Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕНЧЕ КӨННЕ

(Хикәя) i
 Икенче көн инде, менә мин туган шәһәремнең урамнары буйлап йөрим. Дүрт ел буена бу шәһәр Тимер казык йолдызы шикелле һаман бер югарылыкта, һаман бер урында, һичбер күз алдымнан китмичә һаман бер үк яктылык белән хыялым күгендә балкып торган иде. Бу шәһәргә исән-сау кайта алу минем өчен теләкләремнең иң ихласы, иң татлысы| иде, ә кайтып күрү бәхетенә ирешә алу — язмышым тарафыннан миңа бирелгән иң югары, иң кадерле мөкафәт булырга тиеш иде. һичшиксез ул шулай иде,... ләкин, гаҗәп хәл’, мин бүген үземне артык тыныч тоям. Гүя мин үтеп барышлый тукталган бер сәяхәтчемен — салкын, сабыр гына бу таш йортларга, бу очраган , кешеләргә сынау, күзәтү карашы белән] карап акрын гына йөрим. Хәтеремдә, фронтта хыялланган вакытларымда, исән-сау кайтсам бу урамнардан ал канатлар өстендә очармын, бөтен кеше мине таныр,) мин үзем дә очраган бер кешенең, күңелемнән генә булса да, кулын кысып үтәрмен дип уйлый идем... Безнең хәтер кешеләрне аерылышу вакытында ничек күргән булса шул хәлендә саклый, елларның аларны/ күпмегә үзгәртүен без яңадан кайтып кергәч кенә беләбез. Дүрт елдан соң кайтып, шушы кыска вакыт эчендә күреп өлгергән та- ныш-белешләремнең күбесе, минем хәтеремдә сакланган элекке сурәтләренә шактый төзәтмәләр керттеләр. Аларның чырайлары да, үзүз- ләрен тотулары да, хәтта, өс-башлары да мин уйлаганнан башкача- рак булып чыкты; битләрендә җыерчыклар тирәнәйгән һәм кискенләшкәннәр, чәчләре көмешләнгән, күзләре, эчкәрәк] бата төшеп, күп нәрсәләрнең серен белгәндәй җитди, сабыр карыйлар. Сөйләшкәндә күзгә туры карарга гадәтләнгәннәр һәм] үзләре сөйләүдән бигрәк сорашырга, тыңларга ярата төшәләр. Ничектер алар тыштан картая төшү генә түгел, эчтән! олыгайган кебекләр, рухи чыныккан, иманнары камил ныгыган кешеләр? төсле күренәләр. Мин фронттан кайткан кеше булсам да, биредә яшәгән танышларымның шулай үзгәрүләрен күргәч, бераз тыйнаграк булырга кирәклекне сизгән шикелле булдым. Ихтимал, менә хәзер шәһәрне һәм аның кешеләрен сәяхәтчесыман салкын кан белән күзәтеп йөрүемнең сәбәбе дә шунардандыр... Ихтимал, бүгенге һаваның да тәэсире юк түгелдер... Ничә әйтсәң дә көз. Ара- тирә кискен генә чиркандыргыч җил исеп куя. Кайсы яктан искәнен дә белеп булмый бу җилнең... Тик урам уртасыннан кинәт бөтерелеп тузан күтәрелә, җирдәге вактөяк коры чүпләрне әйләндереп, кыштырдатып, кызу гына өереп алып китә һәм тиз арада бу өермә каядыр кереп качкан, яки бәрелеп таралган шикелле , юкка да чыга. Урам янә тынып кала... Янә берәр чаттан кисәк кенә килеп чыккан 

62 Әмирхан Еники 
 
 очраклы җил биткә килеп , бәрелә, итәк чабуларын ачып ташлый.' Күктә, шактый биектә кара-соры болытлар бер-берсен куа-куа ашыгып агалар. Кайчан алар бер-берсен куып җитәләр, бер-берсе өстеннән ага башлыйлар,' ахырда аралашып, буталып, күк йөзен тоташ каплап алалар. Кояш күздән югала, шәһәр өсте караңгыланып, һава салкынаеп китә. Кайчан исә ул болытлар бер-берсеннән аерыла башлыйлар, кисәкләргә бүленәләр, теткәләнгән ак кырыйлы: кабартылган соры мамык булып зәңгәр күк йөзеннән кызу гына агып китәләр. Болытлар | арасында