Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ 



1946 елның 26 апрелендә татар халкының бөек шагыйре, Ватаныбызның патриот-художниклары токымыннан иң күренеклеләренең берсе булган Габдулла Тукайның тууына 60 ел тула. Шагыйрьнең тормышы кыска һәм авыр булды. Ул 1913 елда, 27 яшендә. иҗат көче чәчәк аткан чакта чахоткадан үлде. Менә шушы бары тик 8 ел гына иҗат гомере дәвамында шагыйрь бай һәм гүзәл шигъри мирас калдырды. Тукайның революциондемократик идеяләр белән тулган бай эчтәлекле иҗаты татар халкының художество үсешендә яңа этап тудырды. Патша самодержавиесе һәм милли эксплоататорлар сыйныфы золымыннан жәфа чиккән татар халкының социальполитик карашларында һәм омтылышларында, бигрәк тә 1905 иче елгы революция тәэсире астында туган борылышларны Тукай үз иҗатында ачык чагылдырды — бу яна этапның характерлы якларыннан берсе әнә шунда. Икенчедән, Тукай иҗатында рус классик әдәбиятының алдынгы традицияләре татар халык поэзиясе җирлегендә үзенчәлекле булып тупланды. Бу мәгънәдә Тугай—рус реалистик сәнгатен татар әдәбиятында дәвам иттерүче булды. Шул рәвешчә, Тукай татар әдәбиятында революцион-дсмокра. тик эчтәлекле критик реализмны нигезләүче һәм тудыручы булды. 
  
Татар шигъри телен тудыручы, рус классикасын тәрҗемә итүдәге беренче югары талант һәм татар балалар әдәбиятын нигезләүче дә ул иде. Болар һәммәсе Тукайны татар әдәбиятын яна баштан корган, аның яңа дәверен башлаган һәм киләчәккә юнәлеш билгеләгән күренекле демократик шагыйрь итеп характерлыйлар. 
Г абдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай 1886 елның 14(26) апрелендә, элекке Казан губернасы, шул ук өязнең (хәзерге Татарстан республикасы, Әтнә районының) Кушлавыч авылында туган. Тукайның тормышы искиткеч авыр һәм рәхимсез булды. Ул биш айлык сабын чакта атасы үлә. Анасы тиздән икенче иргә кияүгә чыга, ә Габдулланы бөтенләй чит һәм явыз бер карчыкка тәрбиягә биреп калдыра, ('оцыннан шагыйрь үзе дә һәм аның авылдашлары да өч яшьлек Габдулланың кышкы суык төннәрдә 

Татар халкының бөек шагыйре 87- 
 ничек яланаяк ишек алдына йөгенеп чыгуларын һәм усал карчыкның, аны каргый-каргый, туңып каткан ишекне ачып кертүләрен ачыну белән искә алып үткәннәр иде. Тәрбияче карчыкта берникадәр торганнан сощ Габдулла үзенең анасы янына, Саена авылына күчерелә, ләкин тиздән анасы да үлә. һәм өч яшьлек Габдулла бөтенләй ятим кала. Әнә шул көннән башлап ул, ата-ананың мәрхәмәтеннән мәхрүм калып, рәхимсез язмыш кулына тапшырыла. Үги ата шунда ук малайны Өчиле авылына, бабасы (анасының атасы), Зиннәтулла карт карамагына озата. Ләкин Зиннәтулла картның берсеннән-берсе кечерәк алты баласы булып, тормышы да бик ярлы булганлыктан, бу семьяда Габдулла өчен һичбер төрле ышаныч күренми, һәм Зиннәтулла карт, артык уйлап тормыйча, үтеп баручы ямшикка утыртып, беренче туры килүче рәхимле кешегә асрауга бирү өчен, малайны Казанга озата. Казанда, Печән базарында, ямщик Габдулланы асрауга бирергә тәкъдим итен йөргәндә. Яна бистә кустаре Мөхәммәтвәлн аны үзенә алып китә. Тукай берникадәр вакытка монда, ата-ана шәфкатен күргәндәй була. Ләкин асрау баланың мондагы тормышы төштәге кебек кенә булып кала: Мөхәммәтвәлн һәм •аның хатыны көтмәгәндә авырып китәләр һәм, үзләренең үлүләреннән куркын, Габдулланы яңадан бабасына озаталар. Ике атна да үтми, Зиннәтулла карт Габдулланы Кырлай авылы крестьяны Сәгъдигә асрау малай итеп биреп җибәрә. Ләкин, бу семьяның үзендә ир: бала дөньяга килү сәбәпле, Габдулла инде артык кашык исәпләнеп һәм «анасы» тарафыннан читләштерелеп кагыла башлый. Шулай торганда, бер көнне берәү килеп чыгып, Габдулланың ниндидер туганнары барлыгын хәбәр итә һәм аны алар янына алын китү өчен килгәнлеген белдерә. Шулай итеп, 1895 елда 9 яшьлек Габдулла, атасының сеңелеме янына — Уральск шәһәренә ал- Дырыла. Шул рәвешчә, бала Тукай ның ишектән-шпеккә сөрелеп, йөрүе туктала. Уральскида Тукай татар мәдрәсәсендә укый башлый һәм бер үк вакытта рустатар классларына да йөри. Укуының дүртенче елында монда аның җизнәсе — соңгы тәрбиячесе үлә. Ул, иске татар мәдрәсәсе шартларына күчеп, укуын дәвам иттерә һәм шунда ук уз тормышын үзе алып бара башлый. Нинди дә булса практик белем бирүдән бик читтә торган әнә шул иске мәдрәсә почмакларында Тукай 10 еллап гомер үткәрергә мәҗбүр була. Шагыйрь мәдрәсәдә үткән мәгънәсез гомерне соңыннан: Күп яттык без Мәдрәсәдә, Аңламадык Бернәрсә дә; Селкенмәдек Таш* төсле без, Җилбер-җилбер Җил бәрсә дә... дип бәяләгән иде. Ләкин шулай да, 7 атар мәдрәсәләренең схоластика белән томаланган һәм шәкерт көнкүрешенең күңелсез шау-шуы шартларында, искелекнең барлык кирелекләренә карамастан, булачак шагыйрь дөньяны һәм тормышны аңлау өчен кирәкле белемне алырга тырыша, рус телен һәм әдәбиятын өйрәнү юлына баса һәм мөстәкыйль фикер иясе булып җитешү өчен омтыла. Менә 1905 ел революциясе кабына. Уральскида да беренче татар газетажурналлары чыга башлый. Тукай, мәдрәсәне калдырып, типографиягә керә, анда фальцовщик, наборщик һәм корректор булып эшли. Шул ук вакытта 19 яшьлек Тукай шагыйрь булып та китә. 1905 елда. «Фикер» газетасының- беренче санында беренче күрнекле шигъри әсәре — «Мужик йокысы» басылып чыга. Ул әсәр рус крестьян шагыйре А. В. Кольцовның «Что ты спишь, мужичок?» шигыренең ирекле тәрҗемәсе булып. Тукай анда ' татар крестьяннарын уянуга һәм активлыкка чакыра. Бу шигырь саф| татар халык телендә оста тәр

8b Г. Халит 
