Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫЛАРДАН КИЛГӘН ХАТЛАР

Тик социалистик җәмгыять шартларында гына язучы үзенең миллионлаган яңа укучыларын тапты. А. М. Горький 1934 нче елда Совет язучылары съездында ясаган докладында совет укучысын: «Россиянең бөтен намуслы язучылары тарафыннан ашкынып көтелгән һәм хәзер килеп безне сөеп чолгап алган, безне эшләргә өйрәтә торган дустыбыз» дип атаган иде. Совет язучысы иҗат иткәндә әдәбият алдына зур таләпләр куйган, бүгенге тормышның актив төзүчесе булган алдынгы, хәзерлекле .укучыны һәрвакытта күз алдында тотарга тиеш. Совет укучысы язучының һәрбер яңа әсәрен түземсезлек белән көтеп ала, аның пжаг уңышы өчен чын күңеленнән сөенә, шатлыгын автор белән бергә уртаклаша. Әйе, ул хәзер кулына пи эләксә шуның белән канәгатьләнә торган гади укучы гына түгел инде. Әсәрдән барыннан да бигрәк, ул үзенә киңәнлче, тормыш чынлыгы, һәртөрле авырлыкларны жиңеп яңа көрәшләргә дәртләндерүче тирәң фикерне, рухи азыкны эзли. Шулай ук идея һәм художество эшләнеше ягыннан түбән, примитив булган әсәрләр аны әрнетә, пошындыра, чөнки ул әдәбият эшенә халык, дәүләт эше итеп карарга өйрәнгән. «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә укучылардан йөзләрчә хатлар килеп тора. Төрле профессия кешеләре җибәргән бу хатларда әдәбиятка сусау, аның язмышы белән якыннан танышасы килү һәм аңа тирән ихтирам авазы яңгырый. Татарстан кырларында югары уңыш үстерүче колхозчы да, мәктәп партасы артында тырышып белемен күтәрүче яшь укучы бала да, сугыштан соңгы сталннчыл бишьеллык планны дүрт елда үтәп чыгу өчен ярышучы завод эшчесе һәм Советлар иленең чигендә хезмәт итүче сакчы, да әдәбият белән бер үк дәрәҗәдә кызыксына. Алар укыган теге яки бу китап турындагы фикерләрен язучыларга җиткерергә тырышалар. Менә Норлат районы, Норлат урта мәктәбенең 10 нчы класс укучысы Малик Халитов ипгәш Нәкый Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» исемле драмасы турында болай дип яза: «Мин күптән түгел «Мулланур Вахигов» драмасын укып чыктым. Сезнең бу әсәрегез миндә бик зур 
J26 
 
