Логотип Казан Утлары
Драма

ЧЫН МӘХӘББӘТ


4
Гөләндәм сөлге тотып китә. Гөлҗиһан урын җыештыра. Кулына кәгазь, карандаш тотып Хәсәнша керә.
Хәсәнша. Күршеләр өйдәме?
Гөлҗиһан. Өйдә, өйдә, Хәсәнша абзый, әйдә. Нинди кәгазьләр тотып йөрисең?
Хәсәнша. Ремонт сезоны бит, фатирчыларның теләкләрен җыярга кушканнар иде.
Г ө л җ и һ а н. Син кем соң?
Хәсәнша. Кичә, Райсоветта йорт мөдире итеп куйдылар.
Гөлҗиһан. Шулаймыни?
Хәсәнша. Шулаерак. Итәк- җиңнәрегезне җыеп йөрегез, коры тотармын!
Гөлҗиһан. Син бит заводта эшли идең.
Хәсәнша. Шулай идем дә, сугыш башланыр алдыннан гына пенсиягә чыккан идем бит.
Гөлҗиһан. Бик тынгысыз хезмәткә алынгансың икән.
Хәсәнша. Эшнең инде, Гөлҗиһан, аның кайсы да шулай. Кичә Райсовет председателе чакырып алды да, «управляющийларны урыннарында тота алмыйбыз, куйган берсен армиягә алып торалар, ул яктан син карт кеше, үзең Райсовет депутаты, алын инде» дип сорагач, каршы килмәдем. Эшсез тора алмыйм, шабаш! Нишлисең? Өйдә күңелсез... Малайлар өйчесе бер көнне сугышка киттеләр. Фронтта да эшләр бик шәптән түгел. һәркөнне сәгать алтыдан то-рып радио тыңлыйм — тыңлыйм да күңел юатырлык хәбәр булмагач, утынлыкка чыгып әйбер ясыйм. Карчыкның бөтен савыт-сабаларын, кухня коралларын механиклаиХгц- рып бетердем. Шулай да күңел тынычлана алмады. Менә нәрсә, Гөлҗиһан, алдан әйтеп куям: син күрше, теге шапшак якларыңны ташла инде.
Г өлҗиһан. Нинди шапшак?
Хәсәнша. Бүген иртән помой чиләгеңне нәкъ ишек алды уртасына томдырдың.
Гөлҗиһан. Кем әйтә?.
Хәсәнша. Менә мин әйтәм. Тәрәзәдәй карап тордым.
Г өлҗиһан. Помой түгел бит $гл, кашияк юган су гына.
Хәсәнша. Теләсә ни булсын, ишек алдына түгәргә ярамый.
Гөлҗиһан. Ярый инде, төймәдән төя ясама.
Хәсәнша. Ясамыйча ярамый. «Торак йортларында обсалют чисталыкны булдырырга» диеп Молотов районын ярышка чакырдык, үзебез шуңа каршы барабыз. Ремонт турында, бернинди дә теләгегез юк дисең алайса.
Гөлҗиһан. Бар, бар, ник булмасын? Утын чоланыбызның түбәсеннән су ага, тәрәзәләрнең замазкасы коелган. Кухня ишегенең бикләре начар. Аннан менә бу тәрәзәнең фортучкасы...
Хәсәнша. Андый вак-төякләрне үзегез эшләгез, хөкүмәткә салынмагыз. Без бит зур ремонтлар турында материаллар җыябыз. Шулай да утын чоланыгызның түбәсен каратырмын.
Китә. Сөлге белән сөртенеп Гөләндәм керә. Көзге каршына килеп бизәнергә керешә.
Гөлҗиһан. Мин базарга барам, кая акча бир.
Г ө л ә н д ә м. Нинди акча, бер. кат алдың бит.
Гөлҗиһан. Алсам, мин аны туздырып кайттым1 инде.
Г өләндәм. Нәрсәләр алдың?
Г өлҗиһан. Нәрсәләр дип, әллә нәрсәләр юк инде. Бал белән май. Чия белән кура җиләге.
Гөләндәм. Ит алмадыңмы?
Гөлҗиһан. Бик ала идем дә акчам җитмәде.
Гөләндәм. Синең кулыңа акча бирсәң шул инде. Кура җиләгең булгач чиясен алмаска да мөмкин иде бит.
Гөлҗиһан. Инде, нәнәчем, көтеп алган җәйнең җимешен дә ашамагач ул нигә ярый? Бик әйбәтләп варения кайнатырбыз дидем.
Гөләндәм. Ир кешене ашсыз тотып булмый бит.
Гөлҗиһан. Заводта ашый ич. Аннан, нәнәчем, ир дип алай бик өзгәләнмә. Ал-арны никадәр иркәләсәң, шул кадәр назлана баралар. Кая, акчаңны бир.
Гөләндәм (акча биреп). Сөяксез җирен алырга кара, Дәүрац кайтуга пельмән ясарбыз.
6
Бәрбәрия керә.
Б’ ә р б ә р и я. Исәннәрмесез?
Гө л җи һ а н. Сөбханалла, сине танырлык та түгел, Бәрбәрия. Шул кадәр киенгәнсең.
Бәрбәрия. Киенгән дип әллә- ни түгел инде хи, хи, хи.
Гөләндәм. Апа, соңга каласың, базарыңа бар инде. (Гөлҗиһан китә.) Бәрбәрия, иреңнән хәбәр киләме?.
Бәрбәрия. Юлдан гына бер хат язган иде, шуннан бирле юк. Беткәндер инде ул бичара... Алар- ны бит Киевка җибәргәннәр иде. Анда каты сугышлар булган ди... Гөләндәм, син миңа биш кенә мең сум акча биреп тор әле.
Гө л ә н д ә м. Нәрсәгә ул?
Б’ә р б ә р и я. Комиссионкага бик шәп пальто куйганнар, янымда акчам җитешми, өйгә кайтсам бик ерак, әйләнеп килгәнче сатып куюлары бар.
Гөләндәм. Үткән кыш кына котик манто алдың түгелме?
Бәрбәрия. Алсам? Иш янына куш сыя ул. Ансының тегелешен яратмыйм.
Г өләндәм. Монсына күпме сорыйлар?
Бәрбәрия. Меф инде мсф. Ун дүрт кенә мең. Эстониядән килгән кешеләр куйганнар.
Гөләндәм. Син соң хәзер кайда хезмәт итәсең?
Бәрбәрия. Шул иске урным- да — кибеттә. Кая, биреп тор инде.
Гөләндәм. Янымда ул кадәр акчам юк. Саклык кассасына салган идем. Кичкә таба керсәң...
Бәрбәрия. Юк, миңа хәзер кирәк. Әйтәм бит саталар. Ярый, хәерле булсын. Ераграк булса да, сеңелем Мәрмәриягә барырмын инде, хушыгыз. Дәүран абый белән кунакка барыгыз. (Китә. Телефон шалтырый.) - I .
Гөләндәм (трубканы алып). Алло, әйе. Арыслановлар квартирасы. Ул өйдә юк, заводта. Бу каян? Военкоматтан? Нәрсәгә? Мин аның хатыны, нигә соравыгызны беләсем килә. Грубиян! (Трубканы куя да, бармагы белән кирәкле цифрларны җыеп шалтырата.) Бу кайдан? Ателье Модаданмы? Исәнмесез, Полина Петровна, Гөләндәм сөйли хи, хи, хи... Рәхмәт сезгә. Минем платьем әзердер инде. Иртәгә өлгерә дисезме? Алай булса менә нәрсә, Полина Петровна: мин күкрәктәге сборкасын үзгәртергә булдым. Нигә дисезме? Беркөнне стадионда бер хатында күрдем дә ошатмадым. Аннан соң мин кичә «модалар» журналының соңгы санын алдым, анда шундый яңа отделкалар бар, күрсәгез исегез китәрлек. Әйе, кичкә таба барып чыгармын. Мин әле сезгә тагын да бер затлы әйберемне илтәргә торам. Баргач күрерсез. Хәзергә хушыгыз. (Трубканы куя, Дәүран кайтып керә.) Дәүран, син нишләп вакытсыз?
Дәүран. Шәһәргә чыккан идем.
Г ө лә н д ә м. Борчылгансыңмы дим?
Дәүран. Юк, Гөләндәм, борчылмадым. Болай гына ул.
Г өләндәм. Юк, болай гына түгел. Яшермә, әйт: ни булды сиңа?
Дәүран. Беләсең бит, Москвадан күчеп килә торган гигант заводны каршыларга җыенабыз. Эшчеләргә торак йортлары табу, станокларына урын әзерләү бар да миңа йөкләнгән. Менә хәзер дә шул турыда шәһәр Советында үткәрелгән киңәшмәдән килешем.
Син бүген миңа тагын да матуррак, тагын да сөйкемлерәк булып күренәсең.
Г ө л ә н д ә м. Нишләп ул алай икән. Киенмәгән, ясанмаган да.
Дәүран (җитди бер хәбәр әйтергә теләп). Чөнки мин...
Гөләндәм. Нәрсә 'СИН?
Дәүран (сүзне икенчегә борып.) Әйтергә онытып торам икән, кайтышлый фотографиягә кергән идем, беркөн төшкән фотобыз өлгергән.
Г өләндәм. Өлгергән? Кая бир.
Дәүран. Хәзер күрсәтәм. (Карточкалар чыгара.) Кара, Гөләндәм, син нинди матур, нинди гүзәл булып төшкәнсең.
Г өләндәм. Син дә бик матур чыккансың. Ләкин, Дәүран, ничек кенә булмасын, фото — фото инде ул, содержаниесез форма шикел-
6
лерэк. Кешенек бит эчке дөньясы, ж; н-рухы, мәхәббәт, нәфрәт тон- гылары Сир. Ме.чә инде аларны оорпин.тл дә аппарат объективы ала алмый.
Дэүран. Анысы дөрес, Гөләндәм. Шулай да мин синод бу фотокарточкада карар 1ын да, үземә - К а: 1 а ЗЫ.: Ы ПЛ Ы i > Ы Н.
I өлә i ә м. Тукта әле, нн өчен микем фотокарточкама карарга? Кайчан мин үзем синод яныңда ич.
Дәүран. Юк, мин эшгә, завод- Taj<y?ibin калган чакларымда дим.
i өләидәм. Юк, Дәүран, син нигәдер бүген серле сүзләр сөйли- ең, тавышын, ннтонаңияларың үзгәргән. Сиңа ни булды?
Дәүран. Әйтәм бит, берни дә булганы юк. (Телефон шалтырый, барып трубканы ала.) Дәүран Арсланов. (Хәрбиләрчә басып.) Мин хәзер, иптәш военком. Ничек, килеп Сөрмәскә, туп-туры вокзалга те-шәргә дисезме? Тыңлыйм, иптәш военком!
Гөләндәм. Дәүран, син кая, командировкага китәсеңме?
Дәүран. Юк, Гөләндәм, фронтка...
Г ө л ә н д ә м. Фронтка?..
Дәүран. Әйе фронтка...
Г ө л ә н д ә м. Тагын үзең теләпме?
Д ә ү р а н. Үзем теләп гариза биргәндә җибәрмәгәннәр иде. Хәзер инженер буларак, спецзадание белән алалар.
Гөләндәм. Ничек инде ул алай? Син бит завод өчен кирәкле кеше.
Дәүран. Фронтка алынучыларның берсе дә артык түгел, барысы да үз урыннарында кирәкле кешеләр иде...
Г ө л ә н д ә м. Соң бит синең бронең бар.
Дәүран. Мине моңар кадәр биредә тотулары өчен дә син рәхмәт әйтергә тиеш. Чөнки мин партия члены, инженер булу белән бергә запас командир да. Минем кебекләр сугышның беренче көнендә үк инде китеп беттеләр.
Гөләндәм. Юк, юк, бу мөмкин түгел! Ул чагында мин акылдан шашармын. Минем өчен дөньяда Иаиль болан синнән дә кадерле кешем юк.
Д ә ү р а н. Ватан бүген- куркыныч астында, дошман Смөлонскига якынаеп килә. Боз моны хис итәргә тиеш, Гөләндәм.
Гөләндәм. Син бит аны сугышка бармыйча бик яхшы хис итә идең, тәүлекләр буенча өйгә кайтмый за вод га эшли идең. Юк, мин сизәм, мәсьәлә айда түгел, син үзең теләп к.ч сең.
Дәүран. Гөләндәм, син мине тыңла әле...
Г ө л ә н д ә м (бүлдереп). Әйе, әйе, мине сөям, яратам дип йөрүләрен бар да ясалма булып чыктылар. Синең кебекләр үзләре китмәү генә түгел, башкаларны алып калалар. Ә, мин җүләр синең өчен бөтен тормышымны биреп укуымны ташладым...
Бүлмәдән чыгып кшә. Дәүран телефон шалтырата.
Дәүран. Бу кем, Саҗидәме? Дәүран абыең. Әтиең эштәме», әниең дә өйдә юк? Әбиеңне чакыр әле. (Гөләндәм кереп тыңлап тора.) Нихәл, әнкәй, исәнме? Дәүраның сөйли. Менә нәрсә әнкәй: мин ашыгыч рәвештә армиягә китәм, яныңа бара алмавым өчен гафу ит. Килеп өлгерә алмассың. Син булмаса, әнкәй, Саҗидә белән вокзалга гына чык. Шунда иркенләп сөйләшербез. Я, инде әни, җылама... хуш. Хәзергә хуш, әии... (Трубканы куя да Гөләндәм янына килә.) Их, Гөләндәм... Наильдән, синнән аерылып китүе мина җиңел дип уйлыйсыңмы әллә?.. Сез бит минем бәхетем дә, рәхәтем дә һәм чын мә-хәббәтем дә идегез. Мин әнә шул бәхетебезгә кул сузучы явыз дошман белән көрәшкә китәм бит...
Гөләндәм. Хәтереңне калдырган булсам кичер мине, Дәүран, г гафу ит.
Дәүран. Безнең арабызда кичермәслек берни дә булганы юк. Син ул сүзләрне мине өзелсн сөюдән, миннән аерылуның авырлыгыннан гына әйтәсең. Ярый, син миңа әйберләр хәзерлә. Мин бала
лар бакчасына кереп, Наиль белән күрешеп чыгыйм.
Г ө л ә н д ә м. Ярый, ләкин алар шәһәр бакчасына китмәделәр микән. Күрен кайтырга тырыш.
Дәүран китә. Гөләндәм уйланып йөри. Комод тартмасыннан бельелар, сөлге, кулъяулыклары алын өстәлгә куя. Гөлҗиһан базардан кайтып керә.
Г ө л җ и fi а и. Әй халык базарда, әй халык, умарта корты төсле гөжләп торалар. Тукта, сиңа ни булды?
Гөләндәм. Апа, Дәүранның җылы оекбашлары бар иде, кайда икән.
Гөл җ и 11 а н. Теге якта, зур Сандыкта. Нигә кирәк булды ул?
Гөләндәм. Ул бит китә.
Гөл җ и 1) а н. Китә, кая?
Г ө л ә н д ә м. Фронтка.
Г ө л җ и 11 а н. Сугышка? Аны алмыйлар дигән идең бит.
Гөләндәм. Шулай дигән идем дә, кирәк булгач алганнар. Син аның әйберләрен әзерләп бир инде.
Г ө л җ и һ а н. Нәрсәләр салырга соң?
Гөләндәм. Менә бельелары, сабын белән теш порошогы сал. Күп кенә итеп ашарга куй.
Гөлҗиһан. Тагын?
Гөләндәм. Белмим, белмим, минем башым эшләми... үзең белеп карарсың инде. (Гөлҗиһан белье- ларны алып китә. Әйберләр күтәреп Мидхәт керә.) Мидхәт, әллә син дәме?
Мидхәт. Безгә кая инде ул бәхет. Дәүранны озатырга килдем. Үзе кая соң?
Гөләндәм. Хәзер кайтыр. Балалар бакчасына Наиль белән күрешергә керде.
Мидхәт. Бүген үк китәргә микән?
Гөләндәм. Хәтта хәзер үк вокзалга төшәргә диләр.
Мидхәт. Ни өчен алай бик капылт икән.
Г ө л ә н д ә м. Белмим, Мидхәт, белмим... Аннан аерылу миңа шул кадәр авыр...
Мидхәт. Әйе, җиңел түгелдер... Мин килгән саен сезнең татулык нигезенә корылган тормышыгызга сокланып китә идем. Дәүранны озату сиңа гына түгел, миңа да бик авыр, Гөләндәм. Чөнки ул минем иптәшем, иң якын дусларымның берсе идс. Нишлисең сугыш, рәхимсез сугыш... Миллион кешелә- рсбезнең тормышын җимерүче уртак кайгыбыз. Син борчылма, Гөләндәм, Дәүранның дуслары без, сине ташламабыз. Үз арабызга алырбыз, кирәк булганда ярдәме-безне дә кызганмабыз. Кая, кадерле кешебезне озату уңае белән өстәл хәзерләргә кирәк иде бит.
Г ө л ә н д ә м. Чыннан да мин кибеткә чыгып керим әле.
Мидхәт. Мәшәкатьләнмә, якын дустым хөрмәтенә үзем белән китердем. Тик менә бу консерваларны...
Гөләндәм. Апа янына чыгып ачыгыз. (Л1идхәт әйберләрен күтәреп китә. Гөләндәм өстәлгә зур ашъяулык җәя. Дәүран кайгып керә.) Күрдеңме?
Дәүран. Әйе, күрдем, комда уйныйлар иде, мине күрүгә «Әти, нигә килдең, әллә син дә сугышка китәсеңме? Бүген Валерийның да әтисе киткән» ди. Әйе, улым, китәм дигән идем, муйнымнан кысып кочты да: «Бар әти, фашистларны кыйна», ди. Үзе яшен күрсәтмәскә тырышып башын артка яшерә...
Г ө л ә н д ә м. Ул бит искиткеч акыллы бала. Минем хәзер бердәнбер юанычым шул инде. Син югында аңар карармын да синең юклыгыңны онытырга тырышырмын...
Дәүран. Менә нәрсә, Гөләндәм, минем сиңа берничә сүзем бар. (Утыралар.) Наиль хәзер зур инде, минемчә, сиңа эшкә керергә кирәк. Эш белән мавыгып вактың тиз узар. Кеше белән аралашырсың, җәмә-гать эшенә катнашып үсәрсең.
Гөләндәм. Бая син Наиль янына чыгып киткәч, мин үзем дә ул турыда уйладым. Ләкин нинди эшкә керергә?
Дәүран. Минемчә, авиация эшенә кайтырга тиешсең. Ул эштә синең азмы-күпме тәҗрибәң бар. Заманында очучы, парашютчы кыз идең бит.
Гөләндәм. Юк, ул мөмкин түгел. Икебез дә фронтка киткәч Наиль кем белән калыр?
Дәүран. Абыйларга, әни тәр- биясенә бирерсең.
Г ө л ә н д ә м. Юк, мин аны күр- ьичә бер генә көн дә торалмам. Мин, Дәүран, сезнең заводка ке- әле.МеН Берәр эш табып бирерләр
Һарун керә.
Һарун. Исәнмесез, Гөләндәм.
Гөләндәм. Әйдә, Һарун. Сез сөйләшә торыгыз, мин хәзер. (Китә.)
