешеп калалар. Хәбибуллин гаҗәпләнеп Искәндәревкә карый, ә Нскән- дәрев бик көләсе килсә дә, кызнын хәтерен саклау өчен көлүдән тыелып һәм алар арасында үзләре генә белгән сер бар шикелле итеп: — Зарар юк, Хәбибуллин иптәш, зарар юк, — дигән була. — Марзия иптәш миңа игътибар итеп өлгергән к де, шаяг без килешеп китәрбез әле. — Алаймы? — ди Хәбибуллин мәгънәле генә елмаеп, — кызлар белән килешү кирәк, югыйсә алар- ның серләрен алып булмый. Ә сезгә Марзияның ничек эшләү серләрен белү зарар итмәс. — Мин үзем дә бит шуны өмет итәм. Хәбибуллин яңадан механикка борЫЛЫП ДӘШӘ: — Я, Хәбиров, эшләрегез кай тирәдә, тагын күпме вакыт кирәк булыр? Хәбиров арттырып әйтүдән тыелырга өйрәнгән сак кеше булса кирәк, уйланып һәм көттереп җавап бирә: — Бара болай, икесенә валларны көйләдек — көйләвен, головкаларын I уеп бетерәсе бар. Берсенең эше бетеп килә инде. Менә шул. Может, бер... 4 сәгатьтән машиналар ходта булырлар, дип уйлыйм. "— Дүрт сәгать дисеңме? Бәлкем, тизрәк өлгертерсең Хәбиров, ә?.. Хәбиров башын чайкый: — Юк, булмый, Гали абзый! Хәбибуллин а р г ы к с ат ул ашып тормый. — Ярый алайса, эшләгез туганнар, минутларның, санаулы икәнен хәтерегездән чыгармагыз. Ә без, Искәндәрсв, киттек булмаса. Мастерскойдан чыккач та Хәбибуллин 
Искәндәрсвнсң култыгыннан ала: — Башка чакта бер тәүлек сорый торган эш ул, — ди Хәбибуллин сер сөйләгәндәй тавышын акырынай- тып, — дүрт сәгатьтә өлгертсәләр, май кан инде. Ә Хәбиров, сиздеңме, хәйләкәр төлке ул. Вәгъдәне бик сак бирә, ләкин әйттеме, бетте инде— срогыннан бер мннучка да кичекмәс. Ә күп вакыт алдан өлгертә. Менә күрегез дә торыгыз, бүген дә шулай эшләр әле... Кызык аларның гадәте: чамалап кына сөй- .юү, ис китәрлек итеп эш;1әп кую... Минемчә, бу гадәт аларда ярышып эшләүдән туган булса кирәк. — Дөрес булыр бу, хикмәт сүздә түгел, эштә икәнен алар беләләрдер инде!—ди Искәндәрев, ә үзе култыгыннан алган Хәбпбуллинга карата ихтыярсыз ниндидер бер җылы якынлык тоеп бара. Әгәр Хәбибуллин чыннанда «ул» булса, Искәндәрев шуны ачык белсә, ә Хәбибуллин үзе һичнәрсә белмичә шулай тракторчылары турында сөйләнеп барса — һа, ничек кызык булыр иде бу!.. Гаҗәп, тормыш кешеләрне нинди сәер хәлләргә куймый! һәм мондый уйлардан Искәндәревкэ, хәтта, эсселе-суыклы булып китә. Алар капкага җитәрәк уңга борылып, ак шкатурлы, такта түбәле җыйнак кына йортка таба баралар. Бу — МТС ‘ конторасы, йорт баскычы алдында яңа гына кайтып туктаган, койрыгы төйнәп бәйләнгән, корсак астына кадәр пычранып, бөтен гәүдәсе тирләп беткән бер туры ат башын иеп тора. Аныи янында башына колаклы бүрек, остеиә кыска сырма бишмәт һәм ат өстендә озак килүдән кәкерәя төшкән аякларына озын кунычлы итекләр кигән бер сары мыеклы ир уртасы кеше каткан бармаклары белән тәмәке төреп маташа. Хәбибул- 
69 
 
Л11н аны күрү белән кычкырып җибәрә; -- Гата, синме бу? Гата төргән тәмәкесенең кәгазь читен ашыкмыйча гына теле очыннан шуытып ала. — Мин шул. —• Кара син, ә — ди Хәбибул- лнн биергә җыенган кеше төсле >кицеләеп китеп, — алып кайттыңмы соң? — Кайттым. —• Кая үзләре? Гата аяк очы белән генә баскычта яткан пычрак капчыкка төртеп күрсәтә. — Ә нигә аларны туры мастерскойга илтмәдең? Атың ардымы әллә? Гата әүвәл капсыз шырпыны кулындагы тактачыкка кат-кат сызып кабыза, тәмәкесен яндыра, каты итеп суыра һәм төтенгә чәчеп, йөткереп тынганнан соң гына әйтә: — Анда эшлиләр бит инде. һәм аның болан дип әйтүеннән аның ни өчен ашыкмавы да, нн өчен геләр-теләмәс сөйләнүе дә Хәби- буллинга аңлашыла: Гата абзыйның аңа кадәр кемнеңдер валларны китереп өлгертүенә, үзенең соңга калуына кәефе бик кырылган