ачылган зәңгәрлектән янә кояш карың һәм шәһәр өсте кара,якты шәүләләр белән чуарлана. i ’ Мин шәһәрнең иң җанлы, иң төзек урамы буйлап бер очыннан икенче очына кадәр ашыкмыйча гына үттем. Кире борылып килешли миндә бер якын дустымны барып күрү теләге туды. Фронттан кайткан кеше күрешергә башлап үзе барса да гаептән саналмас, дидем дә, трамвайлар туктый торган урынга таба киттем. Килеп туктадым, җыелган халыкны караштырам...! Хәтеремдә, еллар! буенча бер үк маршрутта йөрүче пассажирлар була торган иде. Шуның кебекләр белән көн , саен диярлек трамвайда очрашып, та- нышмасаң да, бер-береңә күнегеп бетә торган идең. Ул пассажирлардан кемнәр бар, кемнәр юк икән хәзер? } Шулай уйланып торган чакта каршымда’ миңа аркасы белән басып торган кечкенәрәк буйлы, җыйнак кына гәүдәле бер ханымга күзем төште. Өстендә | куе-зәнгәр костюм, башында кар шикелле ак берет, аякларында көрән ефәк оеклар өстеннән} кигән шундый ук төстәге биек үкчәле модный туфлялар иде. Бер якка таба аз гына сыгыла биреп басып торган бу җыйнак ханым миндә кинәт зур кызыксыну тудырды. Алдына чыгып аның йөзенә карыйсым килде... Акрын гына яныннан үтеп киттем һәм, туктап бераз торгач, борылып аңа карадым. Ничектер мин карауга ул да миңа карады, тик шул секундта ук карашын читкә борды. Әйе, бу миңа таныш ханым иде. Мин t яңадан, миңа карамас микән, дип, бераз көтеп тордым. Ләкин ул ни өчендер туп-туры, бары тик трамвай юлы буена карый иде; гүя минем карап торуымны : сизсә дә үзе ка- раудаң юри тыела иде. Шулай да мин аның янына бардым һәм: I — Саумысыз? — дип кулымны суздым. Ул җиңелчә гаҗәпләнү белән миңа караган булды. Ләкин аның шулай гаҗәпләнгән булуы мине күреп таныганлыгын, килүемне көтеп торганлыгын күрсәтә иде... Тик, сер сынатмас өчен булса кирәк, ул бик аз гына вакыт кулын бирми торды, соңра «хәзер... хәзер мин сезне таныйм» дияргә теләгәндәй елмайды, сузып кына: — Исәнмесез! — диде һәм ахырда кызу гына: — Ах, бу сезмени...?! — дип, минем исемемне атап, замш перчаткалы кечкенә кулын сузды. Без сөйләшә башладык. Мин, иңбашларында әле яңа салган погон эзләре ярылып яткан шинельдән булганга күрә, ул миннән кайчан кайтуымны, кайсы фронттан кайтуымны, сугышта күпме йөрүемне, тазалыгымны һәм якыннарымның минем кайтуыма ничек» шатлануларын сорашты. Мин очраган һәрбер танышка бирә торган әзер җавапларымны әйтеп чыктым. Ахырда ул сорашуын тәмамлап: — Сез бик үзгәргәнсез! — диде. Мин: — Минем генә үзгәрмичә калырга хакым юк, — дидем. Ул бу җа- вапнын кинаясен аңлады шикелле, бер сүз дә дәшмичә тынып калды. Әйе, мин бу ханымны 15—16 елдан бирле беләм. Беренче мәртәбә күргән вакытымда ул яңа өлгереп җиткән яшь кенә кыз иде. Әле дә хәтеремдә аның дулкынланып артка яткан аксыл чәчләре, ак мәрмәрдәй чиста, киң маңлае, ике якка
Икенче көнне 63 
 