Дәүран. Менә нәрсә, Һарун. Мин сиңа цехыбызны яңа баштан үзгәртеп кору турындагы планымны сөйләгән идем, мин аны эшләп бетерә алмадым. Шуны тәмам итү һәм гамәлгә ашыру Вазыйфасын сиңа тапшырам.
Һарун. Ышанычың өчен рәхмәт, Дәүран абый, мин аны эшләячәкмен. Ләкин бит минем дә китеп баруым бик мөмкин.
Д ә ү р а н. Китсәң, үзең ышанган башка бер иптәшкә калдырырсың. Ул, әлбәттә, әле каралама гына, сиңа аның өстендә бик күп эшләргә, бик күп көч куярга туры киләчәк. (Футляр бирә.)
Ут
һ а р у н. Мин аны икебезнең исемнән игълан итәрмен.
Дәүран. Анысы синең эш. Бу турыда партия оешмасы да белә. Ярдәм кирәк булганда аларга мөрәҗәгать итәрсең.
Тарелкаларга салынган ашау-өчү әйберләре күтәреп Мидхәт, Гөләндәм, Гөлҗиһан керәләр.
Һарун. Хуҗалык кешесенең эше дә — хуҗаларча шул.
Мидхәт. Әйдәгез, дусларым, өстәлгә. Якын дустыбызны канлы сугышка озату уңае белән йөрәк- ләребездәге әрнү, сыкрау хисләребезне басыйк. Кем белә, бәлки безнең бик күпләребезне ачы язмыш тартып алачак.
Дәүран. Мидхәт, мин үләргә китмим, миңа җыназа укыма.
Мидхәт. Юк, мин киресенчә...
Дәүран (бүлдереп). Иптәшләр! Мин киләчәк тантанабыз өчен,, кешеләребезнең күңел аклыгы өчен, барыннан да бигрәк, ватаныбызга, булган мәхәббәтебезнең сафлыгы өчен эчәргә чакырам!
сүнә
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ, ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Арслановларның шул ук квартирасы. Пәрдә ачылганда Бәрбәрия белән Гөлҗиһан төеннәр күтәреп керәләр.
Бәрбәрия. Гөлҗиһан апа, зинһар саклык белән, анда савыт- сабалар.
Г ө л җ и һ а н. Әйдә, әйдә тавыкны йомырка өйрәтми, атлавыңны бел! (Кереп китәләр дә кире чыгалар.)
Бәрбәрия. Аллага шөкер, ташып бетердек бит.
Гөлҗиһан. Әйберләрең бик
күп икән.
Бәрбәрия. Тормыш булгач бар да кирәк бит. Гөлҗиһан апа, синнән бер нәрсә сорыйм әле, шул уңганлыгың белән нигә иргә чыкмыйсың?
Гөлҗиһан. Ай алла, иске авыздан яңа сүз дигәндәй нигә алай сорыйсың?
Б’ә р б ә р и я. Син гаҗәп яхшы күңелле, кешегә изге теләкле хатын икәнсен,-
Гөлҗиһан. Менә шуның аркасында шушы көнгә калдым да. Беренче ирем мал табучы сәүдәгәр кеше иде. Ул үлгәч юләрләнеп бер яшь кияүгә тап булдым. Шул ристан берничә ел эчендә бөтен байлыгымны таратып бетерде. Хәзер мине кем алсын.
Мидхәт керә
Мидхәт. Гөлҗиһан апа, мин синең Ташкентка китүеңне хәл иттем. Очарга курыкмыйсыңмы?
Г ө л җ и һ а н. Ярапландамы? Юк,, юк, үлсәм дә утырмыйм.
Мидхәт. Башкача мөмкин1 түгел. Поездларда хәзер бик тикшереп, аерым әһәмияткә ия булган командировкалар белән генә йөртәләр.
Бәрбәрия. Самолетка эләгү
9
бик зур бәхет инде ул, тиз дә, мәшәкатьсез дә.
Гөл җ и һ а н. Бик куркыныч бит.
Мидхәт. Берни түгел. Транспорт самолеты, бездән детальләр алып китәләр. Менә шушы кәгазь белән площадка начальнигына барырсың.
Гөл җ и һ а н. Юк, юк. Миннән булмый ул.
Бәрбәрия. Киреләнмә, акуп эшенә җибәрсәләр, үкенерсең. Хәзер китсәң, кичкә анда буласың.
Г ө л җ и һ а н. Ярый, аллага тап-шырдым, үлә калсам бәхил булыгыз. Анда йөргән кешеләр ачы нәрсә ашыйлар бугай, базарга чыгып лимон белән әлу кагы алып кайтыйм әле.
Мидхәт. Озак йөрмә, берничә сәгатьтән очасыз. (Гөлҗиһан китә.) Я, ничек, кармак салдыңмы?
Бәрбәрия. Юк әле, баласы артыннан йөри бит. Тәмле тамагын да озатыйк. Аннан беркая да китә алмас. Әнә, үзе кайтып килә.
Бүлмәсенә кереп китә. Кайгылы хәлдә Гөләндәм кайтып керә.
Мидхәт. Гөләндәм, авыр кайгыңны уртаклашырга кердем. Балаң авырый икән.
Гөләндәм. Әйе, анарда скарлатина. Инфекционный клиникага салдылар... Унбиш көн инде ул анда ята... һәр көнне мин аны күрергә барам, ләкин кертмиләр...
Мидхәт. Кызганыч... Нинди зирәк бала иде. Сезнең утын мәсьәләгез ничек?
Гөләндәм. Шәптән түгел иде, рәтләнде инде. Заводтан да, военкоматтан да китерделәр.
Артта Хәсәнша тавышы.
Хәсәнша. Кайсы тагын кари- дорда утын ярган? Чүбегезне нпгә монда өясез?! (Өйгә кереп.) Әйтәсең, әйтәсең, колакларына тамга итеп киертәсең, юк тыңламыйлар, шабаш! Саумы, Гөләндәм.
Г ө л ә н д ә м. Әйдә, Хәсәнша абзый, утыр.
Хәсәнша. Юк, сеңелем, утырып тормыйм. Кулыңны куеп менә шушы кәгазьне алып кал әле.
Гөләндәм. Нинди кәгазь соң ул?
Хәсәнша. Апаң Гөлҗиһанга, шәһәр өчен утын әзерләргә урманга барырга.
Гөләндәм. Нигә соң үзенә бирмисең.
Хәсәнша. Кичә әйткән идем, якын да килми. Шуннан соң инде Райсоветка барып менә шушы язуны китерергә туры килде.
Мидхәт. Кара әле, абый кеше, шунда җайларга була бит.
Хәсәнша. Ничек җайлыйсың? Безнең йорт идарәсеннән унбиш кеше сорыйлар.
Мидхәт. Балалары авырый, үзе сау түгел дияргә була.
Хәсәнша. Врачтан язуы бармы соң?
Мидхәт. Булмаса, кем аны синнән сорап торыр?
Хәсәнша. Ә, соң минем вөҗданым?
Мидхәт. Син дә вөҗдан турында сөйләгән буласың тагын.
Хәсәнша. Нигә сөйләмәскә? Минем өч улым сугышта кан түгә, киленнәрем госпитальдә, кызым элемтә эшендә. Үзем пенсионер башым белән менә бу хезмәттә. Дошманны җиңү өчен барыбыз да эшләргә тиеш.
Мидхәт. Эшлисең икән бик яхшы. Нигә аның өчен башкаларны борчырга.
Гөләндәм. Мидхәт, бу турыда син хаклы түгел.
Хәсәнша. Әйе, әйе хаклы түгел шул. Ат аягын сузган җиргә бака ботын кыстыргандай, нигә телең сузасың? Син кем монда?
Мидхәт. Минем кемлегемне тикшерү синең вазыйфаңа керми торгандыр.
Хәсәнша. Нигә кермәсен? Мин Райсовет депутаты, мин йорт идарәсенең мөдире. Үз йортыма кер- гән-чыккан кешеләрне барлап тору минем изге вазыйфам. Тап-таза башың белән сугышка баомыйча нишләп монда адвакат булып йөрисең? Документың бармы?.. До- кумент дим!
Кулын сузып каршына бара.
Гөләндәм. Хәсәнша абзый, кирәкми. Повесткаңны апага би
)0
рермен. Ләкин ул минем сүзне тыңламы/':.
Хәсән HI а. Эшләр боланга кит- ьсч, тпңла'' ii хәле юк. Яхшы чак- >а Рлйсош. ха барын к\"{ енсси. Ая- нан Гөләндәм, мин скнед бер бул- * .-хе ар . к саныйм. Шуны эвакуация Ссләя килгән иптәшләргә ОххрСЭХ К1-.<К Кк.р.-РчЫЦ икән.
Г е л ә i: д ә м. „ (өрес. Хәсәнша ас 'ы \ и. I артык ( үлмәбез бар иде. ..ск. к С з аны бирдек инде.
X ә с ә н ш а. Кемгә?
Г ө л ә н д ә м. Бәрбәрия исемле
€ к.
Хәсәнша. Мигә миңа әйтмәдегез?
Гөләндәм. Апа миңа, сезнең белән сөйләштем дигән иде.
X ә с ә н ш а. Күргәнем дә юк.
Г ө л ә н д ә м. Кулында ордеры да булгач, мин аны сезнең белән атлашып эшләгәндер диеп уйлаган идем.
Хәсәнша. Җыбыткы син, кызым, жыбыткы!.. Нигә шул апаңа тезгенеңне бирәсең?
Г ө л ә н д ә м. Беләсең бит, Хәсәнша абый, минем кайгылы чагым... Иремнән хәбәр юк, балам каты авырый...
Хәсәнша. Ул кешегез өйдәме әле?
Г ө л ә н д ә м. Өйдә бугай. Бәрбәрия, бире чык әле.
Бәрбәрия керә.
Б ә р б ә р и я. Нәрсә бар?
Хәсәнша. Ордерыңны күрсәт әле?
Бәрбәрия (эре генә). Рәхим итегез.
Хәсәнша. Мин бу ордерны танымыйм, чумара бу!
Бәрбәрия. Нишләп чумара? Шәһәр Советының торак идарәсеннән бирелгән.
Хәсәнша. Анысы шулай. Ләкин бу йорт Райсовет йорты. Мин Райсоветка буйсынам. Бушатыгыз бүлмәне. Мин анда -хәзер Москвадан килгән кешене китерәм.
Б ә р б ә р и я. Юк әле, китерми- чәрәк тор. Мине бирегә син кертмәдең, син чыгара да алмассың.
Хәсәнша. Чыгарырга калгач, сеңелем, чыгарырбыз инде аны.
Синең шикелле итәк астыннан эш йөртүче юрие йолкып атабыз.
Б ә |) б ә р п я. Кулыңны гына тидереп кара. Мин кызылармеец семьясы, ирем анда кан түгә! Мина кагылырга хакың юк! Аңлыйсыңмы, хакың юк! (Җикеренеп бара.)
Г о л ә н д ә м. Бәрбәрия, тавыш чыгарма. Барыгыз Райсоветка,кайсыгыз хаклы икәнен шунда әйтерләр. ;
Бәрбәрия. Барам, бик барам. Иик бармаска? Райсоветына да. Шәһәр Советына да, Верховный Советына да барам! (Бүлмәсенә кереп китә.)
Хәсәнша. Койрыгыңа баскач, бармый кая барырсың.
Киенеп Бәрбәрия чыга.
Бәрбәрия. Әйдә, картлач, кнт- тек.
Хәсәнша. Әйдә кәнтәй, шулай иттек. (Китәләр.)
М и д х ә т. Исеңдәме, Гөләндәм, бервакытны без кызлар, егетләр җыйналып Идел аръягындагы атауга пикникка чыккан идек. Шунда мин сине Москва студенты Дәүран белән таныштырган идем.
Г ө л ә и д ә м. Әйе, исемдә. Соңыннан син исереп тавыш чыгардың.
AI и д х ә т. Башкача минем чы- дарлыгым калмады. Чөнки син бөтен килешең белән аңар табындың.
Г ө л ә н д ә м. Мин генә түгел, башка кызлар да аны үзләренә каратырга тырыштылар. Ләкин ул берсенә дә күңел бирмәде. Бары тик минем янда гына көнен уздырды.
Мидхәт. Синең күңелдә ул һаман шулай сакланамы?
Гөләндәм. Тагын да көчлерәк, ул әле минем янымда булганда аңа булган мәхәббәтемнең ни дәрәҗәдә көчле икәнен сизми йөргәнмен. Аерылышу миңа сүз белән тасвир итәргә мөмкин булмаган чын мәхәббәтне аңлатты.
Мидхәт. Син бигрәк инде, фа-натикларча.
Г ө л ә н д ә м. Ул чыннан да шулай. Безнең күз алдыбызда булып узган гаилә драмаларының бнк
11
күбесе мәхәббәткә хыянәт итү адымнарын тул бер-бсреннэн аерылып тору паны гларында башлыйлар. Чөнки <днир-сүдмис янган учак юсле пыскый торган мә п.б.ютләр андый вакытларда әкренлән сү-нәләр. Ә инд чын мәхәббәт нигезендә- булган аерылышулар — борынгы әкиятләрдәге мәг ьшуклар мәхәббәте шикелле чын мөкатдәс хискә әйләнәләр икән.
М и д х ә т. Күптән үлгән кеше белән нигә үзеңне юатырга?
Гөләндәм. Ничек үлгән?
М и д х ә т. Шулай, исән булса берәр хәбәре килер иде. Аның белән.киткән кешеләр бар да кырылып беткәннәр.
Г ө л ә н д ә м. Юк, ул исән!
Мидхәт. Кеше шулай сөйли бит.
Г ө л ә н д ә м. Теләгән кадәр сөй-ләсеннәр, мин аларга ышанмыйм. Ул минем мәхәббәтем, чын мәхәббәт үләргә тиеш түгел. Менә бүген тышта кырык ике градус салкын, мин фәкать аның турында уйлыйм. Шундый каты суыкта кырда, яланда ятуын күз алдыма китереп әрнеп, сызланам...
Мидхәт. Ярый, Гөләндәм, хуш. Иртәгә театрга билет алсам барырсыңмы?
Гөләндәм. Юк, бара алмам. Кичләрен мин госпитальгә авыруларга китап укырга йөрим.
Мидхәт китә. Гөлҗиһан керә.
Гөләндәм. Апа, сиңа урман эшенә барырга язу китерделәр.
Гөл җ и 11 а н. Башка эшләре булмаса, әйдә ташый бирсеннәр.
Гөләндәм. Юк, син бу мәсьәләгә алай җиңел карама. Бу бит уен эш түгел. Хәзер сугыш вакыты, җавапка тартып куюлары бар.
Гөлҗиһан. Койрыгымны тотарлар. Берничә сәгатьтән мин очам!
Гөләндә м. Кая?
Г ө л җ и һ а н. Ташкентка, Гөлбану апаларга.
Г ө л җ и һ а н. Ә, билет, акча?
Гөлҗиһан, «йөз сум акчаң булганчы, йөз дусың булсын» дигән бабайлар. Поездга гына түгел, самолетка урын алып бирделәр. Менә ул!
Кәгазь күрсәтә.
Г ө л ә н д ә м. Димәк, качасың?
Г ө л җ и һ а н. Качмыйм, мин монда нишлим? Буш фатирыңны саклан ятыйммы? Анда тормыш ди. Өрек-җимсш, кавыи-карбызны урамда саталар икән. Шуның өегенә бүген «Мәскәү куркыныч аелында» д;;п радиодан игълан иткәннәр.
Гөләндә м. Ярый, мин сина әйттем. Начарлык булса миңа үпкәләмәссең.
Бүлмәсенә кереп китә. Бәрбәрия кайтыв керә.
Б ә р б ә р и я. Гөлҗиһан аиа, мине?.! эшләр кәкәй бит.
Г ө л җ и һ а н. Әллә ирең кайттымы?
Б' ә р б ә р и я. Ордерымны дөрес түгел диләр. Кая, акчаларымны бир.
Гөлҗиһан. Мин бит сиңа ордер сатмадым. Ул якларын үзем карыйм дидең бит.
Б ә р б ә р и я. Шулай дигән идем дә, теге жулик малай алдады. Председательдән кул куйдырмаган. Мин инде бөтенесен дә сорамыйм, яртысын бирсәң риза.
Ишектә Гөләндәм күренә. Сөйләшкәннәрен тыңлап тора.
Г ө л җ и Һ а н. Яртысын түгел, чиреген дә бирә алмыйм. Мин алар- ны тотып бетердем инде.
Б ә р б ә р и я. Димәк, бирмисең?
Г ө л җ и һ а н. Тукта әле, мип синнән кайчан акча алдым соң?
Б ә р б ә р и я. Әллә танар идеңме?
Г ө л җ и һ а н. Шаһитларың бармы соң?
Б ә р б ә р и я. Шаһитем булмаса, синең оятың бар.
Гөл җ и һ а н. Мондый чакта оят юк сүз ул.
Б ә р б ә р н я. Имансыз икәнсеи.
Гөлҗиһан. Әйдә, әйдә театр уйнап маташма! Күкрәк көчең белән тапкан мал түгел әле. Минем кебек ятим кешегә харам байлыгыңнан садака булыр.
Б ә р б ә р и я. Тамагыңа таш булып кадалсын.
Г ө л җ ки һ а- н. Каргышың казык башына!
Бүлмәгә кереп китә.
12
I Ө л ә н д ә м. Бәрбәрия, ул син- иән нәрсә өчен акча алды?
Бәрбәрия. Бүлмә өчен. Бер генә түгел, берничә мәртәбә.
Бүлмәсенә кереп китә. Әйберләрен күтәреп Гөлҗиһан чыга.
Г ө л ә н д ә м. Кая әле апа, баягы кәгазеңне күрсәт әле.
Г ө л җ и һ а н. Әллә шикләнәсеңме?
Г ө л ә н д ә м. Бәрбәрия ордеры кебек фальшь булмасын дим.
Гөлҗиһан. Курыкма, Гөлҗиһан апаң эшне печеп эшли ул. (Кәгазен биреп башын артка ташлап кәефләнеп тора.) Я, фальшьмы?
Г ө л ә н д ә м (укып). Мидхәт Чу- марин?..
Г ө л җ и һ а н. Чумарин шул, чумара!.. Кая, бир, китим.
Гөләндәм. Беркая да китмисең. урман эшенә барасың.
Г ө л җ и һ а н. Барды ди, бар- мыйни? Шундый суыкта урман кисеп йөрдем ди. Кирәк булса үзең бар. Миңа караганда яшь тә, көчлерәк тә.
Гөләндәм. Чакырсалар мин дә барырмын. Ә. хәзергә чират синеке! (Кулындагы кәгазен ертып ташлый.)
Г ө л җ и һ а н. Караул! Үтерде, үтерде, билетымны бетерде.
Очучылар киеменнән Самойлов керә. Гөлҗиһан куркып кача.
Само й л о в. Мөмкинме?
Г ө л ә н д ә м. Рәхим итегез, Виктор Игнатьевич, әйдәгез утырыгыз.
Самойлов (тотлыгып). Рәх... мәт.
Г ө л ә н д ә м. Сез каян?
Самойлов (кулын колагына куеп). Ә?
Г ө л ә н д ә м. Сез каян дим?
Само й л о в. Госпитальдән.