иде. — Эх Гата, Гата, төн йокыларымны качырдың син минем. ... Кичә кайтасы кеше идең бит син, нәрсә булды? — Аэроплан бүген таңда гына килеп җитте, үләт кырсын үзен! Хәбибуллин Искәндәревкә кечкенә күзләрен түгәрәкләндереп карый да көлеп җибәрә. — Я, ярый. Аргансыңдыр инде син, ачыккансыңдыр, әйберләреңне складка тапшыр да кайтып ял ит. Иш янына куш дигәндәй, ичмасам, запаслы булып калдык. һәм Хәбибуллин, малга комсыз хуҗа шикелле, валлар салган пычрак капчыкны ике куллап күтәреп карый. Алар конторага керәләр. Хәбибуллин керү белән коридорда зажигалкамы, нәрсәдер актарып утырган бер үсмер малайга • дәшә: — Юныс, энем, бар, йөгер Гыйззәткә, хәзер генә безгә ике ат иярләп китерсен! Малай сикереп торып: — Ярый!—ди дә, кыска бишмәтенең чабуларын җилфердәтеп, чыгып та йөгерә. Каршыдагы ишектән зур бүлмә эче күренә. Анда 'МТС хезмәткәрләре, иртәнге җылы тынлыкны бозмыйча, тавыш-тынсыз гына эшләп утыралар. Хәбибуллин Искәндәрев- не ияртеп сул яктагы ишеккә — кабинетына алып керә. Аларны спай гына киенгән, төймә борынлы, йо- мыры 
гына бер кыз, аяк үрә басып каршы ала. — Я, Нәфисә — ди Хәбибуллин ана, — позицияләрдән нинди хәбәрләр бар? Кыз нечкә генә тавыш белән: — Камышлыдан хәбәр иттеләр, боз күтәрелә башлаган, — дип җавап кайтара. Хәбибуллин имән бармагын күтәрә: — Сизәсеңме, Искәндәрев бу, — шомлы хәбәр. — Еракмы ул «Камышлы»? — Бездән- түбәндә, 12 километрда... Хәлләр кискенләшә бара кебек һәм Искәкдәревнец Хәбибуллин б~- лән кызыксынуы тагы да арта төшә. Шундый таныш булып тоелган кеше шул кадәр билгесез әле аңа! Сынау өчен генә сорау бирә: — Трактористларга хәбәр итмисезме? — Ни өчен? Минемчә, һич кирәкми. — Каушап калырлар, дип уйлыйсызмы? — Каушый торганнардан түгел алар, ләкин... тыныч эшләүләре яхшы, болан да ашыгырга кирәклекне беләләр бит. Әйе, бу дөрес, ни өчен кешеләрнең бер җайга көйләп җибәргән эшләренә ашыктыру һәм гасаби таркаулык кертергә? Ә Хәбибуллин үзе исә кыз әйткән хәбәрдән шактый җанланып китә, кулларын уга- лый-угалый: — Кем-кемне уздыра, боз кузгаламы, без өлгерәбезме? — ди, ләкин үзендә ни өчендер чынлап борчылу сизелми. Шулай да Искәндәрев гаҗәпләнә төшеп карый аңа: «Нидән әле Гали абзый болан 
7и 
 
кәефле, шаг, алда зур эш тора, нәрсә булып бегәр, тынычланырга иртәрәк түгелме соң?» дип уйлана ул... Күрәсең, Хәбибуллин бер дә каушый, таркала белми торган кеше. Чыннан да, менә мондый четерекле бер вакытта анардагы бу рух күтәренкелеге, кешеләргә карата бу йомшак мөгамәлә, һәркемне якын итеп, шулай бераз гына шаяруга бирелеп сөйләшүе — аның куркыныч хәлләргә тыныч карарга өйрәнгәнлеген, зур ихтыяр көченә ия булуын күрсәтмиме сок?! Әйе, чал чәчле олы кеше инде ул, башыннан күп хәлләр кичкән булырга тиеш. Искәндәревнең гомерендә бары бер генә тапкыр күргән һәм соңыннан югалткан кешесе дә үзенең табигате белән Хәбибуллин кебек идеме? Шайтан алгыры! Ихтимал, «ул кеше» менә шушы Хәбибуллин үзедер инде. Каян белсен ул. Тик Искәндәрев күңелендә саклаган «теге кешене», ни өчендер, бик житди, аз сүзле, коры табигатьле бер кеше булырга тиеш дип уйлап йөргән иде. Ә хәзер исә ул «теге кеше» белән Хәбибуллин арасында нинди уртаклык таба? .