 җемә үрнәге булып кына түгел, ә шагыйрьнең татар әдәбиятында ниндидер яңа бер тавыш биреш и омтылуын да күрсәтеп тора иде. Шуның артыннан ук шагыйрь чәчмә белән И. А. Крылов мәсәлләреннән тәрҗемәләр циклын бирде. Ул аларны соңыннан «Энҗе бөртекләре» исеме астында аерым җыентык итеп тә бастырды. Димәк, үзенең беренче шигъри тәҗрибәләрендә үк Тукай рус әдәбияты белән турыдан- туры бәйләнеш башлый. Шул рәвешчә. ул. беренче шагыйрь буларак, татар әдәбиятына рус демократик әдәбиятының идеологии агылышын ачык итеп алып керде, һәм шагыйрьнең бу иҗат тенденциясе соңга таба тагын да үсә һәм көчәя барды. Бөек рус әдәбиятына булган иң беренче мәхәббәтен һәм үзенең аның белән булган эчке иҗади бәйләнешен Тукай иң элек 1906 елда, «Пушкинга» дигән одасында көчле тавыш белән белдереп чыкты: Тиңдәшсез шагыйрь булдың, афәрин, • Пушкин Александр! Минем дә омтылыш-дәртем синең дәртең белән бердер. Йөрәкләрдән алып ташлый караңгылыкны җырларың, Чагылдырган кебек дөнья кояшның якты нурларын. Укыдым бар әсәреңне, күңелгә ятлап үз иттем. Кереп гөлбакчаңа, мин дә җимешләрен авыз иттем. Минем эшем түгел һич тикшерү — дип: кайсы диннс/н бу, Теләгем тик синең язган әсәрләреңне өйрәнү. 2 дип, шигъри чишмәләренең һәм иҗат таянычларының кайда икәнлеген ачык итеп күрсәтте. 1905-07 еллар дәвамында ук инде Тукай үзенең яна идеяләр һәм яңа хисләр шагыйре, 1905 елның төп революциондемократик мотивларын чагылдыручы ирек җырчысы икәнлеген татар җәмәгатьчелегенә ачык күрсәтә алды. Шагыйрь үзен «Революциянең утлы вулканы» дип юкка гына атамады. Әдәби эшчән- легенең беренче адымнарыннан ук, ул Россия халыкларының бөек азатлык хәрәкәтенә мактау җырлаучы ялкынлы политик лирика байрагын күтәреп чыкты: «Ачыл, азатлык бакчасы! Сандугачларың сайрасын, милләтнең киләчәге айлы якты кичәдән дә яктырак булсын* дип язды ул «Хөррияткә» исемле одасында. • Иске Россиянең кечкенә шәһәрчекләренең берсендә яшәгән .хәлдә, Тукай гомуми рус революциясен, татар халкының милли уянуын, сүз һәм матбугат иреген котлады, коллык белән көрәшергә, сорыкортларны,                      2 Кави Нәҗми тарафыннан тел ягыннан гадиләште|>елгән текст буенча алынды. Г. X. бюрократларны бәреп төшерергә чакырды һәм ирек өчен һәлак булган батырларның изге тырышлыгы эзсез югалмаска тиешлекне күрсәтте: Күп яшь егетләр үлде, Мәетләр дөнья тулды... Шәкерт-студент бары, Дарга асылганнары, — Сез бу арысланнарны Онытмагыз тндея. Кызганмады малларын. Корбан кылды җаннарын. Җан биргәндә' шатланып, Көлә-көлә үлдея... дип язды шагыйрь 1906 елда («Хөррият хакында»). Тукай үзенең беренче әдәби чыгышларында ук хезмәтчел крестьян массасының төп интересларын ачык гәүдәләндерә алды. Дәүләт Думасыннан көлеп, 1906 елда ук инде шагыйрьнең: Ач-ялангач мужикларга Кайда ирек, кайда җир? I Биром дидең, вәгъдә бирдең, Күрсәт җирен! Кайда?— бир... шикелле ачынулы юллары аның беренче әдәби адымнарында ук халык теләкләрен даулау һәм яклау юлына политик җитдилек белән басканлыгы турында сөйлиләр. Һәм 1905 ел революциясе дәверендә инде халыкка булган чын демократик мөнәсәбәт Тукайның дөньяга карашында ачык формалашты. Халыкның демократик таләпләре өчен көрәшкә үзен чын күңелдән баглаган хәлдә, яшьләргә һәм интеллигенциягә мөрәҗәгать итен, шагыйрь тагын да катлаулырак һәм авыррак булган тормыш һәм иҗат чорына ышаныч белән кереп китте: 
Татар халкының бөек шагыйре 
 Әйдә халыкка хезмәткә, Хезмәт эчендә йөзмәккә; Бу юлда һәртөрле хурлыкка, зурлыкларга 3 түзмәккә! 1905 иче елның азатлык идеяләре һәм рус классик поэзиясенең югары уйтойгылары белән илһамлан- , ган Тукай, актив хезмәт һәм иҗаг өмете белән, Казанга—татар халкының культура, мәгърифәт үзәге- !.ә һәм милли интеллигенция арасы, на омтыла. Шагыйрьнең типографиядәге хезмәттәш дусларына — газета наборщикларына төбәлгән «бу сүзем — соңгы сүзем, сау булыгыз, дуслар—наборщиклар» 4 5 кебек сүзләре җылы саубуллашу булып яңгырый. Әйе, аңа, ялкынлы темпераментлы һәм иҗтимагый политик интереслар белән тулып уянган шагыйрьгә, Уральск шикелле артта калган шәһәрчектә тар да, кызыксыз да иде. Шулай ук Тукай, ачык- тан-ачык демократик фикерләре һәм типография эшчеләре арасындагы агитациясе өчен, издательләр тарафыннан хезмәттән дә мәхрүм ителә. «Мәтбага берлән уйнаган бер байга» дигән шигырендә (1907) Тукай ул нздательләрне ләгънәтләп түбәндәгечә язган иде: И аягың коргыры! Намусыбызны таптадың, Зөлмәтеңнең 6 хөрмәтенә шәмсебезнс 7 капладың. Ташла тиз! Пычратма матбугатны, кит! бер якка кит! И печән өстендә! өргән һәм талашып яткан эг! 1907 елның көзендә Тукай Ураль- скидан китеп, Казанга туктаудан элек, 12 ел буена күрмәгән, ләкин балалыкның беренче эзләрен үзендә алып калган туган җирләрендә — Казан артындагы авылларда була. Үз тормышындагы бу вакыйгаларның матур тәэсире астында шул ук елны шагыйрь «Шүрәле», «Пар ат» һәм «Туган җиремә» кебек гүзәл әсәрләрен яза. Бу әсәрләр үзләренең халыкчан мотивлары, тел гадилеге һәм лирик ягымлылыклары белән шул вакытга1ы татар җәмәгатьчелеген гаҗәпләндергән әсәрләр булып, шагыйрьнең үз туган иленә һәм аның эшчән халкына мәхәббәт хисләре белән сугарылганнар. Тукайның Казанны һәм туган җирен, бала чагыннан ук ташлап; китүенә дә карамастан, артык дәрәҗәдә сагынып кайтканлыгы билгеле. 
                     3 В ә л и — ләкин дә - Гани м ә т маллары — сугышып, яулап алынган маллар. 4 3 у р л ы к л а р г а — авырлыкларга. 1 <Га зета мөрәттипләренә». 6 з о л м ә т е ң н е ң — караңгылыгыңның, наданлыгыңның. 1 Ш ә м с е б е з н е — кояшыбызны. 