 туры гына сызылып киткән чәчеңнән тоныграк нечкә кашлары, матур башын ия төшеп, озын керфекләрен югары таба күтәреп каш астыннан кешегә текәләп карый торган зур соры күзләре, киңрәк борынлы түгәрәк бите һәм чак сизелерлек елмаю уйнаган алсу иреннәре... Янә шуларның барысын назлы гына тотып иңбашында йөрткән кечкенәрәк буйлы җыйнак гәүдәсе... һичшиксез мин беренче очрашкан вакытта ук бу оригиналь кызга тирән соклану белән караган булырга тиешмен... Хәер, мактанып әйтү булмасын, ул вакытларда мин үзем дә кызларның еш кына серле итеп үземә карап торуларын тотып ала торган бер сылу егет идем. Бу кызның да минем белән никадәр кызыксынуын соры күзләре төбеннән күреп өлгергән идем. Безгә танышырга кирәк иде һәм без таныштык. Ничек, нинди шартларда булды бу? — хәтергә төшег реп торуның хәзер кызыгы юк. һәр хәлдә танышу ике якның да теләп йөрүе белән булды һәм... — хәзер дә төшенә алмыйм — ни өчендер бу танышлык тирәнәеп, көчәеп, дуслыкка әйләнеп китә алмады. Дөрес, башта, танышуның беренче вакытларында,\ без еш-еш кына клуб, театр кебек j урыннарда очраша идек. Ике арадагы сүзләр дә кайчан йөрәкләрне дулкынлатып алырлык серле мәгънәле була иде, берберебезнең асыл уйларын, чын хисләрен белергә теләп күзләребезгә дә озак-озак кына карашып тор- галый идек. Ихтимал шул чакларда без берберебезгә җан теләгән кешеләр булып күренгәнбездер, йөрәкләребез төбендә мәхәббәт дигән сихри ут менә-менә кабынырга тор- м гандыр. һичшиксез, ул шулай булгандыр — без яшь, без мәхәббәтне теләп, эзләп йөрүчеләр идек. Ләкин, — тәәссефкә каршымы?, хәзер әйтә алмыйм — бездә ул сихри ут кабына алмады һәм безнең арада мәхәббәт тумады... Без бер-беребездән ераклаштык, сукмакларыбыз аерылышкандай ул каядыр икенче якка, башка кешеләр арасына кереп китте, минем язмышым да икенче берәүләр белән бәйләнде һәм мәхәббәтнең «әчесен-төчесен» башкалар белән бергә татырга туры килде... Тора-бара без берберебезне бик сирәк, елга берничә тапкыр гына күрә башладык1, ахырда баш иеп исәнләшеп үтүчеләр генә булып калдык. Тик ара.-тирә менә, шулай трамвай көтү урыннарында очрашканда, электән килгән танышлыкка ихтирам йөзеннән дуста- на елмаеп, сөйләшеп тора торган булдык. Кызык хәл!. Бу ханымны соңгы мәртәбә 41 нче елның июлендә фронтка китәсе көнемдә очраткан идем һәм менә фронттан кайтуымның икенче көнендә очраттым. Теге чакта вакыт бик* тыгыз иде, очрашу бик ашыгып каядыр барган арада гына булды һәм без бер-ике минуттан артык сөйләшеп тормаганбыз- дыр. Хәер, нәрсә турында сөйләшәсең?— 41 нче елның июле иде бит ул, һәркемнең йөзенә чыккан шомлы борчылу хәлләрнең ничек булуын ачык күрсәтә иде... Әйе, әле дә көн кебек хәтеремдә, мин, аның кулын гадәттәгедән катырак итеп кыстым да, үз юлым белән китеп бардым... һәм ни өчендер бераз киткәч тә артыма әйләнеп карадым.. Шул чакта аның да борылып миңа каравын күрдем. Бу минем өчен, һич көтелмәгән нәрсә булды, башта, мин уңайсызланып киттем, соңра борчылып уйлана башладым. Чыннан да, аның борылып каравы йөрәгемнең әллә кай җиренә генә барып кагылды... Ни өчен борылып карады ул? — дидем мин һәм миңа кинәт күңелсез дә, моңсу да булып китте. Гүя ул яңадан бер вакытта да мине күрмәячәген сизенеп, шулай борылып карагандыр төсле- тоелды миңа... Әйе, мин сугышка» Китүче, кем белә, бәлкем, мин чыннан да бу урамнан- таньпц-белеш- ләремә соңгы мәртәбә очрап үтә торганмындыр. Әгәр анда, сугышта минем белән берәр хәл була калса,, соңгы минутларымда мин бу карашны хәтеремә төшерермен, дип уйладым. 