Г ө л ә н д ә м. Димәк, сугышта булдыгыз?
С а м о й л о в. Бик ныклап. Ленин-градны саклау сугышында бер күземә зыян китерделәр. Контузиядән колагым начар ишетә, телем дә тотлыга.
Г ө л ә н д ә м. Хәзер нәрсә, төзәлергә җибәрделәрме?
С а м о й л о в. Военкоматтагы комиссия бюрократлары инвалидлыкка чыгардылар.
Гөләндәм. Семьягыз кайда?
Самойлов. Белмим...
Г ө л ә н д ә м. Ничек белмисез?
Сез бит өйләнгән идегез, аерылыш- тыгызмыпи?
Самойлов. Әйе аерылыштык.. Ләкин үзебез түгел, немец фашистлары аерды. Брест-Литовскийда калдылар.
Гөләндәм. Нинди зур кайгы?
Самойлов. Кайгы гына түгел,. Гөләндәм, фаҗига. Минем кебек семьясыннан аерылганнар бик күп бит алар... Ярый, сезнең үз тормышыгыз ничек соң?
Г ө л ә н д ә м. Бик шәптән түгел... Ирем фронтта иде, хәбәре юк... Улымны клиникага салдым.
Само й л о в. Безнең клуб каршындагы мәктәпне бетермичә нигә ташладыгыз?
Г ө л ә н д ә м. Сәбәпләре булды инде. Тормышка чыктым, аннан бала булды.
Самойлов. Соңыннан?
Г ө л ә н д ә м. Соңыннан укырга туры килмәде.
Са м о й л о в. Хәзер кайда хезмәт итәсез?
Г ө л ә и д ә м. Беркайда да.
Само й л о в. Ничек беркайда да?
Г ө л ә н д ә м. Шулай: минем ирем зур инженер иде. Ул барында миңа хезмәткә кереп эшләүнен кирәге булмады. Ул киткәннән сон урынлашканым юк әле. Бала терелү белән машинисткалар курсына керергә торам.
Само й л о в. Сез бит, Гөләндәм,, безнең мәктәптә иң алдынгы кызларның берсе идегез.
Г ө л ә н д ә м. Шулай идем дә... Тормыш агымына каршы бара алмадым.
Само й л о в. Тормыш агымына буйсынып йомычка булып агарга да ярамый.
Г ө л ә н д ә м. Бәлки анысы да дөрестер. Ләкин хатын-кызның язмышы шул инде. Иргә чыгу белән табигый таләпләргә баш ияргә,, гаилә төзелешенең корбаны булыр-га туры килә. Минем дә иргә, ба-
лага булган мәхәббәтем җәмәгать эшендәге урнымны алыштырды.
Самойлов. Дөрес түгел. Исеңдәме безнең белән бергә укыган Фәридә Иманкулова бар иде, ире, ике баласы да бар. Ленинградны саклау фронтында сугыша. Нинди итеп сугыша диең? Ул җирдән күтәрелүе белән «Кызыл лачын һавада» дип немецлар радио аша бирәләр. Хәзер инде өч ордены бар. Мин сезгә меңләгән хатын-кызларны дәлил итеп күрсәтә алам. Алар фән, техника, сәнгать, әдәбият өлкәсендә алдынгы урынны алу белән бергә гаилә тормышларын да баш-каларга үрнәк итеп төзиләр, һәр кешенең тормышта, җәмгыятьтә ул яки бу дәрәҗәдә урны булырга тиеш. Шуннан башка бернинди дә мәхәббәт — гаилә нигезе булырга мөмкин түгел. Сез уйлаганча дөньяда фәкать кошлар гына яшиләр. (Сәгатенә карап.) Ярый, миңа китәргә дә вакыт. Хәлеңне белим дип кенә кергән идем. Иске дустың сыйфатында әйтелгән сүзләремне авырга алма Гөләндәм.
Гөләндәм. Юк, юк, ул ни дигән сүз. Утырыгыз әле, мин чәй куям.
Самойлов.. Рәхмәт. Хәзер вакытым юк. Чәй эчәргә мин иркенләп килермен әле.
Әйберләр күтәргән Коновалов, Клавдия, Акулиналарны ияртеп Хәсәнша керә.
Хәсәнша. Үзе өйдәме?
Г өләндәм. Өйдә, Хәсәнша абзый.
Ут
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ,
Хәсәнша. Иптәшләр, менә шушы бүлмә сезнеке булыр. (Ишек шакый, Бәрбәрия чыга.) Әйберләрегезне җыеп бетердегезме?
Бәрбәрия. Уйлаганым да юк.
Хәсәнша. Ничек уйлаганың юк? Сиңа бит Райсоветта бушатырга куштылар.
Бәрбәрия. Бүлмә бирегез, бушатам.
Хәсәнша. Яхшылыкта бушат. Усаллыкка калса башкача чыгарырмын.
Бәрбәрия. Ягылып кына карагыз! Мин командир хатыны! (Шалт итеп ишеген яба да, эчтән бикләп куя.)
Хәсәнша. Юк, бикләнеп котыла алмассың, мин синең ишегеңне чәлпәрәмә китереп керермен! Кая, балта бирегез, лом китерегез!
Гөләндәм. Хәсәнша абзый, дәүләт милкен ватарга ярамый.
Хәсәнша. Дәүләт приказына буйсынмаска ярыймы?
Г өләндәм. Алай да ярамый.
Хәсәнша. Шулай булгач, нигә кертмисез?
Гөләндәм. Зинһар кычкырмагыз, чукраклар юк монда. Кунакларны менә бу бүлмәгә кертегез.
Хәсәнша (аптырап). Ә, үзегез?
Гөләндәм. Үзем менә шушы бүлмәдә дә торырмын.
Коновалов. Рәхмәт сезгә, ханым, бик зур рәхмәт.
Акулина (Гөләндәмнең аркасыннан сөеп). Яхшы күңелле хатым икәнсез...
сүнә
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Вакыйга шул ук Арслановлар квартирасында бара. Пәрдә ачылганда Гөләндәм китап укып утыра.
Акулина. Турысын әйткәндә син шәхси мәхәббәт чире белән авырдың. Дөрес, иреңне югалту, әлбәттә, зур кайгы... Ләкин илеңне, ватаныңны югалту, ул — киләчәк тормышыңны, дөньяда рәхәт яшәү өметеңне югалту дигән сүз. Сиңа менә шуны аңларга кирәк иде. Димәк, син аны аңладың. Үз иркең белән барып гариза бирү, бу бит syp эш. Ә, балаң өчен кайгырма, ул үсәр. Әбисе аны синнән дә яхшырак карар. Әбиләргә балаңның баласы тагын да якынрак була ул. Бер кулына әйберләр тотып, икенчесе беләж песи кочып Бәрбәрия кайтып керә. Бәрбәрия. Мырлавыгым, мыр- лавыгым минем, кара ничек туңган ул. Гөләндәм, нигә инде минем мырлавыгымны карамадың?
Г өләндәм. Өйдә юк идем, яңа гына кайтып кердем.
А к у л п и а. Кычкырып йөдәткәч, песиегезне мин чыгарган идем.
Б ә р б ә р и я. Билгеле сездер, башка кем булсын. Тышта шул кадәр суык, ярый әле тунын үлмәгән. Әйдә, мырлавыгым, сөт белән күмәч бирермен. (Бүлмәсенә кереп кнгә.)
А к у л и н а. Кешенең песне до нинди кызганыч. (Клавдия кайтып керә.) Энә килен дә кайтты. (Китә.)
I ө л ә н д ә м. Клавдия Петровна, менә мич янына килегез, һаман суытамы?
К л а в д и я. Бик ачы җил чыккан.
Гөләндәм. Сез бик аргансыз ахры?
К л а в д и я. Көне буе операция өстәле янында басып тору ардырган шул. Җеп өзәрлек тә хәлем : ж.
Г ө л ә н д ә м. Авырулар һаман киләме?
К л а в д и я. Москва куркыныч астында булу килүчеләрнең санын тагын да күбәйтте.
Г ө л ә н д ә м. Москва дигәннән сезгә хатлар бар иде.
Хатлар бирә. Ишектә Акулина күренә.
А к у л и н а. Килен, күгәрченем, чәй әзерләдем.
Клавдия белән китәләр. Ирләр киеменнән бусагада Гөлҗиһан күренә.
Г ө л ә н д ә м. Әнкәем лә, апа түгелме?
Г ө л җ и һ а н. Куып чыгармасаң ммн.
Г ө л ә н д ә м. Ул ни дигән сүз, әйдә чишен.
Гөлҗиһан. Юк, Гөләндәм, чишенеп тормыйм. Шәһәргә җиде эталон утын китердем, шуны бушаттырам. Наиль кая, йоклыймы?
Г ө л ә н д ә м. Юк, әбисендә, ул гомумән хәзер анда торачак.
Гөлҗиһан. Бик әйбәт булган. С: н аны иркәләп боза идең.
Г ө л ә н д ә м. Соц ничек, апа, бик авыр түгелме?
Г ө л җ и һ а и. Башта ж и цел булмады. Хәзер күнектем инде.
Г ө л ә н д ә м. Ябыккансыңмы дим.
Г ө л җ и һ а н. Юк, бераз тупас итем генә кимеде. Кәҗә мае лиы, беләкләремме тотып кара әле.
Г ө л ә н д ә м. Ашау-эчү якларыгыз ничек?
Г ө л җ .и һ а н. Зарланырлык тү-
i ел. Ударный паек ашыйм.
Гөләндәм. Димәк син удар ница?
Гөл җ и һ а п. Түгел дә, бирелгән нормамны арттырып үтәгәч, паекның яхшысын бирәләр.
Гөләндәм. Тукта әле апа, ничек соң ул алай?
Г ө л җ и һ а н. Мин аны үзем дз белмим. Әфсүн укып өшкергәндәй үземне үзгәрттеләр.
Г ө л ә н д ә м. Рәхмәт апа, синен өчен кайгырып тора идем.
Гөл җ п һ а н. Бәрбәрия һаман монда торамы?
Гөләндәм. Биредә. Чыгарга кушкан идем,. Бүлмә таба алмый әле.
Г ө л җ и һ а н. Мин аңар бүлмә табармын... Ләкин рәшәткәлессн... Беләсеңме алар пи өчен яныңа С Ы р Ы Н1ЫII й (') р ил ә р ?
Г ө л ә н д ә м. Бераз төшенә башладым.
Г ө л җ и һ а н. Хәзергә хуш, нэнә- чем, тыш га иптәшләрем көтәләр.
Гөләндәм. Кунарга кайтырсы i бит.
Г ө л җ и һ а н. Утыннар бушатып бстермәсәләр кайтырмын.
Йөгереп китә. Бәрбәрия чыга.
Б ә р б ә р и я. Менә нәрсә, Гөләндәм, минем бүген туган көнем бит, кунаклар чакырдым. Бераз утырып алабыз яме?
Г ө л ә н д ә м. Чәчеңне кайчан буяттың?
Бәрбәрия. Әле яңа гына, Ленинградтан бик шәп осталар килгән. Сипкелемне дә бетерергә булдылар. Чәчем килешәме?
Гөләндәм. Юк, курчакка ошыйсың. Кара күзгә сары чәч бер дә табигый түгел.
Бәрбәрия. Сиңа ошамас инде. Без синең кебек чибәр түгел шул. (Әйберләр тотып Мидхәт керә.) Әнә Мидхәт абый килеп тә өлгерде.
Мидхәт. Туган көнегез белән тәбрик итәм, Бәрбәрия.
Б ә р б ә р и я. Рәхмәт, Мидхәт абый. Әйдәгез бүлмәгә.
Мидхәт. Гөләндәм, мин бер кон әйткән мәсьәләне хәл кылдым. Сиие бүгеннән безнең ОРС ка кае*
15
снрша итеп билгеләдек. Менә приказы.
Гөләндәм. Рәхмәт. Мин бүген икенче б( р җиргә гариза биреп кайттым. Алсалар анда керәм.
Мидхәт. Ул бит әле алсалар. Алмасалар?
Гөләндәм. Башка җиргә керермен.
Мидхәт. Сиңа ышанып мин, өч ел эшләгән кешемне чыгардым.
Гөләндәм. Чыгармаска кирәк иде, мип бит сезгә вәгъдә бирмәдем. Барда ак фетр кигән парлы кунаклар керә.
Б ә р б ә р и я. Әнә, кунакларым да килделәр! Әйдәгез рәхим итегез. (Гөләндәм белән Бәрбәрнядән башкалар кереп китәләр.) Гөләндәм, әйдә инде.
Гөләндәм. Рәхмәт, Бәрбәрпя, мин кермим.
Б ә р б ә р п я. Ят кешеләр юк бит... Җизниләр дә, кодалар гына.
Г ө л ә и д ә м. Мица киләсе кеше бар.
Самойлов керә.
Б ә р б ә р и я. Шул сукырынмы? Тапкансың, икән! (Китә).
Гөләндәм. А... Виктор Игнатьевич, әйдәгез, рәхим итегез. Өстегезне салыгыз. Мин хәзер чәй куям. (Самойлов чишенә, Гөләндәм электр чәйнеге куя.) Утырыгыз. Бу арада күренмәдегез. Нигәдер сез күңел>- ссз.
Само й л о в. Военкоматтан кайтып килешем. Армиягә кайтаруны сорап биргән рапортыма Москвадан җавап җибәргәннәр.
Гөләндәм. Соравыгызны кире какканнарм ы?
Самойлов. Юк, кагуын какмаганнар, гаризамны канәгатьләндергәннәр. Ләкин фронтка түгел, тылда яшьләрне өйрәтү эшенә билгеләгәннәр
Г ө л ә н д ә м. Шулай булгач, нигә күңелсезләнергә?
С а м о й л о в. Минем сугышасым килә, газаплап үтерелгән хатынымның, югалган баламның үчен аласым килә.
Г ө л ә н д ә м. Ничек? Алар турында хәбәр бармы әллә?
Само й л о в. Шул шәһәрдән котылып кайткан танышымны очраттым. Хатынымны атканнар, баламны каядыр озатканнар.
Г ө л ә н д ә м. Кызганыч...
Само й л о в. Ниндидер формаль кагыйдәләргә таянып мине фронтта булудан тыялар. Имеш бер күзем юк. Ләкин алар миндә чикләнмәгән көч барлыгын белмиләр. Мин биг, бер күзем белән дә кайбер күзле бүкәннәрнең унысы кадәр сугыша алам.
Телефон шалтырый.
Г ө л ә н д ә м. Әйе. Гөләндәм Арсланова телефонда. Ничек хәзер үк килергә? Гаризамны карыйсыз? Карагыз әле, иптәш. Өзделәр.
Само й л о в. Кем ул?
Г ө л ә н д ә м. Авиация мәктәбеннән. «Биргән гаризагызны карыйбыз, хәзер үк килеп җитегез» диләр
Самойлов. Әйдә, алайса, киттек.
Гөләндәм. Юк, Витя, бу килеш мин бара алмыйм, хәзерләнмәгән.
Самойлов. Берни түгел, анда сине белүчеләр бар, үзем сөйләшермен. Әйдә киен.
Гөләндәм. Юк, юк булмый ул. мин куркам.
Самойлов. Куркаклык — очучылар өчен ят гадәт.
Киемнәрен кидерә башлый.
Гөләндәм. Кара әле, Витя.
Самойлов. Карыйсы, нитәсе юк. Берничә сорау бирерләр, шул гына. Әйдә киттек.
Алып китә. Клавдия Петровна чыга, телефонга бара.
Клавдия. Промрайонны бирегез... завод белән тоташтырыгыз. Цех начальнигы Коновалов ’ы бирегез. Кадерлем, Иван Кузьмич кабинетындамы? Ипчек, кайгып китте дисезме? Күптән инде?. (Ишектә Коновалов күренә.) Бүген дә кайтмыйсыңмы әллә дш шалтыратып тора идем.
К о н о в а л о в. Син нәрсә, җы- ладыцмы?
К л а в д и я. Юк... Б үлмәдә то ген, җил булдымы — кайтара башлый.
Коновалов. Хәсәнша Сафиоч- ка әнкәй әйтергә булган иде бит.
Клавдия. Аның кичә карчыгы үлгән иде, бүген шуны күмеп йерп
16
ли. Нишләп синең бармагың бәйләнгән?
Коновалов. Москвадан килгән станокларны вагоннардан бушаттык. Шунда кысылды.
К л а в д и я. Станоклар бушатып йөрү цех начальнигының Вазыйфасына керми торгандыр бит.
Коновалов. Сугыш вакытында бар да керә Клавдия... Өч көннән бирле ачык һавада — платформада яталар иде. Үзеңә мәгълүм, грузчиклар юкч Сменадан бушаган эшчеләрне оештырып субботник ясадык. Беренче чиратта, әлбәттә, партия членнары, комсомоллар бул дылар. Андый вакытта кесәңә кулыңны тыгып торып булмый бит. Без түгел Владимир Ильич та эшләгән.
Клавдия. Москвадан Петр Карловичлардан хат алдым.
Коновалов. Нәрсә язалар?
К л а в д и я. һәркөнне берничә тапкыр һава тревогасы, балалар белән метрода кунабыз, дигәннәр. Аннан, Ваня, син мине гафу ит... Мондый арган чагыңда әйтергә тиеш бул-масам да яшереп кала алмыйм... Безнең Валентин катлаулы операцияне күтәрә алмаган...
Коновалов. Үлгән?..
Клавдия. Бер генә баласыз да калырбыз микәнни? Ах, авыр, Ваня...
Коновалов. Әйе, җиңел түгел, Клавдюша... Немец-фашистлары кешегә нинди фаҗигалар китерде... Үлгән баласы турында утырып җы- ларга атаның яше юк... Әйе яшем юк... Чөнки аны йөрәкләребездә кайнап янган ачу, нәфрәт ялкыннары киптергән... Ләкин килер бер көн, ул балаларның үчен алырбыз. Шуның өчен дә безнең халык, бугазларына тыгылган яшьләрен кире йотып, бер урнына бишне, биш урнына егерме биш өлеш итеп эшләп чыгарырга тырыша. Ярый, син җыла.ма, Клавдюша, тынычлан... Бүген мине обком секретаре чакырган иде. «Завод белән, җитәкчелек итү эшенә сезнең кандидатурагызны күрсәтергә телибез, ни дисез» ди.
Клавдия. Директорлыкка? Син яи дидең?
Коновалов. Нәрсә дим? Мин партиянең тугры солдаты, ни кушсалар шуны үтәргә тиеш. Аннан миңа Һарун Юсупович килергә булган иде.
Клавдия. Эш беләнме?
Коновалов. Ул безнең цехларны үзгәртеп кору турында проект төзегән, шуның белән танышып чыкмакчы идем.
К л а в д и я. Ярый алайса, мин ашарга әзерләтим. Бүлмәдә төтен беткәнче син биредә генә утыр инде.
Китә. Коновалов кесәсеннән газеталар чыгарып укырга керешә. Бәрбәрия бүл- мәсендә уен-җыр башлана.
Коновалов. Москва... Москва... Анда минем ата-бабамның сөякләре күмелгән... Анда мин беренче мәртәбә сулыш алганмын.
Кызмача баштан Хәсәнша керә.
Хәсәнша. Саумы, Иван Кузьмич.