Хәтта аның «Шүрәле» һәм «Пар ат» кебек әсәрләре, туган җирләрен сагыну һәм шунда ашкыну хыялы белән илһамланып Уральскида. вакытта ук язылганнар. Шуның белән бергә, аеруча «Шүрәле» поэмасы шагыйрьнең чын халык теленә беренче нык борылыш ясавы кебек әһәмиятле фактны да гәүдәләндерә. Шулай итеп, Тукай Казанга туган якларны сагыну һәм аның белән бердәмлек тойгылары астында, үз халкының культура һәм агарту эшләренә турыдан- туры хезмәт итү кирәклеген тирән- тен аңлаган гражданин сыйфатында килде. Моның политик тирәнлек белән яңгырашын шагыйрь «Китмибез!» шигырендә ачык күрсәтте. Тукайның Казанга күчүе Россиядәге иҗтимагый вакыйгаларның кискен үзгәреш чорына, ягъни кара реакциянең демократиягә каршы һөҗүм башлавы елларына туры килсә дә, Тукай актив иҗаттан китмәде, киресенчә, үзен соңыннан күп кенә авырлык һәм газапларга дучар иткән демократик интереслар өчен, халык өчен эшкә һәм көрәшкә ташланды. 1908 елда «Тормыш» шигырендә бу турыда ул шулай ЯЗДЫ: 
Бу тормыш кем белән туктар талаштан? Сугыш син һич тә армас, туктамастан... Көрәшмәк куркыныч — күп хәлләре бар, Вәли 1 җиңгәч, ганимәт маллары - бар. Кап эчкеч ул вә ерткыч юлбарыстан Качармы юлбарыстан бер арыслан? Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан. Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан.
•о Г. Халиг 
 Тормышының һәм иҗатының Казандагы дәверендә Тукай күренекле сатирик, лирик һәм публицист булып формалашты. Үзенең башлангыч революцион-демократик идеяләренә, әдәбп-эстетик тенденцияләренә һәрчак ышанычта булып, аларны принципиаль югарылыкка, социаль-поэтик җитлегү югарылыгына күтәрде һәм талантының яна үзенчәлекле якларын күрсәтте. Тукайның дөньяга карашында булган үткен һәм принципиаль бер сыйфат аның сатирасында аеруча нык гәүдәләнде. Тукай сатирасы — татар әдәбиятындагы критик реализмның иң югары ноктасы булуы бәхәссез. Бу сатирада патшалык строена, милли-буржуаз элементларга, аларның куркаклыгына, ялагайлыгына, мещанлыкка, урта гасыр калдыкларына, кара груһларга һәм йөз еллар буена сакланып килгән феодаль-дини фанатизмга каршы татар халкының тирән нәфрәте тупланды. Баштан-аяк реакцион ул төркемнәргә нәфрәт һәм алар белән көрәш Тукай иҗатының буеннан- буена кызыл җеп булып сузылып барды. Ул инде Уральск дәверендә үк аларның сорыкортлык битлекләрен нәфрәт пафосы белән ачучы шагыйрь-сатирик, памфлетист икәнлеген күрсәтте. 1906 елда язылган «Сорыкортларга» шигырендәге зәһәрле һәм каһәрле юллар үзләре генә дә моңа ачык дәлил булсалар кирәк: I Аристократ-сорыкортлар—калын корсак, кечек башлар, Алгыйлар соц бирән булган кешеләр, ну, гаҗәп ай-яй! Халык батсын да бетсен, тик болариыц эчләре күпсен, Авызлары ачык бик кип, ниен бар: Дай сюда, дай-дай! Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак, Лотын ярсак боларны без. заман үткәрми, картаймай. Ярыйк, дуслар, ярыйк, дим. чөнки безнең бәхтебез шунда, Ш;,.rip йоткан безем икьб лебезне 8 бер дә Еызганмай... Ашап яткан сорыкортка кадалдым мисле хәнҗәр мин; Боларнын мәсләге — бсзне талау бит бен дә кызгапмай. Моннан башка Тукайның Ураль- скида 1906-07 елларда язылган «Шартлар», «Хаҗи», «Төш күрдем^ кебек сатирикпублицистик үрнәкләре ул вакытларга кадәр татар әдәбиятында бөтенләй булмаган социаль, политик памфлет жанрын шагыйрьнең бик тиз үзләштерә алуы турында сөйлиләр. Казанга килүеннән соң бер ел үткәч, ягъни 1908 елда, Тукай үзенең классиксатирик поэмасы «Печән базары яхут Яңа Кисекбаш* белән чыкты. Тукай бу зур әсәрендә кадимче сәүдәгәрләрнең, тагар                      8 • И к ъ б а л с 6 е з— якты киләчәгебез. мещаннарының һәм руханиларының политик-мораль түбәнлеген гаять зур сатира көче белән фаш итте. «Яна Кисекбаш» поэмасы илдә контрреволюциянең рәхимеезлегс хөкем сөргәндә һәм татар монархистларының,. консерваторларының патшага, полициягә тырышып булышулары вакытында иҗат ителде Менә шундый моментта Тукан мил- ләтчел һәм монархии реакңиягә үзенең бу әсәре белән рәхимсез һөҗүм ясады. Шуңа күрә дә поэма демократик фикерле яшьләр арасында һәм, гомумән, алдынгы татар җәмәгатьчелегендә искиткеч уңыш казанды. Шагыйрь үзенең бу поэмасы белән иң элек «Шәрык клу- бы»пда чыгыш ясый. Монда булучылар, поэманың һәр юлы саен диярлек, шагыйрьне котлап кул чабалар: 1908 елның ноябренда поэма аерым басма булып чыга һәм анык 4000 данәле тиражы бер ай эчендә таралып та бетә. Ул вакыттагы татар әдәбияты һәм матбугаты өчен бу сенсацион бер вакыйга булды. Шул рәвешчә, Тукай бу поэмасы белән үз иҗатының сатирик тармагында яңа һәм зур адым ясады; 1998 елда Фатих Әмирхан, «Яна Кисекбаш» басылып чыгу уңае белән, Тукайны «татар галәменең нн оста юмористы» дин шикләнми әйтергә мөмкин икәнлеген язды («Әльислах», № 52, 1908). Тукайның сатирик юнәлештәге эш чәйлегенең эчтәлеге һәм формасы бик киң. Үзенең күпләгән памфлетларында, фельетоннарында, са- 

Татар халкының бөек шагыйре 91- 
 гнрик шигырь-поэмаларында ’ һәм эпиграммаларында шагыйрь татар тормышындагы өстен катлауларында һәм аның интеллигенциясендә булган фанатизмны, азиатщинаны, х анҗа л ы к н ы, о б ы в а т е л ь л е к н е, и к е - I әзлелекне, ялга н н ы, с атлы к җа 11 - лылыкны һәм аларның милләтчел- монархик демагогиясен фаш итте. Тукай сатирасының үткенлеге и< - литкеч. Бу үзенчәлек аның Һәрбер сатирик юлында ярылып ята. Ишан» шикелле кыска гына эпиграммаларында да шагыйрь урта гасыр караңгылыгыннан калган сонгы сорыкортларның типик образын гаять көчле сатира чаралары аша укучының күз алдына бастыра алды.- Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган. Кибән чалма кибәк башта: ишан булган имеш хайван! Икенче очракта Тукай үз заманының икейөзле һәм мораль түбән булган милләтче интеллигент сурәтен бирде: Бер егет шәмдәй буен катырып йөри, \лга дип, милләт, сине чакырып йөри; Белмисен, милләт, синец хаккың өчен. Нинди хырлар ул егет шапырып йөри. Ул синец-чөп, милләтем, атылып йөри. Армый-талмый, көн вә төн ватылып йөри; /Каны һәм вөҗданы шул юлда фида: Кайда бай күрсә: шуңар сатылып йөри. Кайда барса, шунда «милләт» дип йөри. Мин мөхәррир һәм дә бик шәй дип йөри; Инд* дә милләт, тәрәкъкый итмәсәц. Рестораннарга кереп акырын йөри! («Сибгатуллин». 