64 Әмирхан Еники 
 
 Моннан дүрт ел элек әнә шундый күңелсез уйларга төшереп озаткан иде мине бу җыйнак һәм сөйкемле ханым... Менә хәзер исә бик күп якын танышларым белән күрешер,- гә өлгермәс борын ул очрады һәм теге вакытта аның борылып каравын. мин җүләргә, яңадан исән-сау күрешү өчен дип юрыйсы калган икән!.. Ни өчендер, мин; менә хәзер аңа өр яңадан танырга теләгәндәй карыйм. Хәер, сугыштан кайткан һәркемнең дөньяга, тормышка, кешеләргә ниндидер яңа сыйфатлар эз,- ләп каравы бик табигый булырга тиеш. Ләкин бу ханымның миңа көтмәгәндә һәм хәтергә сеңеп калыр вакытларда очравы миндә хәзер аеруча бер кызыксыну тудырды. Чыннан да. бу ханым озак еллар буенча минем күз алдымнан югалмады һәм... һәрвакыт каршымда да тормады, хәтеремдә дә тота алмадым мин аны, оныта да алмадым... Озын гомер юлында очраган кемнәр генә тора-бара он- тылмыйлар!. Бигрәк тә кайчандыр мавыгып йөрүең нәтиҗә бирмәгән, дуслаша алмаган хатын-кыз белән танышлык кыска гомерле' булырга тиеш иде, чөнки андый танышлык,- ның эзсез генә юкка чыгуын кеше гадәттә үзе тели.. Ни өчен соң бу ханым һәм мин акрынлап булса да бер-беребезне белмәмешкә салынмадык? Ниһаять, яшерәсем килми, иртә яшьлегемдә чын күңелдән теләп танышулар, «мин сөям!» дип үз- үземне ышандырып йөрүләр аз булмады. Ләкин аларның барысы да яшьлеккә хас мавыгу булып калдылар, вакыт үтү белән онтылдылар... Күңел хәзер тын күл кебек, һәм мин үтеп баручы булып аның ярына килеп бассам бу күлнең кайчан, нинди җилләрдән дулкынлануын инде хәтерли алмыйм... Ни өчен соң инде бу ханым да кайчандыр күл өстен җиңелчә генә чуарлап үткән нәфис җилләрнең берсе булып, гомерем сәхрасынын түренә китеп югалмады?! Нигә ул һәр очрашудан соң хыялым күгендә яңадан табылган ерактагы ялгыз йолдыз шикелле күңелем күзләрен үзенә тартып торучан булды, соңда янә югалды? Ни сәбәптән мин аерылышып киткән саен аның турында озак кына уйланып һәм аның да минем турыда уйлавын сизеп, бара торган булдым, соңра янә оныттым? Бу хәлләрнең серенә ничек минем төшенәсем килмәсен, ди?! Ихтыярсыз мин аңарга текәлеп карыйм, гүя хәзерге/ уйларымның җавабын аның йөзеннән, күзләреннән эзлим, шул ук вакытта, читтән кайтып беренче тапкыр очрашкан кеше булуым сәбәпле, гади генә нәрсәләр турында сорашам: — Үзегезнең хәлләрегез ничек? — Рәхмәт, бер килеш кенә торабыз. — Балаларыгыз үскәннәрдер инде? Ул минем соравыма гаҗәпсенгәндәй: | — Балам берәү генә... — ди. — Шулаймыни? Ир бала шикелле? ; — Әйе. — Ничә яшьтә? — Унөч тулды инде, үзем кадәр булды, — ди ул һәм ни өчендер бөтен йөзенә җиңел кызыллык йөгерә. Мин аның кечкенә җыйнак гәүдәсенә карыйм да ни өчен кызарганын аңлаган кебек булаМ| һәм шул ук секундта «кечкенә буйлы аналар улларын аеруча ярата торганнардыр») дип уйлап куям. Кинәт, минем абыйсы шикелле якын, үз кеше булып аның эчке тормышы хакында сорыйсым килә. Ләкин мин җөрьәт итә алмыйм, мин билгеле бер әдәп сакларга кирәклекне хәтеремнән чыгармыйм, ниһаять, аның эчке тормышы миңа шундый билгесез ки, мин күңелемә килгән беренче сорауны ничек итеп бирергә белмичә уңайсызланып калам. Шулай да җәрәхәтле урынына сугылмагаем иде дип, сакланып кына сорыйм: — Гафу итегез, ирегез биредә- ме? — Әйе биредә, бер заводта эшли. 