Коновалов. Исәнме, Хәсәнша Сафиевич, карчыгың үлгән икән, авыр кайгыңны уртаклашам... Нинди авыру иде соң аңарда?
Хәсәнша. Ул электән дә чир- ләчрәк кеше иде. Малайлар китү белән, язгы боздай, көннән көн сыза барды. Больницага да салып карадым, рәтләнә алмады...
Коновалов. Аналарга авыр шул...
Хәсәнша. Аналарга гына түгел, Иван Кузьмич, аталарга да бик авыр... Сугышка кадәре безнең өй эче гөрләп тора иде, хәзер бер үзем калдым... Сөйләшергә кеше юк... Аңлыйсыңмы, Иван Кузьмич, кеше юк... Карчыкны күмеп кайткач, телсез кеше шикелле бер үзем уйланып утырдым, утырдым да шомлана башладым. Юк, мин әй- тәм, болай яшәргә ярамый дим. Чыгып киттем дә Райсоветка барып, йорт идарәсеннән төшеп кайтты м.
Коновалов. Менә анысын юкка эшләгәнсең. Безнең йортка син яхшы хуҗа идең.
Хәсәнша. Хатын-кыз белән талашып йөрү минем холыктагы кеше эше түгел ул. Мине элекке урныма да чакыралар, анда ба
рырга теләмим. Сез мине үзегезгә алыгыз. Минем кулдан әле эш килә. Мин тимерче, мин слесарь да, токарь да була алам.
Коновалов. Эшкә кабул итү минем вазыйфа түгел, Сафейч, шулай да тиешле кешеләр белән сөйләшеп карарга була.
Хәсәнша. Шулай итегез әле, Иван Кузьмич. Юкса мин ничек итеп ялгыз башым көн күрим? Заводта кеше арасында кайгым онытылыр. Эшләгән эшем кеше күзенә күбенер.
Коновалов. Иртәгә документларыңны алып миңа керерсең, бергә китәрбез.
Хәсәнша. Рәхмәт сезгә, Иван Кузьмич, хәзергә хушыгыз.
Китә. Клавдия керә.
Клавдия. Әйдә, Ваня, ис бетте, үз бүлмәбездә утырырсың.
Һарун керә.
Һарун. Хәерле кич.
Коновалов. Клавдия, таныш бул, минем ярдәмчем Һарун Юсупович Ахмеров.
К л а в д и я. Сезне үз өебездә күрүгә мин бик шат. Иван Кузьминның теленнән төшми торган Һарун Юсупович сез икәнсез алайса.
Һарун. Үзең турында мактау сүзе ишетү әйбәт эш. Ләкин мин үземне андый шәрәфкә лаеклы дип санамыйм.
Клав ди я. Сез, Һарун Юсупович, тыйнаклык күрсәтеп маташмагыз. Безнең Иван Кузьмич кешеләрне таный ул.
Бәрбәрия бүлмәсендә бию көе уйнала.-
Һарун. Уһу, сездә күңелле 'икән, Иван Кузьмич, әллә без дә биеп җибәрикме?
Коновалов. Юк, Һарун Юсупович, корыга гына биисе килми шул. Кайчан булса без дә биербез әле.
Гөләндәм кайтып керә.
К л а в д и я. Гөләндәм Ахметовна, сез өйдә түгел идегезмени?
Гөләндәм. Мине ашыгыч рәвештә чакырып алганнар иде, шатлык белән кайтып килешем. Бүгеннән мине очучылар мәктәбенә укучы итеп алдылар.
2. .С. Ә.“ № 12
Коновалов. Рәхмәт, Гөләндәм Ахметовна, рәхмәт сезгә.
Клавдия. Чын күңелдән тәбрик итәбез.
Һарун. Бу адымың белән котлыйм, Гөләндәм. Юкса сез дә алар белән утырасыз икән дип борчылган идем.
Клавдия. Әйдәгез, кунакларым, өстәлгә. Алдан хәзерләнмәгәч әллә нинди сыебыз юк. Татарчалап әйткәндә «Такта чәй дә, якты чырай» булыр.
Кереп китәләр. Гөлҗиһан кайтып керә. Өсләрен чишенә. Бәрбәрия бүлмәсендә булган уен-җырны тынлап тора. Керергә теләп ишеккә таба бара, өстендәге киемнәренә күзе төшеп туктап кала. Комод янына килеп күлмәк белән яулык ала да ширма артына кереп китә. Бәрбәрия белән
Мидхәт чыга.
Бәрбәрия. Мидхәт абый, син кая?
Мидхәт. Кая булсын, китәм. Синең кодаларыңның нурлы йөзләрен карап утырыйммы? Кайчаннан бирле йөреп шуны да кулга төшерә алмадың.
Бәрбәрия. Нишлим соң ипкә килмәгәч.
Мидхәт. Анысы инде синең осталыгыңа бәйләнгән иде.
Г ө л җ и һ а н (ширма артыннан чыгып). Кемне кулга төшерү турында сөйлисез?
Бәрбәрия. Гөлҗиһан апа, син каян?
Г ө л җ и һ а н. Каймылдык белән кайгылдыктан! Гөләндәм турында сүз барамы? Ул булмас, безнең нәсел бервакытта да андый түбәнлеккә төшмәс!
Бәрбәрия. Нинди түбәнлек?
Гөлҗиһан. Җитәр сиңа, зараза!
Мидхәт. Тукта әле, Гөлҗиһан апа, мин сине төшенмим.
Г ө л җ и һ а н. Мин барсын да төшендем, яу башлыгы, петрау, тәкәсе!..
Каты кычкыра. Бүлмәләрдән йөгереп чыгалар.
Г ө л ә н д ә м. Нәрсә булды, нинди тавыш бу?
Мидхәт, һич нәрсә белмибез, тотты да җикеренә башлады.
17
18
Б ә р б ә р и я. Бөтенегезне тотып бирмәс борын чыгып китегез!
Артта Хәсәнша тавышы.
Хәсән ш а. Иван Кузьмич, Иван Кузьмич. (Сәхнәгә кереп.) Зур уңыш белән котлыйм, немецләрне кискәннәр.
Пәрдә
Коновалов: Ничек кискәннәр?
Хәсәнша. Москва янында безнекеләр һөҗүмгә күчкәннәр, бик күп шәһәрләрне алганнар.
Коновалов. Ниһаять, ниһаять ул көнне күрергә ирештек!., төшә
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ, БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Директор кабинеты алдындагы секретарь бүлмәсе, һәр жирдә чисталык, стена б’>; - ш диван, урындыклар тезеп куелган. Бер якта көзге. Тәрәзә төбендә гөлләр. Пәрдә ачылганда Прина Сергеевна көзге каршында төзәтенә. Тыштан керә торган ишек артында, коридорда, туктаусыз үтеп йөрүче кешеләрнең аяк тавышлары ишетелеп тора. Мидхәт керә.
М и д х ә т. Исәнмесез, Ирина Сергеевна.
И р и н а. А... Мидхәт Шакирович.
Мидхәт. Директор юкмы әле?
Ирина. Биредә Үзәк Комитет парторгы белән сөйләшеп утыралар. Аннан Һарун Юсуповичны кабул итәчәк.
М и д х ә т. Безнең Хәсәнша карт өстеннән төзеп биргән актыбызны директорга тапшырдыгызмы?
И р и н а. Әйе, шунда ук.
/М и д х ә т. Нәтиҗәсе?
Ирина. Юк әле.
Мидхәт (кесәсеннән коробка чыгарып). Рәхим итегез.
И р и н а. Нәрсә бу?
Мидхәт. Американский бүләк — леденец.
Ирина. Ах, коробкасы нинди матур эшләнгән.
и д х ә т. Юк, сез аның ледене- цын кабып карагыз әле.
Ирина (берничәсен алып авызын очлатып суыра.) Нинди тәмле, нинди хуш исле... Магазиныгызга килдеме?
Мидхәт. Што сез?.. Москвада Наркоматта эшләүче бер танышым җибәргән. Мин тәмәке тартуымны ташларга йөрим, шуның өчен татлы әйбер суырам.
Ирина. Чыннан да миңа бүләк итеп китергәнсез дип торам.
М и д х ә т. Борчылмагыз, минем сезгә аннан да яхшырак бүләгем бар. (Икенче кесәсеннән тагын бер коробка чыгара.) Менә, рәхим итегез.
Ирина. Бусы ни?
Мидхәт. Француз пудрасы.
Ирина. Рәхмәт, Мидхәт Шакирович.
Мидхәт. Соң ничек, яңа хуҗага күнеп буламы?
Ирина. Ничек диеп әйтергә?.. Бик коры кеше. Эшли алмам ахы- рысы. Кичә Хәсәнша өстеннән төзелгән актыгыз буенча, цех начальнигы белән мастерны, рационализаторлар бюросының председателен чакырткан иде. Беркемгә дә сөйләргә бирмәде. Мастерны урныннан алды. Тегеләренә шелтә бирде.
Мидхәт. Алай икән...
Ирина. Әйе, Мидхәт Шакирович, шулай... (Гөләндәм керә. Мидхәт сүзсез генә баш иеп исәнләшә дә чыгып китә.) Әйбәт кеше дә инде.
Г ө л ә н д ә м. Чумаринмы?
Ирина. Әйе, үзе укыган, үзе культуралы. (Звонок.) Гафу итегез,, директор чакыра. (Кабинетка кереп китә. Һарун керә).
Һарун. Исәнме, Гөләндәм.
Гөләндәм. Саумы, Һарун. Нинди футляр тотып йөрисең.
Һарун. Директорда Дәүран абый белән минем проект турында киңәшмә булырга тиеш, алдан танышып чыгарга сораганнар иде. Я, Гөләндәм, кичәге ял көнеңне ничек уздырдың?
Г ө л ә н д ә м. Бик әйбәт, бәрәңге бакчама бардым. Рәхәтләнеп саф һава суладым. Берничә тапкыр Сазан елгасында су коендым. Кайткач опера театрында музыка тыңладым.
19
Һарун. Димәк, чын-чыннап культуралы ял иттегез?
Гөләндәм. Әйе, тик кояш бик эссе иде, янганмын. Ә, син кайда булдың?
һ а р у н. Берничә иптәшем белән Идел аръягына атауга чыккан идек, кызыгы булмады.
Гөләндәм. Нишләп алай?
һ а р у и. Пароходта капитан булып хезмәт итүче бер танышымны күрдем. Сталинград белән Астрахань арасында пароходлары минага очрап, бик зур бәхетсезлек булган. Бик күп кешеләре үлгән... Үзе чак-чак кына котылган.
Г ө л ә н д ә м. Димәк, немецлар Иделгә якынайганнар.
һ а р у и. Төнлә белән самолетта килеп, суга йөзүче миналар ташлыйлар икән.
Гөләндәм. Әйе, ул якта гомумән безнең эшләр җитди төс алып бара. Бүген радио буенча да бик күңелсез хәбәрләр әйттеләр.
һ а р у н. .Мин әлегә танышымнан аерылгач Устьеда юри күзәтеп йөрдем. Теплоходларга, буксирларга, хәтта катерларга кадәр шыгрым тулы солдат төяп түбән агылалар... Шунда ук бер-бер артлы килеп торган пароходлардан трамвай, автобусларга төяп яралы солдат-ларны шәһәргә ташыйлар... Ә, без монда ял итеп, күңел ачып йөрибез...
Г ө л ә н д ә м. Анысы да кирәк бит, кеше машина түгел. Менә минем ике ай ял иткәнем юк иде. Ялдан соң үземне бөтенләй башка хис итәм.
Һарун. Билгеле шулай. Мин аны болай гына әйтәм.
Ирина чыга.
Ирина. Һарун Юсупович, Сезне сорыйлар.
Һарун. Гафу итегез.
Ирина белән кабинетка кереп китәләр. Самойлов керә.
Самойлов, һу!.. Күктән эзләгәнем җирдән табылды... Тәбрик итәм, Гөләндәм, тәбрик итәм.
Г ө л ә и д ә м. Нәрсә белән?
Само й л о в. Мәктәп бетереп очучы булуыгыз белән.
Гөләндәм. Аның өчен мин сезгә бурычлы. Кайчан килдегез?
Самойлов. Яна гына. «Караб- тап балга» дигән шикелле, аэродромнан бирегә.
Г ө л ә н д ә JLI. Үзегез генәме?
Самойлов. Команда белән. Мәктәп бетергән яшьләрне самолетлар алырга китердем.
Г ө л ә н д ә м. Аннан?
Самойлов. Аннан алар белән үзем дә...
Г ө л ә н д ә м. Ничек үзең дә?
Само й л о в. Фронтка.
Гөләндәм. Димәк, максатыңа ирештең? Рөхсәт иттеләр?
Самойлов. Әйе, ләкин очучы түгел, борт-инженер итеп билгеләделәр...
Г ө л ә н д ә м. Бәхетле кеше икәнсез.
Само й л о в. Ә, сез бәхетсезме?
Г ө л ә н д ә м. Әйе, бәхетсез. Мин дә фронтка җибәрүне сорап рапорт биргән идем, җавап бирмиләр. Әле менә директорга килүем дә шул турыда иде.
Само й л о в. Ул гына булса зыянлы түгел. Әллә мин чыннан да яңадан күгәрә башладыгызмы дип курыккан идем. Сөйлә, нинди зарың бар?
Г ө л ә н д ә м. Шәһәрдән шәһәргә төрле йомышлар белән транспорт отрядында йөрү мине туйдырды. Минем очасым, киң далаларны, чиксез диңгезләрне, биек тауларны кичәсем килә!
Кәгазьләр тотып кабинеттан Ирина чыга.
Самойлов. Мин Москвадан. Перегончыл-ар отрядының начальнигы Виктор Самойлов, директорга ашыгыч йомышлар белән.
Ирина. Яхшы. Мин аларга әйтермен. (Кереп китә.)
Само й л о в. Сезнең биредәге җитәкчелектә зур үзгәрешләр бар икән.
Гөләндәм. Әйе, яңа директор, яңа парторг килде.
Само й л о в. Соң ничек?
Г ө л ә н д ә м. Эшне Москвача зурдан куйдылар. Бөтен җирдә энтузиазм күтәрелде. Тик завод директоры Иван Кузьмич каты кеше, тоткан җирдән сындыра.
Кабинеттан Ирина чыга.
20
И р и н а. Иптәш Самойлов, сезне директор чакыра.
Само й лов (Гөләндәмгә). Гафу итегез, күрешербез әле. (Кабинетка кереп китә.)
Ирина. Гөләндәм Ахметовна, иптәш директор сезне көттерүе өчен гафу үтенде. Хәзерге сәгатьләрдә ул сезне кабул итә алмый. Чөнки аңа Обкомнан шалтыраттылар. Фронт өчен самолет сатып алырга килгән колхозчылар белән беседа- сы булачак.
Г ө л ә н д ә м. Яхшы, ул чагында мин бераздан әйләнеп керермен.
Китә. Хәсәнша керә.
Хәсәнша. Мине директор чакырткан иде.
Ирин а. Сез кем соң?
Хәсәнша. Хәсәнша Сафин.
И р и н а. Утырып торыгыз, мин аңар әйтермен.
Кереп китә. Гөлҗиһан керә.
Гөлҗиһан. Хәсәнша абзый, син нишләп монда?
Хәсәнша. Менә, директор чакырткан.
Гөлҗиһан. Шул кичәге чатагың турындамы?
Хәсәнша. Шулай булырга кирәк.
Гөлҗиһан. Ходаем, нәрсә генә булыр икән.
Хәсәнша. Буласы булды инде.
Г ө л җ и һ а н. Нәрсә булды?
Хәсәнша. Мастерны урыныннан алдылар. Цех начальнигына шелтә бирделәр.
Гөлҗиһан. Тукта әле тукта. Кичә сине калай белән тотылган дип сөйләделәр бит!
Хәсәнша. Әйе, шулай итеп күпертергә теләгәннәр иде дә, Үзәк Комитет парторгы белән директор катнашып, миңа нахак бәла тагучы Мидхәт Чумариннарның үзләрен җавапка тарттылар.
Гөлҗиһан. һичнәрсә аңламыйм.
X ә с ә н ш а. Алламассың шул, ул бик катлаулы. Эш менә болай булды: Моннан берәр айлар чамасы элек ишек алдында тау-тау булып өелеп яткан калай кисәкләреннән үз станогымда ясала торган детальләрне эшләп чыгарырга мөмкинлеген күрсәтеп рационали-заторлык бюросына тәкъдим биргән идем. Бер бардым каралмаган, икенче бардым чират җитмәгән. Өченчө бардым да, «юк белән чуалып йөрмәгез әле» дигән шикеллерәк җавап бирделәр. Шуннан мин болар- га кул селтәдем дә, үз тәкъдимемне үзем тормышка ашырыйм әло дип детальләр ясарга керештем. Шулай итеп ун көн буена материаль складтан алган калайларымны җыя бардым. Кичә цехта инвентаризация үткәргәндә верстак астыннан әлеге калайларны табып алдылар да «Чиләк, комган, кастрюльләр ясап базарда сатарга җыенган идеңме» диеп өстемнән акт яздылар.
Гөлҗиһан. Ярый әле директор сизенеп алган.
Хәсәнша. Ул сизмәсә башкалар сизәр иде, безнең илдә дөреслек аста калмый ул. Үзең нишләп йөрисең, син дә директоргамы? Чиратың минем арттан булыр.
Г ө л җи һ а н. Юк, мин секретарена приказ алырга гына килдем.
Хәсәнша. Нинди приказ?
Г ө л җ и һ а н. Икенче квартал планын ике өлеш итеп үтәгәнем өчен директор мең сум акча белән бүләкләгән иде, бухгалтериядә шул приказның копиясен сорыйлар.
Хәсәнша. Менә сиңа тәмле тамак Гөлҗиһан? Мең сум премия алган диең, ә? Яртысын миңа бирерсең, яме!
Г ө л җи һ а н. Бурычкамы?
Хәсәнша. Юк, күчтәнәч итеп. Урман эшенә көчләп җибәрмәгән булсам, Ташкентка китеп тәхмле- тамак булып өрек-җимеш ашап йөрер идең.
Г ө л җ и һ а н. Аның өчен сиңа рәхмәт инде, Хәсәнша абзый.
Хәсәнша. Кара әле, Гөлҗиһан, чыннан да ул акчаны кая куярсың икән.
Г ө лҗи һ a tf. Акчасы булгач,- урыны табыла ул. Урицкий посел- касыииан бүлмә бирәләр. Өй җиһазлары алам.
Хәсәнша. Нәрсә, Гөләндәм белән борчагың пешмиме әллә?.
21
Гөлҗиһан. Юк, болай бик тату торабыз. Эшем биредә булгач, тормышымны да бирегә корасым килә, һәркөнне шәһәр белән завод арасында трамвайга асылынып йөрү туйдырып бетерде. Аннан бит Хәсәнша абзый, кошлар да үзләренә аерым оя коралар.
Хәсәнша. Анысы дөрес, Гөлҗиһан, бик дөрес! Ул турыда мин үзем дә шулай уйлыйм бит.
Гөлҗиһан. Ничек шулай?
Хәсәнша. Әйтик менә минем малайлар өчесе дә өйләнгән. Кызым армиядә кияүгә чыккан. Исән йөреп кайтсалар үз башларына көн күрерләр. Син әйткәнчә, кошлар кебек оя корырлар. Ә, менә мин?