1910) Реакция елларында апатиягә бирелгән һәм халык язмышына карата илтифатсызлык күрсәтә башлаган интеллигенция вәкилләренең эшсезлеге өчен Тукай туктаусыз ачуланды һәм нәфрәтләнде. Демократиягә булган ышанычларының сонгы чаткыларын да саклый алмаган һәм, үзенең элекке эшчәнлеген тәмам югалтып, реакция белән килешкән яшьләр турында шагыйрь болай ЯЗДЫ: Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас, Сүнә яшьләрдә ут кабыныр-кабынмас. Кич, якты вә милли бер күңелдән Бүген сычкан угыдай нур табылмас. Вә кем бар, йөз чөерми милләтеннән, Көмеш, алтын сәнамнарга табынмас?.. («Яшьләр», 1910) Үз хәленең барлык кыенлыкларына карамастан, әнә шундый рухи һәм политик атмосферада, Тукай бөтен көче белән үзенең идея югарылыгында калырга тырышты. Милли буржуаз интеллигенция белән генә түгел, ә эсер-анархистик, аумакай вак-буржуаз язучылар төркеме белән дә Тукай рәхимсез рәвештә идея көрәше һәм әдәби көрәш алып барды. Татар буржуа матбугатына бәйле булмас өчен, Тукай Казанга килү белән, сугышчан демократик матбугатның бердәнбер органын булса да тудыруны үзенең төп максаты итеп куйды. Ул, драматург Г. Камал белән берлектә, 1998 елда Казанда беренче тапкыр «Яшен» исемле сатирик журнал чыгару эшенә керешә, ләкин бу журнал унын.чы номерыннан соң, 1909 елда туктала. Тукай тәкъдиме буенча, яшьләрнең демократик өлеше көче белән, икенче бер сатирик орган тудыруга тырышлык ясала һәм 1910 елда «Ялт-Йолт» журналы чыга башлый. Идея җитәкчелегенең һәм әдәби оформлениесенең бөтен авырлыкларын Тукай, бер үзе диярлек, алып бара. Журналның күп кенә номерлары анын каләме белән генә диярлек башкарыла, һәм, чыннан да, «Яшен», аннан соң «ЯлтЙолт» кебек сатира журналлары аркылы Тукай, үзенең актуаль һәм кыю мә- каләпамфлетлары белән, реакциянең иң авыр елларында да, татап җәмәгатьчелегенә милләтчел-монар. хпк чыгышларның кая барган- лыкларын дөрес аңлауга юнәлеш бирүче булды. Тукан публицистикасы нҗтимагый-политпк мәсьәләләргә алдынгы демократик пдеялэо позициясеннән кагылып һәм бәя биреп торды. ‘ Либераллык һәм реакционлык нинди генә ноктадан чыкмасын, Тукай каләме аларны һичбер кызганмады. Шул рәвешчә, 1905 ел революциясеннән соң Тукай татар әдәбиятының бөек сатиригы һәм юмористы, хәтта 

  Г. 
 
реакциянең пц котырган көннәрендә дә шушы активлыгын кнметми- че, бездә сатира журналлары нигезли алган иң күренекле публицист һәм журналист булып җитлекте. Лирик поэзия өлкәсендә дә Тукай пң беренче бөек татар лиригы һәм халыкның чын җырчысы итеп танылды. Аның поэзиясе татар авылларының тын һәм караңгы почмакларында да яши һәм киң катлау хезмәт ияләренең уй-тойгыларып үзенә әсир итә алды. Чөнки шагыйрь халыкның ирек һәм намуслы тормыш турындагы иң яхшы теләк. хыялларының тирәнлеген аңлый һәм хис итә белде. Болар һәммәсе шагыйрьнең халыкка булган9 10 дәртле мәхәббәтен һәм бәйлелеген, аның кайгы-хәсрәтенең мәгънәсен һәм капиталистик җәмгыятькә төбәлгән каргышын, ләгънәтен билгеләүче факторга әверелде: т  Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тпеш әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен... («Сәрләүхәсез», 1909) һәм ул капиталистик җәмгыятьнең талау һәм изүе, дини-политик реакциясе золымыннан ыңгырашучы халыкның «ачы хәсрәт көен» ✓кырлады: Мескен фәкыйрБ, иркен сулыш та алмыйсың, Аһ-ваһыннан һичбер вакыт бушанмыйсың; Көчләү сине сарих 1 золым иман белән, Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмыйсың. ("Золым», 1911) Каз лнный булса да, зур урманы, чыршы нараты бар; Казенный булса да гәрчә, эчим дисә— аракы бар. Житәр төсле түгелдер ничек хәмет итсә2 алланы, Хисансыз әйдәгән ихсан 3 иманны, һәм имананы. («Авыл халкына ни җитми», 1912) Ачлар, ялангачлар, йорт-җирсез- ләр, кыерсытылган-мәсхәрәләнгәп- пәр, кешечә яшәү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр һәм ыңгырашучылар дөньясы Тукай алдына үзенең барлык тулылыгы белән килеп басты. Газапланучыларга һәм җәфалавы? тормыш кичерүчеләргә, хәерчелек һәм ачлык рәхпмсезлеге белән кы- сырыкланган нарга шагыйрь бөтен рухн дөньясының тетрәве аркылы карады:                      > а р и х — ачыктан-ачык, - X ә м е т итсә — мактаса. 10 Ә й л ә г ә н ихсан — бирг ән. 
Көзге төн, мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый- Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннзя ил җылым. Иң сөекле эшче әүладем 1 бу ел ач калды дип. Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җнр җылы 5. («Көзге җилләр», 1911) Әнә шулай итеп, Тукай поэзиясе халыкның мораль-политик һәм материаль газабын үзендә тулы рәвештә гәүдәләндерде. Шуның белән бергә, шагыйрь халыкның рухн көчен һәм акыллылыгын торган саен тирәнрәк аңлый барды. Тукай лирикасы халык поэзиясе белән бик нык сугарылган. Ул яшь- ләй үк халык иҗатын, татар халык җырларын һәм көйләрен җыя һә.ч өйрәнә башлаган. Болар һәммәсе Тукай лирикасының һәм шигъри теленең формалашуына, иҗаты үскән саен, тагын да бай һәм нәтиҗәле итеп йогынты ясады. Халык иҗатындагы тел ныклыгы һәм үткенлеге, дөньяны лирик сиземләүнең һәм психик ситуацияләрнең байлыгы шагыйрь илһамының һәм эстетик карашларының чишмәсе булып әверелде. Реакция елларында шагыйрь кайчакта үзе дә икеләнеп, «җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?» дия, үз-үзенә сорау биргәләсә дә, ләкин, чынлыкта, татар хезмәт ияләренең чын күңелдән һәм мәңгегә яраткач шагыйре булу дәрәҗәсенә күтәрелде. Халыкны һич тә идеаллаштыр- мастан һәм аның ул замандагы йөнчелгән, артта калган һәм фанатик хәлен яшермәстән, Тукан сонгач ьнең дә, шигъри а кыллылыкмы и 
1 Э ш ч е ә ү л а д« г м -— этче балаларым.
