Логотип Казан Утлары
Роман

НАМУС

ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК 

Алар беренче атнаны бик авыр уздырдылар. Хәдичә түти сүзсез калды. Ул кайчагында көннәр буе иләс-миләс килеп йөри, күзен бер урынга текәп, бик озак сөйләшмичә утыра, я кинәт кенә елап җибәрә иде. Яшелчә бакчасына барам дип, болынга узып киткән чаклары да булгала- ды. Зиһене чуалып китте, якыннарының исемен әйтә алмыйча җөдәп бетә торган булды. Күз яше файдасыз, артык өзгәләнү акылсызлык булыр иде. Шулай да Нәфисә күп төннәрен, керфеген керфеккә какмыйча, йокысыз үткәрде. Ул чыбылдыгы аша өйалды тәрәзәсенең тонык яктысына күзен текәп, авылның төнге моңын тыңлый-тыңлый, уйланып ята. Аның күз алдыннан сугыш кыры уза. Төтен, ялкын, сөрем арасында Г азизиең, солдатларын әйди-әйди тупларга, пулеметларга каршы йөгерүе күз алдына килеп йөрәге кысыла, күңелендә кызгану белән бергә горурлык хисе туа иде. Ул бит сугыш кырыйда, атакага барган чагында аяк үрә үлгән. Иптәшләре хатларында бу аларның ул көнне бишенче атакалары булуын, пулемет уты комиссарның күкрәген тишеп узганнан соң да, аның чай- кала-чайкала, әллә нихәтле алга йөгерүен язалар. — «Татар халкының батыр улы комиссар Газиз Акбнтовның сугыштагы батырлыгы, дигәннәр, дошманга аяусызлыгы телдән-тел- гә сөйләнеп йөрелә, безнең сугышчыларны хәзер дә фидакарьлеккә рухландыра. Бу ялкынлы йөрәкне без мәңге истә тотарбыз. Малинов7 каны фашистлар кулыннан азат итүе өчен, ул авылның колхозына «Комиссар Акбитов» исемен бирделәр. Бөек Ватан сугышының, каһарманына мәңгелек дан һәм хөрмәт!» Менә бит нинди батыр җанлы' нинди саф вөҗданлы кеше булган икән ул Газиз! Шуларны уйлый да исән чагында Газизнең кадерен белеп җиткермәгәндер, аның шундый ялкынлы мәхәббәтенә каршы үзенең ягымлылыгы җитмәгәндер кебек тоела, тагын күңеле өзгәләнергә тотына иде. — «Соңгы минутларында ниләр уйлады икән? Күңелендә берәр нөктә калмадымы икән?» Күп көннәрне ул кыр ягыннан тургай тавышы ишетелә башлауга, яктырыряктырмаста ук басуына китә торган булды. Анда авыр уйлары, төн караңгысы шикелле акрынлап тарала башлыйлао, ул эшенә мавыгып тынычлана төшә иде. Әмма Газизнең үлем алдыннан язган соңгы хаты аны яңадан тетрәтеп җибәрде.

Көннәрнең берендә, бодаен чәчеп йөргәндә, узып барышлый аның янына райком секретаре Җәүдәт Мансуров туктады. Ул Газизнең якын дусты нде. Мансуров аны үз җитәкчелегендә тәрбияләп үстерде, ул аның киләчәгенә зур өметләр баглый гчдр Үлем фаҗигасын Мансуров та, Л^знең якын туганнары шикелл^^, ^Д1к авыр кичерде. Уз- ган^^рртамериләргә кермичә калмый,^аларны ничек тә юатырга тырыша' и^е. Үч ’ иткәндәй, нәкъ ул килер алдыннан гына Нәфисәнең чәчү машинасы көйсезләнеп, орлыкны тигез төшерми башлаган иде. Ул машинасын ничек көйләп җибәрергә белмичәрәк әйле-шәйле торганда, урман буеннан Мансуров килеп чыкты. Атын стан янында калдырып, читек дип әйтерлек кыска кунычлы итеге белән җиңел атлап Нәфисә янына килде. Ул һәрвакыттагыча хәзер дә яланбаш, яртылай агарган куе чәчен артка тарап җибәргән, өстендәге плащы төсле үк көрән кепкасын кулына тоткан иде. Килә ки- лсшли җитез генә Нәфисәнең атларына, сбруйларына күз төшерде, бүртә байталының аркасын шапылдатып узды. — Соң? Я. нихәл? — диде. Аның сыек зәңгәр күзләре туп-туры һәм якын итеп карыйлар. Нәфисә аның бу соравыннан һәм чәчкечкә бер генә күз төшереп алып та, аның үзен сыный каравыннан машина хәлен түгел, Нәфисәнең үз хәлен белергә теләвен анлады. Ул туфракка буялган кулларын сәртәсөртә: — Хәлләр бер көе, Җәүдәт абый. Исәнмесез! — диде. — Сәламәтме!.. Алай... — Мансуров башы белән машинага ымлады. — Ни булды? Киреләнә мени? Я, кайда чире? Нишләгән? Нигә көйсезләнә ул алай?-.. — Орлыкны тотып кала башлады. Әллә ни булды үзенә. Секретарь аның сүзен тып.лый- тыңлый плащын салып машина өстенә элде дә, толстовкасымаи жиңслчә киеменең җиңнәрен күтәрә-күтәрә, машинаның артына ба- рып чүгәләде. Ул борын эченнәв акрын гына нидер көйли-көйли. ара-тирә Нәфисәгә берәр сүз куш- калап, бер чүгәләп, тагын калкыл, машинаның гаебен эзләргә тотынды. Каяндыр ачкыч тартып чыгар- ды, аска иелеп сошник янында ни- дер борды, каккалады. Аныц кули ябышып кына тора, ул шундый 
ышанып тотынды, әйтерсең гомер буе шулай машиналар арасында/ кайнашкан. Нәфисә райком секретаренын шундый вак эш белән мәшәкатьләнеп вакытын әрәм итүенә сәбәпче булуы өчен уңайсызлана, икенче яктан, Газиз белән бик якын сердәш булган бу хөрмәтле кешене якыннанрак күрергә сылтау чыгуга куана да иде. Газиз сугышка киткәнче Мансуров аларга бик еш кергәли, алар икесе агач бакча эченә чыгып, ниләр турындадыр бик озак сөйләшәләр, кайчагында, бер-берсенә юл куймастан, кызып бәхәсләшкән чаклары да булгалый. Ләкин аңа карап дуслыклары бервакытта да сүрелми нде. Газиз үлгәннән соң ул аларга икенче көнне үк килеп җитте. Хәдичәнең авыруын ишеткән булса кирәк, үзе белән район врачын да алып килгән иде. Менә ул ныклыгы һәм чыныкканлыгы күзгә үк бәрелеп торган таза, җиңел гәүдәсе белән ансат кына күтәрелеп, кесәсеннән зәңгәр читле ап-ак яулык чыгарды, аның белән кулларын сөртеп алды. Аннан соң чәчү нормасын билгели торган цифрларга күз төшерде. — Оһо, байларча икән сезнең эшләр! — диде. — Болай чәчәргә кем рөхсәт итте соң сезгә? Аның бу соравында шелтәдән бигрәк гаҗәпләнү сизелә, хәзер аны Нәфисәнең норманы бозуы гына түгел, бәлки шундый үзсүзлеләнеп, ничек кенә булса да үзенекен итәргә тырышуы кызыктыра нде. Ни дип җавап бирер икән^бу хатын? Үз фикерен кистереп әйтерме. Әллә үзеннән олы дәрәжәле кешеләргә сүз кайтарырга батырлыгы җитмичә, бөтен гаепне, урынсыз

11 
 
 
булса да, үз өстснә ала торган кайберәүләр кебек, мәлҗерәп төшәрме? «Ялгыш булган? Моннан сон. алай итмәс идем инде...» дип тәүбә итәргә тотынырмы? Әмма секретарьның андый җавап ишетәсе килми иде. Нәфисә аның үзе шикелле үк, күзенә туп-туры карап бераз көлемсерәп җавап бирде. — Үзебез, Жәүдәт абый, үз бел- дегебез белән шулай чәчәбез. Нәфисәнең җаваплылыкны туп- гуры үз өстснә алуы Мансуровка бик ошады. Ул ялагайлыкны һәм боргалануны яратмый, кешенең үз белдеге белән эшләве, ни дә булса үзеннән өстәргә тырышуы өчен, кайвакытта аз-маз ялгыш җибәргәндә дә гафу итәргә хәзер тора горган иде. — Шулаймени? Әнә ничек икән! Кара син! һм! Я. Сәбәбе нәрсә инде аның? — Район биргән норманы белә горып бозарга туры килде, Җәүдәт абый. Нигә дисәгез... — Нәфисә әйтергәме, юкмы дигәндәй тотлыгып торды.,— Чәчү нормасын, агрономия өйрәтүенчә, үзем билгели-_ ссм килде. — һм. Алай икән, — Мансуров, гүя аның чыраеннан үзе „эзләгән ниндидер бер яңа нәрсәне күрергә теләгән кебек, кинәт кенә күтәрелеп тагын бер карап алды. — Алай икән. Соң сезне район җитәкчеләренең күрсәтмәләре канәгатьләндерми мени? Район күрсәткән норма да бит зур тәҗрибәләргә таянып билгеләнә. Нәфисә Мансуровның сүз уңае гуры килүдән генә түгел, бәлки чынлап торып кызыксынуын күргәч, үз фикерен тагын да тулырак >йтсп бирергә булды. — Анысы шулай аның, Жәүдәт абый. Ләкин бит районның кайбер киңәшләре күп вакытта бөтен район өчен бертөрле дә булып куя. Ә безнең үз колхозыбызда гына да әллә ипчә төрле туфрак бар. Берсе ачы аның, берсе төче дигәндәй, берсе структуралы, икенчесе тузан гына. Чәчү нормасын туфрагына да, бүтән якларына да карап билгеләргә туры килә. — Алай... соң? Үз җирегезне ничек эшләргә уйлыйсыз? Мансуров Нәфисәнең тапталып беткән такыр сукмактан китмичә, үз белдеге белән, үзендә эшләргә тотынуын күңеленнән тәбрик итә иде. Нәфисә бу җирнёң ничек тәрбияләнүе, моннан соң .••ничек эшләргә уйлавы турында сөйләгәндә, ул, яңа танышы белән торган саен ныграк кызыксына 
барып, ара-тирә аңа күз төшергәләп алды. Артка җибәреп бәйләгән зәңгәр бөрчекле ак яулыгы, аның өстеннән узган зәңгәр тасма, аның карлыгач кое- рыгысыман кыйгачланып чигәсенә үк сузылган кара кашын тагын да карарак, керфекләрен тагын да озынрак, сөрмәлерәк итеп күрсәтә, йөзенең сөйкемлелеген арттырып тора иде. Ул кыска итәкле күк күлмәк кигән, аның җиңен терсәгенә хәтле сызганып җибәргән, аягында җиңелчә ботинка. Сары гәрәбә муенсасы һәм колагындагы кызыл тамчы кебек тамып торган алкасы, иңбашлары күпертмәле итеп тегелгән ак алъяпкычы — берсе дә купшылыкны дәгъва итмәстән, бу сылу хатынның пөхтә һәм җыйнаклык сөюен күрсәтәләр. Киң ачылып кешегә туп-туры һәм эчкерсез ачык итеп карый торган кискен коңгырт күзләре, горур һәм матур ияге, кысылып торган юка алсу иреннәре, барыннан да бигрәк үзен бик иркен тотуы, һәрнәрсә турында үзе белгәнчә фикер йөртүе аның ни җиттегә баш имәскә көче җитә торган, үзсүзле, нык һәм хөр күңелле кеше икәнлеген белдереп торалар. Мансуров районга килгән көненнән башлап, кыйммәтле асылташ шикелле берәмлекләп җыя торган талантлы яшь көчләр гвардиясенә тагын бер солдат табылуы турында уйлана-уйлана куанып сөйләштерә торгач, яңа танышының Газиз турындагы хәбәрне бик авыр кичерүен дә сизде. Нәфисә, никадәр нык торган кебек булса да, ара- тирә сүз барышында кулын кискен, ләкин тотнаклы бер тилпендереп
12 
 
озын чәч толымын артка чөя, күзләре ничектер сабырсызланып карыйлар, башын сагышланып бер ия, тагын күтәрә, теле белән жире турында сөйләгәндә, бөтенләй башка нәрсә турында уйлап алгалый нде. Мансуров аның турында: «Никадәр кыен булса да, никадәр генә йөрәге янса да, ялкынын үз эчендә сүндерергә көче житәр, ярдәм сорап ** кешегә бармас, менә нинди икән бу!» дип уйлап куйды. Секретарь аны тыңлыйтыңлый, Нәфисәнең киләчәге, аны нинди юл белән үстерергә кирәклек турында да уй йөртте. Бу көчле яшьлек омтылышын дөрес юлга юнәлдереп, андагы бу басынкы көчне дәртләндереп торырга кирәк иде. «Газизне озак исендә тотар бу. Эш кирәк моңа, бөтен җанын, тән көчен биләп тора торган мавыктыргыч эш!..» /Мансуров плащын киеп, кепкасын кулына алды. Нәфисә эшли торган жиргә тагын бер күз төшереп. үзенең соңгы сүзен көткән Нәфисәгә, күтәренке күңел белән: — Яхшы, — диде. — Газиз дә республикада иң югары иген уңышы алмакчы булып йөри иде бит. Әгәр ул синең болай аның эшен дәвам иттерүеңне белгән булса, бик куанган булыр иде. — Мин аның бу васыятен үтәргә тырышырмын, иптәш Мансуров. Нәфисә моны шундый якын һәм ышаныч белән әйтте. Мансуров аңа сокланып һәм күз алдында яңа хәзинә ачылгандай, кызыксынып карап алды. — Ярый. Эшендә мең төрле уңыш телим, Нәфисә. Без күрешербез әле, гел күрешкәләп торырбыз! Кыенлыкларга тарысаң Айсылу белән кикәш ит, булмый икән,туп- туры мина шалтырат! — Бик рәхмәт, Җәүдәт абый. Мансуров, инде кузгалып китәм дигәндә, кесәсендә Газизнең соңгы хаты барлыгы исенә төште. — «Тукта әле, — дип уйлады.— Хәзер бирсәм иртәрәк булмасмы? Ул моны күтәрә алырмы?.. Ләкин бит врачлар кешенең йөрәге күтәрерлек булганда операцияләр ара* сын озакка сузмыйлар...» Ул Нәфисәгә тагын бер күтәрм леп карады да, кискен бер фикергә килде. — Әйе, миндә сиңа тапшырасы бер әманәт бар иде бит әле! — диде. — Шулаймени? — Әйе. Нәфисә сүзнең нәрсә турындэ баруын белергә теләп, зур күзләре белән аңа текәләп карады. 
— Эх, шундый зирәк булсаң иде дә, нәрсә икәнен алдан ук белсәи иде! — Сабыр, Нәфисә, Сабыр... Секретарьның йөзендә тирән борчу күреп, ул да сүрелде. Мансуров кесәсеннән бер пакет чыгарды. — Бу хатны, диде. Газиз мина күптән үк җибәргән иде. Мина үтенече шул булды: сугышларның иң авыр чагы, төрле хәл бүлуы мөмкин. Шулай да моны Нәфисә кулына мин үлгән сурәттә генә тапшырырсың, диде. Мин хатны алдым да бик еракка яшерап куйдым. Менә бер вакыт сугышлар бетәр, көннәрдән бер көнне Газиз үзе кайтыр да, хатны анын үзенә тапшырырмын дидем. Сугыш әнә нәрсә хәзерләп куйган икән! — Ул башын ия төшеп хатны Нәфисәгә сузды. — Әгәр моның белән йөрәк яраңны яңадан кузгата калсам, мине гафу ит. Бүтәнчә мөмкин түгел. Бу хат эчендә ни генә булса да, ул Газизнең иң соңгы үтенече, иң соңгы теләге. Минем дустымның хатын тапшырмый калырга хакым юк. Зәңгәр конвертның тышында эре хәрефләр белән кыеклатып язган адрес. Газиз кулы, таныш хәрефләр... ...Нәфисәнең төсе үзгәрүен күреп, Мансуров хатны ашыгыбрак тапшыруына үкенеп куйды. Нәфисәнең иреннәре дерелдәп китте. Шулай да ул үзен тиз генә кулга алып, йомшаклыгы өчен гафу үтенгәндәй, көлемсерәп куйды. — Ярый... Рәхмәт сезгә, Җәүдәт абый... 
13 
 
Мансуров, һәрвакыттагыча кепка тоткан кулын артына куеп, җиңел- җиңел атлый, аның бөкерәя төшкән аркасы белән чаларган тузгак башы гына бик таушалганлыгын сиздерә. Бөтен район өстенә төшкән сугыш кыенлыгының иң күп өлешен үзе күтәргәнгә шулай бөке- рәйгәндер кебек тоела иде. Нәфисә төшке аш вакыты җитү- не түземсезлек белән көтеп алды. Атларын ашарга кушып келәт янындагы карт юкә төбенә барып утырды да, йөрәге еш-сш типкән хәлдә, хатны укырга кереште. «... Бу минем сиңа соңгы сәламем, синең белән соңгы мәртәбә саубуллашуым булыр. Менә син минем хатымны укып утырасың, ә шул вакытта мин юк инде, мин үлгәнмен, беткәнмен. Мин синең бары ничек булыптыр күз алдыңа гына киләм. Син мине сагынырсың, бәлки, юксынырсың. (Мин беләм, син бит мине ярата башлаган идең!) Шулай дип уйлау миңа бик рәхәт, сөеклем, бик рәхәт. Бәлки бик гажәп тоелыр; ничек соң мин үлем турында болай тыныч яза алам, ничек моңа минем кулым бара? Монда гаҗәпләнерлек бер нәрсә дә юк. Минем үлүем бик, бик ихтимал. Мин һәр минут ут астында. Мин — коммунист, мии партиянең армиядәге комиссары. Мин үземнең сугышчыларым белән кайбер көннәрне унар мәртәбә атакага барам. Син беләсең, шундый рәхәт, шундый татлы иде безнең илдә, безнең заманда яшәү, илең белән бергә, бер дәрт, бер хыял белән канатланып яшәү! Шулай да, әгәр илем өчен, халкым өчен, безне кеше иткән партиям өчен үләргә туры килә икән, минем күңелемдә үкенү дигән нәрсәнең тузаны гына да булмас! Минем күземнән бер генә тамчы да яшь чыкмас! Чөнки, үләм икән, илем өчен, аның бәхете, хөрлеге, киләчәге өчен үләм. Минем каным дошманның һәлакәтен аз гына булса да якынайтуыңа ышанып үләм. Мин инде үлемнән курку чорыннан үткәнмен, Нәфисә. «Бәлки... бәлки...» дип үземне алып, аны изеп, кырып үлсәм иде!.. Сиңа иң сөекле, иң якын кешем итеп әйтәсе сүзем шул: мин үлгәнгә карап дөньяң җимерелмәсен! Нишләмәк кирәк, минем тормыш юлым кыска булды. Синең белән бергә кулга кул тотынып, озак бара алмадым. Без аерылдык. Мин мәңгегә шушы урында туктап калам. Минем тормыш юлым кырык икенче елдамы, кырык өченче- сендәме бүленеп кала. Ә 
син яшә, син алга таба уз! Синең якты идеалың бар, яхшы теләкләрең бар, үзең өчен генә түгел, минем өчен дә, киләчәк тормышның яме өчен, яшь буынның . якты киләчәге өчен дә син алга бар! Килер бер вакыт, без җиңәрбез, сугыш бетәр, безнең илнең тормышы көннән-көн ямьләнә, матурлана барыр. Шул вакытта, бөтен халык куанып яшәгәндә, тол хатын булып, синең геиә боегып яшәвеңне теләмим. Юк, мин моңа риза түгел! Мин синең барыр юлыңда аягыңа тагылган таш булып сөйрәлергә теләмим. Синең чәчәккә бөрләнеп кенә килгән матур яшь тормышыңны томалап яткырасым килми. Мин үлгәннән соң, үзең теләгән вакытта, үзең теләгән кешегә тормышка чык. Мин сине өзелеп сөйдем, күз нурым, җанымнан артык күреп сөйдем, синең бер елмаеп каравың, бер ягымлы сүзең дә минем өчен әйтеп бетергесез куаныч булды. Син мине бәхетле иттең. Синең белән мин хыялларда гына була алырлык тиңсез рәхәт, сөенеч һәм бәхет дөньясында яшәдем. Шушы өч ай гомер өчен, миңа бүләк иткән туксан көнең һәм туксан төнең өчен мең-мең рәхмәт сиңа, сөеклем. Я, менә монда — чпк инде. Хәзер безгә аерылышырга вакыт.
юатасым да килми. Туган ил өстенә шундый куркыныч ябырылган бер вакытта үз башымның исәнлеге, үз бәхетем турында гына уйларга минем хакым юк. Мин ул турыда уйларга оялам, вөҗданым күтәрми. Тик бер генә теләгем бар: үлә калсам, юкка, әрәмгә үлмәсәм иде. Дошманнан үчемне 


 
Сау бул ннде, хуш. бәхил бул. и минем торган җирем; Мин шулай, балан итәм дип. төрле ун корган җирем... Хуш инде син дә, күз нурым, бәхил бул. Соңгы сулышымны алганда да синец нурлы йөзең минем күз алдымда булыр. «Газиз» Якында гына урман шаулый, анда кошлар сайраша иде. Мәүлиха түти күтәрелеп караган арада, Нәфисәнең юкә төбендә, кулына хатын тоткан килеш, бөгелеп төшүен күреп, аның янына ашыкты, күз яшен күреп йөрәге ачынды. — Ярабби, монысы нинди хат инде тагын! Берсе артыннан берсе, берсе артыннан берсе... Ничек түз- мәк кирәк! Кеше йөрәге таштан яралмаган лабаса!.. Нәфисә дерелдәгән тавышы белән, өзелеп-өзелеп: — һай. Мәүлиха түти, белмисең шул син, белмисең! — диде. — Йа, нинди изге кеше, нинди генә дөнья бәясе кеше иде бит. II Район халкы һич көтелмәгән урында, истә-оста юк чагында очратырга күнеккән, хәзер исә, менә монда, урман буйлап менеп киткән бу тынгысыз җитәкче — райком секретаре Җәүдәт Мансуров күпне күргән ир уртасы кешеләрдән берсе иде. Бу — Октябрь белән бергә үскән, аның белән бер үк юлны кичкән буын, революция елларының яшь буыны иде. Патша заманының тупас күсәге — кызыл борынлы исерек урядниклар аларның яшьлек истәлегендә имәндергеч шомлы карачкы булып гәүдәләнеп калган, аларның әле ныгып та җитмәгән яшь җилкәсен берьюлы ике зур сугышның коточкыч дәһшәте килеп баскан. ' Ләкин ул буынның, бүтәннәр күрергә насыйп булмаган, гомер буе тирән дулкынлану һәм хөрмәт белән искә алырлык, үзеннән яшьрәкләргә, балаларының балаларына сөйләп калдырырлык, мең ел эчендә дә кабатланмастай бәхетле еллары, бәхетле минутлары бар иде. Ул буын бөек Ленин тавышын үз колагы белән ишетте, аны үз күзе белән күреп калды. Ул буын Сталин белән бергә Россияне ак бандитлардан саклап калды. Ленин һәм Сталин идеясе белән рухланып, яңа тормышның киң мәйданына, революция ветераннары белән бергә, ил төзүчеләрнең иң беренче яшь отряды булып, ул килен басты. НЭП елларының борылмалы юлларыннан узганда 
КИМ байрагы алар кулында иде. Ул буын кешеләре беренче рабфаклар һәм совет партия мәктәпләре аша яңа белем алып, чарланып чыкты. Илне яңадан төзү елларына ул зур көч булып килеп керде. Колхозлашу чорында иске тормышның иң явыз калдыгы бул ташлаган революцион халыкның дәртле егетлек чоры иде. Тормыш дилбегәсен бер алдына, биш артына карый-карый икеләнеп баручан салмак адымлы атабабалары кулыннан үзе алып, дөньяны Ленин белән Сталинча, яңача кора башлаучы алдынгы яшь бригадасы иде. Бу яшь буын үзенең кордашы булган социализм төзелешенә яңа совет интеллигенциясе бирде. Алар арасыннан яңа илнең политик җитәкчеләре, беренче инженерлары һәм 
галимнәре, язучылары һәм шагыйрьләре, музыкантлары һәм югары квалификацияле яшь эшчеләре күтәрелеп чыкты. Ниһаять, ир уртасы булып җиткәндә, килде шундый вакыт, ул, зур уллары белән бергә, кулына корал алын, Бөек Ватан сугышына китте.
ган кулакларга, милләтчеләргә, «уң» нарга һәм «сул»ларга каршы, карт большевиклар белән бер сафта торып көрәште, кулакның кыска мылтыгы белән имән күсәген ул бәреп төшерде. Иске келәтләрдән беренче колхоз амбарлары төзүче, иң беренче булып . тракторлага менеп утыручы, бөек Рәсәйнең үлән баскан кыргый далаларында иң башлап индустрия гигантлары төзүче дә ул иде. Югары уку йортларының тын залларына ул революциянең ялкынлы пафосын, социализмның яшьлек шау-шуын алып керде. Ул буын коллык богауларын ниһаять иңеннән алып 
1S 
 
Җәүдәт Мансуров менә шушы буын вәкиле иде. Кордашларының башыннан үткәнне ул артыгы белән кичерде. Аңа шәфкатьле анасының җылы куенында озак назланырга туры килмәде. Ул өермәгә юлыгучы җитлекмәгән кош баласыдай, революция давылы эченә бик яшьләй килеп керде. ... Ул вакытта Җәүдәт унбиш L яшьлек малай гына иде әле. Менә алар юлга чыктылар. Өс- тенә ул чорның үзенә хас киемен — кара күн тужурка, башына күн фуражка киеп, кылыч таккан коңгырт мыеклы атасы, иярле атка менеп, ике йөкнең алдыннан бара. Алдагы йөктә Җәүдәтнең кечкенә . энесен көзге җилдән яшереп, яны белән әнисе утырган. Аның янында — Җәүдәт. Арттагы арбада әй* берләр белән олаучы бабай үзе генә. Җәүдәтнең әтисе элек көньяк өязләрнең берсендә комиссар булып эшләгән иде. Менә хәзер • аның әтисе икенче эшкә билгеләнгәнлектән, алар Казан ягына күчеп баралар. Алар көзге юллар буйлап бик күп авылларны уздылар. Урманнарда тәгәрмәчкә сары яфраклар ябыша, авылларның өй каршындагы кечкенә бакчаларында түбәтәй хәтле, кызарып пешкән миләш тәлгәшләре асылынып кала, капка башларында кызыл байраклар эленеп тора. Урамда Җәүдәт шикелле малайлар котырынып шар сугалар, сары камылы гына утырып калган күңелсез басуларда, җырлый-җыр- лый сарыклар көтәләр. Ә ул саргаеп көзге моңына 'чумган урманнар, соры авыллар аша үтәүтә, арбада сслкенгәләп, кылыч таккан әтисе артыннан яңа җиргә күчеп бара. Каенлы зур юлдан бер салмак атлатып, бер юырттырып килә торган, зур инеш буена утырган волость авылына килеп керделәр. Бу авыл пигәдер шау-шулы, урамда сәнәк, балта, мылтык күтәргән ниндидер усал кешеләр болганып йөри, төркем-төркем булып шау- лашакайнаша иде. Алар урам башыннан кереп кенә җиттеләр, кырыйдагы өйдән, кулын болгый-болгый шинель кигән бер абый йөгереп чыкты. — Иптәш! Тукта, кермә авылга! — дип кычкырды. — Күрше авылга аклар кергән, хәзер бездә дә кулаклар кузгалды. Үтерәләр, суялар! Укытучыны да үтерделәр, бүтәннәрне дә. Кермәгез, кире китегез! Җәүдәтнең әтисе: — Син кем? — дип сорады. — Мин — совет председателе. 
— Нигә кулакларның башына сукмыйсыз? Нигә корал күтәрергә ирек бирәсез? Ярлыларны җыегыз, фронтовикларны җыегыз! Теге абый башын чайкап куйды: — Бездә корал юк бит, иптәш, ә аларда күп. Төнлә аклар корал җибәргәннәр, крестьян киеме киендереп, үз кешеләрен җибәргәннәр. Сатучылар белән кулак малайларыннан банда оештырдылар. Нишләргә? Ничек корал табарга? Җәүдәтнең әтисе уй?панып торды да әйтте: — Минем белән күрше авылга ике-өч кеше җибәр. Табарбыз! — диде. Ул да түгел, күзенә ак-кара күренмәгән бер төркем кеше, шау- гөр килеп, болар атының’ башына килеп ябышты. Арбалар тирәсендә винтовкалар, балталар, кыска мылтыклар айкала башлады. Аларның бишмәтләре эченнән яшел гимнастерка якасы күренеп тора, аякларында яхшы күн итек иде. — Бу нинди большевик? Каян килгән? Нигә килгән? — Күрмисезмени, комиссар бит бу! — Тотыгыз үзен! Башка вакытта атасының комиссар булуы белән Җәүдәт һәркаи- чан горурлана, атасының кылычы, күн киеме, иярле аты аны чиксез кызыктыра иде. Болан канга сусаган ерткычлар шикелле котырынып чыккан сәнәкле кешеләрнең аның әтисен комиссар булуы өчен дошман күрүләре Җәүдәткә аңлашылмый, аны шомландыра. күңеленә курку сала иде.