Гөлҗиһан. Ничек инде ул син?
Хәсәнша. Тол дүдәк булып йөрерменме дим?
Гөлҗиһан. Син аларга «әткәй дә, кайнатам, балаларына бабакай» булырсың.
Хәсәнша. Юк, Гөлҗиһан, алай булмый ул. Дөрес, минем киленнәр* болай әйбәтләр. Кияү дә уңган егет күренә, тик ни әйтсәң дә «кешенеке кештәктә, үзеңнеке үзәктә» дигән бабайлар. Килен-кияү тирәсендә ягым чамалы була. «Әлеге дә баягы, син абзыкай кайдагы» дигәндәй кулда сәләтең, тәндә сихәтең булганда үз тормышың үзең күргән яхшырак. Озын сүзнең кыскасы: Синең дә күңел боек, минем дә* боек, ике боекны бер җиргә куеп, әйдә кошлардай оя корыйк!..
Колхозчы картлар, хатын-кызлар керә. Кабинеттан Ирина чыга.
Ирина. Әйдәгез, иптәшләр, сезне директор көтә. Рәхим итегез!
Ут сүнә
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ, ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Директор кабинеты. Бөтен мебельләр кызыл агачтан ясалган. Тәрәзәләргә ефәк шторлар эленгән. Стенага самслет модельләре һәм түшәмгә кадәр тоташ итеп эшләнгән китаплар шкафы куелган. Өстәлгә телефон аппаратлары. Зур тәрәзәләр аша яңа төзелеп килә торган социалистик шәһәр панорамасы күренә. Пәрдә ачылганда беренче ранг инженеры чинында Коновалов колхозчылар белән сөйләшеп утыра.
Коновалов. Шулай иптәшләр! Сезнең бу патриотлык адымыгыз, явыз дошманга каршы корыч стена булып күтәрелгән халкыбызда үз ватаннарына булган мәхәббәт хисләрен тагын да арттырачак. Фронтовнкларыбызның сугышчан рухларын күтәрәчәк. Самолетның күпме торганын мин сезнең райком секретарегызга әйткән идем.
Карт. Ул якларын беләбез. Тиешле булган сумманы Дәүләт банкысыидагы счетыгызга күчерергә дип чекларыбызны да язып китердек. Менә алар. Тик безне сайлап җибәрүче колхозчыларның бер-ничә теләкләре бар иде.
Коновалов. Әйтегез, иптәшләр, нинди теләкләр ул?
Карт. Беренчедән: без алачак самолетыбызның канат астына кайсы өлкәдән, нинди районнан икәнебезне әйтеп, «Яна ил» колхозыннан фронтовикларыбызга бүләк» дип язуыгызны сораганнар иде.
Коновалов. Яхшы, иптәшләр, моны эшләргә мөмкин.
Карт. Аннан, безнең колхозчыларыбыз сатып ала торган самолетыбызны күреп, тикшереп алырга кушканнар иде.
Коновалов. Ул турыда шикләнмәгез, иптәшләр. Безнең продукциябезнең сыйфаты, сезнең ышанычыгызны аклаячак.
Карт. Шулай да утырып йөреп алырга кушканнар иде. Үзегез бик яхшы беләсез, иптәш директор, бу бит бүләк багу мәҗлесенә куя торган бүләк кенә түгел, немец мәльгуннар белой сугышырга ба-рачак машина. Шулай булгач без аның йөрешен, ничек итеп очышын, машина частьләренең һәрбер шөребен карап, тикшереп җибәрәсебез килә. Шуннан соң инде, акча мәсьәләсен сөйләшергә мөмкин булыр.
22
(Акча документларын кесәсенә салып куя.)
Коновалов. Яхшы, иптәшләр, моңар да күнәргә була. Менә шушы язу белән цех начальнигына барырсыз, ул сезгә төрле конструкциядәге самолетларны күрсәтер. Җаныгыз теләгәнен сайлап алырсыз, һәм шунда кайчан утырып очарга икәнен дә әйтерләр.
Карт. Яхшы, иптәш директор, хәзергә хушыгыз.
Коновалов. Хушыгыз, иптәшләр.
Озата, ишектә Гөләндәм күренә.
Г ө л ә н д ә м. Рөхсәт итегез.
Коновалов. Керегез. (Урын күрсәтә.) Утырыгыз, мин сезне тыңлыйм.
Г е л ә н д ә м. Фронтка җибәрүне сорап биргәхч рапортыма җавап алырга кердем.
Коновалов. Рапортыгызның Москвага җибәрелүе турында мин сезгә белдергән идем. Җавап килү белән хәбәр итәрбез.
Г ө л ә н д ә м. Ул чагында мин сезгә икенче рапортымны тапшырам. (Коноваловның алдына кәгазь ^уя.)
Коновалов. Гөләндәм Ахметовна, дусларча сөйләшик әле. Ни өчен сез фронтка китәргә ашкынасыз. Биредә сезгә нәрсә җитешми?
Г өләндәм. Югалган иремнең урынын алыштырасым килә. Мин бүген «У—2» да, иртәгә «Дуглас»- та, берсе көнгә «транспорт»ка утырам да Уралдан чи мал китерәм. Анда-монда перегончы булып Л1осквага барам. Төрле шәһәрләргә аерым детальләр илтәм. Шуның өчен мин «отличноага укып мәктәп бетердеммени? Дошман яңадан һөҗүмгә башлады, Дон елгасын кичеп Иделгә, Сталинградка ыр-гыла. Минем менә шунда Сталин' лачыннары арасында буласым, ватанга булган чын мәхәббәтемне күрсәтәсем килә.
Коновалов. Безнең транспорт отрядында хезмәт итүегез, шул ук ватаныбызга мәхәббәт күрсәтү дип мин саныйм.
Г өләндәм. Анысы шулай, ләкин дә минем җитез истребительләргә утырып фашист козгыннарын кырасым килә. Иван Кузьмич, мня сездән ялынып сорыйм: җибәрегез мине фронтка. Сезгә биредә кем булса да ярын бит.
К о н о в а л о в. Юк, Гөләндәм Ахметовна, «Безгә» кем булса да ярамый. Без үз заводыбызга гади эшченең дә теләсә кемен алмыйбыз. Сезнең кебек очучыларга без мохтаҗ. Шулай булуга карамастан мин сезнең соравыгызны үтәр дә идем, ләкин бит ул мәсьәлә миннән генә тормый. Рапортыгызны кәне сәгате белән /Москвага җибәрдек.
Гөләндәм. Алан булгач, нигә соң җавап бирмиләр?
Коновалов. Сугышка омтылучылар бер сез генә түгел бит. Карап өлгерә алмыйлар, күрәсен. 7\'1әгез, бу рапортыгызны алыгыз.
Г өләндәм. Чын күңелдән булган соравымны исегездә тоту өчен мин аның сезнең алдыгызда торуын теләр идем.
Коновалов. Бер рапортыгыз бездә бар, монысын артык дип саныйм.
Г өләндәм. Иптәш беренче ранг инженеры...
Коновалов (бүлдереп). Иптәш, кече лейтенант! Сезгә китәргә мөмкин! (Гөләндәм кәефсезләнеп чыгып барганда.) Бер генә минутка!
Г өләндәм (честь биреп каршына килеп баса). Тыңлыйм, иптәш беренче ранг инженеры.
Коновалов. Сез бүген нишләргә тиешсез?
Г өләндәм. Озакламый Уралга очам.
Коновалов. Барыгыз!
Гөләндәм гаскәриләрчә борылып кнтэ, Ирина керә.
И р и н а. Хәсәнша Сафин. Коновалов. Әйтегез керсен.
Ирина китә. Хәсәнша керә.
Хәсәнша. Исәнмесез, Иван Кузьмич.
К о и о в а л о в. Әйдәгез, Сафеич, утырыгыз. Улларыгыздан хәбәр аласызмы?
Хәсәнша. Аллага шөкер, өчесе дә язып торалар. Хәзергә исән
нәр. Кечесен тагын да бер кат орден белән бүләкләгәннәр.
Коновалов. Молодец! Атасына ошаган икән.
Хәсәнша. Атасының орден алганы юк бит әле.
Коновалов. Мона кадәр алмаган икән, моннан соң алыр ди- грн сүз. Хәзергә мин сезне яхшы рационализаторлык тәкъдимегез өчен, өч мең сум акча белән бүләклим. Л1снә приказы. (Хәсәншаның күңеле тулып сүзсез кала. Коновалов уриыннан торып, аның янына килә, аркасыннан сөя.) Я, Сафеич, алай изерәмәгез, сез бит ир кеше.
Хәсәнша. Гаеп итмәгез, Иван Кузьмич, картлык галәмәтеме, сугыш авырлыгыннанмы дим, бу елларда минем күңел нечкәрде...
Коновалов. Анысы да бик мөмкин, Сафеич. Без бит нинди авыр көннәр кичердек. Алар бар да йөрәккә тәэсир иткәндер. (Тагын бер кәгазь биреп.) Менә монысын цех начальнигына бирерсез. Иртәгәдән мин сезне мастер итеп билге-лим.
Хәсәнша. Рәхмәт Сезгә, Иван Кузьмич, бу ышанычыгызны мин намуслы эшем белән аклармын. Хушыгыз.
Китә. Ирина керә.
Ирина. Мидхәт Шакирович Чумарин.
Коновалов. Җибәрегез.
Ирина китә. Мидхәт керә.
Мидхәт. Чакыруыгыз буенча килдем, иптәш директор.
Коновалов. Утырыгыз. Менә нәрсә, Чумарин, сез безнең ышанычыбызны аклый алмадыгыз.
Мидхәт. Бәлки сез, иптәш директор, Хәсәнша карт турындагы актны сәбәп итеп ала торгансыздыр. Ләкин анда минем гаебем юк. Аннан, безнең штат турында сезнең фикерегез бар икән, мин аның белән килешәм. Мин бүген OPG буенча 30% ка кыскарту ясадым.
Коновалов. Ул гына түгел. Гомумән, сезнең эшегездә тәртипсезлек, намуссызлык/ хәтта угрылык фактлары да юк түгел. Бронягыз үзегез беләнме?
Мидхәт. Әйе үзем белән. Рәхим итегез. (Кәгазь бирә.)
Коновалов. Менә шушы приказ буенча бөтен эшегезне Дәү- ләтгәрәевкд тапшырырсыз.
Мидхәт. Мине кая, фронткамы?
Коновалов. Ансы минем эш түгел. Әмма мин сезне заводта тота алмыйм.
Мидхәт китә. Ирина керә.
Ирина. ОРС системасында эшләүче хезмәткәрләр килгәннәр.
Коновалов. Ничек килгәннәр?
Ирина. Алар өчәүләп. Сезнең кабул итүегезне сорыйлар.
Коновалов. Бөтенесен дә кабул итә алмыйм. Берсен генә җибәрегез.
Ирина китә. Бәрбәрия керә.
Б ә р б ә р и я. Иптәш директор, сезнең кушуыгыз буенча булса кирәк, Мидхәт Чумарин безгә кыскарту ясады. Илебезнең фашист ерткычларына каршы алып барган рәхимсез сугыш елларында бөтен хезмәт ияләребез, зур фидакарьлек чыгышлары ясыйлар. Танк колонналары, самолет эскадрилиялары оештыралар. Бу патриотлык агымнан без дә читтә кала алмыйбыз.
Коновалов. Эш нәрсәдә соң, сузмый гына әйтегез.
Бәрбәрия. Без менә шушы исемлек буенча кыскартылырга тиешле булган ОРС хезмәткәрләре, сугыш беткәнчегә кадәр хезмәт хакы алмыйча эшләргә сүз бирәбез. Тиешле булган хезмәт хаклары-бызны оборона фондына бүләк итәбез.
Коновалов. Рәхмәт, иптәшләр, рәхмәт сезгә. Иртәгедән эшкә чыгарсыз, бүген сезне станокларга беркетерләр.
Бәрбәрия. Ничек станокларга?
Коновалов. Шулай, сугыш беткәнчегә кадәр заводта эшләргә сүз бирәбез дисез бит.
Бәрбәрия. Без бит ОРС системасында дибез.
Коновалов. Шулаймыни?
Бәрбәрия. Шулай шул. Башкача ничек булсын.
24
Коновалов. Менә ул ничек? Ватаныбыз таләп иткән изге бурычларны үтәү нигезендә бик күп кенә пенсиягә чыккан картларыбыз яңадан производствага кайттылар. Меңләгән хатын-кызларыбыз, фронтка киткән ирләребезнең станок-ларын алыштырдылар. Хәтта яшь- үсмер балаларыбызга кадәр, ата- агаларының урыннарына килеп бастылар. Бөтен ил барлык халкыбыз бердәм көч булып явыз дошманны җиңәргә булыша.
Б ә р б ә р и я. Без дә тик ятмыйбыз. Без дә булышабыз.
Коновалов. Дөрес. Сәүдә хезмәткәрләре арасында да намус белән эшләүче иптәшләребез күп. Ләкин безнең ОРС системасында эшләүче хезмәткәрләр, эшсезлектән нишләргә белмичә дәүләт хисабына тырнак чистартып яталар. Шуның өчен мин аларның артыкларын производствога чыгарам.
Б ә р б ә р и я. Без мобилизавный түгел, көчләп кушарга хакыгыз юк.
Коновалов. Кирәк булганда мәҗбүр итәргә дә хакыбыз бар. Барыгыз.
Бәрбәрия китә. Почта тотып Ирина керә.
И р и н а. Киңәшмәгә чакырылган кешеләр бар да килделәр.
Коновалов. Керсеннәр. (Ирина китә. Коновалов пакетлар ертып укый.) Әһә, Гөләндәм Ахметовнага жавап язганнар. (Зур папка тотып Һарун, технорук, партия вәкилләре, нех начальниклары, инженерлар керәләр.) Утырышыгыз, иптәшләр! (Барысы да утырышалар, тышта гайре табигый мотор тавышы ише-телә. Бөтен кеше дикъкатен анда юнәлдерә. Коновалов тынычсызланып тәрәзәгә бара, һавага карап өзләнә. Өстәл янына килеп звонок бирә, Ирина керә.) һавада нинди лихач ул?
Ирина. Гөләндәм Ахметовна диләр.
Тыштагы мотор тавышы тагын ла көчлерәк һәм якынрак булып ишетелә, һәммәсе дә йөгереп тәрәзәгә баралар.
Коновалов. Кара, кара нишли ул?
Һарун. Үлем элмәге ясый. Коточкыч, коточкыч!..
Коновалов. Ул штопорда?..
һ а р у и. Юк, монда ни дә булса бар. Ай, ай ул хәзер сул як штопорда!..
Коновалов. Берни дә юк! рапортын кабул итмәгәнгә хатын-кыз капризы күрсәтә. Ну мин аны, ну мин аны. Шуның белән фронтка җибәрерләр дип уйлый торгандыр. Юк җибәрмим! Моннан соц мин аны очучылык хокукыннан мәхрүм птәм дә кара эшкә чыгарам. (Иринага.) Хәзер үк радио-сигнал бирсеннәр, җиргә төшерсеннәр, һәм шунда ук минем яныма җибәрсеннәр. (Ирина китә.) Иптәшләр! Киңәшмәне ачарга рөхсәт итегез. Көн тәртибендәге мәсьәлә һәммә- безгә дә билгеле. Иптәш Арсланов һәм иптәш Әхмеровлар төзегән проект безнең завод өчен берничә миллион сумлык экономия бирәчәк. Ул безнең эшләп чыгарышыбызны, ун мәртәбә арттырачак, һәм тизләтәчәк. Проектның техник ягы Москва белгечләре тарафыннан каралып расланган. Оборона Халык Комиссариаты аны тизлек белән тормышка ашырырга кушты. Без^ бүген аны ничек итеп үзләштерү турында сүз алып барырга тиешбез. Беренче сүзне проектның ав-торларының берсе Һарун Юсупович Әхмеровка бирәбез.
Һарун зур папкасын ачып өстәл янын* килә. Ирина керә.
Ирина. Гөләндәм Ахметовнаны китерделәр.
Коновалов. Киңәшмә беткәнче көтеп утырсын!
Ирина. Ул яралы... Коновалов. Ничек яралы? Ирина. Авария булган.
Коновалов. Авария?.. (Ишею ачыла, носилкага салынган килеш Гөләндәмне кертәләр.) Бу ни бу?..
Самойлов. Руль белән койрыкны тоташтырган трос ике ролик арасыннан ычкыну аркасында очучы машина белән идарә итү мөмкинлеген югалткан. Туктаусыз штопорда тору белән генә ул үзен һәм машинасын саклап кала алган. Шулай да җил уңаеннан утыру нәти-җәсендә машинаны җиргә яны белән бәрдереп көпчәк камерасын
25
шартлаткан. Үзенә берникадәр выян китергән.
Гөләндәм аңына килеп торып утыра.
Коновалов. Гөләндәм Ахметовна, хәлегез ничек?
Гөләндәм. Зарар юк... болай бер җирем дә авыртмый кебек... тик башым гына.
Коновалов. Москвадан хәбәр алдык, Сезнең соравыгызны кабул итеп фронтка җибәрергә рөхсәт биргәннәр. (Кәгазь күрсәтә.)
Гөләндәм. Рәхмәт сезгә, Иван
Кузьмич. Баягы тупаслыгым өчен гафу итегез.
Гөлҗиһан йөгереп керә.
Гөлҗиһан Г өләндәм, Г өлән- дәм, сөенче безгә, ненәчем, сөенче!
Гөләндәм. Нинди сөенче?
Гөлҗиһан. Дәүраннан хат!.. (Конверт бирә.)
Гөләндәм (куллары калтыранган хәлдә конвертны ачып укый). «Гөләндәм!.. Мин исән сау. Кайда икәнемне яза алмыйм...» Менә ул минем бәхетем, менә ул минем чын мәхәббәтем!!!
Пәрдә төшә
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ, БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Вакыйга Албаниядә, тау-таш арасында бара. Әйләнэ-пирә субтропик агачлар белән үрәтелгән. Артта бнек-биек таулар күренә. Бер якта палаткадан кыр госпитале, икенче якта тауга казып ясалган тирән куыш. Аның эчендә учак янып тора. Вакыт төн. Тышта җил-давыллап бозлы яңгыр ява. Куыш эчендәге учак тирәсендә Хәмидә белән Любица Һәм берничә кыз җырлап утыра.
Җыр.
Караңгы төндә ягылган учак, Янар ул һаман сүнмәс бер кайчан. Янар ул шулай — Көнбатыш илләрдә, Дөмлек пәрдәсе хөкем сөргәндә.
Янар ул шулай көнчыгышыннан, Иреклек таңы сь**зылып атканчы, Күк йөзендәге кара болытлар Еракка таркалып акканчы.
Поподияс керә.
Поподияс. Исәнмесез, кызларым.
Кызлар (урыннарыннан сикереп торып). Сезгә, саулык телибез, ата!
П о п од и я с (чыланган өсләрен салып ут янына утыра). Хәлегез ничек, кызларым?
Хәмидә. Ашарга юк, доктор офәндө.
Поподияс. Крестьяннар ки- термәделәрмени?