Икенче көнне 65 
 
 — Фронтта булдымы, юкмы? — Юк, булмады. , Үзем ДӘ СИЗМӘСТӘН: — Сез бәхетле икәнсез! — дим. Ул «ни өчен?» дияргә теләгәндәй чак сизелерлек итеп сыңар иңбашын күтәреп куя һәм'сүзләремнең бер нинди артык уйсыз, әйтелүенә ышанмагандай: — Ул үзе китәргә теләгән иде дә, җибәрмәделәр,—ди. Чыннан да, бу ханым, бәлкем, минем кебек фронттан кайтучылар фронтка бармый калучыларга көнләшеп, бик үк яратып бетмичә карыйлардыр дип уйлый торгандыр. Мин аның башына шундый уй килә күрмәсен дип, сүзләремнең саф( күңелдән әйтелгән булуын тизрәк белдерергә ашыгам: — Җибәрмичә яхшы, иткәннәр, чынчын! Бөтен кешегә фронтка китеп бетәргә димәгән? бит... Үзегез беләсез, ул мөмкин дә түгел... Сез бәхетле икәнсез, дидем, чөнки сезнең авыр борчуларга төшмичә калуыгызга куандым. Кем белә, бәлкем., сез олы хәсрәттән котылып калгансыздыр. Ул дәшмәде. Ул уйчан, күзләре белән/ тутырып миңа бер карап кына алды. Бу минутта аның күңелендә нинди уйлар икән? Мин? аның тыныч, тик чак сизелерлек моңсу җәелгән йөзенә никадәр текәләп карасам да бер’ нәрсә дә күрә, сизә алмыйм. Уема төрле шикләр киләләр. Ирләрен сугыш куркынычы эченә җибәрмәгән, алар өчен борчылып кайгырып тормаган, алар- ның исән-сау кайтуын сагынып көтмәгән хатыннар, бәлкем, мондый чын күңелдән әйтелгән сүзләрне йөрәкләренә якын ала белмиләрдер? Яки, кем белә,' бу ханымның гаилә тормышы бик үк гүзәлдән түгелдер, бәлкем ире белән араларында татулык юктыр? Аның дәшми торуыннан шактый уңайсыз хәлдә калам, бераз тик торганнан соң янә акрын гына дәшәм: — Гафу итегез, ихтимал мин урынсыз сүз әйткәнмендер, ләкин ышаныгыз — чын күңелемнән әйткән идем. | I У/< ниндидер борчылулы уйдан з. „с. ә. х - арынган шикелле ашыгып: — А, рәхмәт сезгә! — ди. һәм эчке бер нурдан яктыргандай ачылып китә, һич тарсынусыз юмарт итеп елмая, хәтта, бит уртлалары нәкъ кыз вакытындагы шикелле чокыраеп! куя. Белсәң иде, нинди уйларның күләгәсе яки яктысы аның бите өстеннән шулай шуып үтте икән!.. Ләкин, әйтәсе дә юк, аның бу нурланып елмаюы мине чынчынлап сөендерде, ә шикләрем исә җиңел, төтен шикелле берьюлы каядыр таралып- киттеләр. Аның бик бәхетле булуына ышанасым килде, башка сораулар бирәсем килмичә бары тик аның турында матур итеп уйлыйсым гына килде... Инде ул утыз яшьтән узган хатын — мин аның маңлаендагы, күз төпләрендәге вак кына җыерчыкларын күреп торам. Хәтта күңелемә «кешенең иреннәре; дә картая ахы- рысы» дигән уй килә, чөнки кайчандыр, яңа ачылган чәчәк төсле булып хәтеремә сеңеп калган алсу иреннәре өстенә нечкә генә сызыклар төшкәннәр... Ләкин мин аның асыл сөяктән төзелгән кечкенә нәфис гәүдәсенең йөрәге төбендә бер вакытта да сунми торган мәхәббәт уты яшәвен тоям шикелле... Ул һәрвакыт сулмас гүзәл, тигез җылы итеп сөя белә һәм ләззәтле эреп сөелә белә торгандыр кебек,., үзе дә, ире дә бик бәхетлеләрдер төсле... Ах. монын шулай икәнен мин белмим, мин аңа бик чит кешемен һәм якыннан торып аның бәхетен үз күзләрем белән күргәнем юк.' Ләкин бу минутта йөрәгемнең бөтен гаделлеге белән шулай булуын аларның бәхетле булуларын, берберсен өзелеп сөюләрен телим. Һәм кинәт күңелемдә туган бер уй, гүя бәхетле булуның серен тапкандай, мине аеруча куандыра: әгәр алар чынчыннан яратышсалар бер-берсенең акрын гына картаеп баруларын тоймыйлардыр^, чөнки чын мәхәббәт өчен картаю юк, чөнки чынлап сөйгән кешенең кыйммәтен, кадерен, матурлыгын күз төпләрендәге, иреннәрендәге җыерчыклар гына һич җуя алмыйлар.