 
тисе кычкырып нидер әйтә баш- агач, тегеләр башларын иеп, ялт- елт каранакарана чигенә башла- ю’лзр. Атларга юл ачылды. Теге оьет председателе артымнан болар ?еэ кечченә тыхырыктан болынга аСа чыгыл киттеләр. <-сзет председателе әйтте: — ~ зрәк салыгыз! Суны кичеп арты яш.а чыгыгыз! Сугышырга г. ры ?:.:лсә, мин .хәзер иптәшләрне 
<• л берылып китмехче генә булган иде. яхшы атка атланган, ак папаха һәм шинель кигән кара саналды бер кеме, узенең иярченнәренә кул изи-изи, белзрны xva башлады. Совет председателе кире йөгереп килде. — Булмый, иптәш! — диде. — — - 1 штәшләзем килеп т: :л: инде. Эх, корал юк бит. копал! Җгүдәгнен атасы ана арбадан бер Е' хт лка алып бирде. — Шушы гына, туган! — диде.— Бзрәү генә! Әйдә, ни күрсәк тә бергә күрербез! Ак бандитлар кылычларын, сәнәкләрен аикый-айкый улап, акырып бзларныи артына төштеләр. Кара сакаллы кеше, атын куып, боларга якынлашып килә, як-ягына каранып үзе шикелле үк котырынган кешеләргә; — Куала! Тот! Җибәрмә!..— дип акыра иде. Җәүдәтнең әнисе баласын күкрәгенә кысып, ачыргаланып, кычкыра, олаучы бабай арбага баскан килеш дилбегәсен болгый-болгый атын куа, Җәүдәтнең әтисе боларны теге якка чяыгарып җибәрү өчен су буенда кичү эзләп арлы-бирле чабып йөри иде. Шунда кара сакаллы олаучы бабайга атып җибәрде. Ул арада бүтәннәре дә килеп ябырылдылар. Җәүдәт энесенең бик каты кычкыруын ишетте, котырып биешкән бик күп аяклар арасында әнисенең бөгәрләнеп ятуын күреп тыны киселде. Ул арада төркем өстендә әтисенең кылычы ялтырап китте, һәм кара сакаллы баш, ак папахасы белән бергә, аяклар арасына барып төште. Бандитлар каушап калган арада Җәүдәт, ‘энесен күтәреп, елга буена йзгерде. Совет председателе: — Тиз бул, иптәш, теге якка!— дип кычкырды, үзе яр кырыена ятып, винтовкасыннан ата башла- 1-кенче караганда Җәүдәт белән, ксчлСг.ә энесенең ^ле гә дәсе ар.ш нкта иде инде. Ул арада әтисе,. йөздереп, скошен дә а.~ыз1 чыга 
башлады. Ияр өстеадә аркыль ’ яткан әнисенең чәчләре аслыны*:' төшкән, ике кулы, ат тилпенгән хңаига, җансыз нәрсә шикелле атына иде. Яр естенә менеп җиткәндә генә теге якта тагын ике-өч тапкыр гөрселдәп китте. Әтисенең аты егылды, алар җиргә килеп төштеләр. Җәүдәт кычкырып җибәрде, нишләргә белмичә, әнисе янына ташланды. Әнисе кулларын як-якка ташлаган хәлдә йөз түбән чәйрәп ята, аның янында әтисе, калтыраган куллары белән наганын чыгарырга азаплана иде. Җәүдәт коты очып, күз яше белән әтисенең муенына сарылды: — Әти! Әни үлде бит, үлде! Әти дим! Сине нишләттеләр?! Ник тормыйсың?!. Әтисе авыр йокы баскан кеше шикелле, торган саен изери бара һәм җиргә иңә иде. Ул көч-хәл белән кузгалып, Җәүдәтнең башь:£ сыйпарга омтылды. Бик авыр итеиг бүленә-бүленә: — Булмый • инде, улым, — диде. — Син йөгер, син исән кал! Атаңны онытма, әнә... тегендә... теге якка йөгер!’.. Безнең иптәшләргә әйт... Бар, улым, бар!.. Әтисе, кая йөгерәсен күрсәтмәкче булып, кулын күтәрергә теләде, тик кулы күтәрелмәде, аның башы хәлсезләнеп корган үләннәргә ауды. Җәүдәт елый-елый әтисе күрсәткән якка йөгерде, бераз киткәч тагын кире борылды. Газиз әтисе белән әнисен ничек ташлап китсен ул, ничек?! Суның аргы ягында совет председателенең яр буенда 

 
'бөгәрләнеп яткан үле гәүдәсен күрде. Әтисенец наганын алып, җылый-җылый, җан ачуы белән аргы якка атарга тотынды. Теге яктан да аттылар, Җәүдәтнең кабыргасын нидер чәнчеп үтте. Җәүдәт әтисе белән әнисенең үле гәүдәсе арасында, атаата йөгереп йөри торгач, каядыр егылды. Үзенең караңгы төпсез чокырга оча башла- БЫН тойгач, әтисенең: «Син исән кал, улым, мине онытма!» дигән васыяте исенә төште. Бөтен көче белән күзен ачарга, бирешмәскә, ни генә булса да бирешмәскә тырышты. Әмма Җәүдәт каты яраланган иде, көче җитмәде. Ул төсле күзләре белән елмаеп, Җәүдәткә бик озак карап утырды. Аның бу ак сакалыннан, аны бала итеп, иркәләп карый торган сөйкемле карт күзләреннән 
ниндидер шәфкатьле бер ягымлылык сирпелеп тора, ул аңа гел яхшылык кына тели, дөньяда аның Җәүдәттән дә якынрак бер кешесе дә юк кебек тоела иде. Җәүдәтнең сөйләшерлек хәле дә юк, ул аңына килә дә, тагын бик озакка онытыла, тик бу мәрхәмәтле картның үз янында икәнлеген һәрвакытта белеп тора, аңына килгәндә иң элек шул бабайны күрә иде. Тора-бара ул карт аңа күптәннән үк белә торан бик якын кешесе, үз бабасы кебек тоела башлады. Ул аның ата-анасы белән кечкенә энесенең ничек үлүен дә, үзенең монда ничек килеп керүен, нинди азаплар күрүен дә — һәммәсен дә беләдер, бәлки ул аларны үзе үк күмгәндер. Тик бабай аңа ул турыда бер ни дә сөйләми иде әле. Җәүдәт бераз аңына килеп, карап ята башлагач, ул аңа: — Менә шулай, улым, тизрәк терел инде, — диде. — Менә бер заман син дәү үсәрсең, атаң шикелле батыр кеше булырсың, илгә кирәкле кеше булырсың... Бик кирәк хәзер андый кешеләр, улым, бәк кирәк... ... Өй артында агачлар шаулый, бер шаулый да бер тына. Ак сакаллы карт бабай* шуңа кушылып, җырсыз көе шикелле үк ягымлы итеп, аңа нидер сөйли, нидер һаман сөйли. Кайчакларны Җәүдәт үзен дә әкияттәге кеше шикелле итеп күрә башлый. /Менә бу бабай җиде юл чатында батырларга очрап юл өйрәтә, серле яулыклар, тылсымлы таяклар бирә торган мәрхәмәтле аксакалдыр шикелле. Карт аңа урман серләре, шифалы үләннәр, чәчәкләр турында сөйли. Җәүдәтнең баш очында пешкән миләш тәлгәшләре асылынып тора, аның борынына шомырт чәчәгенең хуш исе бәрелә, аның күз алдында бөрлегәннәр бөреләнә, ул колак төбендә күке кычкырганны, урмаи күгәрченнәре гөрләгәнне ишеткән кебек була. Болар аның авыр яра
аңын югалтты. ... Аз-маз аңына килә башлап күзен ачканда, иң беренче күргәне ап-ак сакаллы, түгәрәк битле бер карт булды. Алдына алъяпкыч япкан, кулында чабатасы белән шөшлесе. Ул Җәүдәт каршындагы тәбәнәк бүкәндә утырып, тыштагы агачлар шаулавы шикелле рәхәт кенә тирбәлдерә торган озын бер көйгә, авызым ачмыйча гына, нидер көйли иде. Җәүдәт бу тын йортка, шушы матур бабай янына кайчан, ничек килеп керүен аңламыйча, аның агарган кыска чәченә, кырын салган кара кәләпүшенә, маңгаендагы бик күп җыерчыкларына бик озак карап ятты. Аннан тәрәзәләргә күзе төште. Тышта кыш булган икән инде. Өй әйләнәсендәге ботакларга бүрек- ңМ бүрек карлар эленгән, кайдадыр ^Чбер-бсрсснә ышкылып агачлар ың- 4x4 гырашканы ишетелә. Җәүдәтнең күзе ачылганын күр- О гәч, картның су төсле күзләре нурланып, йөзе яктырып китте. Ул шөшлесен чабатасына шап иттереп сукты да, эшеннән туктады. — Ай-Һай озак йокладың, улым... — диде. — Көтәм, көтәм, кө- тәм! Юк та юк, уянмыйсың гына бит! Бәк озак йокладың!.. Бер атна! Беләсеңме? Менә ни хәтле! Син ятканда көз иде, әнә хәзер кыш бабаң килде инде. Менә ни хәтле йокладың! Ул, җыерчыклы озын бармакларын кыймылдата-кыймылдата, су 
2. ,с. ә.- 2. 

 
сына шифалы дару булып төшә иде. Үлем белән тормыш һәм әкият белән чынлык арасында шулай озак яшәлгәндерме, Җәүдәт анысын ачык хәтерләп кала алмады. Тик саташу һәм истән язулардан арынып савыга төшкәндә ул инде таш калада, зур врачлар карамагында дәвалана башлаган иде. Билгеле, монда да аны шул ук бабай китереп салгандыр. Ул ишек ачылган саен, ак халатлы врач белән бергә, күзен кысып көлә-көлә, кара кәләпүшен кырын салып, әлеге ак сакаллы бабасы да килеп керер дип көтә иде. Җәүдәт соңыннан ата-анасының каберен ансат тапты. Кабер тирәсенә агач утыртып, чардуган корганнар иде. Үзен үлемнән алып калган бу изге картны да бераз зурая төшкәч үк эзли башлады. Татарстан илендә аңа ошаган яхшы күңелле картлар бик күп булып чыкты. Тик берсе дә теге бабай түгел иде. Кай вакытны Җәүдәт: — «Әллә мин аны төшемдә генә күрдемме, әллә бу авыр яра белән тиф сырхавының бер саташуы гына булдымы икән?» дип, үз башыннан уздырганнарның чынлыгына ышанмый да башлый торган иде. Ләкин ул бит бу сөйкемле картның күлмәк сәдәпләренең ни төсле икәнен дә, маңгаендагы җыерчыклары ничә булуын да хәтерли. Чабата үргәндә кәләпүшен аның шикелле матур итеп кырын салып утырган бер генә кешене дә моңарчы очратканы юк. Ул аның ягымлы тавышын бер кайчан да онытачак түгел, аның янына стенадагы агач чөйгә кертеп элгән миләш тәлгәшләре, шомырт чемнәре хәзер дә күз алдында тора, күзәнәкле йомшак ипигә ягып биргән алтын төсле балның хуш исе гомердә дә истән китмәслек, ул балның шифалы тәмен әле дә иренендә тойган кебек. Җәүдәт Мансуров ак сакаллы бабасын никадәр генә эзләсә дә таба алмады. Әмма ул аның күңелендә беркайчан да онытылмый торган бер изге образ булып, халык образы булып гәүдәләнеп калды. «Халык» дигәндә Җәүдәт һәр- кайчан иң элек шушы картны күз -алдыпа . китерә торган булды. Буыннары да ныгып җитмәгән бу ятим балага моңа кадәр күргәннәре дә бик җиткән булыр иде инде. Тик. мәкерле тормыш, аны үзенең тулы хокуклы гражданины итеп таныганчы, тагын байтак сынау киртәләре аша уздырырга тели булып чыкты. Бер вакытны ул, кич-кырын ип- * тәшләре белән Идел аша чыкканда, өермә 
кубып аларның көймәләре капланды. Җәүдәт, такталарга ябышып, төн буе Идел өстендә чайкалып йөрде. Җиде кешедән алар бер иптәше белән бары икәү генә исән калдылар. Комсомолда эшли башлагач, аны кулак малайлары чәнечеп күкрәген яраладылар. Шулай да Җәүдәт Мансуров тормышның бу чәнечкеле баскычларын берәм-берәм һәммәсен дә үз аягы белән атлап узды. Күңел төшерерлек бик күп авырлыклар күрүгә карамастан, тора-бара яшәеш диңгезе өстенә үлеп эш сөючән, табигатьнең мул байлыгына, совет кешеләренең ч иҗат сәләтенә чын күңелдән гашыйк булган көр күңелле, тере бер кеше булып калкып чыкты. Сары мыеклы тупас урядниклар, кара сакаллы кулак атаманнары белән аның яшүсмер чагын чагулап узган иске тормышны ул яшьтән үк күрә алмас буллы. J Ул әле башта бик кайнар иде. Үзе . көр һәм иркен күңелле беркатлы егет булганалыктан, ул борылма- • лы юлларны танымый, тормыш юлыннан салмак кына атлап барырга аның түземлеге җитми, чокыр- г мы, баткакмы, ул һәрвакыт турыдан бәрә иде. Яңа идеяләр каршында искелекнең бөтен калдыгы бер сүзсез тез чүгәргә тиеш түгелмени? Аларга кем каршы тора алсын? Бер вакытны ул бер авылның мулласын ярлы кешеләрне көпә- көндез кычкыртып талавын, шәригать дигән булып, күзгә карап алдавын халык алдында битенә бэ- 

19 
 
реп, нәфрәт белән сүгеп ташлады. Ләкин аца карап авыл агайлары диннәрен ташламадылар, әлеге мулла да берни дә булмагандай, муллалыгын үти бирде. Җәүдәткә исә икенче эшкә күчәргә һәм үз эшендә «сул» бөгелешләр ясап, халык алдында комсомолның, авторитетын төшерүе өчен, җитәкче иптәшләре арасында кызарырга туры килде. Тора-бара комсомол Җәүдәтне күп нәрсәгә өйрәтте, алга омтылу дәртен тагын да үстереп җибәрде. Зур шәһәрнең партия мәктәбе бу яшь егет башындагы йөгәнсез яшьлек буталчыгыннан мөкәммәл бер караш оештырып чыгарды. Бу мәктәп аца кешене аерым шәхес итеп кенә түгел, яшәеш дингезеннән моңарчы берәү дә узмаган яца курс белән алга таба баручы тормыш корабленең капитаны итеп, четерекле җилкәннәр белән идарә итә белүче оста һәм җилкәнчесе итеп танырга, шуңа омтылырга өйрәтте. Акны ак итеп, ә караны исә көрән дә, соры да түгел, бәлки нәкъ кара итеп, үз төсендә күрергә булыша торган күңел күзлеге кидереп чы- тардк. Аннан • соц Җәүдәт Мансуров комсомол һәм партия оешмаларында күп еллар эшләде, үз буыны өлешенә туры килгән һәммә политик көрәшләрнең эчендә кайнады. Ниһаять, Бөек Ватан сугышы башланыр алдыиан берничә ел элек шушы Идел районына райком сек- 1' рота ре булып килде. Ул киләчәк өчен яшәүче, үзенең аңлы тормышы башланып киткәннән бирле алдынгы идеяләр .белән • рухланып, гел алга омтылучан кеше иде. Аның уенча, бүгенге эш төп максатка ирешү өчен, киләчәкнең якты тормышына күтәрелү өчен бер баскыч иде. Шунлыктан ул, җитәкчелекне үз кулына алу белән, районның бүгенге тормышы аша аның киләчәккә таба үсү юлларын сызарга тотынды. Район аппаратындагы искерә башлаган һәм үз эшләреннән бик канәгать -булып яшәүче кайбер кечеләр, бер эшкә дә тирәннән уйлап т о ты и м ы й ч а, к а м п а н и я д ә я - к а м п а - ниегә кадәр генә яшәп, бөтен эшләре биш көнлек сводкага сыеп бетә торган тар карашлы сай кешеләр, яца секретарьның бу идеясен көлемсерәп каршы алдылар. — Районның перспективасы нинт ди? Аның экономикасы киләчәктә ниндирәк юнәлештә үсәргә тиеш? Мансуровның бу соравын төрле чәчәкле сүзләр күмеп китте: ‘ — Культура революциясе бездә шундый югарылыкка күтәрелде ки, агай хәзер хәтта 
чабатаның нәрсә икәнен дә онытты! Менә шуннан үзегез чамалагыз инде, — диделәр. Бер укытучының, борынгы мужиклар кигән чабатаның нинди булуын мәктәп балаларына күрсәтү өчен, бөтен районнан эзләп тә бер кием чабата тапмавын бер мәзәк итеп сөйләделәр. Мансуров бер сүз әйтмәстән башын гына чайкады. Агрономнар әйттеләр: — Безнең колхозчы хәзер югары агротехника белән эш итә, диделәр. Бездә йөз иллешәр пот иген алучылар бар! Менә кая таба китте эшләр!.. Дөрес, андый бер-ике бригада бар иде барын, әмма бөтен районда игеннең уртача уңышы гектарына алты-җидс центнердан артмый иде. Колхозчы агайларның күбесе, яңгыр яумый башласа, һаман да әле элеккечә күккә карап уфылдый, мәҗүси вакытыннан калган җола буенча, шыпырт кына яңгыр бутка- лары пешерә, чүлмәчлеки ясап, очраган бер кешегә су сибеп йөри иде. Җәүдәт Мансуров халык арасына чыгып китте. Аны кабинетында туры китерү кыенлашты. . Секретарьны район үзәгендә күрә алмыйча, кайтып киткән колхоз җитәкчеләре аны үз колхозларында очраталар иде. Ул үз янына җир төзүчеләр, агрономнар һәм мелиораторлар ияртә дә җитез атлап көннәр буе кырлар, урманнар, болын буйларында йөри; нидер исәпләтә, туфрак төрләрен алдыра, нәселле хайваннарны карап уздыра, нидер уйлап карарга, киңәшергә,
20 
 
уйлашырга куша иде. Яңа секретарь баштарак, райком секретаре булудан бигрәк, бөтен районны эченә сыйдырырлык гигант бер завод салырга җыенучы инженерга ошый иде. Аның мәктәп балалары белән класска кереп баруын, фермада сыер савучылар белән сөйләшеп торуын, яисә ак сакаллы картлар белән тормышның тегесе-бусы турында гәпләшеп утыруын күрәләр. Ул һич тәкәллефсезнисез теләсә кайсы колхозчының өенә барып керә. Аннан һич ятсынмыйлар. Берничә минуттан ул инде, семьяның олысы-кечесе белән бергә, сәке кырыенда коймак ашап, сөтле чәй эчеп утыра башлый. Ул әбиләр белән бабайлардан, авылның борынгы тормышыннан башлап киләчәгенә кадәр, әллә ниләр сораштырып бетерә, аны сәке астындагы каз ояларыннан башлап бу авылдан хәзерге көнгә югары белемле ничә кеше чыгуына кадәр — һәммәсе дә кызыксындыра иде. Яңа секретарьның нияте яхшы иде. Аның нәтиҗәсе тиздән күзгә дә күренә башлады. Район иген эшләрен ел саен вакытында төгәлләп, алдынгылар сафына күтәрелде. Аның көтүләрендә моңа кадәр күрелмәгән яхшы нәселле терлекләр барлыкка килде. Картлар белгәннән бирле шәрә яткан тау битләрендә. Идел буе ярларында алма, чия бакчалары үсә башлады. Район үзәге — Якты Күлдән, дүрт якка тармакланып, таш юллар сузылып китте. Якты Күлдә һәм кайбер колхозларда электростанцияләр, кирпеч заводлары салынды. Колхозлар белән бергә, колхозчы агай үзе дә байый башлады. Икмәк кайгысы бетте. Элек ишек алдына сыңар мөгезле карак кәжә генә дә аяк басмаган ярлылар бура шикелле зур сыерлар сава, абзар тулы терлек асырый, алты почмаклы яңа йортлар сала башладылар. Тик бер вакытны район партия активының мондый нәрсә күзенә чалына. Колхозчы баюын байый, ләкин ничек байый, кая таба байый? Менә кайда хикмәт. Карыйлар, искечә байый, борынгыча. Киемне искечә тектерә, өйне искечә салдыра: түр як та, почмак як, тәрәзәләре кечкенә, түшәме тәбәнәк, эчке яктан мүкләре асылынып тора, анда тараканнар оялый. Әлеге шул борынгыдан калган мич башы. Анда кибәргә ташланган оеклар, иске чүпрәкләр, киез итекләр... Ә идәндә коерыгын чәнчеп, ишекле-түрле бозау белән кәҗә бәтиләре чабып йөри. Эчке 
тормыш та болай бай инде байлыкка. Аяклы J тегү машинасы, патефон, радиоалгыч, тегесе-монысы сш күренә. Шулай да культура дигән нәрсә арттан гына карап килә, акырын үсә. Димәк, районның экономикасын планга салу гына да җитми, артель тормышы тизрәк алга атласын өчен, колхозның эчке тормышын да яңача корырга, аны иске тормышның караңгы күләгәсеннән тәмам арындыру өчен, өзлексез алга әйдәргә, югары культурага таба, коммунизмга таба юнәлтергә кирәк. Шуннан соң Мансуровның бюро утырышында, районны алга әйди торган бүтән бик күп җитди мәсьәләләр белән бергә: — «Колхоз авылының архитектурасы», «Колхозчының көн күрешендә социалистик культура» кебек мәсьәләләр дә хәл ителә башлады.' Колхозларга инженерлар, архитекторлар, художниклар килде. Җыелды зур җыелышлар. Китте колхоз саен зур киңәш: — «Йортларны нинди итеп салырга? Ничә бүлмәле булсын ул? Ничә тәрәзәле? Өстен ни белән ябу яхшырак? Салам түбәне ташларга вакыттыр бит инде! Черепица суга алмыйбызмы? Нигә безгә таш йортлар салмаска икән?»... Тагын шундый йөз төрле сорау. Мансуров район халкын партиянең якты идеяләре белән рухландырып, киләчәктә тагын да зуррак . эшләргә хәзерли иде. Сугыш башланганнан соң Идел районындагы кебек* бөтен илдә барган шушы бөек төзелешнең тамырына балта чабарга, совет халыкларын коллыкка төшерергә омтылган фашистларга каршы, Мансуров күңелендә,
21 
 
барлык фашистларны кырып бетергәндә дә басылмаслык нәфрәт, чиксез ачу уянды. Менә ул борын эченнән ниндидер бер көйгә сызгыра-сызгыра җиңел атлап, кулын артына куйган хәлдә, урман буеннан бара, һәрвакыт шулай күтәренке күңелле, бер төрле авырлыкка да бирелми торган нык кеше, көчле кеше булып күренсә дә, район белән җитәкчелек итүнең авырлыгын ул үзе генә белә. Аның төшенке җилкәсен тау кадәр авырлык басып тора иде. Узган җәйне хатын-кыз, бала-чага, карт-коры белән утырып калганнан соң да ул районга каушарга ирек бирмәскә тиеш иде. Ләкин Мансуров бу хәлне алдан күрә алмады. Район беренче мәртәбә дәүләткә ашлыктан бурычлы булып калды. Моның өчен иң беренче аның бите кызара, колхозлар эшендәге бөтен кыенлыкны иң башлап ул үз җилкәсендә күтәрә иде. Көн буе, төннәр буе мең төрле кыенлыклар белән көрәшеп, тәмам эштән чыкканнан соң, «инде хәл бетте, инде булмый!» дигәндә, аның күз алдына безнең сугышчыларның тиңсез фидакарьлеге, һәм Сталинның бөек образы .килеп баса да ул яңадан башын күтәрә. Аның шул минутта ук Москвага шалтыратып: — «Без бирешмәбез, иптәш Сталин, безгә ышаныгыз!» — дип әйтәсе килә иде. Шушы барлы-юклы бер ел эчендә кеше түзә алмастай авыр эш, йокысыз төннәр аның борын төбенә ике тирән сызык сызып куйды. Кара чәчен соргылт төскә буяды. Шулай да ул үзе белән һәрвакыт төпле бер ышаныч, җиңеллек ияртеп йөри, ул барында кыенлыкның иң авыры да җиңеләя, сугыш авырлыгының иң зурысын менә бу төшенке иңбашлы, чалара башлаган кеше үзе күтәргәнлектән, бүтәннәргә бу кыенлык җиңеләйгән кебек сизелә иде. Кырда эшләүчеләр янына килеп чыккач, ул үзендә һәрвакыт Оер җиңеллек, күңел күтәренкелеге сизә торган иде. Менә бу башын чайкый-чайкый ашыгып атлаган атлар, ныгып та җитмәгән яшь тавыш белән әле җырлап, әле атына кычкыргалап җибәрә торган тырмачы малайлар, таягын озынозыи атлатып, салмак, тыныч адым белән җир үлчәп йөргән ак сакаллы картлар, язгы җилдә көрәнләнә башлаган, алсу битле таза кызлар... Менә кемнәр аның сугышчылары. Менә кемнәр белән җиңеп чыгарга тиеш ул! Нәфисә яныннан кузгалып китүгә Байтирәктән килә торган юлда үгезләр һәм 
сыерлар җиккән бер төркем хатын-кызлар күренде. Иң алдагы чуар үгез яныннан, дилбегәсен болгый-болгый, аягына күн итек, өстенә яшел гимнастерка киеп, билен каеш белән буган сары чәчле бер кыз атлый иде. Мансуров аны күзе төшүгә үк таныды. Бу җиңел сөякле Гөлзәбәр исемле кыз, бер үк вакытта укытучы да, комсомол җитәкчесе дә булып эшли, кирәк икән, әнә шулай орлык ташый, тырма тырмалый, сабан сөрә. Мансуров аны һәркайчан яшьләр, малайлар арасында очрата иде. Ул һәр эшкә үзе өлгерә, барысын да үзе эшләргә тырыша. Бу тирәдә мөгезле терлек җигү гадәте әле быел яз гына кереп килә иде. Мансуров төркем башында Гөлзәбәрне күрүгә күңеле булып: — «Мөгаен шушы кыз оештыргандыр!»—дип уйлап алды. Урман буена җитеп, йөкләрен чәчү машиналары янына борып җибәргәннән соң, Гөлзәбәр, сипкелле битен сөртә-сөртә, Мансуров янына килде. — Исәнмесез, Мансуров абый! — Исәнме, Гөлзәбәр. Я нихәл? — Мансуров башы белән йөкләр ягына ымлады. — Күрәм, бик яхшы эш башлагансың син, Гөлзәбәр, синең эшеңдер бит? Үзең уйлап чыгаргансың? Шулаймы? Гөлзәбәрнең күзләре дә, йөзе дә бик эшлекле кыяфәттә иде. Гүя ул хәзер генә колхозның бөтен язмышын хәл итә торган ниндидер гаять зур бер эш башкарып килгән 
22 
 