 
тәэсир калдырды. Бу әсәр ак белән караны, дус белән дошманны аера белергә, батырлыкка өнди. Без яши торган Советлар иленең нинди кыен шартларда төзелүен күрсәтеп, Ватанны яратырга, азатлыкның, бәй- сезлекнең кадерен белергә өйрәтә. Революция өчен, безнең шат тормышта яшәвебез өчен башын да кызганмаган атаклы татар революционеры Мулланур Вахитов образы дошманнан аяусыз үч алырга чакыра.» Безнең кешеләрне коммунистик рухта тәрбияли ала торган әсәр тудыру — язучыга моннан да мактаулыраҗ зуррак хезмәтнең булуы мөмкин түгел. Шөгер районы Ка ратай авыл советы секретаре иптәш Усманов Мөдәррис Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград фронты һәм атаклы Курск дугасы сугышларында катнаша. Туган илнең азатлыгы өчен барган рәхимсез көрәшнең бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татый. Хәзер яңадан тыныч хезмәт фронтына кайтып, үзенең туган колхозын аякка бастыру эшенә керешкән фронтовикколхозчының кышкы кичләрдә иркенләп әдәби әсәрләр укырга бөтен мөмкинлеге бар. Борис Полевойның «Чын кешесе» аның йөрәген тирәннән дулкынландырган икән, бу бик табигый, элекке сугышчы Усманов Алексей Мересьев образында үз батырлыгын, үз кичерешләрен күрә. Чөнки совет солдатының һәр кайсына характерлы булган унай сыйфатларны Б. Полевой Мерс-сьев йөзендә тулы, матур итеп чагылдыра белгән. Кемерово өлкәсе Сталинск шәһәрендәге Ф 3 Ө мәктәбе укучылары да «Чын кеше» повестен укып дулкынлануларын, әсәрнең авторы Борис Полс- войга һәм әсәрне татарчага тәрҗемә иткән И. Гази, Г. Иделле, Г. Гобәй иптәшләргә үзләренең кайнар рәхмәтләрен белдерәләр. Шундый ук бер хатында Казан шәһәрендә яшәүче Закиров ишәш Ибрай Газиның «Без әле очрашырбыз» хикәясенә тукталып, болай ди: «Сезнең журналның 2 — 3 саннарында басылган «Без әле очрашырбыз» дигән хикәягез бик ошады. Ул бик эчтәлекле һәм матур стиль белән язылган, укып бетергәнче кузгалырга туры килмә це. Шуның бе-. лән бергә, ул хикәянең дәвамын язарсыз микән, чөнки Дәвлетшин Закир һәм Разня турында ни белән беткәнен беләсе килә». Безнең укучыларыбыз аерым китап булып яки вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан бергенә хикәя, бер генә 
повестьны да укымыйча калдырмыйлар. Алар безнең язучыларыбыздап бүгенге көннең актуаль темаларын бөтен киң-, леге, тулылыгы белән чагылдырган, төрле жанрларда яхшы әсәрләр кө-. тәләр. Соңгы бер-ике ел эчендә Ватан сугышы темасына язылган әсәрләр арасында Габдрахман Әпсәлә- мовныц «Ак төннәр» повесте күр- некле урынны тота.- Бу повестьны, укыганнан соң алган тәэсирен укытучы Җәләлиена түбәндәге юлларда ачык белдергән: «Ак төннәр» — барыннан да бигрәк, көчле ихтыярлы геройларны эченә алган әсәр». 3 менә Алабуга институтында эшләүче укытучы Җәмалиев Шамил бу хакта киңрәк туктала һәм әсәрнең, кыйммәтен ачарга омтыла. «Нинди генә авыр шартларда да Ватан тарафыннан куелган бурычларны Совет Армиясе сугышчылары кебек үзеңне аямыйча намус белән үтәргә кирәк, дигән идеяне үткәрә «Ак төннәр» повесте. Монда сурәтләнгән геройлар җиңеп чыгуга нык ышаналар. Сугыштан соң тагын да тыныч төзелешкә күчеп, социалистик җәмгыятьнең алдынгы кешеләре булу турында уйлыйлар. Аларның барында да Ватанга чиксез мәхәббәт, бер-беренә туганлык һәм һәр эштә искиткеч бердәмлек хисләре өстенлек итә. Бу сыйфатлар аларның бөтенесендә дә табыла. Билгеле, бо- ларның һәрберсенең индивидуаль үзенчәлекләре дә бар. Мондый кешеләрне тик безнең илебез, Ленин — Сталии милли политикасын тормышка ашырган ил генә тәрбияли, үстерә ала». Производство тормышын күрсәткән күләмле әсәрләр бездә бөтенләй күренми. Бу темада кискен борылышлы күптән ясарга вакыт иде инде. Кайбер шагыйрьләрнең шушы җаваплы һәм кирәкле темага ба

 
 
 
 
j «Сызгана эшче кулларын, Тутыкмас корыч коя». Корыч койганда эшчеләр кулларын сызганмыйлар. (Бу колхоз болыннарында печән чабу түгел бит). Киресенчә, эшчеләр аерым киемнәр кияләр. Ул киемнәрне завод телендә «спецодежда» дип йөртәләр. Шул киемнәрне кими торып, эш башлау техник куркынычсызлык буенча тыела. Сез башта: «Кызган тимер ялкын ата» дидегез. Ә хәзер «Тутыкмас корыч» дисез. Минемчә, сез завод тормышын аз белүегез аркасында тимер белән корычны да бик үк аерып бетермисез. Бу турыда кою цехында эшләүче кешеләр белән яки булмаса һөнәр мәктәбе укучылары белән аңлашмавыгыз, сөйләшмәвегез бик сәер. «Ул суга кызган тимергә, Маңлаеннан тир тама». ничек инде ул алай корыч кою цехларында кызган тимергә сугу?! Шагыйрь абый, сез бит үзегез шул ук журналда «Днепр ага да ага» дигән шигырегездә: «Безнең кулда фән ачкычы, Фән ачмаган юк йозак», дип язасыз. Бу юлларның шигъри яктан ничек эшләнешләре турында зуррак тәнкыйтьчеләр әйтерләр. Бары тик: «Безнең кулда фән ачкычы» дип язып та, шуны «Эшче» шигырендә тормышка ашыра алмавыгыз гына мине хәйранга калдыра». Укучы үзенең язучысы алдына шундый таләпләр*куя һәм теләкләрен белдерә, безнең чынбарлыгыбызны дөрес итеп бирергә кирәклекне туры сүзе белән искә төшереп тора. Тормышны бөтен нечкәлекләре белән күрергә өйрәтә. «Совет әдәбияты» редакциясе шушы мәкалә белән үз битендә укучылар трибунасы оештырып җибәрә һәм моннан соң да укучыларның укылган әсәрләр турындагы фикерләрен дәвамлы рәвештә яктыртып барачак.