66     Әмпрхан Еникв 
 
 
Ул минем нинди уйлар белән үзенә сокланып карап торуымны сизенде булса кирәк — йөзенә янә кызыллык чыкты, башын читкә борды, кулындагы ридикюлен ачын, кечкенә ак кулъяулыгын чыгарды һәм мин нечкә бер хуш иснең йөземә бөркелүен тойдым. Соңра, минем һаман сүзсез, булуымны килештермәде ахырысы, үзе башлап сүз кушты: — Фронттан кайткан танышларымны очратсам, миңа әллә ничек уңайсыз булып китә. — Ни өчен?! — Сез шул кадәр авырлыклар, газаплар күргәнсез... — Ә сез биредә ансат һәм рәхәт тордыгызмыни? — Юк, әлбәттә. — Шулай булгач? — Ләкин сез күргәннәрне без күргәннәр белән чагыштырып буламыни? — диде ул һәм күкрәге өс- тенә салынган кара ефәк кашнясы- ның бер очын, ачылып торган муенын уратып, артка ташлады. Бары хәзер генә мин костюмының сул ягына кадаган ике тар гына медаль билгесен күреп алдым һәм аның минем белән никадәр тыйнак, кечелекле булып сөйләшүенә чын- чынлап гаҗәпләнә калдым... Бу тыйнаклылык, мескенәюгә һич охшамаган, бары тик әдәп күрке булган бу кечелеклелек пөхтә, сөйкемле кыяфәтнең табигый эчтәлеге булып күренде миңа. Ничектер, үзем ДӘ СИЗМӘСТӘН: — Нур өстенә нур! — дип әйтеп ташладым һәм бармагым белән күрсәтеп: — Менә бу кадерле билгеләрне сезгә бушка гына бирмәгәннәрдер һәм тегеннән кайтып сезнең белән очрашкан танышларыгыз эчләреннән, менә безнең җиңеп кайтуның сәбәпчеләреннән берсе шушы ханым икән дип әйтә торганнардыр, — дидем. Ул сөенеп минем күзләремә туры карады һәм ашыгып: — Әгәр минем турыда шулай уйлаучылар булса, чын күңелемнән рәхмәт аларга! —диде. Шул арада чаттан i трамвай да килеп чыкты. Вакытсызрак килде ул килүен, ләкин, чара юк, китәргә кирәк иде. 1 — Сез1, кайсы якка?—дидем мин. 
— Мин каршы якка... — диде ул , һәм, бик кыска гына паузадан соң, — ирем янына клиникага барам. — дип өстәп куйды. Минем бик үк аңлап бетмичә каравымны күргәч ул янә тавышын акырынайта төшеп: — Икенче ай авырый инде, — диде. —- Шулаймыни?! Нәрсә’ булды соң? Ул аз гына' көттереп җавап бирде: — Ашказанына операция булган иде... — Кызганыч! Хәле ничек соң? — Рәхмәт, яхшыра инде. Хәзер генә мин бая аның йөзе өстенә нинди хисләрнең яктысы һәм күләгәсе калкып чыгуын аңладым. Әйе, тормышта һәркем, өчен шатлык та, хәсрәт тә була торган нәрсәләр. Ул ике арада туа башлаган уңайсызлыкта калуны' булдырмаска теләгәндәй көлемсерәп: — Аның янына баргач сөйләргә яңа хәбәрем булды, — диде. — Гафу итегез, нинди яңа хәбәр ул? — Фронттан кайткан^ янә бер танышымны очраттым, диярмен. — Андый игътибарга лаек булуым өчен шатмын.. Таныш бул- масак та миннән үзенә сәлам әйтегез. — Рәхмәт, әйтермен, әлбәттә!.. Килеп туктаган трамвайга кешеләр ашыгып керәләр иде. Миңа да кузгалырга вакыт җитте. — Яхшы, хәзергә хушыгыз! — Хушыгыз! Ул перчаткасын салып миңа кулын бирде. Миң трамвайга утырдым. Эчкә үтмичә, площадка да, тыгызланып тулган халык арасында, тукталдым һәм) артыма борылып карадым. Кузгалып киткән трамвайдан аның әле елмаюы китеп бетмәгән йөзен һәм 

Икенче көнне 6 7 
 