Хәбибуллин тракторчы кыз Марзияның аркасыннан «акыллым» дип кага — бу ошый, «теге кеше дә» ихтимал, шулай итәр иде. Хәбибуллин механик Хабировтаи «кайчан өлгерер» дип сорый — бу туры килми, «теге кеше» өлгертегез!» дип приказ бирс-р иде. Хәбибуллин Гатаны күргәч, балаларча жиңеләеп китә, ә валларны күргәч күзләрендә бөтенләй комсызлык уты кабына. «Теге кеше» болай булмас иде, ул сабыр, гади генә булып калыр иде. Елга ачылырга тора, куркыныч якынлаша — Хәбибуллинның моңа исе китми, ул хәтта әнә ничек дәртләнеп, канатланып утыра. Теге кешедә нәкъ шулай каушамас, таркалмас иде, бәлкем болай кулларын угалый-угалый очынмыйча, сабыр, тыныч кына утырыр иде. Юк, Искәндәревкә инде асыл дәресне белергә, Хәбибуллин белән «аны» бер кеше итәргә, яки бөтенләй аларны бер-берсеннән аерырга вакыт. Ул сорау бирергә җыена... Менә, әлеге өлгер малай ялт итеп, килен керә: — Гали абзый, атлар булды. — Ярый, энем! Ә без, Искәндәрев, булмаса күпер тирәсен бер карап меник әле. Алар торып тышка чыгалар. Баскыч төбендә көтеп торган ике иярле атның берсенә — карасына — Хәбибуллин, 
икенчесенә — турысына — Искәндәрев атлана. Озата чыккан Нәфисәгә Хәбибуллин: — Кызым, нинди генә хәбәр булса да безнең арттан Юнысны йөгертерсең!—ди һәм атын капкага таба бора. Атларын янәшә атлатып кына капкадан чыгып китәләр. Искәндәрев бүленгән уйларын жыеп өлгергәнче, Хәбибуллин аның үзе турында сораша башлый: күптәнме ул газета эшендә, элек кем иде? Юк, Искәндәрев газета эшендә яңа кеше әле. Элек, сугышка кадәр, районнарның берсендә урта мәктәп укытучысы булган. Фронтта, солдат "булып сугышып йөргән чакта, армия газеталарында языша башлый. Сугыш бетәр алдыннан гына аны фронт газетасына даими сотрудник итеп алалар. Газета эшен бик яратып китә һәм Берлиннан кайтып, погоннарын салгач та ул шул эштә калырга тырыша. Өлкә газетасы үзе аны авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләргә чакырып ала. Менә хәзер, язгы чәчү вакытында ул, газетаның махсус хәбәрчесе булып, районнарга чыгып йөри. Хәбәрләр язу белән генә чикләнәме ул? Хәзергә, әйе, хәбәрләр һәм очерклар язу белән чикләнә. Дөрес, матур әдәбиятны бик ярата, хикәядә үзен сынап карарга нияте зур. Ләкин, редакциядә эшләүче бер тәҗрибәле язучының образлы теле белән әйткәндә, хикәя өчен әле «түл жыеп» йөрүдән узганы 'юк. Хәер, ул бөтен жанрларга берьюлы тотынып караудан сакланырга тырыша. Мәсәлән, шигырь язмаячак, чөнки ул үзендә, әдәбиятның бу югары һәм нечкә төрен ижат итәрлек сәләт юк дип уйлый, һәрхәлдә ул алама шигырь язуга караганда, матур итеп кубыз уйнауны артыграк күрә. Кыскасы аңа укырга һәм 
71 
 
өйрәнергә, өйрәнергә һәм укырга кирәк. Алар елга янына килеп җитәләр. Ерактан ук әле Искәндәрев яр буена тигез штабельләргә салып куйган аппак ташлар өемен һәм • жпрдә аунап яткан озын, юан бүрәнәләрне күреп килә иде. Аларга якынлашу белән Хәбибуллин: — Болар — яңа күпер өчен, — ди, — язгы эшләрне бетерү белән салдыра башлыйм. Ташкынга түгел, җир селкенүгә бирешми торган итеп эшләтергә исәп... МТС ихатасының түреннән башланган таш юл ярга килеп җитәрәк сулга борылып, сөзәк кенә иске, агач күпергә төшә. Хәбибуллин белән Искәндәрев юлдан читкә чыгып, атларын туктаталар һәм яр башыннан карап тора башлыйлар. Бу елга безнең республикада еш очрый торган гадәти елгаларның берсе икән. Иңе аның бу урында, ярдан ярга кадәр исәпләсәң,30—35 метрлар чамасы булыр. Хәер, киң- ■ лрге һәм тирәнлеге белән ул бик үзгәреп торучан елгага ошый. Җәй көннәрендә аның күп урыннары кичеп йөрерлек була торгандыр, ә язын ул күп сулы, тирән, мәһабәт, хәтта, куркыныч булып күренә ала. Менә шул елга аша агач күпер үтә. Заманында таза эшләнгән бу күпер, еллар үтү белән, шактый нык тузып, какшап өлгергән инде. Баганалары карайган, күбесенә мәшкәкләр чыга башлаган, идән такталары нык ашалган, ә агым ягындагы күперне саклый торган свайларның берничәсе инде сынып ауганнар. Күпме аның гомере калган; берничә елмы, берничә сәгатьме? Ә елганың үзенә карасаң пошынырга урын да юк кебек. Боз өсте- нә саргылт су