дә, менә аны тагын шундый ук кыен эшләр көтә. Бөтенесенә үзен җаваплы санап, бөтен авырлыкны иң беренче булып үзе күтәрергә өйрәнгән бу хәрәкәтчән кызның тыйгысызлыгына Мансуров сокланып карап торды. — Әйе, үзебез, Мансуров абый. Беләсезме, кичә безнең комсомол җыелышына Тимерп абзый үзе килде. «Оланнар!» ди. — Гөлзәбәр көлеп җибәрде. — Тимерп абзый безгә һаман шулай «оланнар», дип дәшә бит ул. «Оланнар, ди, орлык ташырга ат көче җитешми бит, чәчү сузыла, чәчү сузылган саен, туфракта дым кими бара. Бөтен ышанычым сездә, булышыгыз, оланнар!»— дп. Менә шул. Уйлаштык, уйлаштык та нишләргә? Атларны чәчүдән туктатырга ярамый. Үзебезнең җигәргә өйрәтелгән кысыр сыерлар бар иде, шуларны жигеп ташырга булдык... Ярый бит, Мансуров абый? Секретарь аның үтә ачык һәм кискен карашлы яшкелт күзләрендә ниндидер шаянлык күреп көлемсерәп куйды. — Ярый, Гөлзәбәр, бик ярын. Алай гынамы әле, моны мин бүтән колхозларга да күчерергә тырышачакмын. Мондый авыр вакытта сезнең бу эшегез галимнәрнең зур бер яңалык ачулары шиксЗтле үк кыйммәтле, шундый ук кирәкле... Я, ничек, егетләрең, кызларың ничек? Янасызмы? Шаулыйсызмы? Бу арада ничә .комсомолың артты? Гөлзәбәр аңа, баягыча ашыга- ашыга, ничә яшүсмернең комсомолга керүен, тагын нинди эшләр эшләнүен сөйләде. Мәктәпнең уку елын ничек тәмамлавы турында әйтте. t — Дүртенчене бетерүчеләрне киләсе көзгә нишләтербез? Аланбаш- ка йөрергә бик ерак бит!—дип әйтеп куйды. Ул да түгел, гүя хәзер үк, менә шушында ук райком секретаре белән икесе хәл итәчәк бернәрсә турында сүз баргандай, үз эше, турыдан-туры ул кайгыртырга тиешле бер мәсьәлә кебек итеп, икенче фронт турында сораша башлады: — Беләсезме, Мансуров абый, колхозчылар бик сорыйлар, нишләп ачылмый икән? диләр. Ул турыда газеталарда да бик томанлы язалар. Мондый сорауны Мансуровка башкалардан да бик сш ишетергә туры килә торган иде. Моны картларның да, яшьләрнең дә, солдат хатыннарының да беләсе килә. Моны аннан укытучыларда, агитаторлар да сорый. Кем генә сорамасын, 
Мансуров аларнъш. һәркай- сында туган иле өчен чиксез борчылу сизә иде. Ул кулын артына куеп Гөлзәбәр белән урман буйлап акрын гына йөренә башлады. Гөлзәбәр вак-вак сипкел төшкән озып барачаклары белән әледән-әле бил каешын рәтләп, аның белән янәшә атлый, Мансуровның чаларган чәченә карап ала. Бара торгач, аның уртасыннан кысып тотудан ничектер сәер булып бөгелеп килгән кепкасына, плащының ачылып китүенә һәм ниндидер тирән уйларын чагылдырган ике каш арасындагы сызыкларга күзе төшүгә ул xafipaH калып акырынлый төште. Шушы барлы-юклы бер секунд эчендә.' секретарь аңа кай төше беләндер, ничектер нәкъ Ленинга ошаган кебек күренде. Әйе, бу газиз образның кадерле, җанга якын йөз сызыклары секретарьның ниндидер тирән бер фикер гәүдәләндергән күз карашында, якты, ачык ман гаенда, уң кашының өскә таба тилпенеп китүендә чагылып китте бугай. Гөлзәбәрнең күңеле куаныч белән тулды. Ул шушы газиз образны бер генә сулышка булса да тагын бер күрү өмете белән, аннан күзен алмыйча карап барды. Мансуров ‘ бераз уйланып барганнан соң, аңа күтәрелеп карады: — Томанлы язалар дпсеңме? Соң ничек язсыннар? Дөрес язалар. Дөресе шул. Нигә алай дисен ' инде син. Чөнки икенче фронт хәзергә томан артында әле ул. Кайчан җил өреп җибәрер дә. кайчан ул томан күтәрелер, аны
23 
 
сын әйтүе кыен. Ачылуын ачылырмы икән соң ул? Ачылыр, мөгаен ачылыр, һич ачылмый калмас. Шулай да кем белә, безнең диңгез артындагы дусларыбыз, ак перчаткаларын сала-сала томан эченнән килеп чыккалаганчы, бәлки без шактый юл алырбыз әле. Мөгаен шулай булыр! — Шулаймени... — Гөлзәбәрнең чырае караңгыланып китте, ул күңелсезләнде. Мансуров аңа күз төшереп, сүзен дәвам итте. — Шулай! Тик без монда менә нәрсәне белик, менә нәрсәне аңлап җиткерик әле: кайда төп көч, икенче фронттамы, әллә үзебездәме? Менә без синең белән күз алдына китереп карыйк. Фашист гаскәренең биштән дүрт өлешенә каршы без , үзебез генә сугышабызмы? Әйе, фәкать үзебез генә каршы торабыз. Өч мең километрга сузылган фронтны бер үзебез тотып киләбезме? Әйе, бер үзебез. Москвага һөҗүм иткән фашист армияләрен үзебез кырдыкмы? Әйе, без, безнең Кызыл Армия! Менә кайда бу сугышның төп көче. Тй) көч — совет иле ул, аның армиясе, аның халкы, менә синең белән без! — Ул туктый төшеп, башын күтәрде. Аның тавышы тагын да ачыграк һәм көчлерәк ишетелә, аның сүзләрендә хәзер горурлык яңгырый иде. — Совет халкы бөек революцияне үзе ясады. Илне яңа- ча итеп үзе корды, Магниткалар салды, яңа шәһәрләр, заводлар салды, колхозлар оештырды. Менә шуларны, кулына корал тотып, үзе үк саклап та калыр! — Ис шул, Мансуров абый. Мин моңа җаным-тәне.м белән ышанам. Шулай да фронтта безнең кешеләргә авыр бит, Мансуров абый. Ә тегеләр сугышмыйлар, читтән карап торалар. Гөлзәбәрнең коңгырт яшел күзләре тагын кабынып киттеләр. — Мансуров абый, беләсезме, бик зур үтенечем бар. Җибәрегез мине фронтка, ә! Мин сестралыкка укып чыктым, мин пулеметтан ата беләм, һәммәсен беләм. Җибәрегез мине!.. ’ — Сәбәп? Мондагы эшең сине канәгатьләндермикме, әллә бүтән берәр ниятең бармы? Гөлзәбәр, уңайсызланып, иңбашларын селкетеп куйды. — Юк, канәгатьләндерми дип... комсомол кушкан эш бит. Монда мин яратып эшлим анысы. Тик, беләсезме, Мансуров абый, шундый вакытта ничек 
мин монда түзеп тора алыйм?! Анда безнең шәһәрләребезне, авылларыбызны җимертәләр, совет кешеләрен асалар, кыралар, азаплыйлар! Безнең кеше шундый азап чиккәндә, мин монда бер нәрсә булмаган шикелле, тыныч яшим, йомшак урында йоклыйм. Юк, болай' дөрес түгел. Мин моны күтәрә алмыйм. Таня- лар, Гастеллолар күз алдыма килә дә, яткан урынымнан сикереп торам. Болай яшәргә оялам мин, /Мансуров абый. Үзеннән җавап көтеп каршысын- да басып торган бу дәртле, кискен карашлы тынгысыз кызга, аның солдатларча бил каешын төзәткәләп куюына Мансуров куаныч белән карап алды. Менә ул Сталин гвардиясе, менә ул бөек идеяләр белән рухланып яшәүче җанлы яшь буын! Юк, Мансуров моңа гаҗәпләнмәде. Мондый үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләр бер Гөлзәбәр генә түгел, алар күбәү иде. Аның үтенечен кире кагып яшь, җилкенгеч бу күңелнең ярсу дәртен сүндермәскә, бәлки аны тагын да ялкынландырып җибәрергә кирәк иде. — Мин синең күңелеңдәген аңлыйм, Гөлзәбәр, — диде. — Үтенечеңне җиргә салмам, вакыты килү белән син китәрсең... Гөлзәбәр куанычыннан нишләргә белмәде. — Шулаймени? Рөхсәт итәсезмени, Җәүдәт абый, мөмкинмени?.. — Әйе, килер вакыт, син теләгеңә ирешерсең. Тик син кайберәүләр шикелле ялгыш фикердә булмассың бит?! Ул кайберәүләр фронтта гына кыен да, монда җиңел


 
лип уйлыйлар. Дөрес түгел, ялгыш фикер ул. — Юк, мин алай димим, Мансуров абый. Монда да кеше бик кирәк! — Киләчәктә тагын да авыррак булыр. Сугышка кадәр өч кеше эшләгән эшне хәзер ике генә кеше җиңеп килә. Кем белә, бәлки тора- бара өч кеше урынына берәү генә калыр. Синец бер комсомолецың бор үзе өч кеше өчен эшләргә тиеш була түгелме соң? — Әйе, шулай була, /Мансуров абый. Гөлзәбәр секретарьның артка таба таралган чал чәченә, кешенең күңел түренә кереп җитә һәм үзенә ихтирам уятып, гаҗәеп бер эчкерсезлек беТтән балкып торган ачык зәңгәр күзләренә хөрмәт белән карый, аңа Мансуров хәзер үзенең туган атасы шикелле үк кадерле, шундый ук якын һәм ул аның бервакытта да сүзеннән чыкмас иде. — ...Бәлки андый авырлыкны синең бабаңнар күтәрә алмаган булыр иде. Синең белән миңа исә моны җиңеп чыгарга кирәк. Үзебез өчен генә түгел, киләчәк өчен, балаларыбызның балалары өчен, а ларның яшьлеге фашистларның итеге астында тапталмасын өчен!.. — Ул нидер уйланып, янә бераз тонып торды. — Тагын нинди ялгыш фикерләр йөри? Ул кайберәүләр дигәнем фронтны бик ерак дип уйлыйлар. Дөрес түгел, ялгыш фикер ул. Менә бит ул фронт! — Ул кулы белән үзләренең алдында җәелеп яткан киң сабан басуын, анда мәш килеп эшләп яткан сабанчыларны, тырмачыларны, эшләгәнне көтеп ятучы бөтен район җирен күрсәтте. — Менә ул безнең фронт, икмәк фронты! Син хәзергә шушында сугышасың. Дошманнарың сиңа көнетөне һөҗүм итеп торалар. Кем алар, нинди алар, ул дошманнар? Куркаклык! Сугыштан куркып каушап калу! Монысы иң явыз, иң әшәке дошман! Икенчесе, сугыш кыенлыгы... Аннары җебегәнлек, аңсызлык, ваемсызлык! Ә раскәрең? Зурмы синең гаскәрем коралланганмы ул? Гөлзәбәр, елмая төшеп, бармакларын бөгә-бөгә ана бөтен «гаскәрен» санап күрсәтте: — Гаскәремме? Ундүрт комсэ- молецым бар минем — бу бер. Алар янына бөтен авыл яшьләре — бу булды ике. Аннары бөтен авыл халкы: солдаткалар, әбиләр, пионерлар! — Күрдеңме нинди көчең бар синең! Хәзергә менә шул сиңа, туган. Синең һәр егетеңнең, һәр кызыңның үз колхозы өчен, үзенен туган иле өчен йөрәге янсын. Шул 
вакытта безгә бернинди дошман да куркыныч түгел! Я, килештекме шулай? Гөлзәбәр аңа кыяр-кыймас кулын сузды: — Рәхмәт, Д1ансуров абый, яхшы киңәшегезгә. Миңа ышаныгыз! Кулымнан килгәнне генә түгел, кулымнан килмәстәен дә эшләрмен! Ул, кулын болгый-болгый, иптәшләре янына йөгерде. Мансуров бригаданың урман кырыена урнашкан кыр станына — карт юкә агачларына ышыкланып утырган салам түбәле, ике тәрәзәле ялгыз өй янына якынлашып килә иде, урман эченнән чатыр- чотыр куак ерып Сәйфи килеп чыкты. Ул Мансуровны күргәч, сөйрәп чыккан туераларын тиз генә җиргә ' ташлап, секретарь белән исәнләшергә ашыкты. — Исәнмесез, иптәш Мансуров» бик сәламәт кенә йөрисезме! Аннары агачларын күтәрмәкче булып иелде дә, секретарь ана сәерсенеп караган шикелле күренгәнлектән, кысылып торган сул күзе белән елмая төшеп, тагын турайды. — Болариы, иптәш Мансуров» әйтергә кирәк, сыерларга арба ясарга дип алып чыгам әле. Әйе. Хәзергесе көнне, беләсез бит, безнең колхоз, иптәш Мансуров, тарту көченә ифрат та, әйтергә кирәк, мохтаҗ, ифрат та кирәк, җитми ат көче... — Сәйфи бутала башлап, өчпочмаклы ата сакалын кашырга 

25 
 
тотынды, аннары бүтән сүзе юклыгы нсснә төшеп, китәргә ашыкты. — Ярын, мин, әйтергә кирәк, китим әле, иптәш Мансуров... Алай итмичә болай булмый дигәндәй, ие. һи, һи, һи... Аның болай хихылдап бары сул күзе белән генә көлүендә, үзен тотып алудан шикләнгән кебек кырын-кырын кузгалып китеп баруында хәйләкәрлек һәм ялагайлык бар иде. Мансуров аның артыннан нидер исенә төшерергә теләп бераз карап .торды. — «Әһә! Бу бәндәнең, халык алдында җавап бирәсе бар бит әле. Менә нәрсәгә боргалана икән ул!» Тнмери белән Айсылу аны аты янында көтеп торалар иде. Мансуров аларны күрү белән, ерактан ук исәнләшеп: — Я, ничек яши безнең «Чулпан», икмәк өчен ничек көрәшә, сөйләгез! — диде. 
БИШЕНЧЕ БҮЛЕК 

Урман эче кошлар сайравыннан чыңлап тора иде. Кайдадыр, якында гына сыерчыклар чутылдаша, бер ботактан икенчесенә очаоча, кара якалы яшел күлмәк кигән купшы песнәкләр сызгыра, кайсыдыр агачның башында, су эченнән ишетелгәндәй, ягымлы йомшак тавышы белән кә- күк моңая, урман күгәрченнәре гөрли. Зиннәт, урман кошларының шушы язгы моңын тыңлый-тыңлый, авылына кайтып килә. Үлән белән капланып та җитмәгән йомшак ур- *маи юлы, яшел түннельгә кергән- сыман, җәелеп утырган зур юкә агачлары күләгәсенә кереп китә дә, аларның йомшак яфраклары Зин- ' нәтнең битен, иңбашларын сыйпап кала, яки түгәрәк кенә кечкенә аланга килеп чыга да, куанышып кул чапкандай, аны усак яфраклары лепердәшеп каршы алалар. Менә бу кошлар сайравы да, татлы каен суының нее дә, яшел яфраклар исе дә, агачлар күләгәсеннән салмак кына, иркә генә биткә сыйпалып узган менә бу дымсу урман һавасы да — һәммәсе дә аңа тансык, ул аларның һәммәсен дә сагынган иде. Аның төссез ябык чырае җанлана башлый. Ул кайта торгач юл уртасында туктый да ялан башын ия төшеп, табигатьнең бу мәхәббәт җырын рәхәтләнеп тыңлап торгалый. Урман кошлары, гүя музыка белән каршы алгансыман аның ике ягында өзлексез сайрап, торалар. Берсенең тавышы ерагая барганда,. я уңында, я сул ягында бүтәннәре сайрап' җибәрә. Сандугачлар 
шундый чутылдый, шундый яңгыратып сайрыйлар, аларның авазы, гүя куыш пыяла чикләвекләрсыман агачлар өстенә чыңгырдап коелып торалардыр шикелле. Инде Байтирәк ерак та калмаган иде. Әнә агачлар арасыннан яктысы күренгән алан — Моратай әрчүе инде ул. Аннары инде кечкенә инеш кенә узасы да басуга чыгасы гына кала. Ниләр көтә икән соң аны? Соңгы вакытта гел кире ягы белән генә тора башлаган тискәре язмыш бу юлы нинди кирелекләрен хәзерләп куйды икән. Зиннәт атага бер генә ул иде. Аның әнисе кара күзле, кара кашлы, кайнар йөрәкле Әтнә кызы — Зөлхәбирә булачак ире Асылгәрәй белән беренче мәртәбә Казан пристаненда очрашкан. Асылгәрәй анда грузчик булып эшли икән. Зөлхәбирә авылына да кайтып тормаган, әтиләре белән дә киңәшергә вакыты булмагар, кечкенә төенчеген култык астына кыстырган да Идел кичеп, егет белән тау ягына китеп барган. Алар бик яратышып торганнар. Ләкин бу рәхәт тормыш бик кыска булып чыккан. Бер елны көз көне аның Асылгәрәе Идел буеннан әйләнеп кайтмаган. Иптәшләре аны Астрахань ягында Идел утрауларының берсендә җирләп кайтканнар. Зөлхәбирә бу үлемне бик авыр кичергән. — «Тигез мәхәббәт кыска гомерле була дигәннәр иде, хак сүз 


 
икон ләбаса», — дип, бик сагынган чакларында: Өзеләдер үзәкләрем 1’юләремә төшкәндә ди-ди бик елаган. Шулай да ул бирешмәгән. Ирен бик ихлас күңел белән сөйгәнлектән, шуның хакына балаларын нәүмиз итәсе килмәгән. — Асылгәрәем белән бергә булган чагым үзе бер кеше гомеренә тора дип, Йөзлебикәм үземнең кыз чагыма ошый, улым Зиннәт — Асылгәрәемнең истәлеге булыр, — дип, бөтен мәхәббәтен, яшь ананың йөрәк ялкынын ике бөртек баласына күчергән. Кызы Йөзлебикә, анасы шикелле үк, үткен, тере булып үсте. Укуга артык күңел салмады, инде эшкә тотынса, утлар уйната иде. Унҗиде яшен тутырыр-тутырмас, бер җыенда, кичке уеннан кайтышлый, бик озак баш ватып тормастан, Бикбулат малае Гарифка ябышып чыкты да, тупырдатып бала китерә башлады. Улы Зиннәт бөтенләй башка иде. Анысы кече яшьтән үк йомшак холыклы. моңаючан, нечкә күңелле бала булып үсте. Аның музыкант буласын алдан ук юрап куйдылар. Коңгырт чәчле, уйчан чырайлы бу малай башын артка ташлап, зәң- гәр-су күзләрен еракларга текәп гармонь уйный башласа, яше, карты, бөтен дөньясын онытып, оси кала торган иде. Малай бик иркә үсте. — Асылгәрәем төсе, бердәнберем, — дип, иң башта анасы иркәләде. Үсә төшкәч гармоньчы егет дип кызлар иркәли башлады. Мәҗлесләрдә аның урыны һәрзакыт түрдә була, клубтагы кичәләр ансыз башланмый торган иде. Ул акчаны һәрвакыт җиңел тапты, ягымлы теле белән сөйкемлелеге, оста гармоньчы дигән даны, аны тормыш юлыннан җил-яңгыр тидермичә, тирбәтеп кенә алып бара иде. Егет булып җитәрәк, бер елны, анык тормыш юлы бөтенләй икенче якка борылып китте. Ул музыка мәктәбенә укырга керде. Зиннәткә монда да бөтенесе дэ хәзер, аңа укудан башка берни кайгыртырга туры килми иде. Укыган өчен акча түлиләр, ашаталар* эчертәләр. Ул бай җиһазлы яхшы бүлмәләрдә яшй. Хәтта иртә белән йокысыннан торгач, битен юар өчен аңа, нәкъ описе шикелле үк, ксм- нәрдер җылы су әзерләп куя, кемнәрдер бүлмәсен җылыта, идәнен җыештыра. Тора-бара Зиннәткә бүтәнчә булу мөмкин дә түгел кебек тоела башлады. Үзе яши торган курчак кебек матур бүлмәләрдә, кыйммәтле җиһазлар белән зиннәтләнгән биек, якты залларда йөргәндә тантаналы 
бер горурлык аның күңелен күкләргә ашыра иде. Әйе, болар һәммәсе дә аның өчен, Зиннәт өчен бит! Моннан соң ул гомер-гомергә’ менә шундый бизәкле купшы бүлмәләрдә, зур шәһәрләрдә яшәргә тиеш. Чөнки менә бу ак сакаллы профессорлар аннан нидер көтәләр, ул бүтән кешеләр кебек кенә түгел бугай... Менә нәрсәгә шулай иркәлиләр бит аны! Ул үзен ниндидер бик якты һәм биек бер тау башында кебек хис итә башлый. Ул тау башыннан үзе туып үскән Байтирәге аңа хәзер бик түбәндә, томан эчендә посып яткан кебек кенә күренә... Нәфисә исенә төшкәндә, ул аны ефәккә киенеп, төрле зиннәткә төренгән, матурлыгы, нәфислеге белән күзнең явын ала торган артисткалар белән чагыштыра да, аның өзелеп сөйгән Нәфисәсе алар янында бөтенләй югалып - китә, аягындагы резинка галошы, күпертмәле алъяпкычы, озын чәч толымнары бик мескен, кызгандырырлык, бичара булып ка-% ла иде. Зиннәтнең үзенә дә ничектер бик'уңайсыз була. Ул көлемсерәп, иңбашларын сикертеп куя: — «Нишлисең бит, авыл булгач, авыл инде...» Әнисенең борчылып язган- хатлары да аңа сәер тоела башлады. Ул аның хатларына: — «... Әни! Син миңа акча җибәр- мәкче булгансың... — дип җавап бирә иде. — Өстең-башыц тузгандыр, бәти йоныннан гына перчатка бәй

 
ләп җибәримме, киез итек салыйммы? —> дигәнсең, һи, әни, бернәрсә дә белмисең син! Байтирәктә кия торган өс-баш монда ярыймы соң! Син мине безнең бүлмәләрнең хәтфә келәмен, аю шикелле «лап-лоп» киез итек белән таптап йөрер дип уйлыйсыңмыни?.. Юк, әии, ул заманнар үтте инде. Меиэ укып кына бетерим дә, син үзең дә шәһәргә килерсең. Сиңа да рәхәт булыр, миңа да!.. Акча җибәрсәң ярый...» Әмма Зөлхәбирәгә, улы вәгъдә иткән рәхәтләрне күрергә насыйп булмады. Әллә ничек, сәерләнеп киткән улы янына шәһәргә дә китәргә туры килмәде. Исән-сау гына йөргәндә, кинәт аңа әллә ни булды, ике-өч көн урын өстендә ятты да, үлеп тә китте. Зиннәт моны ишетүгә, тирән кайгыга батты, өч-дүрт көн башына берни дә кермәде, миңгерәүләнеп йөрде. Әмма Зиннәт өстенә ябырыласы авырлыкларның бу әле беренче карлыгачы гына булган икән. Монысыннан арынып башын күтәрергә дә өлгермәде, немецлар Советлар Союзына каршы сугыш башладылар. Үз иленең бөек идеяләре белән рухланып, Чайковский һәм Шопен моңнары белән илһам* ланып яшәгән музыка мәктәбе бер- ике айдан ук бушап калды. Аның укучылары күбесе фронтка киттеләр. Алар арасында бөтен киләчәген шушы мәктәпкә баглап, аңа чын күңеленнән табынган Идел буе егете Зиннәт тә бар иде. Ул фронтка барып та җитә алмады, аның якты хыяллары, үзе һич көтмәгән бер урында — сазлы урманның бер елгасы буенда, күпер челтәрләре белән бергә, күккә очты. Аннан соң ниндидер бер ямьсез, саңгырау, ■шыксыз тормыш башланды. Шулай. Аларны эшелонга төяп фронтка алып баралар иде. Зиннәт әнисе үлүгә дә, сугыш башланып укуны ярты юлда өзәргә туры килүгә дә акырынлап күнегә башлаган иде инде. Хыялда туган ямьле киләчәкнең мәрмәр баскычларыннан, мәктәптәге шикелле, җиңел атлап, апсат кына менеп китәргә туры килми күрәсең. Нишлисең. Байтирәкнең гармоньчы егете Зиннәт кенә шулай ярты юлда бүленеп калмады, бөтен илнең язмышы куркыныч астында. Ул ямьле киләчәкнең матур залларына менеп җитү өчен хәзер немецны тизрәк бетерергә дә яңадан мәктәпкә кайтырга, хәзер шуны гына кайгыртырга кирәк иде. Немец дигәч тә, ул һаман болай кәпрәя алмас әле. Алты ай сугышыр, күп булса, бер ел сугышыр, шуннан артыкка барыбер чыдамас. Белә торган кешеләр шулай диләр. Зиннәтләр винтовкаларын иңнән алып, шинельләрен 
салырлар да мәктәпнең мәрмәр баскычыннан тагын өскә күтәрелерләр. Ул яңадан мөкатдәс һәм нәфис авазлар дөньясында яши башлар. Ул инде соры шинельгә дә, аягындагы тимер дагалы авыр итеккә дә, солдат щиена да гадәтләнеп китте. Хәтта мәктәптә нечкәреп беткән шушы бармаклар белән юан итеп төргән «махрый» төтенләүдә, шушы дагалы итек белән дөп-дөп итеп атлауда ниндидер бер егетлек бар кебек тоела башлаган иде. Поезд урман эчләрендә, кечкенә разъездларда туктый-туктый, бик озак барды. Чөнки фронтка баручы бер алар гына түгел, андый эшелоннар бик күп, аның өстенә немец самолетлары да көндез йөрергә һич мөмкинлек бирмиләр иде. Зиннәт моңа да ияләшә төште. Ул вагон сәкесенә менеп ята да, үзенең мәктәптә уздырган матур көннәре турында уйлана, кечкенә куен дәфтәренә күңелендәге төрле уйларын сызгалый, яисә киләчәге белән хыяллана иде. Яшьлек хыялының җиңел канаты аны капларда гына очыртып йөртмәде! Кайчагында ул янәшә-тирәсен онытып бөтенләй хыял дөньясына чума иде. Менә бик зур бер концерт залы имеш. Әле сәхнәсе буш. залдагы халык, басынкы гына гөжләп, кемнедер көтә. Менә кара фрак кигән, матур сынлы, нәфис хәрәкәтле бер яшь егет, җиңел атлап сәхнә уртасына чыгып басты. Менә ул вәкарь белән сизслер-си- зелмәс кенә башын иде. Бу — ул. 