Люби ц а. Мондый көндә кем йөрссен? Ике тәүлектән бирле коя да коя... Бүген бер яралы атыбызны суйдырып ашаткан идек, авыруларда эч китү башланды. Җитмәсә тагын тозыбыз да юк...
Поподияс. Әйе, хәлебез шәптән гүгел... Мин дә өч көн буе йөреп отряд штабын туры китерә алмадым. Михайлович бандаларының ярдәме белән немец, италиян фашистлары төрле яклап һөҗү^м итәләр. Бөтен җирдә каты сугышлар бара.
Хәмидә. Иртәгә безнең авыруларга бирерлек бернинди дә азыгыбыз юк.
Поподияс. Азык мәсьәләсе мине ул кадәр борчымый, тик менә медикаментлар гына...
Любица. Әйе, без бүген авыруларның ярасын марганцовка белән генә бәйләдек.
Поподияс. Марковичның хәле ничек?
Любица. Бик авыр. Температурасы һич төшми.
Поподияс (ут яныннан торып). Ярый, мин аны хәзер карармын.
Хәмидә. Доктор әфәнде, фронтларда ниләр бар икән?
Поподияс. Кызыл Армия Сталинград операциясен тәмам итеп, немецларны көнбатышка кысрыклый. Сугышлар Харьков астында бара. Союзниклар Италиядә һаман бер урында таптаналар.
Куыштан чыгып палаткага кереп китә. Носилкага салынган авыруны күтәрен ике партизан керә.
26
Партизан. Авыру китердек, кабул итегез.
X ә м и д ә. Кайдан?
П а р т и з а н. Ядран буеннан.
Л ю б и ц а. Ни өчен сез аны үз тирәгездәге госпитальләрнең берсенә салмадыгыз.
Партизан. Бу әфәнде аеруча игътибарга лаеклы кеше икәнлеген г.скә алып, аны ерак тылга чыгарырга кушканнар иде.
Л ю б и ц а. Хәмидә, авыруның температурасы югары. Доктор әфәндене чакырып кил.
ХӘМИДӘ КИТӘ.
Партизан. Аның хәле болай ук түгел иде. Бөркет тавын кичкәндә бозлы яңгырга очрадык, аяк асты тайгакка әйләнеп качырларыбыз берничә жирдә егылды. Менә аның документы, һәм докторыгызга хат. Таң атканчы ял итәргә урыныгыз булмасмы?
Любица. Палатка артындагы .ашханәгә барыгыз.
Партизаннар китә. Хәмидә керә.
Хәмидә, йоклыймы?
Л ю б и ц а. Юк. Аңын югалткан.
Авыру ыңгыраша.
Хәмидә. Саташа.
Любица. Тесс! Битенә караганда безнең ил кешесенә ошамый.
Хәмидә (кулындагы документны укып). Дәүран Усманович...
Дәүран (аңына килеп). Су бирегез.
Любица. Эчәргә сорый.
X ә м и д ә. /Мәгез, әфәндем, эчегез.
Дәүран. Рәхмәт сезгә.
Люби ц а. Хәлегез ничек?
Дәүран. Мин кайда соң?
Любица. Кыр госпиталендә. Хәмидә. Тагын су биримме? Дәүран. Рәхмәт. Минем ярам бик сызлый...
Любица. Сабыр итегез. Хәзер доктор килә.
X ә м и д ә. Сез кем соң?
Дәүран. Миң ерактан, Советлар Союзыннан.
Л ю б и ц а. Россиядән?
Дәүран. Әйе, элекке Россиядән. Сез аны беләсезме?
Хәмидә. Бик яхшы беләбез, әфәндем.
Люби ц а. Кызыл йолдыз иленнән?
Дәүран. Әйе, дуслык, туганлык җиреннән.
Л ю б п ц а. Сез сон ничек биредә?
X ә м н д ә. Тагын аңын югалтты.
Поподияс керә
По п о д и я с. Ярасы кай җирендә?
Л ю б и ц а. Бөерендә, доктор әфәнде.
Поподияс (карап). Каным бик күп югалткан. Ярасы бик җитди... Операция ясарга иде, ләкин ул аны бу хәлендә күтәрә алачак түгел. Кан кирәк.
Хәмидә. Безнең, доктор әфәз- де, бер кубик та каныбыз юк.
Любица. Әгәр дә, доктор әфәнде, минем канымны алсагыз?
X ә м и д ә. Яисә минекен?
Поподияс. Мөмкин түгел. Чөнки сез икегез дә моннан еч кенә көн элек кан бирдегез, барыгыз, повар Ивановичны уятып сорагыз?
Хәмидә. Әгәр дә ул риза бул- маса?
Поподияс. Булыр. Доктор сорады диерсез.
Любица. Менә документлары һәм сезгә хат.
Кан алу приборлары алып Хәмидә беләж китәләр
Поподияс (пакетны ачын укый.) «Доктор әфәнде, бу авыру аерым әһәмияткә лаеклы кеше. Россиянең сугышчан гадел бер халкының улы, сез аның гомеров саклап калырга тырышыгыз. «Әнвәр Хужа». (Документын укып). 2—нче батальон командиры Дәүран Усманович... Кай җирләрдәй килеп Албания азатлыгы өчен канын агызган. Әгәр дә Ивмювя" канын бирергә риза булмаса? Ул чагында... Ул чагында нишләргә соң? Бичара кеше, син берни белми йоклыйсың. Сиңа ярдәм күрсәтүдә! гаҗиз калган доктор йөрәгенең әрнеп тибүен тоймыйсың...
Хәмидә белән Любица керә
27
Хәмидә. Доктор әфәнде, кан булды!
П о п о д и я с. Яхшы! (Кан җибәрү процедурасын үткәрәләр.) Хәмидә, ярты сәгать саен температурасын үлчәп торырсыз. Хәле яхшыланса иртә белән операция ясарбыз. Любица, әйдәгез минем белән. Бердәнбер порошогым бар иде, аңына килгәч бу әфәндегә бирерсез.
Китәләр. Хәмидә Дәүранның өстенә яба. Учакны көчәйтеп яга. Кулына саз алып учак янына утыра, әкрен генә уйнап җырларга керешә
Хәмидә.
Әдрән диңгез, гүзәл диңгез, Күп яуларны күргән диңгез.
Тау батыры Искәндәргә,
Җан дәвасын биргән диңгез,
Әарән диңгез, даулы диңгез, Тирәләре таулы диңгез.
Хәлен җуйган син бөркеткә Шифа бирсен изге диңгез.
Хәле китеп ава, Любица керә.
Люби ц а. Хәмидә, Хәмидә, сезгә ни булды?
Хәмидә. Хәлем китте...
Любица. Доктор әфәнде, доктор әфәнде!
Чыгып йөгерә. Поподияс белән әйләнеп керәләр
Поподияс. Хәмидә, сезгә ни булды?
X ә м и д ә. Башым әйләнә...
Поподияс. Палаткага кертеп салыгыз!.. (Хәмидәне алып китәләр.) Кисәктән генә ни булды ана?
Любица. Доктор әфәнде, гафу итегез, без бая повар Ивановичны уята алмагач ул үз канын алып җибәргән иде.
Поподияс. Их сезне... Әйттем бит мин сезгә ярамый дидем... (Дәүран күз ачып хәрәкәтләнә.) Хәлегез ничек, авыру?
Дәүран. Әйбәт, доктор әфәнде, мин үземне хәзер чамадан тыш яхшы хис итәм...
Поподияс. Операциягә!..
Җиңнәрен сызгана башлый. Башкалар операция хәзерлеген күрәләр.
Ут сүиә
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ, ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Вакыйга шунда ук. Көз көне, шулай да җирне яктырта. Агач, үсемлекләрдә дә агач күләгәсе астында Дәүран
X ә м и д ә. Утыз тугызынчы елны Итальяннар Албанияне басып алганда мин Тирана шәһәрендә акушеркалар мәктәбендә укый идем. Алар килеп керү белән безнең мәктәпне яптылар. Мин авылга китеп шифаханәдә фельдшерица булып эшли башладым. Көннәрнең берендә бу авыл халкының Әнвәр Хуҗа хәрәкәтенә катнашканы сизелеп, бөтен халкы Итальяга эшкә сөрелде, авыллары яндырылды. Бу вакыйгадан соң мин, Далмация- гә кайтып, үз авылымда торырга теләгән идем. Ләкин өйгә кайгу белән мин хайранга калдым... Уста- шилар тарафыннан атам белән анам ерткычларча үтерелгән... Шуннан мин кырык беренче елны Әнвәр Хуҗа армиясенә барып язылдым.
Дәүран. Нинди зур фаҗчга...
Хәмидә. Тагын каһвә биримме?
көньяк кояшның рәхимле нурлары бөтен яшеллек аңкып тора. Бер читтә, зур кровате, аның янында Хәмидә.
Дәүран. Рәхмәт, Хәмидә, артык теләмим.
Любица йөгереп керә.
Любица. Шатланыгыз, әфәндем, хәзер генә радиодан тыңладык, Кызыл Армия Киев шәһәрен алгаи. (Палаткага кереп китә).
Дәүран. Күрәсе иде, хәзерге минутта минем илем, /Москва нишли икән?..
Хәмидә. Сезнең анда булганыгыз бармы?
Дәүран. Булу түгел, мин анда дүрт ел укыдым.
Хәмидә. Бик матур диеп сөйлиләр, дөресме?
Дәүран. Москва ул, Хәмидә, гүзәллек, нәфислек үрнәге, прогрессив культура, сәнгать, әдәбият үзәге, хаклык дөреслек канунының нигезе. Сугыш бетеп, дөньяда ты
2S
нычлык урнашу белән мин сезне кунакка чакырырмын, барырсызмы?
Хәмидә. Ул минем күптәнге теләгем һәм хыялым, беренче мөмкинлек булу белән мин анда булачакмын. Сезгә бер сорау бирергә мөмкинме?
Д ә ү р а н. Рәхим итегез.
Хәмидә. Сез хәлегез авыр чакларда, «Гөләндәм, Гөләндәм» дип саташа идегез, кем ул Гөләндәм?
Д ә ү р а н. Хатыным.
Хәмидә. Сез өйләнгәнмени?
Д ә ү р а н. Күптән инде, җиде яшьлек улым да бар. Ул хәзер үскәндер, зур малай булгандыр...
X ә м и д ә. Хатыныгыз да инженермы?
Д ә ү р а н. Түгел... (Сүз таба алмый). Педагог...
X ә м и д ә. Димәк укыта?
Д ә ү р а н. Мин киткәндә укытмый иде... Хәзер, әлбәттә, укыта торгандыр...
Хәмидә. Сез ардыгыз, ахыры- «ы. Бераз ял итеп алыгыз.
Д ә ү р а н. Юк, Хәмидә, армадым... Сезнең белән миңа шундый рәхәт, шундый күңелле... Сез, әлбәттә, кешегә үз иленнән аерылып торуның ни кадәр газап икәкен белмисез. Мин элек тә үз ватаным-ны өзелеп сөючеләрнең берсе идем. Ләкин аңар булган мәхәббәтемнең ни дәрәжәдә көчле булуын белми йөргәнмен. Мин хәзер аның җәйге йомшак җилләрен, ягымлы кояшын, җәелеп аккан Идел-елгаларын, хәтфә төсле яшел болыннарын гына түгел, хәтта мин аның кышкы суыкларын, бураннарын, айлар буена яуган көзге яңгырларын да өзелеп сагындым...
Хәмидә. Тизрәк терелегез дә, аннан илегезгә китәрсез.
Д ә ү р а н. Хәмидә, миңа бер көн җырлаган «Язгы карсуы» көегезне җырлагыз әле.
Хәмидә. Кирәкми, әфәндем, сез җыр, музыкадан соң күңелсезләнәсез, уйга чумасыз. Авыру өчен ул ярамый.
Д ә у р а н. Сезнең ул җырыгыз миңа бик ошый. Анарда дәрт, шатлык шул кадәр көчле яңгырый... Аны тыңлаганнан соң каядыр очасы, талпынасы, бөтен тавышка кычкырасы килә!..
Хәмидә (үзе уйнап җырлый).
Биек тә биек Динар тавыннан Динар тавыннан ай тавыннае Ага ыргылып язгы кар суы,
Язгы кар суы, кар суы Түгел ул аккан язгы кар суы,
Язгы кар суы.
Безнең йөрәкнең әрнеп ярсуы, Әрнеп ярсуы.
Әйләнеп тиздән ачу көченә — Ачу көченә.
Тупланып гомум халык үченә — Халык үченә.
Китәрбез ташып, ярлардан ашып. Ярлардан ашып.
Киң далаларны үтәрбез басып — Үтәрбез басып.
Поподияс керә.
Поподияс. Хәмидә, хезмәткәрләрне җыйнагыз, сүзем бар.
X ә м и д ә. Яхшы, доктор әфәнде. (Китә.)
Поподияс. Я, авыру, хәлегез ничек?
Д ә ү р а н. Яхшы иде, докгор әфәнде, тик бүген тагын миндә температура.
Поподияс. Сез аңар борчылмагыз, ул үтәргә тиеш... Менә нәрсә, хөрмәтлем. Миңа хәзер генә башштабыннан хәбәр иттеләр. Сезне биредән озатабыз.
Д ә ү р а н. Кая, доктор әфәнде?
Поподияс. Хәзергә Отряд штабына. Аннан үз илегезгә — Россиягә җибәрерләр.
Д ә ү р а н. Аның өчен сезгә рәхмәт, доктор әфәнде. Ләкин мин аның сәбәбен белергә теләр идем.
Поподияс. Аның сәбәбе шул- сезнең авыруыгызның хәзерге стадиясе электр көченнән файдалануны, минераль сулары белән дәвалауны сорыйлар. Үзегезгә мәгълүм, кыр госпитале шартларында алар- ны булдырырга мөмкинлегебез юк. Барыннан да бигрәк совет медицинасы дөньяда иң алдагы медицина буларак, сезнең авыруыгызны дәвалауда яңа методлар да табуын өмет итәбез.
Хәмидә керә.
Хәмидә. Доктор әфәнде, хезмәткәрләр җыелды. Сезне көтәләр.
Поподияс. Яхшы, Хәмидә. (Күктә самолет тавышы. Бар да
29
һавага карыйлар. Төрле яктан хез-мәткәрләр, авырулар кереп тулалар.) Бу нинди самолет икән?
Любица. Бу безгә, доктор әфәнде. Әнә ул безнең өстә әйләнә.
Поподияс. Утыру урнын күрсәтеп сигнал бирегез, сигнал! (Дәүран белән Хәмидәдән башкалар чыгып китәләр.)
Дәүран. Хәмидә кадерлем, мине тәбрик итегез.
Хәмидә. Нәрсә белән?
Дәүран. Үз илемә китүем белән.
Хәмидә. Кем әйтә?
Дәүран. Хәзер генә доктор әфәнде сөйләде. Я, тәбрик итегез инде.
Хәмидә. Гәрчә, минем өчен газап булсадамы?
Дәүран. Ничек инде ул газап?
Хәмидә. Юк мин алай әйтергә теләмәгән идем... Әгәр дә сез китсәгез, рус телен өйрәнү тукталып калачак димәкче идем...
Поподияс белән Гөләндәм керә.
Поподияс. — Сез алып китәчәк авыру биредә, менә ул!
Дәүран белән Гөләндәм бер-берсенә озак кына карашып торалар.
Дәүран. Гөләндәм!..
Гөләндәм. Дәүран!.. (Кочаклашалар, Дәүран хәлсезләнеп Гөләндәмнең кулына ава.) Дәүран бәгърем, әллә үлдеңме?!
Поподияс. Урнына салыгыз!.. (Дәүранны илтеп яткыралар.) Камфара бирегез, камфара!..
Ут сүнә
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ, ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Шул ук җирдә. Дәүран аңына килгәннән соң Гөләндәм белән сөйләшүләренең дәвамы.
Дәүран. Син соң ничек, Гөләндәм, мине алырга белеп килдеңме?
Гөләндәм, һич юк. Без истребительләр эскадрилиясы, Албания армиясенә сугыш припаслары китерүче транспорт отрядын озата килгән идек. Кире үз илебезгә очар-га торганда гына, бер яралы рус офицерының кайдадыр, кыр госпиталендә ятуын һәм аны һич кичекмәстән үзебезгә алып китәргә кирәклеген хәбәр иттеләр. Моны ишетү ■белән күңелем нидер сизенгән кебек йөрәгем ярсып тибә башлады. Иптәшләр арасыннан беренче булып мин теләк белдердем. Алар мине бара торган җиремнең тау-таш арасы булуын, утыру мәйданының юклыгын әйттеләр. Шулай да мин үз теләгемнән кайтмадым. Очарга рөхсәт сорадым. Менә бер вакытны һавага күтәрелдек, очабыз... Ләкин озак та үтмәде, каршыбызга бер немец пираты килеп чыкты. Аннан икенчесе, өченчесе... Ике арада каты һава сугышы китте... Берсен бәреп төшердек, калган икесен кыйнап качырдык... Менә Дәүран, болар синең өчен. Тау- таш араларында яраланып ятучы билгесез бер кешебезнең язмышы өчен үзебезгә мәгъл<ү\м булмаган рәвештә йөрәкләребездә сакланган мәхәббәт тойгыларыбызның тантанасы өчен.
Дәүран. Рәхмәт, бәгърем. Мин бит синең турыда бөтенләй икенче фикердә идем. Наиль ничек, үсәме?
Гөләндәм. Ул хәзер зур инде, быел укырга керде. Әбисе аны шул кадәр яхшы карый. Тик син, Дәүран, бик нык ябыккансың.
Дәүран. Син мине моннан биш-алты айлар элек күрсәң, бөтенләй танымас идең. Өч ай буена хәрәкәтсез, йөз түбән капланып яттым. Бары тик мәрхәмәтле доктор, кадерле Хәмидә, Любицалар ярдәме белән генә шушы хәлгә ирештем.
Гөләндәм. Нинди Хәмидә ул?
Дәүран. Бер албан кызы, ул мине шул кадәр яхшы карады. Бала бишеге яныннан аерылмаган ана кебек минем янымнан китмәде.
Гөләндәм. Тизрәк кузгаласы иде. Бу Витя нигә килми соң?
Дәүран. Нинди Витя ул?
30
Гөләндәм. Борт механигым. Самолет янында калган иде. Без яның белән аэроклубта бергә укыдык. Безнең шәһәр егете. Син аны белергә тиеш.
Д ә ү р а н. Ни өчендер хәтерләмим. Минем дустым Мидхәт нишли, һаман шул урнындамы?
Гөләндәм. О... Синең дустың yi Мидхәт... Мидхәт түгел ул, кара җылан ул. Шграфнонга озаттылар.
Д ә ү р а н. Ни өчен?
Гөләндәм. Булды инде, сөйләрмен әле. Бу Битя нигә килми соң? Дәүран, син миңа ничек итеп монда килен чыгуыңны сөйлә әле.
Дәүран. Аны сөйләү өчен Гөләндәм, «Мең дә бер кичә» әкиятләрендәге кебек күп төннәрне тасма итәргә кирәк. Немецларның тылында диверсион эшне җәелдерергә безне десант итеп төшерделәр. Без анда тимер юл челтәренең үзәк урыны булган Украина туфрагында шактый гына күперләрне җимердек... Бик күп тимер юлларны сафтан чыгардык. Билгеле көннәрнең берендә безнең эзгә төштеләр. Шуннан без Карпат таулары арасына кереп, җирле партизаннарга кушылдык. Ләкин безгә анда да озак яшәргә туры килмәде, не-мецлар безне төрле яклап чорнадылар. Без аларның утлы боҗраларын өздек.
