Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ


*
КАРТ СУГЫШЧЫ СҮЗЕ
Алты яра билгесе бар күкрәгендә, Кем булуын Дан ордены әйтеп тора.
Ул уртада тапкыр, шаян сүзләр сөйли,
Дары исе сеңгән мыегын бора-бора.
« — Алып батыр, — дигән борынгы бабайлар, — Бер атлауда алтмыш чакырым ара үтте». Минем адым Альп тауларыннан исә Бер атлауда Хинган тауларына җитте.
1946.
БАТЫР
Орден белән тулган аның Күкрәк турысы.
Бар да аңа сокландылар: «Мәһабәт батыр!»
Кызлар пышылдашып куйды: «Кем белән кайтыр?..»
1945
Сабан туе. Мәйдан гөрли. Ега батырлар.
Исе китеп карап тора Кызлар, хатыннар.
Менә шунда килеп керде Яшь бер сугышчы.