 минем тарафка карап торуын күрдем. Безнең карашлар очрашмадылар. Ләкин мин ихтыярсыз эчемнән «мине янә күрдеме икән?» дип борчылып уйлап куйдым. Табигый инде, трамвайга утырып китсәм дә мин уйларым, хисләрем белән аңардан) аерыла алмадым, киресенчә, трамвайның баруын, аның эчендәге кешеләрне күрмәс, тоймас булдым. Яшерәсе юк, бу , очрашу мине бик тирәнтен дулкынлатып өлгерде һәм минем үз-үзем'не) сәя- хәтчесыман тоеп маташуларымны берьюлы юкка чыгарды. Юк, мин торган шәһәремә генә түгел, биредә үткәргән гомеремә кайтканмын икән! Менә ул үткән гомернең бер онтыла язган сәхифәсе) ачылды һәм мин вакыт үтү белән саргая башлаган бу сәхифәнең юллары арасыннан моңарчы миңа билгеле булмаган яңа мәгънә тапкан кебек булдым. Күкрәгемә тулган хисләр яктысында мин бу яңа'мәгънәне аңларга тырышам. Нәрсә соң ул?!.. Бу өстән генә таныш ханым белән көтмәгәндә очрашу минем йөрәктә нәрсә уяттыр нәрсә тудырды — яңа берәр нәрсә тудымы, яки электән булган нәрсә шулай терелеп, кузгалып куйдымы?..1 Менә моннан берничә минут кына элек каршымда басып торган ул ханымның җанлы кыяфәтеннән күңел күзләремне аерып ала алмыйча эчемнән аңа дәшәм: «Сөекле ханым, кем сез миңа? Ни өчен сезнең тыйнак сүзләрегез, күптән онтылып яңадан хәтергә төшкән тансык көй шикелле, колагым төбендә яңгырадылар? Ни өчен сезнең дустана карашыгыз яшьлегемдә беренче тапкыр очраткан сөю карашы төсле булып йөрәгемә иңде?.. Нинди кодрәт белән әле сез минем тыныч яткан күңелем күлен вак, якты дулкыннар белән чуарлап өлгердегез?», һәм мин сакланып кына, гүя акылымның ачуы ! килеп күкрәгемдә тибрәнгән нурлы хисләрне качырмасын өчен, курка-курка гына «мәхәббәт!» дим. Әйе, мәхәббәт! Бик күптән әйтелмәгән бу сихри сүзнең чын булуына ышанасым килепме, яки аның бөтен хыялый ләззәтен татырга теләпме, мин янә тәкрарлыйм: «Мәхәббәт!». Ләкин нинди мәхәббәт соң ул?.. Мин аңлыйм, үкенүне урынсыз табам һәм үзүземнән яшерә алмыйм: шик юк, ул моңар.чыга кадәр хуҗасына икърар ителмәгән һәм моннан соң да, икърар ителмәячәк, мо- ңарчыга кадәр сыналмаган һәм моннан соң да гамәлдә сыналу ихтималы булмаган, моңарчыга кадәр уртакланмаган һәм моннан соң да уртаклашырга соң булган мәхәббәт! ! ( Ләкин кайдан туды соң әле ул?. Күрәсең, моннан 15—16 ел элек ул ханым белән танышу һәм бераз гына вакыт якын булып йөрешү эзсез узмаган. Күрәсең, 16 ел әүвәл күбәләк шикелле минем тирәмдә әйләнеп, азга гына кунып, тиз генә очып киткән ул кыздан йөрәгемә мәхәббәт орлыгы төшеп1 калган. Тик бу орлык — бик зәгыйфь булганмы ул, бик өскә генә төшкәнме?, әйтә алмыйм — тамыр җибәрмәгән,1 бөреләнмәгән, чәчәген ачмаган., һәм мин аны шушы көнгә кадәр сизмичә, бар диеп тә) белмичә йөргәнмен. Ләкин ни өчен, ни сәбәптән мин аиы менә хәзер тойдым,, таптым? Янә 15— 25 ел бер шәһәрдә торып, урамнарында ара-тирә аның белән очрашып йөрсәм дә һаман шулай текәлеп караудан, аерылышып киткәч уйланып барудан уза алмаган булыр идем. Бәлкем ул хәзер миңа бөтенләй башка, әүвәлгечә һич ошамаган сурәттә күренгәндер? Юк, бу бик үк дөрес түгел. Кешэ күпме геПә үзгәрмәсен — әүвәлге сыйфатларын бер вакытта җуеп бетерми... Шик юк, ул хәзер картая төшкән, ләкин мин! аның йөзендә беренче мәртәбә очраткан кызымның чыраен күрмиммени?!. Хәзер ул шактый сабырлана, тыйнаклана төшкән, ләкин мин аның яшь кыз чагындагы рухи нечкәлеген, күңелле паклеген сизмиммени?!. Ә шулай да ни өчендер «мәхәббәт» диюем теге чакта түгел, менә , хәзер телемә килде. Күрәсең, озак еллар буенча йөрәктә сизелмичә сакланып яткан мәхәббәт 