Тагар халкының бөск_ шагыйре УЗ 
 да бетмәс-төкәнмәс хәзинәсе халык иҗаты булуын һәм халыкның бөек, куәтле рухи көч икәнлеген тулы тавыш белән әйтергә батырчылык ill те: сДөрестен әйткәндә, — дин чыкты ул 1910 елда, халык әдәбияты турындагы лекцияләрендә, — халык |3ур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы \л, әдип ул, шагыйрь ул; ул әле •әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Лә- кгн бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кеби гаризи i бер хәлдер». Азмы-күпме материаль ләззәт мөмкинлекләреннән дә мәхрүм ителгән хәлдә, Тукай үзенең тормышын тырыш хезмәт эчендә үткәрде. Бу — ’яшәү өчен көрәшне генә түгел, ә киеренке рухи хезмәтне күрсәтә лде. Аның өчен иң әһәмиятлесе ачык .иде: яшәү — димәк хезмәт итү, иҗат итү1 һәм халыкка эш күрсәтү. Үткән тормыш юлының тәҗрибәләрен йомгаклан, 1910 елда ул болан дигән нде: Пөреп мин шатлык эзләп бу гомер юлында акрынлап, «Гомер итмәк» димәкнең мәгънәсене аңладым чынлап: Гомер итмәк — тырышмактыр ялыкмый һич тә ял итми. Гаталәте хурлыгын асла үзеңә ихтыяр итми. Тиеш, имеш, үтәргә изге юлда бу гомер барсы Түләү берлән бурычны тәңремә һәм халкыма каршы. Бәхетлеме» шушы хәлдән, бүтән бер хәл дә көтмимен. Шушы юлдан ризамы», башка төрле юл да тотмыймын. («Гомер юлына керүчеләргә»). Реакция еллары шагыйрьдә халык язмышы өчен рухи җәфалануны гына тудырмадылар, бәлки зньщ физик саулыгын да төзәлмәслек итеп какшаттылар. Казанга КүчКэч, реакция башланганнан соң, Тукай тпз арада материаль һәм Мораль яктан авыр хәлдә калды. Всрдән, — шагыйрьнең иҗат продукциясенә карата Казанның китап бастыручылары тарафыннан булган 11 12 спекулятив мөнәсәбәт һәм, икенчедән, — шагыйрьнең идея принципиальлеге, нинди дә булса файда өчен җан сатарга, идея-эстстик принципларын алмаштырырга теләмәве аны һәртөрле материаль мөмкинлекләрдән мәхрүм иттеләр. Билгеле ки, Тукай әдәбият мәйданына чыгып, танылып китү белән үк, Казан нздательләрс аны аулый башладылар. Мондый мәсьәләләрдә тәҗрибәсе аз булган шагыйрь, әлбәттә,                      11 Г а р 11 3 11 ~~ читтән килгән. 12 р □ т а л ә т — ялкаулык. бик тиз алданды. Казанның китап бастыру чыларыннан берсе, Тукай күчеп килгәнче үк, шундый хәйлә эшләп өлгерә: аның Уральск дәверендә чыккан әсәрләрен теләгәнчә бастыру хокукын, нинди дә булса башка төрле материале» ярдәм күрсәтүне куймыйча, 39 сумга сатып ала. Соңра шул ук издатель- ләр Тукай әсәрләре җыентыкларын үз кулларына алып, күпләгән капитал җыйнадылар, ә шагыйрь гостиницаның салкын бүлмәләрендә хәерче тормышына дучар ителде һәм кан төкерде. Казанга килгәч, кечкенә бер издательствода юк кына хакка ул үз өстенә корректуралар карау, җибәрелә торган китапларны бәйләү, аларны почтага илтеп тапшыру һәм кибетләргә тарату кебек эшләрне башкаруны алырга мәҗбүр булды. 1910 елдан башлап, шагыйрьне туберкулезның беренче көчле борчулары йөдәтә башлый. Авыруы көчәйгән саен, аның хәле авырай- ганнан-авырая. Яшәү өчен кирәкле материаль мөмкинлекләре юк дәрәҗәсендә аз нде. Чөнки ул үзенең әдәби эше өчен тиенләп алган хакка яшәде, халык байлыгын үзләштерү һәм алдашу хисабына тормышын җайлаган кешеләр белән хәтта официаль мөнәсәбәтләрдә дә булырга теләмәде. Шуңа күрә дә ул ял һәм дәваланулардан мәхрүм булды. 1912 елда врачлар шагыйрьнең фәкать чирек үпкәсе генә калган- лыгын әйтәләр. Ләкин авыр уын ың ин авыр вакытларында да аңа әни ләргә туры килде: иртәгә ач калмас ^чеи, көненә 1—2 юл б\лса да

 
94 
язарга кирәк иде. Үләренә 6 ай калгач, Тукай бер типографиягә корректор булып ялланды һәм анда буяу, зәһәр кургашын исе белән агуланган һәм сулышны Суучан һава шартларында эшләргә мәҗбүр ителде. Өч ел буенча шагыйрь үлем белән көрәште. Аның бу фаҗигале көннәре турында Фатих Әмирхан 1914 елда мондый юлларны язды: «Төннәрнең берсе пде. Тукайның озак- озак сузылган йөткерүе минем бүлмәдәге тынычлыкны ярып, бөтен төнге дәһшәте в:* куркынычлыгы белән колагыма керде. Менә, менә шул йөткерүләр аның үпкәләрен тәмамга өзеп ташларлар да, Тукай дел ьядан сәфәр иткән булыр шикелле тоела башлады. Минем бүлмәмнән бео стена белән генә аерылган жирдо дөньяның иң зур серләреннән булган вакыйга (үлем) менә хәзер-хәзер вакыйг булыр н'ик’'лле хис ителде: мин урынымнан торып утырдым, киенеп, Тукай янына кер- мәкче булдым. Ләкиң 2—3 минут үткәндә Тукай үзе минем янымда иде. Ул, йөткеренә-йөткеренә, сүз башлады: — Үлемнән качып синең янга кердем әле! Юк, үлемнән түгел, ялгызлыкта үлемнән качып... Төнге лампаның зәгыйфь кенә яктысы астында «ялгызлыкта үлемнән качып» кео- гән Тукайның зәгыйфь торышы минем күзләремә үлемнең нәкъ үзе шул серле үлемнең нәкъ үзе булып күренде Пөрәк сикереиде, жаи куркынды, бугазга яшьләр тыгылдылар. — Мә. Тукай, ал минем таза үпкәләремнең берсен, берәр үпкәләп дөньяда торырбыз әле. — дип кычкырасы килгән шикелле булды. By төйнән соң инде Тукай «Амур»да озак тормады: аны больницага илттеләр...» («Тукай үлем алдында», «Кояш» газетасы № 377). Ул вакытларда A. М. Горький да Сергеев-Цснскийга булган хатларының берсендә болай язган пде: «Сез вәгазьчеләр (проповедники) художникларның бугазыннан тоталар дип зарланасыз. Бу һәрвакыт шулай булды. Бу .дөнья художниклар өчен түгел,. — анда аларга һәрвакыт кысынкы һәм уңайсыз булды, — шуна күпә алариың рол • мак- таулырак та һәм батыррак та. Ачлыктан һәм чахоткадан үлгәндә, Казан татарларыннан бер шагыйрь: «Очты дөнья читлегеннән тарсынып к’нолем кошыЫ дип бик шәп әйткән. «Очты» сүзенең кабатлануында - мин шатлык ишетәм. Ләкин мин үзем, әлбәт гә, 1 Г. Тукай — «Өзелгән өмет», 1910 ел. - Русчасында: «Из железной клетки мира улетает, улетает юная душа моя». Г. Халит  --------------------------------------------------------- 1 яшәү шатлыгын кирәк саныйм: коточкыч кызык бу — яшәү» (Горький турындагы мәкалә һәм 
                     13 М о с а х ә б ә б е з — сөйләшүләребех («Мәкаләи матсуса», 1912). 