28 
 
гкрипкачы Зиннәт Хәлфин үзе имеш. Менә ул скрипкасын кулына ала, шул арада залдагы халык арасында кемнәрнеңдер авызларын каплый төшеп, иснәп куюларын, кемнәрнеңдер аннан ис китәрлек берни дә көтмәгәндәй башларын иеп, йокымсырап утыруларын шәйләп кал$. Аның шушы салкын канлы ваемсыз кешеләрне скрипка моңы белән сихерләп, үз авызына каратасы, аларпың йөрәкләренә үтеп, җаннарын тетрәтәсе килә башлый. лМснә скрипка кылларының беренче авазлары болын күбәләкләредәй уенчан, җиңел бөтерелеп, күңелләрне әйди-әйди зал өстендә тирбәлә башлыйлар. Менә ул чәчәк исләре аңкып торган яшел аланнардан, чылтырап аккан салкын чишмә өсләреннән тирбәлеп уза. Менә тора-бара ул үзе дә көенең сихерле аһәңенә әйләнә, аның пәрәвездәй җиңел, таң нурыдай нәфис дулкыннары белән зәңгәр күкләргә аша, күңелләрнең иң нечкә кылларын чиртәчиртә җәйге таң җилләре кебек, язның җиңел болытлары кебек. бөтен дөньядан өскә күтәрелеп куаныч авазы яңгыраткан хәлдә кояш кебек як-ягына нур сибеп, күкнең зәңгәр бушлыгында йөзә башлый. Ул үзендә шушы меңнәрчә халыкны үз нркенә буйсындырырлык гаҗәеп бер көч сизә, ул бер хәрәкәте белән аларның җаннарын тетрәтә, иң газиз, сүз белән әйтеп булмастай иң нечкә тойгыларын уята. Зиннәт чыннан да теләгенә ирешә. Залдагы халык тын алуын, кайда утыруын, үзенең кемлеген онытып сихерләнгән кебек, өнсез, хәрәкәтсез оеп кала. Менә ул уеннан туктап, бераз гына ялыккан кыяфәт белән халыкка баш ия, халык исә һушын җыя алмагандай, хәйран калып, һаман тын утыра. Бары ул чыга башлагач кына, кинәт аңнарына килеп, дәррәү кул чаба башлыйлар. Сәхнәгә чәчәк букетлары оча, ^кешеләр күз яшьләрен сөртә-сөртә аның исемен кычкыралар. — «Зиннәт, Зиннәт, Хәлфин... бис, бис!» ... Шунда паровоз кинәт өзеп- өзсп кычкыртып җибәрә. Вагоннар бер-бсрсеиә бәрелә-бәрелә, коточкыч шыгырдап атыласугыла, артка чигенә башлыйлар. Зиннәт башка вакыттагы шикелле, урман арасына йөгерү өчен, ишеккә ташланганда бары немец самолетлары улавын, бомбалар сызгыруын гына ишстев кала. Вагон идәне кинәт аяк астыннан шуып өскә менеп китә, каршыдагы нарат урманы зырылдап әйләнә башлый... Аннан соң ниләр булуын, күпме вакыт үтүен ул соңыннан да чамалый алмады, һушына килеп үзенен исәнлегенә ышангач, күзен ачып каравына... — күзен ачмыйча гына үлеп киткән булсачы! — күзен ачуына 
сыкранып яңадан йомды: аның скрипка кылларына кагылу белән могҗизалар тудыра торган газиз кулы, аның сул кулы канлы ит кисәге кебек изелгән хәлдә, вагон такталары арасында каерылып ята пде. Бөтен тирә-як, ут өермәсе көйдереп узгандай кара янган. Бөтен нәрсә чапкала. Аның мие сызлый, башы шаулый, әйтерсең, баш эчендә бер туктаусыз зур-зур чаңнар кагалар һәм аның башын өзлексез утта кыздырып торалар. Бәлки, аның башы чыннан да яна торгандыр? Борынга әллә нинди авыр көек исе бәреп керә, күз алдында ялкын телләре уйный иде. Шушы төтен, сөрем эчендә якын гына берәүнең ыңгырашканы ишетелгәнсы- ман. Ләкин Зиннәткә ул кем дә булса икенче бер кеше түгелдер, бәлки үзенең гарипләнгән кулы шулай әрнеп ыңгырашадыр кебек тоела. Аның әйләнә-тирәсендә җиргә кадалган кызыл такталар, бөгәрләнеп килгән рельслар тырпаеп тора, вагон калдыгы астыннан пыскып кара сөрем күтәрелә. Зиннәт соңгы мәртәбә күк йөзен күрәсе килеп, мең газап белән башын калкытты. Наратлар очына эленгән алтын кояш нуры бу кара көйгән шомлы урынга күз салырга имәнгәндәй, ашыга-ашыга аска таба үрмәли. Менә ул урманнын очына ук менеп җитте, менә ул ин биек ылыслар очында, мәңге югаласы якты өмет булып, соңгы мәр
29 
 
тәбә ялкынланды да, бу һәлакәт чокырын караңгы ихтыярына калдырып, бөтенләй сүнде. Кояшның актык нуры белән бергә, Зиннәт тә үлем дип аталган төпсез караңгы чокырга очты... 
II 
Ләкин искиткеч хәл, аның күзләре мәңгегә йомылмаган икән. Берәр атнадан соң госпитальләрнең берсендә беренче мәртәбә күзен ачканда Зиннәт үзенең исән калуына бик гаҗәпләнде. Аның кансыз иреннәре, ярым йомык күзләре боз салкынлыгы бәреп торалар иде. Ул хәтта кровате янында басып торган яшь бер хатынның ягымлы итеп дәшүенә дә җавап бирмичә, әле генә калкып чыккан караңгылык дөньясына тизрәк яңадай кереп югалырга теләгәндәй, тагып күзен йомды. Шулай да, никадәр генә теләмә- сә дә, Зиннәткә исән калырга туры килде. Тик ул хәзер элекке кебек үзе дә аңлап җиткермәгән ниндидер якты, күңелдән ташып чыга торган серле аһәңнәр дөньясында яшәүче нечкә һәм моңсу күңелле булачак музыкант түгел иде инде. Аның күңеле, чәчәкләрен коеп коры сабаклары гына тырпаеп торган көзге шәрә бакчага ошап калды. Зиннәтнең госпитальдәге тормышы баштарак сызлану белән үтте. Аның башы рәхимсез.шаулый, кай- вакытларны ул миенең коточкыч кызуда баш тиреләрен җыерып куырылып килүен, баш сөякләренең шул куырылуга чыдый алмаганлык- та"н чытырдап кысуларын тоя, хәтта ул авызында көек исе сизә иде. Күзен ачса, күз бәбәкләренең сызлавына түзә алмый, күзен йомдымы, коточкыч хәлләргә тарып саташа башлый. Я аның муенына бастырык юанлыгы еланнар сарыла да, салкын тәннәре белән шуышып буарга тотыналар, я ул үзен давыл тизлегендә котырып чапкан бер поезд белән упкынга очып төшкән хәлдә күрә. Ул коточкыч бу газаптан котылырга тели, кычкырмакчы була, әмма тавышы чыкмый, куллары кыймылдамый, аягы йөрми; ыңгыраша торгач, бик кыенлык белән,- күзләрен ачса да, аннан авыруга нинди җиңеллек! Дөнья яктысы, ут дулкыны булып аның миенә барып бәрелә, тагын сызлата. Үлем белән яшәү арасында узган бу газаплы көннәр аның җелеген суырды, күңеленә юшкын булып утырды. Караңгы һушсызлык дөньясыннан бөтенләйгә калкып чыкканда ул инде үзен дә, гарип кулын да, бөтен дөньясын да күрә алмый башлаган иде. Аның сүнгән күңелен бик озакка кадәр 
берни дә кабындырып җибәрә алмады. Зиннәт хәзер бернәрсәгә дә куанмый да, кайгырмый да, бөтенесенә күзләрендәге боз салкыны аша гамьсез карын, хәтта анда үзүзенә дә рәхим-шәфкать юк иде. Аның йөрәге таш кебек салкын яши. Ул күңелендә иске әвен эчендәгесыман шыксыз, караңгы бер бушлык сизә. Күп вакытны гүя бер агач кисәгесыман, бернәрсәдә уйламыйча көннәр буе түшәмдәге лампага карап ята. Кайвакыт хәтта хәзер инде аның кроватьта бары гәүдә кысасы гына ятып торадыр, акылы белән бөтен тойгылары вагон китекләре белән бергә төтен булып һавага очканнардыр кебек тоела. Тик шупсы-сәер, Зиннәтнең моңа үзенең һич исе китми.'Хәзер инде аңа ничек булса да барыбер иде. Зиннәт үз хәлен беркемгә дә сөйләми иде. Хәер сораган кебек кешедән . кызгануларын көтү кемгә кирәк? Аннан башка да һәркемнең үз кайгысы үзенә җиткән вакыт түгелмени. Күршеләре һәм тәрбиячеләре зәңгәр күзле бу телсез егетнең ниндидер авыр газаплар кичергәнлеген бары аның төнге саташуларыннан гына сизәләр иде. Бер төнне кроватенда арлы-бирле сугылып, авыр саташып ятканда аны йомшак кына уяталар. Зиннәтне кызгануданмы, бүтәннәргә охшамаган сәер кеше булуданмы, ни сәбәпледер, аңа күзе төшеп йөргән алтын чәчле бер шәфкать туташы, Зиннәтнең өстенә иелеп, сүз башлый:


 
— Ни булды сезгә, — ди. — башыгыз бик авыртамы, кулыгыз бик сызлыймы? Нигә бу кадәр азапланасыз? Зиннәт як-ягына сәерсенеп карый да, авыр сулап, маңгаен сөртә, аннары түшәмгә текәлгән килеш йөзенең бер генә тамырын да селкет- мәстән. боз кебек салкынлык белән: — Юк, берни дә булганы юк, болан гына ул. — ди. Кыз Зиннәтнең салкынлыгына гаҗәпләнеп, бераз аптырап кала. Аннары үзенең тартынуын җиңәргә тырышып, кыяр-кыймас кына аның маңгаена кулын куя. — Сез миңа бик борчылган кебек тоелдыгыз. Минемчә, сезне тагын нидер азаплый булса кирәк. Мин сезгә ярдәм итә алмаммы димәкче идем... Телисезме, сезнең яныгызда утырып торыйм? Егетнең караңгы чыраеннан бер генә сулышка ягымлы бер шәүлә сирпелеп уза: бәлки бу туташның сөйкемле йөзе белән тәмле сүзе аның каядыр юкка чыккан яшьлек тойгыларын уятканнардыр? Әмма аннан бары бер җылы караш кына, ягымлы бер сүз генә өмет итеп, күзен тутырып карап торган әлеге сөйкемле кызга ул хәтта бер генә сүз дә әйтми, аның кулын салкын гына этәреп, икенче якка борылып ята. Бу хәлне күзәтеп яткан күршесе аңа ачуы чыгып: — Кансыз икәнсең! — ди, — Нигә кыз баланы шулай рәнҗетәсең, нигә ичмасам бер генә җылы сүз әйтмисең? Нигә шулай кансызлануын, йөрәге шулай нигә ташка әйләнеп баруының сәбәбен Зиннәт үзе дә белми иде. Әмма үзенә үзе шундый рәхимсез булуыннан тора-бара ул хәтта ничектер тәм таба башлады. Ул моның белән әлеге матур хыялына ирешмәгән өчен гүя, үзеннән үч ала, шуннан соң аз булса да ачуы кайткан кебек була иде. Бүтәннәр аллыңда үзенең эштән чыккан бәхет- •ез булып танылуы да аңа ничектер ошый башлады. Үзен шундый харап булган, җәберләнгән кеше итеп тою, гәрчә бу бик сәер тойгы булса да, кайсы ягы бсләидер анык күңелен кытыклап тора иде. Шулай мәгънәсез узып барган бик күп көннәрнең берендә анык күңел бушлыгына 11әфисә килен керде. Шунысы бик гаҗәп иде. Зиннәт ул исенә төшү белән. туцыл калган күңеленең язгы боз шикелле •акрынакрын эри баруын тоя сашлады. Дөрес, ул бик акрын эри иде әле. Сизелер сизелмәс кенә, шулай да эри башлаган иде инде. Ул хәзер бүтән вакыттагы шикелле, бпк артык көчәнмичә дә Нәфисәнең аны Идел буена озата килүен, анда бик озак 
аерылыша алмый торуларын, мәктәпкә барып урнашканнан соң Нәфисәдән атна саен хат килеп торуларын бик ансат исенә төшерде. Әйе, апнары инде Зиннәт тормышына ялкыны белән тыныңны буар- ;Жй булып икенче бер кыз килеп керде. Килеп керде дә, аның элекке хисләрен өермәдәй тузгытып ташлады, сахра җиЛе кебек көйдереп алды. Анысы Ләйлә исемле иде. Төркмәнстаннан килгән иде. Ул кабызган ялкын шул хәтле көчле булды, хәтта Зиннәтнең мәхәббәте ике- өч айга да җитмәде, көчле утка салган коры салам шикелле, кинәт кабынды да дөрләп янып та бетте. Аның артыннан тагын бер кызны сөеп ташлады. Дүртенче бер кыз аның үзен ташлады. Шуннан сок ул үзендә ниндидер бер тыелгысыз комсызлык сизеп, чәчәктән чәчәккә очкан бал кортысыман, һәр чәчәкнең тәмен татып карарга тели башлады. Аны берәүсснең серле күз карашы тәкатьсез итә, икенчесенен нәфис аяклары сокландыра, янсә нечкә иреннәре кызыктыра иде. Әйе... ул язны Йөзлебикә апасы Нәфисәнең кемгәдер кияүгә чыгуы турында хат та язган иде шикелле. Ул нәрсәгәдер бик рәнҗегән кебек. Нигә шул кадәр ачуланган иде сок әле ул?.. Ие, «вәгъдәсез сип, кансыз син, җаның юк синең...» дигән иде шикелле... Әмма ул чагында Зиннәт үзем гаепләрлек берни дә тапмаган иде шикелле. Кызык, нигә кансыз да. җансыз да булсын икән ул? Бор 

31 
 
кызны онытып, аннан чибәррәген сөя башлаган өченме? Ә ул монысын аннан да көчлерәк сөя башлаган булса? Аннан башка тора ал- маса? Нәфисә Зиннәтне сөйгән өчен генә ул да Нәфисәне ташламаска тиешмени? Аның Йөзлебикә апасы андый нечкә нәрсәләрне аңлыймыни соң ул! Ул әле чын мәхәббәтнең хәтта ләззәтен дә татып карамагандыр... Ул хәзер Нәфисәдән берни дә көтми иде инде. Нәфисә шикелле матур бер яшь хатын Зиннәт кебек гарип белән нишләсен? Шулай да аңа Нәфисә турында уйлау күңелле, ул аның шыксыз күңел бушлыгына ниндидер бер җайлылык өсти иде. Бер көнне Зиннәт аңа хат язды. Нәфисәнең җавап язуын өмет итепме? Юк, өмет итеп түгел. Булмаса соң? Нигә ул ваемсыз яшь киленнең бер күңелен кытыклап алмаска, нигә аның җылы түшәгенә юри генә салкын бака ыргытмаска? Әйдә, чиркәнә бирсен, йөрәген чеметтереп алсын!.. Нәфисә бик өлгер, бик тиз җавап бирүчән кеше булып чыкты, өч атна дигәндә Зиннәткә пөхтә ак конвертка салган бер хат китереп бирделәр. Нәфисә кулы икәнен адресыннан ук таныды. Мәктәптә укыган чагындагы шикелле үк, һәрбер хәрефен, өрсәң тәгәрәп китәрдәй итеп, борчак бөртекләре кебек түгәрәкләп язган иде. Үзе аны сизмәскә салынса да адресны күрүгә күңел түрендә, ярык арасындагы таракансыман/ кечтеки генә бер ялагай уйчык кыбырсый башлады: — «һай мескенчәк, дигәндер әле. харап булгансың түгелме соң син? — дигәндер. — Заманында күз өстендә каш идең ләбаса!» — дигәндер. Зиннәт, үзе көткән йомшак, ягымлы сүзләрнең рәхәтен алдан ук тоя башлап, хатны укырга кереште. Баштагы юллар бик ягымлы иде. Ул, моннан соң тагын да татлырак сүзләр килеп чыгуны өмет итеп, күңеллеләнеп китте, тәрәзә янынарак барып утырды. Әмма укыган саен аның йөзе караңгылана барды, тора-бара хаттан аңа берссннон-бсрсе ачулырак, үткенрәк сүзләр бәрә башлады. «...Ни булды соң сиңа болан, ә?! Синең шуңар да егетлеген җитмәдемени соң? Бүтәннәр бишәр-алты- шар тапкыр яралана, аяксыз-кул- сыз кала, анда да «эһ» дигән бер авазлары ишетелми. Чөнки туган илнең аннан башка да борчуы күп Дөресен әйтим, синен өчен мин бик оялдым, Зиннәт. Әгәр монда кайта калсаң Җәүдәт абый күзенә ничек күренерсең...» Шунда җиткәч Зиннәт сикереп торды. Аның чигә тамырлары үзеннән үзе тартышып сикергәли башладылар. Ул 
үзенең йөрәге тибүен, маңгаеның тирләвен сизеп тагын да каушый төште. Хатны ул башта бөгәрләп халат кесәсенә тыкты, аннан алып тиз генә мендәр астына кыстырды да, гарлегеннән качып котылырга теләгәндәй, коридорга чыгып китте. Ләкин яңадан кергәндә ишекне ачуга хаттагы ачулы сүзләр тагын ишетелгән кебек булды. Ахырда ул түзә алмады, ашыгып килде дә хатны ерткалап ыргытты. Ул көндезге ашка бөтенләй тормады. Элеккечә түшәмгә карап хәрәкәтсез ята бирде. Бары кояш баер алдыннан гына торып утырды. Яз иде, тәрәзәләрдән яз җылысы белән күперенгән дымлы җир исе. тал бәбчекләренең төчкелт баллы исе бәреп тора иде. Кояш баешындагы болытның өске кырыена ут кабынып, аның сары алтындай кай- ный-кайный януын карап утырды. Язгы кичнең шыпырт сулышын ишетәсе килеп, тыштагы тынлыкка колак салды. Әмма ургылып чите янып яткан әлеге болыт кисәге дә, тәрәзә астындагы кичке йомшак тынлык та, элекке шикелле аның күңелен куаныч белән дулкынландырып, якты илһам белән канатландырмады. Аның күңеле һаман да буш һәм шыксыз, анда даланың мәрхәмәтсез көчле җиле кебек ниндидер йогышсыз ачулы бер тынгысызлык кына каңгырып йөри иде. Утыра торгач, мендәре астыннаи кара күн тышлы калын дәфтәрем чыгарды. Күиел биреп укымады, 
32 
 
бәлки укыса да башына бернәрсә дә кермәс иде, бары эч пошканнан, үзен-үзе кая куярга белмәүдән, гүя күңел сәхифәләрен актаргандай элек беренче битен, аннары икенче, өченче битләрен ачты. Дәфтәрнең беренче битендә шагыйрьнең мәшһүр дүрт юлы язылган иде: Сызла күңелем, сызла күңелем Сызла бер туктамыйча; Сызла айлар, сызла еллар. Сызла төн йокламыйча. Аннары күңеленең ашкынып бер дулкынлануын, яисә канатланып күкләргә очуын әйтеп бирә торган музыкаль образлар, аларның аркылыга да, буйга да сызылган өзек- өзек нота кисәкләренә күзе төшеп китте. Бер әйтүе генә дә җанны рәхәтләндерә торган ягымлы һәм акыллы сүзләр, халыкның күңел җәүһәре булып жемелдәп торган җырлар, шигырь өзекләре күзенә чалынды. Карандашын алып дәфтәренең ак битенә тагын бер күңел ярасын сызып куйды: — «...Чабатасы ние белән кешенең күңел түренә кереп бара... җәрәхәтен таптап...» Кояш баешында баягы болыт кисәге янып беткән, хәзер ул куе кызыл күмергә әверелеп, моңсу гына сүнеп бара иде инде. Зиннәт тәрәзә төбенә таянган килеш, моңсу күзләре белән ерактагы шул утлы күмер чаткысына озак карап утырды. Ашың күңелендә хәзер үк кәгазьгә төшәсе тагын нидер бар кебек иде. Нәрсә иде соң әле ул? Гарьләнүдән туган бер ачы хисме? Көтмәгәндә шундый ачулы сүзләр ишетүдән калган хәтереме, җәберсенүме? Әллә үкенүме? Әллә туларның барысының да бергә укмашкан бер төенеме?.. Ул «нәрсәдер» учак тирәсендә очып йөргән төнге күбәләк- сымаи, аның хәтере тирәсендә һаман әйләнгәли, һаман бөтерелә, әмма искә төшми иде. Бу авыр тойгы, нәтиҗәсез бу эзләнү, искә төшерә алмыйча шушылай интегү аны торган саен ныграк азаплый башлады. Ул зиһене таркалудан аңына килгәннән бирле җәфалана иде инде. Ул нәрсә менә шунда гына йөри, юри үчекләгән шикелле кайсы ягы беләндер күңелгә сирпелеп-сирпелсп тә китә, шул ук вакытта аны искә төшерми калу үкенечле бер хәл булачак кебек тә тоела. Кинәт ул, бик кадерле нәрсәсен югалткандай кесәсенә, аннары мендәр астына кулын сузды. Эзләгәнен аннан таба алмагач, идәнгә .иелде. Ләкин хатның өзекләре беркайда да юк иде. Ул Нәфисә хатын укып бетермичә үк 
ерткан иде бит! Аның ахырында ниндидер ягымлы сүзләр бар иде шикелле. Ие, анда «кант» дигән сүз күзенә чалынды түгелме сон аның? Шулай иде,, «кайт» дигән иде... Төзәтеп булмаслык хата эшләвен ул хәзер генә аңлап җиткерде, бик ерактагы, Идел буйларыннан килгән ул үпкә хаты аның өчен хәзер дөньяда иң кадерле нәрсә иде. — «Нишләдем мин? — диде. — Нинди каһәр суккан минутта башыма шундый кыргый уй килде? Нигә, нишләп?..» Шуннан соң Зиннәт үзенең сөекле кунагын, кайнарлык белән урын- сызга рәнҗетеп куып чыгарган кешедәй, авыр бер вөҗдан газабы белән яна башлады. Ис, аңласа аны бары Нәфисә генә аңлар, аныи сынык күңелен бары ул гына юата алыр. Хәзер Нәфисә аның күңелендә бердәнбер якын дусты булып гәүдәләнә, ул аның хатындагы үпкә сүзләре арасында да күңелен эретеп җибәрерлек ягымлы җылы сүзләр таба, шундый дорфа хаты белән аны рәнҗетүе өчен үкенә иде. Хәзер аның күңелсез, ялгыз тормышында Нәфисә бердәнбер юанычы булып калды. Ул хәзер туган авылын еш кына төшендә дә күрә башлады. Нәфисәнең озын керфекләре аңа тынгылык бирми. Ул аның күз алдына соклангыч матур да, сөйкемле дә булып килеп баса, кайтып керүгә, Ләйлә беләи Мәҗнүн кавышкандагы кебек берәр шундый вакыйга булыр кебек тоела иде.


 
Кайчагында Нәфисәнең ире барлыгы исенә төшсә дә, Зиннәт аны нигәдер чынга алмады. Аның уенча ки генә булган сурәттә дә, Нәфисә барыбер аны сөяргә тиеш иде. 
III 
Менә ул яңадан үз урманнарында. Менә малай чакта җиләк җыярга килгәч карурман эченә кереп китәр алдыннан туктап ял итә, тырысларны җайлап кия торган кечкенә алан. Менә аның уртасында бер үзе ярты аланны биләп утырган, һәр ботагына кадәр таныш булган юан карама, мёнә кечкенә инеш. Басу ягыннан, аерым ачык булып, көтүченең чыбыркы шартлатканы ишетелә, борынга төтен исе бәрелгән кебек тоела. Зиннәт иңбашындагы яшел капчыгын җайлабрак куйды да, ниндидер белмәгәнкүрмәгән серле бер дөньяга аяк баскандагыдай сак кына атлап, басу кырыена . килеп чыкты. Мәүлихә түти, тезләре белән чырт-чырт чыбык сындырып казаны тирәсендә кайнаша иде. Урманнан килеп чыккан яшел киемле юлаучыны күргәч, эшеннән туктап, бераз карап торды. Аннары йөзе кинәт яктырып китте. — Карасана, Зиннәт улым, син түгелме соң бу? Исән кеше бер әйләнеп кайта икән! Сау кайттыңмы, Зиннәт, исән генәме? — диде. Кулларын эре чәчәкләр төшкән яшел алъяпкычына сөрткәләп Зиннәткә сузды. Зиннәт, капчыгын чирәмгә куеп, аның белән ике куллап күрещте: — Үзең бик исән тордыңмы, э... э... — аның исемен хәтеренә төшерә алмыйча азапланып торды, — ә... ә... кем, Мәүлихә түти! Мәүлихә солдатның болай авыр сөйләшүенә бик уңайсызланды, үзенә сиздермичә генә аның камчы кебек асылынып торган сул кулына, авыру балалар йөзесыман агарынган һәм ничектер мескенләнеп калган ябык чыраена күз төшереп алды. Аның үз борчулары өстенә кеше кайгысын да үзе үк күтәрергә з.с. ә. “№2 хәзер торган шәфкатьле, иркен күңелендә Зиннәт хәсрәте өчен дә урын җитәрлек иде. Зиннәтне шушы хәлдә күреп, каршы алырга ата- анасы югын да.', йортының постаг лыгын, үзенең ялгызлыгын да уйлап, йөрәге сыкранып китте. Шулай да 
борчуын йөзенә чыгармады, аналарча йомшак, ягымлы тавыш белән сүзгә кереште: — Карап торам да, Зиннәт, сөенеп куям, болай булгач, бик шөкер икән әле, бик матур кайткансың әле! — диде. — Хатың килми торгач, Йөзлебикә апаң да, без дә бик борчылган идек, һи, әле болан булгач... Йортың да исән сау, колхоз бер кайтып килер әле исән булса дип әйтеп, бәрәңгеңне дә утыртып куйды. Бик һәйбәт кайту белән кайткансың, Зиннәт, бик тә һәйбәт!.. Шулай сөйләнә-сөйләиә ул чирәм өстендәге куна тактасыннан бер тарелка алып, аны үзенә хас пөхтәлек һәм иплелек белән сөрткәләде дә казанын ачып, аңа мул гына итеп тары буткасы состы. Дүрт почмагына дүрт казык кагып кытыршы такталардан гына әмәлләгән кыр өстәленең бер башын алъяпкычы белән янә сөртеп, Зиннәтне шунда чакырды. — Әйдә, утыр әле, Зиннәт. Син юл кешесе, ^чыккансыңдыр. Менә бераз тамак ялгап ‘ алырсың, боерган булса. Каерып кына зур-зур ике телем икмәк кисеп куйды, җылына торсын дип әйтеп, даганына яшел чәйнеген элде. Солдат күңеле берьюлы эреп китте. Ул әнисенең үзе югында үлеп китүен, ишек тәрәзәсе такта белән кадакланган, ишек алларын кычыткан баскан, ташландык өйгә кайтып төшәчәген уйлап алып күңеле нечкәрде. Әнә шундый чакта Мәүлихә түтинең аны үзе туып үскән туфракка беренче тапкыр аяк басканда, үз улы шикелле менә шулай ипй тоз, якты чырай белән каршы алуы аны дулкынландырды. Ул кинәт кенә килеп тыгылган күз яшен тыю өчен тамагын кырга- лап куйды: — Бик рәхмәт сиңа, э... э... Мәү- 
М