җәелгән, һәм елга, нәкъ җәйге күл шикелле, тын гына ята. Тик сизелмәс җилнең шаяруыннан аның өсте ара-тирә җыерчыкланып куя, һәм ярдан төшкән шарлавыкларның күбекләре әйләнеп, йөзеп йөриләр. Гадәттә, елгалар салкын көнне, тискәре җил исеп торган чакта ачылучан булалар. Ләкин менә бүген, нәкъ җәйдәге шикелле, тымызык, җылы көнне елга үзен ничек тота? Мондый көнне тын гына яткан юаш елга аеруча мәкерле, хәтәр булмыймы? Ләкин никадәр шулай шикләнеп уйланма, бүгенге көн — бөтен хәтәр — куркынычларны онттырырлык гаҗәп бер көн иде. Дөнья нурда коена, күк йөзе, әйтерсең, үтәдән үтә яктыртылган төпсез диңгез — чиге дә, тирәнлеге дә юк аның, һич күз кунарлык нәрсәсе булмаган сыек-зәңгәр бушлык ул... Тик әнә, кемнеңдер кулыннан ычкынып киткән юка 
ефәк шарыф төсле, кечкенә, озынча ак болыт офыктан бирегә таба акрын гына йөзеп килә.. Ә аңа каршы биредән кара кырлар сөзәк кенә күтәрелеп китә, китә һәм, ниһаять, күк бөгелеп офык сызыгы артына төшкән җирдә, күгелҗем якты томан эчендә эреп югала, һавадан туктаусыз тургайлар сайравы түгелә. Вакыт-вакыт Искәндәревкә тургай тавышы каядыр, баш түбәсендә түгел, ә күке- рәге эчендә яңгыраган кебек тоела, һәм аның урыныннан кузгалып, ак пар көйрәтеп яткан кара кырлар түренә китәсе килә. Әгәр тракторлар бүген аръякка чыгып китсәләр, ул, әлбәттә, алардан калмаячак, йомышы төшсә, МТС ка яңадан кайтыр, ә беренче хәбәре аның тракторның беренче буразнаны сы- зывы турында булырга тиеш. Янә, аръякта тракторлар чыгу белән эш башлап җибәрер өчен бөтен нәрсә хәзерме, бөтен кирәк-яракны алдан чыгарып куйганнармы? Болар- ның барысын да ул үз күзләре белән күрергә тели. Ләкин... Хәбибуллин, менә янында торган Хәбибуллин, ничек соң аның белән, кем соң ул? Бу сорауларны ул йөрәгендә артык йөртә алмый, җавапсыз китсә — эше-эш, ашы-аш булмас. Хәбибуллин исә кечкенә уйчан күзләрен кырлар түренә төбәп һәм үз эченнән нидер сөйләгәндәй Пфеннәрен кыймылдаткалап, аты өстендә калка биреп утыра. Аты да аның калкып чыгачак яшь үләннәрнең тәмле исен тойгандай колакларын уйнаткалый, киң яланда койрыгын дугаландырып чабасы килгәндәй тынычсызланып, тоягы белән җирне тырный, һәм Хәбибул
72 
 
лин гарип кулы белән атының җылы муеныннан сыйпап, аны тынычландырырга тырыша. — Чү, ЧҮ- Сабырсызланма! Ат башын чайкап, пошкырып куя. Ә Хәбибуллин көрсенеп: — Җир көтә! — ди, — әйе, җир көтә! Аннан нидер күрепме, нәрсәнедер исенә төшерепме үз алдына елмая. — Бану апаң тик ята торган кеше түгел ул. Кара, ничек таба күмәчләре төсле итеп тезеп чыккан.- Искәндәрев нәрсә турында сүз барганын аңламыйча Хәбибуллин караган якка карап ала. — Тирес өемнәрен әйтәм,— ди Хәбибуллин һаман шулай кысыла төшкән күзләрен кырлар түренә төбәп, — «Алга» басулары бу... Без эш итеп бирәсе җирләр. һәм Искәндәрев кинәт үзенең соравын бирә: — Әйтегез әле иптәш Хәбибуллин, сез фронтта булдыгызмы? Хәбибуллин көтелмәгән бу сораудан аптырап Искәндәревкә карый, дәшми тора. Искәндәрев кинәт өметсезләнеп «юк, бу ул түгел» дип уйлап ала, ләкин аның бөтен йөзенә шундый бер тынгысыз кызыксыну чыккан була ки, Хәбибуллин гаҗәпләнүдән ихтыярсыз көлемсеһ рәп сорый: — Ни өчен бу сезгә кирәк булды әле? — Беләсем кил'э. Чыннан да, иптәш Хәбибуллин, дөресен генә әйтегез — булдыгызмы, юкмы? — һем... кызык бу... фронтта булмаган кеше сирәктер инде ул хәзер./. Әлбәттә, булдым, ләкин озак түгел. Искәндәрев моңарчы тын алмыйча торган кешедәй тирән итеп сулый. "— Алайса, иптәш Хәбибуллин, фронтта без сезнең белән очрашкан кешеләр булып чыктык. Хәбибуллин артык исе китмичә генә: — Булса булгандыр шул, фронт бит УЛ, анда кем-кем белән генә очрашмый—, дип куя, сопра аз гына уйланып торып өсти:— ләкин, гафу итегез, сезнең белән очрашуымны мин бер дә күз алдыма китер* алмыйм. — Сез 1942 елның көзендә Ржев районында барган һөҗүм сугышларын хәтерлисезме? — Ничек хәтерләмим, ди. Гомердә онытыласы түгел алар. — Ә сез 30 ноябрьда сай гына бер чокыр эчендә нинди хәлдә ятуыгызн ы беләсезм е? Хәбибуллин җавапсыз кала, күзләре 