истәлекләр җыентыгы, 1921» 406 бит). Әйе, бу шагыйрь — үлем дәһшәте һәм рәхимсез чынбарлык белән, көрәшүче Тукай иде. Икенче яктан, донослар, күрә алмаулар һәм яла ягулар, патша цензурасының шагыйрьне судка тартырга теләүләре аны системалы рәвештә җәфалады. 1911 елда «Казан матбугат эшләре вакытлы комитеты», Тукай эшчән- леген тикшерү һәм яңадан карал чыгу нәтиҗәсе итеп, Казан хөкем палатасы прокурорына Тукай шигырьләрендә «дәүләт эчендә яшәп килүче иҗтимагый төзелешне бәреп төшерүгә чакыру бар дин караганлыгын белдерә» һәм шагыйрьне суд җаваплылыгыпа тартуны үтенә. Тукай фәкать үзенең физик трагедиясен генә түгел, ә иҗтимагый- политик тормыш, массаларның экономик хәле трагедиясен дә Һәм бугазыннан вәгазьчеләр тоткан художникларның . язмышын да бик авыр хис итте. 1912 елда, Уфа аркылы Петербургка барганда, шул ук 191 1 елларда «шикле» иҗат эшчәнлеге өчен берничә тапкыр хөкем тикшерүләренә тартылган Мәҗит Гафури белән очрашу вакытларында, Тукай үзенең иҗади туганы белән булган рух уртаклыгын да ачык күрде: «Мәҗит әфәнде Гафури белән күрештек. Ул миңа карагайда да юашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде. Аның белән безнең мөсахабәбез13 күп вакыт күзләр аркылы гына кылына иде. Читтән безне караган кеше икебезне, әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә елаудан туктаган балаларга ошатыр иде. Ни эшлик сон? Шаярыр идек — әле генә язмыш ханым кыйнаган, елар идек — әле күздпн яшебез дә кипмәгән. Россиядә хәзер уйнаган җилләр вд Россия һавасы безнең бөтен коллегаларыбызны шул халәтс-рухиягә китергән...* Шагыйрьнең күп төрле кыенлык һәм җәфаларга дучар ителгән шәх- 

Татар халкының бөек шагыйре 95- 
 ел тормышы һәм хезмәт ияләренең политик-экономик интересларын бик нык баскан, изгән контрреволюция еллары Тукай поэзиясендә кайбер трагик мотивларны да тудырмыйча калмады. Әнә шул зэлым һәм буып торучы патша строе чынбарлыгы каймакта шагыйрьне «Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакли алмадым» кебек фикерләргә дә ки- тергәләде. Шуца күрә дә, Тукайның таркалучы буржуаз һәм вак буржуаз милли интеллигенция сре- дасына кереп батмыйча, реакция караңгылыгында да юлын югалтмаска омтылып, үзен горур шәхес югарылыгында аерым бер читтә тотарга тырышуы табигый бер хәл где. Үз-үзенә эндәшеп, ул болай диде: Итмә үз тормышны,, тап башка җиһан, башка хәят; Дөньяның буш шау-шуы шагыйрьгә чит, шагыйрьгә ят Баш имә, зур син, бу одна 1 жанлылар дөньясына. Падишаһ син! Бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа. ?<... гә ядкар», 1908) Шул рәвешчә, Тукай үлек дөньяга, «җан азыкларын» яндырган «ялкынлы истибдат2 җиренә» каршы эчке иҗтимагый каршылыкларны һәм шуның нәтиҗәсендә килеп туган трагик мотивларны ерып чыгарга газапланып омтылучы горур шәхесне куйды. Тукайныц 1905 иче елгы беренче рус революциясеннән соцгы елларда туган, поэзиясе мәхәббәтсез һәм кешелексез дөньяга нәфрәт белән, шатлык һәм хәсрәт эчендә ирекне сагынып яну тойгылары белән сугарылды. Шәхси һәм иҗтимагый тор м ы ш н ы ц а в ы р л ы к л а р ы н а карамастан, шагыйрь шундый ихтыяр һәм батырлык күрсәтте' ки, ул беркайчан да һәм бер генә минутка да капиталистик чынбарлык һәм милләтчелек реакциясе белән көн саен көрәшүдән чигенмәде, азатлык дошманнарын һәм аны буучыларны фаш итүдән туктамады. 
1 Одна- түбән. ! Пстиб ла т — реакция. Коллык системасына нәфрәт, халыкка мәхәббәт, иреккә сусау, киләчәккә өметле караш, горур шәхеснең читләшү^идеясс, кешеләрдәге вөҗдан, мәхәббәт һәм матурлыкны эзләп хәсрәтләнү, юл күрсәтүчене — даһины, юлбашчыны эзләү— болар һәммәсе Тукайда күбесенчә рус классикасының, бигрәк тә Пушкин һәм Лермонтов поэзиясенең идея-философик                      14 Икътибас иткән — алган, үзен дә яктырткан. 