68   Әмирхан_ Енвкя 
 
 тойгысын һич уйламаганда тоеп, т.ябып алу өчен нидидер яна шартлар кирәк булган. Әйе, ул шулай! Чыннан да мин бүген кем, кайда мин?.. Минем өстемдә ерак илләрнең тузаннарын ияртеп кайткан соры шинель, хыялымда әле күптәк түгел генә миннән торып калган ят шәһәрләрнең, ят авылларның, ят кырлар һәм юлларның матур да, ямьсез дә, төзек тә, җимерек тә, куанычлы да, шомлы да булган күренешләре ачык, тере булып сакланалар һәм мин менә бу сагынып кайткан шәһәремнең тансык күренешендә шул чит сурәтләр белән аралаштырып күрәм... Янә тагын 4 елдан соң бүген беренче мәртәбә аны — җыйнак гәүдәле, сөйкемле чырайлы, уйчан карашлы кечкенә ханымны очраттым. Ах. менә ничек!, дим мин ихтыярсыз, дүрт ел буена фронтта йөреп кайтуым кирәк булган икән! Сугыштан кайтуым, сугышны бетереп, тере булып кайтуым кирәк булган икән!.. Әйе, әйе, әгәр мин траншея пычракларында аунамаган булсам, бозлы суларны кичеп чыкмаган булсам, үлемнең сөяк кулларын бугазымнан каерып ташламаган булсам, әгәр мин агач ботакларына эленеп калган кеше эчәкләрен, яз көне яшәреп килгән җир өстендә череп яткан ялгыз кеше гәүдәсен күрмәгән булсам, менә хәзер мәхәббәт дигән ул гади тойгының мөкатдәс орлыгын бәгыремнең җанлы төере шикелле итеп тоеп ала алмаган булыр идем! ...  ......................... 
 Суз юк, хәзерге минутта кичергән бу тойгыларым миндә сер булып калыр. Ул ханымның үзенә түгел, дусишләремнән кемгә дә булса мин аны| бер вакытта да, әлбәттә, ачмаячакмын. Әйдә, хәзер тапканым үзем өчен генә эчке) юанычым, сөенечем булып калсын!. Әгәр ул ханым белән яңадан очрашырга туры килсә мин аның якты йөзе, әдәпле кыланышы, ирен, баласын сөйгән саф, сизгер йөрәге, ил күрке була алырлык! намуслы эшчәнлеге алдында тирән ихтирам белән башымны гына иярмен. Әмма ул ханымга бу минутта мин кат-кат рәхмәт әйтүдән тыела алмыйм. Гүя ул мине кулларымнан җитәкләп яшьлегем бакчасына алып керде. Мин чәчәкләрнең исен беренче тапкыр нечкәреп сөенер өчен иснәгән вакытларымны, кошлар сайравыннан беренче тапкыр рухланып канатланган чакларымны, һәр туган язның алсу иртәсе, гомерем иртәсе булып күренгән яшьлек елларымны хәтеремә | төшердем. Алар исә — ул вакытлар, ул тойгылар — барысы да менә шушы шәһәрдә, шушы, шәһәрне чорнаган һавада, шушы шәһәрнең җире, суы, урманнарында, ниһаять, шушы шәһәрнең, сөекле! ханым, сезнең шикелле яшьләре арасында туган иде. Сугыш михнәтләрен күптән түгел генә артта, калдырып, кичәгенәк кенә әле шәһәремә аяк баскан мин: — Илем минем — гомерем j минем! Үткәнем генә түгел, киләчәк тормышым, бәхетем дә бары синең изге туфрагыңда! — дип яңадан бер тапкыр иманымны беркетеп куйдым.