аның зур булып ачылалар һәм йөзе сизелерлек дәрәҗәдә агарып китә. Ул янәшәсендә торган һәм гомерендә^ беренче тапкыр күргән бу яшь, таза, чибәр егетнең карасу тыныч йөзенә һәм ниндидер яшерен сер уйнаган озын керфекле кара күзләренә шундый үтә җитдилек белән карап тора башлый ки, Искәндәрев бу караштан уңайсызланыпмы, әллә Хәбибуллинны тынычландырырга теләпме, гаепсез бер елмаю белән киң итеп елмая. Ниһаять, Хәбибуллин нәрсәнедер сизә, аңлый башлаган кешесыман акырын гына: — Әйе, хәтерлим, — ди. Искәндәрев елмаюыннан туктамыйча, бик гади генә итеп әйтә: — Менә шул чокырдан без икәү бергә чыккан идек, иптәш Хәбибуллин. Хәбибуллин кискен генә аты белән Искәндәревкә борыла һәм битен аның битенә якын ук китереп, пышылдап сорый: — Туган, ул сез идегезмени? — Мин идем, иптәш Хәбибуллин. Алар озак кына бер-берсенен күзләренә туры карашып торалар. Соңыра Хәбибуллин ничектер, күңеле нечкәрүдән булса кирәк, авызын елмаюга ошатып бер якка кыйшайта, гүя иреннәренең калтырануын тыярга тырыша, ә күзләрендә аның, бер вакытта да яшь булып таммый торган, ләкнн күпне кичергән йөрәкнең дә эри алуын күрсәткән, якты дым чагыла, һәм ул Искәндәрев атының ялына к\- лын салып, эчке тирән дулкынланудан тиберәнгән күкрәк тавышы белән сөйләнә башлый: — Сез икәнсез ул ә, сез икәнсез,, туганым! һич күңелемнән чыкмаган, гел генә кем иде ул, дөньяда
73 
 
бармы икән ул, дип уйландыра торган кешем сез икәнсез ләбаса! Ни өчен хәзергә чаклы әйтмичә тордыгыз? — Белә алмыйча, таный алмыйча тордым сезне, Гали абзый, — ди Искәндәрев беренче тапкыр «иптәш Хәбибуллин» дип дәшмичә, — Сезме, түгелме дип аптырап беттем. Төсмерлим дә кебек, ләкин шиклә- нәм. Бер уйласам — сез идегез төсле, икенче уйласам — сез булмаска тиешсез, чөнки... исән-сау булуыгызга бер дә ышанмый идем. — Әйе, әйе. Ихтимал. Ул чактагы хәлемне мин һич хәтерләмим. Ничек булды, сөйләгез зинһар. «Ничек булды?» — бу сораудан И с кә н д ә ре в у ң а й с ы з л а н ы п кала. Коточкыч каты сугыш вакытында Хәбибуллинның нинди куркыныч, хәтәр хәлдә калуын яңадан аның хәтеренә төшерергә ул теләми иде. Инде шул хәтәр вакытта үзенең нәрсә эшләвен, ничек ярдәм күрсәтүен сөйли башласа, ничектер, мактану булып чыгар кебек тоела иде. Җитмәсә Хәбибуллинның әле ишеткәннәрдән шундый тирән тәэсирләнүе аның үзен дә дулкынлатып җибәрде, һәм ул менә шушы минутта тыныч, сабыр гына әдәм рәтле итеп сөйли дә алмас шикелле... — Ничек булды? — ди, ул маңгаен ышкып, — сугыш бит, үзегез беләсез... Немецларны көчле ныгытмаларыннан бәреп чыгарырга тырыша идек. Шул чакта, хәерсез, мин аяктан җәрәхәтләнеп егылдым, якындагы бер снаряд чокырына шуып барып төштем... Чокыр төбендә сез һушыгызны югалткан хәлдә ята идегез. Санитарлар килеп алырлык урын түгел иде ул... Шуннан инде мин сезне үземнән калдырмыйча алып чыктым. Менә шул. Соңыннан санбатта миңа сезне батальон комиссары дип әйттеләр. Сез комиссар идегезме? — Әйе, мин батальон командирының ярдәмчесе идем. Туктагыз әле, сез үзегез кем идегез, ни өчен алдан без берберебезне белмәгәнбез? — Мин элекке кичтән генә сезнең полкка маршевой рота белән килгән идем. Төн буена безне роталарга, взводларга таратып йөрделәр. Таннан һөҗүм башладык, ә кичкә таба инде мине санбаттан госпитальгә да озаттылар... Искәндәревнең һәрбер сүзен йотып торган Хәбибуллин нидер җитеп бетмәгән төсле күзләрен Ис- кәндәревтән алмыйча, һаман бер үк сүзләрне кабатлый. — Юк, шулай да, шулай да туган ничегрәк булды? Ничек сез, үзегез 