йогынтысы астында баетылган төп мотивлар булдылар. Шәхес, шагыйрьгражда- нин буларак, Тукай үзен юкка гына Пушкинның һәм Лермонтовның шәкерте итеп санамады. «Пушкинга» одасыннан соң 1907 елда ул: Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкреиәкрен югарыга үрләп барам... дип язды. («Бер татар шагыйренең сүзләре»). Үзенең әдәби һәм идеологии дошманнарына 1911 елда шагыйрь шул ук горурлык һәм мактану белән җавап кайтарды: Шигъре Лермонтов вә Пушкин — олуг саф диңгез ул. Хәзрәте Пушкин йә Лермонтов, Тукай өч йолдыз ул. («Җавап») Ниһаять, гомеренең соцгы көннәрендә дә шагыйрь: Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш. Ай ксби, нурны алардан икътибас иткән 14 бу баш. («Кыйтга», 1913) дип җырлады. Татар әдәбиятында Пушкинны һәм Лермонтовны дәвам иттерүче дигән исемне алырга лаек шагыйрь булуы белән ул шулай горурланды. һәм дөрестән дә, Россия халыкларының сүз сәнгате өлкәсендәге күпләгән художниклары өчен поэтик, горур кеше рухының, вөҗдан һәм хаклык өчен көрәшү дәптенен. илһамының гаҗәеп чишмәләре булган рус культурасы даһиларына ул иҗади бәйле һәм бурычлы иде. Тукай, аеруча реакция елларында, бөек рус әдәбиятыннан һичшиксез идея көче һәм поэтик-филосо

Г. Халит 
 
фик көч алды. Ул рус классикасын а: атлыкка мәхәббәтнең һәм җәбергә нәфрәтнең иң бай һәм хәрәкәтчел чыганагы итеп карады. Ул чыганак күп кенә вакЛт шагыйрьнең фикеренә илһам һәм юнәлеш бирде. 1 ]\ШК1ГННЫҢ: Да здравствуют музы, да здравствует разум! Ты. солнце, святое, гори! Как эта лампада бледнеет Пред ясным восходом зари Так ложная мудрость мерцает и тлеет Пред солнцем бессмертным ума. Да здравствует солнце, да скроется тьма! кебек уй-тойгыларына теләктәшлек белән Тукай үзе дә шулай ук: Чыкчы и фикрем кояшы! Китсен өстең нән болыт. Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт! дип йөрәгеннән сыкрап эндәшкән булса, ул шул ук вакытта горур Һәм ышанычлы итеп раслады да: Яиг< тугры караш, төпле гакыл, меңнәр яшә хезмәт! («Иһтида», 1911) Чын, кешелекле вөҗданны, хаклыкны, айнык гакылны һәм яшәүгә. кешеләргә мәхәббәт һәм дус- льйсның бөек хисләрен, киләчәккә ышануны Тукай, барыннан да күбрәк. рус әдәбияты даһиларыннан •абу белән бергә, аның башлангыч' поэзиясе үк халык демократиясе һәм рус классикасының алдынгы идеяләре белән нык сугарылган иде. Тукай үзен хезмәт ияләренең, бигрәк тә крестьяннарның револю- цмон-дсмократик интереслары белән аорылмаслык итеп бик иртә бәйли алды. Реакция елларында халык- тан һәм демократиядән йөз чөер- гсп интеллигентлар һәм язучылар да аз булмады. Ләкин Тукай ул юлдан китмәде, чөнки ул, барыннан да элек, халыкны нык ярата белде, ана ышанды һәм анардан читләшмәде, ә халыкка тагын да ныграк якыная барды, аның рухын Һәм1 шигъриятен чагын да тирәнрәк . зләштерде; шуның белән бергә, х а л ы к к а һ ә м д е м о к р а т и я гә бу л г а и бу ышанычын, коллыкка нәфрәт белән караучы һәм ирек тойгыларын байрак итеп күтәрүче бөек рус әдәбиятының идеяләре белән яктыртты. Рус классикларын өйрәнү җирлегеңдә поэтик мотив һәм формаларны кабул итүдән башка, Тукай, шагыйрь буларак, Пушкин, Лермонтов һәм Лев Толстой йогынтысы астында идея-художество югарылыгына да ирешә 
алды. Пушкин һәм Лермонтов поэзиясенә булган көчле интересларыннан башка, Тукай үз иҗатының башлангыч дәвереннән үк Лев Толстой йогынтысына да нык кына тартылды. Тукай үзенең философик һәм педагогик карашларында Толстой белән кайбер ошашлык күрсәтте. Толстол үлеме аңа гаҗәп авыр тәэсир' итте («Мөбарәк тәсбих өзелде», 1910*. Татар реакционерларының Толстой исеменә һөҗүм итүләренә һәм бөек художникның гражданлык намусына яла ягарга маташуларына каршы чыгып, Толстойны яклап, шагыйрь берничә тапкыр үзенек кискен тавышын бирде, һәм Толстой исеменнән: Әле мөмкин икән иркеңне тоткынлыкка сатмаска! Җаның кәйсезлеген һич тә бу дөньяга сынатмаска («Толстой фикере», 1911) дип җырлады шагыйрь. Хәтта үләр алдыннан булган берничә шигырен дә «Толстой сүзләре» дип атады. Шулай итеп, Тукай үз иҗатын рус классикасының бик көчле идеологии һәм поэтик йогынтысы астында аңлы рәвештә формалаштырды. Бу мәсьәләдә Тукай революциягә кадәрге татар әдәбиятында искиткеч бер фигура булып тора. Татар халкының XIX гасырдагы беек мәгърифәтчесе Каюм Насыйрн шикелле үк, Тукай да татар халкының культура һәм тарихи үсешендәге төн һәм дөрес юнәлеш Россиядә һәм рус культурасында, әдәбиятында дип күрсәтте. Әдәбиятка килен керүе белән үк, ул үз замандашларын да һәм каләмдәшләрен дә халыкка, Ватанга һәм аның прогрессына хезмәт итүдо 

Татар халкының бөек шагыйре 97- 
 = рус культурасы даһиларыннан үр- I нәк алырга өндәде: «Безнең милләт} тә, башка милләтләрдә- I ге кебн, — дип язды ул 1906 елда, «Хиссияте миллия» 1‘ мәкаләсендә, — хамисез -, чктҗәэсез15 16 17. фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, бшн фәкыйрь кешене бер бай этенә алмаштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы I аегләргә мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тә- рәкъкыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә. рәссамнарга, яңа-яңа милли Еагьшрьләргә, музыкантларга вә гайреләр- гә мохтаҗ>. 
һәм шагыйрьнең барлык иҗат эшчәнлеге әнә шул юнәлештә — рус патриот художникларыннан үрнәк алып, татар хезмәт халкына һәм аның культурасына хезмәт итү юнәлешендә үсте. Моның төп максатыике халыкның культура һәм тарихи дуслыгы чәчәк атуына булышудан гыйбарәт иде. Пушкины, Лермонтовы һ. б. кебек даһилары булган Россиядәй, тышта татар халкының . үсеш юлларын эзләгән кешеләргә каршы Тукай кискен чыгышлар ясады. Ул үзенең иҗаты белән рус культурасына булган бөек ихтирамын һәм аның аркасында чын художник булып җитешүен күрсәтеп кенә калмады, ә Россия халыкларының дуслыгы — хртак азат ватан байрагы астында — иң бөек, тарихи чын идея икәнлекне бөтен гомере буена яклады һәм, үз сүзләре белән әйткәндә, иң акыллы, тәҗрибәле һәм культуралы рус. халкы белән берлектә алга юнәлү—бердән-бер дөрес юл булуны күрсәтте. Шулай итеп, Тукай азат Россия һәм аның халыклары дуслыгы идеясен принципиаль югарылыкка күтәрде. Реакция елларында милли интеллигенциянең билгеле бер өлеше милләтчелек идеячекләре — пантюркизм Һәм панисламизм белән мавыкканда, Тукай татар халкын үзенең ватаны-анасы Россиядән, рус халкыннан һәм аның культурасыннан аеруга юнәлтелгән мондый политик һәм рухи реакция белән өзлексез көрәш алып барды. Татар консерваторларының, милли буржуазиянең һәм аның интеллигенциясенең татар халкы арасындагы революцион-демократик идеяләрне буарга һәм татар халкы белән бөек рус халкы                      15 Хиссияте м и л л и я — милли хисләр. • X а м и с е з — яклаучысыз. 17 М ә л җ ә э с с з —"урып-җирсез. с.- № з. 