34 
 
 
лихә түти, — диде. — Бик бала җайлы. бик. әлеге, яхшы күңелле кеше икәнсең. Анамны исемә төшердем, малай чакларым күз алдыма килде... Син мине Байтирәк җирендә каршы алган беренче кеше бит! хМәүлихә түти үзе дә, күз төбенә җыелып, пожарный атлары шикелле, һәрвакыт чыгып чабарга әзер торган әрсез күз яшьләрен сөртә-сөртә: — Менә тагын, шулай булмыйча, барысы да үз улларыбыз лабаса, — дигәләп, борынын тарта-тарта, учагы тирәсендә булашты. Колхоз хәлләрен сораштыра башлагач, Мәүлихә тагын да тереләнеп, җанланып китте. — Колхозыбызда, биргәненә шөкер, әлегә иминчелек. Чәчүебезне бик вакытында бетердек, менә әле бәрәңгене дә утыртып бетерәбез инде. Халык бик тырыша бит, Зиннәт. Инде дә тырыша, исең-акылың китмәле. Була шундый чаклар: инде монысына көчебез җитмәс, инде монысын хатын-кызлар көче белән генә җиңә алмабыз дип җаннарың өши, йокыдан каласың. Кая ул! Тиле кеше әйтмешли, ходаның рәхмәте димме, ничек кенә дип әйтим, менә Зиннәт, ирләрдән битәр шәбрәк итеп эшләп куялар! Зиннәт ашавында дәвам итеп, ара-тирә: — һе, шулаймыни, кара син, ә! — дигәнсыман сүзләр әйтеп, Мәүлихәнең сүзен җөпләп утыра, әле- дән-әле ана кызыксынып күз тө- шергәли иде. Мәүлихә түти урманның тонык шаулавын бүлдермәскә теләгәндәй, акрын һәм йомшак тавыш белән бик вәземләп кенә сөйли. Аның соргылт күзләрендә һәм шактый җыерчыкланган ябык битендә, аны тыңлаучыга да, ул теленә алган бүтән кешеләргә дә яхшы теләк һәм ригая яктысы балкып тора иде. Зиннәт сүз арасында: — Нәфисә дигәннән, ул хәзер берәр ниме, башлыкмы әллә сезнең? — дип сорап куйды. — Нәфисәме? — Мәүлихә түти Зиннәткә сәерсенеп карап алды. — Нәфисә безнең бик зур кешебез ул хәзер. Ул быел бөтен районны аякка бастырды бит. Ничек дип әйтим инде сиңа, менә Стаханов шпкеллерәк. - Зиннәт гаҗәпләнеп башын күтәрде: — Шулай укмыни? Кара син аны... — Шулай булмыйча, хәзер Нәфисәне бөтен районда беләләр. Әйе! Басуга 
чыкканнан бирле ал юк, ял юк, төн йокысы юк Ничек кенә түзәдер дә бу, ничек эшлидер. Исең китәр! /Мин үзебезнең бригадада пешекче ләбаса, бригадага аш-су пешереп торам. Караңгы белән торырга туры килә дә шулай, уянмасыннар,, ичмаса таң атканчы бераз гына булса да йоклап алсыннар дип, песи-песк генә атлап йөрим. Кая ул! Торып даган янына барып кына җитәм. ул килеп чыга артымнан. — «Мәүлихә түти, соңга калмыйбызмы әле? Алаибашлар тормаганмы? Утлары күренмиме? Йөзлебикәләр кузгалмыймы әле?» — Йокла әле, мин әйтәм. Әле Аланбашлар түгел, урман кошлары да уянмаган... Бер кузгалгач йоклатырсың аны. «Торыгыз, дускайлар, торыгыз, алтынкайлар, диер, бөтен район сезгә карап тора, сездән үрнәк ала, әйдәгез, дускайлар», диер. ... Шуннан китә инде аннары — иртә таңнан караңгы төшкәнче! Ничек түзәдер дә болар, ничек өлгерәдер! Исләрең дә китмәле! Безнең бригадада «Тәҗел» дигән шундый бер ат бар. Юлга чыксаң үзеннән алга беркемне уздырмас. Артыннан җитә башласалар, тәртә башын кимерә-кимерә чабар. Бу да шулай. «Бөтен районда алдан барырлык булмагач, «Чулпан»ның данын сатып тавыш күтәреп йөрмим дә мин» ди. Дөресе дә шулай бит! Мәүлихә багана янына чүгәләп, казан астына чыбык-чабык салга- лап, үзенә-үзе сөйләгәндәй: — Тик менә Газиз үлүе генә бик ватты. Ай-Һай ватты ^да инде! — дип башын чайкап куйды. — Тмрәы 

36 
 
уклаучан кеше бик тә авыр кичерә икән, һай-һай!.. Әле инде акрынлык белән җанланып килә тагын. Эше җиңә, эше! Шул эше булмаса, жаны-тәне белән эшенә ябышып ятмаса, валлаһәгъләм, әллә ниләр булыр иде. Зиннәткә моны ишетү бик күңелсез иде. Ул буткасын читкә этәреп кесәсеннән папиросын чыгарды. Заманында үзен шул кадәр яраткан Нәфисәнең аннан башка берәүне сөюен, аның өчен шул кадәр көенүен Зиннәтнең күңеле сыйдыра алмый иде. Ул арада урман буеннан атларын җитәкләп килгән икс хатын-кыз күренде. Мәүлихә түти: — Сөбханалла, әле озын гомерле буласы икән, әнә, үзе үк килә! — диде, йөзе тагын да ачылыбрак китте. Бераз алданрак килгән сары чәчле, түгәрәк сипкел битле, сөйкемле бер кыз Зиннәтне күрүгә кинәт йөзе кояш күк балкып: — һа, солдат кайткан, салдат! — дип кычкырып җибәрде. Артыннан ат җитәкләп килгән Нәфисәгә шаян бер караш ташлап, очына-очына Зиннәт янына йөгереп килде. — һай, Зиннәт абый, сине дә күрер көннәр бар икән! Исәнме, шәп кайттыңмы!.. Таныйсыңмы мине? Ничә еллар бит!.. Гөлзәбәр ич мин! Оныткан идеңме? Әллә аз гына төсмерлисеңме?.. Беләсеңме, Зиннәт абый, шундый көттек без сине, шундый көттек! Мондый ягымлы сүзне сагынган солдат үз авылының япь-яшь чибәр кызы авызыннан шаяны-чыны бергә үрелеп чыккан бу эчкерсез ягымлы сүзләрне ишетүгә бөтен кимсенүләрен, борчуларын онытып, җаны кинәнде. — Ни сөйлисең син? Ээ.. нишләп онытыйм? — дигән булды. — Көндез исемдә, ятсам гел төшемдә булдыгыз! Шат йөз белән, шулай да сул кулын кая куярга белмичә уңайсызланып, кызның кулын ’ кысты. — Әй алай ук түгелдер лә инде, Зиннәт абый! Г өлзәбәрнең сөйкемле зәңгәр күзләрендә, кызлар бер вакытта да үз теле белән әйтмәсә дә, җае килгәндә кинәт кабынып китәргә торган бер ялкын көйрәвен күреп, Зиннәт эченнән генә елмаеп куйды. — Бик үскәнсең син, Гөлзәбәр,— диде. — Әнә бит нинди булгансың! Мин киткәндә син менә болан гына идең, 
чәкүшкә хәтле генә. Ай-ай- ай! — Гөлзәбәрнең яшел гимнастеркасына, аягындагы күн итегенә күз салып, гаҗәпләнгәнсыман башын чайкап куйды, — җитмәсә тагын зур гына түрә булырга да өлгергәнсең әле син, шулаймы? Гөлзәбәр кечкенә борынын җыерып көлеп җибәрде, борынының ян- яннарына вак җыерчыклар тезелеп китте. — һа, һа, түрә үк тагын! Кая инде ул безгә! Үзем ише яшь җилбәзәк белән маташам шунда, малай-шалай белән. Аннары Зиннәтнең асылынып торган сул кулына күзе төшеп, кинәт җитдиләнеп китте, шаян күзләрендә борчу күренде. — Сул кулыңмыни, Зиннәт абый?.. Бармаклары ничек? йөрмиме әллә? Селкенми дәме? Зиннәт перчатка киерткән сул кулына моңаеп кына карап, элекке гадате буенча, аз гына иңбашын сикертеп куйды. — Э, э кем белә бит!.. Хәзергә берни дә өмет итәрдәй җай юк әле югын... Э, әйтеп булмый... Гөлзәбәр беренче мәртәбә Зиннәтнең әйтәсе сүзләрен бик озаклап эзләп алуын, бик авыр эш башкаргандай кыен итеп сөйләвен абайлап алды. — Каһәр төшкән нәрсәләр, нишлиләр бит, нинди кешеләрне әрәм итәләр бит, ерткычлар!.. — Зиннәтнең күзләренә туптуры карап тагын сорап куйды. — Я, ничек анда, Зиннәт абый, безнекеләр дим. Бик кыенмы? Кайчан без аларны ныгытып куа башлыйбыз инде? — Кайчан куа башлыйбыз, дисеңме? — Зиннәт тагын иңбашларын сикертеп куйды. — Бүтәне бүтән, әмма менә ансын әйтә алмыйм инде мин, Гөлзәбәр. Белмим дә, белә
35 
 
лә алмыйм. Анысын аның Сталин белә инде, дускаем, бары ул гына белә. Кууын барыбер куарбыз. Без кумагач, ул килмешәкләрне бүтән кем кусын! Гөлзәбәр сер сөйләгәндәй җәһәт кенә як-ягына карангалап, акрынрак тавыш белән: — Беләсеңме, Зиннәт абый, — диде. — Мин дә бармакчы булам бит. — Кая ул. фронткамы? — Әйе, сугышка, сугышның үзенә! Ничек кенә булса да китәм, — җибәрмәсәләр, качып булса да! Җәүдәт абый гына ачуланмаса... Ничек синеңчә, ә? Минем күзләрем бик үткен бит. Күрдең? Снайпер була алам мин. Снайпер итмәсәләр, сестра булам. Шундый кызды каным, шундый кызды, менә әйтеп кенә бирә алмыйм! Кызның күзләрендә усал очкыннар ялтырады, йөзе җитдиләнеп китте. Зиннәт бу яшь кызның ыргылып торган ялкынлы дәрте хәзер аның үзендә юклыгына кимсенеп куйды. Уң кулы белән Гөлзәбәрнең җилкәсеннән кагып: — Бар. Гөлзәбәр туган, бар! — диде, — Ак юл сиңа! Күрәсең, мин ачуымны алырга да өлгерә алмый калдым. Миңа хәтта үч алуның тәмен татырга да туры килмәде. Син минем ишеләрнең дә үчен алырсың. Син булдырырсың, синең йөрәгең кайнар!.. Гөлзәбәр сугышның үзеннән канткай яралы солдатның бу сүзләренә чын күңеленнән куанып, ашыга- ашыга колхоз яшьләреннән кемнәрнең кайда булуларын, кемнәрдән нинди хатлар килүен сөйләп, сүзен тагын сорау белән бетерде: — Беләсеңме, Зиннәт абый, шундый кирәк син безгә, шундый кирәк! Син инде, болай туп-туры соравымны гаепкә алма. ?кәзер дә гармонь уйный ала торгансың бит... — аннары шыпыртлап кына тагын бер-ике суз өстәп куйды. — Беләсең?ле, Зиннәт абый, каймакларны күңелләрен күтәрергә туры килгәли. Беләсең бит... төрле хәбәрләр килә. Зиннәт аңа җавап бирергә өлгерә алмый калды. Гөлзәбәр егетнен, аны бөтенләй тыңламыйча, иңбашы аркылы кемгәдер сихерләнгән шикелле йотылып каравын күрде дә, борылып карады. Алар турысына, атларын җитәкләп. Нәфисә килеп туктаган икән. Гөлзәбәр, үзенен монда хәзер артык кеше икәнлеген төшенеп, кинәт кенә борылды да. күн итеге белән шыгыртшыгырт басып Мәүлихә түтинең учагы янына барып чүгәләде. 
Нәфисә Зиннәткә һич тәкәллефсез, бик гади генә килеп дәште: — Кем кайтып килә бу яшел киемле дисәм, әнә кем икән бу солдат, үзебезнең кода икән бит! Я, исән кайттыңмы, Зиннәт! йөрәккә үтеп тирәндәге тойгыларны дулкынландырып узган, әллә нинди сихерле бу тавыш, озын керфекле сермәле күзләрнең бу сөйкемле карашы Зиннәтне каушатып җибәрде. Егет кулын сузаргамы, әллә ир хатыны булган кешегә кул бирү килешеп бетмәсме диебрәк икеләнеп торганда, Нәфисә моны күрмәгәнгә салынып башлап үзе кул бирде. — Я, күрешик. Тазалыгың ничек» кулың ничек? — Яхшы... Ярыйсы. Ә мин бик шат, Нәфисә... Менә бит нинди очрашу!.. Ул сокланып аннан күзен ала алмый торды. Б.у хәзер Зиннәтне елый-елый озатып калган элекке чандыр Нәфисә түгел иде инде. Ул түгәрәкләнә төшеп тагын да матурланган. Аның күз карашында да, әнә шулай бик килешле генә итеп кечкенә куЛын исәнләшергә сузуында да үзенчә бер нәфислек бар, үз кадерен үзе яхшы белә торган саф вөжданлы, инсафлы хатынкызларга хас бер әдәпле тыйнаклылык бар кебек. Зиннәт хәзерге шушы Нәфисә белән ничек сөйләшә башларга белмичә, иң башын сикерткәләп куйды. Әлеге хатны алганнан соң Нәфисә Зиннәтне бик усаллангандыр, чәнчеп сөйләшә . торган ачы телле явыз кешегә әверелгәндер, дигәв 

37 
 
уйга килгән иде. Юк икән... Аның картында әйтер сүзен таба алмыйча каушап торган, йончыган, мескен кыяфәтле авыру кеше басып тора иде. 
АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК 
. I 
Вакыт дулкыннары биек тауларны җимерә, тирән дәрьяларны киптерә. Әмма таулардан калку урыннар белән үрләр, дәрьялардан иңкелләр кала, йөрәк ярасыннан, күңелгә сагыш белән моң утырып кала. Инде монысына дәва табылмас, ул тормыш юлын гомер буена күләгә булып, караңгылап барыр кебек иде. Түгел икән, мондый сырхауларга да дәва бар икән. Нәфисәнең беренче табибе үзенең бодай кыры булды. Алар егерме гектарны сөзәккә аркылы китереп, һәйбәтләп йомшарттылар, дүрт эздән тырмаладылар, бер дүрткел метрга дүрт йөз илле төп чамасы бодай туры килерлек итеп, машина белән чәчтеләр. Җир өсте мамыктай күпереп калды. Тик аннан соң да мең төрле борчу һәхМ шөбһә көтеп тора иде әле. — «Ничек булыр икән? Бик куе тишелмәсме икән? Ялгыш исәпләнмәдеме икән? Бер генә кыяк белән калырмы, әллә икене үк чыгарыр микән?..» Бер көн узды, ике көн, өч көн узды. Әле бодайга тишелергә иртәрәк иде. Шулай да хәзер Нәфисә һәр көнне иртән, берәр иптәшен ияртеп, Яурышканга китә, һәркөнне иртүк бодай җиренә барып көтеп йөри, бодаеның тишелеп чыгуын аның иң беренче булып үзе, үз күзе белән күрәсе килә иде. Аның алдында буйдан буйга дулкынлы сызыклар булып сызылып киткән бодай кыры тыныч ята иде әле. Бер көнне иртән алар килүгә җир өстен күгәрчен тамагыдай I аҗәеп бер нәфис төсле бодай уҗымы каплап алган да, ул көнгә каршы ефәксыман елкылдап, бөтен кырны ямьләндереп җибәргән иде Карлыгач белән алар дулкынланган хәлдә, тантаналы бер тынлыкта, моннан да гаҗәбрәк нәрсә көт- кәнсыман, тыңлап утыра башладылар. Аларга хәзер әнә шул йомшак туфрак астында табигатьнең бөек бер хадисәсе, серле бер үзгәреше булып ята кебек, алар хәтта бодай яфракларының, йомшак, зәгыйфь борыннары белән туфрак 
астыннан акрын гына кыштырдап өскә төртеп чыгуларын үз колаклары белән ишетәләр кебек тоелды. Моңарчы караңгыда яткан бу миллион бәбчекләрнең җир астыннан якты дөньяга килеп чыгуларын үз күзең белән күреп, сизеп тору күңелгә бер рәхәтлек бирә иде. Нәфисә, ана буласы кеше дә беренче баласын мөгаен шуңа охшашлы бер куаныч белән дулкынланып көтеп ала торгандыр, дип. уйлап куйды. Карлыгач сабыйларча бер кызыксыну белән, күзләрен зур ачып, бодай кыры өстенә караган килеш, сер сөйләгәндәй акрын гына әйтеп куйды: — Беләсеңме, Нәфисә апа, миңа болар нишләптер менә җанлы шикелле тоелалар! Бик сәер бит, ә? Сиңа да шулай түгелме? Чыи, чын! Менә хәзер барысы берьюлы, кылдан да нәзек тавышлары белән безгә дәшсәләр ә? — «Исәнмесез, апалар? — дисәләр. — Менә без дә тудык», дисәләр? Син нишләр идең, ә? Алар бу юләр сүздән рәхәтләнеп көлешеп алдылар. — Нишлисең, аларпың һәркайсы белән кул биреп исәнләшергә туры килер иде... Шул көннән соң бодай кыры, әкиятләрдәге баласыман, ай үсә- сен көн үсеп, аларныц күз алдында үзгәрә башлады. Иртә белән көнгә каршы шәмәхә ефәк кебек елкылдап күренгән уҗым, төш вакытында яшькелт киемгә төренгән иде инде. Тагын берничә көн узды, бодайның күбесе икешәр кыяк чыгарды, бөтен Яурышкан буен яшел хәтфә булып каплап алды. Хәзер инде яңа гына дөньяга
38 
 
килгән бу яшь үсемлекнең бптсн юарга шифалы бер яңгыр да кирәк иде. Анысы да озак көттермәде. Җил көньякка борылды. Бер көнне, кич кырын урман артыннан кабарып болыт чыкты. Кырлар өстендә ялт-йолт яшен яшьнәде, гөрселдә- теп күк күкрәде дә, шаулатып коярга да тотынды. Иртәгесен җир өстенә барып баскач, Нәфисә уҗымының гүя тере суы бөреккәнсыман, берьюлы күпереп китүен күреп, тагын куанды. Әмма бу куаныч кыска гомерле булып чыкты. Көчле яңгырдан соң җир өсте такталанып китте, ялтырап ката башлады. Менә тагын ике-өч көн узар, жир өсте чәрдәкләнеп ярыла башлар, бодайның тамыры өзгәләнер. Ул гына да түгел, яшь үсемлек тыны кысылып буыла башлар. Нәфисә, баласына каты авыру эләккән анадай, йөрәгенә ут кабынып. агроном янына чапты. Бу агроном чибәр генә көйләнгән күңелле тормышының тынычлыгын бозасы килмичә, матур гына итеп яшәргә, мондый тәвәккәллек сорый торган эшләр белән артык баш ватарга яратмаучан бер карт кеше иде. — Бодайны саклап калу өчен, тәҗрибәләргә караганда аны тырмаларга мөмкин дә бит... — диде.— Әмма икенче яктан бу вакытта тырмалау үзе бик хәтәр нәрсә, бодайның тамыры өзелмәгәе, йолкынып чыкмагае! Менә ул чагында яхшылык көтмә инде... — Нишләргә киңәш бирәсез соң? Бу килеш калдырсаң бодайның харап булуы мөмкин бит? — һм... Ничек дип әйтергә! Беләсезме, кайчакмы табигатьнең кирелекләренә тешеңне кысып булса ла түзәргә туры килә. Нишлисең, ни әйтсән. дә, фәннең көче җитмәс- тәй проблемалар шактый күп бит әле. Аннары бит, шунысын да онытырга ярамый, кайчагында табигать үзе үк бәладән йолып калгалый! Әйе, әйе! Кем белә, бәлкем алай ук зарарлы да булып чыкмас әле. Мин барып чыгармын, карармын... Нәфисә агрономны көтеп караса да ул каядыр китеп барды, «Чулпан»™ килә алмады. Инде нишләргә? Башта тимер тырма белән тырмалап карадылар. Алай булмады. Яшьнәп торган уңыш басуы, авыр тырма артыннан кара туфрак булып калды. Җирнең өстенә карарга кызганыч иде. Агач тырма да тамырны йолкып чыгарды. Бу көннәрдә Тпмеринең дә башында 
шул ук бодай кайгысы иде. Бармаклары белән туфракны ка- зыштырып бик озак уйланып йөргәннән соң, аның башына бер акыл килде: — Килен, кара әле, — диде,— соң без моны кул тырмалары белән йомшатып карасак ничек булыр икән, ә? Моны тыңлап торган бригадир Бикмулла әйтте: — Ай-Һай, алан да барып чыкмас бит, тамыры имгәнер, үзе тапталып бетәр. Азапламыйкмы_әллә* Аллага тапшырып, шул килеш кенә калдырып тору мәслихәт булмасмы? Җиде иптәш ул төнне дә бодай кыры буенда йокысыз үткәрделәр. Әмма моннан да артык сузарга ярамый, җирнең өсте кайбер урыннарда чатный башлаган иде инде. Таң белән җиде иптәш, җиңел кул тырмалары тотып, ялан аяк ужым өстенә кереп кителәр. Тәвәккәл таш ярыр, ди. Аларнын бу эше дә уңышлы чыкты. Бодайның тамыры имгәнмәде, басылып калган кыяклары яңадан торып басты. Бодай уҗымы жир өстенә сыймастай булып, яңадан котырып китте. Аннары бервакытны, бодай туфракны каплап җиткермәс борын. Яурышкан буена кырык чиләк керешле зур мичкә җигеп килделәр. Аңа инештән чиләкләп су ташыдылар, кыш буе җыйган кош тизәген үлчәп кенә салып болгаттылар. Тимерче килеп мичкәнең артына озын-озып челтәрле көпшәләр беркетте. Менә һәммәсе дә көйләнеп беткәч, Нәфисә, күк байталны тезгененнән тотып, күпереп торгандай бодай уҗымы өстенә җитәкли
39 
 
башлады. Бикмулла карт түзмәде, төсен бозып тагын сыкранып куй- лы: — Ну, кызып, азаплыйсын, да ипде ипекәйне! Бозып ташласаң эләгә инде сиңа эләгүен, илла нык эләгә дә соң инде! Мәүлихә түти Нәфисәнең борчу-» лы җитди йөзенә һәм күк байталның тояклары астында сытылып кергән уҗымга күзен төшереп догаларын укырга тотынды. Ләкин аның Нәфисәгә ышанычы зур иде. Аның бу уеннан кире кайтмаячагын күреп, үзе дә бераз батыраеп китте. Күк байталның аркасын сыпырып: — Әйдә, Нәфисә, тәвәкәллә бул- маса! Хәере белән! — диде. — Сиңа да, Бикмулла абзый, ала карга шикелле алданалы кычкырып тормаска кирәк иде. Каян беләсең,- бәлкем, ул ипекәй безгә, сиңа караганда да газизрәктер? Бәлкем шуңа күрә дә төннәр йокламый торганбыз әле без! Күк байтал кузгалды. Тишекле көпшәләрдән җир буенча, вак кына яңгыр сибәләп бара башлады. Шуннан соң берничә көн генә узды, бодайлары тагын да шәбрәк үсеп китте, бер атна эчендә күләгәсе белән бөтен җир өстен каплады. Хәзер ул куе яшел төскә кереп бара, камыштай киң кыяклары белән җил искәндә әле бер төскә, әле икенче, төскә кереп, өзлексез уйный, дулкынлана иде. Менә күбесе икенче кыягын чыгарды, май ахырларында көпшәгә лә утыра башлады. Шуннан соң бер көнне, Нәфисә бодай кырын җидегә бүлеп чыкты да, иптәшләренең һәркайсысын үз өлешләре өстеиә - илтеп бастырды. — Бусын, Мәүлихә түти, син карарсың, монысын Карлыгач, бусын Әпипә карап үстерер. Менә Монысы миңа, монысы Сөмбелгә. Моннан ары үз өлешегезне һәркай- еыгыз үзегез утыйсыз. Урып алганчы үзегез тәрбиялисез. Без бит «Чулпан»ның гвардиннары. Без моны шундый итеп үстерик, бу бодайны күргән кеше хәйран калсын, «flv- рышкан буенда мондый бодай күргәнем юк иде. Уңса да уңа икән, әй иген!» дисен. Мәүлихә күзләрен кысып көлә- көлә аның иңбашларыннан сөеп куйды. — Карап-карап торам да, әмма йомры да булып чыкты синең бу башың, Нәфисә! — диде. — Ничек кенә кызыктыра! Болайга киткәч, үз бодаемны мин колагыннан тартып булса да үстерәхМ бит инде! Мондый чакта, кемнең үз эшен күрсәтәсе килмәс! 
Беренче кат утауның утау дип әйтерлеге дә булмады. Чүп үләне бөтенләй чыкмаган иде. Әллә нидә бер күренгән күк чәчәкне генә чүпләп • уздылар. Узышлый агроном кереп чыккан иде. Җирнең эшләнүен, бодайның үсүен бик ошатты. Әлеге тырмалау вакыйгасын да исенә төшерделәр. Агроном ул вакытта килә алмавына бик борчылуын әйтте. — Сезнең тәҗрибәгез көтелгәннән дә уңышлырак чыкты, —диде. Сез бодай агротехникасына тагын бер яңа бит өстәп яздыгыз! Күрәсезме, бер төптән ике кыяк — бодайда бик сирәк була торган хәл бу. Ә сезнең бодаегыз күбесе икешәр кыяклы икән. Сам десять наверняка! — диде. Нәфисә уены-чыны белән: — Әгәр сам пятнадцать була калса ни әйтерсез? — диде. Агроном ашыгыч нәтиҗә чыгарасы килмичә, кистереп бер ни дә әйтмәде. Күзен кыскалап карап торды да иңбашларын җыерып куйды: — Мин алай ук дип әйтергә батырчылык итмәс идем итүен. Була икән, анда инде сезнең бәхет. Яурышкан буендагы бу бодай җире хәзер Нәфисәгә аның үз өе, үз ишек алды шикелле үк якын һәм сөйкемле иде. Хәзер ул монда чәчү өстендәгесымаи, җанын кая куярга белмәүдән хәсрәтен бастыру өчен генә килми, юк, аның үз кул көче, иптәшләренең тырышлыгы аркасында юктаң бар булган бу яшеллек дөньясы хәзер аның
40 
 