җәрәхәтле килеш, мине ут астыннан алып чыга алдыгыз? Бу бит гаҗәп бер хәл! . — Сугышта була торган хәл инде ул, Гали абзый, искитәрлек бернәрсә дә юк. Хәбибуллин куе кашларын күтә- рә^ — Ис китәрлек нәрсә юк, дисез! Ах, туган! Үлемнән коткару — әйтергә генә ансат бит бу! Шул арада, әлеге конторда утыра торган Юныс тыны бетеп, чабып килә, һәм килеп җитәр — җитмәс кычкыра: — Гали абзый! Хәбибуллин аты белән аңа борыла: — Нәрсә бар? — «Камышлы»дан хәбәр иттеләр, боз китә, ди. — Күптәнме? — Әле яңа гына шалтыраттылар. — Син, энем, монда каласың. Хәзер яныңа Гыйззәтне кешеләр белән җибәрермен. Күпер тирәсен күзәтерсез. Ә без, Искәндәрев, туры мастерскойга барыйк. һәм алар каеш йөгәннәренең очы белән атларына сугып, җиңел генә юыртып китәләр. Китәр чакта гына Искәндәрев елгага карап ала; аның боз өстендә тыныч яткан саргылт суы түбәнгә таба ашыгып ага башлаган иде. Ат өстендә юыртып барышлый Хәбибуллин һаман нидер сөйләнә, ләкин Искәндәрев каршы җилдән аның сүзләрен аерып бетә алмый иде. Тик «шулай туган», «ике тапкыр авыр операция үткәрдем», «нинди зур изгелек...», «сез үзегез дә аңлап җиткермисездер», «хатын, балалар белсә...» кебек өзек-өзек сүзләрен генә ишетеп кала. Шулай
74 
 
да Искәндәрев бу яңадан танышуны Хәбибуллин йөрәгенә шул кадәр якын алыр, дип һич көтмәгән иде, ул бары үзендә туган зур кызыксынуны канәгатьләндерергә генә теләгән иде, һәм хәзер кешене шундый тирәнтен дулкынлатуына, ниндидер уңайсызлану катыш, чын куану тоеп бара иде. - МТС ка якынлашуга, аның ихатасы түреннән тонык кына шаулаган мотор тавышы ишетелә. — Егетләр моторларны саныйлар, — ди Хәбибуллин Искәндәрев- ::ә үрелеп, — сезнең валлар эштә, дустым. 
Бер сәгатьтән соң алар, ходка киткән тракторларны артларыннан ияртеп, кире елга буена төшәләр. Күпер тирәсенә шактый халык җыелып өлгергән иде. Яр астыннан кайберәүләрнең югары күтәреп, түбән төшергән багорлары күренеп кала. — Елга да ашыга ахыры, — ди Хәбибуллин һәм атын юырта башлый. Яр башына килеп туктау белән алар, бая тын гына яткан елганың бөтенләй башка хәлгә кергәнен күрәләр. Күпернең агым түбәне бер 70—80 метрга кадәр тәмам боздан ачылган һәм зур-зур кисәк булып ватылган бозлар алда яткан, ләкин һаман әле ни өчендер кузгалып китә алмый торган тоташ боз кыры өстенә барып менгәннәр, сыек-зәңгәр кырыйларын дәһшәтле күтәреп, кояштан җем-җем итеп, елтырап торалар. Күпер астыннан ургылып, кайнап су чыга, агып китәргә юл таба алмыйча, ике яр арасында бөтерелеп, ярсып йөри. Күпернең баганалары арасын хагы бозлар да әле ычкынып китә алмаганнар. һәм тын калып, тыңлап торсаң, аларнъщ баганаларны акрын гына шыгырдатулары ишетелә. Күпердән үрдә исә ярдан ярга кадәр яткан ярты гектар зурлыгындагы боз тоташы белән кубып, күперне саклый торган ике-өч зәгыйфь свайларга килеп терәлгән. Ул селкенми, ләкин анын нинди аяусыз көч белән свайларга басым ясавы, астыннан атылып, шаулап чыккан судан сизелеп тора. Әгәр шул коточыргыч бозга тагын берәр боз килеп төртсә, күперне саклаучы свайларны да, күпернең үзен дә чәлпәрәмә китереп, актарып ташлавында шик юк. Моны күргәч Хәбибуллин: — Ах, туган, менә кайда нкән ул куркыныч! — ди һәм бүген беренче тапкыр аның киң бите караңгыланып китә һәм 