арасына дошманлык ч©е кагарга омтылган пантуркистик һәм монархии чыгышларын Тукай үзенә хас рәхимсезлек белән фаш итте. Ул үзенең бөтен политик катьгыйлеге һәм ышаныч көче белән пантуркизмга һөҗүм итә килде. Аның бу караш һәм чыгышларының 1905—07 еллар дәверендә үк инде политик ачыклыгы һәм демократик ныклык белән чагылганлыгы билгеле бер момент («Шартлар»— 1906, «Китмибез!» — 1907). Шагыйрьнең платформасы 1907 елда шулай иде. Аннан соңгы алты ел дәвамында да һәм гомеренең азаккы көннәрендә дә ул платформа шулай булды. Пантюркизм һәм панисламизм идеяләре бер-бер артлы җимерелә баргач, татар җәмгыятенең өстен катлаулары монархиядән аерылмау үзләре өчен бердән-бер котылу юлы дип ачыктан-ачык белдерә башладылар. 1913 елда Романовларның 300 еллык юбилее үткәрелгәндә, Казан татар мещаннары 1905 ел революциясен буучы Николай II гә депутация җибәреп. Печән базарында хәерчеләр күбәйгәнлектән, гнуларны асрау өчен бер йорт һәм аның янында бер мәдрәсә салырга мөмкин булмасмы дип үтенеч белдерәләр. Тукай әнә гнулардан «таләпсезлек вә түбән табигатьлелек» дип көлде, һәм ул шунда ук Романовны һәм аның юбилейларын «моннан соң колагыбызны күрмәгән кебек» күрмәбез дигән фикерләрне дә әйтте («Юбилей мөнәсәбәте белән», III — 1913). Тукай Россияне яратты һәм аның демократик азатлыгы өчен көрәш
98 Г. Халк 
 те. Ул үзенең туган җирен, туган халкын, аның телен, гадәтләрен, җырларын, әкиятләрен һәм әдәбиятын яратты. Ул горурлык белән шулай дияргә батырлык итте: Күңел берлән сөям бәхетен татарның, Күрергә җанлылы вакытын татарның, Татар бәхте өчен мин җан атармын. Татар бит мин, үзем дә чын татармын. («Үз-үземә», 1906). Тукайның үз милләтенә булган бу барлык мәхәббәте — бөек тойгыга нигезләнгән мәхәббәт, — татар халкын милләтчелек һәм пантуркизм агуы белән агуларга һәм аны рус халкыннан аерып куярга маташучыларга үзен һәм үзенең халкын каршы куеп аңлый алган патриот, чын гражданин-шагыйрь тойгысы белән органик бәйле булган мәхәббәт иде. Шагыйрьнең һәм аның халкының бу тойгысы азат Россия, татар һәм рус халыкларының бөек дуслыгы идеясеннән үсеп чыккан тойгы иде. Бу—Тукайның дөньяга карашындагы төп политик мотивта иде. Ул тойгы һәм идея—татар халкының йөз еллар буенча фикер һәм тойгы дөньясында үсә һәм формалаша килгән карашының политик тупланышы һәм шигъри яңгыравы булды. Бу идеяне шагыйрь 1913 елда, трагик үлеменә берничә ай калгач, шулай җырлап чыкты: Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел. лөгать, гадәт вә әхлак алмашып, һич бетәрме тарихи бу бергәлек? Без туган бер җепкә бергә теркәлеп. Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез. Халыклар дуслыгы идеясенә һәрвакыт ышанычта калып, халыкның яшәүгә, хезмәткә һәм көрәшкә сә- ләтлелеген мактап, 1905 ел революциясе биргән уйтойгыларны изге итеп саклаган хәлдә, реакциянең кара көннәрендә дә Тукай, чигенмичә, халык белән бергә барды, патшалык нигезләрен штурма ла уга халыкның омтылышы белән бергә ашкынды. Шулай итеп, ул үзенең якын дусты, беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев истәлегенә чын күңелдән дәртле һәм ялкынлы ода белән чыкты.- Көч белән бергә гүзәллекне җыйган дин- гез кеби, Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби. Әүлияларның барын бер-бер китерсәм каршыма. Күрмәмен дип уйлыймын бер якты йөз ул йөз кеби... Уд көрәште һәм явыз эшкә җәза бирде көлеп. Үткен акылы шул көлешкә пак көмештән юл булып. («Хөрмәтле Хөсәен 
                     18 Касдлары — теләкләре, максатлары. 
ядкәре», 1912). Үз ватанының ялкынлы патриоты һәм халык теләкләре өчен көрәшүче булып, «халык тиресе белән киенгән байларга мазлум мужиклар семьясының» нәфрәтен дәртле җырлаучы һәм халык газабын мон- га салучы булып, кыерсытылган, әмма горур каршылык күрсәтүче шагыйрьгражданин булып, Тукан һаман да алга, яңа иҗтимагый шартларга ашкынды, үзенең халкын һәм аның яшьләрен «Иң бөек максат безем — хөр мәмләкәт, хөр Русия» өчен көрәшкә әйдәде: Өстә бу ямьсез болыт баштан китәр. яңгыр явар. Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары.18 Шаулап аккан су булыр тау башлары. тау астлары. Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары. («Татар яшьләре», 1912) 1913 елның 2(15) апрелендә шагыйрь аянычлы рәвештә дөньядан китте. Татар байлары һәм буржуаз милләтчеләре тарафыннан үзенә бернинди дә булышлык һәм ярдәм таба алмыйча, талантының чәчәк аткан чорында һәлак булды. «Яшь халык шагыйренең көтелмәгән үлеме, — дип язды 1913 елда Казанда чыга торган рус матбугаты. — барлык тапроцессиясен, мәрхүм шагыйрьнең тәнен каберлеккә озатып баручы күп санлы халыкның һәм татарлар тарафыннан аның табуты өстепә куелган исәпсез күн венок- лярны (татар тормышында бу бөтенләй яңалык булып тора) күргәннәр шаһит кн. бу көн — татарлар тормышында чын-чыннэн
тарларның) исен китәрде... 4 апрельдә күмү 
сирәк бер көн, ә аның үлеме алар в чей гомуми милли кайгы булды... Тагарлар Ту- 
Татар халкының бөек шагыйре 99- 
 кан йөзендә искиткеч бөек милли шагыйрьләрен югалттылар» («Инородческое обозрение?. № 4. 1913). Тукайны күмү Казанның биш меңнән артык татар һәм рус халкы катнашы белән узган стихияле демонстрациягә әйләнде. Бу югалтуны ерак авылларның да татар хезмәт ияләре авыр кичерде. Татар җәмгыятенең өстен катлаулары Тукайны югалту авырлыгын уртаклашкан булып күренергә күпме генә тырышмасыннар, шагыйрь белән алар арасында тирән аралык һәм килешмәүчәнлек ята иде. Үлеме алдыннан булган шигырьләренең берсендә Тукай бу турыда үзе дә болан язган иде, Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманыч, Чөнки залимнарны, өстеннәрне яклый алмадым! («Кыйтга», 1913). һәм, чыннан да, шагыйрьнең замандашы һәм дусы, язучы Фатих Әмирхан сүзләре белән әйткәндә, Тукай — «бөтен тормыш рәвеше белән буржуаз җәмгыятьтән камилән читтә яшәгән, табигате белән капитализм дөньясына җайланырга теләү, җайлана белүдән камил азат булган... халык баласы иде» («Күпме какканны вә сукканны күтәрде ул ятим», 1923). Буржуаз җәмгыять шагыйрьне аны үлемгә илткән коточкыч хәерчелек шартларына куеп кына һәм аның тирәсендә сатлык гайбәтче һәм әләкчеләрнең бөтен бер хорын оештырып кына калмады, хәтта үлгәннән соң да аны искә алу хөрмәтенә карата иң элементар чаралар үткәрүгә дә рөхсәт итмәде. Тик Социалистик революция генә шагыйрьнең исемен мәңгеләштерде һәм аны халыкның азатлык һәм дуслык җырчысы, хезмәт ияләренең дусты итеп чын-чыннан танытты. Бары тик социалистик җәмгыять кенә, Тукайның мирасын хезмәт халкы кулына тапшырып, шагыйрьнең данын лаеклы югарылыкка күтәрде.