юанычы гына ’түгел, бәлки тормышының бердәнбер куанычы да иде. Кичтән эшен бетереп кайтырга чыккач, ул кара-кучкылланып караягы төшкәнне көтеп калган бодай кырына әллә ничә мәртәбә борылып карый. Аңа бодаеннан аерылып китү ничектер моңсу була иде. Нртә белән бодай җиренә якынлашканда, ия якын кешесе белән очрашкандагы кебек аның күңелендә бер рәхәт тойгы уяна торган булды. Куе булып җирне каплап торган бодай кыяклары исә. берсе алдына берсе төшеп, сагынып көткән дусларын сәламләгән шикелле, аңа ашыга-ашыга баш ияргә тотыналар. Каз бәбкәләре сыман муеннарын суза-суза кыштырдашып, аңа бер туктаусыз нидер сөйлиләр, сөйләп сүзләре бетмичә, ярты юлда бүленәләр дә, җил еярпеп китүгә, тагын күңеллеләнеп кыштырдаша башлыйлар. Кайчакларны ул бодай кырыннан Идел өстендәге төсле берсен берсе куа-куа, сыек яшел һәм зәңгәрсу дулкыннар тәгәрәшеп узуын карап, бодзй кыякларының берберсенә бәрелеп кыштырдауларын рәхәтләнеп тынлап утыра. Ул монда үз кеше иде инде. Бу кыяклар аңа, тора торгач, табигатьнең ул аңлап бетермәгән, бары сизә генә башлаган ниндидер серләрен төшендерергә тырышалардыр кебек. Ничектер шунда күз алдындагы шушы чын тормыш белән, сөекле кешеләрнең кадерле истәлеге бергә килеп тоташа. Нәфисә кечкенә чагында ук киләчәк кешеләрнең бәхете турында уйлана-уйлана шушы кырлар буйлап узган Сәръян абыйсы һәм төрле игеннәрнең үрнәген кочагына җыеп җырлый-җырлый басу буйлап йөргән шат йөзле Газиз күз алдына килә. Тормышларының соңгы минутына кадәр халыкның бәхете, аның ямьле киләчәге белән рухланып яшәгән бу сөекле ике кеше үзенең янында кебек, алар да Нәфисәнең бу эшенә аның үзе шикелле үк куаналар кебек тоела башлый. Нәфисә биек һәм зәңгәрсу күк йөзенә, сулыш саен төсен үзгәртеп шаулап яткан бодаена, якындагы урманның куе яшеллегенә, беренче мәртәбә . күргән шикелле, сокланып карый. һавада, башны әйләндерә торган татлы бал исе, яшел һәм- дымлы яфрак исе аңкый, җир өстеннән йомшак җылы бәреп тора, мул кояш нурында күбәләкләр шаяра, урман, эченнән күке 
тавышы ишетелә. Шунда туган иле табигатенең бу гүзәллеген, менә 1 шушы кырда үз кешеләрең, үз туганнарың өчен менә шулай эшләүнең рәхәтен һәм ләззәтен тагын да тирәнрәк тоя, аның кешене яшәргә һәм күңелен яңартып җибәрә торган хезмәтнең гаҗәеп бу хасыятен, - бу көчнең серен тирәнрәк аңлыйсы ; килә башлый. Гасырлар буе тырыш | хезмәт/ батыр кулларны көтеп, тудырырга, үстерергә зарыгып яткан бу . шәфкатьле җирдә бик күп итеп ■ игеннәр, җимеш агачлары үстерәсе, бөтен дөньяны яшел кырга, рәхәт һәхМ бәхет бакчасына әйләндерәсе килә иде. 
II 
Быел язгы чәчү башыннан бирле «Чулпан» кешеләренең күзенә һәр көнне иртән гел бер күренеш чалынып уза торган булып китте. Көн саен иртән кояш чыгар чык- маста, колхоз араны яныннан үзләренә беркетелгән колынлы күк байталны җигеп Зәйнәпбану кузгалып китә. Күк байтал* артта калган җирән колынына кешнн-кешни зур урамга килеп чыга. Аның урамга килеп чыгуы була, җиде иптәш, кайсы тыкрыктан, кайсы арт урамнан йөгерешеп килеп арбага төялә башлыйлар. Бу — Нәфисәнекеләр. Аларны беркем дә уятып йөрми. Колхоз чаңы эшкә тотынырга кушып беренче авазын салганда алар инде кырда булалар. Тора-бара аларны үрнәк итеп йөртә башладылар. Бригадир Бикмулла, озак мыштырдаган кайбер киленнәрнең тәрәзәсен шакыганда: — Кузгалырга вакыт! Озак йок
41 
 
лыйсыз, озак! Нәфисәнекеләр эшләп арганнардыр инде! — дип куйгалый иде. Җиде иптәш шул кадәр дусландылар, алар арасында бөтен серләр күптән сөйләнеп беткән иде инде. Аларга иртәге салкынча һавада, киртәгә кунган чыпчыклар шикелле, бер-беренә сыенып арба үрәчәсенә тезелешеп утырган хәлдә эшкә чыгып китү дә, җирән колынның әнисе артыннан йокымсырап килүе дә, җир өстенә барып җиткәннән соң, һәркайсының үз өлешенә таралып бер-береннән көнләшә-көнләшә, шаян сүзләр әйткәләп, бер тирәдә эшләү дә — һәммәсе дә бик ошый, бик күңелле тоела иде. Җиде иптәш бер-беренә һаман якыная баралар, хәтта алар моңарчы бер авылда торып та берберсенең шундый әйбәт кеше булуларын белми йөрүләренә бик гаҗәпләнәләр иде. Алар фронттан килгән хатларны бергәләшеп укыйлар, хатларын бергә киңәшеп язалар, сугыштагы уңышларга бергә куанышалар, җиде иптәшнең шатлыгы да, кайгысы да уртак була иде. Улының авыр яралануы турында хат алганнан соң Мәүлихә түти бик еш елаштыргалый башлады. Әгәр кече улына да ул-бу була калса, бу аның кечкенә гаиләсеннән шушы бер ел эчендә, сугышка биргән икенче корбаны булачак, ул картайган көнендә япа-ялгыз калачак иде. Әмма карчык иң авыр көннәрендә иптәшләренең җылы кулын тоя башлады. Ул эштән кайтканда ничектер үзеннән-үзе аның идәне юылып, суы китерелеп, кичке ашка утыны хәзерләнеп куелган була. Инде төнне ничек уздырырмын икән, дип торганда, әле берсе, әле икенчесе аның янына кунарга киләләр. Басуда чагында да ул ничектер, үзеинән-үзе, гел иптәшләре арасында булып чыга, аңа борчулы уйлары белән ялгыз калырга бөтенләй туры килми иде. Тора-оара җиде иптәш бергәләшеп газеталар укый торган булып китгеләр. Соңыннан бу кечкенә төркем янына ял вакытларында бригаданың бүтән кешеләре дә җыела башлады. Партия оешмасының секретаре Айсылу Нәфисәгә һәр көнне яңа газеталар, кечкенә китапчыклар китерә торган булды. — «Сүзең үтемле, тавышын ягымлы, үзеңне яраталар, — диде. — Әйдә, укый бир, аңлата бир Кирәк икән, җырлап та җибәрерсең Хәзер шундый чак, җан азыгына сусап тормасыннар». 
Г азеталардан сугышның кайнар сулышы бәрелеп тора, немецларның ерткычлыгы турында моңарчы башка да китерергә мөмкин булмаган коточкыч хәлләр, дәһшәтле вакыйгалар күз алдына килеп баса да өсләренә бозлы су коелган кебек булып китә. Алар хәзер элеккеге шикелле елашмыйлар, басынкыланганнар иде инде. Хәтта Әпипәгә кадәр ничектер җитдиләнеп китте. Теленә салынып килдекитте- не такылдый башлаганда да иптәшләренең кырыс карашларына күзе төшә дә, ярты сүзендә бүленеп, кашларын угаларга тотына иде. Күп вакытны әңгәмә фронтлардан әйләнеп колхоз хәлләренә кайтып төшә. Утавын-фәләнен, тегесен-мо- нысын кайгырта башлыйлар, үзара сүз көрәштереп алалар. Әмма тора- бара сүзнең ахыры яңадан фронт хәлләренә барып ялгана торган иде — «Безнең Кызыл Армия фәлән каланы алган... Фәлән суны кичеп чыккан, фәләннәр яраланган...» — «Кайчан бөтен җирдә безнекеләр җиңә башлар икән дә, кайчан фашистларны куып чыгарырлар икән?» Җиде иптәш шул турыда уйлашалар да, ерактагы якты өмет белән рухланып, яңадан эшләренә тотыналар. Кайчакларны газеталарда берәр аяныч хәбәр укыганнан сон. Мәүлихә түти авыр сулап Нәфисәгә дәшә: — Сугышлар да бик авыр бара икән, күке тавышлары да бик мон- лы ишетелә, әллә бер җырлап та җибәрәсеңме, Нәфисә. Шул вакыт урман буенда тамчы- тамчы булып асылынып торган ял
42 
 
тыравыклы каен яфракларына үре- ләүрелә моңлы бер көй дулкынлана башлый: 
Күгәреп лә яткан ай тау микән, Тезелеп лә яткан яу микән? Сайрасана сары сандугачым, Безнең сөйгән ярлар сау микән? 
Аның тавышы нәфис һәм яңгыравыклы тавыш, тау астындагы салкын чишмә тавышы кебек, һәрвакыт ишетеп гадәтләнгән атаң- анаң, туганнарың тавышы кебек . :лә кай төше белән йөрәккә үтеп керә терган ягымлы тавыш, аңлаешлы тавыш, халыкның үз аһәңе иле. Нәфисә кулларын алъяпкыч күк- р «генә яшереп, урман куелыгына караган килеш, җырының агышы уңаена салмак кына башын чай- кый-чайкый җырлый, менә аның >зын керфекләре бөтенләй йомылып бетәләр, күңелләрне оета торган бу татлы моң да, үлән башларын селкетеп узган юаш җилсыман, канатлары талып акрын тирбәлә. Ләкин шунда ук аның кашлары эчке бер дулкынланудан сирпелеп куялар. Ул башын күтәрә, аның колагындагы алкалары җемелдәп атына башлыйлар. Бит урталары алсуланып китә һәм дәртле, ашкынып чыккан җыр моңы күңелләрне бер тетрәтеп, бер йомшак кына иркәләп, урман буйларында, агач араларында тибрәнә башлый. Аның иптәшләре кайсы җиргә текәлеп башын игән, кайсы Нәфисәнең сөрмәле күзләреннән, ачылыр ачылмас кына тибрәнгән юка иреннәреннән күзләрен алмыйлар. Күптән үк үзен сиздерәсе килеп, күңелне кытыклап терган, шулай да тел белән. гади сүзләр белән .әйтеп булмыйча, бары җыр гына, фәкать ул гына кузгатып җибәрә ала торган чәчәк таҗыдай нәфис һәм нечкә тойгылар уяна. Алар күңел яраларын таң җиледәй җинел канатлары белән сыйпап, өмет нуры белән яктыртып узалар. Ж.итә шундый вакыт, җырчы килен үз каршында төзелешеп утырган иптәшләренә шаян бер ку® енрпн, аның иреннәрендә шуклык бизәкләре уйнаклый. Ул да түгел, урман буена, күбәләкләр кебек, берсен-берсе куышып, бетерелә-уй- наклый, шаян җырлар сибелә башлый. Эттә гидер генәем. Гигтә гидер генәем... Аннары ул бармак очы беләк алъяпкыч итәген тотып зырылдап әйләнә башлый. Бөтерелә торгач, чүәге белән тып итеп бер 
басып куя да, кинәт туктап кала. — Я, җиттеме? Иптәшләре аңа куанышып кул чабарга тотыналар. Мәүлихә түти күзләрен сөрткәләп аның кулларыннан тота. — һай рәхмәт төшкере! Чеметеп- чеметеп кенә әйтеп бирде менә! Ниләр генә әйтсәң дә аз сиңа! Әпипә шапылдатып Нәфисәнең аркасына сугып ала. — Юкка гына аның янында буталмыйлар бит, канатым. Арысландай егетләрне һуштан яздыра торган Нәфисә шул үзе ич инде. Аннан соң алар, чукырдашып сөйләшәсөйләшә, күтәренке күнел белән тагын эшләренә тотыналар. 
III 
Соңгы көннәрдә Нәфисәнең тагын бер борчуы артты. Бер көнне шулай, әллә нидә бер генә күренгәләгән чүп үләннәре эзләп юл буена төшеп килгәндә, авыл ягыннан яшел киемле бер кеше күренде. Нәфисә күзе төшүгә үк: — «Шул!» — дип уйлады, һәм нигә икәнен үзе дә белмәстән, тынгысызлана башлады. Ие, бу Зиннәт иде. Яралы солдат, кайтып бераз баш-күз алуы белән үк, үзенең элекке Зиннәт икәнлеген сиздсргәли башлады. Ул Нәфисәдән нидер көтә, ниндидер бик зур сер әйтәсе бар кебек, җайлы . вакытны гына көтеп йөри, Нәфисә белән бергә туры килгәндә, малайлар соклануы белән сокланып, аннан күзен ала алмый. Болар һәммәсе ди Нәфисәне тынгысызлый иде. 
43 
 
Зиннәт Әпипә тарысында акрынлый төште. Аңа нидер әйтте булса кирәк, тегесе бармак янап көлә-кө- лә нидер кычкырып калды. Зиннәтнең Нәфисә янына килеп җиткәнче үк шаян, күңелле бер төс алырга тырышуы, аның игътибарын үзенә тартырга теләве читтән үк сизелеп тора иде. Ул яланбаш, гимнастерка изүен чишеп җибәргән, аның бөтен кыяфәтендә нигәдер аңа килешеп бетми [орган бер җиңеллек сизелеп тора. Нәфисә турысында туктап, йомшак һәм ягымлы тавыш белән сөйләнергә тотынды: — Нигә бу Яурышкан буйларында шул кадәр эссе икән дисәм, әнә ничек икән ул! — диде. — Монда икенче бер кояш кыздыра икән! Исәнме, Нәфисә!—-.Ул кулын күкрәгенә куеп аз гына башын иде. Аңа Байтирәкнең катык-сөте белән җылы кояшы килешкәнлеге әллә кайдан ук күренеп тора. Егетнең төсе-бите түгәрәкләнеп килә, күз карашлары да үткенләнә төшкән. тотлыгуы да сизелми иде. Тик сул кулының асылынып торуы гына аның сау түгеллеген белдерә иде. Нәфисә, кулындагы чүп үләннәрен аралый-аралый аннан ерак та түгел туктап калды. Зиннәт белән, артык ягымлылык күрсәтмичә, иптәшләрчә генә сөйләшергә тырышып: — Ай-Һай, шулай ук микән? — диде. — Шундый җәһәннәм утыннан мыегын да көйдермичә исән- сау чыккан бер егеткә мондагы кояш сукыр лампа гына булып күренәдер иде ул... Я, . нихәл соң? Исәнлексаулык... — Исәнлек дип, анысы ярыйсы. — Кулың ничек, азрак уңайга киткән шикеллеме? — Кул да зыянсыз, болан зарланырлык түгел... — Нигә алай шыгырдап кына... Тагын ни җитми? Инде кызлар дисәң, алар да караңгы чырай күрсәтми шикелле. Зиннәт шәмәхә төсле кулъяулы- I ын чыгарып, йомшак кына итеп маңгаена, битләренә тидереп алды. Ирен кырыйларын сөртте дә кесәсенә яшерде. Ләкин шул арада ук аны тагын алды, яңадан маңгаена тиереп куйды. — Кызлар дип... аларда моң юк. Алай тол тидерерлек кызлар түгел, чибәр кызлар, шәп кызлар! һи, аңа гына терәлеп кала торган булса... — Менә тагын! Егет кешене җилкендергән кызлар бит инде. 
Ул җитдиләнеп китте: — Егет кеше, диде, уйлый да уйлый, уйларының очына чыга алмый. Төшләр күрә, юрап бетерә алмый. Күзем тешсә күңелем төшми. Аннан гайри беркемгә... дип җырлый идекме әле? — Булса булгандыр, ул чактагы- лар онытылып беткән инде. Аннан соң тагын да шәбрәк җырлар чыкты бит. Зиннәт күз кырые белән, сүз арасында гына, Нәфисәнең бик үк әрсез булмаса да, бөтенләй үк мескенләнергә теләмичә юка күлмәген һәм алъяпкычын этәреп 'шактый һавалы кыяфәт белән калкып торган күкрәгенә, ачык муеннарына, балтырларына бик төбәп карап алгалый. Аңа Нәфисәнең яшь кызлар тавышыдай йомшак, ягымлы тавышын ишетеп тору да бик рәхәт иде. Ләкин ул тыныч кына сөйләшә алмый; әледәи-әле шәмәхә яулыгын чыгара, иңбашларын сикерткәләп куя, яисә онытылып яралы кулын сыйпарга тотына иде. Нәфисә аның күзләрендәге бу борчулы комсызлыкны- үзенең бөтен тәнендә сизеп, уңайсызлана башлады. Алъяпкыч күкрәген тарткалап, яулыгын төзәткәләп куйды. Зиннәт тагын баягыча шаянланырга тотынды. — Тфү, тфү! Тәүбә! Үткән заманнар исемә төшеп, үземне-үзем онытып җибәрә язганмын... Нәфисә сүзне тизрәк очларга теләп ислә-бөгелә үләннәр йолкыштырырга тотынды. — Үткәндәге — үткән, өстенә үлән үскән. — Үссә, шул ук үләнне үзең үк йолкыйсың бит әле! 
44 
 
— Иолкырдаен йолкыйсың да бит, кирәклесен әнә ничек кадерләп үстерәсең! — Нәфисә шуның белән әңгәмә беткәнне белдереп, башын иеп куйды. — Шулай, иптәшкәй. Нәмәхрәмнәр тирәсендә чуалып кызларыңнан колак какма! Шулай диде дә китә башлады. Зкннәг тә, шуннан артыкка сузарга ярамавын уйлап алып, ләкин теләр- теләмәс акрын гына кузгалып киткән иде. тагын туктады. Нәфисә үзенең артында аның акрын гына дәшкәнен ишетте. — Нәфисә!.. Аның бу тавышы күптән үк онытылган ниндидер назлы тойгыларны уятып җибәрде. Әйе, теге вакытта да ул әнә шундый ук ягымлы итеп, ниндидер бер эчке дәрт белән, йөрәккә үтәрдәй итеп дәшә торган иде. Нәфисә мондый кирәкмәгән уйларга бирелүе өчен үзенә үзе ачуланып, күтәрелеп карады. Аның ни әйтәсен, ничек әйтәсен үз каршында шулай алачагын сорагандай бик ышанып көтеп торуы аңа ошамады. Ул инде Зиннәтнең» кеше кайгысын бернәрсәгә дә санамыйча, бары үзен генә кайгыртуын, үзе өчен генә янып-көюен дә күтәрә алмый башлаган иде. — «Аның бит күңел өчен, «нихәлең бар. Нәфисә?» дип кенә дә сораганы юк!» Ул Зиннәткә яны беләнрэк басып: — Миңа дәшкән идеңме? — диде. Зиннәт аннан мондый шәп-шәрә һәм коры сорау көтмәгән иде булса кирәк, көлемсерәп, иңбашларын жыергалап куйды һәм кулъяулыгын тартып чыгарды. Ләкин сөртенмәде. Сүзләрен суза-суза, бик күбесенең араларын буш калдырып, яңадан сөйләнә башлады. • — Дәштеңме дип... син мине г афу ит, Нәфисә, мин сине... мин сиңа уңайсызлыйм шикелле... — ул уң кулын күкрәгенә куеп, аз гына башын иде. — Беләсеңме, үзара гына әйткәндә, ничектер шундый бер чын күңелдән димме, иркенләп димме, бер сөйләшәсе килә иде, әлеге, һәммәсен уртага салып. Истәлекләр дисеңме, бүтәннәрме... Азмы кешенең башыннан һәртөрле драмалар үтә. Бигрәк тә мондый вакытта...— Ул гүя, теле белән әйтеп бирә алмаганны, күз карашы бс/лән аңлатырга теләгәндәй күзен тутырып карап торды. Нәфисә кодасының анда ниндидер хакы барсыманрак итеп, болан төбәп каравын күрмәмешкә салынды. Кулындагы күк 
чәчәкне ызанга ыргытып кулларын каккалады да, сүз бары әнә шул чүп үләне шикелле вак-төяк турында гына баргандай бик гади һәм бер катлы гына итеп: — Шулай булмыйча!—дип әйтеп кунды. — Чит җирләрдә бик озак йөрдең бит, төрлесе җыелгандыр. Күргәнбелгәннәр, баштан узганнар дигәндәй... — Аннары үзе белән янәшә өлештә иеләбәгелә йөргән яланаяклы кызга дәште. — Сөмбел, акыллым, кая, килче әле монда! Бу атнаның хезмәт көннәрен тактага язып куйыйк әле... Күреп торсыннар! — Шуның артыннан ук, шәмәхә яулыгы белән маңгайларын сөрткәләп торган Зиннәткә ачык чырай белән: — Килеп чык соң, Зиннәт,— диде. — Өйгә килеп утыр. Бу арада кичен әткәй дә өйдә була, әнкәй дә... Безнең картлар сөйләшеп утырырга бик һәвәс кешеләр... Аптыравыннан ни әйтергә белмичә көлемсерәп торган Зиннәткә, берни дә әйтми торган коры бер караш ташлап, алга төшкән озын чәч толымнарын аркасына чөеп жи- бәрде. — Хуш иттек алайса. — Хуш. Зиннәт ерагая төшкәч, Нәфисә аңа тагын бер күз салды. Егет, артына борылып карамаска тырышып, бер генә кулын селки-селкк туп-туры авылга таба кайтып бара, аның бөтен торышында үпкә һәм кимсенү сизелә иде. Нәфисә порхылдап көлеп җибәрде. Авыз эченнән нидер көйликөйли өскә таба менеп китте. Урман буеннан талгын гына җылы җил исә, бодай өстеннән Нәфисәгә таба, бсрсепберсе куышып, әле күкшел төскә кереп, эле яшь- 


 
келтләнсп күңелле дулкыннар агыла иде... Бервакытны басудан кайтып барышлый, юл чатында үз бригадасының кызлары белән, боларга җиңгәсе Йөзлебикә килеп кушылды. Каен сеңелесснең сулган йөзенә күз салып, башын чайкап куйды: — Бу арада күргәнем юк иде, һаман шулай ябык икәнсең әле!—, |.идс. — Әле ярый, итәк тулы балачага өелеп калмады дип куанып кына йөрисе урында... Холкыңны да әйтер идем инде, ташкулчим. Шушы буең-сының, шушы укымышың белән, кайчан да ким-хур була торган бала түгел ләбаса! Йөзлебикә белән бәхәсләшеп торуның мәгънәсе юк, чөнки аныңча, дөнья тик бор генә катлы һәм тип- тигез, бөтен нәрсә, уч төбендәге шикелле, ап-ачык булып өстә ялтырап кына ята иде. Нәфисә: — Бик җиңел уйлыйсың син, җиңги, — диде. — Мин бит ким-хур булырга җыенмыйм да. Тик ул турыда уйларга вакыт тими әле. Ан- ган зурраклары да җитәрлек. Җиңгәсе, авызын бөрештереп, көйликөйли әйтеп куйды: — һи, җан кисәгем, әллә нәрсәләргә баш вата калсаң, унсигез яшеңнән үк чәчеңә ак төшәр! Китсәнә аннан! Йөзлебикәнең тулы-түгәрәк бите, кыска муены, терсәгенә кадәр сызганган таза-юан беләкләре кояшта янып кызарганнар, яшькелт күзләре шукланып елтырыйлар. Ул чүәкләрен култык астына кыстырган да, ялан аягы белән юлның җылы тузанында киң эзләр калдырып, гүя үзен бөтен кырларның хуҗасы кебек хис иткәндәй күкрәген киерә төшеп, ниндидер бер дәрт белән атлый. Аның тулы гәүдәсеннән карусыз көч бәреп тора, беренче карауга ул бик ваемсыз кеше кебек күренә иде. Нәфисә аның бу баһадирларча нык гәүдәсенә һокг үз алдына ашкынып атлавына сокланып кайтты. Аны беркем дә дүрт бала анасы дип әйтмәс иде. Нәфисә, үзе шикелле үк шаяртып, җиңгәсенең янтавына төртеп куйды. — Ай-һай җиңги, гөлкәем, күз генә тимәсен! Абый кайтканчы бе- рәрсенә ябышып чыкмасаң гына ярар иде. Йөзлебикә бит урталарын чокырландырып көлеп җибәрде. Аның йөзе тагын да түгәрәкләнеп китте. — Нәләт икән! Әллә югыйсә бик күперә башлаганмынмы? Ха, ха, ха!.. Ябышып чыгуын чыкмам анысы, шулай да абыең бик озак йөрсә, мөгаен генә берәр хәл 
булыр... Билләһи!—Ул әллә канларга караган килеш, бераз уйланып барды да, үз алдына башын иеп куйды. — Бу арада борчуларым бик күп әле, җанкисәгем. УтавЫм соңга калып бара, тарымны чүп басып китмәгәе. Тимери коданың күңелен табыйм ди-ди, төн йокыларымны йокламыйм. Менә печәне җитә, аның артыннан урагы куып килә, көзге чәчүе, ашлыгы... Исемә төшкән саен йөрәгемне чеметтерепчеметтереп ала. Барысы да безнең- җилкәдә ләбаса? Аннары сезнең саңгырау шайтаныгыздан да бик көнләшәм. Билләһи! Кыштыр-мыштыр йөри торгач, чәчүен тәки миннән алда бетерде бит, картлач! Игеннәре дә бик әйбәт күренә. Инде парыгыз да күп калмаганга ошый. — Без инде тарының өченче тапкырын утап бетердек, пар да иртәгә бетә диде. — Иртәгә дисеңме? Менә, әйтәм бит! Күперерсең болай булса! — ул, һаман башын шулай арткарак ташлаган килеш бераз уйланып барды да:—Тукта, менә урак кына җитсен. Биетермен әле мин апы! — дяде. — Күрдеңме минем кызларымны! Берсе-борсе өч кешегә торырлык! Эшең генә чыдасын... Ай тагын шундый ике-өч кенә кызым булса! Күрсәтер идем мин аңа!.. Билләһи! Бит-куллары кояшта ' кызарынган, кыска җиңле юка гына күлмәк кигән, бригадирлары шикелле үк, таза-таза бишалты кыз, үзара нидер сөйләшә-сөйләшә, көлешеп алдан кайталар иде. Кайта торгач, Йөзлебикә акрынлый төште. Нәфисәгә борылып йомшак кына итеп әйтеп куйды:  

 
— һич күзгә башка күренмисең, кыз бала ата-ана йортына кнлгәлән йөрер иде. — Кырдан бушап булмый бит, җиңги. Менә чәчүе, менә утавы днп. һаман шулай йөри бирәсең. Нөзлебнкә, әйтер сүзләре .бар кебек, аңа тагын күз салгалап куйды. — 1\айчакларны бик күрәселәрем, иркенләп сөйләшеп утырасыларым килә. Борчуым да бик зур. Үзегезгә бик барасы да, олылар алдында нәрсә генә сөйләшәсең? — Нинди борчуларың бар, җиңги? Абый турында берәр хәвефле хәбәр юктыр бит? — Әлегә, шөкер, андый хәбәр юк югын да... Менә кодаң кайтты лабаса... Беләсең ич, бер ялгызы, әнисе урынына да мин, апасы урынына да. Аның өчен дә борчылмыйча булмый. Нәфисә, «Тагын шул икән әле!» дип, тынычсызланып кунды. — Өйләндер син аны, җиңги. Иортыҗире яхшы, үзе теләсә кем күзе төшәрлек чибәр егет. Ул арада бәлки кулы да сихәтләнер, яңадан укырына китәр. — Булмый ди шул, җанкисәгем, сул кулым скрипка уйнарга ярамый ди, гомергә харап булып каллы инде ди. Анысына да бик көенә. Кайчакларны төнлә белән турыларыннан узышлый: «Нишләп болан төн уртасында уты бар икән?» дип барып карасам, ул йөри идән буенча марш атлап... — Йөзлебикә, сүзеннән туктап, әйтергәме, юкмы дигәндәй икеләнеп тагын караштырып алды... — Бер дә генә дә теленнән төшерми инде, мескенем. Шул хәтле дә өзелеп яратыр икән кеше. Инде үгетләп тә карадым үзен. Бер-берегезгә насыйп булмагансыз, мин әйтәм. Бер кискән икмәк кире ябышмый, акылыңны җый, илдә сылу бетмәгән, тәмле ашыңның тәмен җибәреп, тәмле йокыларыңны калдырып, хәйран башыңны вәйран итеп дигәндәй, ут йотып йөрмәсәң, Нәфисә шикелле матурлар тагын да табылмас дисенмени? Нигә ул хәтле көясең? дим. Кызларның күп чагы, мян әйтәм, күңелеңә ошаганны сайла да өйлән! Хатынын, булгач, җаның тынычлар, менә минем шикелле, балаларың итәгенә ябышын йөри башлагач, алай гыйшык тотып йөри алмассың дип тә карыйм. Юк, кая ул, кулын гына селки. Миңа бүтән кирәкми, имеш. Ичмасам, бер генә нәрсәләр дә колагына керми. Белмим инде, ни генә эшләргә дә башым җитми, Кирәкмәгән 
нс.чкә күңелле нәрсә, уза китеп, башына бәрмәгәе * дип тә куркып куям шунда. Ул күз кырые белән генә каен сеңелессиә карап, авыр сулап кунды. Нәфисәнең иреннәре кысылган, еракка төбәлгән күзләрендә җиңгәсенең күңелен күтәреп җибәрердәй берни дә күренми иде. — Син миңа үпкәләмә, җиңги,— диде. — Бүтән вакытта синең сүзеңне җиргә салмый торган идем. Әмма монысында булмый. Снн миннән олырак кеше, үзең уйлап кара: хәзер миндә мәхәббәт кайгысымыни?! Газиз каберенең туфрагы да басылып җитмәгән, әле туганнарының күз яше дә кибәргә өлгермәгән, менә сиңа мә!..* Сөям имеш, аннан бүтән кирәкми имеш. Зиннәткә дә «Шундый чакта иләс- миләс сүзләрем белән кешенең хәтерен калдырмыйм микән?» дип бер уйлап карарга кирәк иде. Йөзлебикә тупасрак ычкындыруын үзе дә сизенеп, уңайсызланып китте. Борчулы тавыш белән: — Аптыраганнан әйткән сүз инде шунда, — диде. — Шулай инде анысы, күңелсезгә күлмәк киертмиләр. Анда кеше утка кергәндә, монда... Болай ошамый инде ошавын... Ләкин авылга кайтып җитәрәк. ул тагын наянлана башлады. Бер үзенең кызларына, бер Нәфисәгә караштырып, күкрәгенең әллә кай төшеннән генә таушалып беткәй юка бер китап кисәге тартып чыгарды. — Мә, ал әле бу нәрсәңне! — диде. — Җир ашлау турында әйбәт киңәшләре бар икән барын да... тәки укып бетереп булмады...— Аннары, Нәфисәгә тагын да якыная төшеп, шыпырт кына янә бер-ике сүз әйтеп куйды. — Анда бе» 