кинәт т\тан кызулык белән ул хәрәкәт итә башлый. Шул минутка ук биш-алты кешене яр буйлап агым үренә җибәрә: аларга бер-берсеннән йөзәр адым ара белән торып, бу свайларга терәлгән олы бозның үрендәге елга өстеннән күзәтергә һәм, әгәр үрдәге бозлар кузгала башласалар, кул күтәреп сигнал бирергә куша. Үзе шунда ук, яр башына килеп туктаган тракторлар янына чаптырып бара. Искәндәрев тә аңардан калышмый. Тракторчылар белән бер генә минутка җыелышып, хәлнең ничек булуы турында сөйләшеп алалар. Хәл бик хәтәр. Хәзер ук, бер секунд кичекмәстән, берәм-берәм күпердән чыга башларга кирәк. Ләкин... стихия кеше ихтыярында түгел, аның хәзер нәрсә эшләячәген исәпкә алып булмый: һәм механик Хәбиров, гадәттәге сабырлыгын саклап, ашыкмыйча гына ӘЙТӘ: — Гали абзый, берәр трактор күпердән үткән чакта гына ул боз китереп сукса, күперне аударып җибәрсә дим, су төбенә китмәбезме икән? Бөтен бәла, бөтен куркыныч шунда да шул. Яки күпергә керүдән тыелырга, нәрсә буласын көтеп торырга, яки тәвәккәлләп керергә, үтәргә кирәк. Яки инде..., әлбәттә, Хәбибуллин зур бәхетсезлек, корбан булу ихтималын хәтерендә нык тота. Ул әүвәл елга үренә, соңра Искәндәревкә, моңарчы күренмәгән салкын бер җитдилек белән карый. Искәндәрев үзенә төбәлгән бу кечкенә соры күзләрдә олы тәвәккәллеккә барырга хәзер торган катгый ихтыяр күрә. Ул бер сүз дә дәшми һәм Хәбибуллин карашын батыр
75 
 
күтәрә. Хәбибуллин аты өстендә калка биреп, кычкыра: — Кузгалырга! Тракторчылар яшен тизлеге белән урыннарына сикереп менәләр, һәм менә беренче трактор алга ыргыла. Аның кинәт дөбердәп кузгалуыннан Хәбибуллинның кара айгыры сискәнеп, арткы аякларына күтәрелә. Хәбибуллин аны, бер нокта өстендә әйләндергән шикелле, каты кул белән зырылдатып әйләндереп ала — айгыр шып туктый. Беренче трактор бик кызу күпергә төшә, керер алдыннан кисәк генә йөрешен акрынайта, һәм кергәч күпернең такталарын сыгып, сикертеп, яман шаулап, ашыкмыйча гына аръякка чыга башлый. Соңгы тракторда үз нәүбәтен . көтеп, ике кулы белән руль тәгәрмәчен кысып тоткан килеш Марзия утыра. Ул гәүдәсен туры, хәрәкәтсез тота, башын аз гына артка ташлаган, иреннәрен нык кыскан һәм йомыла төшкән күзләре белән туп-туры күпергә, трактор өстендә селкенгән иптәшләренең аркаларына текәлгән. Ул — катгый йөҗүмгә хәзерләнгән солдат шикелле, командир боерыгын көтә һәм Искәндәрев аның бу мәһабәт, батыр утырышына, ихтыярсыз, тирән соклану белән карап тора. Менә икенче трактор да күпергә төшеп китә һәм исән-сау аръякка чыгып җитә. Инде Марзия тракторын кузгата башлый... Нәкъ шул чакта елга үрендәге берничә кеше ашыгып кулларын күтәрәләр; бу — боз кузгалу турында сигнал. Ул арада булмый, якынрак торган кешеләр дә кулларын күтәреп болгый башлыйлар — бозлар кысырыклый. Моны күргәч Хәбибуллин тәмам агарып китә һәм күпергә төшеп барган кыз артыннан омтылып: —• Марзия акыллым! — дип кычкырып җибәрә. Нәрсә әйтмәкче иде ул — туктарга кушмакчы идеме, әллә ашыктырырга телрдеме? v— билгеле түгел, тик ул алга омтылган килеш хәрәкәтсез катып кала. Яр буендагы барлык кешеләр бер минутка һәртөрле хәрәкәтләреннән туктап, тын да алмыйча Марзияга текәләләр. Ә Марзия һичкемне күрмәстән, ишетмәстән, акыллы хайван шикелле кулына тәмам ияләшкән машинасын җиңел йөртеп, күпергә барып керә. Бер-берсе өс- тенә менә башлаган бозлар ярсулы ачу белән свайларңы кысырыклый- лар, һәм свайлар сыкранып чатныйлар, шыгырдыйлар... һәр секунд санаулы, һәр секунд күпер белән бергә җимерелеп төшәргә мөмкин, ләкин Марзия 