Шуннан соң, берничә иптәшем белән Словениягә, аннан Хорватиягә, аннан соң бу якка килеп чыктык.
Хәмидә керә
X ә м и д ә. Әфәндем, сезгә соңгы мәртәбә перевязка ясарга кушканнар иде.
Дәүран. Гөләндәм, таныш бул, мине үлемнән алып калучы кешеләрнең берсе — Хәмидә .туташ шушы инде.
Г ө л ә н д ә м. Минем иремә күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә.
Дәүранны җитәкләп палаткага кереп китәләр. Самойлов белән Поподияс сөйләшеп керә.
Поподияс. Хәзерге көндә безнең армиябез партизанлык стадиясеннән чыгып, гигучяр ппмия булу дәрәҗәсенә иреште. Менә шуның өчен дә безнең командованисбез төрле җирләрдә үз башларына итеп килгән аерым отрядларны билгеле районнарга туплау белән бергә, тау-таш араларындагы вак госпитальләрне дә бер төбәккә җыярга боерык чыгарды. Шул боерыкны үтәү йөзеннән без иртәгәдән Бөркет чокырларына күчәбез.
Самойлов. Шулай да аны үзегез белән алырга мөмкин.
Поподияс Юк шул. Безнең бу походыбыз икешәр километр биек-легендәге тауларны, ыргылып аккан суларны җәяү кичүгә бәйләнгән. Мәсьәлә анда гына да түгел, бәлки без аны күтәреп тә илтәр идек, ләкин, бая әйткәнемчә, биредә дәваларга имкаиебез юк. Шулай киңәшеп карагыз, бәлки берәр чара табарсыз.
Палаткага кереп китә, Гөләндәм чыга
Витя, нишләп СИН
Бер цилиндрыбыз
эшләми.
Г ө л ә н д ә м. Самойлов. Г өләндәм.
геле арада тиешле югарылыкны ала алмый?
Самойлов. Әйе, иптәш өлкән лейтенант, гади тел белән әйткәндә өч кешене күтәреп оча алмый.
Г өләндәм. Юк, юк, бу мөмкин түгел! Докторның әйтүе буенча ике-өч көн эчендә аңа операция ясалмаса, аның гомере үлем белән чикләнәчәк. Аңлыйсыңмы, Витя.
үлем белән...
Самойлов. Дөрес. Доктор миңа барсын да сөйләде. Ләкин бит * цилиндрның берсе эшләми. Шуның өстеиә «пито» трубкабыз бозылган. Барометрда көтелгән бозлы яңгырларны ерып дошман зонасы аша кичүне уйларга да ярамый.
Гөләндәм. Мотор хәрәкәтен мин йөрәгемнең тибеше шикелле сизәм. «Пито» трубкасыз да очао идем, тик менә цилиндр гына... Нишләргә соң, Витя, киңәш бир.
Самойлов. Минем киңәшем
Г ө л ә н Д Ә М. анда бик озак?
Само й л о в.
Бөтенләйгәме?
Әйе, бөтенләйгә...
Димәк, безнең са
молетыбыз тиешле үлчәүдә йөк алу мөмкинлегеннән мәхрум ителеп, бил
31
бер генә. Икебезнең берсе биредә калырга тиеш.
Гөләндәм. Биредә?..
Само й л о в. Әйе, биредә. Шуның белән авыруны үлемнән алып калырга мөмкин. Башкача безнең чарабыз юк.
Гөләндәм. Яхшы, мин калам. Сез очарсыз.
Само й л о в. Бу мөмкин түгел. Чөнки сез самолетның командиры, пост ташларга хакыгыз юк.
Г ө л ә н д ә м. Алай булгач нишләргә соң?
С а м о й л о в. Биредә калырга мина рөхсәт итегез, иптәш өл-кән лейтенант!
Гөләндәм. Витя, кадерлем... (Кочаклап үбә. Поподияс чыга.)
Поподияс. Авыруны чыгарырга мөмкинме?
Самойлов. Әйе, доктор әфәнде, мөмкин!
Любица белән Хәмидә Дәүранны җилкәсеннән кочтырып палатадан чыгалар.
Д ә ү р а н. Мин сезнең ихтыярыгызда, Гөләндәм.
Гөләндәм. Хәзер, Дәүран, очабыз. Хәмидә, сезне бер генә минутка мөмкинме?
X ә м и д ә. Рәхим итегез, ханым ефәнде.
Гөләндәм. Минем иремә күр- еәткән хөрмәтегезне йоларлык микем янымда бер әйберем дә юк. Албания таулары арасында очрашуыбызның истәлеге итеп фотокарточкамны калдыпам. Ьсз аны Дәүран белән сугышка кадәр төшкән идек.
Хәмидә. Рәхмәт, ханым әфәнде, минем өчен ул» зур хатирә булачак.
Г ө л ә н д ә м. Артына Москвадагы адресым да язылган. Сугыштан соң, бәлки хат та язарсыз.
Хәмидә. Әлбәттә, язармын. Сугыштан соң бәлки мин укырга да барып чыгармын.
Поподияс. Хәмидә, сез биредә авырулар янында калырсыз. Без кунакларны озата барабыз.
Хәмидә. Яхшы, доктор әфәнде.
Д ә ү р а н. Хуш. Хәмидә, сау бул, кадерлем. Тормышыңда зур бәхетләр, чиксез уңышлар телим... Хәмидәдән башкалар китәләр. Хәмидә фотокарточкага карап тора. Артта самолетның кузгалып киткәне, әкренләп югарылык алганы, тора-бзра бөтенләй ишетелмәслек булып еракка очып киткәне ишетелә
Хәмидә (җырлый).
Чысар-чыкмас канатларың талпып Очып киттең бала кош кебек, Үткән көннәрем, кичкән төннәрем, Калды фәкать күргән төш кебек.
Самойлов кереп тыңлап тора.
Тик шул кадәр ерак араларны
• Ничек инде очып үтәрсез?
Бозлы яңгыр, яшен ташкыны аша, Сау-сәламәт барып җитәрсез?
Пәрдә төшә
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ, БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Москвада Коноваловлар квартирасының ашау-эчү бүлмәсе. Әйләнә-тирәдә төрле ' ишекләр. Артта гөмбәзләп салынган зур түгәрәк балкон. Аның тәрәзәләре аша
Кремль башнялары күренеп тора. Еракта, кояш баегпннан соң күктә була торган матур кызыллык. Пәрдә күтәрелгәндә сәхнәдә беркем дә юк. Ачык ишеге белән тамашачыларга карап торган бүлмә эчендә телефон шалтырый, эчке бүлмәләрнең берсеннән Акулина Мироновна чыга, телефонга бара.
Акулин а. Тыңлыйм. Кем сөй- ■ли? Сергей Петрович, исәнмесез? Юк, юк, бернинди хәбәр юк. Үзем дә аптырадым инде. (Ишектә звонок.) Гафу итегез, шалтыраталар. (Барып ача, полковник чинында Дәүран керә.)
Д ә ү р а н. Гафу итегез, Акулина Мироновна сез буласызмы?
• Акулина. Әйе мин булам. ■Сезне кем диеп таныйк.
Дәүран. Дәүран Арсланов.
Акулина. Гөләндәм Ахме- товнаның ире?
Д ә ү р а н. Әйе, нәкъ шул үзе.
Акулин а. Әйдәгез, рәхим итегез.
Дәүран. Әбекәй, сез мине кичерегез. «Москвада булсагыз минем әнием шикелле күргән Акулина Мироновнага төшегез» дип' Гөләндәм яза иде. Беләсез хатыннар
32
ирләре өчен һәрвакытта кайгырту- чан булалар.
А к у л и н а. Әлбәттә шулай. Санга санап төшүегез өчен рәхмәт. Шатлыклы көнебезгә туры килдегез, минем Ванюшамны...
Дәүран. Әйе, Акулина Мироновна, аларның заводларын Ленин ордены белән, Иван Кузьминны Социалистик Хезмәт Герое исеме белән бүләкләгәннәр. Шул уңайдан менә мине дә чакыртып кай-тардылар.
А к у л и н а. Мин аңламыйм, ничек инде ул сезне дә?
Д ә ү р а н. Сугышка кадәр мин дә бит шул заводта инженер булып эшләдем. Фронтка киткәндә бер проект төзеп калдырган идем, алар аны тормышка ашырганнар. Инде хәзер завод коллективын бүләкләгәндә мине дә онытмаганнар. Ленин ордены белән зурлаганнар.
Акулин а. Менә бәхет дигәнең, төрле яклап килә диең. Фронтта да биргәннәр, монда кайтып та аласыз.
Д ә ү р а н. Үзләреннән хәбәр юкмы әле. Кайчанрак килерләр икән?
Акулина. Юк шул. Кичәдән бирле «кайчан кайта» — дип телефоннан сорыйлар. Ни телеграмма бирмиләр, ни шалтыратмыйлар. Гафу итегез, Гөләндәм Ахметовна белән бер җирдә хезмәт итәсезме?
Д ә ү р а н. Бер фронтта идек. Частьләребез аерым булса да еш кына очраша идек.
Акулина. Ничек инде ул очраша идегез, ә, хәзер?
Д ә ү р а н. Аның белән Акулина Мироновна, бик зур бәхетсезлек булды бит... Ул Берлинны штурмлау көнендә югалды... Шуннан бирле аны бөтен җирдән эзлиләр, ләкин исәнлеген дә, үле икәнен дә белмиләр.
Акулина. Берлинны алу көнендә дисезме?
Д ә ү р а н. Әйе, Акулина Мироновна, Берлинны камау көнендә. Сталинградтан башлап, бөтен каты сугышларны кичкән сугышчының дошман оясын туздырган көнно генә һәлак булуы бик зур үкенеч...
Акулина. Бәлки, үлмәгәндер, исәндер әле.
Д ә ү р а н. Мин үзем дә шулай диеп өмет итә идем. Ләкин бирегә килеп төшү белән аның исән булмавына тәмам ышандым. (Газеталар чыгарып.) Менә, бүген бөтен Москва газеталары аның фотосын басып, аңа Советлар Союзының Герое исеме бирелүе турында язалар. Димәк, үлгәннән соң анын исеме мәңгеләштерелгән...
Акулин а. Әйберләрегезне менә бу бүлмәгә урнаштырыгыз.
Д ә ү р а н. Рәхмәт. (Кереп китә.) Акулина. Дөрес булса, нинди зур кайгы... Ул бит гади йорт хозяйкасыннан данлыклы очучы булу дәрәҗәсенә ирешкән хатын иде...
Ишектә звонок тавышы, барып ача. Яхпга киемнән Хәмидә керә.
Хәмидә. Мөмкинме? Акулина. Рәхим итегез. Хәмидә. Борчуым өчен гафу итегез. Сез миңа Арслановларнын кайда икәнен әйтә алмассызмы?
Акулина. Сез кем соң? Хәмидә. Мин Албаниядән. Акулина. Албаниядән? Сезгә нигә алар? (Әйберләрен калдырып, чәчен тарап Дәүран чыга.) Иптәш полковник, сезне сорыйлар.
Дәүран (танып). Кадерлем Хәмидә!.. (Йөгереп барып күрешә.) Рәхим итегез, утырыгыз.
Хәмидә. Рәхмәт.
Акулина китә.
Дәүран. Укырга килдегезме?
Хәмидә. Хәзер посольстводз тәрҗемәче булып эшлим. Көзгә, әлбәттә, укыячакмын. Мин бик шат, сез тәмам терелеп сау-сәламәт кеше булгансыз.
Дәүран. Аның өчен мин сезгә, доктор Поподияска, кадерле Лю- бицага, Самойловка бурычлы. Тик алар хәзер кайдалар?
Хәмидә. Доктор Паподияс белән Любица лар сау-сәламәтләр, Тирана шәһәрендә торалар. Тик Виктор гына...
Д ә ү р а н.' Ничек Виктор гына?..
X ә м и д ә. Ул юк инде... Сездәд аерылып калганнан соң беренче мөмкинлек булу белән аны Россиян озатырга теләгәннәр иде, ул ки гәргә риза булмады, Сезнең комаа
3. ,С ә.- № 11 33
дованиедан рөхсәт сорап, Албания штабында эшләргә калды. Ләкин Рандольф Черчиль, генерал Мак- ниельләр кулы белән оештырылган Әхмәт Заһу хыянәтчеләре тарафыннан 1944 иче елның апрель аенда үтерелде...
Д ә ү р ан . Тынычлан Хәмидә, елама.
Хәмидә. Виктор белән бер шәһәрдән булуыгызны искә алып, миңа калдырган фотокарточкагыз артына язылган адресыгыз буенча сезне эзләп килергә мәҗбүр булдым. Викторның миңа сөйләвенчә, сезнең шәһәрдә аның карт анасы булырга тиеш. Ул бичара карчык аны көтә торгандыр... Ләкин аның бердәнбер улы — минем кадерле ирем юк инде... Сез ул карчыкның миңа адресын бирсәгез иде, мин аңар хат язар идем.
Дәүран. Үкенечкә каршы, Хәмидә, мин аның адресын белмим. Шулай да, бер-икө көнгә улым белән әнкәйне күреп килергә уйлыйм, бәлки мин аны шул арада эзләп табармын.
X ә м и д ә. Ул чагында сез, менә бу фотоны да алсагыз иде. Ул аның миңа мәңгелек истәлеге итеп калдырган улының фотосы. Мин аның исмен дә Виктор дип куштырдым.
Д ә ү р а и. Яхшы, мин аны ничек кенә булса да' табарга тырышырмын.
Хәмидә. Рәхмәт сезгә. Ханымыгыз да үзегез беләнме?
Дәүран. Юк шул, Хәмидә, ул инде мәңгегә минем белән була алмас.
Хәмидә. Ничек алай була алмас. i
Дәүран. Берлинны алу көнендә ул югалщы...
Хәмидә. Югалды?.. Шундый батыр очучы?
Дәүран. Әйе, Хәмидә, шундый батыр очучы, мине чын мәхәбб)г хисе белән сөюче кешем юк инде...
Тышта машина тавышы.
Хәмидә. Гафу итегез, мине ип-" тәшләрөм чакыра. Кичкә Зур театрга җыенабыз. Бәлки анда сез дә барырсыз? Миндә билетлар бар. Теләсәк калдырып китә алам.
Дәүран. Бик зур мәрхәмәтегездән булыр иде.
Хәмидә. Менә рәхим итегез.
Дәүран. Рәхмәт сезгә. Шундый кайгылы көнемдә иске дусым белән кичне уздыру минем өчен бик зур юаныч булачак.
Хәмидә. Хәзергә хушыгыз.
Дәүран. Хушыгыз Хәмидә.- (Озата, Акулина чыга.)
Акулина. Минем истә калмаган, бу Албания дигән җир Америка штатындамы, әллә Австралиядәме?
Дәүран. Юк, Акулина Мироновна, Европада, Урта диңгез буенда. Бер кечкенә мәмләкәт. Акулина Мироновна, мин кырынып алмакчы идем.
Акулина. Барыгыз бар. Парикмахер безнең аста гына. Теләсәгез ванна хәзерләп бирермен.
Дәүран. Ансын инде иртәгә.
Китә. Тышта ишек артында кемнәр белән- дер очраша. Дусларча исәнләшәләр.
Акулина тыңлап тора. Клавдия керә.
Клавдия. Исәнме, әнкәй!
Акулина. Клавдия, күгәрченем... Минем Ванюшам кайда?
Клавдия (ишеккә күрсәтеп). Гөләндәм Ахметовнаның иреннән аерыла алмыйча тора.
Акулина. Погоннар тагып җибәргән, танырлык та түгел. Кем диләр инде сиңа?
Клавдия. Медицина хезмәте-' нең майоры.
Акулин а. Нигә телеграмма бирмәдегез, каршы алырга төшкән булыр идем.
Клавдия. Без бит, әнкәй, самолетта очып килдек. Аннан, безнең кунакларыбыз да бар әле. Аларны кайсы бүлмәгә куярбыз икән.
Акулина. Бездә урын җитәрлек, кемнәр алар?
К л а в д и я. Һарун Юсупович белән Хәсәнша Сафеичлар.
Аргы бүлмәгә кереп китә.
Акул п н а. Алар ят кешеләр түгел, үз яннарыбызда да торырлар.
Генерал чинында Коновалов керә.
Коновалов (кочагын җәеп). Әнкәй!.. (Үбешеп күрешәләр.)
А к у л и н а. Тукта әле, улым, тукта. Генерал чинында мин бит сине
31
беренче кат күрүем. Кая, йөреп кара әле, килешәме икән. (Коновалов йөреп күрсәтә.) Шәп, бик шәп улым! Газетада немец укыгач хыялланып беттем, ничек мин әйтәм: минем Ванюшам генерал булган? Ул бит унҗиденче елны кызылгвардеец булудан башка бернинди дә хәрби хәзерлек күрмәгән иде, дим.
Коновалов. Дөрес әнкәй, мин хәрби мәктәпләрдә укымадым. Ләкин Ленин — Сталин партиясенең тәрбиясендә тормыш Академиясен үттем. Гади эшчедән инженер, цех начальнигы, хәрби заводның директоры булу дәрәҗәсенә ирештем.
А к у л и н а. Анысы бик дөрес улым. Клавдия кунаклар алып килдем дигән иде, алар кая соң?
Коновалов. Гөләндәм Ахме- товнаның ире полковник белән парикмахерга төшеп киттеләр.
Акулина. Полковник дигәннән, Гөләндәм Ахметовна турында ишеттеңме?
Коновалов. Әйе, ишеттем. Дөрес булса гаять зур югалту...
Клавдия керә.
Клавдия. Ваня, сине Наркоматтан телефонга сорыйлар.
Акулина. Менә инде башланды. Кайтып керергә өлгермәдең, анда да, монда да йолкырга керештеләр. Туйганчы сөйләшергә дә бирмәсләр.
Коновалов китә.
Клавдия. Я, әнкәй сөйлә, ничек торасың?
Акулина. Әйбәт, Кл-авдюша, тик ялгызыма күңелсез иде. Кайчан кайтасыз инде?
Клавдия. Болай булгач кайтмабыз инде, әнкәй, синең үзеңә безнең янга күчәргә туры килер. Чөнки Ваняның заводы бөтенләйгә анда кала.
А к у л и н а. Шундый квартирабызны ташлап Москвадан күчәргәме?
Клавдия. Безнең хәзерге квартирабыз моннан да яхшырак. Үзебезгә генә аерым йорт салдылар. Ишек алдыбызда парк, га.зоннао, аллеялар... Шулариы карарга кеше юк, миң көне-төне госпитальдә, Ваня заводтан бушамый. Син бит гөлләр, чәчәкләр яратасың. Җнләк-җимеш, яшелчә үстерер идең.
Акулин а. Менә аларны яратам да яратам инде! Шулар өчен генә риза булмасам, Москваны һич тә ташламас идем. Тамара язамы?
Клавдия. Әйе, атна саен хагы килеп тора.