47 
 
кечтек» генә кош теле дә бар буган, битенә генә язган, артында... Әйттем ич әле... Я, инде, я, бер турыга гына җиңгәң сүзен дә тыңла. Шундый яхшы китапны әрохМ итеп ул битен геиә ертып ташлый алмыйм бит инде мин аның! Җиңгәсенең һаман да белмәгәнгә салынуы, күзен елтыратып мутлануы һәм әрсезлеге Нәфисәнең ачуын чыгарды. Әмма алар Нәфисәнең кыз чагыннан бирле үк бик тату яшиләр, моңарчы бервакытта да сүзгә килешкәннәре юк иде. Нәфисә хәзер дә аңа авыр сүз әйтергә теләмәде. Хәер*, кош теле дигәне дә китапның тышына язылган берничә юл шигырь генә иде бугай. — Җиңги, — диде, — Зиннәткә әйт, моннан соң бу кош телләре белән мине мазасызламасын, әүвәлгесе-актыгы шул булсын? Ул сабый түгел, аңларга тиеш! Егетләр белән чуалырга күңелем дә тартмый, акылым да сыйдырмый, кирәге дә юк! Җиңгәсе кет-кет көлеп аның култыгыннан килеп алды: — Бетте, бетте! Әүвәлгесе-актыгы! Әйттегч исә .кайттым, әйтеп кенә бактым... Дөрес, ярамый булгач, ярамый! Закон. Колагын борам әле мин ул малайның... 
ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК 

Көймәдән төшеп, Идел болынына аяк басуга, аның борынына кипкән печәннең хуш исе бәрелде, төрле якта чыңгылдатып, көйли-көйли чалгы янаган, шыелдатып печән чапкан, әрәмәләр арасында чикерткәләр сайраган тавышлар ишетелә башлады. Ул гармоней аркасына элде дә. тын гына агып яткан мәһабәт Идел өстенә, ямь-яшел киң тугайларга рәхәтләнеп карап торганнан соң, комлы сукмак белән әрәмәләр арасына кереп китте. Бераз гына барган иде, уң ягында кемнеңдер мутланып тамак кырганы ишетелде: — «Эһе-эһем!» Күтәрелеп караса, куаклар арасыннан күзләрен елтыратып, аңа текәлгән яшь кенә ике кыз • күренде. Зиннәтнең сискәнеп китүенә аларның берсе авызын каплап көлеп җибәрде. Икенчесе, зәңгәр яулык япканы, кашын җыерып, тегесенә нидер пышылдап алды да, якты чырай белән Зиннәткә борылып: 
— Абый, артист түгелме син? — диде. — Нинди артист? — Зиннәт сәерсенеп туктады. — Ничек? Каян килсен монда артист? Теге кыз олы кешенең шуны да аңламавына бик гаҗәпсенде. — Артист нинди була, ди! Менә синең шикелле. Ике аяклы, ике куллы, гармоньлы, я скрипкалы! Бу хәл бик тиз аңлашылды: Аланбаш колхозының печәнчеләре янына артистлар килергә тиеш икән дә, бу кызлар су буена шул артистларны каршы алырга килгәннәр имеш. Алар Зиннәткә «Чулпан» печәнлегенә барырга юл өйрәттеләр. Әлеге зәңгәр яулыклы кыз аның гар- моне белән перчатка кигән сул кулына сәерсенеп карый-карый, уң яктагы әрәмәләрне күрсәтте: — Әә-нә шул әрәмәләрнең теге ягында Иделнең бер култыгы булыр. Шул култыкның аргы ягында... ' Зиннәт бу кызларга үзенә юл күрсәткән өчен генә түгел, бигрәк тә шундый яшь, һәм чибәр булулары өчен, кулын күкрәгенә куеп баш иде дә, ничектер тагын да кәефләнә төшеп, алар күрсәткән сукмак белән китте. Бу кызлар белән очрашу аның уйларын яңадан кузгатып җибәрде. Бара торгач, үз-үзенә ым кагып: — «Вакыт! Бик вакыт!..» — дип пышылдап куйды. Апасы да әйтте бит: — «Башта бик каты торган иде. Китапны ертып ыргытырмы дип шүрләп торсам, алай итмәде тагын. Син, энекәем, җебеп торма! Хатын- кыз бервакытта да синең муеныңа үзе килеп асылынмас. Калган ягыи
48 
 
үзең кара!.. Сиңа өйләнергә бик вакыт инде!» Ие, бик вакыт! Зиннәт аны үзе дә яхшы белә, ул көйнәрне үзе дә түземсезләнеп көтә. Нәфисә белән ачыктан-ачык сөйләшеп, эшне өзеп куярга кирәк дип ул күптән үк күңеленә беркеткән иде инде. Аның яралы күңеле үзенең җылы куышында, тыныч, тәрбияле тормышта гына савыгыр кебек иде. Бара торгач, үзенең билчән белән кычыткан баскан ишек алды, тәрәзәләре зәңгәрләнеп, баскычлары кыйшая башлаган өе күз алдына килә. Зиннәтнең Нәфисәне аның өендә, ах яулыгын арттан бәйләп, ак алъяпкычлар ябып, үз өе итеп эшләп йөргәнен күрәсе килә. Я ни була инде шулай булса? Ни генә була соң инде, әгәр кыз чагындагы шикелле: — «Зиннәт, җаныем, мин мәңге синеке!» дисә? Нинди бәхетле булыр иде бит Зшшәт, нинди иркәләр иде ул аны! Нәфисә белән бергә яши башлаганнан соң кичерәчәк рәхәтләр бере •артыннан бере күз алдына килеп, аның күңелен рәхәтләндерә иде. Айлы төннәрне, якты таңнар беленгәнче икәүдән-икәү серләшеп уздырулар, иртә белән бербереңне иркәләп уятулар, кара-каршы утырып уйный-көлә чәй эчүләр... Хәтта ул, үзе агач бакчасында те- гесснмонысын җайлап, корган ботаклар кискәләп йөргәндә, Нәфисәнең, тәрәзәдән башын тыгып, бары ул гына, бары Зиннәткә генә дәшә горган назлы, иркә тавыш белән: — «Зиннәт, ник кермисең инде, әллә калчаннан бирле көтәм бит!»— дип дәшүен үз колагы белән, чын- чыннан ишеткән кебек тәэсирләнә иде. Яисә ул аның кичен Зиннәт скрипкада уйнаганны тыңлый-тың- лый (кем белә, бәлки ул вакытта инде Зиннәтнең уң кулы скрипка уйнарга өйрәнә башлаган булыр) башын ия төшеп, ни дә булса бәйләп утыруын күз алдына китерә. Аның озын керфекләре күзен каплаган булыр, нәфис кенә, килешле генә бармаклары, гүя ниндидер якты уйларын музыка көенә чигеп барган шикелле, инәләрен үзенә бертөрле җитезлек белән матур гына уйнатып бәйләр дә бәйләр. Аннары ул Зиннәт уйнаган көйнең моңына бөтен җаиытәне белән чумып, туктап калыр һәм аның озын керфекләре арасыннан тын 
гына, энҗе бөртекләре шикелле саф күз яшьләре тәгәрәп төшәр. Тел белән әйтеп бирә алмаслык, бары күңел генә сизә торган ниндидер нечкә бер моң булыр ул. Шунда Нәфисә яшьле күзләре белән Зиннәткә күтәрелеп карар, дулкынланып һәм сокланып әйтер: — «һай, Зиннәт!..» — дияр. Бу күренеш Зиннәтнең күз алдында шул кадәр ачык булып гәүдәләнде, хәтта үз хыялына үзенен күңеле нечкәреп аның күзләренә яшь килде. Кайдандыр пароход тавышы ишетүгә Зиннәт туктады. Яр буеннан ерак та түгел, түбән яктан ала-кола итеп буялган, арып хәлдән тайгандай акрын гына зур бер пароход менеп килә иде. Аның койрыктагы мачтасы урталай сынган, капитан күперчеге җимерелеп төшкән. Куе кара төтене юан морҗасының әллә ничә җиреннән чыга иде. Ничектер бик күңелсез булып китте. Күңелне иркәли торган әлеге ямьле күренешләр югалды... Пароход палубасына тыгыз итеп койкалар тезелгән. Аларда соры одеал- лармы, үзләренең шинельләренме ябынган бик күп хәрәкәтсез кешеләр ятканы күренә. Алар арасында ак халат кигән берничә хатынкыз йөри... Әйе, бүген иртә белән радиодан да әйткәннәр иде бит. Фашистлар Дон буена килеп җиткәннәр бугай. Аннан безнең Идел буена ыргылалар икән. Сталинградка көненә әллә ничәшәр йөз самолет бомба ташлый башлаган дип сөйлиләр. Мөгаен, бу пароход та шул бәрелешкә катнашкандыр, немец самолетлары белән сугышкандыр. Ул арада, монысы узып китәрго дә өлгермәде, Казан ягыннан, үткен борыны белән дулкыннарны кистереп, гаскәр төялгән икенче бер 

-1 ,С- Ә" 2 
 
пароход килеп чыкты. Монысының борынында кызыл әләм җилферди, палубасы тулы солдат. Ул үзенең артында тирбәлеп-тирбәлеп тора торган биек дулкыннар калдырып, бик ашыгып бара иде. Яр буеннан, әлеге кызлар булса кирәк: — До свидание! Хушыгыз! Җиңеп кайтыгыз! — дип кычкырдылар. Пароходның да төрле җиреннән пилоткалар, яулыклар болгыйлар иде. Палуба буена тезелешкән сугышчылар, бер-берсенең иңбашларына таянган хәлдә, җырлашып баралар. Җыр тавышы ямьле Идел буйлары белән саубуллашкандай, киң канаты белән тау өстендәге урманнарга, яр буйларына кагыла-кагыла, яшел болыннар, Идел дулкыннары өстендә чайкала-чайкала шаулап бара. Зиннәт, каты яңгырга эләгеп күшеккән кеше кебек, тәнен җыерга- лап тагын кузгалып китте. Яраланган пароход, аның өстендәге соры одсалга төренеп киткән солдатлар аңа бик озакка кадәр күренеп барды, солдатларның саубуллашу җырлары Идел өстендә бнк озак тибрәнеп торды. Аның кәефе тәмам бозылды. Ул хәзер, нәрсә уйларга да белмичә, аяк астына карап бара иде. — «Бөтен дөньяны сугыш сөреме каплаган. Бөтен халыкта сугыш кайгысы, сугыш! Чәнчелеп кенә китсен!» Аңа хәзер мондый вакытта үзе генә бәхетле булу, үз бәхетең бе? лән генә хыяллану әллә ничек, бик уңайсыз кебек тоела башлады. — «Әллә ничек дип... Үземнеке лә ул минем, кеше бәхетемени! Кеше өлешенә кермәгән лә! /Минем бәхетле булуымнан бүтәннәргә ни зарар! Үзенең шәхси тормышында бәхетле кешеләр никадәр күп булса. шул кадәр шәбрәк!» Шулай да баягы күңел күтәренкелеге барыбер тиз генә яңадан кайтмады. Ул хәтта, әллә кире борылырга микән? диебрәк, атлар-ат- ламаскына бара башлады. Бүген ир- тә белән генә Гөлзәбәрдән алган язуны чыгарып, тагын бер укып карады. «Зиннәт абый! Беләсеңме нәрсә, без сине бик, бик көтәбез! Гармонеины ал да, иртәгә болынга кил! Кунак итәрбез үзеңне, җиләк белән сыйларбыз! Беләсеңме, кичкә яшьләр уены оештырабыз да, ул гармоньсыз бик «кәеф» чыкмый, килмичә калма, яме! Гөлзәбәр». Зиннәт иңбашын сикертеп куйды. Юк, 
бармыйча ярамый. Нинди хәйләкәр кыз! Яшьләр уены, фәлән- фәсмәтән дигән була бит! Шулай булмыймы соң!.. Аның кәефе яңадан күтәрелә башлады. Беренче кайтып төшкән көнне ул Нәфисә белән күрешеп торганда Г өлзәбәрнең күңелсезләнеп кинәт кенә борылып китүе, аннан соң да хәтере калгандай бик сүлпән сөйләшүе күз алдына килде. Зиннәт андый эшләрдә өйрәнчек малай түгел иде инде. Ул Гөлзәбәр- нең йөрәге ни дип тибүен аяк басуыннан, бер күз карашыннан ук сизеп алды. Ләкин үзе мыек астыннан гына көлеп, моны күрмәмешкә салына. Тагын да шәбрәк дөрләп китсен өчен, кирәк чагында берәр ягымлы сүз өстәштергәләп уза иде. Гөлзәбәр аның саен ялкынлана бара. Әйдә, яна бирсен! Гомер буе алай эчтән генә яна алмас, бервакыт тышка да бәреп чыгар. Үзе килер, үз теле белән әйтер. — «Зиннәт абый, җаныем!..» дияр. Мәхәббәт мәсьәләсендә Зиннәт бик иркен күңелле кеше иде. Ул үзендә әллә ничә кызны берьюлы сөярлек мәхәббәт хәзинәсе барлыгын хис итеп йөри, хәтта «Чулпан»- ньпф бөтен кызлары бары аны гына сөйсәләр дә, ул аларның берсенә дә «минем сөйгәнем бар инде» дип күңелләрен кайтармас, аңа рәхәт кенә булыр иде. Бара торгач әлеге кызлар әйткән әрәмәлекне дә узып китте,’ култыкка да барып чыкты. Шунда аның күз алдында бик күңелле бер манзара ачылды. Чабылган болын өстен төрле төстәге чәчәкләрдәй ал, зәңгәр, ак һәм кызылдан киенгән бик күп хатын-кызлар, әллә никадәр җиргә таралып, печән җыялар.

 
Дүрт-биш малай атларын куып чүмәлә тарттыра, икс урында богыл салалар. Кояш яктысында әлс анда. әлс монда сәнәк очлары ялтырап китә, үзенә бер җиңеллек белән бии. бии генә печән кагып барган җитез кызлар кулында тырмалар уйнаклый, малайларның җырлаган тавышы ишетелә. Зиннәт, туктый төшеп, гармоней кулына алды. Мәш килеп эшләп яткан шушы чуар халык арасыннан күзләре белән эзләнә башлады. Ул озын саплы сәнәк белән богылга печән биреп торучыларны, богыл тараучыларны, печән җыючыларны — һәммәсен күзеннән кичерде. Юк. аЛар арасыннан ул эзләгән кеше күренмәде. Шунда богыл өсте- нә күзе төшүгә йөзе яктырып китте. Билдән печәнгә күмелгән хәлдә, тырмасы белән каккалап богыл өстен тигезләүче, зәңгәрдән киенеп ак алъяпкыч, ак яулык япкан ул иде, Нәфисә үзе иде. Егет, гармоней киереп, тын күлләрдә аккош каңгылдагаисымаи, дулкынландырып - дулкынландырып бер сыздырып куйды да, «Сарман» көен уйный-уйпый богылларга таба китте. 'Ул якынлашып килгәндә чуар төркемнән аерылып, тукранбаш чәчәге төсле алсу майка кигән берәү аның каршысына чыкты. Монысы Гөлзәбәр иде. Бит урталары, майкасы төсле үк алсу, ялангач беләкләре дә алсу, сипкелләре әллә кая киткән. Аның үз алдына очарга торгандай җиңел, һәм пык гәүдәсе- • нә сокланып карый-карый килгәндә анда хәзергә әле үзе генә белә торган тагын бер күңелле уй туды. «Менә бит нинди, ә! Каел җиләге, .бөрлегән!..» Әмма Гөлзәбәриең йөзенә күзе төшү белән аның җитдилегенә хәйран калып. якягыиа каранды. Шунда аңа боз салкыны килеп бәрелгән кебек булды. Печәнчеләргә нидер булган, алар башларын да кү- ниндидер бер усал ярсу белән, жснләнеп, ачуланып эшлиләр иде. Аның килүенә берәү дә к\*анмәу гына түгел, хәтта шундый вакытта гармонь кычкыртып йө- рүеи килештермиләр к<‘бек сизелде Үзенә шелтәләп карауларын күреп. У’л у й н а в ы 11 нан ту к та д ы. I 'ө л зәбәр йомшак кына итеп аның гармоней алды. — Син ишетмәдеңмени? — диде. — Нәрсәне? — Ничек инде ул? «нәрсәне?! Син авылдан киләсең түгелме сон?’ 
— Шуласи шулай анысы, авылдан... Кызый гаҗәпләнгән һәм анык кайсы ягындыр ошатмаган шикелле, сары кашын сирпел, кырыс кына тагын бер карап алды: — Безнекеләр Севастопольне калдырып чыкканнар бит!.. — диде. — Шулаймыни? — Шулай шул, күрәсең ич... Зиннәт, инде эшләр боланга борылганнан соң, хәзер үзенең нишләргә тиешлеген абайлап өлгергәнче, Гөлзәбәр аның гармоней үзләренең әйберләре янына илтеп куйды да Зиннәткә өч җәпле сонм: тоттырды. — Безнең монда тик йөргәнне бор дә яратмыйлар, бер дә, бер лә... Бүген халык аерата ачулы... — ул бер читтәрәк калган печән өемнәрен күрсәтте. — Әнә шуларны богыл янына китерә тор... Соңыннан күз күрер. Зиннәт, сәнәген култык астына алып богыл өстенә карана-карана. акрын гына Гөлзәбәр күрсәткән якка юнәлде. II 
Каснэнесе Илгизәр ‘көймәгә кереп утыргач, Нәфисә аңа соңгы йомышын әйтте: — Оныта күрмә, әткәйгә әйт, атларны кичүгә иртәгә үк җибәрсен, бсрсс көнгә калдырмасын. Башына төсе уңган пилотка, өс- тспә күкшел майка белән яшел ча.ь бар кигән, әтпсс Тимсри борынына ошый төшкән озынча бөкере борычлы, үткер коңгырт күзле, ун- дүрт-упбиш яшьлек малай, кечкенә көлтәсенең ишкәкләрен җайлаштыра бире н, җиңгәсенә күтәрелеп карады. Күңеленә шик төшүдән тү

51 
 
гел, кузгалып киткәнче жпңгәсе белән тагын азрак сөйләшеп калу өчен генә: — Әгәр яңгыр яуса? — дип сорады. Җиңгәсе Иделнең түбән ягында зәңгәрләнеп торган калын болытларга күз салды, җилнең ул яктан түгел, бәлки өске яктан исүен абайлады. — Яумас әле... барыбер, яуса да бетерәбез. Үзең иртүк кил, кирәк булырсың... — Ярый, жиңги, көтү куганда ук ‘торып чыгармын. Илгизәр ишкәген комга терәп көймәсен кузгатып җибәрде. Нәфисә нәрсәдер тагын исенә төшерде: — Энем, кайтышлый ук Сөмбелгә кереп чык. Яурышканга иртәгә иртүк барсын. Бодайга чыпчык төш- АГҗәе... Я. хәерле юл. Пароход тирәсендә чуалып вакытыңны уздырма. сонга калырсың. — Ярар, жиңги, чуалмам. Нәфисә каснэнесенец, җитез ишә- шпә, дулкыннар өстендә тирбәлгә- ләп, Идел уртасына кереп китүен карап торды да, үз печәнлекләреңә кайтырга чыкты. 
Аларның печәнгә төшүләренә бер атнадан артын киткән иде инде. Тимсри агай: «Быел фермаларда малны пшәй- тәбез, терлекне кышка азыксыз калдырып булмый лабаса!» — дип р а й о н Җ11 тә к ч е л әре и е ң б у с а г а с ы н - нан китмичә мазасызлый торгач, печәнлекне узган елдагыга караганда артыграк алган иде. Алай да җиңделәр. Яңгыр да кулны тотма- •ды. Хатын-кыз бер яктан чаба торды, Илгизәрдәй яшүсмер таратып киптерде, олыраклар чүмәләгә өйде, богыл салды. Иртәгә актык .печәнне җыясы да, авылга кайтасы гына калган пде инде. Иәфпсә сүгеше эшләре лә матур гына почмаклануына күңеле б\лып, бераз пркенләорәк йөреп кайту уе белән, Иделнең яр кырыеннан ук уза торган әйләнеч сукмакка борылды. 1Ә’ЧӘ?1 .'.менеп, киң күңелле юнарт кояшы, Идел буе халкының борылмалы тугайлардагы бетмәс- төкәнмәс печәнен киптереп арганнан соң, аргы якның биек ярлары өстендәге тәбәнәк урманчыкка саргылт нурын җәеп, баер якка авышкан иде. Биткә Иделнең йомшак сулышы бәрелә, юа HI дулкыннар тирбәлә-тнрбәлә килеп кыяркыймас кына ярга бәреләләр, нәфис күзәнәкле ак челтәр булып күпереп менәләр дә чынлап сүнәләр, күпереп 
менәләр дә чыңлап сүнәләр. Идел үзе, зәңгәрлеккә өретслә барган аргы яктан алып бирге якның тәбәнәк ярына кадәр, авыр гәүдәсе белән салмак кына тпрбәләтирбәлә, мәһабәт һәм тантаналы бер тынлыкта һаман ага, һаман ага... Нәфисә яр өстенә менеп басты. Әллә кайларда, бик еракларда күзне камаштырып ниләрдер ялтырап китә, Идел болыннарының пгс дә, чиге дә юк, болын өстендәге печән кибәннәренең исәбе-хисабы юк, алар болын тугайларына сыеша а л м ы й ч а т ы г ы л ы ш ы п у т ы р а л а р. Бөтен Идел буеннан кибә башлаган печәннең хуш исе аңкып тора. Әрәмәләр арасыннан күтәрелгән сыек кына учак төтеннәре, зәңгәрсу пәрдә булып, акрын гына тугайлар өстенә җәелә. Әрәмәләрнең аргы ягында, соңга калган кайсыдыр колхозның чабу машинасы тавышлана. Ул буйда чалгы яныйлар, әрәмәлектә утлап йөргән атларның к ы I и ы р а ул ары ч ы н г ы л д ы й 11 д е. Шул атлар тирәсендә бер яшь егетнең яңгыравыклы матур тавыш белән дәртләнеп җырлаганы ишетелде: 
Әрәмәләр арэсьшла Сайрый былбыл баласы, шул, Сайрый былбыл батасы. Тсргап җирем ГАЛ арасы, Үзем ааыл баласы. 
• Менә өске яктан зур, соры пароход кг.леп чыкты. Ул су өстенә сузылган алтын багананы җимертеп узды да, нкечче яктагы пристань каршына жнтәрәк сузып-сузып кычкыртып җибәрде. Тыныч елларда киң дәрьяның уртасыннан, аккоштай түшен киереп, юргалап кына уза торган бу Идел назлысы, хәзер табигатьнең пц ямьсез төсенә
52 
 