акырын чыга һәм аның шундый хәтәр вакытта ашыкмавы, тыныч булуы яр буеннан карап торучыларны гәмам хәйранга калдыра, аларның нервлары өзелергә якынлашкан кыл шикелле соң чиккә җитеп киерелә. Менә бер свай чыдамыйча шартлап сына, артка ава, аның өстеннән яман шаулап, югарыга ыргылып, атылып тоташ су һәм кисәк-кисәк бозлар күпер астына ташланалар, һәм... Марзия да күпернең аргы башына барып җитә. Ярдан ярга тулып яткан боз әлеге тар аралыкка тартыла, ләкин аңа сыя алмыйча, калган свайлар- ны чәлпәрәмә китереп сындыра башлый. Менә хәзер күпер... Ул да булмый Хәбибуллин янында янәшә торган Искәндәрев: — Гали абзый, мин киттем! — ди дә атына ике тапкыр бик каты сугып, түбәнгә ташлана. Хәбибуллин: — Ах, туган! — дип әйтергә генә өлгерә, Искәндәрев җилдәй очып күпер өстеннән үтеп тә китә һә?л... күпер тоташы белән гөрселдәп ава. Берничә секунд су өстендә тәртипсез зур бер өем булып ята, соңра һичбер нинди киртәләр белән хисаплашмаган бозлар аны, йомычка өемен туздырган шикелле ишә, тарата башлыйлар. Яр башында хәйран булып, зур кызыксыну белән карап торган кешеләр; — Китте! — диләр, һәм чыннам да күпернең баганалары, такталары боз астына чумып, кайберләре боз өстенә менеп, ә кайберләре исә бозлар арасында ургылып кайнаган судан аяк үрә басып, ыргый-ыргый, чайкала-чайкала түбәнгә таба агып китәләр. Ис китәрлек кыргый һәм тантаналы күренеш! Бу тамашага аръяктан Искәндәрев һәм тракторчылар карап тора

 
лар. Алар бирге якка кулларын б о л гы й л ар, нәрсәдер кычкыралар, ләкин кая инде мондый мәхшәрдә аларны ишетү!.. Хәбибуллин тирән бор уйчаклык- ка төшкәндәй беркемгә игътибар итмичә һәм беркемне ишетмичә башын иеп. елгага карап тора. Нәрсә уйлый ул бу минутта, шатланамы ул әллә шундый бер көчле борчылудан сон, үзендә бушап калу тоямы? Бәлкем, җанын борчыган бер эшнең, ниһаять. шулай уңышлы төгәлләнүе, кешеләрнең шундый зур куркыныч аша, исән-сау үтүләре аның күңелен нечкәртеп җибәргәндер, Һәм ул хәзер шул җылы хисләренә йотылып калгандыр. Каян белергә мөмкин ди аны?! Тик әле яңа гына кичергән тирән дулкынланудан булса кирәк ул шактый йончыган һәм тагы да картая төшкән кебек күренә иде. Әйе, тормышның һәрбер сынавы кеше өчен бушка гына үтми күрәсең. Елганың ташуы бераз сабырлана төшә. Эреле-ваклы бозлар бер-бср- сен кысырыкламыйча, олы бер мал көтүе шикелле, ашыкмыйча агалар. Күпернең соңгы такталары да китеп беттеләр. Менә аръяктагы тракторлар да яңадан шаулый башладылар. һәм бер-бер артлы, ашыкмыйча гына, язгы дәртле кояштан акрын гына эреп, парланып яткан кара кырлар түренә таба киттеләр. Алар артыннан Искәндәрев тә атын атлатып кына иярде. Бар да киттеләр. Хәбибуллин артыннан төшә, авы 
эченнән нәрсәдер сөйләнеп, гарип кулы белән аның муеныңнан СӨЙ. Ат колакларын акрын гына уйнат- калап, йомшак ирене белән Хәби- буллинныц күкрәгенә төртеп-төртеп ала. Соңра Хәбибуллин йомышчы малайны янына чакырып: — Мә, улым, атны алып кайт! — ди һәм аны бер аягыннан күтәреп ат өстенә атландыра. Малай да китә, ә Хәбибуллин ялгыз кала. Бик озак ул, бер үзе генә яр башыннан аръяктагы ераклашып барган трак, торчыларга карап тора. Ниһаять, трактор тавышлары акрынлап тына башлагач, ул урыныннан кузгала, кулларын аргка куеп, МТС ка китә. Менә хәзер генә, Хәнпфә ханымның аш пешереп, Искәндәрев белән бергә кайтуларын көтеп торуы, аның исенә төшә һәм, кинәт ул аеруча бер тирән юксыну белән Искәндэ- ревне сагына. Менә хәзер Искәндәрев кирәк аңа, каршысына утыртып, «Туганым» — дип бөтен эчен буша, тып, сөйләшеп утырыр өчен ул кирәк... Никадәр якын, кадерле һәм тансык кеше икән ул аңа... Менә хәзер генә ул, аның шулай икәнен бөтен - йөрәге белән тоя һәм күкрәген тыгызлап күтәрелгән, моңарчы бу кадәр тирәнлек белән татылма- ган сөенечле бер җылы хистән дулкынланып, ихтыярсыз, үз алдына « — Ах, кешеләр, нинди әйбәт кешеләр!» — дип куя.