Акул и н а. Болай булгач тиздән сугыш бетәр, Тамара кайтыр, барыбыз да бергә җыйналырбыз, тик балакаем Валентин гына...
К л а в д и я. Ярый, әнкәй, искә төшермә инде...
А к у л и н а. Онытып торам икән. Сезнең чәй эчәсегез килә торгандыр. Самовар кайнатыйм әле.
К л а в д и я. Юк, әнкәй, чәйнек кенә куй, Ваня хәзер иптәшләре белән наркомга китә.
Акулина. Юк, самовар куям. Өч ел буена чәйнектән эчеп туеп беттем. Самовар белән тәмле дә, күңелле дә була ул.
Китә. Һарун керә.
Клавдия. Һарун Юсупович, әйдәгез Хәсәнша Сафе-ич белән менә бу бүлмәгә урнашырсыз.
Һарун. Рәхмәт, Клавдия Петровна.
Чемодан күтәреп киТә. Хәсәнша белая Дәүран гкерәлЪр.
Д ә ү р а н. Мин күрәм, Хәсәнша абзый, син бөтенләй үзгәргәнсең. Әллә инде яшь хатын-апа яшәрткән.
Хәсәнша. Юк энем, авыр еллар мине үзгәртте. Мине генә түгел бик күп кешеләрне яңадан тудырып, яңадан яшәртте. Менә син бүгенге полковник Дәүран идеңме? Гөлҗиһан апаң, Иван Кузьмич, Һарун һәм башкалар... Шушы сугыш чорында бар да үзгәрделәр, бар да язгы кояш нуры белән тармакланган агач яфраклары шикелле яшәрделәр, парлакландылар... Тик менә Гөләндәм генә... Шулай ук дөрес булыр микәнни?
Дәүран. Иртәгә, награда бүлегенә ба.рам, нәрсә әйтөрлзр...
Коновалов, Һарун, Акулипалар чыгалар
У1 сүнә
0 н о в а л о в. Иптәшләр! (Тан- та,1алы рәвештә.) Илебездә гадәг- тэи тыщ вакыйгалар булу уңае бе- ЛӘн нарком безне бүген кабул итә алмый.
һ а р у н. Нинди гадәттән тыш вакыйга?
Д ә Ү р а н. Әллә Союзниклар белән?..
Коновалов. Шул турыда бүген хөкүмәтебезнең аерым әһәмиятле белдерүе булачак. Иосиф Виссарионович Сталин бөтен наркомнарны үзенә чакырган. Хәзер анда киңәшкә бара.
Бар да уйга калалар.
Һарун. Нәрсә генә булыр икән?..
Хәсәнша. Японнар, ни дэ булса маташтыра торгандыр.
Клавдия. Ваня, нинди вакыйга икәнен сорарга иде, сиңа әйтергә тиешләр, син бит генерал кеше.
Коновалов. Вакьпы җиткәч әйтерләр, ишетербез. Иптәшләр, минем бер тәкъдимем бар. Әйдәгез күмәкләшеп театрга барыйк.
Клавдия. Өлгерә алабызмы соң?
Һарун (сәгатенә карап.) Әле вакыт бар. Чыннан да бу яхшы тәкъдим, иптәшләр.
Дәүраи. Мин дә куәтлим, барыйк Зур театрга, анда бүген «Аккош күле» куела. Минем алган билетым да бар.
Хәсәнша. Юк, иптәшләр, циркка барыйк. Мин үзем цирк яратам. Көрәше дә булса, үләм дә китәм. Хаҗи-Морат биредә түгелмикән.
Акулина. Циркка өлгерә алмыйсыз, ул ерак.
Коновалов. Минемчә, полковник тәкъдименә күнәргә киоәк. Әйдәгез, Болыпойга Җыеныгыз. (Коновалов белән Акулинадан башкалар кигәләр.) Әнкәй, мин Трест ресторанга заказ бирдем: без кайтуга өстәл әзерләтерсец.
Акулина. Нигә инде Трест ресторанга, акча әрәм итәргә? Сезне генә сыйларлык минем үземдә дә бар.
Коновалов. Юк инде, әнкәй, мин зур итеп, егерме биш кешелек банкет ясарга куштым. Бердән, бүген безнең илдә зур вакыйга көтелә. Икенчедән: Гөләндәм Ахметовна турындагы хәбәр миңа бик зур тәэсир ясады. Шундый якын иптәшебезне искә төшереп китәсем килә.
Акулина. Әйе, улым... Чыннан да ул, бу хөрмәткә лаеклы кеше...
Коновалов. Аннан инде, кунакларыбыз янына, биредәге иптәшләремне, дус-ишләремне чакырдым. Вакланырга ярамый, мин, бит, генерал кеше!
Акулина. Анысы дөрес улым, Коноваловлар семьясына оят килерлек булмасын. Әйдә үткәрик, күптәннән кунак-җыйган юк иде. (Коновалов китә. Киенеп Хәсәнша чыга.) Сафеич, сиңа яшьләр белән йөрмәсәң дә ярар иде.
Хәсәнша. Йокым килер дисеңме?
А к у л и н а. Кызыгын тапмассың. «Аккош Күлендә» бииләр дә бииләр генә. МинехМ янда кал, теге вакытны сыйлармын дигән вәгъдәм бар иде, көтмәгәндә китеп бардым да үти алмадым. Карт кешене белмәссең, я, үлеп куярмын. Минем өстә калмасын, сыйлыйм әле үзеңне.*
Хәсәнша. Бер җыенгач, иптәшләрдән яхшы түгел бит.
Акулина. Авырыйм, диерсең.
Коновалов, Клав чия, Һарун, Дәүраннар киенеп чыгалар.
Коновалов. Булдыгызмы, иптәшләр?
Хәсәнша. Иван Кузьмич, минем кәйфем юк. Әллә инде самолетта җил какты, башым авырта.
Коновалов. Алай булса бармагыз, ятып торыгыз.
Клавдия. Соңга калабыз, әйдәгез. (Китәләр.)
А к у л и н а. Молодец, оста башкардың хи, хи, хи...
36
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ, ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Вакыйга шунда ук, Коноваловлар квартирасында бара. Парно ачылганда Хәсәнша белән Акулина Мироновна хәзерләнеп куелган зур өстәлнең бер читендә ашап- зчеп утыралар. Хәсәнша шактый исергән. Сүз арасында аны ара-тирә очкылык тотып куя.
Хәсәнша. Әйе, ул еллар самом деле авыр еллар иде шул...
А к у л и н а. Авырлыксыз җиңеллек булмый ул, Сафеич. Шул авырлык, кыенлыклар безне көрәшкә туплады. Кая, чәркәңне бир әле.
Хәсәнша. Күп булмас микән.
А к у л и н а. Әйдә, кыйланма инде, геге елны бик шәп сала идең бит.
Хәсәнша. Ул бит ул елны. Анда аракы түгел, әллә нәрсә дә эчәр идең. «Кунак булсаң тыйнак бул» диләр бит.
Акулин а. Әйдә, әйдә, тот.
Хәсәнша. Ярый инде алайса, аш булсын.
Акулин а. Шулай булсын. Ашап-эч әле. Менә консервадан, балыктан җитеш.
Хәсәнша. Ашыйм, ашыйм, Мироновна, кыстама. Мин бит ят кеше түгел.
Акул и н а. Сезнең теге урамыгызда бозлавыкка егылып кулын сындырган Шәһәр Совет председателегез һаман шунда эшлиме әле.
Хәсәнша. Юк инде, күптән алдылар.
Акулина. Бик әйбәт эшләгәннәр. Сугыш дигән булып урамнары- гызның карын да көрәтми башлаганнар иде.
Хәсәнша. Безнең шәһәр хәзер сез барындагыча түгел, күрсәгез аны танымассыз. Ә, инде киләчәге тагын да шәбрәк. Бөтен урамнарга асфальт җәяләр. Бистә янында Иделне буып, гидроэлектро станция салырга план төзиләр. Москвадан килә торган поездларны шәһәр астыннан үткәрергә телиләр. Бөтен бистәләрне трамвай сызыгы белән, тәэмин итәрлек алтмыш километр озынлыгында әйләнмә юл салалар. Малярия оясы булып торган сазлыкларны киптереп, парк ясарга йөриләр. Сазан елгасын шәһәр ур-тасындагы күл белән тоташтырып, Иделгә кушарга, шәһәр белән пристань арасында бәләкәй пароходлар йөретергә уйлыйлар. Менә туларны күреп үлсәм ярар иде.
А к у л и н а. Күрерсең. Син әле җен кебек.
Хәсәнша. Юк, Акулина Мироновна, картаелды инде. Син мине элегрәк күрсәң иде. Илле яшькә кадәр сабан-туйларында мәйдан тота идем. Менә син шуны әйт, ни өчен кеше анадан камиль акыллы булып тумый икән дә башка җан ияләре шикелле тизрәк үсеп җитлекми икән. Уйлап карасаң кешенең ярты гомере әрәмгә китә бит. Егерме яшькә кадәр ул бернәрсә белми. Дөньяның ачысын да, төчесен дә күрми. Ата-ана кулында үсү, җитлегү дәверен уздыра. Барыннан да бигрәк гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә. Докторлар, профессорлар нигә менә шул- турыда уйламыйлар икән. Кая, тагын берне сал әле.
Акулина. Юк, артык бирмим. Исердең, әллә ниләр сөйли башладың.
Хәсәнша. Минме исердем?
Акулина. Үзең әйткәндәй, «кунак булсаң, тыйнак бул».
Хәсәнша. Чыннан да, исердем бугай шул. Бераз ял итеп алыйм әле. Төнне йокламаган идем. Кайтып ятырга да өлгермәдем, Москвага китәргә диеп чакырып алдылар.
Акулина. Бар әнә, диванга ятып тор.
Хәсәнша. Теге, Иван Кузьмич әйткән гадәттән тыш вакыйга булса, мине уятырсың. Мин йокыга катырак, бөергә төртерсең, мин бик кытыклы кеше.
А к у л и н а. Бар инде бар, бу кадәр күп сөйләрсең икән. (Хәсәнша бүлмәгә кереп китә. Акулина өстәлне җыештыра. Ишектә звонок.) Кайттылар дисәм, иртә әле, бу кем икән? (Барып ача. Ишектә Гөләндәм курсиә.) Я, ходай! Гөләндәм Ахметовна түгелме?
37
Гөләндәм. Әйе, Акулина Мироновна, мин. (Кочаклап сөя).
Акулин а. Менә нинди зур бәхет, сез исән! Без монда кайгырып тора идек.
Гөләндәм. Димәк минем белән булган вакыйганы сез дә ишеттегез?
Акулин а. Ишеттек, Гөләндәм Ахметовна, барсын да ишеттек. Ирегез биредә бит, ул сөйләде. .
Г ө л ә н д ә м. Ирем биредә? Канда, гостиницадамы?
А к ул и н а. Түгел, безгә төште. Безнең өйдә бүген зур бәйрәм. Ванюшам белән Клавдиям кайтты. Хәсәнша Сафеич, Һарун Юсупович- лар килделәр. «Кичебез бушка үтмәсен» диеп Хәсәнша Сафеичтан башкалары җыйнаулашып Зур театрга киттеләр.
Гөләндәм. Шулаймыни? Хәсәнша абзый кайда соң?
Акулина. Ул арган иде, теге якта ял итә, әле йокламагандыр.
Гөләндәм. Шулаймыни? Хәсәнша абзый, Хәсәнша абзый!..
Йөгереп бүлмәгә кереп китә.
Акулина. Нишләргә соң, барып кайтырга микән? Юк шалтыратып кына карыйм әле. (Ишекне ачык калдырып каршыдагы бүлмәгә кереп китә. Телефон шалтырата.) Бу каян, Зур театрданмы? Кем минем белән сөйли? Администратор? Бик яхшы. Менә нәрсә, иптәш администратор, миңа сездә театр караучы бер иптәш кирәк иде. Кеше чакырмыйсыз? Юк инде, мондый хәлләрдә чакырмыйча калырга ярамый. Сезгә аны эзләп йөрисе юк, ул полковник чинында бик матур кеше. Ышанам, әлбәттә, сезнең тамаша-чыларыгыз бар да матурлардыр, ләкин бу матурларның да иң матуры инде. Нигә кирәк дисезме?.. Ансы инде хәрби сер. Мин аның анасы. Фамилиясе Арсланов. Антракт вакытында? Рәхмәт сезгә.
Гөләндәм белән Хәсәнша чыга.
X ә с ә и ш а. Тукта әле, Гөләндәм, «абзый да, абзый» дисең, мин сиңа нишләп абзый булыйм ди.
Гөләндәм. Кем соң? Хәсәнша. Җизни диң. Акулина. Гөләндәм Ахметовна, әзерләнеп тор, хәзер полковнигың кайтып җитәчәк.
Г ө л ә н д ә м. Ничек?
Акулина. Телефон аша чакырдым. (Китә башлый.)
Гөләндәм. Рәхмәт сезгә, Акулина Мироновна. (Озата.) Я, җизни, апа белән ничек торасыз?
Хәсәнша. Бик шәп, балдызкай. Үзебезгә генә коттетжа салып бирделәр. Сыер алдык. Тавык-чебеш үрчеттек.
Гөләндәм. Ә, соң элекке квартирыгыз?
Хәсәнша. Анда кияү белән кыз тора.
Г ө л ә н д ә м. Кызыгызны кемгә бирдегез?
Хәсәнша. Мин бирмәдем, армиядә үзенең командирына чыккан иде, баласы булды. Бераздан яраланып кияү дә кайтып килде. Шулай итеп анда алар торалар. Апаңнан бик уңдым. Китсәм озатып кала, кайтсам каршы ала.
Гөләндәм. Нигә, ул эшләмимени?
Хәсәнша. Күптән, елдан артты инде.
Гөләндәм. Нишләп алай?
Хәсәнша. Шулай туры килде инде.
Г ө л ә н д ә м. Эшләтәсең килмәде, чыгардың?
Хәсәнша (тавышын яшереп Гөләндәмнең колагына әйтә.) Балабыз бар.
Г ө л ә н д ә м. Балагыз бар? Менә сиңа картлар диең ха, ха, ха!..
Хәсәнша. Тукта әле, без нишләп карт булыйк ди, самом деле.
Г ө л ә н д ә м. Әллә бик яшьме?
Хәсәнша. Яшь булмасак та, әлхамдел-иллаһи шөкер, көчебездә әле. «Яшь мәхәббәт келәт ватыр, карт мәхәббәт пулат ватыр», дигән бабайлар. Илгә бер герой тудырдык. Күрсәң исең китәрлек, тумырап торган ир бала. Хәзер инде тәпи йөрергә маташа. Менә сиңа карт! (Бармак шартлатып куя.)
Гөләндәм. Юк, мин болай гына әйтәм, тәбрик итәм.
Хәсәнша. Шулай диң, юкса мин нишләп карт булыйм ди. Карт кеше таякта йөри, ә, мин аллага шөкер әле, аякта! Заводның иң
алдынгы эшчесе саналам. Менә шуның өчен дә мине Ленин ордены белән зурладылар.
Ишектә звонок. Акулина керә.
Акулина. Гөләндәм Ахметовна. полковник кайтты!
Хәсәнша. Полковник кайгты? Мин качтым.
Алпан-тилпән бүлмәсенә йөгерә. Гөләндәм яшеренә. Дэүран кайтып керә.
Д ә ү р а н. Акулина Мчооновна, нигә мине чакырдыгыз? (Гөләндәм артыннан барып аның күзләрен тота.) Таныдым, җибәр Гөләндәм!.. (Озак кына кочакланышып торалар). Өнемме бу, әллә төшемме0
Гөләндәм. Өн бу, Дэүран, чынбарлыгыбызның өне 6v!..
Дэүран. Сөйлә, бәгърем, кайда идең, нишләп югалдың?
Гөләндәм. Тукта, туйганчы бер карыйм әле... Мин бит Наиль белән сине шул кадәр сагындым, Дэүран, шул кадәр сагындым...
Дэүран. Ә, син мине белсәң иде, Гөләндәм... Синең югалу вакыйгаңны ишетү миңа зур газапка әйләнде. Мин көннәр-төннэр буе фәкать синең турыда уйладым.
Г ө л ә н д ә м. Әйе, фашизмны тар-мар итү көнебездә Союзникла- рыбыз итеп саналган кешеләр тарафыннан күрсәткән вөҗдансыз- лыкны көтмәгән идем. Шул биш- алты көн эчендә мин анда ниләр генә күрмәдем...
Дэүран. Нәрсә булды соң сөйлә, Гөләндәм.
Гөләндәм. Безнең гаскәр тарафыннан Берлин шәһәре камалу белән немецлар әһәмиятле архив материалларын, хыянәтче фашист башлыкларын, шулай ук кыйммәтле дәүләт байлыкларын һавадан Союзниклар ягына ташый башладылар. Командованиядән безгә бер генә немец самолетын да Берлиннан чыгармау заданиясе бирелде. Без, әлбәттә, аларныц күтәрелгән берсен юк итә бардык. Шушы сугышларның берсендә минем машинамны сафтан чыгардылар, яна башладым. Ахырында парашют белән сикерүдән башка чарам калмады. Җил- давыллы көн иде, мине Көнбатыш Германиянең кечкенә бер шәһәрчеге тирәсенә илтеп төшерде. Күп тә үтмәде, минем янга Америка офицерлары килеп җиттеләр дә үзләре белән мине машинага утыртып, шәһәргә алып киттеләр. Мине бер замокның подвалына төшереп япты-лар. Анда инде миннән һәр көнне өчәр тапкыр анкета тутыртып, нинди максат белән бу зонага төшүемне сорарга керештеләр. Аңлыйсыңмы, Дэүран, һәр көнне төрле разведка кешеләре кереп шул ук бер сорауны сәгатьләр, көннәр буена минем янымда тукып торалар иде.
Дэүран. Әйе, ул Союзниклар- ның нинди дус икәнлекләре хәзер аңлашылды.
Коновалов, Клавдия, Һарун һәм башка кунаклар керә.
Коновалов. Ба... Өрәкме бу, әллә изге җанның берсеме?
Клавдия. Гөләндәм Ахметовна!
Г өләндәм (аларга каршы барып). Иван Кузьмич, Клавдия Петровна... Яшьлек дусты, Һарун...
Коновалов. Гөләндәм Ахметовна, бер генә минутка гафу итегез. Иптәшләр! Германия кораллы көчләренең һичбер сүзсез капитуляциягә кул куюлары турында радиодан тапшыру бара!
Клавдия. Әйдәгез балконга, салют карыйбыз!
Утларны сүндереп артка узалар. Еракта төрле төстәге утлар ташкыны Кремль тирәләреннән бөркелеп күккә менәләр да төрле гүзәллек фигуралары ясап Москва өстенә сибеләләр.
Гөләндәм (Дәүраниың кочагына кереп). Менә ул безнең Ватаныбызга! булган мәхәббәтебезнең җимеше! Менә ул халкыбызның данлы җимеше!..
Дэүран. Дүрт ел буена җилкә-ләребездә күтәреп килгән авыр сугыш йөкләрен бу көннән селкеп ташлыйбыз да башларыбызны югары күтәреп, шул сугыш нәтиҗәсендә туган яраларыбызны төзәтә башлыйбыз!
төшә
Пәрдә