буялуына кәефе кырылгандай, пристаньга туктап житәр-житмәс үк, ак дулкыннарны шаулатып борылды да, ашыгып китеп тә барды. Аның, нигәдер ачу саклаган кебек, Идел естенә шапылдатып су- га-суга түбән якка төшеп китүен Нәфисә күздән югалганчы карап торды. Моннан бер ел элек Газизне дә нәкъ шушындый бер жәйге кичне, шул ук пристаньда озатып калганнар иле. Ул чагында соцгы саубуллашу булыр дип, кем уйлаган сон? Менә ничә айлар инде Газизне үлгән диләр. Штабыннан .язу җибәрделәр. Иптәшләреннән дә хат килде. Бэтен авыл хәзер аны үлгәнгә исәпли, хәтта Газизнең үз ата- анасына хәтле, үзләре дә сизмәстән. улларының үлүенә ияләнеп киләләр. Аның үлемен тик Нәфисәнең генә акылы сыйдырмый, аның гына Газизнең немец кулыннан үтүенә ышанасы килми иде. Газиз аның күңеленә ялкын булып, көче ташып торган дәртле егет булып утырып калган. — «Иделгә диңгез пароходлары керә башлаганчы бу тирәләрне гөл бакчасы итик!» — дип ялкынланып йөоде бит ул. Шундый кешеләр дә немец кулында кербан булыр микәнни? Иснлач битле,жирән немец күз алдына килүгә, аның тәне тетрәнеп китә, ярсу хисен әйтеп бирергә сүзенең көче житми, ул үзендә миһербансыз бер ачу ялкынлануын тоя иде. Лн.-ый көннәрдә берәү дә эштә аның белән тиңләшүне өмет итә алмый, берәү дә сүз көрәштерми иде. Яшь киленнең күз яше кибеп жи- тәржит ләс, килен-күнчек ана жай- лап кына ‘сүз салгалый башлады: — «Шушы буең-сының, шушы чибәрлегең белән яшь башыңнан тол калып жәфа чикмәссең, — диделәр.— Яшьтән сөйгән үз танышың егет башы белән шулай өзелеп тора икән, әйдә, сүзен кире какма, андыилар хәзер бик исәпле, язык лыр», — диделәр. . Нәфисә аидыйларның бер сүз белән авызларын томалый килде: — «Татарга тылмач кирәкми, нишләргә кирәген мин үзем дә бсләм!». Менә ул күбертмәле акбүз альяп- кычы өстеннән озын булып сузылып төшкән толым очын бер сүтеп, бер үрә-үрә сукмактан килә. Хәзер Идел буйларына нидер житми, ул ятим калгандыр төсле. Әллә нәрсә генә күңелдәгечә түгел, нидер 
юксындыра, борчып тора иде. Бу күңел эзләнүенә, бу борчуның көчәеп китүенә ирек бирмәс өчен, ул берни дә уйламаска тырышып, кояш яна гына күздән югалган якка, кызыл- саргылт тау башларына, зәңгәрсулана башлаган Идел өстенә, чабылган болыннарга озак-озак карап барды. Әмма хәзер бер кайда дз күзне тынычландырып, борчулы күңелне юатырдай бер ни дә юк иде. Әле иртә белән генә кояш нурына каршы нәфис чәчәкләрен тибрәлдереп куанышып утырган яшел үлән сабаклары аяк астында аунап ята. болын өсте шәрәләнеп калган, болар барысы да шыксыз кэзнеи якынлашуын хәтерләтеп йөрәккә бер моң сала иде. Чабып ташланган чә- Ңәкләр шиңгән, шәлперәйгән. Яшь вакыт — чәчәк вакыты — сиздермәстән әнә шулай акрын гына узар да китәр. Менә юксындырып сабый чагы, кыз вакыты күз алдыннан узды. Нинди ваемсыз, нинди рәхәт булган икән ул сабый чак!.. Кая син хәзер, Аланбашта укып йөргән жил- кенчәк вакытлар, капларга очтьд син, кыз чагындагы, салават күпередәй, матур хыяллар! Ул арада каяндыр каннанасы күз алдына килеп басты. Аңа тагын бик күңелсез булып китте. Печәнгә чыгар алдыннан Нәфисә өй- алдында күкрәгенә зәңгәр чәчәк чигелгән юка ак киндер күлмәген киеп торганда, әнкәсе аның янына килде дә, нигәдер күлмәген капшап карады: — «Монысын Газиз төсе итеп саклабрак киярсеңме әллә дигән идем... Үзеңә кара тагын...» — дип куйды. Газиз үлү белән хөр һәм күңелле гаилә тормышы турындагы матур хыяллар берьюлы җимерелеп төш- 
53 
4  
те. Килен булып төшкәндә аның аяк астына келәм җәеп каршы алган сөйкемле әнкәсенең хәзер әнә шулай вак сүзле, кырыс чырайлы, көнче һәм бәйләнчек кайнанага әверелә баруы бик аяныч иде. Моңарчы Нәфисәнең үзенең киләчәк тормышы турында уйлаганы да, уйларга вакыты да булганы юк иде әле. Тагын ниләр көтә икән соң аны? Ул ялгыз, аңа күңелсез. Тын гына күздән югалган әнә ул кояш дөньяның бөтен ямен үзе белән алып төшеп китәдер төсле тоела иде. Коңгырт чәчен бер сүтеп, бер үрә-үрә уйланып, теленә килгән беренче җырны акрын гына җырлап үтте: Ике каен бер алмагач Урман урталарында. Кычкырып җырлап җибәрә м Уйлап утырамын да. Аланбашлар печәнлеге белән ике арага килеп җиткәндә нидер кыштырдаган шикелле булды. Ул күтәрелеп карады. Сукмак өстендә, иңенә сөлгесен салып, яр буена төшеп барган Зиннәт күренде. Нәфисә моңа бер дә уңайсызланмады. Аның кем белән булса да сөйләшәсе, әлеге авыр тойгылардан тизрәк арынасы килә иде. . Зиннәтнең аңа үпкәсе бетмәвен дә, байтактан бирле кимсенеп йөрүен дә белә иде. Хәзер исә ул аңа ничектер бик ягымлы күренде. Егетнең килеш-килбәте дә бераз җыйнаклана төшкән кебек. Хәтта чәчен дә оста парикмахердан төзәттергән булырга ошый. Нәфисә: — «Мөгаен, Гөлзәбәр белән серләре килешә башлагандыр, — дип уйлап куйды. — Әйдә, хәерле юл!» Зиннәт, акырынлый төшеп: — Бүген күрешкәнебез юк шикелле,^ исәнме, Нәфисә! — диде. — Күрешкән булсак, икенче тапкыры әрәм булыр дисеңмени? Кайчан концертыңны тыңлыйбыз? Егет якыная төште. Нәфисәнең әйткән сүзләре шаян булса да, йөзе, нигәдер, борчулы һәм моңсу7 күренә иде. Ул эченнән генә: — «Иң җайлы вакыт! Иң шәп вакыт! — дпп уйлап . алды. — Үзе моңсу, үзе ялгыз, үзе...» — Концерт дип... Бик борчулы чак бит, Нәфисә. Кичә Севастополь киткән, Иделгә дә якынлашып киләләр икән ди. Нәфисә каядыр, читкә караган килеш, борчулы тавыш белән: — Шулаен шулай инде анысы, — диде. 
— Минемчә, шундый вакытларда кирәк тә инде ул концерт... Халык борчуын онытып торсын, беразга гына булса да күңелен юатсын. — Гөлзәбәр бүген кичкә нәрсәдер оештырабыз дигән иде. — Әһә! Син алайса концерт алдыннан чибәрләнергә дип төшеп бара торгансың әле! Шулаймы? Алай булганда, мин дә тизрәк кайтыйм. Урын алып калырга кирәк булыр, яхшырагын, якынрагын!.. Кузгалып киткән чагында Нәфисәнең Иделгә караган күзләреннән, озын керфекләреннән ташып торган ниндидер әйтелмәгән моң, ниндидер сагыш егетнең йөрәгенә ут булып кабынды. Нигәдер Нәфисә дә китәргә бик ашыкмый, бер атлый да туктый, моңа үзе дә уңайсызлана, шулай да ансат кына китеп бара алмый кебек. Зиннәт ул китеп бармагае дип ашыгаашыга, ни әйтәсен үзе дә уйлап җиткермәстәи, сөйләнә дә башлаган иде инде: — Эх, Нәфисә ни генә әйтим соң сиңа? йөрәгемне ярып күрсәтимме әллә? Менә нинди бит син!.. Нигә болай соң син, ә? Ничек син һаман шуны да аңламыйсың? Нинди рәхәт буласы бит. Нигә сиңа яшь гомеремне әрәм итәргә!.. Син миңа бер генә сүз әйт. Бары бер генә... Азаплама син мине! Көт диген, көтәм мин сине. Хәзер ярамый икән, көзгә хәтле көтәм, кышка хәтле көтәм. Тик миңа бер генә сүз әйт... Егет бу сәер хатынның хөкемен көтеп, үзе сөйләгәннәргә үзе тәэсирләнгән хәлдә дулкынланып аның күзләренә карады, һәм берьюлы кабынып киткән куанычыннан үзен-үзе чак кына тыеп өлгерде. Аңа Нәфисәнең азрак кысыла төшкән коңгырт күзләреннән исертә торган сихерле нурлар сибелә ке
54 
 
бск, озын керфекләреннән кыз ча- гындлгы төсле оялчан бер назлы» ,тьҗ белән дәртле мәхәббәт балкып кебек күренде. Чынмы икән соң бу? Күзенә генә күренмиме икән? Егет әйтер сүзен таба алмыйча, сөлгесен кулында йомарлый. Аның: к Без еннең белән бик бәхетле булырбыз, дип. синең кайнанаң да булмас, хәзерге шикелле авыр эшләргә дә йөрмәссең, мин сине артисткалардан битәр киендерермен, без синең белән шәһәргә китәрбез!» дип әйтәсе килә. Әмма Нәфисәнең тулы, матур беләкләренә, күзләрен каплап уйга талган озын керфекләренә, иреннәренең ара-тирә тетрәнеп китүенә күзе төшә дә, бу әйткәннәре бик вак нәрсәләр кебек тоела башлый иде. Тик ул шунда сүз әйтергә көче җитмичә каушап баскан урынында катып калды. Әле генә үзенә өндәп балкып торган кебек күренгән әлеге ялкын ул икенче күтәрелеп караганда сүнгән иде инде. Нәфисә хәзер бөтенләй башка кеше иде. Хәзер аның уйлары бүтәнгә күчкән, күзләре башканы күрәләр. Ул бармак очлары белән куак яфракларын өзгәли, кулындагы яфраклы ботак белән ара-тирә битеннән черки ку- галый. Аның иреннәре нигәдер әрнеп ачы елмая, каршында басып торган Зиннәт хәзер аңа бары иптәш кенә, бары гади бер егет кенә иде. Зиннәт үзенең бөтен тормышын балкытып, канатландырып җибәргән шушы бәхетле минутны югалтасы килмичә, дулкынланып, ашыга-ашыга: — 5 1әфисә... — дип, — син мине нзелеп сөя идең бит, — дип, ни булды соң сина, нишләдең? — дип, та- j ын сөйләнергә тотынды. Үзе нидер сөйли, әмма күңелендәге шиге үскәннән үсә бара иде. — «Ялгыштыммы әллә югыйсә? /Линем күземә генә шулай күрендеме әллә?» — Чыннан да ана хәзер о.теге хәл төшендә күргән шикелле генә тоела. Әйтерсең, Нәфисә андый тойгыларны кичермәгән дә, хәтта башына да китермәгән. Ул кузгалып китәргә жыенгансыман бер аягын алгарак басып, куак яфракларын өзгәли-өзгәли: — «Я, юләрләнеп беттеңме инде?» — дигәндәй көлемсерәп тора. Кинәт ул аның йөзендә кыз чагында һич күзгә чалынмаган әдәпле бер нәфислек, күзләрендә дә үз көченә ышануын күрсәтә торган шундый яңа бер куәт күрде. Ул хәзер дә элекке шикелле үк 
сөйкемле, ул һаман да шулап ягымлы, шул ук вакытта анда үзенә каты бәрелергә, намусына кагылып, күңелен рәнҗетерлек дорфа сүз ычкындырырга ирек бирми торган ниндидер яңа бер нәрсә бар иде. Хәтта аңа Нәфисә хәзер бу тузга язмаган төче сүзләрне түзеп тыңлый икән, ул аны бары яшь чагындагы дуслык хөрмәтенә, аңа ригая итеп кенә тыңлый, бүтәнчә булса, шаркылдап көләр генә иде кебек тоелды. Моңарчы үзеп бик ансат сөйдерә ала торган Зиннәт, үзенең шушы эчке куәте һәм сөрмәле күзләре белән генә коралланган бу сылуны үзенә каратырга көче җитмәвенә хурлана, үзен өзгәләп ташлыйсы килә, һәм аның саен бутала гына бара иде. Инде әйтәсе сүз әйтелеп беткән, бүтән сүзгә урын да калмаган, моны ул бик яхшы аңлый. Хәзер инде нинди генә ягымлы сүз белән дә ул Нәфисә күңелен били алачак түгел. Ул каушый, кимсенә, кабалана, шулай да туктаса, Нәфисәнең китеп баруыннан куркып, һаман ла сөйләнә иде әле. Ниһаять, Зиннәт туктады. Нәфисә, күгелҗем төскә бизәлә башлаган шәфәкъ яктысыннан күзен алып, ана капай куйды. Бу' карашта кемгәдер шелтә дә, кискенлек тә бар иде. Тик үзе төрпәрәк торырга теләсә дә, аның тавышы һаман ла ягымлы һәм тыныч ишетелде. — Зиннәт, — диде, — Күңелеңә авыр алма, син көткәнне әйтергә җыенмыйм. Инде, моннан соц ла болан ярамый. Мин сиңа актык сүземне әйтәм. — Егетнең җыерылган кашларына, түземсез уйнап торган борчулы күзләренә җитди ачыклык белән туп-туры карап сөйли башлады:— Үзең беләсең, кыз чагында
55 
 
мни сине керсез күңел белән сөйдем, акылдан шашардай булып. Сине сагынып йокысыз уздырган төннәремнең. газабын бары үзем генә беләм. Ышанасыңмы, м и н ом өче н дөньяда синнән дә кадерле, синнән дә сөйкемле бүтән бер кеше дә юк иде, бер генә кеше дә!.. Инде буласы булган, ул чаклар узган, анысына үкенмим. Юк! Хәзер инде ул ялкын сүнгән, вакыты да башка, мин үзем дә бүтән ксшс.^ < Зиннәт, икс аранын, бөтенләй -өзелеп китүеннән куркып, хәтта Нәфисәнең моңа ышанмаячагын яхшы белсә дә: — Син ишеткән нәрсәләр ялган бит алар, Нәфисә, дошман сүзе бит! — диде. — Нигә ышандың син анар? Ничек ышана алдың? Нәфисәнең озын керфекләре күтәрелеп, ул Зиннәткә: «Ай-Һай, шулапмы икән?» дпгәнсымаи озак итеп бер карап торды да, куак яфрагын бөтергәләп, акрын гына тагын сөйләп китте: — Каян беләсең? Мин бит аны синең артыңнан барып төпченеп йөри алмыйм. Иптәшләрең шулай сөйләде, ышандырып әйттеләр. Кыз баланың күңеле нечкә, тәкәббер, андый хурлыкны мин күтәрә алмадым. Менә шул... Аннан соң мин үзем теләп, үз ихтыярым белән яшьлегемне Газизгә тапшырдым. Ул сүзендә тора белә торган, киң күңелле, сөйкемле, бик яхшы кеше бхлып чыкты. Нишлим, ул шундый кеше иде. мин аны үлгәннән соң да опыта алмыйм. Ул-сугышта да атакага барганда аяк үрә үлгән бит! Нәфисә бу сүзләрне горурланып әйтте. Зиннәт кулындагы сөлгесен гасабиланыгг иң башына ташлаты, тагын кире алды, каты гына итеп сул кулының перчатка кунычын тартып куйды. — Ну анысы инде... узган, беткән!.. — диде. Нәфисә аның, бодай, көнчелеген жпңә алмыйча, бусарынуына, ни әйтергә, ни эшләргә белми гаҗиз калган йөзенә кыенсынып карап торды. Аның бу егеткә Газизнең үлем алдыннан язган соңгы хаты турынХа сөйлисе килгән иде. Ләкин, нигәдер, ул Газизнең шундый бөек җайлы кеше булуын, бу хатының мәгънәсен аңламас кебек тоелды. Ул, авыр сулап, китәр уңаена таба борылды.^ '— Шулай итеп, чибәр егет, Такташның һәйбәт шигырен юкка әрәм итмә син. Минем күзләрем бер дә алай «әллә ничек бакмыйлар», керфек очларымнан да «әллә нинди көчләр, акмыйлар». Хыял гына бу! Ул, гүя, өстеннән бик авыр йөк төшкәндәй, җиңел атлап печәнлеккә таба 
китеп барды. Гармончы егет аның әрәмәләр арасыннан бер күренеп, бер югалып һаман ерагая барган җиңел, сылу гәүдәсеннән күзен ала алмыйча озак карап торды. Аңа яшь чагының иң мөкатдәс истәлекләре һәм киләчәгенең иң матур хыяллары Нәфисә белән ияреп китә кебек тоела иде. 
III 
Төннең байтак вакыты узган иде инде. Печәнчеләр күптән үк йокыга киткәннәр. Тик Нәфисә генә бик озак тынычлана алмый ятты. Бая Зиннәтнең нишләргә белмичә өзгәләнүе, сугыш ягыннан менеп килүче янган пароход, андагы яралылар, өстә самолетлар үкерешеп йөрүе — берсе дә аның күз алдыннан китми иде. Барыннан да бигрәк аны Зиннәтнең эчеп, холыксызланып йөрүе борчый. Нәфисә монда үзенең дә гаебе бар кебек хис итә иде. Кичен Идел тугаена җыелышып Зиннәтнең гармонь уйнавын, Гөлзә- бәр белән Карлыгачның җырларын тыңлаганнан соң, сүнеп барган учак әйләнәсенә тезелешеп тамак туйдырып утырганда, Зиннәт тагын килеп чыкты. Караңгыда аның йөзе ачык күренми, әмма куллары белән сәер итен черки кууына, сүзләрен ничектер сузып әйтүенә караганда, шактый ук эчкән булырга ошый иде. Учак янына килеп житәрәк куак төбендә туктап «Каз канаты»ң уйнарга тотынды. Аның гармоне күз яше белән елый иде. Уйнап туктады да ишетелер ишетелмәс тавыш белән, серле итеп: — Ишеттегезме? — диде. — Менә
56 
 
ул чын мәхәббәт’ Менә саф вөҗдан! Бөек мәхәббәтнең изге корбаннарына мәңгелек дан! Ул, башын күтәрә төшеп, нигәдер матәм маршы* уйнап җибәрде һәм уйный-уйный тагын караңгыга кереп югалды. Әпипә аның артыннан: — Менә. Байтирәктә тагын бер исәр артты! — дип калды. Гөлзәбәр, өстенә салкын су коелгандай, бөтен гәүдәсе белән бөреште. Нәфисә янына елышып, тетрәнгән тавыш белән: — Нигә эчә ул, Нәфисә апа! — диде. — Нинди әйбәт кеше әрәм була бит, нинди талант? Нәфисә аның нигә эчкәнен белә иде. — Әле соң түгел, Гөлзәбәр,— диде. — Аңа комсомол ярдәме кирәк, аны туры юлга җитәкләп чыгарасы бар. Бераздан печәннән оештырган шалашларга, арба асларына таралып, йокларга яттылар. Хәзер менә бөтен тирә-як тын. Аратирә Иделнең авыр сулаганы һәм кайдадыр, Идел ярында Зиннәтнең гармонь тавышы гына ише- телгәли иде. Нәфисә йоклый алмыйча печәне өстендә борылгалап ятты да, кулларын баш астына куеп тышка караган килеш тынып калды. Күрәсең, бу тәнне барыбер йокысыз уздырырга туры киләчәк иде. Аның шалашыннан Иделнең кирт- ләчкиртләч булып күтәрелгән биек яры, аннан өстәрәк сыек-зәңгәр күк йөзе күренә. Олы Идел шушы төнге тынлыкта, үзенә генә хас зур эшләрен кайгыртып, нидер уйлана, нигәдер борчылып ара-тирә уфылдап куя. Ул мең яшәр чал тарихның бөтен узганнарын үз күзе белән күреп калган мәңгелек аксакал булып гәүдәләнә, күңелдә аңа ихтирам туа иде. Менә тау өстендә күк йөзенә акрын гына кызгылт шәүлә йөгерә башлады. Менә аннан, бик, зур кызыл түгәрәк булып, тулы ай калкып чыкты, Идел тугайларының уйчан тынлыгы өстенә, кечкенә куакларга тонык кына яктылык сирпелде. Бөтен табигать таң алдының тәмле йокысына талды... Озак та үтмәде кебек, Нәфисә ничектер Идел яры буенда басыг тора булып чыкты. Идел аркылы, аргы яктан бирге ярга кадәр, бик озын һәм искиткеч матур булып көмеш багана сузылган. Ул багананың як-ягында күзне чагылдырып. кечкенә көзге кыйпылчыклары уйнаша. Бөтен Идел өстенә күп итеп J көмеш тәңкәләр 
сибелгән. Алар күктәге йолдызлардан да матуррак булып җем-җем итәләр, тибрәнә- тибрәнә ялтырыйлар. Нәфисә, бу бөек һәм серле гүзәллеккә хәйран калып, болыннарга күз салды. ’> Яшел тугайлар урынында, күз кү- • реме җитмәстәй еракларгача көмеш* диңгез җәелеп ята. Шул диңгез өстендә, айның салкынча зәңгәрсу ну- рында зөбәрҗәт төсле тирәкләр j җемелдәп утыралар. Ул көмеш ту- | гай шундый балкый, аның шәүләсе хәтта нигәдер түбән үк төшкән куе зәңгәр күк йөзен дә яктырта, андагы зур-зур җемелдек йолдызлар да нурларын шушы көмеш тугайлар- } дан алганнардыр кебек. Ул Идел өстендәге көмеш багана янында j уйнашып тибрәнгән тәңкәләргә, балкып торган тугайлар өстенә сокланып карый. Ул Идел буйларының бу матурлыгын күптән үк < күреп йөри, хәзер аның бу гүзәллекне иптәшләренә дә күрсәтәсе, аларны да куандырасы килә, «та- ! гын күрми калалар инде» — дип I борчыла имеш. Ул арада булмый, ничектер, алар Гөлзәбәр белән икәү булып чыгалар. Алар монда кемнедер, бик якын кешеләрен көтәләр имеш. Нәфисә уйлый имеш: — «Бу Гөлзәбәр Зиннәтне каршы алырга төштеме икәнни соң?!» — ди имеш. Шулай көткәндә Иделнең аръягындагы зәңгәрсу тынлыктан бик моңлы бер җыр ишетелә башлый. Җырлаучылар үзләре күренмиләр әле. Тик алар пароходта җырлап узган теге көндезге солдатлар икән. Нәфисәләргә таба җырлап киләләр икән. Җыр гел якыная 6af>a, ул
57 
 
хәзер инде аерым-ачык булып ишетелә башлый: Һәй Иделкәй, Һәй Иделкәй — әнкәй, киц~ дәрья... Иделкәйләр' буе тугай-тугай, Сандугачлар сайрый һәр таңда... Гөлзәбәр, яулыгын болгый-бол- гый, өзелеп елый имеш, Нәфисәгә дә .бик моңсу икән. Гөлзәбәр әйтә имеш: — Әй, Нәфисә апа, җан кисәгем, белмисең, син! Үзәкләремнең ничек өзелүен белмисең әле син! — ди имеш. Ул да түгел, Иделнең түбән ягыннан нәрсәгәдер кып-кызыл булып ут капкан имеш тә, тирә-як зур янгын шәүләсе төшеп, коңгырт кызылга буялган. Идел өстенә сузылып яткан якты багана да кан төсле куе кызыл булган. Ул арада баягы җыр ничектер тына да бөтенләй икенче яктан Галиябануны җырлый башлыйлар: Карап күзләрем туймады, Галиябану сылуым, иркәм, Үз дигәнем булмады... Бу җыр шундый моңлы, бу .тавыш шул кадәр таныш, аның күзләреннән ихтыярсыз яшь килә, тик Нәфисә аның кем икәнен исенә генә төшерә алмый. Кем тавышы соң әле бу? Кем җырлый соң әле моны? ди имеш. Ул арада Гөлзәбәр: — «Ай, күрми калабыз, узып китәләр бит!» — дип, Идел ярыннан йөгерергә тотына. Карасана, ничек .моңарчы күренмәгән соң ул? Әнә бит Идел өстеннән ап-ак пароход килә! Шул пароходта җырлый- җырлый баручы Газиз бит инде ул, Газиз! Аның Газизне шундый күрәсе килә, бер генә күз саласы, бер генә сүз булса да әйтеп каласы, аны өзелеп-өзелеп сагынуын, аның өчен гәрәбәдәй бодайлар үстерүен сөйлисе килә. Ул пароходка карый- карый һаман йөгерә. Ләкин ни кадәр йөгерсә дә алга китә алмый, имчектер аның аяклары авырая башлый. Пароход һаман бара, менә ул аның турысыннан узып та китә. 1 азиз аны һаман да күрми әле, Нәфисә әллә нинди чытырманлы куаклар ерып уза, тау кырыйларыннан үрмәли, менә торгач егылып төшә дә, тагын йөгерә башлый. Газиз үзен күрмичә узып китмәгәе дип еларга җитешә, бөтен көче белән аңа кычкыра башлый: — Газиз, Газиз, туктасана, бер генә күз салсана! Ә Газиз Нәфисәнең монда икәнен 
белми, үзе яр буйларына карап һаман җырлый имеш. Гөлзәбәр каядыр китеп күренмәс була. Ак пароход та еракларга агып, саргылт томаннар эчендә шәүлә генә булып кала, ә җыр тавышы әле һаман да шунда гына шикелле, якын гына ишетелә. Нәфисә хәзер инде аңа якыная алмаячагын да белә, тик аның бу караңгыла ялгыз каласы килми, ул шуңа йөгерә иде. ...Баядан бирле аңа кемдер дәшә, кемдер аны акрын гына, йомшак кына итеп селкетә иде. — Нәфисә, Нәфисә дим, бәпкәм, уян әле!.. Ул күзен ачканда аның баш очында иңенә шәлен салып якын дусты Мәүлихә түти утыра, ул бик борчылганга охшый иде. — Әллә нәрсәсенә күңелем шомланып уянып китсәм, сулыгып-су- лыгып елап ятасың. Әллә югыйсә берәр хәл булдымы дип курка башладым. :■— Ул Нәфисәнең уянып җитүенә һәм исән-сау икәнлегенә һаман да ышанмагандай, үрелеп карады. — П д*өньялар, тегендә, куышы төбендә бер уйнап, бер җырлап кичтән бирле Зиннәте шашынып утыра. Монда син... Әллә нинди каһәр суккан төн булды ла бу!.. — Ул, кулын сузып, Нәфисәнең маңгаен тотып карады. — Бизгәк саташтырамы әллә дип торадыр идем, әле башыңда ул-бу юк икән югын. Нәфисә башка вакытларда төшкә бер төрле дә әһәмият бирми, аны бер вакытта юрап та маташмый торган иде. Тик бу саташуның авыр моңыннан исә әле һаман да арына алмый, бу төш аңа өнендәге борчуларын хәтерләтә иле.


 
— Бик авыр. Мәүлихә түти,— лиле Торып бит күзләрен сөрткәлә- ле. — Барыбызга ла бик авыр... Фу, ■лл ; ниләр күреп бетергәнмен. — Сугыш лабаса, Нәфисә. Әле тагын нинди генә сугыш*. Алай да ул хәтле бәрелеп сугылмыйк әле, пк, м. барыбер сугыш бетәр, ба- р* Сер безнекеләр жиңәрЛәр, боерган булса. — Әй шулай гына бхлсачы. Тизрәк жиисеннәрчс! Ана шалаш эчендә бөркү иде, ул тышкы якка чыкты. Шалаш <ырыенла байтак вакыт Идел ■■стенә. яктыра башлаган тугайлар- : а. алсу тан ягына карап торды. Бөек Иделнен. киң күкрәге белән озак-озак итеп иркен сулавы, тугайлар өстенә жәелгән яшькелт яктылык, яктырып килгән күк йөзенең иркенлеге, аның сафлыгы ышанычлы бер тынычлыкка өнди, күкелдә таң к\рыдай якты уйлар уянып килә иде. Ул иркен сулап куйды. Аннары күршедәге шалашка кереп, Карлыгачны уята башлады. — Карлыгач, тор! Таң атканны күрми каласың! Тор! Бераздан алар, сөлгеләрен иңнәренә салып, Идел буена таба кит- гел-.р. Түбәннән искән талгын жил сыек томан кисәкләрен су өстенә т.чдерер-т илермәс кенә бөтерелдереп өскә таба куып бара, тирбә.тә-тир- бәлә аккан Идел суында карбыз эче төсле алсу болыт шәүләләре коена, аргы якның тау өсте таң нуры белән алсуланып килә иде. Карлыгач бөтен Идел буйларына жәелгән шушы бөек тынлыкка, шушы якты нурга сокланып күзен ала алмастан. 
ТҮКТЗП калды. — Карасана, Нәфисә апа, нинди тан!— диде. Аның йөзе гажәеп бер яктылык белән яктырып китте. Ул башын күтәрә төшеп бераз калтыранган йомшак тавышы белән шигырь әйтергә тотынды: Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата; Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына а*с ай бзгз. Бер-бер артлы юк булып күкләрдә йолдызлар сүнә; Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә. Бераздан алар Идел дулкыннарына карап, тын гына чәчләрен сүтә- сүтә, яр астындагы, гүя, Идел дулкыннарында уйнап арганнан сон, су кызлары ял итү өчен уеп ясаган, өс- тснә йомшак чирәмнән яшел хәтфә жәелгән кечкенә генә кәс өстендә басып торалар иде. Менә кайсыдыр: — һоп! — £нде. Сылу гәүдә матур гына бөгелеп килде, Идел суы икегә ярылды. Нәфисә, дулкыннарның күперенеп торган ак челтәре эчендә күздән югалды. Әнә ул калыкты. АнЫц алдыннан, кире кайта-кайта шаулашып, дулкыннар ишелеп бара, суның яшькелт челтәрләре арасыннан аның аяк очлары күренгәләп кала, жиңел дулкыннар өстенә озын сузылып, иркәләнә-иркәләнә, кара ефәктән елкылдап кара чәчләре тирбәлеп килә. Ул рәхәтләнеп көлә, пошкыра, сай урында чүгәләп утырган Карлыгачка: — Әйдә монда, юләр кызый, нигә бака шикелле анда быкырдап ятасың!— дип кычкыра иде.
 
(Дәвамы киләсе санда)